ГАЛИМ, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ
Бу көндә Казан 140 мең нәфесле (йортлы) бер зур шәһәр булып (1910 ел исәбе буенча — Г. X.) бөтен Шәрык Русиянең, хәтта Кавказ, Урта Азия һәм Сибирия вилаятьләре (төбәкләре) өчен дә һөнәр, сәнәгать (промышленность), гыйлем вә мәгърифәт хәзинәсе булып санала. [Г. Әхмәрев. «Казан тарихы». 1910 ел.) __ оңгы елларда татар халкының бай әдәби, тарихи мирасын һәм иҗтима- ■ тый фикерен өйрәнү эше сизелерлек алга китте. Без бу җәһәттән тарихчылар Рәфыйк Нәфиков, Миркасыйм Госманов, Сәвия Михайлова, философ Яхъя Абдуллин монографияләрен һәм «Казан утлары» журналы битләрендә басылып чыккан күп санлы мәкаләләрне күздә тотабыз. Бу авторлар татар халкын агартуда зур хезмәтләр күрсәткән мөгърифәтче-галимнәр Ибраһим Хәлфин, Хөсәен Фәезханов, Шиһап Мәрҗани, Каюм Насыйри һ. б. турында кызыклы һәм әһәмиятле материаллар язды. Шулай да үз чорында шактый күп эшләгән һәм бик әһәмиятле фәнни әсәрләр калдырган галимнәребезнең кайберләре турында без бик аз беләбез әле. XIX йөзнең соңгы чирегендә фән мәйданына килеп зур-зур хезмәтләр иҗат иткән тарихчы, этнограф, педагог һәм тел галиме Гайнетдин Әхмәрев — шундый галимнәрнең берсе. Гәрчә Әхмәрев язганнар Болгар һәм Казан тарихы буенча эшләүче галимнәр өчен ышанычлы чыганаклар булып хезмәт итсәләр дә, аның иҗатын татар халкының иҗтимагый фикер тарихына бәйләп карау чираты җитми килде. Бу чыгышта Г. Әхмәревнең тормыш юлы һәм иҗаты күзәтелер, аның халкыбыз һәм Казан шәһәре тарихын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре барланыр. Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәрев 1864 елда элеккеге Зөя өязе Наратлы авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Үз авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач, 17 яшьлек сәләтле егет Казанга килә һәм 1881 елда учительская школага укырга керә. Биредә дөньяви фәннәр укуы Әхмәревнең фикере һәм дөньяга карашы формалашуга зур йогынты ясый. Аның тарих фәне, бигрәк тә уз халкының үткәне белән кызыксынуы да шушы школада укыган елларда башлана. Рус тарихчыларының әсәрләрен уку белән бергә, ул гарәп һәм фарсы телләрендәге чыганаклар белән дә таныша. Аны бигрәк тә гарәп илгизәрләренең һәм рус елъязмачыларының татар халкының борынгы бабалары булган Идел буе болгарлары хакындагы язмалары кызыксындыра. Ә татар тарихчысы Ш. Мәрҗанинең тарихи әсәрләре, бигрәк тә 2 томдагы «Мостафад әль-Әхбары»ы Әхмәрев өчен кулдан төшмәс китапка әверелә. 1885 елда, учительская школаны уңышлы тәмамлаганнан соң, Г. Әхмәрев Алабуга өязе Биектау авылына рус теле укытучысы итеп билгеләнә. Соңыннан ул Тәтеш шәһәрендәге татар училищесында рус телен укыта. Тәтештә эшләгәндә (1891—1903) инде байтак тормыш тәҗрибәсе һәм тарих фәнендә теоретик хәзерлеге булган яшь галим беренче фәнни адымнарын ясый. Әмма биредә шунысын да әйтел үтәргә кирәк, фәнни тикшеренү эшләрен оештыручы һам аны җитәкләүче үзәкнең булмавы сәбәпле, Г. Әхмәрев кебек сәләтле яшьләр үзләренең иҗади эзләнүләрен үзлекләреннән башкарырга мәҗбүр булалар. Аннары борынгы дәвердә татар галимнәре тарафыннан язылган тарихи әсәрләрнең азлыгы соңгы чор тарихчыларын яңа тор чыганаклар эзләүгә этәрә. Мәсәлән, без И. Хәлфин. X. Фәезханов. Ш. Мәрҗани. §§ *** К. Насыйриларның археология материалларыннан, эпиграфик истәлекләрдән (кабер - ташларындагы язмалар), халык телендә гасырлар дәвамында сакланып килгән = терле риваять һәм легендалардан киң файдаланганлыкларын беләбез. Әхмәрев тә, ? үзенең өлкән замандашлары кебек үк, археология материалларын җентекләп 5 өйрәнә. Идел буе халыклары, шул исәптән татар халкының да тарихын киң планда ой- д рәнүгә 1878 елда Казан университеты каршында тезелгән Археология, тарих һәм < этнография җәмгыяте зур этәргеч ясый. Бу җәмгыятьне оештыручы һәм аның бе- ~ ренче членнары И. А. Бодуэн-де-Куртенэ, И. Ф Готвальд. Н. П Загоскин, В В. Рад- о лов. С. М. Шлилевский һ. б. күренекле рус галимнәре була. Озак та үтми, Ш Мер- * жени, Мөхәммәтҗан Заһитов, Габдрахман Ильяси, К. Насыйри һ. б татар вәкилләре у археология җәмгыятенең членнары итеп сайланалар. Бу әлбәттә, очраклы хәл бул- ? мый. Чөнки җәмгыять оешкан көннән ук аның җитәкчеләре үз сафларына җирле j халык, шул исәптән татар галимнәрен һәм интеллигенция вәкилләрен дә кертү чара- . сына керешәләр Хәтта бу турыда җәмгыятьнең председатель урынбасары С. М. Шпилевский 1879 елның 19 мартында махсус чыгыш та ясый. Билгеле, иске 2 татар тарихи чыганаклары буенча Мәрҗани. Ильяси. Насыйри кебек белгечләрнең рус галимнәренә ярдәме зур булачагы ачык аңлашылса кирәк. Г. Әхмәрев кебек г яшь талантны рус галимнәре бик тиз күреп алалар һем аны археология җәмгыяте- £ нә хезмәттәшлеккә җәлеп итәләр. 1893 елның 19 сентябрендә ул шул җәмгыятьнең член-сотруднигы итеп сайлана. 1891 елда Алабуга өязенең Биектау авылында укыткан вакытында Г. Әхмәрев и «Городище Япанчино на реке Кубне (левый притон Сеияги)» диген беренче феими _ хезмәтен яэа *. Ә 1894 елда бу мәкалә шул исем белен археология җәмгыятенең < «Хоборләрпендә басылып та чыга. Күләме зур булмаган бу яэма җәрыыять галим- -• нәренең игътибарын кәй ягы белән кызыксындырган соң1 Бу сорауга җавап бирү _ өчен түбәндәге мәсьәләне ачыклап үтү кирәк булыр. Болгар-Каэан дәүләтләре дә- - вереннән сакланып калган яэма чыганакларны, шулай ук археологик, нумизматик, эпиграфик истәлекләрне барлау һәм өйрәнү эшендә күренекле рус галиме С. М. Шпилевский зур хезмәт күрсәтә Ул IV Бетенроссия археология съезды ачылу алдыннан үзенең 585 биттән торган фундаменталь хезмәтен яза2 Кайбер төгөл- сезлекләрен исәпкә алмаганда, бу хезмәт борынгы Болгар-Казан дәүләтләре территориясендә сакланып калган археологик һәм эпиграфик истәлекләрне тулырак туплаган бердәнбер китап булып тора. Ләкин теге яки бу шәһәрнең кайчан нигезләнүен һәм җимерелүен, анда ниңди халыклар яшәаен, аларның культура һәм һөнәр җәһәтеннән ни дәрәҗәдә үскен булуын билгеләү ечен археологик материалларны җыеп ейренү генә җитми. Болар белен бергә тарихи язма чыганакларны, халык теленде буыннан-буынга сакланып килгән риваятьләрне, тел үзенчәлекләрен, кабер ташларындагы язуларны да җентекләп өйрәнергә кирәк. Г Әхмеровнең без күрсәтел үткән мәкаләсе шушы төр чыганакларның барысын да тикшереп, Зея ease Япанчы дигән авыл янында сакланып калган шәһәрлекнең борынгы тарихын билгеләүгә багышланган. Автор бу хезмәтендә Татар Нарат лысы авылында яшәгән Хәмит Ишмохәммәгее дигән кешенең тарихи язмаларын да кулланган 3. Терле чыганакларны җентекләп тикшергәннән соң Әхмәрев шундый нет иҗеге киле: хальм *Ьу ммалаяея тни яөсхасе 1361 нче иоытр в«лан Казак уаиверсатеты каршыңдагы гыМьна китлп«анансң кулъязмалар бүлегендә саклана *Кара С М Шянлгасвя* Дремав города а другая Булгаро татарски* ааматәяки в Казав- сков губерния Казань. 1677 *** Эхыаргв лвтугихо. 6» м«в үз тамагы «чем шахты* югары даражмаге татар укымышлы- ларыннан булган Уа бериича мәртәбә Мәем һам Мадлна шаһәрлартнә сәяхәт аткан, шуаав ук тарихи изма чыганаклар жыю белән да швгылызаигәи Ишмнхаыматев XIX Яезиек во нчы елларымда үлә. анык канчыгыш ттлларяида язылган бик куа гариза ауаъөзмалары кала теяендә сөйләнеп килгән риваятьләргә караганда, элек бу шәһәрлектә Болгар дәүләте кул астында булган мәҗүси халык яшәгән. Соңыннан ул Биләр князьләре Нурат һәм Дүрт Имән тарафыннан җимерелгән. Нурат үзенең сугышчылары белән шушы шәһәрлектән ерак түгел бер урынга килеп утырган. Шуңа күрә, — дип яза риваятьләргә таянган Әхмәрев,—бу авыл князь исеме белән Наратлы дип аталган. Шунысы да әһәмияткә ия. автор Япанчы шәһәрлегендә мәҗүси халыклар яшәгәнен һәм Япанчы дигән исемнең дә мари һәм удмурт телләре ярдәмендә аңлатылу мөм- «инлегенә игьтибар итә. Бу урында Әхмәрев үзен сәләтле һәм яхшы хәзерлекле тел белгече итеп тә күрсәтә. Аның бу кечкенә генә мәкаләсе хакында болай озын хтеп сөйләвебез очраклы түгел. Беренчедән, бу Әхмәревнең басылып чыккан беренче фәнни хезмәте. Икенчедән, монда аның гыйльми тикшеренүдә, фикерләрен җәмәгатьчелеккә җиткерүдә өметле каләм иясе икәнлеге дә чагылып үтә. Әхмәревнең бу әйбәт сыйфатлары киләчәк хезмәтләрендә тагын да үсә төшә. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә член булып сайлануы, университет һәм җәмгыятьнең галимнәре белән фәнни бәйләнештә торуы Г. Әхмәревнең иҗатына сизелерлек уңай тәэсир ясый. Ул тиз арада җәмгыять эшендә кирркле һәм талантлы белгеч булып таныла. Фәнни эзләнүләрне белеп һәм югары дәрәҗәдә башкаруы өчен аны еш кына җәмгыять исеменнән теге яки бу төбәккә командировкаларга җибәрәләр. Шундый командировкаларның берсендә Әхмәрев фәнни ачыш ясый. Болгар дәүләтенең иң зур шәһәрләреннән берсенең — Суварның урынын таба. Шуңарчы күп еллар буена бу шәһәрнең урыны кайдалыгы турында төрле фикерләр яшәп килгән. Мәсәлән, күренекле нумизмат, 1846 елда Петербургта төзелгән рус археология-нумизматик җәмгыятен оештыручыларның берсе П. С. Савельев Суварны Свияжск (Зөя) урынында булган дип исәпли, ә кайберәүләр исә аны Спасск (Татарстандагы хәзерге Куйбышев) шәһәре белән бәйлиләр. Әхмәрев, 1893 елның җәйге командировкасы нәтиҗәләренә нигезләнеп, Сувар шәһәренең урыны Спасс өязе Кузнечиха авылы урынында булганлыгын ышанычлы дәлилләр белән исбат итә. Аның бу әһәмиятле фәнни ачышы университет һәм җәмгыять галимнәре тарафыннан зур бәя ала. Бу турыда археология җәмгыяте вХөбәрләряендә аның председателе профессор Н. А. Фирсов, секретаре мәшһүр тюрколог Н. Ф. Катанов, профессор И. Н. Смирнов, И. Л. Износков. М. М. Хомяков һ. б. язып чыга. Ә 1894 елда Әхмәрев. җәмгыять тапшыруы буенча, Спасс өязенең бешкя археологик истәлекләрен дә тикшерә. Ул табып алып кайткан тарихи материаллар археология музее коллекцияләрен баетуда зур өлеш була. Мәсәлән. Су- ввр экспедициясеннән Әхмәрев 97 төрле әйбер, ө 1894—1895 елларда Спасс һәм Тәтеш өязләренә барган командировкасы вакытында 52 борынгы истәлекләр үрнәген алып кайтып музейга тапшыра. Ул җәмгыятьнең җыелышларында һәм утырышларында да актив катнаша. Г. Әхмәревнең искедән сакланып калган татарча язма чыганаклардан файдаланып язылган докладлары. Болгар һәм Казан тарихына караган язма истәлекләрне тикшерү турындагы чыгышлары җәмгыять членнары арасында зур кызыКсыну уята. Мәсәлән, җәмгыять секретаре профессор Н. Ф. Катанов Әхмәревнең 1894—1895 елларда археология һәм этнография материаллары җыю максаты белән Тәтеш һәм Спасс өязләренә баруы турындагы зур һәм тәфсыйлле докладына югары бәя бирә. Г. Әхмәрев 1903 елда семьясы белән Казанга күчеп килә һәм Иске татар бистәсендәге татар мәктәбенә рус теле укытучысы булып урнаша. Шул вакыттан башлап аның фәнни эшчәнлеге сизелерлек активлаша. Безгә Г. Әхмәревнең русча язылган унбишләп фәнни мәкаләсе билгеле. Алар- ның барысы да дип әйтерлек 1893—1910 елларда Археология, тарих һәм этнография я<әмгыятенең «Хәбәрлөряендә басылып чыккан. Шулар арасыннан фәнни яктан өһәмиятлерәкләре һәм күләмнәре ягыннан да зурраклары түбәндәге әсәрләр: Мишәрләр һәм аларның телләре турында. Казан, 1903 ел. Казан татарларының туй гадәтләре. Казан, 1907. Типтәрләр һәм аларның килеп чыгышлары. Казан, 1908. XIX йөзнең соңгы чирегендә татар халкының һәм аның бер этник группасы булган мишәрләрнең дә килеп чыгышы мәсьәләсе белән кызыксыну көчәя башлый. Билгеле, бу проблеме археология җәмгыяте галимнәре игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, җәмгыятьнең 1895 елның 27 Октябренда булып уэган гыйльми утырышында мишәрләрнең этногенезы мәсьәләсе карала. Бу утырышта «мишәрләрнең телен һәм гадәтләрен өйрәнү өчен аларның авылларына махсус экспедиция оештыру» турында карар кабул ителә. Бу эштә Г. Әхмәреа башлап йөрүчеләрнең берсе булган дияргә мөмкин. Мишәрләрнең килеп чыгышы мәсьәләсен ул объектив <ә* рихи шартларга бәйләп чишәргә омтыла. Хезмәтен язганда автор кулланган чыге* * иаклар игътибарга лаек. Ул мишәрләрнең тел үзенчәлекләрен, алар хакындагы те- рихи язма чыганакларны һем риваятьләрне, авылларының килеп чыгышы һәм ете- “ лышларыи, физик һәм рухи сыйфатларын, көнкүреш һәм әхлакларын, киемнәрен с- һ. б. якларын бик җентекләп тикшергән, алар турында гаять бай мәгълүмат китер- 2 ген. Г. Әхмәревнең бу хезмәте рус галимнәре арасында зур кызыксыну һәм яклау ~ тапкан. М. М. Хомяков һ. б. галимнәр аның бу әсәрен уңай бәяләгәннәр һәм ү*- я ләренең хезмәтләрендә файдаланганнар. Чыганакларга бай булуы белән бу хезмәт £ әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган. Әхмәревнең Казан университеты һәм археология җәмгыяте галимнәре белен ® иҗади бәйләнеше һәм дуслыгы аеруча игътибарга лаек Егерме елга якын Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә член булып тору дәяереидө ул Казан университеты профессорлары И А Александров, Н. Ф. Высоцкий. Н. Ф. Катаное, Е Д- А. Корсаков, П. И. Кротов, Н. П, Загоскин һ б. лар белән аралашып яшәгән ? һәм эшләгән. 1894—97 елларда җәмгыятьнең секретаре, ә 1898—1914 елларда и предсодатело булып эшләгән күренекле галим, профессор Н. Ф. Катанов Г. Әхмә- ф ревне җәмгыять членлыгына тәкъдим итеп кенә калмаган, ә озак еллар буена аның __ белән якын иҗади мөнәсәбәттә булган. 1907 елда җәмгыять каршында Казан губернасының археологик һәм этногре- фик картасын төзү буенча махсус комиссия тезелә. Аның составына П. И. Кротов, П. А. Пономарев, Н. В. Никольский, Я. Д Коблов һәм Г. Әхмәреа кертелә. Берничә ел дәвамында бу комиссия Казан губернасында археологик һәм этнографик эз- X ләнүләр алып бара. Әйтеп киткәнебезчә, бу җәмгыять эшендә алдынгы татар вәкилләре дә актив х катнашалар. Г. Әхмәревкә күренекле татар мәгърифәтче-галиме К. Насыйри белен х берничә ел дәвамында бергә эшләргә туры иле. Аларның фәнни хезмәтләре җәм- * гыять «Хәбәрләрмендә басылып бара. ц Археология җәмгыятенең озак еллар дәвамында тупланып килгән бай һәм зур ° музее белән китапханәсе дә була. Алар Россиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук чит илләрдән алынган китаплар белән даими тулыландырыла. Димәк. Г. Әхмәреа һем К. Насыйри үзләренең фәнни хезмәтлврен язганда китапханә һәм музей фондларыннан һәр вакыт файдалана алганнар. Җәмгыять Россиянең 150 гә ямый, чит илләрнең 50 дән артык гыйльми җәмгыятьләре белән даими бәйләнеште торган. Мәсәлән, ул үзенең «Хәбәрләраен Петербург, Мәскәү, Киев, Харьков, Р»«а. Ташкент, Одесса. Воронеж, Саратов, Тифлис. Симферополь кебек шәһәрләргә җибәрүдән тыш, Австралия. Австро-Венгрия. Төньяк Америка (Калифорния университетына), Англия, Болгария. Германия. Италия. Теркия. Швеция һ. б. илләрнең гыйльми оешмаларына җибәргән. Алар исә үзләренең гыйльми җәмгыять материалларын һәм китапларын Казанга җибәрел торганнар. Димәк, без Ш. Мерҗаии, К. Насыйри, Г. Әхмәрев һ. б. ларның җәмгыять «Хебәрләрвендә басылып чыккан әсәрләрең Россиянең башка шәһәрләрендә генә түгел, ә күп кенә чит илләрдә дә укыганнар, өйрәнгәннәр һәм үз хезмәтләрендә файдаланганнар дип әйтә алабыз. Инде Г. Әхмәревнең татарча язылган фәнни хезмәтләренә күчик Безнең барлавыбызча, ул татар халкының тарихына һем педагогия мәсьәләләренә багышланган 20 дән артык мәкалә һәм китап язган. Шулар арасыннан иң еһәммятлеләре ител «Болгар тарихы» (Казан, 1909 ел) һәм «Казан тарихы» (Казан, 1910 ел) исемле китапларын атарга кирәк. Бу әсәрләрнең фәнни кыйммәтләрен бәяләүдән элек, Г. Әхмәреанең иҗтимагыи-фенни эшчәнлеге белен тыгыз бәйләнгән бер мөһим мәсьәләне ачыклап китик. Ул — Әхмәревнең Шәрык клубы эшендә актив катнашуы. 1907 елның 1 декабренда Казан шәһәрендә ачылган Шәрык клубы эшенә старшиналар советы җитәкчелек иткән. Клуб ачылганнан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г. Әхмәрев старшиналар советы члены вазифасын үтм һәм аның иң актив эшлеклеләренең берсе була. Ул татар халкының борынгы тарихы буенча дистәләрчә лекция һәм докладлар белән чыгыш ясый. Г. Әхмәревнең тарихи карашларын һәм иҗтимагый-политик процессларны яктыртуда нинди юнәлештә торуын билгеләү өчен XIX йөзнең соңгы чиреге татар историографи.ясендә булган үзгәрешләрне ачыклап китү кирәк булыр. Мәгълүм ки, XIX йөзнең икенче яртысында рус тарихи фәненең үсеше Россиянең социальэкономик тормышындагы катлаулы процесслар белән тыгыз бәйләнгән хәлдә бара. Крепостное правоның җимерелүе, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсүе, революцион көчләрнең азатлык өчен барган туктаусыз көрәше — боларның барысы да рус историографиясенең торышына зур тәэсир ясый. Гомуми буржуаз үсеш процессына тартылган Россия халыкларында да, шул исәптән татар халкында, русның алдынгы иҗтимагый фикере йогынтысы нәтиҗәсендә яңа тарихи фикер формалаша башлый. Шиһап Мәрҗани тарафыннан нигезләнгән татар буржуаз тарих фәне XIX йөзнең соңгы чирегендә кризиска дучар булды. Үз чоры өчен прогрессив булган татар буржуаз историографиясе XIX гасырның ахырында либераль-буржуаз тарихи агым белән якынайды һәм үзенең иҗтимагый-политик йөзен үзгәртте. Шуның белән бергә татар историографиясендә прогрессив-демократик юнәлеш барлыкка килде. Үзенең иҗади эшчөнлеген халык массалары белән бәйләгән бу агымның күренекле вәкилләре булып, атаклы мәгърифәтче-галим Каюм Насыйри һәм Гайнетдин Әхмәрев тордылар. К. Насыйри үзенең бөтен гомерен татар халкын агартуга, массалар арасында мәгърифәт орлыклары чәчүгә багышлаган булса, Г. Әхмәрев тә кыска гына гомерен үз халкының тарихын, этнографиясен, телен өйрәнүгә һәм уку-укыту системасын камилләштерүгә багышлады. Әхмәрев фикеренчә, тарих фәне — үткән заманның хәленнән хәбәр бирүче бер фән. Ул, һәр милләтнең үзенә махсус тарихы була, шуның кебек үк безнең дә (татар халкының — Г. X.) үзебезгә махсус тарихыбыз булырга тиеш, дип карый. Аның фикеренчә, тарих, беренче чиратта — халык массалары тарихы. Шәрык клубында күп тапкыр лекция һәм докладлар белән чыгыш ясавы, татар халкы тарихына мөнәсәбәте булган борынгы язма истәлекләрне, халык телендә сакланып калган төрле риваятьләрне җыюы — боларның барысы да татар халкының тарихын булдыруга юнәлдерелә. «Болгар тарихыяисемле әсәрен Әхмәрев болгарларның борынгы бабалары кем булганлыкларын ачыклаудан башлый. Бу хакта күп төрле чыганакларны тикшергәннән соң, автор болгарларның төрки халыклар нәселеннән булуын яңа материаллар белән ачыклап үтә *. Ә Идел буе болгарларының хәзерге Казан татарларының бабалары икәнлеген исбатлауга аерата игътибар итә. Моның шулай икәнлеген Әхмәрев ныклы дәлилләр китерел исбатлый, ә бу мәсьәлә буенча аңарчы хөкем сөргән ялгыш карашларны нык тәнкыйтьли. Болар тагын бер тапкыр аның тарихи чыганакларны һәм теге яки бу проблема буенча язылган фәнни хезмәтләрдән файдаланганда тәнкыйть методы белән эш итүен күрсәтәләр. Автор Болгар дәүләтенең чикләре, шәһәрләре, күршеләрендә яшәгән халыклар турында тәфсилле мәгълүмат бирә. Ул Болгарның күрше халыклар һәм чит илләр белән сәүдә итүен тарихи факторлар белән яктырта. Шулай ук әсәрдә болгар халкының гадәт һәм йолалары, дине, дәүләт эшлеклеләре һ. б. турында гаять бай һәм кызыклы мәгълүмат китерелГ. Әхмәревнең «Казан тарихы» дигән әсәре «Болгар тарихыяның дәвамы итеп каралырга тиешле. Моның шулай икәнлеген авторның түбәндәге сүзләреннән дә ачык күрергә мөмкин. «Болгар дәүләте тузганнан соң, — ди автор,—аның урынында Казан ханлыгы төзелгән. Болгар вә Казан гадәттә бер-берсеннән аерым, ягъни икесе ике мәмләкәт кеби саналып йөртелсәләр дә — боларның тарихи хәлләрен дикъкать илә тикшергәндә бер-беренә мөнәсәбәтләре, хәтта икесе бер мәмләкәт 1 Идел буенда яшәгән болгарларның төрки халыклар нәселеннән булуы турында «Моетафад әль-Әхбар фи Әхвале Казан вә Болгар» исемле әсәрендә Ш Маржами нигезле итеп әйтеп үтә. булганлыгы ачык беленә. Казанның да халкы шул ук болгар халкы булып, аларның барча гадәтләре, кәсеп аә һенәрләре дә болгарларныкы булган» 1 Шунысы да әһәмияткә ия, Г. Баттал, 3. Вәлиди кебек милләтче галимнәр этник тарихны бөтенләй онытып, гел политик тарих белән мавыккан вакытта Г Әхмәревнең социал» һәм этник мәсьәләләргә тел игътибар бирүе күренә Автор бу әсәренде Казан татарларының күршеләре булган башкортлар, марилар, мордвалар һ. 6 халыклар турында да мәгълүматлар китерә. Казанның политик тарихын яктыртканда ул аны дәүләт эшлеклеләре тарихын тасвирлауга гына кайтарып калдырмый. Шулай ук, буржуаз галимнәр кебек, алариы идеаллаштыру юлына да басмый. Әйтергә кирәк, буржуаз тарихчылар Казан ханлыгының җиңелүенә тел сәбәп итеп ханнар арасында килеп чыккан низагларны һәм төрле политик төркемнәр арасында тәхет өчен барган көрәшне күрсәттеләр. Ә халык массаларының ханнар һәм бәкләр тарафыннан булган рәхимсез изүләргә чыдый алмыйча, еларга каршы баш күтәрү очракларына аңлы рәвештә күз йомып үттеләр. Г. Әхмәрев исә. татар демократик историографиясенең бер вәкиле буларак, халык массаларының ирек өчен көрәшләренә дә игътибар итә. Ул Казан ханндрына ясак түләп торган чуваш, мари, мордва, удмурт кебек халыкларның изүгә каршы чыгышларын да күрсәтә. XIX йөздәге татар галимнәре И. Хәлфин, X Фәеэханов. Ш Мәрҗани, К. На- сыйрилар үз заманыңда Болгар иленә килеп алар хакында бай мәгълүмат язып калдырган гарәп илгизәрләренең һәм рус елъязмачыларының болгарлар. Казан татарлары һ. б. төрки халыклар турындагы мәгълүматларыннан бик киң файдаланганнар, алариы ышанычлы чыганеклар дип күрсәткәннәр. Г. Әхмәрев гареп илгизәрләренең Олуг Болгарга килүләре һәм болгарлар хакында язып калдырган мәгълүматларын үз хезмәтләрендә файдаланып кына калмый, бәлки киң халык массаларына җиткерү максаты белән 1908 елда «Йолдыз» газетасы битләрендә ибн Фадлан. ибн Рустә һәм Әбү Хәмид әл-Гарнатиларның язмаларын татар теленә тәрҗемә ител бастыра, бу өч сәяхәтченең әлеге мәгълүматларын һәрберсен аерым китап итеп бастырып чыгару ниятендә торуын әйтә. Г Әхмәрев эшчәнлеге өчен хас булган тагын бер сыйфат шул—ул да булса аның халыкта тарих фәненә мәхәббәт уятуы, тарихи язма истәлекләрне, риваятьләрне җыюны оештыруы. Бу җәһәттән ул үзе болай дип яза: «Дәхи халыкның гадәтләрендә, кәсепләрендә (исемнәр, мәкальләр, җырлар, бәетләр кеби) милләт тарихы эчен күп хәбәрләр табарга мөмкин. Болай булгач, «тарих юк» дип зарланып кына уздыру бер до муафыйк түгел, бәлки зур гафиллектер. Нәсел-нәсәпләребезне яхшылап белмичә асылсыз вә дәлилсез үзебезне татар санап яки— «без татар түгел — мөселман яки терки» дип ачуланышып йөрү бер дә мәгърифәттән түгел Асылыбызны яхшылап тикшереп, милләтебезнең тарихын барлыкка чыгару өчен үзебезгә тырышу лазим буладыр, тырышмый, эзләми ни кадер торсак та безгә тарих китереп бирүче булмас. Тырышсак, үзебезнең кем икәнлегебезне беләрбез һәм гайре мәмләкәтләргә аңлатырбыз, дәхи ватан вә милләтебезнең тарихын дә барлыкка чыгарырбыз» ’. Озак вакытлар авырып ятканнан соң 1911 елның 20 сентябрендә 46 яшендәге Г. Әхмәрев вафат була. Аның үлеме фән эчен зур югалту буларак кабул ителә. Рус һәм татар матбугаты битләрендә Әхмәревнең вафаты уңае белән күп санлы некрологлар басыла. Аларда аның киң карашлы, талантлы галим Һәм җәмәгать эшлеклесе булганлыгы күрсәтеп үтелә. Археология, тарих һем этнография җәмгыө- те идарәсе членнары Әхмәревнең үлемен зур югалту дип белдерә һәм аны «Җирле халыкларның тарихларын һәм көнкүрешен өйрәнүгә зур элеш кертүче, шулай ук җәмгыять эшендә актив катнашучы галим» буларак искә ала.