Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Равил Фәйзуллин

КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР ЯШЬЛЕК Кай якка барсаң да сукмагың кояшлы! Ишекләр — алдыңда үзләре ачыла! Кайда да кирәксең, кайда да көтәләр! Баскан төшең — Җирнең кыл уртасы!.. ХЫЯЛ АТЛЫ НӘФИС НӘФЕС Төнбоеклы тыныч күл дә, балкыр ут та, гөл бөресе дә буласы килә бер үк мәлдә! БИЕКЛЕКТӘ Кыя — текә, җилләр — йолкг. Кузгала таш... Кая басыйм? Колакта өн: менгәнсеңме — егылам дип кычкырма син! Китапханәләргә кергәч бөрешеп калам китап киштәләре алдында. Бөек уйлар тулы изге храмнан соң кичке күккә карыйм нарасыйланып. Анда да мәңгелек йолдызлар... БАКЧА. ТӨНГЕ УЧАК. ИЮНЬ Утырабыз өчәү: учак, уй да мин. Төнге тынлык. Бөек берлек. Идиллия. Рәхәт. ... Чү! Тагын кем анда?! Өч-дүрт адым якында гына алсу шартлау булып мәк ачылды! ... Әллә Син дә инде утырасың кайдадыр еракта, ялгыз ут ягып, мине сагынып?.. Ялкыныңмы минем янга төште мәк чәчәге булып, кызарып?.. ЙОЛДЫЗЛАР Йолдызларга йодрык күрсәтмиләр. Сокланып, таң калып багалар. Аларда миллиард кешеләрнең күзләреннән күчкән нур яна. КҮҢЕЛ — ҖӘЯ Нәфрәттән, сөюдән, ачудан, көлүдән — шундый хәлдә күңелем: тартылган җәя! Шундый җәя — тыймасаң, бер юлы дүрт якка атачак! Сөю угын гына атмакчымын да, ай, авыр шул!.. КҮҢЕЛ ТЕЛИ КҮКНЕҢ ҮЗ ӨНЕН... Әллә Күк күкри, әллә берәр дәһшәт очкыч? Әллә транзистор, әллә кош сайрый? Колаклар сак хәзер. Күңел тели ерак бабайларча, Күктән иңгән табигыйлекне — Күк күкрәвен, кошлар тавышын, яңгыр авазын... ЭШЧЕ Иртә-кичен шундый озын әтинең күләгә-һәйкәле. КАРАТАУ. СҮНГӘН ВУЛКАН Ут сулаган чаклар!.. Түбәмә менгәннәр дә адәмнәр (и язмыш!} тымызык яңгырдан — шалашта ышыкланып торалар... Берсе учак тергезмәкче дә... Шырпысы чыланган. . КҮРЕРСЕЗ! Диңгезгә аккан чишмә суыдай буталды яшьләрем гомер дәрьясында... Энҗе ташлар булып бер чыгар!1 Күрерсез! НӘСИХӘТ № ... Бушка алма берни бу дөньяда. Җиңел килгән рәхәтлектән саклан. Язмыш дигәннәре костырыр бер. Ә косканың булыр — чат кан! Чеп-чи юләр булсаң гына шатлан: җиңел килде диеп бу мәхәббәт, бу мал, бу дан... Җиңел үлемеңә генә шатлан! Җителдеме гомеремнең яртысына? Билләр сына. Гөлләр сына. Илләр сына... Дөнья болай тыныч кына... ТАУ ТӨШҮ Бер утызны узгач түбән таба — текә икән гомер тавы!.. . Тәгәри таш! Торган саен моңсулана бара җәен кошлар тынган чаклар, айның ундүртләре узган көннәр, үткән поездларның борылмада югалулары.- Күзне сагышлатып, әчеттерә күбрәк кабатланып килгән язларның битне иркәләүче җилләре... ТӨНГЕ СУ КОЕНУ Чалкан йөзеп киттең ай юлыннан... Йолдызлар дерелдәп куйдылар ялангач тәнеңне күрүгә! ... Энҗе түгел, чуерташлар т,ездем чыгу юлыңа. Көйдереп тамды кулларыма чәчләреңнән көмеш тамчылар. Салкын күкрәкләрең яндырды тәнемне. Кочагыма атылып керүгә — Ай мәтәлеп төште дулкынга. Кырым таулары бөтерелеп йөрде диңгездә... ТИЛЕ ЙӨРӘК Күк катларында шаша йөрәк! Җирдән килә өн: «Ишетү кирәк — сөешкәннәр күп, кавышкан сирәк!..» Ишетәме соң йөрәк! КАЙЧАК КИЛӘ... Кайчан җир сөрүче буласы килә. Кайчак галәм беләң юанасы — йолдызчы галим булып. Кайчак килә — гомерлек ярың булып уянасы... БӘЙРӘМ УЗГАЧ, ИРТӘН... Кояш уянды. Онытылган шәм каршылады таңны. Күренми янды, яшьләре тамды... «Исемең матур, кемнәр куйган!..! Чәч тасмаңа, әй сеңелем, бал корты кунган - Ник мин түгел иренеңнән бал тәмен торган?.. Исемең матур... ЕШ КЫНА... Күп күрдем сандугач оясын. Берәүләр — күралмый гомергә! Әнә шул берәүләр еш кына өйрәтә — кай төштә күрергә. КАЙДА ДА... Эльбруска, Витошага, Чатырдагка' менеп кычкырдым. Кайтаваз булып һәр чакта синең аваз ишетелде. АПОЛЛИНЕРДАН Борча-көя, дуслар, сөяркәләр мәрхәмәтсез: безне сөяләр. Сөяләрме, димәк, тешли алар, башың ашый... Сак бул, ир адәм! «VWWVW'AAA • ‘Эльбрус, Витова. Чатырдаг — тау исемнәре. Харрас Әюпов Бәхет Бәхетлеме сез дип сорамагыз, Юлыгыз нинди диеп сорагыз. Ак атларда төшегезгә керсәк, Изге сәфәр диеп юрагыз. Шундый сәфәр бит бу — ялгыш кына Абынсаң да заман кичермәс, Ил тапшырган олы әманәтне Юньле җайдак җиргә төшермәс. Бәхетлеме сез дип сорамагыз, Мин бәхетле димәс ир-егет, Бәхетлегә ил картлары килер, Рәхмәтләрен әйтер бил бөгеп. Шундый итеп узыйк бу сәфәрне — Телдән-телгә күчеп сөйләнсен, Без эзләмик әле бәхетләрне, Бәхет безне үзе эзләсен!... Киләчәк һәм үткән арасында Кечкенә бер нокта мин бары. Шул ноктада чорлар кисешәләр, Җаным аша уза юллары. Бәрелешә миндә ак һәм кара, Көрәш бара җанда, буталыш, Киләчәктән урын алыр өчен Хыянәтне җиңә Ышаныч. Гасырлардан килгән мәхәббәтнең Мәңгелеккә китеп барышы — Кулыңны суз, яшьлек! Абынмасын, Сөрлекмәсен бездә, ялгышып. Үткәннәрнең әманәте килә, Мең йөрәкнең миндә мең моңы. Киләчәккә шулай кайнар килеш Илтәлермен микән мин моны? Җирдән киткәннәрнең иренендә Әйтелмичә калган сүзләрен Нәкъ аларча әйтә алырмынмы, Рәнҗетмәмме икән үзләрен?.. Гасырларның җиле бәрелә-сугыла, Җаным аша узган минутта Басып торам чорлар каршысында, Мин — очкындай кызган бер нокта... Агач башлары шаулыйлар — Җилдәнме, яңгырданмы, Әллә елларга сөйлисе Моңнары авырданмы? Җилләргә сибелә җырлар, Яфраклар тузып кала, Көз түгел, урман өсләтеп Гомерләр узып бара. Сыгыла агач башлары Безнең бәгырьгә тиеп, Шуларны тыңлыйсыз бугай Агачлар шаулый диеп. Киткән-озаткан чакларда Түзәлер кемнең җаны? И сабыр икән урманнар! — Шаулыйлар гына бары. Төнге очыш Йолдызлар тарта, йолдызлар. Күкләргә ашкан чагым, Дөньялар каршына басып, Талпына бүген җаным. И Җирнең тиңсез-бәясез Кадерле мизгелләре! Кайларга сибелештегез? Бу йолдыз диңгезләре Кемнәрнең серен яшергән, Кайларга дәшә тагын? Агызып китәр шикелле Мине бу төнге агым. Галәм түренә нур булып Таралган дәверләрне Куып җитәрләр шикелле Җанның бу давыллары. Кагылыр сыман кулларым Кемнеңдер толымына, Ышанмам аның кайчандыр Җир кызы булуына. Танырмын әллә кайлардан Җирнең беренче җырын, Алдына башны куярмын Ул җырны җырлаучының. ... Төнге дөньялар каршына Нур булып агам сыман, Югалсам, эзләрсез мине Йолдызлар арасыннан.