Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРДӘМ ГАИЛӘДӘ

Илебезнең яңа Төп Законы — СССР Конституциясе кабул ителү һәр совет кешесендә зур горурлык хисе, рухи күтәренкелек һәм илһам тудырды. Бу олы документта җәмгыятебез строе, политик нигезләре, дәүләт Һәм шәхес кебек мәсьәләләр киң яктыртылу белән бергә, СССРның миллидәүләт төзелешенә, шул җөмләдән милләтләр үсешенә дә. зур әһәмият бирелә. Милләтләрнең тигез хо- куклылыгы. һәрьяклап үсү. чәчәк ату һәм үзара якынаю процесслары марксизм-ленинизм тәгълиматы нигезендә аңлатылып, бу процессларның яңа тарихи шартларда үсеше күрсәтелә «Барлык милләт һәм халыклар хеэмәт ияләренең сугышчан союзы эчен көрәшеп, партия, В И Ленин һәр вакыт милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын аларның тулы һәм чыннан да тигез хокуклы булуларын якладылар,— диде иптәш Л. И. Брежнев. — һәм Октябрьның җиңүе бер үк вакытта милли азатлык очен көрәштәге җиңү дә булды» Милли мәсьәлә һәр вакыт партиябезнең игътибар үзәгендә булды Шунлыктан бездә милли мәсьәләгә кагылышлы фәнни хезмәтләрнең әледән әле дөньяга чыгып торуы бик табигый Бу җәһәттән Казан дәүләт университеты доценты Риф Галәветди- нович Хәйретдиноа монографиясе ’ дә игътибарга лаек 1917—1920 елларда Идел һәм Урал буенда милли мәсьәләне хәл итү елкәсендә ленинчыл программаны тормышка ашыруда партиябез башкарган гаять зур эшкә тепле анализ ясала әлеге ’ Р Г ХаАрутлинон Осуществление Коммү яистиягсяо! партией лешисао* программы яо паииопплыюму вопросу в 1917—1920 rr Издательство К ГУ. 1976 хезмәттә. Аның марксистик-ленинчыл методология, В И Ленин хезмәтләре партия һәм хекүмәтебез карарлары, күрсәтмәләре нигезендә язылуын да ассызыклап әйтергә кирәк. Автор бу өлкәдә инде байтак еллардан бирле уңышлы гына эшләп килә. Әлеге хезмәтендә дә ул Мәскәү Ленинград, Казан, Уфа, Оренбург. Пермь. Ульяновск. Куйбышев, Саратов. Астрахань партия һәм дәүләт архивларыннан табылган баи фак тик материалга таянып эш итә. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтының Партия Үзәк архивыннан алынган материалларның исә әһәмияте аеруча зур. Аларда ленинчыл милли программаны тормышка ашыруда, РКП(б)ның милли секцияләрен тезүдә һәм аларның эшем җайга салуда партиябез күргән чаралар яктыртыла. Риф Хәйретдиноа шул чорда чыгып килгән көндәлек матбугат материалларына мөрәҗәгать итә. аларга фәнни күзлектән чыгып бәя бирә Автор бу өлкәдә эшләүче башка галимнәрнең хезмәтләренә дә җитди һәм тирән анализ ясый, аларның уңай һәм кимчелек ле якларын күрсәтә, тарихчылар игътибарыннан читтә калган байтак моментларны ачыклый. Болар бөтенесе Р Г. Хәйретди- новның милли мәсьәләме тирәм үзләштерүен һәм тарих фәненең бу елкәсендә киң колачлы белгеч булуын раслый. Китап күләме белән шактый зур. Аида халыклар дуслыгының тарихи нигезе Идел һәм Урал буе хезмәт ияләрен интернациональ яктан туплау хаким сыйныфлармы бәреп төшерү өчем корәшка тарту өлкәсендә большевиклар башкарган эш тәфсилләп яктыртыла. Революция җиңгәннән соң Коммунистлар партиясенең бу регионда И ленинчыл милли политиканы нинди юллар һәм чаралар белән тормышка ашыруы күрсәтелә, партия һәм дәүләт төзелеше мәсьәләләренә киң урын бирелә. Шулай ук автор гражданнар сугышы елларында милли хәрби частьлар төзүне, аларда партия оешмалары алып барган күп кырлы эшне, хәрби һәм политик кадрлар әзерләү мәсьәләсен җентекләп тасвирлый, хуҗалык һәм культура төзелешенә зур игътибар бирә. Большевиклар партиясе революциягә кадәр үк милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы, аларның рухи һәм социаль-политик тигезлеге өчен көрәшеп, революциядән соң ленинчыл милли программаны киң колач белән тормышка ашыру эшенә тотынды. Бу җәһәттән социалистик революция җиңеп чыкканнан соң ук В. И. Ленин күрсәтмәләре нигезендә һәм аның туры- дан-туры катнашы белән Эчке Россия мөселманнары эше буенча комиссариат һәм чуваш, мари, удмурт, мордва бүлекләре төзелүен әйтергә кирәк. Барлык милләт һәм халыклар хезмәт ияләренең тигез хокуклылыгы, Совет властеның тәүге актларыннан берсендә үк, («Россия халыкларының хокуклар декларациясе»ндә) закон тәртибендә беркетелде. Халык Комиссарлары Советының «Россиянең һәм Көнчыгышның барлык мөселман хезмәт ияләренә» 1917 ел, 20 ноябрь мөрәҗәгате хезмәт халкын Совет власте тирәсенә туплауда, аларның милли тигез хокуклылыкны аңлауларында аеруча зур роль уйнады. Милләтләр халык комиссариаты каршында В. И. Ленин инициативасы белән комиссариатлар тезелү аеруча уңай нәтиҗәләр бирде. Мәсәлән, автор 1918 елның январь аенда Үзәк мөселман комиссариаты төзелүгә махсус тукталып, аның эшчәнлегенең тулы картинасын сурәтли. Шул ук 1вакь'1тта урыннарда милли комиссариатларның бүлекләре дә төзелә, аларда коммунистлар хезмәт ияләрен политик яктан тәрбияләүдә гаять зур эш алып баралар. Югарыда әйтелгән фикерне раслау өчен Саратов шәһәрендә Б. Юскаев җитәкчелегендәге мөселман большевистик группасы эшчәнлеген мисал итеп китерергә мөмкин. Р. Г. Хәйретдинов китабын күздән кичергәндә РКП(б)ның милли секцияләренә дә аерым тукталып үтәсе килә. Автор татар мөселман социалистлары комитеты һәм чувашлардагы сул социалистлар комитеты эшенә дөрес позициядә торып бөя бирә. Милли коммунистик партияләр төзүнең ялгыш юлга этәрү мөмкинлеген билгеләп, автор ул чорда аерым милли секцияләр оештыруның максатка туры килүен ассы- зыклап уза. 1918 ел ахырында, мәсәлән, большевиклар партиясенең Казан губерна комитеты каршында РКП(б)ның мөселман (татар), чуваш, мари, удмурт, латыш секцияләре оештырыла. Әйтергә кирәк, Уфа, Оренбург, Самара, Сембер, Саратов. Астрахань, Пермь һ. б. губерналарда да шундый секцияләр төзелеп, алар хезмәт ияләре арасында марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалауда, бөек Ленин партиясе тирәсенә туплауда, яңа социалистик җәмгыять кору өчен көрәштә хәлиткеч роль уйнадылар. Аларның тирән йогынтысы астында большевиклар партиясе сафына керүчеләр саны сизелерлек арта. Әйтик, революциягә кадәр марилар арасында нибары өч партия члены булса, 1920 елның октябрена инде бу сан 605 кешегә җитә. Автор элекке патша Россиясендә изелүгә дучар булган милләт һәм халыкларның революциядән соңгы язмышын күрсәтүгә дә игътибар бирә. Бу мәсьәлә бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Милли мәсьәләнең илебездә әнә шулай уңай хәл ителүе исә капитализм илләре, шулай ук милли азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшүче Азия, Африка һәм Латин Америкасы халыкларына үрнәк булып хезмәт итә. Идел һәм Урал буе халыкларының дәүләт төзелеше мәсьәләсе илебез өчен иң авыр һәм киеренке вакытта, гражданнар сугышы һәм чит ил интервентларына каршы көрәш чорында хәл ителде. Мәгълүм булганча. Идел һәм Урал буе икетапкыр дошман чолганышында калып, яшь Совет республикасының язмышы хәл ителгән көрәш учагы булды. Шундый җаваплы һәм киеренке бер чорда җирле хезмәт ияләренең иң зур күпчелеге Совет властен яклап чыга, революция казанышларын саклап калу өчен кулына корал ала, милли хәрби частьларга кушыла. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе күренекле большевиклар М. Вахитов, һ. Маликов, К. Якуб, А. Алмаев һ. б. җитәкчелегендә хезмәт халкын эчке һәм тышкы реакциягә каршы көрәшкә туплауда гаять зур эш алып бара. Кызыл Армиянең милли частьларын оештыруга турыдантуры РКП(б) Үзәк Комитеты җитәкчелек итә. Аерым алганда, Мәскәүдө ике татар-башкорт батальоны, Казанда Беренче мөселман социалистик полкы, Ас» трахаиьда татар полкы, Уфа, Чиләбе, Сызраньда сигез татар-башкорт батальоны, Пермьда татар Урал кызыл коммунистлар батальоны, Аерым удар татар батальоны, Богырыслан аерым ирекле удар татар батальоны, Казанда Беренче татар җиңел артиллерия дивизиясе, Запастагы татар батальоны, Беренче һәм Икенче татар бригадалары оештырыла. Бу исемлеккә шулай ук башкорт полкларын, кавалерия частьларын, чуваш, мари хәрби отрядларын да өстәсәк, Идел һәм Урал буенда Кызыл Армиянең нинди зур көчләре туплануын күру кыен булмас. Әлеге фактлар изелгән милләт һәм халык вәкилләренең Совет властен кулларына корал тотып яклаулары һәм ленинчыл милли программаны тормышка ашыруга гаять зур өлеш кертүләрен ачыктан-ачык раслап тора. Болар бөтенесе буржуаз тарихчыларның, янәсе рус булмаган халыклар Совет дәүләтен яклап чыкмадылар, көрәштән читтә тордылар, дигән ялган уйдырмаларын тулысынча фаш итә. Автор хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасы әнә шундый катлаулы шартларда тормышка ашырылды, авыр сынау елларында төрле милләт һәм халыклар хезмәт ияләренең интернациональ дуслыгы ныгыды. Шунысы аеруча куанычлы, Р. Хөйретди- нов конкрет мисаллар ярдәмендә Идел Һәм Урал буенда автономияле республикалар. өлкәләр төзелү эшен, аның катлаулы һәм үзенчәлекле якларын, бу өлкәдә Коммунистлар партиясе үткәргән дөрес политик линияне ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Әлеге хезмәттә халык бәхете өчен көрәшкән бик күл кешеләрнең исемнәре беренче тапкыр телгә алына. Чыннан да. Бөек Октябрь социалистик революциясендә һәм гражданнар сугышында актив катнашкан батырларны эзләп табу, аларның тормыш һәм көрәш юлын яктырту, бүгенге яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү — һәркемнең изге бурычы. Мәсәлән, исемнәре аз билгеле булган Хафиз Сәйфи, Шакир Измайлов, Саттар Еникеев. Хөсәен Тарпищев, Сәйфи Усманов, Ибраһим Ганиев, Хөсәен Кумачков. Әхмәт Умеров, Сәгъдия Булатова, Каюм Гобәйдуллнн, Билал Ишкәнин, Сәнә Сафиуллина кебек революция каһарманнары белән тамышу бүгенге укучы өчен файдалы һәм кызыклы да булырга тиеш. Бер үк вакытта Р. Г. Хәйретдиноа, яңа материалларга таянып, Астраханьнан Урта Иделгә кадәр сузылган гаять зур территориядә культура-агарту эшенең куелышына тирән анализ ясый, бу өлкәдә Коммунистлар партиясе башкарган олы хезмәтне тарихчы буларак күздән үткәрә. Авторның мәгариф, матбугат, музыка, сынлы сәнгать һәм театр өлкәсенә караган материаллары аеруча кызыксыну уята. Яңа мәктәпләр ачу, укый-яза белмәүчелехне бетерү, элек изелүгә дучар булган халыкларның культура дәрәҗәсен тиз арада күтәрү, милли укытучы кадрлар өчен көрәш бу чорда бигрәк тә зур әһәмияткә ия була. Китапта милли сәнгать эшлеклеләре арасында партия йогынтысын көчәйтү һәм яшь партия кадрлары тәрбияләү мәсьәләсен өйрәнүгә дә зур урын бирелгән. Автор бу җаваплы һәм катлаулы эшнең барышын киң планда сурәтли. Революциядән соң театр труппаларының эшчәнлеген яңача үзгәртел кору, аларның репертуарын яңа эчтәлек белән баету, заман рухына җавап бирә алырлык сәхнә әсәрләре иҗат итү бездә, нигездә, хәл ителде дигән нәтиҗә ясала хезмәттә. 1903 елда Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлаганнан соң. Саратов консерваториясендә эшләп, татар-башкорт көйләре турында фәнни хезмәтләр бастырып чыгарган музыка белгече профессор Мансур Солтаноа хакындагы яңа материаллар да зур кызыксыну уята. Инде Риф Хәйретдиноө хезмәтенең кайбер кимчелекләрен дә күрсәтеп узыйк. Автор Идел һәм Урал буе территориясендә милли мәсьәләнең хәл ителүен яктыртса да. ни өчендер Калмык автономияле өлкәсе турында эндәшмичә узган. Бу уңайдан 1920 елда Калмык автономияле өлкәсе оештырылуы турында кабул ителгән декретны искә төшерергә мөмкин. Автор милли мәсьәләнең хәл ителүен яктырту белән беррәттән, милли өлкә һәм республикаларның экономик үсешенә дә игътибар иткән булса, мөгаен, китап тагын да отар иде. Р Г Хәйретдиноө китабы, Идел һәм Урал буе халыкларының революциядән соңгы тарихын өйрәнүдә мөһим хезмәт буларак, һичшиксез, укучылар тарафыннан җылы каршы алыныр дип ышанасы киле.