ӘНӘС КАМАЛ
Шушы елның 18 мартында татар совет драматургы һем театр эшлеклесе Әнәс Камал (Камалетдинов Әнәс Гали- әсгар улы) озакка сузылган каты авырудан соң 71 нче яшендә вафат булды. Әнәс Камал 1908 елның 20 февралендә Казанда, татар драматургиясенең классигы Галиәсгар Камал семьясында туа. Кече яшьтән артистлар, язучылар, музыкантлар белән — татар культурасы эшлеклеләре белән аралашып үсә. 1931 елны ул Казан театр техникумын тәмамлый. 1931—1935 елларда Минзәлә колхоз-совхоз театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе. 1935—1955 елларда Татарстан китап нәшриятында редактор, аннары Язучылар союзында әдәби консультант, «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Әнәс Камал иҗат эше белән үсмер чагында ук шөгыльләнә башлый Ә 1928 елда язган «Биш меңле Гайнетдин» комедиясе аңа драматург исеме алып килә. 50 елга сузылган әдәби иҗат дәверендә ул күп санлы комедияләр, скетч, инсценировка, интермедияләр иҗат итә, «Давыл», «Туй», «Ике көч» исемле әсәрләре халыкка киң таныла. Драматургның иң яхшы пьесалары «Сайланма әсәрләр» исемле бер томлыгына тупланган. Ул—1939 елдан СССР Язучылар союзы члены. Әнәс Камал татар драматургиясенә нигез салган Г. Камал турында сәнгатьчә матур, тирән эчтәлекле истәлекләр китабы язды, әдәби тәрҗемә өлкәсендә күп эшләде, яшь драматургларның әсәрләрен укып, аларга гел булышып торды, бер пәрдәле комедияләр, эстрада җыентыклары төзеп бастырды, озак еллар буена Язучылар союзының драматурглар секциясе эшендә катнашты. Үзенә һәм иптәшләренә карата таләпчән, туры сүзле, киң күңелле, юмор хисенә бай, олы җанлы каләмдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә гомер буе сакланыр