ГОМЕРЛЕК САБАК
Кичтән бик арып кайтсам да, эреп кенә йоклап китә алмадым. Төне буе җаным уйнады. Йокыга гына китәм, тагын уянам. Минем иң яратмаганым: йокламыйча урында яту. Тордым да ишегалдына чыктым. Көнчыгыштан таң сызылып килә. Күкрәкне тутырып-тутырып салкынча саф һава сулыйм. Келәләрне артык шалтыратмыйча гына капканы ачтым, урамга атладым. Безнең өй авылның иң биек җирендә диярлек. Көндезен моннан караганда Зур Чынлыбыз уч төбендә кебек. Әле алай гынамы, аръяктагы басулар да шактый ачык күренә. Йортларны, культура йор дыра» диләр, төнне дә әрәм иткән юк. Техника ике сменада эшли. Өлгергән һәр басуны никадәр тизрәк эшкәртеп, никадәр тизрәк чәчеп бетерсәң, шул кадәр файдалы. Төнге сменадагы агрегатлар авазы бер көчәя, бер тоныклана. Мин аларны тавышларыннан таныйм. Бусы әнә аның тракторы, дим. Тегесе — тегенеке. Кишәрлек башына җитеп, кайчан борылуларын да абайлыйм. Әгәр дә берәрсенең гөрелтесе үзгәреп, колакка ят авазлар ишетелсә, йөрәгем урыннан куба, тавышының тигезләнүен көтеп га- җизләнәм. Үзем дә сизмәстән, шыпырт кына көлеп җибәрдем. «Кара инде моны» дим үземә үзем. Космик корабльләр очышы белән идарә итүче үзәкмени. Минем тәнемә-җаныма да ниндидер сихри җепләр белән барлык басулар, агрегатлар тоташтырылганмыни. Минем ничек тын алуыма, йөрәгем тибешенә карап бу минутта кырларда ни дә булса үзгәрәме. Нишләтәсең бит?! Барысын да үзең теләгәнчә, җаның теләгәнчә итәсе килә. Күп нәрсәгә өйрәндем бу тормышта, әмма битарафлыкка өйрәнә алмадым. Кайберәүләр мине «кызу канлы» дип тә әйткәлиләр. Бәхәсләшмим, кайнарланып киткән чакларым да буладыр, ә бит артык «салкын канлы» кешеләр дә дөньяны җылытмый, сүрән мичтә икмәкнең дә йөзе килми. ОЧЕРКЛАР тын, мәктәпне, терлекчелек биналарын шәйлим. Ерак-ерак басулардан трактор гөрелтесе ишетелеп куя. Эшлиләр. «Язның көне ел туй Таң нурлары офык буйлап җәелә. Урамнарның әле берсеннән, әле икенчесеннән машиналар, җигүле атлар узганы ишетелә. Әнә колхоз председателе Алимҗан Әмирхановның да «УАЗ»ы выжлап капка төбенә килеп туктады. Авылда көн кояш чыкканчы ук башлана. Бигрәк тә язгы чәчү, урак өсләрендә. Ашап-эчтем дә үзем дә кырга ашыктым. Иртәнге сәгать алтыда ф сменалар алмашына. Аңынчы төнлә эшләүчеләрнең җирен тикшереп, кабул итеп алырга кирәк. Бездә гадәт шундый: һәр механизатор, < эшен тапшырмыйча, кырдан китми. Бергәләп һәммәсен ачыклагач, < хезмәт паспортларына билге куясың. Эштә бернинди кимчелек табыл- ‘ маган икән, барысы да технологик карталарда күрсәтелгәнчә үтәл- 2 гән икән, «бик яхшы» дип бәялисең. Кайчакларда «дүртле» генә би- 5 рәсең. «Өчле», «икелеләр» бездә юк. Уртача, начар дип бәяләрлек £ эшләрне бөтенләй кабул итмибез, яңадан эшләтәбез, бөтен чыгымнар- £ ны гаепленең үзеннән күтәртәбез. Бер тапкыр моны татыган кешенең . күзе ачыла. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен алдан ук ярыш шартларын һәркемгә җиткерәбез, хезмәт паспортларына ук язып куя- ® быз. Үпкәләргә урым калмый. Унынчы бишьеллыкта кырчылык өлкәсендә бер яңалык туды: J безнең күршеләребез — Буа районы уңганнары «һәр басуга — сый- _ фат билгесе!» дип республикабызның барлык игенчеләренә мөрәҗә- « гать иттеләр, «һәр басуга — сыйфат билгесе!» Хәзерге этапта икмәк ~ өчен көрәшнең пароле ул. Буалыларның яңа башлангычын бөтен йөрәгем белән кабул иттем. Хәер, бер мин генә дә түгел. КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы да аны бик яхшы дип тапты, җиргә, икмәк үстерүгә бәйле һәр кешенең бурычларын аңлатып карар чыгарды. Бик вакытлы, бик мөһим документ. Сигезенче, тугызынчы бишьеллыкларда без моның хакында әле сүз дә кузгата алмый идек, көчебез җитенкерәми иде. 1964 елның башында Буада үткәрелгән киңәшмәне хәтерлим. (Ул чагында безнең «Ирек» колхозы Буа районына керә иде, 1967 елда Чүпрәле районы яңадан оешты.) Анда республика күләмендәге бер җитәкче катнашты. — Гектардан 12 центнерда уңыш җыеп ала алмагач, ничек яшәрсез?! — диде ул. — Сез яхшы игенчеләр түгел, ә үзегез яхшы җирләрдә утырасыз, — дип «канга тоз салды». Райкомның беренче секретаре утырган Җиреннән сикереп торды. — Быел унике центнердан да ким үстермәбез, — дип, бөтен район җитәкчеләре, танылган игенчеләр, терлекчеләр алдында вәгъдә бирде. — Карарбыз, бу сүзеңне онытма! — диде Казан кунагы. — Унике центнер! Бер уйласаң, әллә ни зур сан да түгел. Ә бит Татарстан буенча шундый уңышны тотрыклы итә алсак, без менә болай яшәр идек, — дип баш бармагын күрсәтте. Унынчы бишьеллыкның беренче елында республикада бөртекле- кузаклы культураларның һәр гектарыннан 17.2 центнер уңыш җыеп алынды. Илебез амбарларына бер миллион 640 мең тонна, ягъни йөз миллион пот ашлык салынды. Боларны өч орденлы республикабыз тарихы белми иде. Шулай да хәзер берәү дә баш бармагын күрсәтми. Мин үзем унике центнер дип хыялланган җитәкчене дә гаепләмим. Заманасы шул булган, мөмкинлекләр шундый булган, аягыңны түшәгеңә карап сузасың, 1961 — 1965 елларда Татарстанда уртача уңыш нибары 9,1 центнер гына иде бит. Алтмышынчы еллардан башлап безнең «Ирек» колхозы игенчеләренең уңышлары турында республика матбугатында, радио-телевидение тапшыруларында аз язылмады, аз сөйләнмәде, хәтта үзәк газеталарда да хәбәрләр күрен- гәләде. Ә уңыш алай шаккатырырлык идеме?! Хәтта әйтергә дә оят. 1950 елда һәр гектардан өч центнер ярым уңыш амбарга кергән. 1960 елда ул 16 центнерга җитте. Егерме центнерның югары ягына беренче тапкыр 1967 елда күтәрелдек. Хәзер дәрман башка, хәзер дәрт башка, хәзер уй-теләкләр башка. Тотрыклы рәвештә гектардан кимендә утыз центнер ашлык җыеп алырга!—Бу бишьеллыкка безнең максат шундый. «һәр басуга — сыйфат билгесе!» Бер әйтү белән аңа тел җайлашты. Бер әйтү белән ул тормышыбызның ^ерылгысыз күренешенә әверелде. Юк, юк, промышленностька сукырларча ияреп, «түбә астындагы, стена эчендәге» шартларны зәңгәр күк астындагы иксез-чиксез кырларга ясалма рәвештә күчерү түгел бу. «Һәр басуга — сыйфат билгесе!» Ул минем өчен мода да, күрсәтмә дә түгел, ул минем инануым, ул минем кыйблам, ул минем вөҗданым. Мин аны ничек аңлыйм, ничек күз алдына китерәм? Көзен дә, язын да җир иң кулай срокларда ничек кирәк шулай эшкәртелсен. Басуына карап алымнары билгеләнсен. Басу өстендә өзеп алып күкрәккә кадарга бер чәчәк дә табылмасын. Сөрү җирендә ни чәчсәң, шул гына үсәргә тиеш. Юл читләрендә, багана төпләрендә чүп үләннәре тырпаеп утырмасын. Кирәкле-кирәкмәс урыннардан сукмаклар да салынмасын. Болар берсе дә табигатьнең капризларына бәйләнмәгән. Чынлап-чынлап елагач, сукыр күздән яшь чыга, диләр. Ә безгә еларга кирәк түгел, эшләргә генә кирәк. Тракторга да, тагылма коралларга да аптырамыйбыз. Җаның теләгәнчә эшкәрт җирне, һәр кырны «кәртинкә» яса, сыйфат билгесе өчен көрәш җирне эшкәртүдән башлана. Бик тә борынгы нәрсә үзе җир сукалау, тырмалау, йомшарту, ә серләре һаман да бихисап. Җирне ашлый белү үзе бер фән. Кайда, кемнән ишеткәнемне хәтерләмим, әмма яшь чагымда бер җыр колакка кереп калган. •Су сорасам, ут салалар Янган йөрәкләремә», — диелә анда. Җир-ана да, туфрак та җанлы. Ә без аңа теләгәнен бирәбезме, әллә үзебез дә белмичә «янган йөрәгенә ут өстибезме?!» Минераль ашламалар елдан-ел күбрәк кайтарыла. Ә бит алар төрле: азотлы, фосфорлы, калийлы. Кайсы җиргә кайсын кертергә икәнен белеп эш ит- мәсәң, каш ясыйм дип күз чыгаруың да бар. Минераль ашламаларны белмичә куллану врач рөхсәтеннән башка үз белдегең белән дәвалану белән бер ул. Туфракның үзенчәлекләрен, елның ничек килүен (яңгырлымы, корымы) исәпкә алып эшләсәң, ашлама җиргә сый була, уңышны да күтәрә. «Һәр басуга—сыйфат билгесе!» дибез икән, чәчүне үрнәк төстә үткәрү мәҗбүри шарт. Хәзер гадәттә орлык беренче-пкенче класска җиткереп чәчелә. Минемчә, инде гел беренче класска күчәргә вакыт. Дөрес, җиңел бурыч түгел бу. Тулысынча беренче класслы орлык булдыру өчен агрономга да, җитәкчеләргә дә җиде кат тир түгәргә кирәк. Икмәк үстергәндә тирләми дә булмый шул. Чәчү нормасын, орлыкны күмдерү тирәнлеген дөрес билгеләү — барысы-барысы беренче карашка гади генә кебек үзе, ә төптән уйласаң, гаҗәеп тә чет- рекле иҗади эш. Орлыклар борын төртеп чыккач, елның-елында басуларны кабул итү оештырыла. Бик тантаналы да, бик җаваплы да йола бу. Колхоз идарәсе, ревизия комиссиясе членнары, халык контролерлары, ветераннар, механизаторлар җыйналып кырдан-кырга йөри, карыйлар, тикшерәләр, һәр квадрат метрда күпме орлык тишелгән — берәмтекләп саныйлар. Монда кечкенә генә гаебеңне дә яшереп калдыра алмыйсың. Басу өсте, көзге сыман, эшкә мөнәсәбәтеңне дә, намусыңны күрсәтеп тора. ф Сүз дә юк, үсемлекләрне кабул итү — бик тә үтемле тәрбия ча- к расы. Бөтен авылдашлары алдында кемнең йөзен кызартасы килсен. £ Тик шунысы да бар: орлыклар тишелеп чыккач, механизатор хез- 3 мәтендәге кимчелекләрне тапсаң да, соң була инде. Атын урлат- * кач, сараен бикләгән агай кебегрәк хәлдә каласың. Моңа юлыгырга ч теләмәсәң, чәчү барышында һәммәсен дә энә күзеннән үткәреп | торасың... Мин кырга килеп җиткәндә бригаданың учетчысы Кәшшаф җир өстендә иде инде. Карашы шундый үткер, бар дөньясын онытып, җир * өстенә төбәлгән. — Энә югалттыңмы әллә? — дип шаяртып алам үземчә. — Зу- = райткыч пыяла кирәкмиме? Ул башын күтәрде. Елмая. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлый- _ быз. Күптәннән икебез дә бер бригадада. Участокның икенче ягыннан безгә таба культивация агрегаты ки- * лә. Без икәүләп туфракны тикшерәбез. Учка алып йомарлап кысып >. карыйм. Чем-кара туфрак ул безнең җирләр. Элек-электән аны мактап нинди гыйбрәтле сүзләр генә әйтмәгәннәр. «Тәртә утыртсаң, тарантас үсәрлек», «икмәккә сылап ашарлык», «гөл туфрагы» дигәннәре бигрәк тә киң таралган. Мин аларның берсенә дә каршы чыкмыйм. Шулай да үзем тапкан сүзләрнең мәгънәсе икенчерәк: «Тиреңне агызсаң, шатлык үсә торган җир» дим. Эшкәрткәч, ул каз мамыгыдай кабарыпкүпереп китә, ятып ауныйсы, тәгәрисе килгәндәй чаклар була. Бу җир өстенә каты-каты басып йөрергә дә жэным ытыргый. Кәшшаф белән икәүләп туфракның ничек эшкәртелүен карыйбыз, бармаклар белән казый-казый тирәнлеген үлчибез, үзебезчә берсен дә күздән ычкындырмаска тырышабыз. Егетләргә бәйләнергә сәбәп таба алмыйбыз. Яхшыны яхшы димичә булмый. Тракторчыларның хезмәт паспортына да бишле билгеләре куябыз. Смена алышыну вакыты бик тә әһәмиятле. Элекке елларда механизаторлар туктап торган арада тракторларны карау белән чикләнәләр иде. Хәзер тәртип үзгәрәк. Тырма, культиватор, чәчкеч, катоклар җентекләп тикшерелә. Тырмаларның һәр теше, культиваторларның һәр кискече күздән үтә. Шунсыз җир эшкәртү культурасын күтәреп булмый, шунсыз басуга чыгарга рөхсәт юк. Бөтенесе дә тәртиптә кебек иде, техника төзек, һәркем нәрсә эшләсен белә, бернинди өзеклек юк, рәхәтләнеп эшлә дә эшлә генә инде. Нәкъ менә шушы көнне оятка калдым. Таңнан торып кырга чыкма- саң, тырышып йөрмәсәң, эшнең рәтен бөлмәсәң, бер хәл иде. Туфрак кибеп китмәсен дисәң, культивация артыннан ук басуны чәчеп, катоклап та куярга кирәк. Участок башына чәчү агрегатлары килеп җитмичә җирне культивацияләргә керешмибез. Җир эшкәртү һәм чәчү агрегатларын кирәгенчә көйләп бодай чәчеләчәк басуга озаттым да шикәр чөгендере участокларына ашык тым. Анда эшләр технологик карталарда каралганча бара иде. Әллә ни артык юанмадым, ниндидер күңелсезлек барын сизенгән шикелле кире борылдым. Мотоциклда бара идем, миңа якынлашып килүче машинаны күреп, туктап калдым. Шунда ук танып та алдым: рай ком секретаре машинасы. Ишектән чыга-чыга ук секретарь: — Исәнмесез! — диде коры гына. Әллә кулын бирде, әллә бирмәде, хәтерләмим. Эчем жу итеп китте, президиумнарда бергә утырган, күп нәрсәне уртага салып сөйләшкән, сине тиң күреп киңәшкән секретарь танымаслык иде. —Миннән дә яшерә-яшерә эксперимент ясыйсыз, ахры,— диде ул. — Юк, юк, бернинди экспериментка тотынганыбыз юк, — дидем үземчә беркатлылык белән. — Алайса, нигә культивацияләнмәгән җиргә бодай чәчәсез? —• диде секретарь шактый кыза төшеп. — Сез бәлки күрше колхоз җире белән саташтыргансыздыр, —• дим. Ул күзенең агы белән карап алды. — Сез нәрсә? Ун ел райкомның беренче секретаре булып эшләп «Ирек» колхозы чикләрен дә белмидер дип уйлыйсыз мәллә? Үземнең нинди ялгыш җибәрүемне аңладым. Кирәгеннән артык беркатлы булуым өчен үкенеп тә куйдым, әмма барыбер бирешергә теләмәдем. — Кайсы кырда? — дип сорадым. Секретарь бодай чәчелергә тиешле урынны әйтте. — Булмас, — дидем мин кырт кисеп. — Культиваторлар таккан тракторны да, чәчү агрегатларын да анда мин үзем озаттым. — Әйдә, киттек. Юл өстендә сүз көрәштереп торыр вакыт түгел. Машина борылып алга ыргылды, мин мотоциклда аның артыннан. Басуга килеп җиттек. Җир эшкәртүчеләр дә, чәчүчеләр дә тик тора. — Менә карагыз, — диде секретарь, культивация ясамыйча чәчелгән җирләрне күрсәтеп. Телем тотлыкты. Маңгаемнан тир бөртекләре бәреп чыкты, нәрсәгәдер сөртенеп, чак егылмадым. — Мин бит аларга болай эшләргә кушмадым, — дидем акланырга теләгәндәй. — Социалистик Хезмәт Герое җитәкләгән бригада кырында мондый хәлгә юлыгырмын дип уйламаган идем. Дан, хөрмәт сезне дә боздымыни инде?! — диде секретарь ачынып. — Беркем белән дә үпкәләшәсе килми, безнең нервлар да тимердән түгел, мәҗбүр итәсез бит, мәҗбүр итәсез бит... Их, сезне... Әллә инде саубуллашып та тормады, шап иттереп машинасының ишеген япты, колхоз үзәгенә таба китеп барды. Мактаулы кыз туйда сыната, дигәндәй, хурга калдым. Тракторчыларга, чәчүчеләргә нидер әйтергә теләдем — тавышым чыкмады. Башыма гөнаһлы шом килде. Әллә, мин әйтәм, Усманны кызык итәргә җыенганнармы, чәчүчеләрнең агротехника таләпләрен бозуын белеп, кемдер райкомга хәбәр иткәнме?! Ике-өч тапкыр әйләнергә дә өлгермәгәннәр — өсләренә беренче секретарь килеп чыккан! Юк-бар уйларым өчен үземне ачуланып аттым. Мин бала-чага түгел, чәчү, урак өсләрендә мондый «кайнар коймак» ның нинди ризык икәнен аңлыйм. Минутында-сәгатендә райком бюросы җыеп, утлы табага бастырулар, учет карточкасына кертеп каты шелтә бирүләр, кайбер җитәкчеләрне, белгечләрне эштән алулар, хәтта партиядән чыгарулар да ерак йөрми. Бер кырын эшнең күләгәсе колхоз председателенә дә, партия оешмасы секретарена да, авыл советы председателенә дә, агрономга да, бригадирларга, механизаторларга да төшә. Берсе дә өлештән читтә калмый. Ни хикмәттер, үз-үземне тынычландырырга көч таптым. — Ни булса, шул булыр, анысы алар эше, — дидем. — Башны ташка орып булмый хәзер. Яңадан чәчүгә тотынырга кирәк. Кояш әнә никадәрле күтәрелгән. Иртәнге күңелсезлекләр өчен үз-үзеңне битәрләп, көнне югалтсаң, тагын да зуррак зыян китерерсең. — Нәрсә булды? — дип механизаторлардан сорыйм. ♦ Дәшмиләр. Арада беренче, икенче класслылары бар. Өлкәннәре, J яшьләре. Алар белән җирне, икмәкне кадерләү турында бер тапкыр £ гына сөйләшкәнме. Бөтенебез бергә киңәшеп «һәр басуга — сыйфат ° билгесе!» алыр өчен көрәш җәелдердек. Менә сиңа сыйфат билгесе... * Культивацияләмичә чәчәргә ярамаганын белмиләрме?! Бу бик гади g нәрсә. Моны аңларга әллә ни белем дә, тәҗрибә дә кирәкми. Нишлә- £ төсең бит, белә-белә бөлгәннәр. — Нәрсә булды? — дип кабатлыйм. — Кемгә үч иттегез?!! Җир бит ул уенчык түгел, аның белән шаярырга ярамый. * Өлкәнрәк яшьтәге ‘чәчүче алга чыкты. — Килеп җиткәндә генә культиваторның нәрсәседер ычкынган. - Механизаторлар аны төзәткән арада чәчә торыйк мәллә?—дигән =; идек. — Көне бигрәк тә алтын ич. Эшләми торуы җинаять кебек. Туф- * рак та каты түгел. Секретарь күзенә чалынмасак, үзең дә сизми кала 1 идең әле. Иртә таңнан райкомнан килеп җитәрләр дип кем уйлаган j бит аны. и Бергәләп культиваторны көйләдек. Эшкә тотындылар. Тик күңе- * лемне яңадан хәвеф биләп алды. Колхоз председателе Алимҗан Әмирханов, партия оешмасы секретаре Шамил Йонысов, агроном Шамил Сәләхов күзенә ничек күренермен, дим. Ал арны да уңайсыз хәлдә калдырдык бит. Райкомның беренче секретаре берсенә дә рәхмәт әйтеп китмәгәндер. Эшне зурракка җибәрсә дә, үпкәли алмыйсың. Ни булса да, җавап.тылыкны үз өстемә алачакмын, башка берәүнең гаебе юк монда. Чәчүчеләр ашыккан икән, бусы да безнең эштәге кимчелек лә. Димәк, бөтен кешенең күңеленә барып җитәрлек итеп аңлата белмәгәнбез. Бер үк сүзне төрле кеше төрлечә кабул итә, кешесенә карата сүзен дә табарга кирәк. Кайчакта һәммәсен дә бер аршин белән үлчибез, бик күп җитешсез- лекләрнең нигезе шунда яшеренгән. Кайсы гына кырга барсам да, ни генә эшләсәм дә, бодай кырындагы «ЧП» башымнан чыкмады. Уйламаган уем, искә төшермәгән көнем калмады. Башка чакларда уйланып-уйланып та тәгаен генә аныклап бетермәгән нәрсәләргә карата үз билгеләмәләремне таптым. Колхоз җыелышларында, район, республика күләмендәге гыйльми конференцияләрдә, газета-журнал битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында уңышның төрлелеге хакында әледән-әле сөйләнелә, языла. Нинди генә анализлар ясалмый. Унынчы бишьеллыкның беренче елында республикабызда бөртек- лекузаклы культураларның һәр гектарыннан моңарчы күрелмәгән уңыш алынды. Татарстан игенчеләрен зур җиңү белән КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев котлады. Шатланырлык эшләребез бар. Монысы бәхәссез. Әмма без әле бөтен мөмкинлекләребезне дә’файдалана беләбез дип тә әйтә алмыйбыз. Республикабыз хуҗалыкларында уңыш күләме нәкъ кое сиртмәсе сыман тирбәлеп тора, төрлелек зур. Шундый саннар хәтердә калган. Татарстанның унике колхозында һәм совхозында уңыш утыз центнердан югарырак. 173 хуҗалык 20—30 центнер дәрәҗәсендә. Безнең колхоз да туларның берсе. Без гектардан 26 центнер бөртек җыйнап алдык. Ә бит егерме хуҗалыкта уңыш ун центнердан да түбәнрәк булган. Сарман районының «Петровка» совхозында уртача уңышның 41,5 центнерга җитүен белгән кешегә уйланырлык, бик уйланырлык. Барлык колхозларда, совхозларда да шул ук тракторлар, шул ук тагылма кораллар, шул ук комбайннар. Минераль ашламаларны бүлүдә, яңа сортлар белән тәэмин итүдә дә зур аерма юк. Ә уңышта аерманы аңлатып бетерә алмаслык. Дөрес, төрле зонада туфрак төрле, тик шунысын танымыйча булмый, республикабызның төньягындагы кайбер хуҗалыклар гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан тоткан районнарны да узып киттеләр. Бер үк хуҗалыкта да бригада белән бригада арасында аерма бар. Мин бу саннарны тикмәгә генә хәтерләмәдем. Мондый чуарлыкның каян килеп чыгуын аңлатырга исәп. Әлеге дә баягы, кешеләрнең икмәк үстерүгә мөнәсәбәте чагыла монда. Кемдер җир эшкәртү кагыйдәләрен боза, кайсыдыр начар орлык чәчә, өченчеләре ашламаларны дөрес кулланмый, дүртенчеләре урып-җыю барышында бөртекне югалта. Икмәк үстерү өчен мең дә бер шөгыль башкарырга кирәк дисәм, арттыра дип гаепләмәгез. Ел буена эшләнгән эшләрне берәмтекләп санасаң, чыннан да шуңа җыйнала ул. Шушы «мең дә бер шөгыльнең» берсен аннан-моннан башкарсаң да, калган меңенең кадере китә, һәр басу «сыйфат билгесе» таләпләренә җавап бирсен дисәң, һәр эшне үрнәк төстә эшлә. Җир сукалаганда киткән хатаны чәчү вакытында төзәтеп булмый ла... Колхоз председательләре, белгечләр авызыннан «күрше колхозда яңгыр күбрәк яуды», яисә «урак өстендә аларда аяз көннәр күбрәк булды» дигән сүзләрне аз ишетмәдем. Берәүнең дә «без туңга сөрүне тәмамлый алмадык», «без чәчүдә сыйфат бозуларга юл куйдык», «без урып-җыюга әзерлексез керештек» дип чыгып кычкырганы юк әле. Райком секретаре күреп калмаса, без дә «культивация ясамыйча бодай чәчтек» дип сөйләп йөрмәс идек. «Без коммунистик хезмәтнең җиңүенә килербез», дип әйткән Владимир Ильич Ленин. Без бу юлда аз казанышларга ирешмәдек, әмма көрәш әле дә туктамаган. Моны һич кенә дә үз көенә, үз агымына куярга ярамый. Сүз уңаенда шуңа тукталасы килә. «Фәнни-техник революция чорында җитәкчеләр нинди булырга тиеш?» дигән темага соңгы вакытларда еш кына бәхәсләшәләр. «Ул киләчәкне күрә белергә, перспектив мәсьәләләрне оста чишәргә, көндәлек мәшәкатьләр белән күмелеп калмаска тиеш» дигән фикерләр көннән-көн көчлерәк яңгырый. Мин дә бу тезис белән бәхәсләшмим. Әмма ачыклыйсы килгән нәрсәләрем бар. Минемчә, бүген белән киләчәкне беркайчан да бер-берсенә капма-каршы куярга ярамый. Чөнки бүген белән киләчәк арасында сызып куйган чик юк. Бүген агач тамыр җибәр- мәсә, иртәгә җимеш бирә алмый. Бүген кабул ителгән акыллы план иртәгә дә комачаулык тудырмый. «Мин зур проблемалар турында кайгыртам* дип, председатель чәчү барганда яисә урак урганда үз бүлмәсенә бикләнеп утырса, мондый хыялыйны тормыш дулкыны бик тиз ярга бәрәчәк, һәр көннең үзенең җитди проблемалары, ашыгыч эшләре бар. Алардан читтә икәнсең, киләчәкне дә күрә алмыйсың. 1976 нчы елның бай уңышын урыпҗыйганда, әйтик, тактиканы көненә берничә тапкыр үзгәртергә туры килде. Комбайннар теземнәрне суктырырга гына керешә, шунда ук коеп яңгыр явып китә. Ә икенче басуга болытның канаты гына тиеп үткән. Әгәр дә председатель хәлне белеп тормаса, оператив карар кабул итә аламы?! Юк! Ә без нишләдек?! Кайсы басуда яңгыр булмаган, комбайннарны шунда куабыз. Кайда корырак — шунда эшлибез. Урып- җыю транспорт звеноларының эшен маневрлаштыру өчен үзеңә дә 104 кырда булырга кирәк. «Чапаев» кинокартинасын караучылар игътибар иткәннәрдер, һөҗүм барышында командирның урынын Василий Иванович бик ышандырырлык итеп сурәтләп күрсәтә. Икмәк өчен барган көрәштә дә шулай ук, һәркем үз урынында булырга тиеш. Райкомның беренче секретаре иртә таңнан торып, кырга чыккан икән, бу да табигый күренеш. Ул сводкаларны анализлап үз бүлмә- ♦ сендә генә утырса, кырларны күз алдына китерә алыр идеме соң? * Машинаңны, мотоциклыңны юлда калдырып, басуларны җәяүләп S әйләнсәң, тагын да күбрәк күрәсең, күргәч, фикер дә туа, кешеләргә 3 әйтер сүзеңне дә табасың. * Леонид Ильич Брежневның « нәтИҗә лелекне күтәрү өчен нәтиҗә- ? лерәк көрәшергә кирәк» дигән сүзләрен бик киң мәгънәдә аңлыйм J мин. Белемеңне, осталыгыңны арттыру, тәҗрибәңне баету, дуктаусыз о эзләнү, кешеләрне ышандыра, ияртә белү, каршылыклар белән аяуu сыз көрәшү ул. ♦ Көрәшергә чыннан да мәйдан киң. Данлыклы Кубань якларында “ түгел, ә Татарстан җирендә һәр гектардан уртача 41 центнердан ар- s тык уңыш җыеп алучы хуҗалыклар барында ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп, тынычланып калырга хакыбыз юк. Әйе, әйе, хакыбыз < юк! Иртәгә, берсекөнгә уртача уңышны илле центнерга җиткерү мак- = саты куелыр. Бу — безнең өчен хыял түгел. Үзебез үк яңа культу- s pa — тритикаленең һәр гектарыннан 51 әр центнер бөртек суктырып о алдык. Ул арыш белән бодайны кушылдырудан туган. Тритикалене * беренче ел игүдә үк шундый уңышлар яуладык, аның мөмкинлекләре тагын да зуррактыр дип уйлыйм. Без аны «Казан-38» сортлы борчактан бушаган биләүле пар җиренә 2 нче сентябрьдә чәчтек. Бу, безнеңчә, соңрак булды. Чәчүлек орлык кайтып җитмәгән иде. Борчакны җыеп алуга участокны 2 нче августта 23—25 сантиметр тирәнлектә сукаладык. Чүп үләннәре баш төртү белән культивация үткәрдек. Чәчүгә ике көн кала туфракны 7—8 сантиметр тирәнлектә яңадан культивацияләдек, бер үк вакытта гектарга ике центнер исәбеннән туфракка минераль ашламалар керттек. Чәчүлек орлык суперэлита иде, гектарга ике миллион 400 мең бөртек туры килерлек итеп чәчтек, әлбәттә, чәчүлек орлыкны агуларга да онытмадык. Чәчүдән соң өстәмә рәвештә туфракны ка- токлау үткәрдек. 6—7 сантиметр тирәнлеккә күмдерелгән орлыклар бердәм тишелеп чыкты. Тритикале көзге бодайга караганда да куәтлерәк тармакланды, гәрчә, әйткәнемчә, чәчү белән бераз соңарсак та, үсемлекләр кышка бик матур керде. Кышын щитлар ярдәмендә кар тоттык, алариы күчерә-күчерә, карның тигез ятуына ирештек. Язын гектарга өч центнер исәбеннән туфракка минераль ашламалар керттек һәм участокны диагональ буенча тырмалап чыктык. Үсемлекләрнең тармаклануы гаҗәпләнерлек иде. Бер төптән хәтта унар сабак киткәнен дә күзәттек. Тритикале көзге бодай белән бергә өлгерде. Үсемлекләрнең биеклеге 110— 120 сантиметр иде. Бик яңгырлы ел булуга карамастан, бу культураның сөрлекмәве безне бигрәк тә сөендерде. Уңышны аеры ысулы белән җыйнап алдык. Беренче елны без аны тугыз гектар гына чәчкән идек, шуннан 459 центнер бөртек суктырдык. Яңа культура — тритикале җиребезнең мөмкинлекләренә бөтенләй икенче күз белән карарга мәҗбүр итте. Моңарчы күнеккән саннар күләгәдә калды. Гектардан — 51 центнер. Моннан да ышандыргычрак пропаганда кирәкмидер. Тормыш үзе уйларга, фикерләргә, омтылышларга төзәтмә кертә. Алдагы елда без инде тритикаленең мәйданын уналты тапкыр арттырдык. Үзебезне генә дә кайгыртып калмадык, яңа культура орлыгын «Путь Ленина», «Дружба», «Авангард», «Йолдыз», Ленин, Бауман, Фрунзе исемендәге колхозларга да бирдек. Соңгы елларда үзләштерелгән тагын бер сорт турында әйтәсе килә. Сигез гектар мәйданда беренче тапкыр «Мәскәү-35» сабан бодаен чәчкән идек, уңышы 36,2 шәр центнер чыкты. Ул да өметле күренә. Аның мәйданын да 100 гектарга җиткердек. Уңдырышлы яңа сортларны үзләштерү, районлаштыру шулай берөзлексез бара ул. Республтгкабызның төрле районнарында, төрле зоналарында рекордлы уңыш җыеп алулары турында ишетергә, укырга туры килә. Болар безгә кабаткабат искәртеп тора: эшкә җигәсе чыганакларыбыз бихисап. Шулай булырга тиеш тә: галимнәребез яңадан-яңа сортлар чыгара, яңадан-яңа машиналар иҗат итә, ә без аларның эшен кырларда дәвам иттерергә бурычлы. Үзебез дә үзгәрмәдек түгел, куәтле тракторларга, комбайннарга утыручыларның күбесе урта белемле, беренче-икенче класслы механизаторлар. Партиябез һәм хөкүмәтебез авыл хуҗалыгын күтәрү турында даими кайгырталар, унынчы бишьеллыкта бу максатларга 170 миллиард сум капиталь салым каралган. Җирләрне мелиорацияләүгә 40 миллиард сум бүленгән. Моны әйтергә генә җиңел. Тотылган чыгымнар, күрелгән чаралар рекордлы уңыш булып ил табынына кире кайтырга тиеш тә. Без шул чагында гына Илгә, Көнгә ачык йөз белән карый алабыз. ... Сәгать уннарда бодай басуына колхоз председателе Алимҗан Әмирханов, партком секретаре Шамил Йонысов килде. Икесен бергә күргәч, үземчә уйлап та куйдым. «Кыздырырга җыенганнар». Исәпләтүләреннән, йөзләреннән ул-бу сизелмәде. Алар икесе дә миңа караганда күпкә яшь, күз алдымда үскән җитәкчеләр. — Эшләр барамы, Усман абый? — диде Алимҗан гадәтенчә бер якынлык белән. — Райком секретаре безнең хакта бернәрсә дә әйтмәдемени? — дидем. Тегеләр сагаеп киттеләр. — Шул дәрәҗәдә сүз куптарырлык нәрсә эшләдегез? — дип гаҗәпләнде Шамил. Аңлашылды: райком секретаре «вакланып» тормаган. Барысын да үзем сөйләп бирдем. — Гомерлек сабак булды бу миңа, — дидем авыр сулап. — Гомерлек сабак. Күңелсез хәлне бригаданың партия-комсомол группасында тикшердек. Һәр нәрсәне үз исеме белән атап әйттек. Гаеплеләрне үз иптәшләре «мунчага кертте». һәр басуга сыйфат билгесе алу җиңел түгел, озын чылбырның бер генә буыны да йомшак булмасын, югыйсә, ул өзелә, күпме хезмәтнең кадерен җибәрә. Баланы матур язарга күнектергән кебек, игенчеләр сафына кушылган һәр егетне, һәр кызны матур эшләргә өйрәтергә кирәк. Бу уңайдан бер яңалык турында әйтәсем килә. Колхозыбыз урта мәктәпкә трактор, кирәкле тагылма машиналар бирде. Малайлар, кызлар игенче һөнәренә укыганда ук өйрәнә башладылар. Балалар арасына ашкынып барам, үзем белгәннәре мне, кичергәннә ремне алар күңеленә салып калдырырга тырышам, җирнең чын хуҗалары, җирне матурлаучылар матур язарга өйрәнгәндә үк тәрбияләнсә, алар без нең өметләрне дә аклар, илнең мәшәкатен, илнең язмышын да үэ иңнәренә салыр. Яшәгән саен тормыш мәгънәсен тирәнрәк ачасың. Менә мин Владимир Ильич Ленин кул куйган беренче Совет декретлары турында торып-торып уйланам. Җир, Икмәк, Тынычлык. Дөньяда беренче социалистик дәүләт беренче адымнарын шушы сүзләр белән башлады. Алтмыш елдан соң кабул ителгән яңа Конституциябездә дә җирне һәм тынычлыкны саклау иң изге бурычыбыз санала. «Хәзерге һәм киләчәк буыннар интересларында СССРда җирне һәм җир асты байлыкларын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау һәм фәнни нигездә рациональ файдалану өчен, һаваны һәм суны чиста тоту, табигый байлыкларны кабат җитештерүне тәэмин итү һәм кешене чолгап алган мохитны яхшырту өчен кирәкле чаралар күрелә» дип белдерә безнең Ватаныбыз. Кайсы илдә яшәүче хезмәт иясенең хыялы түгел икән бу?! Күрә дөнья, белә безнең нәрсәгә йөз тотуыбызны. Мин тагын бер статьяны искә төшерәм. «Колхозлар били торган җир аларга бушлай һәм сроксыз файдалануга беркетелә». Безгә бушлай бирелгән бу җиргә гасырлар буена кан-яшь түгелгән. Безнең яклар турындагы «Чынлы бәете»н генә искә төшерик. Бу җирдә без бары тик матурлык, муллык тудырырга, икмәк үстерергә генә хаклы. «Кылыч ача алмаганны икмәк ача» ди халык. Икмәк илнең иминлеге дә, киләчәге дә ул. Икмәк игүчеләрне үстерә белсәк, илнең көне якты булыр. Икмәк кылычтан үткер булмаса, икмәк кылычтан өстен булмаса, икмәк кылычтан гомерлерәк булмаса, без бүген «кылычлардан сабан ясаучыга» табыныр идекме!.. Язманы журнал өчен МИДХӘТ МИНШИН оэерлвде.