Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ЯШЬЛӘР ҺӘМ ОСТАЗЛАР

Поэзиянең җитди мәсьәләләре турында сөйләшергә җыенганда, сүзне аңлаешлы һәм аңлаешсыз шигырьләрдән башлап китү бик үк җайлы түгел. Аңлаешсыз нәрсәне шигырьләр рәтенә кую гомумән дөрес булыр иде микән! Шигырь элек-электән кешеләрнең үз күңел тирәнлекләрендә яткан мөһим хис-кичерешләрен үзара уртаклашу, хәсрәт булса — бергә күтәрешү, сөенеч-шатлык булса— бергә тантана итү, катлаулы һәм гомум әһәмиятле рухи-әхлак мәсьәләләре турында бергәләп кичерешү, гомумән кешеләрнең үз рухи сәламәтлекләрен ныгыту чарасы булып килә. Шигырь кеше күңеленә рухи ләззәт, эстетик куаныч булып керергә тиеш. Аңлаешсыз нәрсә моны ничек эшли алсын! Әлбәттә, һәр аңлаешлы нәрсә — шигырь түгел. Менә алдыбызда — Р. Фәйзулиннан ике парча: ҖӘЛИЛ ТОМНАРЫ ЧЫККАЧ Күп эшләгән шагыйрь! Нык янган! Ташка басып чыгарганы — Йөзләп табак... Дүрт томлыгы тора киштәмдә күзне иркәләп. җанга рух биреп. Ә калган томнары — төрмә, вәхшәт йотканнары — күңелемдә йөри әрнешеп. КӨЗГЕ ТӨНДӘ Дөм караңгы тышта. Суык. Яңгыр ява. ява— Китап укудан күзләр дә Ара таңга таба. Килеп улымның юрганын Ипләбрәк куям. Аннан кысып кочаклыйм аны. Ә ул — җылы, кайнар! Кара тәндә нур иңдергән Нинди бәхетем бар! ... Тышта серле яңгыр кызы Тора чәчен тарап. Ә җил аның толымнарын Тәрәзәләргә сара! П Уп чибәргә күз дә атмыйм — Торсын чәчен тарап! Ятам уйлап — улым аша Киләчәккә карап. Боларның икесе дә бик аңлаешлы. Ләкин беренчесен мин шигырь димәс идем. Гади записка кебек. Информация бирә, күңелне кузгатмый. Сөйләм шигырьгә әверелсен өчен, аңа ассоциация кирәк. Икенче парчада без башта ук гөлт яктыртылган төнге тын бүлмәне күрәбез, тышта үз җаена рәхәтләнеп яуган яңгырны сиземлибез... Менә көтмәгәндә — тәрәзә турысында чәчен тарап торган яңгыр кызы. Ул күңелеңне, хыялыңны уятып, терелтеп җибәрә, әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр — буйдан- буйга шигъри нур сирпелә, шигырьнең эчке дөньясы киңәеп, иркенәеп китә. Шул хәл укучыда эстетик ләззәт тудыра. Ләззәт белән сихерләнгән укучы да, шагыйрьгә кушылып, бала аша чын ихластан киләчәккә карый. Инде остазларга мөрәҗәгать итик. Тышта ниләр бар икән: f Юллар зәңгәр кар микән! Боз тәрәзә алсулана, Пожар микән, таң микән! Тышта ниләр бар икән! (X. Туфан) Кары зәңгәр юллар!.. Хыялда иксез-чиксез, карлы, таң алды кырлары... тынычлык иркенлек, икәүдән-икәү генә күрешү. Дөнья да Син үзең! Нинди хозур, нинди бәхет! Ләкин чынлыкта кинәт — киресе: «Боз тәрәзә алсулана, пожар микән, таң микән?» тирән хәвефләнү. Хыялда инде дөньяның хәтәр коллизияләре, үлем-һәлакәт фаҗигаләре... Шулар арасында синең иң якын, иң кадерле кешең,.. Әлбәттә, шигырьдә ассоциация тудыручы сүз төеннәре бер-бер артлы тоташ тезелеп бармый. Көтелмәгән, ләкин зиһенне кинәт сискәндереп, хисне гөлт кабызып җибәргән ассоциация үз тирәсендәге башка сүзләргә, фразаларга да тәэсир ясый, алар- га тормыш нуры кертә, гади генә әйтелгән булуларына карамастан, аларда да эмоциональ хасият барлыкка китерә, аларны да шигырьгә әверелдерә, Аннан соң ассоциацияләр — градацияле. Алар арасында үз тәэсире белән бөтен шигырьне яктыртып, берләштереп һәм аның төп юнәлешен, төсмерен билгеләп тора торганнары, шулай ук төп ассоциацияне баетып, тирәнәйтеп җибәрә торганнары булырга мөмкин. Ассоциацияләр шигырьдә, үзара багланышып, бөтен бер система төзиләр дг рухи дөньяң тирәнлекләренә үтеп, аларны иңләп алалар, яктыртып җибәрәләр. Шунда алар шагыйрьнеке булудан синеке, синең үзеңнеке, чын үз әхлакый хәзинәң булып әвереләләр. Аларның чыганагы кайда? Хәсән ага Туфанны тыңлап карыйк. Менә ул нәрсә ди: - Әйтми калырга, язмый калырга мөмкин булмаган хисләр-фикерләр кушылмасының нинди әсәргә әвереләчәге билгеле кебек булса да, яза башлагач, бөтенләй көтелмәгәнчә үзгәрә: тирәнәя, байый, әллә никадәр яңа табышлар өстәлә аңа. Каян килә соң бу көтелмәгән табышлар? һәр кешенең күңелендә истә калулар рәвешендә теркәлә барган хәтер хәзинәсе — миллионнарча истәлекләрдән җыелган бай хәзинә бар. Безнең хәтер «аппаратыбыз» язылачак әсәрнең идея юнәлешен кабул итә дә, шуңа кирәк булган шигъри детальләрне эзләп, сайлап, оештырып табып бирә, күрәсең. Хәтер күзәнәкләрендәге хәзинәдә нәрсәләр барын, аларның санын, күләмен мин үзем дә белмим. Анда һәр көннең, һәр кичерешнең эзе калган бит» *. Шагыйрь мәсьәләне бик дөрес яктырта. Хәзерге фән, кеше мие унбиш миллиард күзәнәктән — нейроннан тора, ди. Алар сабый бала чагыбыздан алып, безнең барлык күргән, ишеткән, сизгән, тойган нәрсәләребезнең сурәтләрен — аңыбыз рөхсәте белән дә, аңардан рөхсәтсез дә — үзләрендә беркетә баралар һәм гомергә саклыйлар. Без аларны "онытабыз» гына. Ассоциацияләр шушыларга бәйләнгән. Әйтик, безнең кайсыдыр нейронда кар сурәте, кайсысындадыр тәңкә сурәте ята. Аларны бер-берләренә ялгандыру беркемнең дә уена килмәгән. Элек һәркайсы бүтән нейроннар белән багланып хәрәкәт иткән. Ниһаять, һ. Такташ 1926 ел ахырында "аның гыйшкы көзен 1 Хәсән Туфан Давыллы еллар лирикасы. Казан. 1970, 20 бит чәчәк атты... тәңкә карлар яуган буранда», диде. Укучыларга бу искиткеч тирән шигъри тәэсир ясады. Академик Иван Павлов тәгълиматы буенча, ике нейронда сакланган ике төшенчәнең, ике сурәтнең беренче тапкыр багланышулары — гадәттән тыш хәл икән «Тәңкә карлар» дию белән ике тарафта гомер сөргән ике нейронның һәр икесе сискәнеп, * уянып китә дә, һәрберсе икенчесенә таба дулкын җибәрә Дулкыннар очрашып бергә - кушыла, һәм шушы кушылудан хис туа, хыялда тәңкә карлар җемелдәп яуган дөнья £ күренеше ачылып китә. Боларның үз гомерләре эчендә бер-берләренә таба беренче £ башлап дулкын җибәрүләре булганга, ике араны тоташтырган юл юк. Дулкыннар ике о арада яткан бүтән нейроннар катламын ера-ера, аларны да уятып, кузгатып тәшвиш _ тудырып, үзләренчә гүяки бер сабан туй ясап йөгерәләр, шул «ыгы-зыгы» дан, күрә- <2 сең, үзләренчә көч-куәт җыя-җыя, өстәмә төсләр, моңнар ала-ела тәгәриләр. Шуңа _ күрә кушылу процессы да аерата тәэсирле, кабынып чыккан хис очкыны да аеруча £ нурлы була, күрәсең: ул рухка ләззәт китерә. £ Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Әгәр ике нейрон арасында бер сызылган к эздән килеп, дулкыннар еш очраша башласалар, эз сукмакка әйләнә, сукмак такырая, ф очрашып кушылулар автоматик төскә керә, һәм хис очкынын тудырудан туктый, рухи _ ләззәт китерми башлый. Моны да И. Павлов аңлата. Без көндәлек тормышыбызда күбесенчә инде әллә кайчан шундый автоматик төстә әйтелә торган сүзләрне куллана- л быз. Бу безнең акыл-зиһен аппаратыбызның гомеребез буе җыеп килгән хәзинәсен ' «үле капиталпга әйләндермиме, безне «фәкыйрь миллиардерлар» ясамыймы7 Бу сорау- — ларда, әлбәттә, хакыйкать бар Нейроннарның да мөмкинлекләре унбиш миллиард бе- с лән генә чикләнми, һәр нейронның тагын унтугыз тармагы бар. Унбишне унтугызга - тапкырласак, дүрт йөз миллиард чамасы багланыш мөмкинлеге килеп чыгар иде. һәр < шәхес үзенә аерым бер рухи Галәм бит ул, дигән сүзләрнең торган саен ешрак ише- X телүе юкка гына түгелдер... Әгәр һәр шәхес шул байлыгының гомер эчендә, ичмаса, ун-унбиш процентын гына гамәлгә кертсә, уз нейроннарындагы сурәтләрне шул күләмдә генә багландыра алса да, ул нинди баеп китәр иде: аның рухи космосының зәңгәр күге ачылыр, кояш, ай һәм йолдызлары балкып китәр, аңа ерак галактикаларның нур томаннары сирпелгәндәй булыр иде; аның үз кешелек кадерен белүе чиксез үсәр, үзендә чиксез көрлек, кодрәт сизәр иде ул. бәхетлерәк булыр иде Әмма, ни үкенеч, моңа үз көче белән генә ирешү мөмкинлеге һәркемгә дә бирелмәгән. Моның өчен махсус талант кирәк. Бу эш шагыйрь талантын һәм фйНософ акылын сорый. Менә шушында без шагыйрьнең тормыштагы роленә килеп чыгабыз Бүтән кешеләрдә булган сурәтләр байлыгы аңарда да бар. Аңарда да иксез-чиксез рухи-интеллек- туаль Галәм, ул галәмдә чиксез киң. чиксез катлаулы һәм өзлексез динамик хәрәкәттәге цивилизация дөньясы сурәтләре дә җыйналган. Кешеләргә әйтер сүзе тугач, аны кешеләр күңеленә илтеп җиткерү, аларныкы иттерү теләге кузгалгач, шагыйрь үз Галәменең кояшын табарга, аны каплап торган болытларны куып җибәрергә тели, бөтен рухи байлыкларын яктыртыл күрергә омтыла. Ул аларга җан өрә, аларны терелтеп, үз кодрәтен арттыра. «Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеңнән болыт, бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!» — дигәндә Тукай, мөгаен, шушындый хәлен күздә тоткандыр Шагыйрь әйтәчәк фикерен биләп алырлык яңа багланышлар, ассоциацияләр эзли. Уңышлы табылган беренче багланыш аның иҗат көчләрен терелтеп. бәйдән ычкындырып җибәрә, беренчесе икенчесен табып кабындыра, өченчесен, дүртенчесен... Бу багланышларны шагыйрь үз гомерендә беренче башлап ача бара. Аңарда сөенеч туа — иҗат сөенече Сөенеч шагыйрьнең күңелен сафландыра бара Шагыйрь инде рухи кояшы — идеалы белән турыдан-туры сөйләшә «И минем яктыртучым! Тик син генә һәр җирдә шәм. нәрсә ул дөнья кояшы, син миңа нур бирмәсәң!» Идеал кояшы тиңлегенә күтәрелгән югарылыкта иҗат процессы төгәлләнә. Аның ботен барышы каләм очыннан кәгазьгә төшеп, беркетелеп кала. Инде шигырьне үзлегеннән шигъри ассоциация ясый алмаган кешеләр укый. Шигырь китергән куәт аларга да шагыйрь кичергән ассоциацияләрне уз рухи хәзинәләре нигезендә үзлекләреннән яңартып кичерергә мөмкинлек бирә. Шагыйрь әсәре аларны да үзләре өчен • шагыйоь ите, рухи дөньяларын баета. Әйткәннәргә өстәп, X. Туфаннан югарыда китерелгән өзекнең дәвамын күчереп үтәсе килә: «Иҗат — бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул! Иң бәхетле чагым — иҗади нахалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы». II Без ассоциацияләрнең гүзәл үрнәкләрен классикларыбызда: Тукайда, С. Рәмиевт», Дәрдмәндтә, Такташ һәм Туфанда, М. Җәлил шигырьләрендә, шулай ук С. Хәкимдә табабыз. Бер төркем урта буын шагыйрьләр үзләренең иң яхшы әсәрләрендә шул традицияләрне дәвам иттерәләр, баеталар. Яшьләрдән Р. Файзуллин, Г. Рәхим, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов кебек шагыйрьләр дә яңадан-яңа ассоциацияләр ачалар. Шыр ялангач урман эчен Көзге салкын кочып тора. Ботактагы буш ояда Бер уч җылы посып тора. Моның авторы — Гәрәй Рәхим. Хыялыңда офыгы еракка китеп югалган тирән картина тудыра бу парча. Картинадагы хасиятләрне санап әйтергә мөмкин түгел. Чөнки алар күп һәм бер-берләренә, тере тәннең әгъзалары кебек, аерылгысыз бәйләнеп беткәннәр. Шигырьдә ниндидер, тел белән аңлатып булмый, әмма күңелгә сизелә, шулай да чигенә җитеп, төбенә тәгаен генә ирешеп үк бетеп булмый торган ләззәтле сер һәм тирәнлек бар. Сиңа агачлар кызганыч та, ләкин шунда ук урманны тутырып торган салкынча саф һаваны сулавы җиңел дә, рәхәт тә; кошлар китеп беткән булуы үкенеч тә, әмма, аның каравы, оя төбендә посып яткан бер уч җылы сиңа газиз дә, кадерле дә, ул синең хыялыңда ниндидер кадерле истәлекләреңне төсмерләндерә, тәгаен нинди истәлек — анысын ачып җиткерми, ләкин ул ниндидер сафлык, пөхтәлек белән бәйләнгән истәлек, аңарда ниндидер сагыну да бар, үкенеч тә сизелә. Чын шигъри ассоциацияне ничә генә кайтып карасаң да, сиңа хозур булып тоела, ничә кайтып карасаң да, аның серен төбенә кадәр ачып бетереп булмый. Чөнки чын шигъри ассоциация күренешне хисапсыз күп багланышлары килеп төйнәлгән урыннан җанлы каршылыклары белән бергә эләктереп ала. сурәт аша сине шул төен, шул багланышлар алдына китереп чыгара. Шигырьдә ассоциация күп төрле чаралар аша ачыла. Гәрәй Рәхим дә аның төрле формаларын куллана. Ул «Язгы авылдан фрагмент» шигырендә гөрләвекләр белән малайларны янәшә китереп күрсәтә: монда да хыялыңда киң офыклы зур дөнья ачыла. Бу гөрләвекләр кай елгаларда айкалып, кай диңгезләргә төшәрләр икән дә. бу малайларның гомер юллары нинди борылмалар ясар, алар нинди давыллар кичәр, зур эшләрдә баһадирлык күрсәтеп, дөньяны ниләр белән хәйранга калдырыр икән... «Тамыр» шигырендә исә автор ассоциациянең шигърият һәм мәгънә чоңгылын аллегория ярдәмендә ача. Әлбәттә, шагыйрь кулланган чараларны исәпкә-санга алырга мөмкин түгел. Тик әйтәсе килә: шундый әйбәт шигырьләр язган Гәрәй Рәхим кайчакта, минем уемча, өлгермәгән нәрсәләр бастырып чыгара. Мәсәлән, «Нәни өйдә нәни җыр» («Зирек бөдрәләре». 64 бит). Зур алмашынулар, зур хәрәкәтләр заманында үзенең кечкенә алачыгында масаеп утырган кеше укучыда зур тойгы кузгата алырмы икән? ■Нәни шаяру» булып кына калмасмы бу? Автор исә «җырын» җитди дип тәкъдим итә. Киләчәктә шагыйрь болай эшләмәсен иде. Роберт Әхмәтҗановтан бер парча китерик: Кама өсләрендә күк күкрәде, Сөю антын җиргә биргәндәй. Агачларны җилләр барлап йөрде. Исәннәрме бар да дигәндәй. Агачларны җилләр барлап йөрде. Мин барладым сине йөрәктә. Ах, бу чакны җылы кулларыңның Кирәклеген тойдым бигрәк тә. Бу якларда җилләр — сагыну җыры. Исмәс иде сиңа кирәктә... Кама өсләрендә яшен яшьни, Күкрәүләре — минем йөрәктә. Күкрәүләрдә — күкнең җиргә биргән ант көче. . Күңелдә ләззәтле билгесезлек тойгысы уяна. Кешенең рухи күкрәүләре яшеннәр белән багланышып китә — кеше су- ♦ рәте хыялда гадәттән тыш зурая, һәм ул инде безнең күңелдә бая туып өлгергән о. тойгыларны да үстереп җибәрә, тирәнәйтә, шигъри халәт тудыра. Шуның белән бу Ч парча үзенең эстетик вазифасын үти. Шагыйрь үзенең яңа циклында («Казан утлары». < 1977, 4 сан) мондый ассоциацияләрдән читләшкән кебек тоела, киресенчә, аларны үс- х терәсе, камилләштерәсе булмады микән? Язучы Сергей Антонов ассоциатив сурәтнең туганда ук идея ягыннан юнәлешле о булып тууын әйтә. «Юнәлешле ассоциациядән башка сәнгатьчә сурәтле фикерләүне ~ күз алдына китерү мөмкин дә түгел» '.— ди ул. Шулай булуы табигый дә, чөнки кеше 5 рухының ерак тирәнлекләрендә барган кичерешләр, хисләр хәрәкәтен, алардагы сер- 3 ләрне. сурәтле фикерләүдән торган философияне ассоциация дә ачмаса. тагын нәрсә Е ача алыр? Ассоциация ул — рухи серләрнең, психология чынлыгының ачкычы. Фальшь катнашса, шигъри ассоциация оеша да, ясала да алмый. Аның өчен самимилек — үтә дә ихласлык кирәк: бу — аның җаны. Үткән ел Зөлфәтнең «Яңа шигырьләрне басылып чыкты («Казан утлары». 1977. 2 сан). ? И җыр гынам! Сөйгән җырлар! Бирсен язмыш сезгә мең гомер... u Җыр бар. димәк, җан бар! һәр моңлы җыр — с Юлаучыдан калган бер күмер, — Елтыр елтыр янган бер гомер... Яхшы шигырь. Тик «юлаучы» сүзе генә эчне пошыра. Юлаучы бит ул юлдагы кех шегә болай гына туры килеп, ияреп, янәшә атлап кына киткән кеше, чын юлчы түгеп, аңардан учак калуы шикле, һәрхәлдә, мәгънәле түгел. Әсәрдә киткән бер эстетик хата гына да укучыда шактый кәефсезлек тудырырга мөмкин. Иҗат иясе моны исеннән чыгармаска тиеш Зөлфәт моң ярата Сүз аша шигырьгә кергән күңел моңы күл очракта әйтеп бетерелмәгән философик фикер рәвешен ала, шигырьне сабыр агымлы итә һәм бу агымда вакыт-вакыт көрсенү дә сизелеп калган кебек була. Зөлфәт моңы әнә шундый түгел микән? Аның Ә Еникигә багышлап язылган «Кайчан сәфәр?» шигыренә игътибар итик. Дөньяга кеше туа: Кеше дигән чаткы кабынганда, Балкып киткән чакта серле эңгер. Ишетеләдер сорау: «Кайчан сәфәр! Көтеп тора сине озын гомер!» Кешенең үз гомерендә барасы юллары ерак, менәсе биеклекләре әллә каиларда, аны дөнья ашыктыра. Ләкин менә тагын бер мизгел — яшен яшьнәп сүнә, йолдыз ата. Нәрсә кала кешедән! Шагыйрьнең җавабы бар. ул дөньяда җан җылысын калдыра Хезмәте кала... Көрсенүне моңнан оптимистик нәтиҗә ясала. Бу төсмерле моң Зөлфәтнең стиль үзенчәлеген тәшкил итә булса кирәк. Дөрес, аның икенче ягы да булырга тиеш. Югыйсә, басынкы моң барлык шигырьләрдә дә тоташ сузылып барса, сүрәнлек сыйфатын алу ихтималы бар. Аның уйнаган, көлгән, ярсыган чаклары да булырга тиеш. Өлкән осталарда — Такташта. Туфанда, Җәлилдә, Хәкимдә — чыннан да ул шундый: бер ярсый, бер — булганына канәгать итә. бер хәсрәт кичерә, бер көлә, шатлана, бер нәфрәтләнә, бер сөя. Аларның шигъри җаннары туктаусыз эзләнүдә, эштә, каршылыклар белән өзлексез һәм динамик көрәштә Шуңа күрә аларда шигъри моңның интонациясе тембрларга хисапсыз бай. Зөлфәт исә әлеге шигырендә «Кайчан сәфәр?» рефренен соңгы тапкыр китерә дә, «Балкыдык та сүндек., язмышлар бер » ди Бу шигырьне язган чагында үз күңелендә асраган затның сурәтенә аның үзенә шагыйрь моның белән нинди сәфәр юрый? — бусы да әйтеп бетерелмәгән, көрсенүгә урын калдырган... Зәлфәттә яңа идеяләр, әле гамәлгә кертелмәгән сурәтләр байлыгы барлыгын без бик ачык сизәбез Алар ачылыр әле. 1 СеогсЯ Антонов Слово. «Сов Россия», Мос&ва. 1974. стр 119 Ill И. Нуруллин болай яза: «Безнең поэзияне берара сугышка каршы көрәш темасы басып китте. Принципта бу начар түгел. Әмма шунысы сәер: андый шигырьләрне күбрәк үзе сугыш ялкынында көеп чыккан шагыйрьләр түгел, бәлки сугыштан соң туганнар яза иде. Димәк, бу буын шагыйрьләренең (барысының да димим) үз заманы, үз чордашлары турында әйтер сүзләре җитенкерәмәгән». И. Нуруллин биредә үз фикерен ачык өздереп әйтмәгән. Беренчедән, сугыш турында язу бар һәм сугышка каршы язу бар. Сугышның үзе турында язганда, әлбәттә, сугыш вакыйгаларын авторның үзе күреп белүе яхшырак. Ләкин бу һәр очракта да мәҗбүри түгелдер. Полтава сугышы, мәгълүм ки, 1709 елда булган, А. Пушкин «Полтава» әсәрен 1828 елда язган- Пушкин үз гомерендә гомумән бернинди дә сугышта катнашмаган, хәрби хезмәттә дә булмаган. Шулай да «Полтава» аның даһи әсәрләреннән санала. Эш Нуруллин әйткәнчә барса, хәзерге яшь буын һәм киләчәк буыннар арасыннан чыгачак язучылар Бөек Ватан сугышы турында әсәр язмаска тиеш булырлар иде. Әмма ышанып әйтергә мөмкин. Бөек Ватан сугышы турында бер-ике буын язучылаоы гына түгел, әле күпләр зур-зур әсәрләр иҗат итәр. Монда мәсьәләне иҗат иясенең талант көче һәм гомуми культура югарылыгы хәл итә. Икенчедән, сугышка каршы көрәш темасын яктырту өчен әдипнең сугышта катнашкан булуы мәҗбүри түгел. Монда каләм иясенең чын иманлы гуманист булуы кирәк. Сугышта катнашкан шагыйрьләрне алсак, алар иҗатының үзәген нәкъ менә шул социалистик гуманизм хисләре нурландырып торды да инде. Муса Җәлил үзе генә дә моның бөек дәлиле. Җентекли башлагач, Сибгат Хәкимнең 1942 елда фронтта язган «Фронтовик» шигыре искә төшә: Фронтовик кайта шәһәргә, Кулында ярасы бар... Сөйгәне белән очрашулар. Ике арада аз гына сүзләр белән шундый татлы, шундый бер-берсен яратып сөйләшүләр... Егетнең ярасы инде төзәлгән. Яңадан фронтка китеп бара, ләкин инде «Йөрәге читендә аның мәхәббәт ярасы бар» Әмма бу татлы яра, бәхет ярасы, сугыш җәһәннәме эчендә дә егет күңеленең кешелегенә куәт биреп, изге мәгънә өстәп торачак яра. Без, совет кешеләре, фашист ерткычларга каршы кешелек кадере өчен сугыштык. Сугышта варварлык белән гуманизм бәрелеште. Гуманизм ниндидер томанлы ераклыклардагы серле хыяллар түгел иде безнең өчен, ул һәр солдатның, һәр офицер һәм генералның күңел тирәнлегеннән балкып килә торган кодрәт көче, социалистик гуманизм, социалистик патриотизм көче иде. Сугышка каршы шигырьләр бүген бөтен дөньяга ишетелерлек чаң булып, аеруча көчле яңгырарга тиешләр түгелме соң? Бу — чорыбызның кискен һәм беренче планда торган таләбе. Сугыштан соң туган шагыйрьләрнең бу темага мөрәҗәгать итүе алар- ның үз кордашлары турында әйтер сүзләре булмаудан дип санау үзе әллә ничек. Шуңа күрә дә мин Нуруллинның югарыда китерелгән фикерләре уңае белән, өченчедән, дип әйтер идем сугышка каршы темага талантының иң тирәннән килгән куәтен багышлап, соң дәрәҗәдә балкып янган илһам көче белән нәкъ менә яшь шагыйрьләр язарга тиеш Чөнки туган илне саклау бүген алар кулына тапшырылган. Җирдә тынычлык өчен көрәш сакал китәргән бабайлардан алып, бүген туган сабыйларга кадәр — һәммәсе өчен чиксез әһәмиятле. Бу — патриотизм темасының конкрет бер өлеше һәм бөтен кешелек язмышына кагылган интернациональ тема. Партиябез һәм хөкүмәтебезнең. Леонид Ильич Брежневның тынычлык өчен көрәшкә чакыру сүзләре һәм аны дөнья халыкларының күтәреп алуы — болар бездә чиксез горурлык тудырмыйлармыни? Шушы хисләр тавышы бөтен дөньяга ишетелерлек әсәрләр иҗат итү өчен шагыйрьләргә илһам чыганагы булырга тиеш! Безнең яшьләр алай ук ваемсыз түгел. Әйтик, М. Әгъләмов «сугыштан соң туган» яшьләрнең бер вәкиле. Узган ел аның «Бердәнбер кыз турында» балладасы басылып чыкты. («Казан утлары». 1977. 4 сан.) Бу әсәр ихлас күңел, тирән дулкынлану һәм зур осталык белән язылган: Ә аның шикелле, илемдә Меңләгән хатыннар үлгәндер... Онытма, кешелек! Ул минем Әнием иде бит — бердәнбер. Бу юллар шигырьдә тасвир ителгән вакыйганың мәгънәсен кинәт зур югарылыкка күтәреп, безнең бүгенге көнебез белән бәйләп куялар. Безнең социалистик Ватаныбызны. кешелекнең бөтен культурасын фашизм китергән һәлакәттән менә шушын- ф дый, һәрберсе үтә дә газиз һәм бердәнбер булган миллионнарча совет ирләре һәм _ кызлары коткарып калды. Кешелек аларга бурычлы! Аларның һәрберсе, социалистик < гуманизм ноктасыннан караганда, мәңгелек яшәешнең иң бөек казанышы, һәрберсе ~ үзенә аерым бердәнбер һәм бәяләп бетергесез кыйммәт иясе—кеше иде. Соңгы елларда хәзерге фән белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтләр турында ~ күп кенә сүзләр булды. «Лириклар, физиклар» турында байтак язылды. Шуңа бәйлә- 5 иешле төстә акыл белән хисне бер-берсенә каршы куярга маташу да сизелеп кала £ Мондый нәрсәләр, әлбәттә, файдага түгел. Бу турыда СССРның очучы космонавты § Виталий Севастьянов фикерләрен искә төшерү урынлы булыр. Ул гаҗизлектән үртәләнгән кайбер гуманитарийларның фәнгә көнчелек белән сагаеп карауларын һәм, киресенчә, икенче яктагы кайберәүләрнең сәнгатьтән көнләшүен рухи фәкыйрьлек — дип саный. Герой космонавт фән белән сәнгатьнең бердәмлеген яклый: «Бергә алын- Л ган сәнгать һәм фәннән башка цивилизацияне тагын нәрсә тәшкил итә соң? Алар — - кеше иҗади эшчәнлегенең төрле формалары гына... Пушкин белән Лобачевскийның охшашлыгы, минем уйлавымча, аларның үз иҗатларында тормышның баш законы — _ гармонияне гәүдәләндерергә омтылуларында»< Сәнгатьнең асыл үзенчәлеген тәш- Z кил иткән сыйфатларны фән юкка чыгармый, үзгәртми. Үз эчке бөтенлекләрен сак- - лауда һәм үстерүдә алар мөстәкыйль. Бу инде ачык мәсьәлә Сәнгатьнең, әдәбиятның үз фәне бар. Аның шигырь турындагы өлешенә игътибар итик. Р. Файзуллин: «Нигәдер бездә шигырьне, анатомия театрындагы шикелле, кисәкләп аңларга һәм аңлатырга яраталар»,— ди. Шигырьнең төзелешен тикшергән чакта, табигый, аны буын-буын сүтеп тикшерергә, төзелешнең эчке хасиятләренә керергә кирәк була. Фәйзуллин фәнни тикшеренүдәге шул эшне күздә тота. Безнең татар әдәбияты әһелләре арасында фәнни эшне, фәнни анализ алымнарын, кызганычка каршы, шулай патриархальчә гадиләштереп аңлаучы кайберәүләр очрап куя Бер җае чыккач, «кисәкләп аңлатуиның нәрсә икәнен төшендереп үтәргә кирәк Бу турыдагы мәгълүматлар журналны укучылар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Үз заманында Н. В. Гоголь болай дип язган: «Пушкин аңа (Жуковскийга—X Г) тәнкыйть язмый дип, бик каты ачулана иде. Пушкин фикеренчә. нинди генә матур әдәбият әсәре булмасын, аны Жуковскийдан бүтән һичкем шундый шәп ачып ташлап һәм бәяләп бирә алмый иде» Ачып ташлап — русчада < разъять» диелгән. Әдәби әсәргә анализ ясар өчен, аны «телгәләп», «сүтеп ташлаупны Пушкин әнә шулай, анатомия театрында кеше гәүдәсен операция чаралары ярдәмендә ачып ташлауга тиңләгән. Р. Фәйзуллин икенче урында шушы ук мәсьәлә турында язганда югарыда китерелгән сүзләреннән соң «Бу хәзер нормага әйләнде кебек» дип, үзенчә ирония дә ясал ала. В. И. Ленинның 1914—15 нче елларда язылган «Философия дәфтәрләре»нә күз салыйк. Анда болай диелгән «Без. өзлексезне өзмичә торып, (аны) гадигә әйләндер- мәстән, тупасландырмастан, бүлгәләмәстән. терене үле хәлгә китермәстән. хәрәкәтне күзаллый да, гәүдәләндерә дә. үлчи дә һәм рәсемли дә алмыйбыз» ’. Диалектиканың асылы шунда, ди В И. Ленин Мәсьәлә аңлашылса кирәк, тәфсилләп тормыйк Шигырь бер бөтен. Аның ничек тезелгәнен, эчке законнары ничек хәрәкәт иткәнен белер өчен аны. состав өлешләренә бүлгәләп, анатомияләргә кирәк. Эчке өлешләрен таныгач, бу өлешләрнең үзара ничек багланышуларын белгәч, шуның нәтиҗәсендә бер бөтенгә әверелү, яңа сыйфат китереп чыгару закончалыкларын ачарга ' «Литературная газета». 1977 ел. 25 мзА • «Вопросы литературы», 1977, .V» 7. стр. 139 1 В II Ленин ПСС Том 29. стр 233. мемкин. Фәннең сыналган чарасы шундый. «Тәнкыйтьче шагыйрьне ничек язарга өйрәтә аңуына шикләнәм мин».— ди Р Фәйзуллин. Әйдә шикләнсен. Бу аның тарафыннан тик уэен генә күздә тотып әйтелгән, шуңа күрә тар фикер, дип уйлыйк. Тәнкыйтьнең, әдәбият фәненең әдипләрне, шагыйрьләрне өйрәтү-өйрәтмәве турындагы мәсьәләне аерым бер әдипкә бәйләп түгел, бәлки тулаем әдәбиятның процессына, процессның да табигый хәрәкәтенә бәйләп яктыртырга кирәк. Әйтик, татар поэзиясе процессының бүгенге көнен алсак, монда бер Фәйзуллин гына түгел, аның талантлы кордашлары, аңардан күп элек килгән X. Туфан, С. Хәким кебекләр һәм әдәбият мәйданына яңа гына чыккан яки чыгып килә торган яшьләр бар. Юк, Р. Фәйзуллин хаклы түгел, югары зәвыклы, принципиаль тәнкыйть, әдәбият фәне шагыйрьне шигырь язарга өйрӘтүдә катнаша Шигырьне гармониягә әверелдергән зур компонентларның берсе, мәсәлән, — ритмик төзелеш, һәр халыкта ул күп мең еллар элек яралып, акрын-акрын үсә килгән, камилләшкән. Шигырьгә, җырга карата гына түгел, тел закончалыкларына карата да бу шулай: укый-яза белмәгән, грамматика кагыйдәләре турында гомерләрендә бер тапкыр да ишетмәгән картлар, карчыклар нинди искиткеч оста тел белән әкият сөйлиләр. Шул сөйләмне грамматика кагыйдәләре нигезендә анализлап карасаң, искиткеч төгәллек, төзеклек күрәсең. Элек халык шулай ук нота гыйлемен дә белмәгән, ләкин нинди матур көйләр чыгарган. Болар һәммәсе дә закончалыкларны җанлы һәм бөтенлекле хәрәкәт хәлендә отып алып куллану. эмоциональ хәтердә саклау аркасында мөмкин булган. Ләкин цивилизация бөтен нәрсәне катлауландыра, үстереп җибәрә, аерым-аерым яшәгән төрдәш күренешләрне бергә төйнәп, катлаулы яңа бербөтенлекләр хасил итә. Монда инде эмоциональ хәтер белеме үзе генә җитми. Аны фән көче белән коралландырырга кирәк була. Симфонияләр, опералар язам дисәң, музыканың эчке һәм катлаулы закончалыклары хәрәкәтен өйрәнү, алар белән идарә итә белү мәҗбүри. Закончалыклар исә бик озын гомерле алар — гасырлардан-гасырларга үтеп, мускул ныгытканнар, көчләүгә бирешми торган булганнар. Үзләре үк тудырган яңа бәбчекләренә таянып эш итмәсәң, киреләнәләр, каты тотына башласаң, корылма конструкцияләрне аһәңнән мәхрүм итәләр. Алтмышынчы еллар башланганда яшь шагыйрьләр татар шигыре өчен яңа ритмик принциплар эшләп чыгарырга керешеп карады. Тәҗрибәләр аларны барыбер шигырьнең тотрыклы төп закончалыклары юлына кайтарды һәм кайтара Р. Фәйзуллин белән И. Нуруллин әңгәмәсендә әдәби мирас турында да фикерләр бар. Фәйзуллин безнең Бөек Ватан сугышына кадәрге поэзиябезне, ничектер, түбәнәйтеп бәяли. Бигрәк тә Такташның иҗатын кечерәйтергә омтылу сизелә. «Такташ татарча гына яңгырый», ди ул Юк, Такташ иҗаты милли рамкаларда гына чикләнеп калмады. Аның иҗаты, тәрҗемә итмәстән дә, үз оригиналында үзбәк, казакъ, башкорт, чуваш кебек халыкларның поэзиясенә тирән тәэсир ясады. 1945 елны гомин- данчылар тарафыннан җәзалап үтерелгән уйгур шагыйре Лотфулла Моталлип үзен Такташ шәкерте дип санаган, дошманга каршы көрәшендә, иҗатында Такташ поэзиясеннән рух алган Әсәрләре русчага тәрҗемә ителмәвендә Такташ үзе гаепле түгел. Төп сәбәп бәлки аның әсәрләрен тәрҗемә иттерүне безнең әле тиешенчә оештыра алмавыбызга да кайтып кала торгандыр. «70 нче еллардагы халыклар арасында рухи багланыш Такташ иҗат иткән 30 нчы еллардагыга караганда нык аерыла Коммуникация һәм информация чаралары үсә барган саен. Җир-планета кечерәеп калгандай булды», ди Р. Фәйзуллин. Зур язучы иҗатын аның заманындагы коммуникация чараларының торышы белән генә бәяләп булмый, әлбәттә. Алайга китсә. А Пушкин, Л. Толстой. В. Шекспир кебек даһиларның иҗат дәрәҗәсен безнең заман коммуникация чаралары ноктасыннан яңа баштан бәяләп чыгарырга кирәк булыр иде һәм бу һич тә акыллы эш булмас. Язучы иҗаты, мәгълүм ки, аның үз чоры иҗтимагый тормышын, үз чоры кешесен нинди тирән һәм сәнгатьчә осталык белән тасвирлавы, бу тасвирның прогрессив идеаллар өчен көрәштә нинди ярдәм күрсәтүе белән билгеТакташ партия һәм халык белән бергә коммунистик идеаллар ечен көрәшкә керде, шуларны тормышка ашыруда аның иҗаты иң алдынгы сафта булды, ул бөтен халык белән бергәләп социалистик җәмгыятьнең нигезен салышты. Инде ярты гасыр диярлек вакыт үткен. Совет халкы дигән тоташ яңа гомумилек туды. Такташ шушы җиңүләрнең киләчәген белеп, алар өчен үз талантының барлык куәтен багышлап, ярсып эшләгән шагыйрь Аның иҗатында шул чордагы халык массаларының рухи омтылышы, күңел ашкынуы гәүдәләнгән. Без «Гасырлар һәм минутлар», «Мокамай», «Киләчәккә хатлар» кебек әсәрләрдә бөтен искелек дөньясын тетрәткән, социалистик җәмгыятьнең нигезен салган киң күкрәкле халыкның баһадирларча сулышын тоябыз; ♦ «Урман кызы», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу» кебек әсәрләрдә коммунистик хакыйкать- о. не үзенең иманы итеп алган шул ук халыкның мөлаем табигатен, күңел нечкәлеген, Е; әхлакый пакьлеген күрәбез. Болар һәммәсе чын мәгънәсендә классик шигъри осталык < белән иҗат ителгәннәр. - Социалистик җәмгыятебез яңа биеклекләргә күтәрелде. Безнең уңышларда Такташның да өлеше зур. Аның әсәрләре бүген дә үзләренең тулы эстетик гүзәллек- Q ләре белән кеше күңеленә байлык бирә, сөенеч, ләззәт китерә. Хәлбуки, Р. Фәйзул- “ лин «Такташ иҗаты бүгенге һәр яшь шагыйрь өчен әйдәүче үрнәк көчме?» ди дә, % «түгел» дигән мәгънәдә язып китә. Биредә автор ике нәрсәне аерып әйтергә тиеш j иде. Әйдәүче көч —ул идеал, коммунистик иҗтимагый идеал. Ул аерым шәхес хеке- Э мендәге, аның хуҗалыгындагы нәрсә түгел. Ул миллионнарча халык массалары алып барган прогрессив, революцион көрәшләр нәтиҗәсендә туган иң бөек максат. “ Такташка килсәк, ул коммунистик идеал өчен көрәш матурлыгын килер буыннар - өчен дә үрнәк булырдай шигъри образларда беркетеп калдырды Такташ юк инде. Л Ләкин аны иҗатка әйдәгән идеал яши, киләчәк өчен көрәшкә кешелекнең яңадан- яңа көчләрен күтәрә бара, күтәрә бара. Бүгенге яшь шагыйрь өчен дә, урта яшь3 ләрдәгесе, карты өчен дә әйдәүче көч өнә шул. Шушы әйдәүче көч кодрәтен сән- ~ гать көченә әверелдерүдә Такташ поэзиясе—үрнәк, бу — шигърият мәктәбе. Моны Z күздән төшерергә тырышу беркемгә дә файда китермәс. ь Бездә аерым китап булып та, гаэета-журналларда да шигырьләр күп басыла. Җанны куандырган әсәрләр дә булмый калмый. Шулай да зәгыйфь әсәрләр байтак Иң элек тематик яктан бертөслелек зур булуын әйтергә кирәк. Адым саен диярлек көнкүреш ваклыкларын шигъриләштерергә тырышу, теге яки бу кош-кортка карап моңаюның әле бу, әле теге шагыйрьгә күчеп йөрүе, камыштан курай ясап, курай сызгырту белән мавыгулар, тагын шуның шикелле, безнең революциягә кадәрге поэзиябездә үк инде булып үткән әйберләрне ваклап кабатлаулар — болар барысы да шигърият өчен артык йөк төсен ала. Әсәрләрнең беришесе, үтелгән эш турында язма хисап биргән шикелле, булган хәлләрне бернинди .җанлы сурәтсез, шигъри аһәңсез һәм ваемсыз интонация белән рифмага салып сөйләп чыгудан тора. Шигъри үлчәмнәр дә канәгатьсезлек тудыра. Берара, шигырьләрнең яңа формасын чыгарабыз дип. шигырь үлчәмнәре сүтеп ташланган иде. Парадоксаль нәтиҗә килеп чыкты: беркадәр тәҗрибәдән соң шагыйрьләр иң борынгы төрки язма шигыренең 12 ле, 7 ле үлчәмнәренә кайтып төштеләр. Берәүләре 12 ле нигезендә ак шигырь эшләделәр Уңышлылары да булды. Эмма җиделек артык озынга сузылды: шигырь китабының кайсы битен ачма, шул җиделек килеп чыга да күңелне төшерә. Чөнки бу үлчәм — асылда такмак үлчәме, аның интонация мөмкинлекләре тар һәм чикле, озынга сузылса, бер яңгырашлыга — монотонлыкка әверелеп китә. Ул. күрәсең, кыска күләмле әсәрләрдә генә матур ишетеләдер. Өлкән шагыйрьләребездән һ. Такташ. Н. Исәнбәт, X. Туфан, алардан соң килгән Әхмәт Фәйзи. Сибгат Хәким — һәрберсе, татар шигыренең борын-борын- нан эшләнеп килгән казанышлары нигезендә, төрки халыклар поэзиясендә гомумән күренмәгән яңа-яңа форма өлгеләре иҗат иттеләр. Хәзерге шагыйрьләр агаларыннан калган бу мәктәпнең эшчәнлеген нигә дип үстермәскә тиешләр? Шигырь гармония дидек. Ассоциация нәтиҗәсендә хыялыйда бөтен бер дөнья булып туган картина үзе белән сиңа ниндидер шигъри музыка да алып килә, рухи дөньяңны гүзәл авазлар белән тутыра. Ассоциатив сүз, ритм, интонация һәм адәм иүзе. колагы аерып җиткерә алмаган, ләкин күңел, хис зирәклеге тоя ала торган тагын ниндидер бүтән бик күп әрсез эстетик зәррәләр — болар барысы бербөтенгә, шигырьгә әверелеп, синең рухыңа моңлы һәм интим мәгънәләр сөйли. Шигырь төзелеше —шул күп санлы «әрсезләрнең» берсе Әгәр ул үзенең коен югалтса, кыллары бушаган сазга әверелеп кала. Безнең классиклар — Тукай, Дәрдмәнд. П «К У » № 5 16! Сәгыйть Рәмиев, Һ. Такташ, X. Туфан кебек осталар, сазның кылларын тиешле сизгерлектә тотар өчен күп төрле өстәмә чаралар кулланалар: аллитерацияләр, ассонанслар, анафоралар, эпифоралар, градацияләр, ялгаулар, рефреннәр, тагын бик күп бүтән чараларны эшкә җигәләр. Алар шигырен укыганда син үзеңне май аеның кояшлы көнендә, шау чәчәк тулы болын уртасыннан баргандай тоясың, алдыңда — киң дөнья баш өстеңдә—югарыда чиксез зәңгәр кук, һавада миллион һәм миллионнарча бал кортлары, шөпшәләр, канатлы бөҗәкләрнең, кошларның тагын әллә никадәр нәни мәхлукатнең музыкасы белән тулган моң диңгезе... Кайбер урта буын һәм яшь шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганда әнә шул моң ишетелми. Бу бәлки үткәннән калган шигъри мирас байлыкларына игътибар кимүдәндер? Монда уйланырга урын бар. Поэзиябез турындагы уйланулар, Р. Файзуллин белән И. Нуруллинның әңгәмәсе уңае белән туган фикерләр моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Әмма мин хәзергә шушында нокта куеп торырга булам. Башкалар фикерен тыңлыйк. РЕДАКЦИЯДӘН Хөрмәтле укучы! Поэзиябезнең актуаль мәсьәләләре һәм үсеш тенденцияләре турында сөйләшүне күздә тотып, журналыбыз сәхифәләрендә ачылган яңа рубрикада сезнең игътибарга бүген икенче материал тәкъдим ителде. Шактый күләмле булуларына да карамастан, мөгаен, аларның һәр икесе белән танышып чыккансыздыр. (Беренче материал журналның 3 нче санында басылды.) Сөйләшүне башлап җибәрергә җөрьәт иткән авторларның кайбер тезислары сезне уйлануларга да этәрергә мөмкин, бәхәсле фикерләрнең дә булуы ихтимал. Чөнки поэзия кебек киң колачлы, нәфис һәм гармонияле жанрга, шигырьгә һәм җырга без төрле критерийлардан чыгып якын киләбез, һәркемнең үз таләбе бар, эстетик зәвыкларыбызда да аерымлыклар булмый калмас. Бер үк шигъри әсәрне ике укучының абсолют бер төрле кабул итүе шикле булган кебек, яраткан шагыйрьләребезнең дә бер үк исемнәр булмавы бик мөмкин. Шуны истә тотып, редакция әлеге сөйләшүдә мөмкин кадәр күбрәк авторларның, тәнкыйтьче һәм шагыйрьләрнең генә түгел, киң масса поэзия сөючеләрнең дә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча чыгыш ясавын планлаштыра. Аерым алганда, укучы- ларыбызның түбәндә тәкъдим ителгән сорауларга җавабы һәм шул юнәлештәге уйланулары да билгеле бер дәрәҗәдә кызыксыну уятыр һәм фикер алышуның практик әһәмиятен үстерә төшәр иде: — Дөнья һәм туган илебез әдәбиятларыннан кайсы шагыйрьләрне яратып укыйсыз! — Поэзиябез тарихыннан сезнең өчен аеруча кемнәр якын! — Бүгенге татар поэзиясе үрнәкләрен нинди чыганаклардан укыйсыз (китап, журнал, альманах, газета һ. 6.)! — Замандаш шагыйрьләребездән (мөмкин булса, өлкән, урта буын һәм яшьләрдән аерым-аерым) кемнәрнең иҗатын һәм нинди сыйфатлары өчен үз итәсез! — Бүгенге татар поэзиясенә, сезнеңчә, нинди кимчелекләр хас! — Агымдагы тәнкыйть (поэзия тәнкыйте) белән танышып барасызмы, һәм ул сезне ни дәрәҗәдә канәгатьләндерә! Сорауларны, әлбәттә, әле байтак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ләкин шул кадәргесе ачык булса кирәк, безне, барыннан да элек, 70 нче еллар татар укучысының поэзиягә мөнәсәбәте, аның көндәлек һәм рухи тормышында бу жанрның нинди роль уйнавы кызыксындыра. Сорауларга җавап, аерым уйланулар һәм фикерләрне түбәндәге адрес белән җибәрергә мөмкин: 420066, Казань, ул. Декабристов, 2. Дом прессы. «Казан утлары», отдел критики. Фикер алышуга өлеш керткән укучыларга редакция алдан ук үзенең рәхмәтен белдерә.