ТУКАЙ ТОМНАРЫН УКЫГАНДА
Тукай — һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителәчәк z- г шагыйрь. Ул сине туган көненнән алып гомереңнең ахырына чаклы озата килә. Гомер эчендә син аңа әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итәсең. Сабый вакытта күңелеңә синең «Су анасы» шом сала, төштә «Шурәле»се кытыклап теңкәңә тия. Иртәдән инде «Туган тел»ен көйләп уянасың. Юк. укымыйсың, көйлисең»,— дип яза Сибгат Хәким шагыйрьнең яңа дүрт томлыгына кереш сүзендә ' Шагыйрь күңелен шагыйрь яхшы аңлый. Тукай шигырьләре чыннан да җырлап торалар. Аларның байтагын укып кына аңлап булмый кебек. Җырларга, көйләргә яки җырлаучыны тыңларга кирәк. Шул чакта гына Тукай шигырьләренең гүзәллеген тоеп була: Нәкъ Казан артында бардыр бер аәыл — Кырлай диләр. Җырлаганда көй очен «тавыклары җырлан» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем... «Гөлҗамал», «Иске кара урман», «Син сазыңны уйнадың» кебек көйгә салынган әсәрләр дә шул хакта СӨЙЛИ. Үз гомере дәвамында һәркем Тукай белен каткәт очраша. Бу ниндидер бер сер- 'Габдулла Тукай Әсәраар. дүрт томда 1 том Редколлегия А Әхмәдуллин. С Хаким. М U|.i6ari. Г Халит. Р Г»йи«>к>» Гали Халит Редакциясендә. Томны тезүче. т«*ст һәм искәрмаләрие хәтерләүче Р Гайнаигп Нәшрият ре Дикторы — Р Даутоп Казан. Татарстан китап ИӘШрияты. 1975. 2 том. 1970; 3 том. 1976. 4 том. 1977 Алга таба җәйләр ьчепдә юм һәм битләр генә күрсәтеләчәк. ле ихтыяҗ. Олы һәм мәңге яшь шагыйрьгә багышланган һәрбер яңа сүз, аның әсәрләрен үз эченә алган һәрбер китап зур кызыксыну уята. Каршыбызда Тукайның яңа томнары 4 китап. Бу басма Тукайның тормышы һәм иҗатын өйрәнүгә нинди яңалык алып килә? Аның әдәбииҗтимагый әһәмияте нидән гыйбарәт? Шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге 1904— 1905 елларда башланып, 1913 елга кадәр дәвам итә. Нибары тулар-тулмас 10 ел. Шул вакыт эчендә ул никадәр гүзәл ши- гырь-пээмалар, мәсәл, фельетон, очерк һәм мәкаләләр язып өлгергән) Әдәбиятның нинди жанрларында гына эшләми ул) Дүрт томлыкны кулга алгач та. шагыйрь иҗатына хас киң диапазон, форма төрлелеге, бай эрудиция сокландыра Тукайдан соң 65 ел вакыт үтте. Бу — бер буын гомере. Шул вакыт эчендә ил һәм халык тормышында искиткеч зур вакыйгалар булып узды: җир шарын тетрәткән социалистик революция, гражданнар сугышы; яңа тормыш өчен кырыс көрәш; Бөек Ватан сугышы; коммунизм таңында космоска һөҗүм... Башка тугандаш халыклар белән бергә, татар халкының да көнкүреше, тормышы тамырдан үзгәрде. Культура. әдәбият һәм сәнгатебез моңа кадәр күрелмәгән киңлекләр һәм биеклекләр яулады. Татар әдәбияты яңа шигырьләр, поэмалар, Тукай заманында тик бөреләнә генә башлаган повесть һәм романнар хисабына баеды. Хәзер ул бөтенләй яңа — Бөек Октябрь кояшы астында формалашкан социалистик реализм юлыннан үсә. Ел саен йөзләрчә китап, шигырь-поэмалар чыга, романнар языла. Әдәбият һаман үсә. Тукан һәм аның шигърияте дә торган саен матуррак, яктырам балкый, һәр буын аны Т үзенчә кабул итә, тирәнрәк аңлый бара, Шагыйрьнең яңа дүрт томлыгы белән танышкач, без моңа тагы бер тапкыр инанабыз. Тукай әсәрләреннән торган беренче дүрт томлык 1955—1956 елларда басылып чыккан иде. Бу басма әлегә кадәр үзенең әдәби һәм фәнни әһәмиятен югалтканы юк. Тукай иҗатын өйрәнү өчен ул әле хәзер дә җитди чыганакларның берсе булып тора. Чөнки ул мөһим фәнни принциплар нигезендә төзелеп, киң һәм тирән аңлатмалар белән тәэмин ителгән иде. Яңа дүрт томлыкны төзүче Рашат Гайнанов та ул басманы җентекләп өйрәнеп чыккан, аның уңай акларыннан киң файдаланган. Бу хакта дүрт томлыкның беренче томында ачык- тан-ачык әйтелгән: «Томнарның бүленеше һәм жанр принциплары нигездә элеккеге дүрт томлыктагыча...» (1 том, 5 бит.) 1955—1956 елларда чыккан дүрт томлыкның беренче ике томында Тукайның шигъри әсәрләре, өченче һәм дүртенче томнарда проза әсәрләре, мәкалә һәм хатлары урнаштырылган. Яңа дүрт томлыкта да шагыйрь әсәрләрен аерым томнарга бүлү шул ук принципларга нигезләнә. Ләкин бу ике басма бер-берсен тулы- сынча кабатлый икән, дип уйлау һич тә дөрес булмас иде. Билгеләп үтелгәнчә, «үзенең фәнни эшләнеше, тулылыгы белән бу бөтенләй яңа басма» (1 том, 5 бит). Чыннан да бу шулаймы — тикшереп карыйк. Элеккеге дүрт томлыкның икенче томында «Халык әдәбияты», «Халык моңнары» һәм «Җырлар дәфтәре» дигән бүлекләр бергә тупланып бирелгән иде. Әлеге бүлекләрнең беренчесе — «Халык әдәбияты»— Г. Тукайның 1910 елда «Шәрык клу- бы»нда укыган лекциясенең конспекты. «Халык моңнары» — шагыйрь тарафыннан әзерләнеп, 1910 елда «җыючысы Шүрәле» имзасы белән чыгарылган җыентыктан алынган... «Җырлар дәфтәре»нә карата элеккеге басмада мондый аңлатма бирелгән иде: «УральскиДа яшәгән чагында Тукайның үз кулы белән төзелгән җырлар җыентыгы. Бу җыентыкның кулъязма оригиналы 1946 елда табылды һәм хәзерге көндә СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының кулъязмалар фондында сак- леиа-ьТекст кулъязма буенча алынды» '. Яңа дүрт томлыкта бу бүлекләр бөтенләй башкача урнаштырылганнар. «Халык моңнары» шигъри әсәрләрдән генә торган икенче томга кертелгән. «Халык әдәбияты» дүртенче томда — шагыйрьнең әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре белән рәттән урын алган. 40—50 нче елларда Тукайныкы дип исәпләнгән «Җырлар дәфтәре» яңа дүрт томлыкка бөтенләй кертелмәгән, һәм бу бик. табигый... 1966 §§ абдулла Тукай. Әсәрләр. дүрт томда том. Казан. 1955. 369 бит 'II Нуруллам. Яна табышлар, кайбер югалтулар — «Социалистик Татарстан». 197?. 13 октябрь ’I Тукай Библиографик күрсәткеч Катан университеты нәшрияты. 1974. елда Казанда Г. Тукайның 80 еллык юбилее уңаена оештырылган фәнни сессиядә халык иҗаты белгече И. Надиров «Тукай һәм халык җыры» дигән доклад белән чыгып. 1946 елда §§абыл- ган «Җырлар дәфтәре»нең Тукай иҗатына мөнәсәбәте булмавын тәфсилләп дәлилләгән иде2 . Яңа дүрт томлыкны тезүче бу җитди фактны истә тоткан һәм бик хаклы рәвештә «Җырлар дәфтәре» Г. Тукай томнарына кертелмәгән. Билгеле булганча, Г. Тукай әсәрләре арасында хәзерге укучыга аңлашылмый торган корама әдәби телдә язылганнары да бар. Бу типтагы әсәрләр шагыйрьнең элеккеге дүрт томлыгына да кертелгән иде. Әйтик, «Гыйлемнәр бакчасында», «Шәкерт яки бер очрашу», «И каләм!» кебек шигырьләр һәм «Сугыш һәм Государственная дума», «Заманыбызның язучы һәм журналистлары турында» дигән мәкалә турында», «Җавапка җавап» шикелле мәкаләләр. Мондый әсәрләрнең тәрҗемәләре кирәк, әлбәттә. Элеккеге дүрт томлыкның төзүчеләре дә моны яхшы аңлаганнар. Тик тәрҗемәләрне урнаштыру принцибы гына анда башкача иде. Мәсәлән, «Гыйлемнәр бакчасында» шигыре томның 12 нче битендә, ә инде аның тәрҗемәсе 217 нче биттә урын алган иде. Башка әсәрләр һәм алар- ның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәләре дә берберсеннән ярыйсы ук ерак тора иделәр. Яңа дүрт томлыкта исә Г. Тукайның иске телдә язылган әсәрләре һәм аларның тәрҗемәләре янәшә урнаштырылганнар. Тукай тарафыннан 1905 елга кадәр язылган өйрәнчек шигырьләр элеккеге басмада да бар. Беренче томның «Искәрмәләр»енә керештә шагыйрьнең «Укыгыз, кызлар, укы- гыз1», «Туйга бардым мин бүген...», «Мөгаллим Нурый» кебек шигырьләре урын алган иде. Бу әсәрләр яңа дүрт томлыкка да кертелгән. Тик алар «Искәрмә һәм аңлатмалар» бүлегендә түгел, бәлки Тукайның шагыйрь буларак беренче адымнары- - И. Н. Надиров Тукай и народпая песня — Китапта Габдулла Тукай Каза». 1969. 186 - 187 битләр. иа Сагышланган махсус «Кушымтапда урын алганнар (I том, 345—356 битләр). Күрүебезчә, күп томлыкны тезү принциплары төрле үзгәрешләр кичергән. Моны ничек бәяләргә соң? Бер карасаң, яңа дүрт томлыкны төзүдә нәтиҗәле ысуллар да бар кебек. Мәсәлән, иске телдә язылган шигырь-мәка- ләләрне һәм аларның тәрҗемәләрен рәттән урнаштыру укучылар өчен төрле уңайлыклар тудыра. Шул ук вакыт шагыйрьнең иске телдә язылган һәм башлангыч шигырьләрен беренче томның соңгы битләрендә урнаштыру әдипнең иҗади үсешен дөрес чагылдыра алмый. Бу хакта профессор И. Нуруллин язып та чыкты инде *. Күп томлыкта әдипнең иҗади эволюциясе дөрес чагылыш табарга тиеш. Шагыйрьнең башлангыч шигырьләрен беренче томның беренче битләрендә, иске телдә язылган әсәрләрне хронология буенча урнаштырып, оригинал белән рәттән хәзерге әдәби телгә күчермәсен биргәндә отышлырак булыр иде кебек. Бөек шагыйрьнең тормышым һәм иҗатын өйрәнү буенча бездә күп эш башкарылды, йөзләрчә тикшеренү-мәкаләләр язылды һәм язылып тора. 1974 елда Г Тукайга багышланган библиографик күрсәткеч басылып чыккан иде Китаптагы мәгълүматларга караганда, 1956—1970 елларда, ягъни 15 ел эчендә. Тукай, аның иҗаты һәм тормышына карата басылып чыккан китап, мәкалә, очерк, рецензияләрнең гомуми саны 900 дән артып киткән. Олы шагыйрь әсәрләрен халыкка җиткерү, аның мөмкин кадәр тулы җыелмасын дөньяга чыгару буенча да җитди эзләнүләр алып барыла, практик адымнар ясала. Тикшерелә торган дүрт томлык нәкъ әнә шул хакта сөйли. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай томнарын чыгару төзүчедән һәм редактордан гаять зур җаваплылык, тырышлык һәм төгәллек таләп итә. Шагыйрьнең һәрбер сүзе дөрес бирелергә тиеш. Нәкъ шуңа күрә төзүче, текст һәм искәрмәләрне хәзерләүче Р. Гайнанов «бу дүрт томлыкка кертелгән әсәрләргә шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан барлык басмалары буенча яңадан текстологик тикшерү» үткәргән (I том, 5 б.). Китаптагы материалларның иң зур күпчелеге беренчел чыганаклардан — Тукай заманындагы газета-журналлардан, җыентыклардан һәм кулъязмалардан алынган. Мәсәлән, элеккеге дүрт томлыкта «Иттифак хакында» шигыренең тексты 1909 елда дөнья күргән «Г. Тукаев шигырьләре, дүртенче дәфтәр» буенча басылган иде. Р. Гайнанов исә беренче чыганакка — 1905—1907 елларда «Фикер» газетасына мөрәҗәгать итә һәм әлеге шигырьне газетаның 1905 елгы 25 декабрь саныннан ала. Яисә «Фөрьяд» шигырен алыйк. 1955— 1956 еллардагы Дүрт томлык очен ул 1908 елда басылып чыккан «Г. Тукаев диваны» исемле җыентыктан алынган иде. Яңа басмадагы текст исә «Әльислах»ның 1908 елгы 1 январь саныннан алынган. Мондый мисалларны шактый күп китереп булыр иде. Әйтелгәнчә, дүрт томлыклар икесе дә жанр һәм хронология нигезендә төзелгәннәр. Димәк, аларга кертелгән әсәрләрнең урнашу тәртибе дә бер үк төсле булырга тиеш иде. Ләкин ике басманы шул күзлектән чагыштырып карасак, алар арасында шактый гына аерма да булуы күзгә ташлана. Әйтик, шагыйрьнең 1909 елда язылган шигырьләре элеккеге дүрт томлыкның икенче томында түбәндәге тәртиптә бирелгән иде: «Тәрәтдет вә шөбһә», «Күңел», «Пигамбәр», «Исемдә», «Хатыннар хөррияте», «Авыл җырлары» (Өченче көлтә). «Күр. сәтә» һ. б. Яңа дүрт томлыкның икенче томында исә шул ук әсәрләр бөтенләй башкача урнаштырылганнар: «Күңел», «Те- рәтдөт вә шөбһә», «Җавап», «Хатыннар хөррияте». «Авыл җырлары» (Өченче көлтә), •Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә», ■Пигамбәр» һ. 6. Хикмәт нәрсәдә соң? Бу хакта соңгы җыелманы төзүче, беренчел чыганакларны барлау нәтиҗәсендә, байтак әсәрләрнең язылу вакытлары ачыкланды»,— дип искәртеп уза. (I том, 5 бит.) Шул ук беренче томның «Искәрмә һәм аңлатмалар»ында Р. Гайнанов бу төзәтүләрнең нинди конкрет юллар белән баруы хакында болай ди: «ТАССР Дәүләт архивында «Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитетының дөньяга чыккан барлык басма китапларны теркәү дәфтәре» саклана (420 фонд. I тасвирлама). Анда Казанда басылган һәр китапның дөньяга чыгу датасы һәм тиражы күрсәтелгән. «4 нче дәфтәренең чыгу датасы 5 январь дип куелган. Г. Тукайның беренче тапкыр китапларында чыккан әсәрләренең датасы шул дәфтәр буенча алынды, шуңа күрә бу басмада әсәрләрнең хронологик тәртибе элек- «е басмаларга караганда байтак үзгәрде, дөресрәк итеп алынды» (I том, 359 бит). Тукай иҗаты искиткеч бай һәм катлаулы. Аның әсәрләре"*гаять күп газета-жур- налларда һәм җыентыкларда басылган. Байтагы Тукай чорында ук аерым китап булып чыккан. Әйтик, шагыйрь 1904—1908 елларда язган әсәрләр «Фикер», «Тавыш», ■Таң мәҗмугасы» кебек газеталарда, «Уклар», Яшен», «Ялт-йолт» һ. б. журналларда дөнья күргән. Шул ук елларда шагыйрь берничә китап та чыгарып өлгерә: «Г. Тукаев шигырьләре» («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр); шул ук исемдәге 4 нче дәфтәр; «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», «Җуаныч», «Алтын әтәч» һ. б. Дүрт томлыкның соңгы томында китерелгән мәгълүматларга караганда, 1907— 1913 елларда — нибары 5—6 ел эчендә — Тукай 33 китап әзерләп чыгара. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, «бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган» (4 том, 249 бит) әдип коточкыч авыр шартларда яши, танышларыннан әҗәткә акча сорап интегә, яшәр өчен рәтле урын таба алмый аптырый. Шуның өстенә аны гомер буе төрле авыру, чир җәфалый. Ләкин әнә шундый авырлыкларга, киртәләргә дә карамастан, ул үзенең илаһи бер эшен, фидакарь хезмәтен туктатмый. Әле бүген дә Тукай язган әсәрләрнең барысы да табылган һәм басылып чыккан дип булмый. Ләкин бу юнәлештә инде шактый күп эшләнгән. Соңгы дүрт томлык моның ачык мисалы. Тукай әсәрләрен мөмкин кадәр тулы итеп дөньяга чыгару юнәлешендәге беренче әһәмиятле һәм чын мәгънәсендәге фәнни эш 1955—>1956 елларда башкарылган иде. 1976— 1977 еллар дүрт томлыгы бу юнәлештәге мөһим эзләнүләрнең, фәнни тикшеренүләрнең дәвамы булып тора. Томнарны хәзерләү барышында шагыйрьнең элек билгеле булмаган псевдонимнары ачыклана, элегрәк беркайда да басылмаган яки дөньяга чыгып та, вакытлы матбугат шүрлекләрендә, архив тузаннары астында халган әсәрләре табыла һәм укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Билгеле булганча, үзенең беренче әсәрләрен Г. Тукай «Әлгасрел-җәдит» исемле кулъязма журналында урнаштырып бара*** . Бу журнал турында төзүче болай ди: «Журналның һәр саны баштан ахырга Тукайның ачык, матур (каллиграфик) язуы белән язылган: ул аның фактик редакторы да, секретаре дә булган—дөресрәге, журналны башлыча үз кулы һәм үз язмалары белән чагар- ган» (1 том, 415 бит). Г. Тукайның өйрәнчек әсәрләреннән «Әхмәтсафа әфәнде», «Тугъды, көн тугар кеби», «Хәрап итде» шигырьләре дүрт томлыкка әнә *** Бу журналны 1906—1907 елларда Уральскада К. Мотыйгый-Төхфатуллин тарафыннан чыгарылган «Әлгасрел-җэдит» («Яңа гасыр») журналы белән бутарга ярамый. шул кулъязма журналдан алып кертелгән. Соңгы икесе Тукай җыентыкларына беренче тапкыр Бу басмада Тукай томнарына беренче кат кертелгән әсәрләр гомумән аз түгел, аларның һәркайсына тукталуны без күз алдында тотмадык. Бу — махсус тикшеренүләр, эзләнүләр эше. Югарыда телгә алынган рецензиясендә И. Нуруллин мондый өстәмәләргә кискен каршы чыкты. Аның фикерләрендә дә хаклык бар, әлбәттә, бигрәк тә «Казанда бөлгән Әхмәтҗан бабай Сәйдәшев кыйссасы» кебек конкрет әсәрләргә карата. Әмма Р. Гайнановның Тукай әсәрләрен мөмкин кадәр тулы итеп дөньяга чыгару теләгеннән чыгып, эзләнү һәм тикшеренүләрен дә бөтенләй кире кагу дөрес булмас иде. Кайбер хаталары булса да, төзүченең нияте изге. Димәк, киләчәктә әнә шул юнәлештәге тикшеренүләрне киңәйтергә һәм тирәнәйтергә кирәк. Бу эшкә Г. Тукай иҗатын өйрәнүче галимәдәбиятчыларның барысын да тарту һичшиксез уңай нәтиҗәләр бирер иде. Ниһаять, дүрт томлыкның «Искәрмә һәм аңлатмаларны турында берничә сүз. Алар һәр томның дүрттән бер өлешен тәшкил итә. сш кына Тукай әсәреннән берничә тапкыр зуррак. Моның ачык мисалы рәвешендә «Мужик йокысы», «Теләнче». «Безне урынсыз яманлыйлар» һәм башка күп кенә әсәрләргә бирелгән аңлатмаларны күрсәтергә мөмкин. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобиографик язмасына карата 65, «Актык сүзләр» исемле бер битлек парчага 15 пункттан торган аңлатма «Искәрмә һәм аңлатмалариның эчтәлегенә күчсәк, аларның гаять зур әһәмияткә ия булуын күрербез. Аларда Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты, шул чорның иҗти- магый-политик вакыйгалары, Казан, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләрдә татар культурасы, вакытлы матбугат, редактор-нәшир- ләр, шагыйрьязучылар турында чиксез күп һәм киң мәгълүматлар бирелә. Искәрмәләр белән танышып чыккач, автор Тукайга нисбәтән архив материалларын, шул чордагы газета-журнал, китап-җыентык һәм башка чыганакларның барысын да җентекләп тикшереп чыккан дигән фикер туа. Тө- зуче бик күп газетажурналларның чыгарылу чоры, урыны, редакторы, юнәлеше, Тукайның аңа мөнәсәбәте турында бай мәгълүматлар биреп бара. Әдипнең «Бозау кадәрле зур фәлсәфә (яки акчасыз игълан)» дигән фельетоны бик үзенчәлекле алым белән язылган. Автор аны «Россиянең төрле өлкәләрендә һәм төрле вакытта чыккан газета-журнал, китап бастыру оешмалары, типографияләр, әдәби әсәрләр исемен алып, туларның сүзлек мәгънәсен файдаланып язган» (4 том, 351 бит). Фельетонда барлыгы 56 исем кулланылган. Төзүче әнә туларның һәркаисына аңлатма биреп бара. «Искәрмә һәм аңлатмалар»да мәҗбүри рәвештә түбәндәге мәгълүматлар да бирелә: әсәр беренче тапкыр кайда һәм кайчан басылган, аннан соң шагыйрьнең нинди китапларында урнаштырылган, әсәрдә нинди редакцион үзгәртүләр булган, дүрт томлыкка ул каян алып кертелгән. Тукай әсәрләрендә еш кына хәзерге укучыга аңлаешсыз сүзләр һәм гыйбарәләр очрый. Төзүче аларга да тулы һәм тәфсилле аңлатмалар биреп бара. Гомумән алганда «Искәрмә һәм аңлатмалар» һәрбер томны баетып, күркәмләндереп тора Тукай әсәрләренең иҗтимагый-әдәби мәгънәсе» конкретлаштыра, әһәмиятен киңәйтә һәл.-. тирәнәйтә. Тукай турында күп языла, еш языла Чөнки безнең көннәрдә халкыбызның рухи тормышын, культурасын, сәнгатен һәм әдәбиятын. хәтта бүгенге әдәби хәрәкәтне дә бөек шагыйрь исеменнән башка күз алдына китереп булмый. Әмма Тукай иҗаты өйрәнелеп бетте дип уйлау зур ялгышлык булыр иде. 1913 елның 14 мартында Клячкин больницасында язылган «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә Тукай: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзем вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле»,— дип язган иде (4 том, 248 бит). Ул заман килде инде дип әйтәсе килә хәзер. Соңгы дүрт томлык Тукай иҗатын һәм аның тормышын «инәсеннән җебенә кадәр» өйрәнү юнәлешендә бүгенге көнгә иң әһәмиятле адым булып тора