Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТНЫҢ ЯШӘҮ КӨЧЕ ТУРЫНДА

Флорид Әгъзәмов исеме матбугат битләрендә еш күренә. Әдәбипублицистик мәкаләләре бүгенге •дәбият һәм журналистиканың өлгергән проблемаларына багышланган булыр, тәнкыйть чыгышларында һәм рецензияләрендә вакыйга булырлык әсәрләр һәм китаплар турында фикер йөртер... Менә, ниһаять, бу авторның кайбер мө- ■әмләреи һәм рецензияләрен үз эченә алган аерым җыентык1 дөнья күрде. Ул тематик принциптан чыгып төзелгән. Тәнкыйтьче моңарчы барлык язганнарын бергә туплап укучыга бирү максатын куймаган (терчә монысы да бик табигый һәм файдалы булыр иде), ә зур әһәмияткә ия бер- ■аче проблемага багышланган хезмәткә тема тукталган. Алар совет әдәбиятының Ьам сәнгатенең нигез принципларын яктырталар. Үзәктә әдәбият һәм әдәби тән- «ымтьнең партиялелеге һәм халыкчанлыгы аебек, художество иҗатының алга үсешен г»эммн итә торган проблемалар, милли үзенчәлек һәм интернационализмның, идеялелек һәм сәнгатьчәлекнең диалектик бераеге кебек мәсьәләләр ята. Берәү өчен дә яңалык түгел: татар әдәбияты фәненә һәм әдәби тәнкыйтенә бү- * Флсҗи Әгъзәмов Яшәү кече (әдәби-публи- •әгпи мәкаләләр) Татарстан китап нәшрияты. 1977 ел, 120 бит. п» тенге көндә нәкъ менә теоретик эзләнүләргә һәм гомумиләштерүләргә байлык җитенкерәми. Сәләтле галимнәребез һәм тәнкыйтьчеләребез бар. аерым уңышларыбыз да юк түгел. Ләкин үзәк теоретик мәсьәләләр буенча без әлегә бөтенсоюз әдәби-теоретик фикереннән калышыбрак барабыз. Шуңа күрә дә әдәбиятның төп идеологии, философик һәм методологик принципларына кагылышлы хезмәтләрнең барлыкка килүен һәр тарафтан хуплап каршы алырга кирәк. Дөрес, бу җыентыгы белән Ф. Әгъзәмов әллә ниткән яңа теоретик ачышлар ясаган дисәк, хакыйкатьтән читләшкән булыр идек. Аның хезмәтләре, аерым алганда, бу китапка кертелгәннәре — марксизм-лени- низмның әдәбият һәм сәнгать турындагы өйрәтмәләрен татар әдәбиятына карата файдалану һәм куллану турында. Аларда аерым положениеләрне конкрет әдәби иҗат фактлары мисалында аңлатып бирү бар. Тулаем алганда, җыентык шул яктан әһәмиятле һәм кирәкле. Автор әдәбиятның нигез ташларын тәшкил иткән принциплар — партиялелек һәм халыкчанлыкны аңлауның төп юллары турында сөйли. Болар турында һәм әдәбиятның сыйнфыйлыгы, иҗат иреге һәм язучының, гомумән, иҗатчының җаваплылыгы мәсьәләләрен бәян иткәндә, ул, әлбәттә, Ленин тәгълиматына, аерым алганда, аның Ф ■Партия оешмасы һәм партияле әдәбият» исемле хезмәтенә таяна. Бөек юлбашчының бу әсәре язылуга менә инде җиде дистәдән артык ел үтел китте, ә аның актуальлеге, фәнни һәм практик кыйммәте кимеми генә түгел, торган саен арта бара. Кат-кат укыган һәм өйрәнгән саен андагы фикер тирәнлегенең яңа катламнары ачыла. Китапны ачып җибәргән «Нигез ташы» дип аталган мәкаләсендә Ф. Әгъэәмов әдәбиятның коммунистик партиялелеге принцибын менә шул даһи хезмәткә таянып аңлата. Әдәбият һәм сәнгатьнең партиялелеге мәсьәләсе узенең асыл мәгънәсен һичкайчан җуймады һәм җуймаячак. Бу принципның бүгенге художество практикасында ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын татар совет әдәбияты мисалында да ачык күрергә мөмкин. Партиялелек тәгълиматындагы объектив һәм субъектив моментларны тирән итеп, диалектик берлегендә төшенү, аларны һичбер вакыт хәтердән чыгармау әдәби процессның дөрес юлдан һәм тиешле темплар белән үсүенә ярдәм итә. Монда авторның бер мәсьәләгә ныклы игътибар итүенә аерым тукталып, аңар басым ясап үтәргә кирәк. Ул да булса — әдәбият һәм сәнгать үсеше өчен партия политикасының ни кадәрле зарури булуын аңлату. Иҗат өлкәсендә дә партия билгеләгән юл тормышның объектив закончалыкларын фәнни өйрәнеп, шуларга таянып эшләнә, ди автор. Шуңа күрә дә партиянең күрсәтмәләре, әдәбият һәм сәнгать буенча кабул иткән карарлары һәм башка документлары үзләренең тормышчан нигезләре белән, практик әһәмиятләре белән аерылып торалар. Җыентыкка кертелгән мәкаләләрнең башкаларында да язучылар һәм башка сәнгатькярләр иҗатының төп мәсьәләләре игътибар үзәгендә тора. Мәсәлән, «Иҗат иреге һәм җаваплылык» дип аталган мәкаләнең исеме үк шул турыда сөйли. Монда сүз художникның үз иҗатын аңлау принциплары, иҗат иреге һәм гражданлык бурычы кебек төшенчәләрнең үзара тыгыз мөнәсәбәте турында бара. «Дуслыкны байрак итеп» дип исемләнгән мәкалә теманы төрле яклап ачуы белән, үзендә җирле материалның киң һәм урынлы файдаланылуы белән матур тәэсир калдыра. Монда тәнкыйтьченең игътибар үзәгендә — әдәбиятта дуслык темасы, аны ейренү һәм чагылдыруда ирешелгән уңышлар һем аерым кимчелекләр. Тел положе ниеләрне раслау өчен автор совет әдәбея- ты фәне ирешкән казанышлар белән бе^ гә, үз әдәбиятыбыз мисалларыннан да, аның күренекле вәкилләре, әйтик, Г. Ибрә- һимоа кебек какшамас авторитетларның карашлары һәм фикерләреннән дә киң файдалана. Тема төрле яклап, тәфсилле ачыла. Мәсьәләне киң алып, төрле аспектларында карау нәтиҗәсендә бу өлкәде татар әдәбияты фәнендә әлегә җитешмәгәе яисә йомшаграк хәлдә торган урыннарга да игътибар юнәлтелә. Мәсәлән, әдәби багланышларны комплекслы ейрәнү турындагы. әдәбиятта җанландырылган бамвәа милләт вәкилләре образларын халыклар дуслыгы проблемасы яктылыгында ейрөеү ихтыяҗы хакындагы теләк һәм тәнкыйть фикерләре, һичшиксез, дөрес, урынлы һем актуаль. Шулай да, авторның тел положениеләре һәм фикерләре белән килешкән хәлдә да, бер нәрсәгә аерым тукталып үтәсә киле. Интернационализмга каршы эш йөрткән Г. Исхакый, Ф, Туктарое, С. Максуди кебек буржуаз милләтчеләр монда урынлы тәнкыйтьләнә. Шулай ук милли культура мәсьәләләрендә суллык ялгышлары ясаган умырткасыз «марксист» С. Атнагулое яә- беклөрнең карашлары да дөрес ачыла (64 бит). Ләкин шулар янына ук бәр тактага Газиз Гобөйдуллии. Гали Рәхим кабак, татар әдәбияты фәненә һәм тарихына мөһим өлеш керткән галим һәм язучылармы да бастыруны, йомшак кына итеп әйткәндә. кызулык күрсәтү дип карерга кирас. Әйе. бу ике галим марксизмга килүдә каршылыклы юл үттеләр, аларның ялгышларына да күз йомарга кирәкми. Ләкин аларны бер селтәнү белән юкка чыгарып атуны да мәсьәләне фәнни карау, аңар объектив якын килү дип әйтеп булмас. Ф. Әгъзәмов язганча, аларны шулай тулаем дуслыкка каршы позициягә бастырып булырмы икән? Ул очракта бу авторларның татар әдәбиятын рус телендә де пропагандалауларын ничек аңлатырга?! Бигрәк тә Г. Гобәйдуллинның езербейҗаи, үзбәк һ б. халыклар тарихын ейремүгә керткән элешен кая куябыз? Мәсьәләме бетен каршылыгында, бетен буена алып ейрәнмичә торып, тарихи шәхесләргә андый ярлыклар ябыштырудан.— е инде тискәре меһер сугудан бигрәк тә,— сак булырга кирәк Тарихи шәхесләрнең, үткендәге галим һәм язучыларның эшчәняегәи бетен тулылыгында һәм тарихи перспемтнвасында алып караганда гына алариамв иҗатына объектив бәя бирергә мөмкин. Мәсәлән, Г. Ибраһимов исемендәге институтта Г. Гобәйдуплинның тууына 90 ел тулуга багышлап 1977 елның декабрендә уздырылган фәнни киңәшмә бу галим һәм язучының әдәбиятыбыз һәм тарихыбызга керткән өлешен бәяләүдә билгеле бер адым булды. Безгә калса, Г. Гобәйдуллин халыклар дуслыгы мәсьәләсе уңаеннан андый тискәре бәяне күтәреп йөрергә һич кенә дә тиеш түгел. Шулай ук авторның татар әдәбиятына Шәрык әдәбиятларының йогынтысы хакындагы хезмәтләр бары тик соңгы вакытларда гына күренә башлады дигән фикере дә (55 бит) бәхәс уята. Кыскасы, Ф. Әгъзә- мов үзенең бөтен чыгышларында, барлык хезмәтләрендә культура мирасына карата сак һәм игътибарлы мөнәсәбәт кирәклеген яклап та, югарыда әйтелгән аерым мисалларда хаталык күрсәткән. Ләкин, куанычка каршы, мондый кимчелекләр сүз бара торган китапта башка очрамый. Ф. Әгьзәмов каләменең көчен һәм мөмкинлекләрен күрсәтү ягыннан җыентыктагы сӘдәби тәнкыйть һәм вакытлы матбугат» дип аталган мәкалә аеруча характерлы. Биредә инде автор чын мәгънәсендә үз стихиясендә: яхшы һәм тәҗрибәле журналист буларак та, нечкә зәвыклы тәнкыйтьче буларак та ул белеп, материалдан иркен файдаланып яза. Монда аның күзәтүләре үткен, гомумиләштерүләре ышандырырлык. Әдәби тәнкыйтьне һәм гомумән художество иҗатын үстерүдә вакытлы матбугатның тоткан урынын автор тулы ача. «Җәмәгатьчелек фикерен гәүдәләндерүче һәм формалаштыручы, аның аңына йогынты ясаучы буларак матбугат иҗтимагый тормышның барлык сфераларын, шул җөмләдән художество культурасы өлкәсен .идарә итүгә дә актив катнаша» (80 бит). Бусы — авторның төп темасы. Шуны ул Татарстан матбугаты һәм әдәбияты мисалында раслый. Әдәби тәнкыйтьнең кайсы тармаклары һәм формалары нинди хәлдә тора, аларның үзенчәлеге, алар алдындагы бурычлар, җиңеп үтәсе кыенлыклар һ. б. — бу мәсьәләләр дәлилле дә. кызыклы да ачыла. Шуңа күрә дә авторның бүгенге әдәби тәнкыйтебездә урын алган кимчелекләрне конкрет тотып күрсәтүе бик тә ышандырырлык яңгырый. Тәнкыйтьченең иҗади анализдагы көче «Заман сулышын тоеп» һәм «Тормышчанмы?» исемле рецензияләрендә дә әйбәт чагыла. Беренчесе — Хәсән Хәйринең «Иҗат чишмәләре» дигән, икенчесе — Фарваз Миңнуллинның «Якты юллар» дип аталган мәкаләләр җыентыклары турында. Боларда югарыда исемнәре аталган авторларның үзенчәлекләре, алар ирешкән казанышлар ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтелә. Ниһаять, җыентыкның уңышлы якларыннан дип автор теленең шактый төзек, аңлаешлы һәм гади булуын әйтеп китәргә кирәк. Ф. Әгъзәмов шактый катлаулы төшенчәләр, специфик мәсьәләләр турында сүз йөртә, әмма аларны укучыларга җиңел барып җитәрлек итеп яза белә. Монда, әлбәттә, нәшрият редакторы Яхъя Халитов- ның да роле зур. Әмма тулаем әйбәт язылган һәм яхшы редакцияләнгән бу хезмәттә дә әле кайбер чатак һәм авыр аңлаешлы җөмләләр очраштыргалый. Берике мисал: «Нәтиҗәдә әсәр колачлырак, реалистиграк, тормышчанрак булып әверелә, чөнки анда аңлы рәвештә (?) татар тормышында гаять зур роль уйнаган шул чорның йөзен билгеләүче тенденцияләр һәм закончалыклар сәнгатьчә чагылыш таба» (17 бит). «Тәнкыйтьченең Г. Әпсәләмов иҗатын тикшергән мәкаләләре аеруча игътибарга лаек. Ул арада (?) әдәбиятыбызда иң актив эшләп килүче әдипнең иҗат принципларын һәм алымнарын, ул алып килгән яңалыкны, аның индивидуаль йөзен әйбәт ачып бирә» (104 бит). Дөрес, мондый җөмләләр китапта бик аз. һәм язу теле төзек, грамоталы булган Ф Әгъзәмовның тәҗрибәле редактор Я. Халитов редакцияләгән китабы уңае белән бу турыда аерым тукталмаска да мөмкин иде. Ләкин минем рецензия кысаларын беркадәр киңәйтәсем килде. Без еш кына нәшрият хезмәткәрләренең, аерым алганда редакторларның, гаять авыр һәм җаваплы вазифасын күреп һәм укучыга да күрсәтеп бирә белмибез. Чыннан да, алар бик файдалы һәм еш кына четерекле эш башкаралар. Югарыдагы ике мисал гына да шуны күрсәтсә кирәк. Китапның матур булып, әйбәт булып чыгуына җаваплы кешеләр шактый. Мәсәлән, сүз алып барыла торган китап тышкы кыяфәте һәм формасы белән уңай тәэсир калдыра. Димәк, рәссам 3. Хөсәенов төп максатына ирешкән. редактор да аның алдына тиешле зәвык белән таләп куя белгән. Ә менә китапның техник яктан редакцияләнүендә эш ахырына кадәр җиткерелмәгән. Сүз китапның икенче өлешен—«Әдәби тән кыйтьнең кайбер принциплары» дигән бүлекне аерып кукэ турында бара. Хәзергә, хәрефләрнең зурлыгы һәм формасы дөрес сайланмау аркасында булса кирәк, бүленеш аңлаешсыз. ачык түгел. Хәлбуки, авторның теләк-фикере һәм планы буенча ул бик оригиналь һәм урынлы булырга тиеш иде. Гәрчә китап аерым мәкаләләр һәм рецензияләрдән торса да аларның эчке берлеге, эчке мәгънәви бәйләнеше бар һәм техник редактор шуны укучыга аңлаешлы итеп җиткерергә җаваплы иде Кабатлап әйтәм, мондый чатаклыклар гомумән китапның уңай йогынтысын юкка чыгара ала торган түгелләр Ләкин аларга игътибар итәргә кирәк, ә без еш кына нәшрият хезмәткәрләренең бу эшләрен бәяләп җиткермибез Хәлбуки, бу табигый түгел, дөрес түгел Тулаем алганда исә бер сүз: автор Ф. Әгъзәмов һәм нәшрият укучыга кирәкле һәм файдалы китап бүләк иттеләр