УКУЧЫЛАР СҮЗЕ
Журналыбызның былтыргы €—7 саннарында чыккан »Без бәләкәй чакларда» повестена карата укучылардан редакциягә һәм автор исеменә хатлар килде. Алар повестьны кызыксынып укуларын язалар. Кайберәүләр күптән югалткан танышларының исемнәрен шушы әсәрдә очраталар, тарихка, бүгенге көн проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр хакында автор белән фикерләрен уртаклашалар. Шул хатларның кайберләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Хөрмәтле Мирсәй Әмир ага! «Без бәләкәй чакларда» повестеның беренче китабын бик яратыл укып чыктым Сезнең буын белгән, безнең буын да бераз «койрыгын» күреп калган, якын киләчәктә ерак тарихка әйләнеп калачак авыл тормышын, халыкның шатлык-кайгыларын. көнкүрешнең көн дә туып торган мең төрле мәшәкатьләрен бөтен ваклыклары белән чынбарлыкның нәкъ үзе итеп сурәтләү өчен, ул тормышны үз күзләрең белән күрел, аның эчендә кайнарга кирәк булган шул. Ул заман кешеләренең әдәп кагыйдәләре, тәрбия ысуллары хәзерге заман өчен дә үрнәк булырлык булган икән. Бала тәрбияләү турында бернинди китап укымаган вта-аналар нинди яхшы кешеләр тәрбияли алганнар Моңа алар табигатькә якын булулары, гомер буе хезмәт белән яшәүләре аркасында ирешкәннәрдер. Тормыш никадәр авыр булмасын, балаларның бала чагын кояшлы, шатлыклы итәргә тырышканнар. Аһ-зарларын, вакытыннан алда балаларга сиздермичә, күңел түренә катлау-кат- лау итеп салып, эчтән генә кичергәннәр. Балада яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләүне үтә җаваплы Һәм үзләренең иң изге бурычлары дип санаганнар. Хәтта башка кешеләрнең балалары язмышы өчен дә үзләрен җаваплы хис иткәннәр. Бик тә күркәм сыйфатлар бит! Безнең заман кешесе үзенә күчерердәй матур гадәтләр алар- да җитәрлек. Әсәрнең теле юморга бай, матур. Уфа белән Оренбургны тоташтырган, ике ягында ак каеннар тезелгән олы юл, шул юлдан, тарантаска утырып, калага барганда кечкенә Мирсаяфнең ашкынусокланулары, Агыйдел буйлары, мәһабәт таулар, башкорт авылларын тасвирлаганда никадәр шигърият! Туган як табигатенең гүзәллеген, беренче мәхәббәттәй итеп, шулай назлап сурәтләү каты күңелләрне дә битараф калдырмас Ш. Маннурның «Агымсуларга карап» повестенда һәм Сезнең бу әсәрегездә әниләргә дан җырлау җанга бик якын булып калды. Әсәрдә ана образы җылы бер дул- кь н булып тирбәлеп тора. Аналар йөрәге мәрхәмәткә, мәхәббәткә никадәр бай, юмарт. Алардагы гаделлеккә, әхлакый сафлыкка сокланмый мөмкин түгел. Семья, балалар хакына теләсә нинди фидакарьлеккә әзер алар. Ана турында язган юлларыгызда, шагыйрь әйтмешли, «нәкъ бер кочак кояш бар сыман» Өлкән язучыларның мондый әсәрләре безнең әниләргә тыйнак һәйкәл, матур симфония ул. Гомумән. Горькийлардан килгән традицияне дәвам иттерүче өлкән яэучыларыбыэның автобиографик әсәрләренең тәрбияви әһәмияте бәяләп бетергесез. Алар укучыда бүгенгенең кадерен белү, киләчәкне тагын да матурлауга омтылу хисләре тәрбияләү белей кыйммәт. Н. ЗАРИПОВА. Кукмара районы, Мәчкәрә авылы. Хөрмәтле Мирсәй абый! Мин, «Казан утлары»н даими укып баручы буларак, Сезнең «Без бәләкәй чакларда» дигән автобиографик повестегызны да укып чыктым. Бик ошады ул миңа. Бөек Ватан сугышы елларында авыл малае булганлыктан, ат, үгез белән интеккән, утын белән арбаларым авып җәфа чиккән чакларымны уйламастан исемә төшердегез. Әсәрнең теле дә матур: үзе гади, үзе талкыр да язылган. Сезнең әсәрне мин «Белорет—Чишмә» тимер юлы трассасында эшләгәндә укыган идем. «Казан утлары» — миңа юлдаш ул. Мин андагы шигырьләрне ял иткәндә иптәшләремә дә кычкырып укыйм. Ләззәт һәм илһам алам. Мирсәй абый! Сезнең әсәрләрегез миңа мәктәп елларыннан ук таныш. Алар безгә эшебездә һәм тормышыбызда көч һәм дәрт өсти. Шуның өчен кайнар рәхмәт Сезгә! Коммунистлар сәламе белән Әмир МӨЛЕКОВ, Башкортстан, Кырмыскалы районы. Иске Шәрәй авылы. Хөрмәтле Мирсәяф иптәш! Сәлам һәм изге теләкләр Сезгә. «Без бәләкәй чакларда»ны укып чыктым да, таныш булмаган кешегә хат язарга уйладым. Хикмәт шәхси танышлыкта гына түгел бит. Узганда «Агыйдел» дә, «Балыкчы ялганнары» да укылган. Язучы йөрәктә җылы урын алган. Бүген кулга каләм алуның аерым сәбәбе бар: мин унтугызынчы ел башында Стәрлетамакта торган, күп кенә совет активы белән танышкан, егерменче елларда комсомол өлкә комитетында һәм, Давыт Юлтый белән бергәләп, «Башкортстанпда эшләгән кеше. Повестьның беренче өлешендә миңа таныш авыллар, географик атамалар, хәтта тормышыма багланышлы кеше исемнәре очрый башлады. Тасвирланган тормыш, үзем кичергән сәхифәләр авыл энциклопедиясе кебек тоелды. «Беренче укытучым» турындагы битләрне укый башлагач, мин иске көндәлегемне агдым да 1919 елда Мәскәүдә Я. М. Свердлов исемендәге коммунистик университетта укучыларның исемлеген эзләп таптым. Башкортстаннан баручы 30 кеше арасында икенче урында һидият Сибгатулла улы Сәгьдиев тора. Аның университетның Совет бүлегендә «Үзәк һәм җирле идарәләр» секциясендә укуы, өстәмә рәвештә рус теле һәм математика дәресләренә йөрүе язылган. Аның Азнай волосте Тирмән- Елга авылы башкорты икәне әйтелгән. Миннән 7—8 яшьләргә өлкәнрәк бу курсант активлардан, әңгәмәләрдә актив катнашучылардан иде. Асадуллаеө мәктәбе клубында Борһан Мансур рәислегендә уздырылган бер митингта (анда шәрык илләре вәкилләре дә бар иде) ул башкортлар исеменнән чыгыш ясады... В. И. Ленин 1919 елның 11 июль, 29 август көннәрендә свердловчыларга «Дәүләт турында» лекция укыган иде. 1969 елда «Правда» газетасы (10 июль) шул турыда безнең истәлекне басты. Бу иске дуслар арасында хат языша башлауны кузгатып җибәрде. Әмма Сәгьдиевнең кайда икәнлеге беленмәде. Шуңа күрә «Минем беренче укытучым» үзем өчен бер ачыш, югалганны табу булды. Укуны тәмамлагач, Сәгьдиев белән мине Петроградка җибәрделәр. Аны атлы дивизия политбүлеге мөдире иттеләр, мин «Салават» газетасын чыгару эшенә чумдым. Сугыш беткәч, башкорт кызылармеецларын укытырга керештек. 1920 ел уртасында мин вагоннардагы күчмә типографияне Раевкага китереп, Стәрлетамактагы Бешполиграфка тапшырдым. Хәтерем ялгыштырмаса, Сәгьдиев мәгариф комиссариатына кайтты— Сезгә сәламәтлек һәм авыр, мәшәкатьле хезмәтегездә уңышлар теләп, ХӘЙДӘР ИШМОРАТОВ. Минзәлә