Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИЮ-ЕГЕТ ҺӨНӘРЕ

Балет группасының иҗат кичәсе бара. Программада — балет спектакльләреннән алынган күренешләр, аерым номерлар. Кичә «класс-концерт», ягъни театрлашть.рылган бию дәресен күрсәтү белән башланып китте. Балет составының «гәүдәсе» булып саналган кордебалет ■ башкаруында бу күренеш тамашачыларда җылы тәэсир калдырды. Бию техникасы балет группасындагы артистларның сәләт, осталык дәрәҗәләре «класс-концерт»та бик яхшы күренә, һәм артистлар үз максатларына ирештеләр дә: тамаша залын күмгән кул чабулар шуны раслады. Зал тынып бетәрбетмәс сәхнә уртасына солистка чыгып басты. Таң калдырырлык матурлыгы белән ул бер мизгел эчендә тамаша залын сихерләп өлгерде Үтә күренмәле күлмәк эченнән, рентген нурлары белән яктырткандай, зифа сыны беленеп тора. Менә ул берничә секундка мәрмәр һәйкәлдәй катып калды, һәм нәфис, салмак хәрәкәтләр белән биеп китте. Шәрык хатын-кызлары биюе иде бу. Сәхнәгә балеринаның партнеры чыкты. Тән төзелеше ыспай һәм килешле, физик көчен сиздереп тора. Биюче сәхнәдә күренүгә, залда тагын көчле кул чабулар яңгырады. Борынгы статуяларны хәтерләткән бу солтанат гәүдәле егет балерина янына килеп басты, тагын оркестр телгә килде, дуэт башланды. Сагыш һәм наз белән тулы адажиода 2 ике яшьнең күңелендәге мәхәббәт хисләре ачылганнан-ачыла... Тирән кичерешләр, газаплар аша кушылган ике саф йерәк тантана итә. Адажио тамашачыларның да күңелләрен дулкынландырды. Башкаручыларны алар сәхнәгә каткат чакырып алды. Шул чак сул ягымда утыручы олы яшьтәге бер тамашачыга күзем төште. Аның күзләре яшьләнгән, йөзендә шатлану да. дулкынлану да сизелә. Күрәсең, бию нык тәэсирләгән. Мин аны борчымаска булдым. Антракт вакытында күршем үзе, миңа мөрәҗәгать итеп, сүз башлады: — Беренче тапкыр күрем... Болай булыр дип уйламаган идем— Минем улым ул! Фәиз аганың гаҗәеп гаилә тарихын беренче тапкыр мин әнә шунда ишеттем Баласы туып яше тулар-тулмас ул үзе армия сафына алына. 1938 елны Хасан күле янында япон самурайлары белән булган бәрелештә катнаша. Тиздән аларның часте Халхин-Гол янына китә, ә биредән инде, өенә дә тукталмыйча, Фәиз ага туп- туры фин сугышына барып керә Хәрби хезмәткәр сыйфатында гаиләсен үз янына — Вильнюс шәһәренә — алдырып бергә тыныч кына яшибез дигәндә. Бөек Ватан сугышы башланып китә Беренче көннәрдән алып — Фәиз ага тагын ут эчендә, сугышның алгы сызыгында 1 Кордебалет — балет артистларының күмәк биюе 1 Адажио — озаклап биелә торган салмак, сутынкы бию Б Бу вакытта Наил» ханымда кечле үпкә авыруы башлана Воачлар дүртенче ишен» чыккан Ревдарны ана янында тотуны мәгъкуль күрмиләр. Хәер, ананың бала карарлык хәле дә булмый, Наилә ханымны больницага салалар, ә нәни Ревдарны Алитус шәһәрендәге балалар йортына бирәләр. Дошман Литва чигенә якынлаша башлагач, Наилә ханым яткан больница тылга . озатыла, Алитустагы балалар йорты да башта Белоруссиягә, аннары Украинага, тагын берникадәр вакыттан соң Каэагыстаниың Җамбул шәһәренә күчерелә. — Сугыш беткәч гаиләмне эзләргә тотындым- Ташкентта Наиләмне таптым,— = дип сәйли Фаиз ага.— Көчле авыру бичаракаемны бөтенләй егып салган. Баладан — аерылу да үзенә нык тәэсир иткән. Шуның естеиә минем хәбәрсез югалуым турында t- кәгазь дә килгән икән. Шушы газаплар аны тәмам какшатып ташлаган... Менә бит - чл язмыш... Зур өметләр, эчкә сыймаслык шатлыклар белән Лайтам, ә мине әнә шундый кайгы-хәсрәт көтеп тора. 2 Фәиэ ага көрсенеп тирән сулап ала да, шактый вакыт сүзсез утырганнан соң, 2 сөйләаен дәвем итә: Ф — Ревдарны эзләп киттем. Ул Җамбул шәһәрендә генә икән. Барам, ә бала мине я танымый. Күп еллар узды шул, ничек хәтерендә тотсын. Баламны алырга уйлаган о идем, киңәш итмәделәр. Нишлисең бит, киттем. Төньяк Боз океаны якларында хезмәт ~ иттем... Менә быел, 1960 ел кергәч кенә, кайттым. Бөтенләйгә... Ревдарны күрергә Кә- х занга килдем. Үскән, әнә нинди егет булган. 23 яше тулды бит... Үземне әйтмим до Z инде. Мин гомер-гомерг» хәрби кеше, кадровик. Мәрхүмә анасы инженер иде Гому- ' .мән, нәселебез белән без сәнгатьтән ерак кешеләр, ә менә улыбыз балет юлын сай- ... лаган. Күңеле тарткандыр, күрәсең, Әмма бу урында Фәиз ага аз гына ялгыша. Ревдар башта сәхнәне уена да ките- pen карамый, ул кечкенәдән үк рәсем сәнгате белән мавыга. Җиде классны тәмамлау = алдыннан балалар йорты җитәкчеләре аны художество училищесына урнаштыру ту- х рында уйлаша башлыйлар. Малайның балетка кереп китүе бөтенләй көтмәгәндә була.. Шулай җәй урталарында балалар йортына комиссия килә. Моңа чаклы килгән комиссияләргә һич тә охшамаган була ул. Әүвәлгеләре балалар йортындагы тормыш-тәр- бия шартларына, ашау-эчү, кием-салым ягына ныграк игътибар итсә, хәзер килгән комиссия әгъзалары исә фәкать балаларның буй-сыны, аяи-кулы. тез буыннары, тышкы кыяфәте белән кызыксына, һәр баланы җентекләп карый, энә күзеннән үткәрә. Балалы йортта сер ятмас дигән кебек, комиссиянең килү максаты да беленә Балалар арасында: «Бездән артист ясыйлар икән .« дигән сүз тарала Әмма Ревдарның бу сүзгә бер дә исе китми, ул художество училищесы турында гына хыяллана. Комиссиянең килүе дә онытылган, балаларның «артист булабьи» дип йөрүләре дә сүрелгән чак иде. Ревдарны мөдир» апасы чакырып алды — Я. акыллым, үзеңне тәбрик итәм. Берничә кеннән Ташкентка китәсең, хореография училищесында укый башлыйсың... — диде ул. Дәресләрен дикъкать белән тыңлап, күнегүләрен тырышып үтәсе дә. Ревдар һә- ман әле үзенең кем булып чыгачагын аңлап җиткерми. Бер кеине укытучы абыйлары Евгений Петрович үз группасын театрга альт бара Классташлары белән бергә Ревдар да гомерендә беренче тапкыр хан сараедай мәһабәт бинага, Алишер Новой исеме белен аталган Үзбәк опера һәм балет театрына керә андагы гүзәллекне күреп хәйран кала. Балалар стеналардагы бизәкләрне куллары белән сыйпап-сыйпап карыйлар, һәрбер бүлмәне ачып, йомшак урындыкларына утырып, кыр кебек киң һәм иркен залларында чабышып йөриләр Тамаша залы. Сәхнәдә балет спектакле. Менә бер теркем кызлар. Арадан бер- ничәсен Ревдар танып та алды үзләр» белән бергә балет мәктәбенең соңгы курсында укучылар. Ләкин аларның биюенә малайның исе дә китми Ул стенадагы бизәкләргә сокланып утыра Бу вакытта сәхнәдә күмәк бию бара һәр хәрәкәт зур шигъри хисләр белен башкарылса да, бию Реадарга әллә ни тәэсир итми. Әллә беренче тапкыр күргәнгә һәм аңлап җиткермәгәнгә, йөзендә бернинди до үзгәреш сизелми Хәер, балаларга гына түгел, зурлар өчен дә балетны аңлау җиңел түгел. Тамашачыдан беркадәр әзерлек хыялга бирелү, күз алдына китерә, фараз итә белу һәм музыканы тою, сиземләү сәләте сорала. Ә сәнгать сараена беренче тапкыр кереп, беренче тапкыр сәхнә уены күргән балага андый әзерлекләр каян килсен... Менә сәхнәгә тәненә сыланып торган ап-ак киемле, коеп куйгандай мәһабат гәүдәле бер егет килеп чыкты. Аның йөзен күрүгә, Ревдарның күңеле талпынып куйды. Карасана! Укытучы абыйлары икән бит. Евгений Петрович Новиков!.. Ул, кош кебек, бушлыкта очып йөри, күз иярмәс җитезлек белән бөтерчектәй бөтерелә, кеше хәтле кешене, эһ тә итмичә, кул очларында күтәреп йөртә... Моңарчы битараф булып утырган малайның йөрәге еш-еш тибә башлый. Ул укытучы абыйсының көченә, нәфис хәрәкәтләренә соклана. Аның күңелендә дә әнә шундый көчле, шундый мәһабәт балет артисты булу теләге уяна. Евгений Петровичның таза кулларын күргәч, Ревдар үз беләкләрен капшап карый. «Бик сыек шул, мин болай булдыра алмам!» дип уйлап куя ул эченнән генә. ...Спектакльләрне күбрәк караган саен, балет сәнгате Ревдарга якынайганнан-якы- ная, бию серләре, үзенчәлекле алымнары ачылганнан-ачыла бара. Балбт техникасы станок янында көндәлек гадәти күнегүләрдән башлана. Ревдар да үзенең техник «гаммачсын зур тырышлык белән баета килә. Балет артистының һәрбер буыны нык һәм сәламәт булырга, аеруча аяк табаннары, тез буыннарының көчле, таза булырга тиешлеген хәзер инде ул яхшы белә, тәҗрибәле педагог җитәкчелегендә күнегүләрен һәр дәрестә катлауландыра бара Акрынлап-акрынлап бию хәрәкәтләренең төрләре арта, ә соңгы классларда инде ул өчле тур 1 ясый, сикерү, бөтерелү, антрашалар 2 да Болар барысы да зур көч сарыф итүне сорый торган хәрәкәтләр. Ревдарның баштарак егылып калган чаклары да булгалады. Ләкин ул инде хәзер, балет артисты хезмәтенең авырлыгыннан куркып, «юк, бу эш миннән булмас», дими. Хореография һәм күнегүләрдән тыш, музыка, гомуми белем дәресләре дә вакытны күп ала. Тарихны, географияне укырга, математиканы өйрәнергә, рус һәм үзбәк телләрендә иркен сөйләшә белергә, анатомия, физиология, психология фәннәрен дә үзләштерергә кирәк. Менә Ревдарга балерина белән парлап бию күнегүләренә күчәргә вакыт җитә. Ялгыз биюләрдә уңышка ирешсә дә, балерина белән биегәндә Ревдар образның бөтенлеген таркатып җибәргәли. Билгеле, беренче тапкыр партнерша белән биегәндә һәр икесенең дә игътибары башлыча техникага туплана, «күтәрә алсам ярар иде», ■егылып төшмәмме икән» дигән шөбһәле уй башларыннан чыкмый. Балеринаны күтәргәндә артистның көчәнүе тамашачыга сизелмәскә, кул-аяк хәрәкәтләрендә дә нәфиссезлек булмаска тиеш. Соңгы классларда Ревдар, практика төсендә, кайбер көндезге спектакльләрдә дә катнаша. Үзбәк дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Кызыл мәк», «Ап чәчәк», «Доктор Айболит», «Канатлы ат» кебек балетларда бии. Репетицияләр вакытында балетмейстерның һәрбер сүзен, артистларга биргән күрсәтмәләрен, киңәшләсен дикъкать белән тыңлый, тәҗрибәле артистларның чыгышларын, хәтта аерым хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтә, образларның эшләнешенә үзенчә анализ ясый. Бию хәрәкәтләренә ул тирән мәгънә салырга тырыша, дәрт, ялкын өсти бара, шуның белән бергә, пантомима сәнгатен — ым белән сөйләшү алымнарын, ишарә телен өйрәнә. Менә шулай, алты ел буена — һәр көн дәрес, һәр көн репетиция, спектакльләр— Диплом спектакле көне, башка укучылар белән беррәттән, Ревдар өчен дә тантаналы көн була. Яшь артистлар «Бакыр җайдак» балетыннан бер пәрдә күрсәтергә әзерләнәләр. Ревдарга төп герой — Евгений образы тапшырыла. Әсәрдә ике тема бер-беренә үрелеп бара: беренчедән, Евгений белән Парашаның мәхәббәт трагедиясе, икенчедән, бөек Россиянең данына, куәтенә мәдхия җырлау. Тирән иҗтимагый мәгънәле бу әсәрнең эчтәлеген пластик сәнгать алымнары белән тамашачыга җиткерү искиткеч зур осталык сорый, һәм Ревдар ул сынауны уңыш- 'Тур — биеп бетен сәхнәне әйләнеп чыгу. * Антраша — югарыга сикереп аякны аякка сугу. Ташкент хореография училищесын тәмамлап чыккач —1956 елда — Ревдар Садыйковны Казангә, Муса Җәлил исемендәге татар дәуләт опера һәм балет театрына эшкә җибәрәләр Хәзерлегенә һәм сәләтенә карап, беренче көннән ук яшь артистны штатка солист итеп алалар һәм аңа «Шүрәле» балетыннан Былтыр ролен тапшыралар. Төп герой ролен ышанып бирүләренә куанып бетә алмаса да, күңеленнән бераз борчыла һәм шикләнә идр Ревдар. Озак еллар буе сәхнәдә эшләп чыныккан Н. Юл- тыева, А. Гацулина, Ә Нарыков. Б. Әхтәмов кебек талантлы, зур тәҗрибәле солистлар белән янәшә торып, аңа гаять та җаваплы Былтыр образын башкарырга туры киләчәк. Шуның өстенә Мәс- кәудә узасы татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек башланган. Декада вакытында «Шүрәле» балеты да күрсәтеләчәк. Балет илебезнең күп кенә театрларында, Мәскәү, Ленинград сәхнәләрендә куелган һәм чит илләрдә дә уйналган. Мәскәүле Аскольд Макаров һәм Ленинградлы Владимир Васильевтан соң сәхнәгә чыгу, Мәскәү тамашачылары алдына басу унтугыз яшьлек дебютант эчен авыр да, җаваплы да иде Ревдар башта балетмейстер күрсәтмәләрен, киңәшләрен ала. либретто белей таныша һәм Тукай әсәрләрен йотлыгып укый. Балетның музыкасын аеруча бирелеп һәм дулкынланып тыңлый. Фәрит Яруллин музыкасы образларга, хисләргә гаять бай. Былтыр темасы музыкада моңлы лирик һәм героик планда бирелгән, ул җылылыгы, эчкерсезлеге һәм дертлелеге белән аерылып тора. Музыка ярдәмендә Ревдар үзе башкарачак образны күз алдына бастыра башлый, музыкадан образ импульсын сосып ала-ала, аларны бию хәрәкәтләренә күчерә. Ягъни образның пластик «текстами кисәкләргә бүлеп өйрәнә. Ритмик сурәтләр, күз карашы, ишарәләр, кул. төн. аяк хәрәкәтләренә үрелеп, образ гәүдәләнә башлый Халкыбызга хас гаделлек, тапкырлык, батырлык, мәхәббәтең өчен, илең, халкың өчен үз-үзеңне корбан итәргә әзер тору — Ревдар иҗат иткән Былтырның төп сыйфатлары әнә шулар. Шүреле тозагына эләккән кош-кыэ Сөембикәне коткару өчен көрәш юлына баскан гади крестьян егете соңра көчләүләргә, золымга каршы күтәрелгән халык батыры булып гәүдәлене Казан тамашачылары дебютантны җылы каршылыйлар Сәхнәдә Р. Садыйков иң элек образның лирик ягын ачарга омтыла, аннан соң аның батырлык сыйфатларына басым ясый. Бу беренче роль, беренче адым яшь артистның зур сәләткә ия булуын күрсәтә һәм аны әметле иҗат кешесе итеп таныта. Декада көннәрендә балет Мәскеү тамашачыларына күрсәтелә. Былтыр образына сәнгать белгечләре анда да югары бәя бирә. «Музыка» журналында басылган мәкаләдә Ревдар Садыйков иҗатына карата менә нәрсә әйтелә; • Шүрәле* балетыннан күренеш. Шүрәле — Р. Садыйков. Соембикә—С. Хантимерова. •Су анасы* балетыннан күренеш. Су анасы — Л. Синельникова. Алмай — Р. Садыйков. «Хаклык бездан Садыйковның бу партияне үтә дә нечкә, үтә дә кыю башкаручы булуын тануны таләп итә. Аның алымнарының үзенчәлеге нәрсәдән гыйбарәт соң? Садыйков берничек тә милли колоритка басым ясамый. Балетмейстер тарафыннан хореографик хәрәкәтләргә кертелгән «татар» бизәкләрен дә күпертми. Аның ечен болар сулыш алган кебек табигый... Садыйков иҗат иткән Былтыр—нык ихтыярлы, көчле кеше, төрле стильләштерүләр булмауга карамастан, нәкъ татар әкиятләрендәге чын батыр... Садыйков беренче партиясе белән үк .илаһи көчкә ия булган, куәтле һәм бөтен характерлар иҗат итәргә сәләтле икәнен күрсәтте». Алдагы елларда Ревдар үз талантының нәкъ шушы сыйфатларын образдан-образ- га тагы да үстерә бара. Әнвәр Бакировның «Алтын тарак» балетында иҗтимагый тигезсезлеккә, җәбер- золымга каршы торучы халык улы, ташчы Гайфи образы да Садыйков трактовкасында үзенә бер төрле лирик җылылык белән сугарылган. Ә инде балетның яңартылын куелган постановкасында бу образның идея юнәлеше тагы да көчәйтелә. А. Ключаревның «Тау әкияте» балетында Р. Садыйков Клим, Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетында шагыйрь ролен башкара. Соңгысы балет өчен авыр һәм үтә катлаулы образ. Бернинди сүзсез, фәкать бию хәрәкәтләре белән генә шагыйрьнең кичерешләрен, уй-фикерләрен тамашачыга җиткерү, әлбәттә, чиксез кыен. Шулай да Садыйков бу кыенлыкларны җиңеп чыга, шагыйрьнең психологиясен ачуда кызыклы тәҗрибә ясый. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән «Раушан» балетында ул Гали ролен уйный. Р. Садыйков башкаруында Гали — үтә шаян, үзсүзле, олылар сүзенә илтифат итмичә, үз белдеге белән йөрүе аркасында көтелмәгән бәлаләргә очраган малай итеп бирелә. Ә инде балетның «Сихерләнгән малай» дип исемләнгән яна вариантында Ревдар убырлы карчык ролендә чыга. Гомумән, соңгы елларда Садыйков сихри образларга алына башлады. «Шүрәле» спектаклендә дә ул Былтыр образыннан Шүрәлегә күчте. Үзенең гаҗәп оста һәм төгәл эшләнгән хәрәкәтләре һәм кыланышлары белән ул бу хәтәр карачкыларны тәмам «терелтеп», ышандырырлык итеп тамашачы алдына бастыра. Миңа «Сихерләнгән малай» балетки фәка-ь балалардан гына торган тамашачы белән дә карарга туры килде Спектакль беткәннән соң гадәттә тел рольләрне башкаручы артистларны чәчакләр белән бүләклиләр. Бу көнне нәни тамашачылар исеменнән букетларны мәктәпкәчә яшьтәге кызлар тапшырды. Менә шунда Ревдарга чәчәк бирергә тиешле кыз, убырлы карчык булып киенгән артист алдына килеп басуга, куркуыннанмы, әллә юкса нәфрәтләнүеннәнме, чәчәкләрен бирмичә, кырт борылып, ф залга төшеп китә башлады. Шушы кечкенә генә вакыйга образның балага ни тикле u тәэсир итүе турында сөйли түгелме?! Шүрәле образында Р. Садыйков аеруча зур уңышка иреште. Сыңар мөгезле 5 озын бармаклы куркыныч урман иясенең хәрәкәтләре өчен артист махсус алымнар ~ таба алган. Биюченең кыяфәте дә. йөреше дә. йөгерү-снкеруләре дә кыргын. Әйтерсең Кырлай урманындагы «чын» шүрәлене тотып сәхнәгә бастырганнар! Опера спектакльләрендәге биюләрне исәпкә алмвстаи, фәкать балет спектакльләрендә генә дә Р. Садыйков кырыктан артык партия иҗат итте. С. Прокофьевның _ «Таш чәчәк» балетында алтын куллы Данил. Минкусның «Дон Кихотвында купшы Ба- □иль. Щедринның «Кармен-сюитавсыида кырыс холыклы Хозе. Чайковскийның «Ак- ” кош күле» балетында Принц һәм тагын бик күп спектакльләрдә төрле музыкантлар. ® шаһзадәләр, дәрвишләр, мәҗнүннәр . е; Бер-берләренә капма-каршы характердагы, төрле милләт, төрле ил кешеләрен >» гәүдәләндергән барлык бу образлар Ревдар Садыйковның илһам куәте белән татар — сәхнәсендә яшәү көче алдылар. Актерның иҗат диапазоны елдан-ел киңәя килде. < Безне аның уенындагы табигыйлек үзенә җәлеп итә, ышандыра һәм без артист белән бергә вакыйга эченә кереп китәбез: әрнүле аерылышу, кенләшү газабы кичерәбез. < мәхәббәтттән көч алабыз, җиңү тантанасы белән яшибез. “■ Р. Садыйков үз-үзенә үтә таләпчән артист. Тамашачыларның мәхәббәтен яулавы- £ на, зур дәрәҗәгә ирешүенә карамастан, тынычланып, тукталып калырга теләми. - Репетицияләрдән калып яисә берер-икешер сәгатькә иртәрәк килеп өстәмә күнегү- о ләр ясый. Хәтта спектакль кабул ителеп, күп мәртәбәләр уйналса да. образ өстендә 3 эшләвен дәвам иттерә. Ээләнә-уйлана. хәрәкәтләрен ачыклый, янарта. Ревдарның тагы бер үзенчәлекле ягы шунда уйнаган рольләренә кире кайтмаска, икенче, яңа рольне алырга тырыша ул Бөек Дантеның «Илаһи комедмаясе буенча эшләнгән «Франческа да Римини» балетында башта ул лирик табигатьле Паоло, ә инде шул ук балетның берничә елдан соң куелган яңа постанов хасында мәкерле, усал, кенчел Джотто образын башкара. «Дон Кмхотьта Эспада һәм Базиль образларында бии һ. б. Иҗатында гына түгел, шәхси тормышында да Ревдар тик тора белми. Барысына да җитешә, барысына да елгерә ул Кайда гына, кайчан гына булмасын, аны гел эш өстендә очратасың. Бер килгәндә тәрәзәсенә пыяла куеп йөргән чагын күрәсең, икенчесендә дрель белән таш стена тишеп маташа, өченчесендә, биленә алъяпкыч бәйләп, кухняда кайнаша... Ревдар бала чактан ук мавыккан рәссамчылыгын да ташламый. Хәзер инде аның бу сәләте шактый камилләшкән. Элегрәк сурәтләрен кәгазь битләренә генә ясаган булса, хәзер инде буяу белән киндергә картиналар яза. агач тамырларын сырлап, калайны чокып, төрле сыннар, төрле күренешләр ясый Ул боларны көн үткәрү ечеи генә эшләми Профессиональ яктан аның барлык хезмәтләре бер үк дәрәҗәдә бул- маса да, күбесе һәвәскәрлектән өстен тора. Рәссамның бу хезмәтләрендә аның уйхыяллары гәүдәлене замандашларына, әйләнә-тирәгә, табигатькә менәсебәте чагыла. Болардан тыш. Ревдар фото һәм кино төшерү белен дә кызыксына. Үзе төшерә, тасманы үзе эшкәртә, үзе ясый һәм үзе күрсәтә. Дуслары, илтешләре белән бергә җыйналып карыйлар фикер алышалар тәҗрибә уртаклашалар, бәхәсләшәләр. Табигать аңа өне шундый бай сыйфатлар биргән, талант һәм кешелеклелек бүлек иткән, һем Ревдар үзе эшли торган театрда гына түгел, башка шәһәрләрдәге театрларда да бу хакта яхшы беләләр. Горький яки Куйбышев. Чилебә яисә Оренбург шәһәрләрендәге опера һәм балет театрларында игълан ителгән балет спектакльләре бербер себеп белен еэепү алдында калган очраклар була. Шундый чакта Татар дәүләт опера һам балет геатры дирекциясе адресына еш кына мондый эчтәлекле телеграммалар килеп теше «Коткарыгыз Бүгенге «Мәхәббәт легендасы» спектаклендә герой- «Мисыр төннәре* балетыннан күренеш. Амун — Р. Садыйков. Вероника—Г. Бэширова. ны бию өчен Ревдар Садыйковны җибәрегез», «...маршруты белән оча торган самолетка билет калдырылган. Арбенинны башкару өчен Садыйков Ревдарны көтәбез...» Сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшләрең кыен хәлдә калганда ярдәм кулы сузмый мөм- кинме соң?1 Республиканың кыр батырлары, завод-фабрика алдынгылары өчен оештырылган концертларда да Р. Садыйковны еш очратасың. Автобустамы, йөк машинасына утырып йөрергә туры киләме,— иң әһәмиятлеге анда түгел. Аның өчен иң әһәмиятлесе— тамашачыларга матур иҗат җимеше бүләк итү. Р. Садыйковны әле бу шәһәргә, әле теге илгә бара торган бригадаларга чакырып кына торалар. Соңгы җиде ел эчендә генә дә ул Мәскәү һәм Казан артистлары белән бергә унбер илнең алтмыштан артык шәһәрендә булып кайтты. Европа, Азия, Америка континентларында яшәүче дистәләрчә мең тамашачыларга ул татар халкының да кайнар сәламен ирештерә, гүзәл сәнгать өлгеләрен алып бара. Концертларда ул еш кына «Шүрәле» балеты күренешләрен, А. Ключаревның «Чыбыркылы егетяен, татар халык биюләреннән «Әпипә», «Су буенда күрешү» һ. б. биюләрне башкара. Куп милләтле совет халкының аерылгысыз бер өлеше булган татар халкының хо реографик сәнгате үрнәкләре дә чит илләрдәге тамашачыларда зур кызыксыну тудыра. Р. Садыйковның иҗат юлы гел уңышлар-казанышлардан гына торган икән дигән фикер дөрес булмас иде, әлбәттә. Иҗат эше тоташ уңышлардан гына тормый. Рев- дарның да эшләнеп бетмәгән образлары да. канәгатьләндереп җиткермәгән рольләре дә булмады түгел. Ул гынамы, сәхнәгә басып бии башлавына алты ел тулды дигәндә зур күңелсезлеккә очрап, сәхнә белән бөтенләйгә саубуллаша язды Ул көтмәгәндә авыр травма ала Биюче өчен бу — чын фаҗига Балет өчен яраксыз булып калуың да мөмкин. Ләкин Ревдар ышанычын җуймый, авыртуларга, сызлануларга түзә, һаман балет турында хыяллана. Аңардагы түземлелек һәм ышаныч врачларны да гаҗәпкә калдыра. Бер ел дигәндә ул сәхнәгә баса, яңадан бии башлый Балет сәнгате, гомумән, борчулы, мәшәкатьле, авыр хезмәт Зур театр солисткасы, СССР халык артисты Екатерина Максимова кайчандыр бу турыда мондый сүзләр әйткән иде: «...кайбер чакта мин балетны дошман күрөм, аңа ләгънәт укыйм. Я алла, җирдә шул кадәр һәйбәт һөнәрләр барында, нигә балерина хезмәтен сайладым икән, дип уйлаган чакларым да була...» Күп еллар буе балет хезмәтенең авырлыгын да. шатлыкларын да кичергән Рев- дарның үзен тыңлап карыйк: «Чыннан да. балет һөнәре шатлыклар гына түгел, әллә никадәр борчу-мәшәкатьләр китерә торган авыр хезмәт,— дип сөйли ул. — Бу һөнәрне сайладыңмы, бер генә минутка да үзеңнең балет артисты икәнлегеңне онытырга хаклы түгелсең. Гәрчә бер генә көн, бер генә тапкыр биюче икәнеңне истән чыгару да — күңелсез нәтиҗәләргә китерә, үч алучан була Шуңа күрә дә балет артисты күп нәрсәләрдән ваз кичәргә мәҗбүр. Хәтта ялга чыккан айда да онытылып китәргә ярамый. Бер генә көн класс күнегүләрен калдырдыңмы, гәүдәңне нормаль хәлгә кертү «чен, көннәр, атналар буена станок янында тир түгәргә туры киле Иң элек класс,— дип дәвам итә ул сүзен.— Класс күнегүләреннән тыш биеп булмый. Театрга кичә генә алынган кордебалет артистына да, зур тәҗрибәле, шөһрәт казанган сәхнә остасы эчен дә бер үк дәрәҗәдә фарыз нәрсә. Атналар (?уе спектакльләрдә уйнамаска мем- кин, әмма класс күнегүләре өзлексез дәвам итәргә тиеш. Балетта репетиция дә җиңел бирелми. Уйналачак ролеңә генә түгел, ә эшләнгән, берничә тапкыр уйналган спектакльгә дә әледән-әле репетицияләр ясалып тора. Репетиция вакытында хәрәкәтләр чарлана, үзгәрешләр кертелә, чистартыла, урыныурыны белән яңартыла Гомумән, образ естендә эшләүнең чиге юк Драма артисты бер үк сүзне терле мәгънә салып әйтә алган кебек, хореография сәнгатендәге хәрәкәтләргә Дә терпе интонация, ягъни, спектакльнең эчтәлегенә, характерларның үзенчәлегенә яраклаштырып, терле мәгънә иңдереп була. Бу инде һәрбер артистның иҗат фантазиясенә, актерлык осталыгына бәйләнгән». Р. Садыйковның уңышлары гаять зур кеч куеп яулап алынган. Балет хезмәтен чиксез яратуы, үзен аямыйча өзлексез эшләве нәтиҗәсендә аның иҗаты күзгә күренеп үсте. Сәхнәдә еч ел биегәннән соң, егерме ике яшьлек Ревдар Садыйковка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. Ә егерме алты яшендә ул Татарстанның халык артисты һәм утыз еч яшендә РСФСРиың атказанган артисты исеменә лаек була 1973 елда, «Су анасы» балетындагы образы ечен, аңа Тукай премиясе лауреаты исеме бирелә Ревдар Садыйковның балетта бии башлавына инде егерме ел Сәхнә ечен бу алай артык күп тә түгел. Драма артистлары сәхнедә иллешәр ел уйныйлар. Алар ечен егерме еллык хезмәт — үсү. танылу еллары гына. Әмма балетның үз законы — хореография сәнгатенең үзе кебек тегел һәм кырыс законы бар егерме ел эшләвең бик җит*... Әмма бу әле аның хезмәт юлына чик куелды дигән суз түгел. Образлы итеп ейтконде. Идел пароходыннан тешен диңгез корабына утыру гына ел* ул Ревдар Садыйковның татар сенгате өлкәсендәге хезмәт юлы педагог-хореограф Һәм балетмейстер сыйфатларында да озак дәвам итүен телик.