Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘҺШӘТЛЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ

*Мин, үз фронтыбызның бөтен почмагында булып, шактый нәрсә күрергә, шактый хәлләр баштан кичерергә өлгердем инде. Зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медаль алган байтак татар егетләрен дә күрдем. Алар турында «Кызыл Татарстан»га язам, шулай ук әдәби әсәр язарга җыенам. Шулай итеп, монда чынчынлап. шигырьдә әйткәнчә, бер үк вакытта каләм һәм автомат белән сугышырга туры килә» Муса Җәлил атаныбызның зур сынаулар алдында калганы бар. Ил халкы шундый чакта сынала. Сәләте нинди? Үз естенә төшкән авырлыкны, ул авырлык йөкләгән бурычны үтЬ аламы? Үти алса — нинди көч белән? Халык рухы белән көчле. Кеше рухының көче ил куәтеннән килә, ил куәте — кеше рухыннан. Бөек Октябрь революциясе колониаль милли изү баскычын сүтеп, барлык халыкларны тигезлек, какшамас дуслык мәйданына чыгарды. Социализм һәм коммунистик идеалыбызның явыз дошманы—фашизм Германиясе әнә шул баскычның таралмаган булуына исәп тотып. Ватаныбызны сугыш фаҗигасына тартып кертте, ләкин үзенең шул черек идеологиясе сазлыгында батып калырга дучар ителде. Рух көче оранжерея яки теплицаларда үстерелмәде. Халкыбыз аны үз идеалы коралы итеп үз каны белән сугарылган изге азатлык көрәшләрендә яулап алды. Шуңа күрә бөек Тукаебыз әйткәнчә: Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Беренче карашка гап-гади тоелган инанганлык — халыкларыбызның тирән гасырлардан килгән гаделлек һәм бәхет идеалының чагылышы ул. Ленинның бөек партиясе көрәш байрагына шушы идеалны язып куйды һәм җиңүгә иреште. Коммунистлар партиясе үзе алып барган көрәшнең халыклар теләге хакына булуы белән көчле иде. Халыклар бу теләкне бәетләрендә, хикәятләрендә, язучыларының әсәрләрендә җырлаган. Җырланган сүз, җырланган уй, җырланган идеал күңел байлыгына, рух коралына әйләнә. Шуңа күрә безнең партия әдәбият һәм сәнгатькә, яңа кеше, коммунизм идеологиясенә бирелгән патриот һәм интернационалист тәрбияләүдәге гаять зур көч була В рак, киң игътибар һәм тирән кайгыртучанлык белән карады һәм карый. Ил өстенә төшкән иң зур сынау — Беек Ватан сугышы вакытында әдәбият-сәнгать тә үз бурычын намус белән үтәл чыкты һәм бу тугрылыкны, ил, халыклар алдындагы җаваплылыкны какшамас төстә дәвам иттерә. Бәек Ватан сугышы чорында газета һәм журналлар, партия, иҗат оешмалары органнары буларак, Ватан азатлыгы хакына көрәштә пропаганданың төп рупоры бул- ♦ ды. Әдәбият-сәнгать тә үз эшчәнлеген газета-журналларның күп миллионлы трибуна- з сыйда сугышчанрак, һәр кешегә барып җитәрлек төстә алып барды. «Кызыл Татар- < стан» газетасы һәм «Совет әдәбияты» журналы бу елларда әдәбият-сәнгатьнең үзәк «• мәйданына әверелде. Бу ике милли матбугат редакцияләренә төрле фронтларның татар газеталары алмаш битләр, республикабыз хезмәт ияләренең тормышы, фронт- ? ка ярдәме турында материаллар оештыруны үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Үз чиратында алар фронт газеталарына батыр солдатлар һәм офицерлар турында язучылар, u журналистлар язган кыска-кыска очерк, хикәя, нәсер, язма, шигырь, публицистик 5 мәкаләләр җибәреп тордылар. 2 Сугыш еллары матбугатында татар совет язучыларының патриотик иҗаты — фун- 3 даменталь тикшеренүләрдә яктыртылырга лаеклы тема. Бу мәкаләсендә исә автор =1 әнә шул изге көрәш көннәрендә «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбият сәнгать ф мәсьәләләренә булган игътибарны яктыртырга омтылыш ясый, иҗат эшенең һәм журналистиканың совет халкын фашистларны җиңәргә рухландырган көч булганлыгын □ күрсәтергә тырыша. «Кызыл Татарстан» Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән ук * мәкерле дошманны җиңү өчен халкыбызны изге көрәшкә чакырды Газетаның х 1941 ел, 24 июнь санында төрле митинглардан откликлар бирелде. Татар совет ~ шагыйрьләре Әхмәт Фәйзи «һәркем үзенең көчен барласын!». Гадел Кутуй «Коммунизм өчен», Кави Нәҗми «Фашизмга үлем!», Салих Баттал «Җиңү бездә! Җиңү без = неке!» исемле шигырьләрендә фашизмга үзләренең нәфрәт сүзләрен белдерделәр Газетаның 25 июнь санында Татарстан Язучылар союзында булган митингтан отчет басыла. Митингта Муса Җәлил. Мөхәммәт Садри, Кави Нәҗми, Шәйхи Маннур Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи, Афзал Шамов һәм башка әдипләр чыгыш ясыйлар, үзләренең ялкынлы шигырьләрен укыйлар. Көчле алкышлар белән кабул ителгән резолюциядә болай диелә: «Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм һәм корал тоткан килеш, данлыклы Кызыл Армия сафларына кушылырбыз һәм барлык энергиябез, талантларыбыз һәм белемебез белән, сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез Без үзебезнең большевистик партиябез, Совет хөкүмәтебез., тирәсенә тагын да тыгызрак тупланырбыз» 1 Бераз соңрак газетада «Язучылар практик эш белән җавап бирәләр» дигән хәбәр басыла. «Язучылар һәм шагыйрьләр арасында патриотик хис көчле,— диелә анда.— Алар үзләренең иҗат планнарын бик тиз яңадан төзеп, аларны оборона таләпләренә буйсындыралар. . Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләре белән вакытлы мат бугатта актив катнашалар. Антифашистик, патриотик ике махсус әдәби җыентык чыгарыла. Шәһәр күләмендә антифашистик әдәби-художестао кичәсе үткәрүгә хәзерлек алып барыла». «Кызыл Татарстан» газетасының 25 һәм 26 июнь саннарында К Нәҗми «Беренче удардан соң» Г. Кутуй «Озату җыры», М. Садри «Бетен халык сәламе». Г. Хуҗиев «Коммунист Шакир Зариповның район хәрби комиссариатына язган гаризасы» диген үткен, дулкынландыргыч шигырьләре. И. Туктар «Батырлыкта матурлык» исемле нәсере белән катнаша. Ә 2 июльдә Муса Җәлилнең «Дошманга каршы» дигән шигыре басыла. Анда мондый юллар бар. Котырган эт безнең корыч сафка Таш маңгаөн бәреп ярачак. Безнең ескә аткан утларының Ялкынында үзе яначак. Бик күп язучылар, шул исәптән М. Җәлил, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе заданиеләрен намус белән үтиләр. Мәсәлән, М. Җәлил Татар дәүләт опера һәм балет театры дирекциясенә, шул театрның әдәби бүлеге мөдире буларак, 1941 елның 9 июлендә мондый гариза белән мөрәҗәгать итә: «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе мине, язучы һәм журналист-пропагандист буларак, күп кенә чаралар үткәрү һәм тылда оборона-производство эше буенча әдәби сәхифә оештыру өчен, 3—4 көнгә Арча районына командировкага җибәрә. Яңа обстановка уңае белән, бу эшнең әһәмиятен искә алып, миңа бу сәфәрне рөхсәт итүегезне һәм, театр хезмәткәре буларак, мине иҗади эш тәртибендә халык арасында әдәби чыгышлар ясау өчен җибәрүегезне сорыйм. Мин 1941 елның 12 июлендә кайтырмын» '. «Кызыл Татарстан» газетасының иң актив авторы санап, М. Җәлил дусты Г. Каш- шафка 1942 елның 3 апрелендә, аңа язучы «Фадеев тәкъдим иткәнчә», үзен «Кызыл Татарстан» газетасының «спец, хәрби корреспонденты итеп билгеләүләре турында газета редакциясе белән сөйләшүен үтенеп» яза, «милли татар частена тизрәк эләгер идем һәм «Кызыл Татарстан». «Красная Татария» газеталары өчен бик кирәкле күп нәрсәләр эшләр идем»,— дип белдерә. «Юкса ачу килерлек.— дип яза аннары,— яныңда гына якташларың, фашист хәшәрәтләрен кырып, әллә нинди могҗизалар эшләсеннәр, ө мин, аларның үз шагыйрьләре, шуның өстенә журналист, алар белән бәйләнеш тотмыйча, аларның батыр эшләре турында бер сүз дә язмыйм— Газета бу нәрсә белән кызыксынырга тиеш»2 . Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Гали Динмөхәм- мәтовка 1942 елның 2 июнендә язган хатларының берсендә дә Муса Җәлил «Кызыл Татарстан» газетасының «Махсус военкоры булып, милли частьларда йөрергә, татар геройлары турында язарга теләр идем»,— дип күрсәтә. Шул хатында М. Җәлил шулай ук, хәрби корреспондент буларак, үзенә фронтның алгы позицияләрендә «боевой походта йөреп үткәрергә туры» килүен әйтә, чөнки «шунсыз газетаны оператив һәм боевой итеп чыгарып булмый. Фронтның чын геройларын, шулай ук командир һәм сугышчыларны газетада яктырту, анализ ясау өчен, боевой эпизод һәм боевая операцияне бары фронтның алгы сызыгында гына күреп була»3 . Ватан язмышы хәл ителгән киеренке көннәрдә патриотизм хисе бер Муса Җәлилне генә түгел, башка язучыларның да күңелен били. Алар аны әсәрләрендә чагылдыралар. «Кызыл Татарстан» газетасының 5 июль саны халыкны гадел сугышта җиңүгә өндәүче әдәби бит белән чыга. Анда Т. Гыйззәтнең «Ватан өчен бөек сугышка», Л. Җәләйнең «Фашизмны юк итәргә!» дигән публицистик мәкаләләре, Ә. Исхак, Ф. Басыйров шигырьләре урын ала. Әдәби биттәге әсәрләрнең һәр җөмләсе, һәр сүзе үткен, сугышчан булуы белән аерылып тора. Таҗи Гыйззәт, мәсәлән, «Ватан өчен бөек сугышка» дигән мәкаләсен шигъри юллар белән тәмамлый: Масаймасын фашист маэмайлары Искәрмәстән булган уңышка. Юлбасардай бүген керсәгез дә. Без җиңәрбез соңгы сугышта. Кешелексез, хаин, хыянәтче Башыгызга тиздән җитәрбез! Үле гәүдәгездән күпер ясап. Марш белән таптап китәрбез. Күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең «Финанс комиссарына» дигән шигыре дә моңа аваздаш. Анда авторның Ватанны саклау фондына мең сум акча бирүе «Гитлер башына нәләт бомбалары» булып явачаклыгы әйтелә. 1 «Социалистик Татарстан». 22 декабрь, 1965 ел ’ Муса Җәлил. Әсәрләр, дүрт томда. 3 т. Казан, битләр 1 «Казан утлары», 5 сан. 1976, 146 бнт. Татарстан китап нәшрияты, 1976. 581—582 Татар халкының классик язучысы Шәриф Камал сугыш башлангач та үзенең тиран патриотик тойгыларын чагылдырып, «Кызыл Татарстан» газетасына «Әлбәттә җиңәчәкбез» дигән публицистик мәкалә яза. Автор анда илбасарларны «чирканыч, зәһар аждаһа» ә үз иреге, азатлыгы өчен көрәшүче халыкны «батыр егет» белән чагыштыра һәм, халык әкиятләренә ишарә ясап, батыр егетнең җиңүен тасвирлый «Без үзебезнең эшебез хаклы икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хак- ♦ лык, бездә аңлы җанлы көч, бездә алдынгы техника һәм корал бар... Әлбәттә без — җиңәчәкбез» †/—ди ул. ~ Дошманнарның явыз хыянәте уз башына булачагын шигъри гәүдәләндерү халык- < иың рухи ныклыгын арттыруга ярдәм итә. Кави Нәҗминең «Фашизмга үлем» шигырендә бу шактый калку чагыла. ...Котырган эт — Гмтлер безгә каршы - Сугыш ачты, ләкин бу сугыш — Үз башына булыр бу этнең. Фашизмга үлем — бу сугыш! Югарыда телгә алынган бу мәкалә һәм шигырьләрнең иң характерлы ягы — дошманны җиңүгә ышаныч тойгысының көчлелеге. Гадел Кутуй «Коммунизм өчен!» шигырендә гитлерчыларның Совет иленә һөҗүмен бәхетле киләчәккә — коммунизмга “ каршы һөҗүм итеп сурәтли һәм дошманнарның җиңелүгә дучар булачагы турында ® нык ышаныч белдерә. н Тора-бара газета битләренең тематикасы акрынлап үзгәрә. Ш. Маннур. Н, Баян, < Ә. Исхак, Г. Кутуй, Ф. Кәрим һәм башка авторлар иҗатында конкрет сугыш еакый- галары чагылыш таба. Менә «Кызыл Татарстан» газетасының 1941 ел. 25 октябрь < саны. Өченче биттә «Бөтен көчебезне һәм иҗат эшебезне фашизмга каршы көрәш * ка бирик» дигән гомуми баш астында махсус сәхифә бирелә. Ул художник Р. Сәй- - фуллинның «Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!» дигән плакат-картинасы J. белән ачыла Сугыш чорында бу художник иҗат иткән әсәрләр газетада зур - урын ала. S Әхмәт Исхакның «Бер адым да чигенмәбез», Гадел Кутуйның «Батыр каберендә». Кави Нәҗминең «Анасы һәм улы», Шәйхи Маннурның «Син нәрсә бирдең!», Әхмәт Юнысның «Сынау» шигырьләре һәм поляк шагыйре Леон Пастернакның Ә. Исхәк тәрҗемәсендә «Антифашистлар җыры» — барысы да авыр сугыш көннәрен, совет халкының сыгылмас характерын ачалар. Бу тема Гази Кашшафның «Канга — кон. жанга — җан» дип исемләнгән публицистик мәкаләсендә калку күренә. Аны дулкынланмыйча укып булмый. Автор фашистларның ерткыч җанварлардан да явызрак булуын, аларның «кеше газапларын күреп ләззәтләнергә, кан агуыннан рәхәт табарга тырышуларын» фаш итә. «Кызыл Татарстан» газетасында иң актив чыгыш ясаучыларның берсе Гадел Кутуй була. Аның дошманга үч-нәфрөт белән сугарылган шигырь, мәкаләләре, спектакльләргә рецензияләре атна саен диярлек басыла. Менә аның «Москва» шигыре. Ул публицистик җырга тартым. Мәскәүне шагыйрь рус иленең тарихи үткәннәре белән бәйләп сурәтли: Күз алдында тора Суворовлар, Кутузовлар килә хәтергә. һәм кабердән чыгып алар Әзер Москва өчен утка керергә -. Татар шагыйре рус халкының батырлыкка тиң тарихы белән хаклы горурлана. Җиңүләрнең атабабадан килүен искәртә. Газета битләрендә күренекле рус, «украин һәм башка • халыклар Азучыларының, публицистларының мәкаләләре дә урнаштырыла Александр Корнейчук, Емельян Ярославский, Всеволод Иванов, Ванда Василевская һәм башка авторларның публицистикасы татар укучысын тирен дулкынландыра. † «Кызыл Татарстан». В июль. IM! ел. ’ «Кызыл Тата|ктан», 31 октябрь. ИЖ ел. «Кызыл Татарстан»ның 1941 ел, 6 ноябрь санында төрле ил язучыларының язмаларын туплаган махсус сәхифә бирелә. Анда немец язучысы Вилли Бредель, испан язучысы Сесар М. Арконада, -итальян язучысы Дж. Джерманетто, татар ~ язучысы Гомәр Бәширов мәкаләләре, немец шагыйре Клара Блюм һәм рус шагыйре Александр Сурков шигырьләре урнаштырыла. Шунысы игътибарга лаек: бу сәхифәгә кергән мәкаләләр Казанда языла. «...Германиядә гитлеризм килеп чыккан вакытта аерым кешеләрнең өстенә төшкән сынау, бүген бөтен дөнья өстенә һәм, башлыча, азат Советлар Союзының ике йөз миллионлы халкы өстенә төште, һәм бу сынау нинди генә дәрәҗәдә каты һәм рәхимсез булмасын, совет халкы ул сынаудан җиңү белән чыгар»,— дип яза Вилли Бредель һәм мәкаләсе астына «Казан, 28 октябрь» дип куя '. Итальян язучысы Дж. Джерманетто мәкаләсе дә шулай тәмамлана. Мондый сәхифәләр «Кызыл Татарстан»да шактый еш бирелгән. 1941 елда композиторларыбыз күп кенә яңа җырлар иҗат итәләр. Шуларньҗ берсе —Ф. Яруллинның М. Җәлил сүзләренә язган «Кискен көрәшкә» җыры. Ул фашизмга каршы сугышта сафларны ныгытырга. Ватанның ялкынлы патриоты булырга чакыра. Күп тә үтми, газетада М. Мозаффаровның Әхмәт Исхак сүзләренә язылган «Поход җыры» басыла. Мәсгуть Латыйпов белән шагыйрь Гадел Кутуй «Ватан сугышы» дигән кантата язалар. Композитор Н. Җиһанов Г. Кутуйның «Партизанка» дигән шигыренә көй иҗат итә. Әнә шулай җыр жанры үсә. Ул халыкны изге сугышка күтәрелергә чакыручы иң үтемле, иң сугышчан форма итеп карала. Редакция фронт белән тыгыз элемтәдә тора. Фронтка киткән язучылар, журналистлар сугыш кырыннан якташларыбызның батырлыгы турында очерклар, шигырьләр җибәреп торалар. Аратирә үзләре дә кайткалыйлар. Ул елларны Гадел Кутуй, Шәрәф Мөдәррис, Әсгать Айдар, Мәхмүт Хөсәен һәм башкалар редакциядә булалар. Казан госпиталендә яткан Фатих Кәримнең шигырьләре газетада басыла. Фронтовик язучылар, журналистлар республикабыз партия, совет оешмаларына, редакцияләргә, Язучылар союзына, әдипләргә хатлар язып торалар, Татарстан хезмәт ияләренең тормышы белән кызыксыналар, иҗат планнары белән уртаклашалар. Ватан сугышы елларында, мәсәлән, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Г. Динмөхәммәтов исеменә М. Җәлил, М. Максуд, Ә. Ерикәй, Ш Маннур, Б. Корбанов, М. Бубеннов һәм башка әдипләрдән, журналистлардан хатлар алына. Үз чиратында Г. Динмөхәммәтов фронтовик язучыларны, журналистларны иҗат эшчөнлегенә рухландыра. Г. Кутуйга 1943 елны язган җавап хатында Г. Динмөхәммәтов татар әдәбияты торышы турында аның фикере белән кушылып болай яза: «Сез хаклы, безнең республикада әдәби әсәрләр язу эше бик шәп тормый. Бу өлкәдә беренче адымнар, кем әйтмешли, яралгылар гына бар. Нихәтле генә гаҗәп тоелмасын, бүгенге көнгә кадәр геройларыбызны сурәтләгән заманча, капиталь әсәрләребез юк, ә геройларыбыз хәзер бик күп. Якын көннәрдә бу мәсьәләне директив органнар каршына куярга уйлыйбыз, гонорар мәсьәләсе дә төзәтелер һәм Татарстан Язучылар союзына мәгълүм юнәлеш бирелер дип ышанам»2 . 1942 елның җәендә татар телендә уналты фронт газетасы чыгарыла башлый. Аларда күренекле әдипләр, шагыйрьләр, публицистлар, журналистлар, редакторлар, әдәби сотрудниклар, хәрби корреспондентлар булып Г. Кутуй, М. Максуд, Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, А. Шамов, X. Усманов. Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, И. Гази, Г. Бакиров, А. Әхмәт, Ә. Исхак, Г. Галиев, Г. Хуҗиев, Г. Насретдинов, Ш. Мөдәррис. М. Мазунов, Ә. Юныс, К. Әхмеров, М. Шәйми, 3. Шаһиморатов, А. Әхмәдиев. Б. Корбанов, Г. Хәбиб, Р. Баһау, М. Гыймадиев, Г. Гыйльманов, Я Ярмәкиев, М- Савельев һәм башкалар эшләделәр. Татарча чыга торган фронт газеталары редакцияләрендә сугыш елларында 40 тан күбрәк язучы һәм журналист хезмәт итте. Бөек. Ватан сугышында 50 дән артык язучы һәм журналист батырларча һәлак булды. 1 «Кызыл Татарстан», б ноябрь. 1941 ел. «Казан утлары». №5, 197b. lol бит. Фронт газеталары үтенечен канәгатьләндереп, аларга тылдагы редакцияләр, Татарстан Язучылар союзы республикабыз хезмәт ияләренең, әдәбият, сәнгать фән эшлеклеләренең фидакарь эшләре турында материаллар, партия һәм совет органнары җитәкчеләренең мәкаләләрен җибәреп тордылар. Г. Бәширов, М. Әмир. Ф Хөсни, X. Хәйри кебек язучылар фронт газеталарына турыдан-туры ярдәм итү өчен командировкаларга бардылар. Алар анда Ватан сугышы каһарманнары турында мәка- ♦ ләләр язып бастырдылар. Сугыш чорында «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә генә дә татар совет J азучыларының 400 дән артык очерк һәм хикәяләре, шигырьләре, төрле темага языл- ® гаи мәкаләләре һәм башка әдәби әсәрләре басыла. Ватан сугышы елларында газетабызда бигрәк тә егерменче-утызынчы еллар ша- * гыйрьләренең активлашуы үзен бик нык сиздерә. М. Җәлил. К. Нәҗми, Ш. Маннур. [j Г. Кутуй, ф. Кәрим, Ә. Ерикәй, Ә Исхак һәм башка шагыйрьләрнең халкыбызның дошманга каршы гадел көрәшенә багышланган, җиңүгә өндәгән 115 тән артык әсәре ч басыла. Боларга фашистлар тоткынында һәлак булган М. Җәлил, Р. Саттар. X Мө- о җай кебек әдипләрнең сугыштан соң табылган патриотик әсәрләрен дә өстәргә кирәк ? Публицистик рух сугыш елларында газетада аеруча көчәя. Бу табигый, чөнки 3 публицистика патриотик көчләрне фашизмга каршы көрәшкә туплауда куәтле йогын- . ты ясаучы жанрларның берсенә әверелә. Газета бу коралның тагын да үтемле булуы өчен үз тирәсенә байтак әдипләрне туплый. Шундыйларның берсе — шагыйрь Нур Баян. н Республика партия матбугатының, шул исәптән Нур Баянның публицистикага йөз * боруларында» күренекле совет язучысы Илья Эренбургның йогынтысын күрмичә j мөмкин түгел. И. Эренбургның Ватан азатлыгы өчен барган утлы көрәш сызыгында < торып иҗат ителгән язмалары бу елларда «Правда», «Красная звезда» һәм күп төр- ' ле фронт газеталарында гына түгел, «Кызыл Татарстан» битләрендә дә бик еш дөнья — күрә. Аның «Талаучылар», «1943 елгы яз«, «Июнь» һәм башка публицистик мәкаләле- ? ре, Татарстан хезмәт ияләрендә рухи күтәренкелекне уяту белән бергә, татар язучы- Ф ларын да бу сугышчан жанрда активрак иҗат итәргә этәрә. Рус язучысының бу өл- Э кәдә үрнәк күрсәтүен Нур Баян Ибраһим Газига язган хатында ачыктан-ачык әйтә. Эренбург мәкаләсенә охшатып, укучыларга һәм дусларга проза белән хат язарга җыенуын белдерә ■. һәм озакламый 1942 елның 26 сентябрендә «Кызыл Татарстан, газетасында шагыйрьнең «Йөрәктә нәфрәт, ачу кайный» дигән мәкаләсе басылып чыга. Бу чор публицистикасы белән танышканда шуңа игътибар итәсең: сүз осталары фашизмның ерткычлыгын бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыралар Еу Нур Баянның «Йөрәктә нәфрәт, ачу кайный» мәкаләсенә дә хас. «Гитлерчылар йөргән урыннарда — туганнарыбызның үлек гәүдәләре, сугышка кадәр гөрләп торгаи шәһәр урамнарында, авыл буйларында, аланнарда — дар агачлары, — дип язды шагыйрь,— телеграф баганаларында — безнең белән бергә сулыш алган, социалистик тормыш өчен бергә янган дусларның гәүдәләре асылынып тора...» Документаль нигезгә корылган, патриотик рух һәм публицистик аһәң белән сугарылган киң колачлы бу чыгышта Нур Баянның идея, әхлак, поэтик декларациясе тагын да көчлерәк яңгырый. Ул фашистлар тарафыннан мәсхәрә ителгән унҗиде яшьлек кызның, дошманнан үч алырга чакырып, бер сугышчыга язган хатына гитлерчыларның җинаятьчел боерыгына һәм башка документларга таянып, һәркемнең күңеленә ирешерлек публицистик гомумиләштерүләр ясый, Татарстандагы ватандашларын көрәшкә чакырып: «Дусларым! Немец бандитларын изге җиребездә юк итү •чен, сез безгә күбрәк снаряд, мина, граната, самолет, таик бирегез. Без Ватан ечен биргән антыбызны үтәрбез»... — Ди. Газетаның публицистик мирасында Шәриф Камалның элеше зур Бу җәһәттән шуны әйтеп үтәргә кирәк, 1942 елның 22 декабренда, язучы вафат булгач, аның публицистик эшчәнлегенә газета югары бәя биреп: «Гомеренең соңгы минутына чаклы Шәриф Камал кулыннан үткен каләмен ташламады һәм фашизмга каршы юнәлдерелгән утлы мәкаләләр... язуын дәвам иттерде» ди. «Дошман бирелергә тиеш» — татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан иң соңгы мәкаләсе шулай дип атала. Сәнгатьчә камиллек һәм эпик колач белән иҗат ителгән бу сугышчан язмада әдипнең патриотик рух белән сугарылган ялкынлы сүзе бар тавышка яңгырый: «Дошман актыккы көчләрен куеп, безнең кулыбыздан бөек революция казанышларын тартып алырга омтыла. Советлар Союзының барлык туган халыклары ныклы дуслык, бердәмлек нигезендә оешкан хәлдә, дошман һөҗүмнәрен кире кайтару, канга манчылып котырынган бандаларның күчән муеннарын сындыру һәм аларны җир йөзеннән бөтенләй юк итү өчен Кызыл Армиягә зур тырышлык белән булышлык итәләр. Булышлыкны, әлбәттә, тагын да көчәйтергә кирәк. Бөтен көчләрне туплап( фронтка һәртөрле чаралар белән ярдәм итү һәрбер намуслы гражданның бурычы. Дошман бандаларының тар-мар ителүен безнең һәртөрле булышлыгыбыз, һичшиксез, якынайтыр»'. Сугыш вакытында фронт һәм тыл бердәм омтылыш, бер сулыш белән яши. Бу «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә дә чагылыш таба. Еш кына фронттагы сугышчы якташларыбызның каһарманлыклары турында сөйләүче язмалар белән янәшә үк тылдагы тормыш хәлләре киң яктыртыла. Газетаның 22 сентябрь (1943 ел) санында урта битләрдәге язмалар, шигырьләр шушы берлекне күрсәтүгә багышлана. Анда сөекле шагыйребез Г. Тукайның «Без сугышта юлбарыстан көчлебеэ, без тынычта аттан артык эшлибез!» дигән сүзләре барлык материаллар өчен эпиграф итеп алына. Менә Ш. Маннурның «Хәрәкәттәге армия» дигән кайтарма адрес белән килгән «Исәнме, туган җир» исемле шигыре. Ул ут эчендә Ватан өчен көрәшүче сугышчының туган җиргә кайнар мәхәббәтен ачып бирә: Солдат яши туган иле өчен. Солдат үлә туган җир өчен, Саф күңелдән сине сөючең ул һәм билгесез батыр җиңүчең. «Мин татарларны бик яхшы беләм: алар вөҗданлы халык, батыр йөрәкле халык, һәртөрле каһарманлыкларга сәләтле халык». Бу — Максим Горький сүзләре. Әлеге сәхифәдә аны зур горурлану хисе белән кабат укырга мөмкин. Куш биттәге махсус сәхифәдә тылдагы халыкның хезмәт батырлыгын чагылдырган язмалар да күп. Язучы Мирсәй Әмир «Бабайлар» турында яза. «Колхоз бабайлары. Алар арасында алтын бабайлар нинди күп! Сугышка кадәр картлыкка чыгыл,... еннары сугыш башлангач, үзләре теләп яңадан колхоз эшенә кайткан бабайларның намусы каршында, аларның патриотик көче каршында җаннарың эреп китәрлек...» ди автор. Тылдагы язучылар редакция заданиесе белән авылларда, колхозларда еш булалар. Нәтиҗәдә күп кенә очерклар, хикәяләр, этюдлар иҗат ителә. Г Кашшаф, ®- Хөсни, Г. Иделле, Г. Бәширов, К. Нәҗми 1944—1945 елларда аеруча актив эшли. Гази Кашшафның «Ютаэы хатлары» циклы, Ф. Хөснинең Буденный районы эшчәннә- ренә багышланган этюд-зарисовкалары, Гомәр Бәшировның Арча районы колхозларыннан язылган очерклары — шуның мисаллары. Гази Кашшафның «Татар әдәбияты яңа борылышта»2 дигән мәкаләсе аерым игътибарны сорый. Чөнки ул сугыш чорында язучылар эшчәнлеген раслаган кыйммәтле документ булып тора. Мәкалә татар совет язучыларыннан Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, К. Нәҗми һәм Г. Кашшафның СССР Совет язучылары союзы президиумы чакыруы буенча Мәскәүдә булып кайтканнан соң языла. «Москвага фронттагы язучылардан Г. Ку- туй, Ә. Ерикәй, Г. Галиев һәм М. Садри иптәшләр дә җыелган иде», ди Г Кашшаф үз мәкаләсендә. Аннары сугыш чорында каләм осталарының эшчәнлегенә туктала. «Мәскәүдә татар совет язучыларының иҗатларын тикшергән вакытта, татар әдәбиятының бай традицияләре, үткән мирасы искә алынды,— дип дәвам итә автор. — Русның мәшһүр язучысы Александр Фадеев, татар әдәбияты тарихында проза әсәрләренең зур урын тотуын, аның реалистик юлда бик нык алга киткәнлеген, язучыларның тел сафлыгына, әдәби композициягә аеруча игътибар биргәнлеиләрен әйтеп, татар әдәбиятының Союзда иң зур әдәбиятлардан берсе булуын күрсәтеп узды... Иптәш ’ «Кызыл Татарстан». 24 декабрь. 1942 ел. ’ Карагыз: «Кызыл Татарстан». 23 ноябрь. 1943 ел. А. Фадеев. А. М. Горькийның татар әдәбиятына югары бәя биргәнлеген, аның белен кызыксынуын һәм татар язучыларының әдәби осталыклары турында сокланып сай- ләвен белдерде һәм барлык татар совет язучыларына да әдәби осталыкка ирешү бурычын куйды». Мәскәүдә Татарстан язучылары А. Фадеев белән ВКП(б) Үзәк Комитетында булалар. Анда Үзәк Комитет «Совет әдәбияты» җурналының тиражын 3 меңнән 10 меңгә ♦ кадәр арттырырга рөхсәт бирә һәм кәгазь белән тәэмин итүдә ярдәм итә. «Без Үзәк Комитеттан канатланып һәм яңа эшләргә рухланып чыктык» ', дип яза ул көннәр турында Г Кашшаф. Әлеге факт татар әдәбияты өчен күңелдә урынлы горурлану хисе уята. Ул утлы елларда да партиябезнең әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тотуы хакында сөйли. Мәскәүдә булып кайтканнан соң. татар язучыларының шактый активлашуы сизелә. Газета әдәби әсәрләр белән беррәттән, Татарстан сугышчылары турындагы очерк, зарисовкаларга зур урын бирә. Әлеге язмаларның рубрикасы «Ватан өчен сугышларда безнең якташлар» дип атала. Хәрәкәттәге армиядән Абдулла Әхмәт, мәсәлән, «Кызыл Яр егете» дигән зарисовка җибәрә, анда Шаһгали Солтановның батырлыгы турында сөйли. Ә Риза Ишморатов һәм Гали Хуҗиев «Татарстан, ишет!» дигән очерк язалар. Ул күләме белән әллә ни зур булмаса да. сугыш эпизодларын күрсәтү, совет солдатының теләсә нинди батырлыкка әзер булуын раслау ягыннан бик көчле әсәр. Авторлар аны фронтның алгы сызыгыннан җибәрәләр. «Татарстан, ишет! Каһарман улларың, Ватан өчен каннарын һәм җаннарын да кызганмыйча сугышып, синең азатлыгың, Идел-йортны менә шулай саклыйлар,— диләр алар.— Татарстан кызлары, ишетегез! Сөйгән ярларыгыз сезнең намусыгыз өчен, шатлыклы кавышу һәм бәхетле семья өчен, якты киләчәк өчен менә шулай сугышалар» 1943 елның 17 декабрендә ВКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты бюросы. Татарстан совет язучылары союзы правлениесенең эшен тикшерел, махсус карар кабул итә. Карарда язучыларның эшенә гомуми бәя бирү белән бергә алар алдында торган бурычлар да ачык билгеләнә. ВКП(б) өлкә комитеты бюросы язучыларга сугыш чоры эчен хас булган, массаларны шул чордагы идеяләр белән баета торган есәр- гәр тудыру эшен йөкли. Бу исә язучылардан барлык көчләрен эшкә җигүне, халыкча тагын да якынаюны, әдәби осталыкны үстерүне таләп итә. Карарда язучыларның тормыш белән нык бәйләнгән булуларына, марксизм-ленинизм тәгълиматын ныклап ейрәнергә тиешлекләренә, совет кешесенең рухын тоеп, аны аңлый белеп иҗат итәргә кирәклегенә аеруча басым ясала. Партия Үзәк Комитеты «Татарстан партия оешмасындагы масса-политик һәм идеологии эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» (1944 ел) карар кабул ите. Анда Татарстанның рухи тормышында ирешелгән зур казанышлар белән бәррет- твн, сугыш елларында политик-масса эшендә, татар халкының тарихын яктыртуда, шулай ук татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә гәүдәләнгән идеологии характердагы җитди ялгышлар да күрсәтелә 2 . Партиябезнең Татарстанда өдәбият-сәнгатьнең дөрес юлдан үсүе турында кайгыртуына җавап ител, язучылар, идеология фронты работниклары җиң сызганып эшкә тотыналар. М. Әмир «Миңлекамал» дигән сәхнә әсәре иҗат итә. Тәнкыйтьче Л. Җәләй әлеге пьесага багышланган рецензиясендә «Миңлекамал» партия тарафыннан «куелган югары таләпкә җавап була ала торган әсәрләрнең берсе һәм беренчесе дип саналырга хаклы»11 ,— ди. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган бу әсәрдә гади татар хатын- кызлары образлары аша совет патриотизмы күрсәтелә. Гомумән, матбугат М. Әмирнең «Миңлекамал»ын уңай яктан билгеләп үтә. аның тәрбияви роленә басым ясал, авторның һәм театр коллективының уңышларын ачык күрсәтә. Бу елларда совет язучыларының иҗаты белән таныштыруның күп төрле алымнары кулланыла. Музейларда күргәзмәләр оештыру, түгәрәк даталар уңаеннан газетада мәкалә-истәлекләр оештыру— менә шундый алымнарның берничәсе «Кызыл ШӘМСИ ХАММАТОВ ф ДӘҺШӘТЛЕ ЕЛЛАР АВАЗЫ Татарстан» газетасының 8 октябрь (1944. ел) саны М. Горький музеенда Г. Тукайга багышланган экспозиция ясалуы турында хәбәр итә. Хезмәт ияләре Тукай күргәзмәсен зур кызыксыну белән карыйлар, шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлын өйрәнәләр, андагы уңай сыйфатларны үзләрендә дә булдырырга тырышалар. 4 нче Украина фронты сугышчылары һәм офицерлары күргәзмәне караганнан соң болай дип язып калдырганнар. <>Без, 4 нче' Украина фронтының командировкага килгән бер группа сугышчылары, бүген татар шагыйре Г. Тукайга багышланган күргәзмәне карадык. Күргәзмә бөек татар шагыйренең тормышын һәм иҗатын ачык күрсәтә» *. Бөек мәсәлче И. Крыловның үлүенә 100 ел, А. Грибоедовның тууына 150 ел. бөек фикер иясе һәм революционер Н. Чернышевскийның үлүенә 55 ел тулу, татар галиме Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулу уңае белән урнаштырылган мәкаләләр, махсус битләр тылда һәм фронттагыларны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйный, язучыларның иҗаты һәм тормышы белән киң таныштыра. 1943 елның 6 мартында «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталарында «Фронтовик татарларга татар халкыннан сәлам хат» басыла. Ул бер көн алда — 5 мартта «Правда» һәм «Известия» газеталарында чыга. Шушы хатка җавап итеп, «Кызыл Татарстаниның 1943 ел, 3 апрель санында «Ленинград фронтындагы татар сугышчыларының татар халкына хаты» басыла. Хатта аларның Ленинградны дошманнан нык саклаячаклары белдерелә: «Безнең өскә данлы бурыч — Ленин шәһәрен — революциянең бишеген саклау бурычы йөкләнде. Барлык сугышчылар белән — руслар һәм украиннар, белоруслар һәм грузиннар, казахлар һәм үзбәкләр белән бер сафта торып көрәшкән хәлдә без фашист кабәхәтләрне туктаусыз кырабыз, дошманның техникасын җимерәбез, дошман яуларын Ленинград яныннан куабыз»2 ,—дип язы Җиңүгә зур өлеш керткән бу мөһим документларның иҗат ителүен безнең азучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең публицистикадагы зур казанышы дип тә карарга кирәк. Мәсәлән. 1 нче Украина фронтының татар сугышчылары хатын язуда фронт газетасы редакторы булып эшләгән Риза Ишморат белән Гали Хуҗи актив катнаша. 2 нче Белоруссия фронты татар сугышчылары хатын иҗат итүдә Шәрәф Мөдәррис зур роль уйный. Р. Ишморатның сөйләвенә караганда, фронтовик татарларга татар халкының хаты һәм шул хатка җаваплар тыл һәм фронтның какшамас аерылгысызлыгын раслап кына калмый, бәлки совет халкының, шул исәптән батыр татар халкының рух бердәмлеген чагылдыра, аның партия тирәсенә корычтай ныклык белән Рух бирде безгә сугышта ныгыган, үскән Союз, Бөек халыклар дуслыгы, сынауны үткән Союз. Без бер семья, таза йодрык, бергә килеп береккән — Рус. татар, казах, молдован, үзбәк, әрмән, төрекмән. Бер үк безнең, аерылгысыз — һәммәбезнең теләге. Уртак безнең Ватаныбыз — бөек дуслык терәге 3 ,— -диелә 2 нче Белоруссия фронты сугышчыларының җавап хатында. Гомумән, хатларның проза белән язылганнарыннан аермалы буларак, соңгысының шигырь белән язылуы кайнар хис, йөрәк авазы, героик халыкка хас булганча, рух күтәренкелеге белән сугарылган. Каһарман генералларыбыз Я. Чанышев, Ф. Булатов, X. Ганиев. Советлар Союзы Геройлары Г. Булатов, X. Гыйззәтуллин. Ф. Хәбиев, С. Сәетвәлиев, Дан сенең меңнәрчә, миллионнарча кешегә барып ирешкән гүзәл бер үрнәкләреннән санала ала. ' Карагыз «Кызыл Татарстан». 8 октябрь. «Кызы! Татарстан». 3 апрель. 1943 ел ла анда. ч «1 нче Украина фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат» игълан ителә. Ә шанлы җиңү яулап алынгач, 1945 елның 17 июлендә, газетада «2 нче Бело руссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хаты» басылып чыга. тупланганлыгын дәлилләп тора. орденнарының тулы кавалерлары X. Гарипов, Д. Булатов һәм фронтның дүрт меңнән артык батыр татар сугышчысы кул куйган бу хат патриотик хис белән тулы. Бу хатка шулай ук язучылардан һәм журналистлардан X. Госман. Ш Мөдәррис, Г. Насрый. Г. Гыильманоа, Н. Гобәйдуллин һәм башкалар кул куйган. Ул гражданлык поэзия Татар халкының фронтовик татарларга язган хатына, халыкның данлы тарихына бәя бирел, бу шигъри документта болай диелә: Килде синең сәлам хатың күңел күген нурлатып. Саф йерәктән, пакь намустан, ант иттек без шул вакыт: Ант иттек без туган җирне явызлардан сакларга. Соңгы тамчы канга чаклы Ватан хакын хакларга... Үтәп чыгып көрәшләрдә сугышчанлык бурычын. Төгәлләдек җиңү белән Бөек Ватан сугышын!.. Торды безгә сугышларда рух, куәт, илһам салып, Рәсәйдэ үткән тарихың синең дә, туган халык! Торды хәтердә борынгы — Идел-Йорт лачыннары — Данлы Ливон, Бородино, Перекоп батырлары '. Кайнар патриотик хисләр белән иҗат ителгән бу бердәмлек антлары татар совет ёжурналистикасын һәм әдәбиятын өйрәнүче галимнәребез белән белгечләрнең җитди о игътибарына лаек. Бу чорда газета спектакльләргә, басылып чыккан әдәби китапларга рецензияләр биреп баруны дәвам иттерде. 1941 елның июнь башларында хөкүмәт комиссиясе һәм җәмәгатьчелек Н. Җиһа- новның М. Җәлил либреттосына язылган «Алтынчәч» операсын тыңлады. Ул сәхнәгә ~ куелгач, матбугатта, шул исәптән «Кызыл Татарстан» газетасында да. бик куп мәкалә- н ләр басылды ’, яҢа опера хаклы рәвештә культурабыз тормышында зур вакыйга дип * бәяләнде. «Алтынчәч» операсы, — дип язды өлкән әдибебез Шәриф Камал. — миндә у гүзәл һәм көчле тәэсир калдырды. Монда халыкның ирек сөючәнлек, батырлык < һәм күмәк омтылучанлык кебек матур сыйфатлары тамашачыларга музыка аркылы х җанландырылып бирелә» 3 . Татар дәүләт академия театры 1941 елның 26 июлендә Т. Гыйззәт әсәре буенча у «Таймасовлар» спектаклен куйды. Шул ук көннәрдә Г. Кутуй «Кызыл Татарстан» га- о эетасына рецензия дә язып өлгерткән. «Театрның төп режиссеры иптәш Ш Сарым- 9 секов, пьесаның художество кыйммәтен, андагы характерларның төрлелеген табигый ачып бирү белән бергә, совет халкының туган илгә булган мәхәббәтен, халык улларының батырлыкларын сәхнә сәнгате аша күрсәтүгә нык игътибар биргән»4 . Газетада Т. Гыйззәт әсәре белән С. Сәйдөшев музыкасы нигезендә куелган «Наемщик» музыкаль драмасының премьерасына Г. Кашшаф рецензиясе дә басыла. Ул елларда чыккан әдәби җыентыклар тәнкыйтьчеләр күзеннән читтә калмый. Мәсәлән, М. Максудның «Үч һәм нәләт җыры», Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап» диген шигырь һәм поэмалар җыентыкларына карата язылган рецензияләр моңа мисал булып тора. «Дошманны җиңү өчен төп шарт — аны дошман күрә белү, үч алу нәфрәтләнү, баштанаяк көчле нәләт тойгылары белән кораллану. М. Максуд иптәшнең «Үч һәм нәләт» җыентыгында әнә шушы идея самими йөрәктән чыккан лирик шигырьләр эченә салынып бирелгән»п ,— ди үзенең рецензиясендә галим, әдәбият белгече Л. Җәләй. Ә Фатих Хөсни «Ш. Мөдәрриснең бу җыентыгь» шагыйрьнең Ватан сугышы көннәрендә күзгә күренеп үскәнлеген билгеләүче якты һәм шатлыклы бер истәлек булып кала» ’,— дип бәяли. «Кызыл Татарстан» газетасы һөм «Совет әдәбияты» журналы фронтта татар солдатларының яратып укый торган басмалары була. Фронтовик-шагыйрь Зәки Нури үзенең бер язмасында Бөек Ватан сугышы елларының «гомергә онытылмаслык бер вакыйгасын хәтерлим», —дип исенә төшерә ■К У » М 5 «Зур җирдән» фронт сызыгы аша очып килгән самолет партизаннар зонасына йен ташлады. Парашютларның берсендә Татарстан бүләкләре дә бар иде. Шулай туры килгәне өчен рәхмәт яугыры: арадан бер төргәк «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталары килеп чыкмасынмы шунда! Мех бияләйләр, җылы шарфлар. Казан кызлары матурлап чиккән кулъяулыклар һәм тәмәке янчыклары белән бергә, алар да кулдан-кулга бик тиз таралды. Безгә, Татарстанның өч егетенә, якташ газеталарны көрәштәш дусларга өләшүе чиксез-чамасыз бер куаныч булды. Кайберләрен агач кәүсәләренә дә бик тиз ябыштырып өлгердек. Барыбыз да шуларны йотлыгып укый... Без алардагы информацияләрнең муллыгына һәм сугышчанлыгына сокландык, һәр полосадан, әйтерсең, безнең Җиңү кояшыбыз ялтырап күренде, ә пулемет лентасын хәтерләткән колонкалар исә дошманны кыра торган кургаш юллардан төзелгәннәр төсле иде. Җан тетрәткеч очрашу димичә нәрсә диярсең моны!» *. Язучыларның, журналистларның фронт газеталарында, матбугатта эшләүләре әдәбиятыбызны, журналистиканы баетты, үзләренең ялкынлы сүзләре, шәхси батырлыклары белән алар сугышта дошманны җиңүгә, тылда фидакарь хезмәткә рухландырдылар. Муса Җәлил «Отвага» газетасы сотруднигы буларак, язучының фронттагы роле турында болай дип язган: «Бары тик алгы сызыкта гына кирәкле геройларны күрергә, материал табарга, сугыш хәрәкәтләрен күзәтергә мөмкин. Шуның өчен мин гади күзәтүче булып кына йөрмим, канкойгыч сугышларда үзем дә катнашам»! . Язучы-журналист Абдулла Әхмәт «Кызыл Татарстанига сугыш кырыннан язып җибәрә. «Хәрби журналист — оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да алгы сызыкта. Дошман обороналарын беренче булып өзүче, аңа беренче ударлар ясаучы батырларны күреп, алар белән сөйләшә һәм әле генә булып үткән вакыйгалар турында фронт газетасы өчен материаллар оештыра. Мондый кайнар көннәрне ул сугышчы да, оештыручы да, кирәк булса, командир да булып китә...» 3 Язучы Габдрахман Әпсәләмов фронт газетасында эшләвен горурланып искә ала. «...Чынчыннан журналистика мәктәбен,—дип яза ул, — фронт газетасында үттем. Газета эшенең ашыгычлыгы, материалның көненә генә түгел, сәгатенә кирәк булуы — мине тиз һәм кыю эшләргә өйрәтте. Мин уйлыйм, газета мәктәбен үтмәгән кешегә язучы булу бик кыендыр» 4 . Шулай итеп, Татарстан Матбугаты, шул исәптән «Кызыл Татарстан» газетасы кайнар сугыш көннәрендә дә үзләренең публицистик сүзләре, язучылар, журналистлар, иҗат интеллигенциясе, авыл һәм эшче хәбәрчеләрнең актив ярдәме белән партия өлкә комитеты җитәкчелегендә халкыбызны гадел көрәшкә туплыйлар. Әлбәттә, матбугат органнарының сугыш елларында әдәбият-сәнгать, публицистика аша халыкка йогынты ясавы уңай нәтиҗә бирә. Совет кешесе тылда һәм фронтта да батырлык күрсәтте. Икенче Балтик буе фронтының «Суворовчы» дигән газетасында күренекле полководец. Икенче Балтик буе фронты командующие армия генералы А. И. Еременко: «Татар халкының бик күп уллары фронтта үзләренең исемнәрен дан белән бизәделәр» : , дип яза, татар халкының дан казанган улларына. Совет Ватанының дошманнарына каршы куркусыз сугышучы батырларга мактау сүзләре әйтә. Фронт белән тылның нык элемтәдә булуы, Бөек Ватан сугышы елларында тылда да, фронтта да газета-журналлар чыгу — күпмилләтле совет кешеләрен, совет солдатларын Ватанга бирелгәнлек хисендә, совет патриотизмы рухында тәрбияләде. Хәзер инде совет публицистлары сугыш елларында матбугатта тупланган тәҗрибәне ейрәнәләр. аны үзләренең көндәлек эшләрендә файдаланалар.