Безнең календарь
НУР ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНГА 50 ЯШЬ тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары да аспирантурада уку чорына туры килә. «Совет әдәбияты» журналында, газеталарда мәкаләләре басылып чыга башлый. 1953 елда ул, диссертациясен уңышлы яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1956—1957 нче елларда аның бер-бер артлы татар һәм рус телләрендә күренекле татар совет язучысы Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлы турындагы китаплары дөнья күрә. Тагын бер елдан «Әдәбият белеме сүзлеге» чыга. Төзүчесе Н. Гыйззәтуллин булган бу хезмәт бүгенгә кадәр татар телендә әдәби терминнарны мисаллар белән аңлатып биргән бердәнбер кулланма булып кала бирә Бик кыска вакыт — нибары ике ел эчендә (1958—1960) ул язучы Сәрвәр Әдһәмова белән берлектә Кави Нәҗминең дүрт томлык әсәрләрен җыйнап чыгара Сүз £ашы. фәнни искәрмәләр язу, язучы әсәрләренең шактый тулы библиографиясен тезү дә аның тарафыннан башкарыла. Егерме сигез яшендә ул СССР Язучылар союзына кабул ителә. Нур Гыйэзәтуллинның бөтен эшчәнлеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты белен бәйләнгән. Институтның башка әдәбият галимнәре белән бергә ул «Татар совет әдәбияты тарихы Очерклар» (1960), «История татарской советской литературы» (Мәскәү «Наука» нәшрияты, 1965) дигән зур фәнни хезмәтләрне язуда катнаша. СССР Фәннәр академиясенең А. М. Горький исемендәге день я әдәбияты институты тарафыннан чыгарылган алты томлы «История советской многонациональной литературы» диген капиталь хезмәтнең II һәм IV томнарында (1972) аның утызынчы һем сугыштан соңгы еллардагы татар прозасы турындагы бүлекләре басыла. Республика һәм үзәк матбугатта уңай бәя алган бу хезмәтләрдә Нур Гыйззәтуллин татар совет прозасының бай тарихын, едәби процессның катлаулы күренешләрен күп санлы фактик материаллар нигезендә шактый тулы һәм киң итеп ача алды. ■ Илленче еллар башында татар әдәбиятына зур төркем яшьләр килеп керде. Бүген безнең урта буын дип йортелә торган прозаикл4рыбыз, шагыйрь һәм драматургларыбыз иде алар. Менә шулар арасында тәнкыйть һәм әдәбият белеме белән шегыльләнә башлаган яшьләр дә бар иде. Вакыт үтә торды, алар олыгая төштеләр, араларыннан фән кандидатлары, докторлары үсеп чыкты. Алар югары уку йортларында, терле гыйльми учреждениеләрдә фәннипедагогик эш алып баралар, үзләренең хезмәтләре белән әдәби процесска актив катнашалар Нур Гыйззәтуллин — шул буынның бер вәкиле Минзәлә педагогия училищесын һәм Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, ул берара укытучы булып эшли һем СССР Фәннәр академиясенең Казан тарих институына аспирантурага кабул ителә Аның әдәби филиалы тел, вдәбият һәм Тәнкыйтьче төрле елларда «Социалистик Татарстан» газетасында Ф Хөсни, А. Шамов, Ә Еники. Г. Әпсәләмов. Р. Төхфәтуллин, Ш. Рәкыйпов һ. б. иҗаты турында мәка- ләләр-рецензияләр чыгарды. Җ. Тәрҗеманов һәм Л. Ихсанова китапларына суз башлары язды. Татар совет әдәбиятының аерым проблемаларына багышланган «Яңа герой эзләгәндә» («Казан утлары», 1973), Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты темасына багышланган «Халык батырлыгы һәм әдәбият», «Ераклашкан саен» («Социалистик Татарстан»), «Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы» («Татарстан коммунисты», 1975) һ. б. хезмәтләр дә аның иҗатында әһәмиятле урын алып торалар. Нур Гыйззәтуллин җәмәгать эшләренә актив катнашып килә: төрле елларда институтның партбюро секретаре итеп сайлана, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында «Белем» җәмгыяте оешмасының председателе булып эшли, Казан шәһәренең Совет район халык судында сигез ел халык утырышчысы була, институтта марксизм-ленинизм эстетикасы буенча теоретик семинар алып бара, халык алдында лекцияләр белән чыгыш ясый һ. б. Хәзер Нур Гыйззәтуллин Г. Ибраһимов исемендәге институт тарафыннан матбугатка әзерләнә торган алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»н язуда катнаша. Татар әдәбиятын иң борынгы чорлардан алып бүгенге көннәргә кадәр колачлаган бу хезмәтнең төрле томнары өчен аның тарафыннан XX йөз башындагы татар прозасы, егер- менче-утызынчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорлардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры турында бүлекләр, аерым язучыларның иҗат портретлары язылды. Шактый эшләнгән. Ә киләчәктә әле тагын да күбрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләргә, җиңне ныграк сызганып эзләнергә, әдәбиятыбыз тарихына тагын да тирәнрәк кереп, хәзерге әдәби процесска активрак катнашырга кирәк. Татар совет прозасының актуаль мәсьәләләренә багышланган зур хезмәт тә тиздән тәмамланыр дип ышанасы килә. Шул уңай белән каләмдәш дуслары тәнкыйтьчегә сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар тели. РӘШИТ ВАҺАПОВ (1908—1962) әшит Ваһаповның артистлык эшчәнлеге Ватаныбыз зур сынаулар кичергән вакытта башлана. Ватан сугышының иң авыр чоры. Республикабыз авылларында концертлар биреп йөргән Рәшит Ваһапов халык күңелен тиз яулап алган талантлы артист булып кына түгел, ә чын патриот, олы җанлы гражданин булып та таныла. Концертлардан бушаган арада ул колхозчылар белән бергә эшли, печән чабарга, иген җыярга чыга. Ә кичләрен колхозчылар аның җырлавын онытылып тыңлыйлар... Ул озын көйләрне җырлаучы буларак танылган көчле тавышлы, киң сулышлы җырчы иде. Чөнки ул көйләр импровизациягә зур мөмкинлек бирәләр, алар Иделдәй киң агылалар. Аларга үзеннән бизәкләр, бормалар өстәргә була. Бу җырлар эчтәлекләре белән дә кыйммәт була. Рәшит Ваһапов — авыл егете. Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Яңа Актук авылында туа. Горький шәһәрендә татар педагогия техникумын тәмамлаганнан соң үз районы мәктәпләрендә укыта. Аннан Мәскәүдә метро төзүче татар эшчеләрен яңалиф белән укырга, язарга өйрәтә Мәскәү музыка техникумында укый һәм 1940 елда Казанга килә. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул музыка сәнгатенә эшләп, халык мәхәббәтен казана, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була. Коммунист, интернациональ рухлы Рәшит Ваһапов тугандаш республика халыкларын татар музыкаль культурасы белән таныштыруда, төрле милләт сәнгать осталары белән иҗади аралашуда да тирән эз калдырган сәнгать остасы