Поэзия
Миңа ничек ышанырсың? Тау артында бер таш булыр, Таш эчендә чәчәк булыр. Аны барып алырсың. Эчендә чәчәк күрмәсәң, Миңа ничек ышанырсың?! Яр өстендә бер таш булыр, Таш эчендә бер кош булыр. Аны барып алырсың. Эчендә кошын күрмәсәң, Миңа ничек ышанырсың?! Су төбендә бер таш булыр, Таш эчендә кеше булыр. Аны үрелеп алырсың. Эчендә кеше күрмәсәң, Миңа ничек ышанырсың?! Бер ташыңнан чәчәк ясыйм, Бер ташыңнан мин кош ясыйм, Бер ташыңнан кеше ясыйм, Шунда миңа ышанырсың. Кем кычкыра? Әле көннәр җылы тора, Әле август ае гына... «Көз килә!» — дип Кем кычкыра? Ышанырга микән моңа? — Тыңлап йөрим бу тавышны, Мин урманны тыңлап йөрим. Әллә монда бармы икән Кеше телен белгән бүре?! Әллә шундый куян бармы. Кычкырамы «Көз килә!» —дип?! Кем кычкыра, үзен күрмим: «Көз килә!» ди. Ишетелә бит. Әй алдакчы — азгын төлке! Синме шулай кычкырасың? Әйткән сүзең дөрес булса, Качып кына кычкырма син. ... Тукта, төлке булмады бу; Август каеннары икән: «Көз килә!» дип кычкыралар, Тавышлары — Соры икән. Әкәмәтнең ике авызы Чирәмдә йөри чын казлар, Чын малай булсаң син монда, Бу гел гаҗәп түгел. Узып барса бер матур кыз, Син аңа «Исәнме?» дисәң, Бу да гаҗәп түгел. «Әйдә икәү уйныйк!» дисәң, Аңа чәчәк өзеп бирсәң, Бу да гаҗәп түгел. Йөгерсәгез, егылсагыз, Кыз еласа, син юатсаң, Бу да гаҗәп түгел. Шунда, имеш, каршыгызга Килсә ниндидер әкәмәт?! Әкәмәтнең ике авызы, Бер күзе, биш мөгезе булса, Бу да гаҗәп түгел. Кулларын сузса әкәмәт: «Миңа бир бу кызны!» — дисә. Син куркыныч әкәмәтне Мөгезеннән алып күтәрсәң, Аны шулай болгап торсаң, Аннан еракка тондырсаң, Бу да гаҗәп түгел. ... Инде казлар ерак йөрсә, Кыз өенә кайтып китсә... ... Сиңа ялгыз кыен булса, Бу да гаҗәп түгел. Барып казларга кушылсаң, Син ак каз була алмассың, Бу да гаҗәп түгел. Малай дигән исем йөртеп, Чын малай була алмасаң?! — Менә бу инде гаҗәп, Бусы әйбәт түгел.