Поэзия
Гамил Афзал Уены-чыны белән... Халыкка акыл өләшәм Уены-чыны белән, Тәрәккый өчен көрәшәм Уены-чыны белән. Искелекне тәнкыйть итәм Уены-чыны белән, Яңалыктан мактау көтәм Уены-чыны белән. Мактаганны әйбәт диләр Уены-чыны белән, Хурлаганны гайбәт диләр Уены-чыны белән. Лирикада гөрләп торам Уены-чыны белән, Сатирадан шүрләп торам Уены-чыны белән. Елмаям да сызланам мин Уены-чыны белән, Шайтанны да кызганам мин Уены-чыны белән. Кызганычка каршы Рестораннар ачык тора, Кызганычка каршы, Баш авыртса кер дә сора, Кызганычка каршы. Ике егет кул бирделәр, Кызганычка каршы, Ишек ачып юл бирделәр, Кызганычка каршы. Син, бай абзый, юмарт, диләр, Кызганычка каршы, Күңелләрне юат, диләр, Кызганычка каршы. Алып коньяк, алып сыра, Кызганычка каршы, Яшь йөрәкләр янып тора, Кызганычка каршы. Мин бик оста диеп җырга, Кызганычка каршы, И тотындым мактанырга, Кызганычка каршы. Биш тә сиксән, ун да сиксән, Кызганычка каршы, Получкадан җилләр искән, Кызганычка каршы. Акыл керде «янгач» кына, Кызганычка каршы, Хәерчегә калгач кына, Кызганычка каршы. Төлке белән Карга Иске мәсәлнең заманча варианты Алла биргән сырны тешләп Карга иптәш, Агач башына кунып бисмилла иткәч, Күзе төште: Төлке килә биеп-биеп, Ашау вакытын көтеп кенә йөргән кебек. — Сандугачкай, — диде Төлке кырын ятып,— Сиңа хәзер операга керер вакыт, Җырлачы, дус, дан шаулатып Европага, Шаккатсын бер иң шәп җырчы-артистлар да. Сырны Карга тырнагына кыстырды да: — Экономик белем хас, — ди, — безнең чорга, Малны хәзер ычкындырмый тырнак, — диде, — Крылов чоры үтте инде, дурак! — диде. Анкета Мин революция дә ясамадым, Аның контры да булмадым, Тәк, Тудым да пава суладым. Тарих тәгәрмәче әйләнгәндә Туктасын дип таяк тыкмадым. Буржуй класс безгә бәйләнгәндә Буш имезлек кабып йокладым. Ыштан белән балык тоттым мин, Иң әшәке сүзләр оттым мин, Тарих арбасына утырырга Халык арасыннан чыктым мин. КөрЛ кулда иде, сәнәк кулда, Ямаулы чалбарда буш кесә. Баш борылды минем уңга-сулга, Кайсы яктан көчле җил иссә. һәр фигура гел үзенчә бора, Миңа инде нәрсә борасы! Фигураның ярдәмчесе була — Юлны бозмый чапкан юргасы. Регламентлы гомер үткәрәм мин, Күтәр дигәч, кулны күтәрәм, Тантаналы минут кичерәм дә, Төшер дигәч, кулны төшерәм. Зур мандатлар ятмый кесәләрдә, Урта хәлле актив булганмын. Мин, мөгаен, ямьле кичәләрдә Доклад тыңлар өчен туганмын. ... Даның күкрәп барса гасырларга, Әрсез хыял чикләрне белми. Юк, кирәкми, кыстамасыннар да, Зур начальник буласы килми... Кашфел Задә Чехов язганча... Сердәшем — Чехов язганча! — «Маэмай иярткән» ханым. Нәни болонка бүлмәдә, Исеме «Маркиз» аның. Баскычтан менеп, баскач та Звонок төймәсенә, Шашынып өрә шул әнчек,— Җир тетрәвенме сизә? Көнләпме гүзәл хуҗасын, Әллә уйнапмы юри? — Ул синең янда бик озак Агрессив төстә йөри! ... Сердәшем — Чехов язарлык, Романга лаек ханым. Болонкасына нан биреп Ул гәпкә күчә тагын. Бальзак стилендә матур, Гаҗәп бай «будуар»да Сөйләшәбез, гөрләшәбез, Китаптагыча — бар да. ... Тик бер мин кунак булмыймдыр Ханымның бүлмәсендә: Бик еш кагылып китәләр Звонок төймәсенә. ... Тетрәвен җанның сизәмсең, Ник, «Маркиз», өрәсең, ә?! Ганимед Зөлфәткә Юк, язмыштан узып килми бәхет, Истигъдатлы заттан булсаң да: Яшь Ганимед тансык Юпитерга, Яшь шәкертләр кирәк остазга. Мәңгелектә исемең — Олимпта син, Гәрчә гади сакый син анда. Җирдә исә кеше тиз искерә, Яңаларга мода дөньяда! Килә буын, китә... Үсә тора Яңа яшь шәкертләр остазга. ... Юк язмыштан узмыш. Кими бәхетең Истигъдатлы җаның булса да. Әнә Ганимедлар күккә ашкан, Акырып-елап җирдә туса да. Әллә шулмы үрнәк дөньяда?!