ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
КУЛЬТУРА РАБОТНИКЛАРЫ СЪЕЗДЫ 20 мартта Казанда культура работникларының V республика съезды булды. М Җә лил исемендәге опера һәм балет театры залына клуб учреждениеләре, китапханәләр. музейлар, парклар, кинотеатрлар работниклары, әдәбият һәм сәнгать эшлек- леләре. партия, совет, профсоюз һәм ком сомол оешмалары вәкилләре җыелды. КПССнын XXV съезды карарлары як тылыгында хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү өлкәсендә республика культура работникларының бурычлары турында ТАССР культура министры И. Н. Алиев сөйләде. РСФСР Министрлар Советының нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе дәүләт комитеты председателе Н. В. Свиридов, КПССнын Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев һәм башка иптәш ләр чыгыш ясады Съезд эшендә КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф Ә. Табссв. ТАССР Верховный Советы Президиумы Председа теле С. Г. Батысв. ТАССР Министрлар Со веты Председателе Г. И. Усманов, профсоюзларның Татарстан өлкә советы председателе С. Г. Сафин, ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хә- сәнов, КПСС өлк.» комитетының бүлек мөдирләре М. М Мусин Һәм Ә. С. Миндубаен катнаштылар Съезд Татарстанның барлык культура работникларына мөрәҗәгать кабул итте. ИҖАДИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ Татарстан художникларының 1977 нжат елы йомгакларына багышланган җыелышында доклад белән ТАССР Художниклар союзы правленнесе председателе Ә. И. Тумашен чыкты. РСФСР художество фондының Татарстан бүлеге директоры Е. А. Макаров художе стпо фондының 1977 елгы эшенә һәм алла торган бурычларга тукталды. Шулай ук Татарстан Художниклар союзының художе ство советы председателе Е. А. Симбнрнн отчеты тыңланды, ТАССР Художниклар союзы каршында эшләүче нжат секциядә ре җитәкчеләре. Чаллы. Түбән Кама шәһәрләренең художество участоклары җитәкче ларс һ. б. лар сөйләде. Иҗади ел йомгаклары жыелышындл КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М М. Мусин чыгыш ясады Казан кинохроника студиясенең 1977 ел йомгакларына багышланган нжат конференциясе дә март аенда булып узды. «1977 иҗат елы йомгаклары һәм КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумы карарлары яктылыгында студня алдына куелган бурычлар турында» Казан кинохроника студиясенең баш редакторы Р И Колосов сөйләде. Конференциядә Үзәк документаль фильмнар студиясе кинорежиссеры. Дәүләт премияләре лауреаты. РСФСРның халык артисты Л. М. Кристи, РСФСР Госкино производствосы баш идарәсе начальнигы Ю В. Симаранов, КПССнын Татарстан өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Муснн иптәшләр чыгыш ясады Нжат конференциясендә шулай ук КПССнын Чувашия өлк.» комитетының культура бүлеге мөдире O il Галля, КПССнын Mop довня өлкә комитетының пропаганда бүлеге инструкторы В И Петрив. СССР Кинематографистлар СОЮ1ЫНЫҢ Идел буе бүлеге секретаре М. А. Скворцов. ТАСсР Министрлар Советының кинофикация идарәсе начальнигы В Н Макаров. Куйбышев һәм Саратов кинохроника студияләре нжат работниклары, Марн АССР, Татарстан телевидениеләре һәм кинопрокатлары работниклары. нжат союзлары вәкилләре, кино сөючеләр. Казан театрлары артистлары һәм башкалар катнашты ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ Язучыларнын ачык партия җыелышында шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхимнең нжат отчеты тыңланды Аның иҗаты турында Г. Шәрәфи. Ш Галиев, Г Ахунов. Р Гатауллин. С. Хәким. М Вәлиев нптәшл.зр чыгыш ясады Г Рәхимнең «Моннарым» дигән шигырьләр җыентыгын һәм «Көннәр язга авышкач» нсемле повестен республика комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә тәкъдим итәргә дигән фикер әйтелде. ГАЗЕТА ТАНТАНАСЫ КПСС өлкә комитеты. ТАССР Верховный Советы һәм ТАССР Министрлар Советы органы Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы «Социалистик Татарстан» газетасы хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү һәм алар- ны хужалык һәм культура төзелеше бурычларын үтәүгә туплау өлкәсендәге нәтиҗәле эше өчен РСФСР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Пресса йортының конференц-залында журналистларның бүләкне тапшыруга багышланган тантаналы җыелышы үткәрелде. Анда республика газеталары һәм журналлары. телевидение, радио, нәшриятлар работниклары, полиграфистлар һәм матбугат таратучылар, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вә- лиев КПССның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы, ТАССР Министрлар Советы исеменнән «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе коллективын РСФСР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнүе уңаеннан кайнар котлады һәм югары бүләкне тапшырды. М. Ф. Вәлнев журналистларга, редакциянең барлык работникларына хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә яңа ижат уңышлары теләде. «Социалистик Татарстан» газетасының 60 еллыгы турында газета редакторы Ш. X. Хамматов сөйләде. ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР ФИКЕР АЛЫША 28 мартта тәнкыйтьчеләр секциясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда тәнкыйтьчеләр, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре, язучылар. «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре катнашты. Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сән- гать тәнкыйте турында» карары яктылыгында бездә бүгенге әдәби тәнкыйть эшенең торышы, аның үсеш проблемалары, тәнкыйтьче кадрларны тәрбияләү хакында Ф Мусин, И. Нуруллин, Н. Юзиев, Г. Ахунов. X. Сарьян, Р. Мостафин, Д. Вәлиев. Н. Гыйззәтуллин. Г Рәхим. Р. Мөхәммәди- ев. М. Вәлнев. Ш. Маннапов һәм башкалар фикер уртаклаштылар. «КЫЙССАИ ЙОСЫФ» БАСМАГА ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми советы утырышында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» («Йосыф кыйссасы») поэмасы матбугатта басып чыгаруга тәкъдим ителде. Китапның күләме 40 басма табактан арта Кереш мәкаләне институтның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фазыл Фасеев язган. Поэма тексты транскрипциядә басыла, шулай ук поэманың хәзерге әдәби телебезгә мәгьнәвн-поэтик тәрҗемәсе һәм русчага юлга-юл тәрҗемәсе бирелә. Русчага тәрҗемәне шагыйрь Әхмәт Исхак ясаган. Китап художник Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре белән бизәлгән. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты Татарстан Язучылар союзы белән берлектә «Хәзерге татар матур әдәбиятының теле һәм стиле» дигән темага конференция үткәрде. Докладларны Г Ахунов, И. Бәширова, С. Ибраһимов, Ф Сафиуллина, В. Хаков. X. Курбатов иптәшләр ясады. Фикер алышуларда Ф. Хөсни, X. Сарьян катнашты. ДУСЛЫК ҖЕПЛӘРЕ Кыргызстан вакытлы матбугаты Әхмәт Фәйзинең тууына 75 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. «Ленинский путь» газетасында Ош дәүләт педагогия институтында шагыйрьнең тормыш һәм ижат юлына багышлап үткәрелгән кичә турында языла: әлеге кичәдә Әхмәт Фәйзи иҗаты үрнәгендә шигърият, иҗат һәм интернациональ дуслык турында җитди сөйләшү булды, шагыйрьнең әсәрләре русча, кыргызча, татарча яңгырады диелә. Кыргыз шагыйрьләре Эрмамат Османов, Усман Темур. Атакул Җакыпов тәрҗемәсендә Ә. Фәйзи шигырьләре «Ильич нуру», «Колхоз хакыйкате». «Кыргызстан мәдәнияте» газеталарында басылып чыккан. Башкортстан АССР Ярмәкәй районы Рә- тәмак авылы клубында шул авылда туып үскән язучы Мәсгут Шәрнфуллинның тууына 50 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырылган. Авылдашлары язучының әсәрләре турында фикер алышканнар, истәлекләр сөйләгәннәр. Гамзат Цадаса исемендәге авар дәүләт музыкаль драма театры сәхнәсендә Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» дигәв комедиясе буенча эшләнгән спектакль куелды. Спектакльне сәхнәгә режиссер 3. Хн- ясов әзерләгән. Музыканы Дагыстанның яшь композиторы Ә. Әскәрханов язган. «Күк капусы ачылса» спектакле шулай ук Алим-Пашн Салаватов исемендәге кумык музыкаль драма сәхнәсендә дә уңыш белән бара Бу театр X. Вахит иҗатына моннан элек тә мөрәҗәгать итеп, аның «Чит кеше гаебе» («Туй алдыннан») исемле драмасы буенча эшләнгән спектакльне күрсәткән иде. Пермь шәһәрендә һәм өлкәсендә татар музыкасы кичәләре булып узды. Концертның беренче бүлеге ТАССРның халык артисткасы. композитор Сара Садыйкова иҗатына багышланган иде. Бу —җыр сөючеләр күңеленә аеруча хуш килде, алар композитор С. Садыйкованы сәхнәгә кат кат чакырдылар. Программаның икенче бүлегендә РСФСР- нык һәм ТАССРның халык артисты Ф Насретдинов, ТАССРның халык артисткасы Р. Билалова, ТАССРның атказанган артисткасы X. Гыйниятова, яшь артистлар Р. Сәхәбиев. 3. Сәхәбнева, шагыйрь М. Хөсәен чыгыш ясады. Мәскәүдә жыр Һәм бию ансамбльләре һәм халык бию ансамбльләренең Бөтенрос- сия смотры булды. Татар дәүләт филармониясе ансамбле (баш хормейстер Л. Ку- стобаева, баш балетмейстер Р Гарипова) смотрда зур уңыш казанды. СССРның халык артисты И Моисеев җитәкчелегендәге жюри аңа икенче урынны бирде Смотрда катнашучыларның П. И. Чайковский исемендәге залда булган йомгаклау концертында безнең артистларга Россиянең ин яхшы коллективлары чыгышларын төгәлләү хокукы бирелде. Алар «Казан кунаклары» дигән бнюле күренеш күрсәттеләр. ТАССРның атказанган артисткасы Н. Василова татар халык жыры «Кәккүк»- не башкарды. ОЧРАШУЛАР, КИЧӘЛӘР Татарстан мех берләшмәсе большевикреволюционер Хөсәен Ямашев исемен йөртә. Аның хөрмәтенә коллектив «Атказанган ямашчы» дигән мактаулы исем булдырды. Хөсәен Ямашев турындагы китаплар авторы Атилла Расих мехчылар янында еш була, аларны үзенең ижат планнары белән таныштыра, коллективның тормышы белән кызыксынып яши. А. Расих, социалистик ярышта жнңеп. «Атказанган ямашчы» исеменә лаек булган эшче комсомолкалар Г Галиуллина белән С. Гыйняятуллинаны кайнар котлады. Прозаик Мөхәммәт Мәһднев Кукмара районының «Коммунизмга» колхозы хезмәтчелләре һәм Зур Сәрдек урта мәктәбенең өлкән класс укучылары белән очрашты. Ул үзенең «Кырык беренче ел балалары». «Фронтовиклар» дигән әсәрләренә карата китап укучыларның фикерләрен тыңлады һәм аларнын сорауларына жавап бнрде Оренбург шәһәренең X. Ямашен исемендәге татар китапханәсендә Ибраһим Ну- руллинның «Гүзәл кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Тукай» исемле китабы буенча укучылар конфсоенциясс үткәрелде. Март аенда Ибраһим Нуруллин Васильево санаториенда, профсоюзларның Хезмәт сараенда «Тукай» китабын укучылар белән очрашты, аларнын шул китап турындагы сорауларына жавап бирде. РСФСР Язучылар союзының «Волга» журналы бүләге Мәжит Рафиковка «Сыртмы мәктәп» дигән әсәре өчен бирелде Язучының Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышланган бу әсәре журналның юбилей санында — 1977 елның ноябрь санында басылган иде. Норвегия радиосы татар музыкасына багышланган махсус тапшыру яңгыратты. Норвегия радио тыңлаучылары И. Шакиров. Ә. Афзалова, Т. Якупов башкаруында татар халык жырлары белән танышты. Татарстан һәм татар культурасы хакында мәгълүмат алды Тапшыру уңае белән «Адрессеавикен». «Афтенпостен» газеталарында материаллар басылып чыкты. Радиотапшыруны һәм матбугаттагы мәкаләләрне күптән түгел Казанга килеп киткән Норвегия язучысы Елена Краг әзерләгән. Хәзер ул Норвегия укучыларын Г. Тукай. Г. Ибраһимов ижатлары белән таныштырырга жыена. Казанның сәүдә работниклары клубында шигырь һәм жыр кичәсе уздырылды. Кичәдә шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин. Роберт Мнңнуллин. Татарстанның халык артнеты Айрат Арсланов. Татарстанның атказанган артистлары Хәдичә Гыйниятова. Нәфисә Василова, жырчылар Зилә Сөнгатуллнна, Риф Гатауллин чыгыш ясады Ф. СӘИФИ-КАЗАНЛЫ ТУГАН АВЫЛДА Шушы елның 22 мартында жәмәгать эш- леклесе. язучы һәм журналист, тәнкыйтьче һәм публицист Фатих Сәйфи Казанлының тууына 90 ел тулды. Шул уңай белән бер төркем язучылар әдипнең туган якларында булып. Әлкн районының куп кенә колхозларында һәм совхозларында хезмәт ияләре белән очраштылар. Ф Сәйфи Казанлының туган авылы Карамалыда узган кичә аеруча тантаналы һәм нет ■ текле булды Анда КПСС райкомы секретаре Ә К. Садриев, «Мир» совхозы директоры Д. X Насыйбуллнн һәм башка иптәшләр катнашты. Кичәдә әдипнең тормыш һәм ижат юлы турында сүз белән «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире Ринат Мөхәммәдиен чыкты Өткән әдип Нәби Дәүлн. язучы Мәдинә Маликова, шагыйрьләрдән Рәшит Гәрәй һәм Әхмәт Рәшнтов үзләренең әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыдылар ШӘРЫК ТЕЛЛӘРЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕНЕҢ ХАЛЫКАРА СИМПОЗИУМЫ Мәскәү шәһәрендә социалистик илләрнең шәрык телләре белгечләре «Шәрык тел белеменең теоретик проблемалары» дигән темага симпозиум үткәрделәр. Утырышларда шәрык телләрен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган йөз иллеләп доклад тынланды. «СССРда тюркологик тикшеренүләрнең торышы һәм бурычлары» дигән темага академик А. Н. Кононов доклад ясады. Фикер алышуда күренекле тюрко лотлардан Рона-таш (Венгрия Халык Республикасы). Л. Дубинский һәм В. Зайонч- ковский (Полына Халык Республикасы). Г. Камбалеуран (Монголия Халык Республикасы). Э Р Тенишев, II Ф Вардуль (Мәскәу), М. С. Джикия (Тбилиси). С. Ку- дайбергенов (фрунзе), В И Цинциус (Ленинград) һәм башка галимнәр катнашты. Казаннан филология фәннәре докторы, профессор М. 3 Зәкнев «Идел буе төрки халыклары этногенезы», филология фәннәре кандидаты Ф А. Ганиев «Төрки телләрнең аналитик формологиясе: бурычлар һәм проблемалар» дигән темаларга чыгыш ясадылар. Профессор М. 3. Зәкиев үзенең докладында Идел буе төрки халыкларының килеп чыгышы проблемасына багышланган хезмәтләргә тукталып, бу мәсьәләнең катлаулылыгына. самодержавие чорында бозып аңлатылуына басым ясады, хәзерге татар теленең барлыкка килүе мәсьәләсендә үз фикер һәм карашлары белән уртаклашты. Симпозиум социалистик илләр галимнәренең шәрыкне өйрәнүдә киң колач белән бердәм рәвештә хәрәкәт итүләрен күрсәтте. Социалистик илләр шәрык телләре белгечләренең икенче симпозиумын 1980 елда Варшавада үткәрергә карар ителде. АРХЕОГРАФЛАР ТАБЫШЫ Казан университеты Н. И Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең борынгы кулъязмалар бүлегенә XVI гасырда яшәгән татар шагыйре Мөхәммәдьярның «Нуры содур» һәм «Төхфәи мәрдән» поэмаларының тагын бер кыйммәтле кулъязма нөсхәсе тапшырылды Археографлар аларны Пермь өлкәсендә табып алганнар. Китапханә хезмәткәрләре, университет галимнәре һәм студентлары соңгы елларда гына Идел. Урал буе. Себер. Оренбург, Рязань һәм башка өлкәләрдәге авылларда йөреп, төрки-татар. гарәп, фарсы телләрендә язылган ике меңгә якын иске кулъязма алып кайттылар. Касыйм шәһәрендә яшәүче укытучы Ф Бәширова университет китапханәсенә XIV—XVIII гасырларга караган күп санлы кулъязма китаплар бүләк итте.