Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ 7 һәм 8 февраль көннәрендә Татарстан яэучыларының Г. Тукай исемендәге клубында 1977 әдәбн ел йомгакларына багышланган жыелыш булып үтте Прозаик ларыбыз һәм шагыйрьләребез, драматург лар. публицистлар, әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр үткән елда укучыларның киң массасына күпме һәм нинди ижатжи- мешләре бүләк иткәннәр, әдәбиятыбызны нинди яна әсәрләре һәм хезмәтләре белән баетканнар, туктаусыз үзгәрә һәм яңара бара торган тормыш-чынбарлыкның иң күркәм хасиятләрен сәнгатьчә үзләштерү дә, хезмәт кешесенең тирән һәм күпкырлы күңел дөньясын чагылдыруда уңыш-та бышлары ни дәрәҗәдә — шул хакта житдн сөйләшү, фикерләр уртаклашу иде ул. 1977 елда матбугат битләрендә дөнья күр гән проза әсәрләре хакындагы докладны филология фәннәре кандидаты Рифат Све ригин сөйләде. Ул үткән елның роман повесть кебек күләмле әсәрләргә, заманы быз геройларын гәүдәләндергән хикәяләргә шактый мул ел булуын билгеләп үтте Г Ахуиовның «Идел кызы» романын, М. Әмирнең «Без бәләкәй чакларда». Ә. Баяновның «Тавыш — табигать бүләге». Г. Рәхимнең «Көннәр язга авышкач», X. Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестьларын һәм башка күп кенә әсәрләрне әдәбн тормышыбызда вакыйга булыр лык. әдәбиятка яңа образлар алып килә торган җитди әсәрләр дип бәяләде До кладта прозанкларыбызиың нжадн табыш лары, әсәрләрдәге хис-фикер байлыгы ана лизга алынды, аерым йомшак яклар, ким челекләр күрсәтелде, алдагы бурычлар, жнтәсе үрләр күздән кичерелде. 1977 елның тезмә әсәрләре хакында ша гыйрь Зөлфәт Маликов доклад ясады Ул шигъриятебезнең заман белән бергә атла вын. шагыйрьләрнең бүгенге көн проблема лары белән дулкынланып, иҗат ялкынын да гамь чигеп, заманыбызның ик җитди мәсьәләләрен калку һәм лаеклы гәүдәлән лерергә омтылып иҗат итүләрен сөйләде С, Хәким. Н Арсланов кебек өлкән буын каләм осталары. И. Юзеев. С. Сөләймано- na. Р. Фәйэуллин Г Рәхим. Роберт Әх мәтжаиов. Ф ШәфИ1Уллнн, Р Хәлил .тли на. М. Әгьләмов, К. Вулатова һ. б кебек урта һәм яшь буын шагыйрьләренең күп кенә әсәрләренә докладта югары бәя би релде. Үткән елдагы очерклар һәм публицистик әсәрләргә багышланган докладында Илдар Ннзамоп та каләм няләребезнең граждан лык активлыкларын, аларнын тормыштагы өлгереп жнткән һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләр, хезмәт батырларының әдәби портретлары һәм башка төрле материаллар белән матбугатта еш чыгыш ясауларын билгеләп үтте, алда торган бурычларны хәл итүдә публицистларны тагын да зуррак дәрт һәм ялкын белән эшләргә чакырды. Җыелышта шулай ук сәхнә әсәрләре турында драматург Туфан Мнңнуллнн, балалар әдәбияты хакында шагыйрь Роберт Мнңнуллнн. яшүсмерләргә багышланган әсәрләр хакында Равил Кукушкин, Татарстанда яшәүче рус язучылары нжаты турында Геннадий Паушкин, татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр хакында Рим Ширн- язданов доклад сөйләделәр Әдәбн тәнкыйть хакында филология фәннәре кандидаты Рафаэль Мостафнн. Татарстан Язучылар союзы идарәсенең 1977 елдагы оештыру эшләре турында идарәнең председатель урынбасары Фәрваз Мнңнуллнн, союзның яшь язучыларны нжадн үстерү буенча алып барган эшләре хакында идарә консультанты шагыйрь Илдар Юзеев докладлары тыңланды Шагыйрь Снбгат Хәким, филология фәннәре докторы Нил Юзиев. театр белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Илтани Иляло- ва. Язучылар союзының Әлмәт бүлеге секретаре шагыйрь Әдип Маликов, драматург Диас Вәлиев шагыйрь Гәрәй Рәхим балалар язучысы Ләбибә Ихсанова, прозаик Фатих Хөсни, шагыйрь Салих Батта т яшь шагыйрь Госман Садә, прозаиклар Җәү дәт Тәрҗеманов. Вакыйф Нуруллин. Язучылар союзы идарәсе секретаре прозаик Мөсо- гыйть ХәбнбуЛлин. шагыйрь Зәки Нури трибунага чыгып, ел дәвамында дөнья күргән әсәрләрнең идея эчтәлек һәм сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләре, аларның заман таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе. уңай һәм кимчелекле яклары, бүгенге әдәбн хәрәкәт. ижат һәм оештыру мәсьәләләре хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар хезмәт кешесе образын тагын да калкурак, тирәнрәк һәм тулырак гәүдәләндерүдә чорыбызга лаек булырлык әсәрләр ижат итүдәге яна бурычларны күңел күзе аша үткәрделәр. Җыелышта КПСС өлкә комитеты культура бүлеге мөдире Мөдәррис Мусмямнч М. енн катнашты Үзенең чыгышында \ s ижат көчләрен тирән идеяләр, бүгенге һәм киләчәк рухы белән сугарылган киң күләмле әсәрләр ижат итүгә тупларга, замэниыи алга әйдәп баручы күренешләрен. КамАЗ кебек бөек төзелешләрнең бүгенге чыибар .чыкка ясаган тирән йогынтысын кыюрак өйрәнергә һәм әдәбиятта калкурак сурәтләргә чакырды. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов җыелышка йомгак ясады. ПОЭЗИЯ КИЧӘСЕ 8 февраль көнне Казан шәһәренең Төзүчеләр культура сарае залына йөзләрчә әдәбият сөючеләр җыелган иде. Әдәби елга йомгак ясау уңае белән монда зур поэзия кичәсе булып үтте. Шагыйрьләребездән Нури Арсланов, Әхмәт Исхак. Илдар Юзе- ев. Нәби Дәүли, Равил Фәйзуллнн. Рәдиф Гатауллин. Рөстәм Мингалнмов. Зөлфәт. Роберт Мицнуллин. Разил Вәлиев, Клара Булатова һәм башкалар үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Кичәне өлкән шагыйрь Сибгат Хәким алып барды. ТАНТАНАЛЫ КИЧӘ Казанның Актерлар йортында күренекле татар совет язучысы Фатих Хөснинең тууына 70 ел тулуга багышланган әдәбн- музыкаль кичә булып үтте. Аны кереш сүз белән язучы Вакыйф Нуруллин ачты. Юбилярның ижат юлы хакында филология фәннәре кандидаты Рифат Сверигин доклад ясады. Республика иҗат оешмаларыннан, предприятие һәм учреждениеләрдән килгән вәкилләр әдипне юбилее белән каннар котладылар. яңа иҗат уңышлары теләделәр. КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев Фатих Хөснигә Октябрь Революциясе ордены тапшырды. Язучы хөкүмәтебезнең бу югары бүләгенә совет әдәбиятын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу унае белән лаек булды. Кичәдә ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов, КПСС өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М. М. Мусин катнашты. ФРОНТОВИК ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубында фронтовик язучылар белән очрашу кичәсе булды. Совет Армиясенең 60 еллыгына багышланган бу кичәдә М. Горький һәм Г. Тукан премияләре лауреаты Сибгат Хәким, өлкән шагыйрьләребез Нури Арсланов. Әхмәт Исхак. Мөхәммәт Садрн. язучылар Госман Бакиров. Геннадий Паушкин фронт истәлекләре белән уртаклашып, совет солдатларының тиңсез фидакарьлеге хакында сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар. Анда шулай ук мәрхүм фронтовик шагыйрьләр Шәрәф Мөдәррис, Әнвәр Давыдовның магнитофон тасмасына язып алынган чыгышлары тыңланды. МУСА ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАП СССР Кораллы Көчләренең 60 еллыгы унае белән Васильево санаториенда Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күп художникларның төрле жанрда ижат иткән әсәрләрен хронологик тәртиптә тезеп күрсәтү шагыйрьнең тормыш юлын бер бөтен хикәят итеп күз алдына бастыра. ӘДИПЛӘРЕБЕЗ ӘСӘРЛӘРЕ ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЛӘРЕНДӘ «Прогресс» нәшриятында «Европа поэзиясе» дигән сериядән 3 нче томның 2 иче китабы чыкты. Ул Советлар Союзы халыкларының классик һәм бүгенге шагыйрьләре иҗатын берләштерә. Шигырьләр рус телендә һәм инглиз, немец, француз телләренә тәрҗемәдә бирелә Китапка Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең «Була кайчак». «Җырларым». «Катыйльгә» дигән шигырьләре кергән Алар танылган тәрҗемә осталары С. Липкин. В Ганиев. С. Маршак тәрҗемәсендә, ә «Була кайчак» дигән шигырь оригиналында да бирелгән. «Советская Россия» нәшриятында «Подвиг» сериясеннән «Этих дней не смолкнет слава» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китапта илебез шагыйрьләренең Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы темасына багышланган шигырьләре тупланган Н. Исәнбәтнең «Колчаковцы» (1919 ел) дигән шигыре В. Журавлев тәрҗемәсендә бирелгән. Киевнең «Днипро» нәшрияты «Советский рассказ» сериясеннән РСФСР автономияле республикалары, милли округлары, край һәм өлкәләрендә яшәүче язучыларның хикәяләр җыентыгын чыгарды Бу инде шундый җыентыкларның икенчесе Рәсемнәр белән, матур оформлениедә чыгарылган ул китапта Г Бәширов. И. Гази. Ә Еники. Ф Хөсни. М. Рафиков хикәяләре күренекле урын алып тора. «ИДЕЛ —УРАЛ АРАСЫНДА» Ижевск шәһәренең «Удмуртия» китап нәшрияты әнә шул исем белән Урта Идел һәм Урал буе тугандаш республикаларында яшәүче күренекле язучы һәм шагыйрьләрнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләреннән тупланган җыентык бастырып чыгарды Китапта Татарстан әдипләреннән С. Хәким. Г. Ахунов. 3 Нури, Ш Галнев. Р Фәйзуллнн һәм Р. Кутуй әсәрләре дә урнаштырылган. Март аенда Каракалпак АССРның башкаласы Нукус шәһәрендә каракалпак әдәбиятына нигез салучы Бердахнын тууына 150 ел тулуга багышланган тантана булып үтте. Бу зур әдәби бәйрәмдә РСФСР, Украина, Үзбәкстан.Әзербайҗан, Кыргызстан, Казагыстан, Тажикстан республикаларыннан күренекле язучылар катнашты Юбилейга Татарстаннан шагыйрь Равил Файзуллин барды. Ул тантаналы җыелышта һәм телевидениедә чыгышлар ясады, Нукус һәм Хуҗаиле шәһәрләрендә укучылар белән очрашуларда катнашты. ӘДӘБИЯТНЫ ПРОПАГАНДАЛАУЧЫЛАР КИҢӘШМӘСЕ Ленинград шәһәрендә СССР Язучылар союзы әдәбиятны пропагандалау бюросының пленумы үткәрелде. Анда союздаш һәм автономияле республикалар, өлкәләрдәге пропаганда бюролары җитәкчеләре чакырылды. Пленум КПССныц XXV съезды карарлары яктылыгында илебез халыклары әдәбиятлары казанышларын пропагандалауның торышын тикшерде. Башка оешмалар белән бергә Татарстан Язучылар союзы пропаганда бюросы эшчәнлеге дә уңай яктан билгеләп үтелде. Пленум эшендә Татарстан Язучылар союзы идарәсе секретаре язучы М. Хәбнбуллин һәм пропаганда бюросы җитәкчесе Эльс Гаделев катнашты. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел I март Указы белән язучы Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллинга Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Ирек Вәли улы Баһмаиовка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел 16 февраль Указы белән, Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен. Ленин комсомолы исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Юрий Александрович Максимовка Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде Совет хореография сәнгатц өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балет солистлары Фердинанд Минһаҗ улы Гыйма- дисв һәм Равил Гыйбадулла улы Хәлиуллннга, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел 23 февраль Указы белән. Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. Совет музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен, Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солнст-вокалнстлары Шамил Сабир улы Әхмәтҗановка һәм Мөҗип Посып улы Садыйковка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1978 ел 23 февраль Указы белән, Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исемнәр бирелде. УРАМГА —ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕ Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге урамнарның берсенә Кызыл Армия командиры, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар шагыйре Хәйретдин Мөҗәй исеме бирелде. Шул уңай белән анда шагыйрьнең полкташлары, мәктәп укучылары, язучылар. җәмәгать оешмалары вәкилләре җыелды. Тантанада патрнот-шагыйрь эзләреннән йөреп язылган «Үлемнән көчлерәк» дигән китап авторы Самат Шакир да катнашты МУСА ҖӘЛИЛ АРХИВЫ СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институтының Фәнни архивында Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 500 эшне берләштергән зур архив фонды тупланды. Күптән түгел бу материаллар архив эше таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә эшкәртелде һәм укучылар, тикшеренүчеләр кулына бирерлек хәлгә китерелде. Беренче мәртәбә герой-шагыйрь архивы Татарстан Язучылар союзы тарафыннан институтка 1954 елның июнь аенда өлешчә тапшырылган иде. Филиал китапханәсендә сакланганнан соң ул I960 елда фәнни архивка алына Муса Җәлилнең кулъязмалары һәм аның иҗаты, тормышына караган аерым материаллар соңгы елларда да керде. 7 папкадан торган шактый зур күләмдәге яна материаллар исә фондны бермә- бер баетты Аны институтка ссроАшагыйрь нең тормыш нптәше Әминә ханым Җәлн лова тапшырды Шагыйрь фонды 5 тасвирламага бүлеп эшкәртелде. Беренче тасвирлама 1918—1941 елларга караган, бер өлеше әле бүгенгәчә дөнья күрмәгән шигырь. поэма, сәхнә әсәрләре, дөнья һәм рус классикларыннан тәрҗемәләрдән гыйбарәт. Иҗатының төрле чорларын эченә алган һәм күп вариантлы бу әсәрләр шагыйрьнең үсешен һәм иҗат лабораториясен тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек тудыра Җәлил биографиясенә, әдәбн-ижтнмагый эшчәнлегенә караган тасвирламалардан шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлый өйрәнүчеләр байтак кына кызыклы, бай материаллар таба алалар ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА БАГЫШЛАП Идел буе хәрби округы органы «За Родину» («Ватан өчен») газетасы бу елгы 19 нчы санын (22 январь) безнең татар совет әдәбиятына багышлап чыгарды. «Рухи байлыгыбыз» дигән мәкаләдә Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г Ахунов әдәбият һәм культурабыз өлкәсендәге бүгенге казанышларыбыз турында сөйли. «Казан утлары» журналының баш редакторы Зәкн Нури мәкаләсе «һәр вакыт алгы сызыкта» дип исемләнгән. Заслонов җитәкчелегендәге лсгендар партизаннар отрядының элекке разведка командиры татар әдәбиятының сугышчан традицияләре һәм фронтовик язучылар иҗаты турында сөйли. Газета уз укучылары игътибарына шулай ук Ә Еники хикәясен, Н. Дәүли. Й. Юзеев, М. Әгъләмов шигырьләрен, Ш Маннаповның Муса Җәлил турында нәсерен һәм Р Мөхәммәдиен информациясен тәкъдим итә. Битнең урта җирендә татар әдәбиятының аксакаллары—фронтовик әдипләрнең күмәк фоторәсеме урнаштырылган ПОЭЗИЯ СЕКЦИЯСЕНДӘ 28 февраль көнне Татарстан Язучылар союзының поэзия секциясе утырышында яшь буын шагыйрьләреннән Зөлфәтнең «Утлы бозлар» исемле яңа шигырьләр җыентыгы тикшерелде. Фикер алышуда шигъриятебез аксакалларыннан Сибгат Хәким, Нури Арсланов, шагыйрьнең буынлашлары Мансур Вәлиев, Әхмәт Гадел, Мөдәррис Әгъләмов, Ринат Мөхәммәднев, Марсель Галиев һәм поэзия секциясе җитәкчесе шагыйрь Рәдиф Гатауллин катнашты. Чыгыш ясаучылар җыентыкка кергән шигъри әсәрләргә югары бәя биреп, китапның дөньяга чыгуы поэзиябез тормышында үзенчәлекле вакыйга булуын билгеләп үттеләр, шагыйрьгә кайбер киңәшләрен белдерделәр. ФИЛОЛОГЛАР КИҢӘШӘ В II. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында Татарстан һәм Башкортстан автономияле республикаларындагы университетлар һәм педагогия институтларындагы татар, башкорт әдәбияты Һәм теле кафедралары мөдирләренең ун көнлек семннар-киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә югары уку йортларында әдәбият, тел укытуның иң актуаль проблемалары тикшерелде, фольклорны өйрәнү, әдәби әсәрләрне анализлау һ. б. мәсьәләләр каралды. Филология фәннәре докторлары, профессорлар М. 3. Зәкиев, Ә Н Киреев, И. Г. Ннгьмәтуллина, Д. Г Тумашева. Г X. Әхәтов, И X Ишбулатов. Г Ф Саттаров. филология фәннәре кандидатлары, доцентлар А Г Яхин, М. С. Мәһдиев, Т. Н. Галиуллин, И. Г. Вәлитов һ. б. иптәшләр әдәбият һәм тел үсешенә, вузда бу фәннәрне укыту мәсьәләләренә багышланган докладлар белән чыктылар ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Бүлекнең январь ахырында уздырылган утырышында нефть төбәгендә яшәүче язучыларның үткән елдагы иҗат эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бүлек җитәкчесе Ә. Маликов докладыннан соң, фнкер алышуда язучылар X Хәйруллин, Җ. Рәхимов, С. Сөләйманова. Ш. Бикчурин, әдәбият берләшмәсе җитәкчеләре Ә Галиев, Ф Зәй- нәгытдинов, Я Хөснетдннов, КПССнын Әл- мәт шәһәр комитеты инструкторы А Хисамиев һ. б. катнашты. Утырыштагылар яна елга ижади һәм оештыру эшләре планнарын билгеләделәр. Әлмәттәге 1 номерлы техник училищеда драматург Сәет Кальметов ислән очрашу булды Ул үзенең фронт язмаларын һәм юмористик әсәрләрен укыды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Әлмәт әдәбият берләшмәсе утырышында яшь авторлардан Венера Туктарова. Әхмәт Фәтхетдинов, Роберт Рәкыйпов, Шәриф Хисамнев иптәшләрнең хикәя һәм шигырьләре тикшерелде. Шагыйрьләрдән Г Афзал, С. Сөләйманова аларның әсәрләренә анализ ясадылар, киңәшләрен әйттеләр. Бүлек утырышында драматург Юныс Әминовның «Имтихан» исемле яна пьесасы тикшерелде. Әсәр әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Фикер алышуда катнашкан С. Кальметов, Г Афзал, Ә Маликов, Әлмәт татар дәүләт драма театры режиссеры Р. Абдуллаев һәм башкалар пьесаны яхшырту юнәлешендә авторга файдалы киңәшләрен әйттеләр. Язучы Рафаил Төхфәтуллин хикәя жанры турында Әлмәт әдәбият берләшмәсе членнары белән кызыклы әңгәмә үткәрде, үзенең иҗат тәҗрнбәсе белән уртаклашты. Нефть ягында яшәүче язучылар февраль аенда укучыла_р белән к\п кенә очрашулар үткәрделәр. Бөек Ватан сугышы ветераннары Р. Төхфәтуллин, С. Кальметов һәм Ә. Маликов Әлмәт мәктәпләрендә булып, укучыларга татар әдәбияты турында сөйләделәр, сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар. Шагыйрә С. Сөләйманова Әлмәттәге 4 нче номерлы китапханәдә укучылар белән очрашты, үзенең яңа шигырьләрен укыды, сорауларга җаваплар бирде ’ М Хфсәнов һәм К. Булатова Азнакай нефтьчеләренең культура сараенда үзешчән композитор Сания Әхмәтова иҗатына багышлап үткәрелгән әдәбимузыкаль кичәдә чыгыш ясадылар.