Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТКА КАРШЫ ХАТЛАР ЯЗДЫК

«ПАРТИЗАН КИТАБЫяННАН

Немецларның шома телле булуы, сүзгә юмарт икәнлеге безгә сугыш башланыр алдыннан ук билгеле иде инде. Кемнәредер, үзләренчә оста хәйләләп һәм күзгә карап ялганлый-ялганлый, күп- күп уйдырма яза. Типографияләр шуны газета һәм журналларда, я кечкенә, я зур листовкалар итеп, мөрәҗәгать, приказ яки кисәтүләр төсендә күпләп бастыра. Аннары шул агуны самолетлары җиргә сибә һәм шымчылары күпләп тарата. Нинди генә җай тапмый да, ничек кенә кы Нигәдер «Көймә килә, көймә килә, көймә килә эзе юк, хаты килә, сүзе килә, сөйләшергә үзе юк» дигән җыр искә төшә. Әлбәттә, урынсыз хисләнү һәм күңелнең һич кирәксезгә дулкынлануы инде бу. Нинди хат килсен дә, нәрсә көтәргә кирәк ди безгә чик буе елгасының аръягындагы немецлардан? Ә менә безнең белән сөйләшергә сөйгән ярларыбызның бирегә килә алмаулары көн кебек ачык. Көтелмәгән «кораб »ның хикмәтен белергә кирәк иде. Старшинабыз аңа винтовкасындагы штык очын сак кына тидереп карады: ландырмый иде, каһәр. ...Тар елга аша безнең ярга нәп-нәни бер уенчык көймә килә. Уенчык булса да, үзе моторлы — тыр-пыр итә. Без, посттагылар, куак арасыннан күренмичә генә шул тәти йөзгечкә карыйбыз. Су өстенә үз буразнасын сыза да сыза гына бит. Буе, чама белән, аршыннан артык. Төртке-төртке булып, ерактан ук ишек- ләре-тәрәзәләре күзгә чалына. Капитан күперчеге дә күренә. Хәтта утлары да бар кебек. Үтә дә сәере шул: карандаш хәтле генә мачтасында ак флаг җилферди, җилдә җәелгән чагында флагның ниндидер буй-буй сызыклар белән сырланганлыгын шәйләргә мөмкин. Килә дигән көймәбез җәен балыгыныкы шикелле тупа башы белән ярга төртелде. Һаман бер көйгә көчәнгән автомат моторы аны юеш ком белән сөзештереп үзенчә бераз маташты-маташты да, җае һәм мае бетеп, күрәсең, шып тынды. куык кебек буш, җип-җиңел икәне беленде килмешәкнең, димәк, шартлаунитү куркынычы юк иде. Ап-ак нәни йөзгеч менә инде старшина кулында. Барчабызның күз карашы шуны капшый. Инде җил юктан җилфердәми башлаган, салынып төшкән флагка караучы да юк. Ә бит бөтен этлек шуңарда булган лабаса! Аңардагы буй-буй сызымнар акка кара белән русча- ♦ лап язылган хат булып чыкты. Кәгазьдәге язуны түгел, ә язулы ситсы җилкәнне укыйбыз. Мөм- =■ кин хәтле остарак әйтергә тырышып, рус телендә сырлаганнар: £ «Яһүдләр Россиясенең солдатлары, комиссарлары һәм командирда- ь ры! Сезне бирегә безнең Гитлер иленә каршы сугышка алып килделәр. Шәфкатьсез Сталин оештырган походка эләгүегез бик кызганыч. < Чөнки сездән башлатырга теләгән сугыш, беренче чиратта, үзегезх нең барыгызның да — димәк ки, сез масаеп һәм горурланып «сөекле g Ватан» дип атаган Советлар Союзының да юкка чыгуы белән бетәчәк. £ Акылсыз булырга ашыкмагыз, яшәргә телисез икән — безгә көчләп S тагачак сугышыгызны башлаганчы ук безнең якка күчеп калырга тырышыгыз. Күрәсез ич, арабыздагы елга киң түгел, теләсә нинди “ караңгы һәм тын минутны табыгыз да — йөзеп чыгыгыз бу якка. Бу х кечкенә кораб эчендә бер мең кешелек чакыру кәгазе — рөхсәт язуы ф бар... Рәхим итәсез! Соңыннан үкенмәслек булсын... Социализм изү- _ еннән котылырга мөмкинлек бар әле. Мең-мең тапкыр кабатлап әй- г тәбез: рәхим итәсез! Мөмкинлек бар әле!» Язуны бездән соң полк штабында һәм политбүлектәгеләр укыды. ~ Кыска гына итеп — бары тик өч җөмләле — җавап җибәрү тиеш та- ~ былды. Шул ук бәләкәч «корабның» инде кызыл ситсы җилкәненә о язылган сүзләр теге якка китте: «Йөрәкләребездәге нәфрәт хисләре санынча сәлам-пулялар кабул кылыгыз. ( — Хат җибәреп, безне тагын да көчлерәк иттегез. — Безнең җирләрдә мәңгегә ятып калуыгызны көтегез!..» Моторын әйбәтләп боргач, көймә дә теге тарафка бик җәһәт барып сыенды. Хат алышу, әлбәттә, артык дәвам итә алмады. Июнь аеның егерме икенче иртәсендә безнең палаткалар, безнең парктагы туплар өстене кайдандыр очып килгән самолетлардан бомбалар, кайдандыр аткан туплардан миналар, ә елганың аръягыннан исә хәтта үзләре үк безгә күренеп торган минометлар һәм пулеметлардан ут ява башлады. Аръяктагылар дигәнебез инде безнең артиллерия полкы урнашкан мәйданда иде. Дошман белән бугазга-бугаз килеп сугышу чикнең иң кырыенда башланды. Танкка ата торган тупларыбызның күбесе, шулцй ук туп-туры бомба төшкән полк штабыннан берничә кеше, шул исәптән безнең белән бергә «кораб» каршылаган старшинабыз һәлак булды. Гитлерчылар исә. бик күп төрле язуларында белдергәнчә, яшен тизлеге белән һөҗүм итәргә, август тирЭләрендә Мәс- кәүдә үзләренең җиңү парадын үткәрергә ашыгалар иде. Безнең полк биләгән кечкенә мәйданда озак маташмадылар. Булган бар нәрсәне яндырып, кыра алган хәтлесен кырдылар да ары уздылар. Инде көн уртасында танклар өстерә трусиктан гына менеп басып, кояшта кызынып, шул якка өстәмә көч булып баручы бик күп хәрбиләрне дә кү рергә туры килде. Без, шулай ук күп санлы исәннәр, артта калдык, дошманның үзенчә итеп әйтсәк, без инде камалган идек. Шул тирә урманындагы бер чиркәү подвалына ике дустыбызның ярасын бәйләргә дүртәү төшкән икәнбез. Дүртәү генә дә түгел. Арабызда тагын ике немец бар! Япь-яшь солдатлар. Йөзләрендә — ачу һәм каргыш карасы. Дәш миләр, сөйләшмиләр. Дөресен әйткәндә, алар белән лыгырдап утырырга безнең әле вакыт та юк. Инде штабка тапшырып булмый үзләрен — без бит хәзер дошман тылында. Вакыт бар әле — сөйләшербез, телләре ачылыр. Чөнки без аларны «тел» буларак кулга төшергән идек. Ә хәзер, барыннан да элек, яралы дусларны кайгыртырга, аларны аякка бастырырга кирәк. Урман эчендәге чиркәү янында безнең кухня машинасы ватылып калган икән. Туп-тулы ризык. Подвалдан чыгып күрүгә беренче куанычыбыз шул булды. Машинага тагылган казан әле суынып та җитмәгән — итле һәм бәрәңгеле куе аштан җылы бәреп, тәмле ис бөркеп тора. Кузовта бар да бар: ипи, сохари, чәй-шикәр, колбаса, сыр... Хәтта ике савыт эчемлек тә табылды. Дөрес, берсе башланган иде — машинасы белән саубуллашканда, шофер капкалап киткәндер, күрәсең... Кыскасы, тирә-юнь искиткеч тыныч, өс-баш әлегә бөтен, тамак муеннан тук, әмма бик авыр көннәр. Чиркәүгә килүчеләр булса да куркыныч юк — подвалга, әлбәттә, кермәячәкләр. Ә немец егетләре белән безнең эш пешмәде. Бердән, тел белү җитмәде булса кирәк, икенчедән, безнең кайгыбыз алардамыни хәзер! Кылларын тарткалап, нәрсәдер белмәк булып карыйбыз. Нәрсәгәдер инандырып, нигәдер күндереп-ышандыру теләге дә бар: юк, берсе дә кабул итми. Чытык йөзле, җирән чәчле, немец мундиры эченә буен-сынын курадан ясап тыккан шикелле бер шыксыз буйлысы, ниһаять, кесәсеннән русча һәм немецча язып типографиядә басылган кәгазь чыгарды. — Бу — мин, бу — автор! Бу — мой политика. Бу — мой кәгазь. Мин писал. Ак ситсыга язылган теге сүзләр иде бу. Җавап бирмәдек. Кызганычка һәм бәхеткә каршы, икесенең берсенә дә тимәдек. Хәтта безнең саф һавалы тын урмандагы мул ризыклы оябызда үзләрен генә хуҗа итеп калдырдык. Яралы иптәшләребезне исән саклап, качып- посып, Белостоктан башлап чигенәсебез бар иде. Көнчыгышка ашыккан немец машиналары, танк һәм самолетлары сасыткан һава сулышны кыса. Янган авыллар урынында тырпа- еп калган кара морҗалар илбасарның алдагы кара көне булып күренә. Тулысынча диярлек хәрабәгә калган калаларны күреп күзләрдән яшь чыга. Кырларда әле генә өлгергән игеннәр башакларын җиргә иеп елыйлар сыман. «Кемгә калдык без, ниләр күрәсе бар икән алда?» ди кебек һәр нәрсә. Олы юлларга чыкмыйча, дошман техникасы шаулаган тирәләрдән читтәрәк булырга тырышып, чигенәбез дә чигенәбез. Кичен нинди дә булса бер хуторга яки авылга керер булсаң — анда дошманның ки- лү-килмәвен җентекле күзәтергә кирәк. Ә кермичә булмый: тамак ялгыйсы, яңа хәбәрләр ишетеп беләсе бар. Иң мөһиме шул. басып алган җирләрдә илбасар үзен ничек тота? Толочино тирәсендәге бер авылның кырый йортына су эчәргә кердек. Биш алты яшьләр чамасындагы бер малай капка төбендә каршылый. — Су эчеп буламы сездә, егеткәй? — дибез. Була, ник булмасын. Әнә кое бар, сиртмәсе эшли. Квас кына юк. — Нишләп юк? —* Чөнки кичә фронтка баручы немецлар кергән иде. Ике машинага төялеп килделәр: чөмерделәр-чөмерделәр дә квасыбызны, мичкә төбеннән үле чучка баласы килеп чыкты. Җеннәре чыккан немецлар әнине эзли башлады. Ә ул, «кунакларга» йомырка алып килим әле, дигән сылтау белән, тайган икән. Чучка үләксәсен мичкәгә әни үзе салган булган... Ярый әле, немецлар шүрләп һәм ашыгып, авыл- дан кинәт чыгып сыздылар. Чөнки урман ягыннан мылтык аткан тавышлар ишетелде. Ә анда, абыйлар, ниндидер бандит партизаннар бар икән, имеш. Буламы соң шундыйлар? — Үзең әйтмешли, була, балакай, ник булмасын, менә без үзебез дә хәзер гитлерчыларны үтерүче шул «бандит» партизаннар инде. Сиртмәле коедан шул чак су эчерткән малайга чын күңелдән әй- ♦ телгән рәхмәтне, конвертларга салып, бу көннәрдә дә юллыйсы, ишет- х терәсе килә. Әлбәттә, ул хәзер үзе дә агайдыр инде. Әмма аңа сугыш елларын- S дагы немец игъланнары һәм белдерүләре, мөрәҗәгатьләре бәлки бил- =. геле түгелдер. Истә калганнарының берничәсен сүз уңаенда әйтеп тә узыйк бул- < маса. «...Гражданнар! Авыл һәм шәһәрләрегездә качып калган комму- = нист, командир, комиссар һәм яһүдләрне яшерсәгез — сезнең үзегезне атачакбыз. х ...Фюрер гаскәрләренә бирмәс өчен ризык яшерүчеләргә — бер- 2 нинди допрос һәм судсыз үлем җәзасы!.. ...Төнге сәгатьтә урамга чыгып йөрү катгый тыела. Ут яндырмаска. Бу — совет самолетларына сигнал бирү дип саналачак. Гаепле ♦ кешеләрнең барысы да атып үтерелергә, йорт-җиренең көле күккә = күтәрелергә тиеш»... Бу бит шул ук хатлар — чик буендагы теге елга аша шул ук не- = мецлар йөздереп чыгарган шул ук кисәтүле, куркытулы, янаулы мө- - рәҗәгать сүзләренең дәвамы. Еллар үтте, бик күп сулар акты дигәндәй, ниһаять, без шул ук бе- " лорус җирләрендә Витебск казаннары кайнар көннәргә дә килеп җиттек. «Казан» дигән төшенчә ул чакта дошманның бер төркем гаскәрен камап алып, аны шул түгәрәк казанда кайнату шикелле дөмбәсләүне аңлата иде. 1944 елның җәендә һөҗүм итүче безнең гаскәрләр инде үзләре үк шүрләп чигенә башлаган гитлерчыларны нәкъ шулай дөмбәсләде дә. Саннары инде дүрт йөз меңгә җитә язган белорус партизаннары исә бу һөҗүмгә илбасарларның үз тылыннан торып юл ачышты. Көчле дә һәм күңелле дә булды ул һөҗүм. Туган җирләребездән илбасарларны бомбардирлар гүләве, туплар шавы, «катюшалар» уты дөрләве куды. Алар хәтта кая басарга белми чапты ул көннәрдә. Ә мәңгегә дөмегеп калганнары аннан да күбрәк иде. Егып салынгач та баш күтәрергә көннәр-атналар буе кыймаганнары аз булмаганлыгын да әйтик. Тылларын «чистарту» тәртибендә, бу һөҗүм алдыннан немецлар Витебск өлкәсе партизаннарын да, авиация, танк һәм пехота көче белән кысрыклап. Березина елгасына хәтле чигендергәннәр һәм таркатканнар иде. Командирыбыз Орша шәһәре депосының элекке начальнигы булганга. Заслонов бригадасы партизаннары инде егерме алтынчы июньдә азат ителгән Оршага җыелырга тиеш иде. Иван Вашкин һәм мин — ике разведчик, ике җайдак — шул калага кайтып барабыз. Немецлар куылганнан соң һавалар да сафланып киткән, чәчәкләр дә күркәм балкый, урманнар да күңеллерәк шаулый иде. Атлар янәшә торып үз җайларына атлый бирә, ә без исә әйтеләсе сүзләрне, куанычлы хисләрне тик күңеллерәк, тантаналырак итеп, шаяртыбрак аңлатырга тырышабыз. Юлыбыз уңда тау хәтле үк булып күренгән калкулык буйлап иңкүлектән уза. Моңарчы немецлар гарнизоны булган Обольцы авылыннан чыктык. Чеченево дигән авылга җитәргә нибары ярты чаңрым ара бар иде. •к У • М 5, 177 һәм... кинәт, көтмәгәндә, тагын сугыш теле белән шаярту ишетәбез. Нәкъ баш өстебездән, һаман шулай ук ямьсез сызгырып һәм чыжлап, өч-дүрт пуля очып узды. Ширбәт эзләп очкан умарта кортлары кебек: үзләре безли, үзләре чакмый. Бик тә сәер атыш иде бу. Җавап бирергә калса — бездә дә автоматлар бар ич. Атларны калку басу ягына борып туктаттык. Корал — кулда. Көтәбез. Әмма атучы юк. Тагын көтәбез. Аяз көн күгенә ракетадан яшел сигнал чөелә. Ниндидер ак ситсы болгыйлар. Димәк, анда кемнәрдер бар, юлыбыз ашыгыч булса да, күрми узу ярамый иде. Атларыбызны үргә чаптырабыз. Менсәк-карасак — ни күрдек дисезме? Ап-ак арыш кырын ямь-яшел итеп чуарлап бер төркем немец ята. Безне күрүгә торып бастылар. Бит-башлары кап-кара. Йөзләре суырылган, үзләре калтырый. Без «Тыныч булыгыз» дигәнрәк ишарә ясагач, кайберәүләре хәтта җиңел сулап елмаеп та куйды. Арадан берсе аягүрә басты да безгә баш иде, аннары «ур-ур» дип башлап үзе- некеләргә нәрсәдер әйтте дә, ике солдат башыннан ике пилотка алып, шуларга тегеләрнең сәгатьләрен салдырып тутыра башлады. Икенчесе исә барчасының автомат һәм пистолетларын җыеп бер күчкә өйде. Аннары күкрәгенә кулын куеп, «биредә ышанычлы документым да бар» дип әйтте. Ике пилоткадагы сиксән алты сәгатьне исә безнең икебезгә тапшырганда офицер, үзенә калса, көчәнеп түгел, ә бары тик эчкерсез булырга тырышып бер генә нәрсә үтенде: — Зинһар хәрби комендатурага илтеп куя күрегез. Минем авто- ротадан Витебск казанында исән калганнар шушылар. Бу кырда инде алты көн ятабыз. Авылга керүе һәм кешегә күренүе куркыныч. Солдат булмасагыз да. күрәм, сез хәрбиләр, зинһар хәлебезгә керегез. Дәһшәтле сугыштан исән калганбыз икән — яшик тә инде. Берберебезне үтерешмәс-кырышмас өчен яшик... Теләкләре кабул ителде. Беребез атын авылга тиз генә юргалатты да, бер малай аннан олау белән килде. Корал һәм сәгатьләрне шуңа салдык. Немецлар, әнкәләренә ияреп су буена ашыккан үрдәк бәбкәләредәй, бер-бер артлы тезелешеп шул арба артыннан атладылар. Рясноның барча йортларыннан диярлек хәзинәдә булган барлык ипи һәм бәрәңгене җыеп көтелмәгән «кунакларга» барча хатын-кыз (чөнки бөтенесенә берәр сәгать эләкте!) аш-су пешергән apatfa без «кунаклар» башлыгы белән танышып алырга теләдек. Авторотаның командиры булган икән. Сугышны Белосток өлкәсендә безнең чик буенда башлаган. — Беренче һөҗүмне танкларга ата торган полкны тар-мар итүдән башладык. Икебезне әсир иттеләр дә, сезнекеләр безне атна буе ашатты. эчерде, хәтта кемнәрдәндер яшереп урман аланындагы чиркәү подвалында асрады, һәм без исән калдык... Ә Гитлер сугышының өермәле җилләре безне тагын үз кочагына бөтереп алгач... менә без Витебск казанында кайнап та исән калдык. Моның өчен кемгә тиеш булса, шуңа рәхмәт! Офицерның күзенә текәлебрәк карарга туры килде. Ничектер таныш шикелле. Төсе шул, кашларын еш-еш сикерткәләве дә шундый. Тукта, теге чакта ашарга биргәнне алмаганда бик усал итеп караган иде түгелме соң? Тәртәгә бик каты типсә дә, шул «тел»нең телен кисмичә калдык түгелме соң без?!. Әйе, шул немец, шул офицер булып чыкты. Инде хәзер аның күкрәк кесәсендә нинди документ барын да белергә кирәк. Сорыйбыз, күрсәтә һәм аңлатырга ашыга: — Бу, дөресен әйткәндә — пропуск, бу — пороль. Шуны күрсәтеп, күпләр үзен совет хәрбиләренә плен бирелергә хаклы санады. Чөнки бөтен сүзләре дә дөрес, барысы да чын моның. Хатны яттан белүче солдатларның да бик күбен беләм мин. Андыйлардан берәү безнең арада да бар. Сәбәбе шул: тизрәк әсир төшәр өчен ятлаганнар. Гитлер коткысына бирелеп, без язган мәгънәсез хатларга каршы иң мәгънәле, иң гади һәм иң төшендергеч чын солдатча хат дип саныйм мин моны һәм, истәлек итеп, әсир итүегез өчен рәхмәтләр ф әйтеп, минем бөтен булмыш авторота исеменнән аны сезгә бирәм. Тылга җибәрелгән совет матбугатыннан укып без инде белә идек з ул хатны. Аны украин дуслар — әллә каләм осталары, әллә үткен ~ телле җор партизаннар инде?! — үз телләрендә усал шигырь итеп ' язганнар. Исеме дә бик дөрес куелган: «Фашист көчегенә — Гитлер әнчеге- ? нә». Бик күпләргә бик дөрес адресланган хат ул. Фашистлар: «Баш- * ларыбыз исән кала күрсен, бары тик әсир генә итегез!» дигән сүзләр- 2 не, күзләребезгә ялварулы карап, шул хатның шундый сүзләре белән = үтенделәр: «Син бер ата эт белән бер ана эттән яралган, һәм синең әшәке токым дөньяга таралган. Әйткәнебез хак саналгыры (бугазыңа казык ± кадалгыры!). Исәннәрбез, сауларбыз, урмандагы нык имәндәй шау- ' ларбыз... Синең өереңә исә чын күңелдән шуны телибез: сөйләсәгез— . телегез корсын, йөгерсәгез — аягыгыз сынсын, аркагызга таяклар яусын, салкыннарда туңып катыгыз, тизрәк кереп гүрдә ятыгыз... Син - бит әле күптән түгел генә шапырынган идең, канлы кулларыңны уып - акырынган идең, явыз өереңне җыйган, үз тиреңә көчкә сыйган = идең: имеш, партизаннарның тетмәсен тетәм, алар торган авыллар- - ны көлкүмер итәм, барчасының канын эчеп туенам, һәм биергә ки- t ләм мин зур җиңү туена,—дигән идеи. Имеш, изәм мин дошманымны һәм аның сулышын буам, мин алар өстенә зур танклар куам, күңеллерәк булсын өчен —самолет та өстәрмен. Җитәр, чиге булсын минем тылымдагы кыргый эшләрнең! Тынычлап калыр юлларым, сезнең барыгызга да кулым җитәр!..— дигән идең. Ә без әйттек сиңа, кеше ашаучы: һәр адымыңда сине үлем көтәр! — дидек. Диңгез суын эчеп бетереп булмый, кендектән югары сикереп булмый, яланда искән җилне диңгезгә күчереп булмый. Нәкъ шуның кебек үк, без партизаннарны да күрергә, кырырга мөмкин ’түгел — мең тапкырлар антлар итсәң дә, кайсы якка эзләп китсәң дә — юк, мөмкин түгел! Чөнки без үч алучылар, хак юлдан баручылар. Куркытмый безне машинаң, куркытмый танкларың, яндырырбызкөйде- рербез утларга салып барын. Кирәксә — капкын куябыз, кирәк икән — тешлибез. Бөтенесен эшлибез. Машинагыз алга атыла... Һәм минага бәрелеп ватыла. Танкларыгызны да шулай ук ватабыз. Кыскасы, барчагызга капут сезнең, барчагызның анасын сатабыз. Кыскасы, сез инде барыгыз да — тере үләксә, берегез дә лаек түгел шуннан артык теләккә. Ә самолетларыгыз безне эчләр катырып көлдерде генә. Урман өсләреннән очып үттеләр, пуля һәм бомбалар сиптеләр, миналарыгыз да бертуктаусыз шартлады, ләкин үлем безне тапмады. Настя әбинең ике тавыгын үтергәнсез дә күпер төбендә бер сыерның койрыгын өзгәнсез... Ышансаң ышанасың, ышанмасаң — кирәкми, билләһи дип әйтәбез, сезгә шуннан артыгы эләкми. Ат башлы зат син! Алай гына да түгел, чучка колаклы ат син. Акылың булса, безнең радионы тыңлар идең дә, дөреслекне аңлар идең. Башыңда чүп үлән үсә, башыңда томан, фронт хәлләрен ишетсәң — колагың тонар. Очкычларың генералы Кицингерга ышанма, Украина комиссарың Кохыңны да тыңлама — без көчле дигән булып. сине алдый алар, ялганлаган сүзләренең очын-очка көчкә ялгый алар. Мактанып язганнар икән: имеш, партизаннарны кырабыз! Ә без андый бушбугазны бары көлеп тыңлап торабыз. Ә фронт хәлләрен сиңа белергә кирәк иде. Меңләгән этең дөмек- мәгә.н көн хәзер сирәк инде! Сезнекеләрне безнекеләр тукмый, шуңа күрә безнең күңелләр көр, ишет тә шуның барысын — хәзердән кабергә кер! Ай-Һай яхшы тукмыйлар да соң! Миңгерәтмичә сукмыйлар, үтермичә екмыйлар, Курск һәм Орел янында сезнекеләр күпләп кыйналды — бер кабергә берничә гаскәр җыйналды. Белгород янында да ариецлар каны күп акты, анда да синекеләр кабергә кереп ятты. Си- цилиядә дә кирәгегезне бирәләр, Донбасста да ипи шүрлегегезне төяләр. Партизаннар сез фрицны рәхәтләнеп сыйлый, чөнки халык үче һич йөрәккә сыймый!.. Ишетәсеңме, чучка борын! Бу дөньяда калмый сезгә урын. Күпне әйттек Шикелле, ләкин сезгә барыбер аз болар. Ышбу хатны 1943 елның җәендә Н отряды партизаннары яздылар» '. Фашистлар ашаган-эчкән арада без авылдагы таныш-белешләрнең өйләренә кергәләп йөрдек, безнең гаскәрләр һөҗүменең инде Минск тирәсендә башлануы хакында түбәләрне күкләргә тидереп сөйләштек. Инде әсирләр белән дә, авыл белән дә аерылышырга вакыт иде. Сугышка чаклы авыл советы, ә сугыш елларында исә немецларның волость идарәсе булган бина янындагы мәйданга чыктык. Немецларны, шул бина каршысына тезеп, яшел чирәмгә утыртканнар. Әмма алар бөтенләй немец түгел кебек инде. Өс-башларында — тоташтан безнең кием: берсе совет солдатының иске чалбарын, берсе киндер ыштан киеп алган, күлмәкләре гаять чуар, арада ямаулыла- ры һәм ертыклары да аз түгел. Ә авылның күпчелек бала-чагасы, хәтта хатын-кызлар һәм карт-коры да — яшел сукно китель чалбарлар, пилоткалар кигән! Тиздән тантана ителәчәк җиңүебез парады яки карнавалына килергә махсус әзерләнәләр диярсең. Күңелле дисәң дә күңелле тамаша ичмаса! Ә хикмәт шунда икән: немецлар үз киемнәрен үзләре салып халыкка өләшкән, безгә нәрсә дә ярый дип, биргән теләсә нинди киемне алганнар. Исән калган башлары өчен рәхмәт әйтергә бүтән чара булмаганга, әлбәттә... Немец киемле авылдашлар — тезелешеп утырган немецлар рәте артына барып басты. Каршыга өстәл чыгарып куйдылар. Авторота сугышчылары арасында әлеге хатны яттан белгән берәү өчен трибуна иде бу. Үз командирлары шулай теләгән: «Әйдә, истәлеккә шуны да укып калдырсын инде, белсен-ишетсен халык...» Тәбәнәгрәк буйлы, кияренә галифе чалбар һәм жилет эләккән бер солдат ул хатны, төрле ишарәләр ясый-ясый, үзенекеләргә мөрәҗәгать итеп, артистларча диярлек матур итеп, пафос белән укыды. Башта немецлар, аннары безнекеләр кул чапты. Шушы алкышлардан соң «таралышырга!» дигән бүтән сигналны көтәргә кирәк тә түгел иде. Якындагы комендатуралы авылга немецларны без, әлбәттә, озата бармадык. Аларны, кораллары кырда ук төялгән арбага утырып, ике малай алып китте. Юл күрсәтер өчен... Безнең маршрут исә Орша ягына таба дәвам итте. 1976