ӘДӘБИЯТ ФӘНЕ МЕТОДОЛОГИЯСЕНӘ — КАМИЛЛЕК!
Галимнең яки тәнкыйтьченең әдәби әсәргә, әдәби күренешкә якын килү һәм аны өйрәнү коралы булып фәнни фикерләү ысулы, тикшерү алымнары, принциплары хезмәт итә. Шуңа күрә дә әдәбият хәзинәләрен барлауда, тикшерүдә фәнни фикерләү «механизмывның—әдәбият фәне методологиясенең камиллеге гаять зур роль уйный. 1976 елның 12—13 ноябренда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында хәзерге татар әдәбият белеменең һәм әдәби тәнкыйтенең актуаль методологик мәсьәләләренә багышланган фәннитеоретик киңәшмә булып узды. Бу сөйләшү хәзерге әдәбият фәненең үсеш тенденциясен чагылдыруы ягыннан аеруча гыйбрәтле булды. Анда төп игътибар хәзерге татар әдәбият белемендә фәнни фикерләү методларын камилләштерүнең зарурлыгына юнәлтелде һәм шуның белән киңәшмә билгеле бер эз калдырды. Хәзерге татар әдәбият белеменең һәм әдәби тәнкыйтенең казанышлары шөбһәсез. Бу уңышлар әдәбият тарихының төрле чорларына караган күләмле һәм җитди тарихи-теоретик хезмәтләрнең дөньяга чыгуында да. әдәбият теориясенең актуаль проблемаларына багышланган монографияләрнең иҗат ителүендә дә, аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы китапларның ишәюендә дә, төрле тематик җыентыкларның басыла торуында да күренә. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтебезгә багышланган мәкаләләрдә ул хезмәтләрнең исемнәре еш телгә алына — шуңа күрә аларны биредә кабатлап тору артык булыр. 60—70 нче еллар әдәбият фәненең 40—50 нчы еллар белән чагыштырганда, бер адым алга атлавы, җитди яңа уңышларга ирешүе, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсүе — бәхәссез. Әмма шул ук вакытта заман таләпләре югарылыгыннан чыгып; бөтенсоюз критерийлары белән якын килгәндә, әдәбият фәне өлкәсендә эшләүче көчләрнең шактый гына артуын да искә алсак, тынычланырга урын юк. Әдәбият турындагы китапларның, язучыларның иҗаты турында якланган диссертацияләрнең саны елдан-ел ишәя барса да, газета-журнал- ларда әдәбият мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр саны өзлексез арта торса да. язучы һәм шагыйрьләрнең әдәбият фәненең торышына карата әйткән тәнкыйть сүзләре һич тә кимеми. Шагыйрьләр поэзия тарихы һәм тәнкыйте өлкәсендә эшләүчеләрдән, драматурглар — драматургия һәм театр белгечләреннән, балалар язучылары— балалар әдәбиятын өйрәнүче галимнәрдән, аларның хезмәтләреннән ризасызлык белдерәләр. Мисал өчен шундый фикерләрнең берсен китереп узыйк. Прозаик һәм шагыйрь Әхсән Баянов «Төп кыйбла — фәннилек» дигән мәкаләсендә1 1 «Социалистик Татарстан*. 1977. 26 январь Г хәзерге әдәби тәнкыйть турында болай дип яза: «Нихәтле генә гаҗәп тоелмасын, күп кенә мәкаләләрне укыгач, тәнкыйтьченең үзе ‘тикшерә торган предметны белмәве, якынча гына сиземләве күренеп тора. Мондый тәнкыйтьче әсәр үзенчәлекләренә, технология катламнарына кермичә, дөресрәге, керә алмыйча, образлар системасы тирәнлегенә төшенмичә, язучының сүзне ничек әйткәнен тикшереп тә тор- мастан, аның нәрсә әйткәнен генә аңлатып, сөйләп котыла һәм судан коры чыга». Әдәбият белгечләре ишәя, аларның хезмәтләре арта — ә язучыларның ризасызлыгы кимеми. Әлбәттә, язучыларның әдәбиятчыларны һәм тәнкыйтьчеләрне шулай кискен итеп, хәтта вакытвакыт дорфарак рәвештә бәяләүләрендә хакыйкатьтән читләшүгә илткән субъективлык та юк түгелдер. Әмма әдәбиятчылар адресына әйтелә килгән әлеге тәнкыйтьне тик субъектив факторга, язучылар белән галимнәрнең арасында булырга мөмкин аңлашылмаучанлыкка гына кайтарып калдыру да дөрес булмас иде. Аларның сүзләрендә өлешчә хакыйкать булуын тану әдәбият фәненең киләчәге өчен файдалы гына булачак. «Язучы белән тәнкыйтьче арасындагы кайбер аңлашылмаулар бер бүген генә тумаган — андый ситуацияләр 20—30 нчы елларда да, 40—50 нче елларда да булган, хәзер дә бар, киләчәктә дә булыр, ул — котылгысыз», — дип акланырга да булыр иде, әмма бу мәсьәләдә аклану урынсыз. Әдәбият тарихына мөрәҗәгать итсәк, чыннан да, андый мисалларны күпләп китерергә була. Әйтик, 20 нче елларда Такташ үз чорының һәртөрле узгынчы тәнкыйтьчеләре белән генә түгел, Г. Сәгъди, Г. Нигьмәти кебек күренекле әдәбиятчылары белән дә бәхәсләшкән, аларның аерым хезмәтләреннән ризасызлыгын белдергән. Бу турыда X. Хәйринең Такташ турында язган мәкаләсендә шактый кызыклы һәм гыйбрәтле мисаллар китерелә *. Такташның ул мәкаләләрендәге, хатларындагы эмоциональ буяуларны бер читкәрәк алып куйсак, шагыйрьнең нигездә хаклы икәнлеген тану авыр булмас, Мисал өчен шагыйрьнең хатларыннан бер өзек китерик: «Минем ике-өч ел язган шигырьләремне тәнкыйтьләүгә күз төшерсәк, иң күп чәйнәлгән нәрсә: — Такташ ата казлар турында гына яза. — Такташ тавыклар, мәчеләр турында гына яза,— дигән сүзләр. Дөрестән дәме шулай? Минем шул өч ел эчендә язган шигырьләрем эчендә ата казлар, тавыклар турында язган шигырьләр өч-дүрт мең юл эченнән чүпләп алганда йөз юлга тулар микән? (Җитмеш юллар чамасы).» LUypjbi рухтагы тәнкыйтьне 20—30 нчы елларда башка әдипләргә дә еш ишетергә туры килә Әсәрдәге аерым бер образның үзен генә алып, аны контексттан һәм шигъри эчтәлектән, шагыйрь мөнәсәбәтеннән аерып карау һәм шул аерым хәлдә бәяләү вульгар-социологик тәнкыйтьнең яратып кулланган ысулларыннан булды. Шушы юнәлештәге тәнкыйтьнең схематизмын Такташ үз дәверендә үк күреп, аларның методологик хаталарын ачып салды: «Бу иптәшләр шигырьдәге төп мотивлар белән иярчен настроениеләрне, яки әсәрдәге декорацияне бутыйлар. Алар минем шигырьләрдәге декорацияләргә шулкадәр әһәмият бирәләр ки, хәтта үзләре дә сизми формализмга, схематизмга биреләләр». Шагыйрь иҗат принцибы һәм эзләнүләренең характерын аңлатып болай дип язды: «Укучы ненормальный шаблоннан ялыкты. Бүгенгене ялангач килеш җырлаудан туйды- Шуның өчен дә мин соңгы вакытларда төп мотивларымны матур декорацияләр, күп вакытта көлке элементлар белән урап яза башладым. Мәчеләр, казларны көлке позаларга куеп, урталарына авылның бәхетле киләчәген җырлаучы тракторны китереп куям». Такташның бу фикере шул чор тәнкыйтендәге хаталарны ачуы белән генә түгел, ә гомумән шигырьне тикшерүгә дөрес килүе белән дә бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Шигъри эчтәлекнең төрле дәрәҗәдәге мотивлардан, катламнардан төзелү мөмкинлеген күрсәтү шигырьне, әдәби әсәрне өйрәнүдә гаять отышлы ысул, «рациональ орлык» иде. Практик буларак Такташ шигъри әсәрнең гаять катлаулы организм булуын тирән тойды һәм аңарга бер яссылыктагы үлчәү белән генә килергә ярамаганлыкны күрсәтте. Күрүебезчә, бәхәснең асылында поэзия һәм әдәбият фәненең аерымлыгы түгел, ә әдәби әсәрләрне бәяләүдә эстетик принципларның 1 X. Хәйри Шагыйрьмен эзләнүләре һәм бәхәсләре — «Татар совет әдәбиятында сопиалистяк реализм мәсьәләләре». Казан. 1960, 84—115 битләр. аерымлыгы, тикшерү ысулларының үзгәлеге ята. Ә бу — методологиягә кагылышлы мәсьәлә. Такташ шул чордагы тәнкыйтьнең әдәби әсәрләрне бәяләү алымнары белән килешми, шул нигездә лирик шигырьне җиңел генә ботарлап ташлаган тәнкыйтьчеләр белән каршылыкка керә. Әдәби әсәрне тикшерү методларының, эстетик бәяләү принципларының камил булмавыннан туган мондый бәрелешүләр, фикер аерымлыклары, әлбәттә, язучы бе- * лән тәнкыйтьче арасында гьжа түгел, әдәбиятчы белән әдәбиятчы арасында да таби- 5 гый рәвештә очрый тора. Хикмәт — аерымлыкта да, каршылыкта да түгел, ә әдә- ч биятчыларның үз өлкәләрендәге әнә шундый йомшак һәм зәгыйфь урыннарны күрә S алуларында, күреп төзәтә алуларында яки төзәтә аямауларында. Язучыларның хәзер дә тәнкыйтьче һәм әдәбиятчылар адресына тәнкыйть сүз- * ләре әйтә торулары исә әдәбиятчыларны нык кына уйландырырга, тикшерү ысул- о ларындагы, алымнарындагы йомшак урыннарны эзләүне активлаштырырга тиеш, г Тәнкыйтьче һәм әдәбиятчы традицион ысуллар белән генә эш итеп, бөтенләй яңа g принципка нигезләнеп оешкан әдәби әсәрне аңлатуда аптырап калмыймы? Яңа дип F уйлаган тикшерү алымы әсәрнең эчке рухын тирән итеп ачарга булышамы, әллә, х киресенчә, комачаулыймы? Башка фәннәрдә кулланылган методларны әдәбият бе- х леменде ни рәвешле файдаланырга? Әдәби әсәрне анализлау ысуллары белән әдәби £ процессны тикшерү ысуллары арасында нинди уртаклык һәм аерымлыклар бар? X Традицион тикшерү алымнарының яшәүчән көчен, аларның яңалыгын ничек сакларга? Бөтен фәннәрнең нигезендә яткан гомуми методологик принциплар белән аерым X фәннәрдәге, шул исәптән әдәбият белемендәге методологик принципларның үзара Ө мөнәсәбәтләре нинди? Сораулар күп һәм җитди. Алардан һич тә качып котылып н булмый. Әдәбиятчы галимнең, тәнкыйтьченең фәнни фикерләү ысулындагы йомшак урын- нарны табу һәм аларны дәвалау өчен, барыннан да бигрәк, әдәбият белеме мето- Q дологиясенең уз йөзен ачыкларга, аның әдәбият фәненең төрле өлкәләрендәге хә- . рәкәт итү мәйданы һәм механизмын, тикшерү ысулларының, алымнарының, принципларының диалектик кулланылышын ачык күзалларга кирәк. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында»гы карарында х хәзерге әдәби тәнкыйтьнең үсүенә комачаулаган күп кенә кимчелекләр ачыла, ” «дәвалау» юллары күрсәтелә. Андый кимчелекләр әдәбият тарихы өлкәсендә дә. әдәбият теориясендә дә аз түгел, һәм алар барысы да бер төенгә — әдәбиятны тик- у шерү ысулларын, алымнарын камилләштерү заруриятенә барып тоташа. Шуңа күрә _ дә карарда әдәбият фәне методологиясен үстерүгә җитди әһәмият бирелә Чыннан да, бездәге бу өлкәне ныклабрак күзәтсәк, әдәбият фәне һәм тәнкыйть методологиясенә игътибарның җитәрлек булмавын икърар итәргә тиеш булырбыз. Игътибар кимү сәбәпле бу өлкәдәге тикшеренүләр дә арткы планга күчте Фәнни институтларың планнарында да методологиягә кагылышлы темалар озак еллар дәвамында каралмады. Әдәбият тарихына караган хезмәтләр языла, әдәбият теориясе иә дә урын бирелә, ә фәнни фикерләү тәгълиматына караган мәсьәләләр һаман читтә кала килә. Әдәбият фәне методологиясенең бездә җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән булуы 1976 елгы теоретик киңәшмәне хәзерләү һәм үткәрү процессында да сизелде. Киңәшмәгә катнашырга чакыру алган байтак әдәбиятчылар махсус методологиягә түгел, ә әдәбият теориясенә яки әдәбият тарихына караган докладлар тәкъдим иттеләр. Күренекле әдәбият белгечләре билгеләвенчә, әдәбият фәне методологиясе әдәбият теориясе белән бик якын мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булсада, бөтенләй үк тәңгәл күренеш түгел. Әдәбият теориясе турыдан-туры язучының иҗат продукты булган әдәби әсәрне, үткәндәге яки хәзерге әдәби күренешне, әдәби процессны тикшерә, гомумиләштерә. Әдәбият фәне методологиясе исә турыдан-туры әд» биятка түгел, ә әдәбиятка әдәбият фәне аша хезмәт итә: ул әдәбият фәненә әдәби күренешләрне тикшерү өчен юллар хәзерли, фәнни фикерләү коралы буларак ярдәмгә киле. Методология— ул әдәбият фәненең үз теориясе. Шушы тәгълимат ни тезендә генә, әдәби әсәрне яки адәби-тарихи процессны бәяләү принципларын, алымнарын, юлларын файдалану аша гына әдәбият теориясе үзенең конкрет йезен билгели ала. практик максатына ирешә ала Шул уңайдан А. С. Бушмин «әдәбият 10, . Хамраевиың төрки шигырь төзелеше турындагы бәхәсләре VI VII асылда аларның фәнни фикерләү алымнары аерымлыгына барып тоташа. Кыскасы, методологиядәге мирасны үзләштерү 20—30 нчы еллар белән чагыштырганда хәзер күп яклы, күп баскычлы процесс булып әверелде. Фәндә артка калмас өчен, методологиядә туып торган яңалыкларны күрү өчен өзлексез укырга һәм өйрәнергә кирәк. Бездәге байтак хезмәтләрнең бер калыптарак төзелүе, 50 нче елларда ук әдәбият фәне мәйданына * чыккан аерым галимнәрнең, аспирантура тәмамлап, фән кандидаты исеме алган кайбер £ әдәбиятчыларның үсүдән туктап, язучы һәм укучыларны канәгатьләндерерлек про- =» дукция бирмәүләре менә шушы интернациональ бай мирасны җитәрлек өйрәнмәү- 5 ләре белән дә бәйле булса кирәк. J Чын сәнгать әсәре — гаять катлаулы организм. Дантены, Шекспирны яки Пуш- * кмниы, Л. Толстойны, мәсәлән, дөньяда никадәрле күп галимнәр тикшергән, аларның Q әсәрләре турында йөзләгән том фәнни хезмәтләр басылган. Әмма шуңа карап кына 2 бу бөек әдипләрнең осталыгы тәмам ачылып бетте дип әйтеп буламы соң? Юк. о- әлбәттә. Ихтимал, бу тылсымлы, серле «җанны»—әдәби әсәрне — бөтенләй үк ахыр- С гача танып бетереп тә булмый торгандыр. Чөнки тормыш һәр вакыт үзгәреп тора. § Чын мәгънәсендәге камил сәнгать әсәре дә бер ноктада гына туктап калмый, яңа § буыннар белән бергә яшәвен дәвам итә. Тарихи яңа чорда яшәгән яңа буын исә й әдәби әсәрнең элегрәк укучыга барып җитә алмаган яңарак хасиятләрен күреп ала. у Шул нигездә әсәрнең яңача яшәеше, яңа сулышы туа, эчтәлеге һәм формасының хасиятләре яңачарак ачылып китә. Шушы ук процесс — тормышның алга баруы белән X бергә әсәрнең дә функциональ хәрәкәт итүе, ниндидер яңа яклары белән ачыла ба- е руы фәнни фикерләү ысулларын камилләштерү бурычын да актуальләштерә ь Әдәби әсәрне тикшерүдә әдәбият фәне шактый бай тәҗрибә туплаган булса да, £ бу өлкәдәге йомшак урыннар да аз түгел әле. Социологик анализ белән эстетик я анализны, хәзерге белән тарихны бергә кушыл җиткерә алмау, шигъри форманың я эстетик табигатен танып бетерә алмау, форманың эчтәлек белән бәйләнешен карауда . көчсезлек безнең тикшеренүләрдә үзен нык сиздерә. Болар исә методологиядәге _ 'йомшаклыклар белән бәйле. ш Фәнни-техник революция чорында фәннәрнең бөтен тармакларында методоло- = гия мәсьәләләренә игътибарның көчәюе очраклы түгел, һәр өлкәдә фәнни фикер- _ ләүнең нәтиҗәле, ышанычлы, отышлы ысулларын эзләү бара. Әдәбият фәне методологиясен камилләштерүне дә зарури рәвештә хәзерге тормыш бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куя. Әдәбият белеме методологиясенә багышланган коллектив Z хезмәтләрнең соҢгы елларда ишәя баруы «Вопросы литературы», «Литературная газета» битләрендә фәнни фикерләү ысулларын камилләштерүгә кагылышлы дискуссияләрнең оештырылуы һәм методологиягә караган материалларның күпләп басылуы да бу өлкәдә җанлы хәрәкәт тууына дәлил булып торалар. Төрле фәннәрдә барган эзләнүләрнең үзенчәлеген чех галиме И. Зелены түбәндәгечә билгели: а) «модель» төшенчәсен һәм модельләштерү алымнарын файдалану; б) математика методларын куллану; в) конкретлык һәм абстракциянең яңа нисбәте туу; г) фәннәрнең үзара бер-берсенө үтеп керүе көчәюе; д) идея көрәше көчәйгән шартларда фәнни фикерләүнең идеологии аерымлануы. Бу сыйфатларны Ю. Борее предметны тикшерүдәге күпьяклылыкка омтылу, анализда системалылыкка һәм бөтенлеккә юнәлеш тоту үзенчәлекләре белән тулыландыра ’. Әдәбият фәне методологиясенең үзенчәлекләрен, аспектларын тагы да ачыграк күзаллау буенча соңгы елларда байтак уңышлы эзләнүләр булуын әйтергә кирәк. Мәсәлән, А. С. Бушмин китабында* әдәбият белеме методологиясенең гомуми фәнни методология, әдәбият теориясе, әдәбият методикасы белән мөнәсәбәтләре карала, әдәбият фәненең гуманитар фәннәр арасындагы урыны һәм роле тикшерелә, әдәбият фәненең структурасы, фәнни тикшеренүләрнең жанрлары һәм типлары ' X Госман. Татар шигыре Казан. 1964. М Хамраев Основы тюркского стихосложения. Алма-Ата, 1963 _ _ VII Историке литературный процесс Проблема и методы яэучечив. Ленинград. !>.«. Сояремеч яые проблемы литературоведения и языкознания. Москва. 19 Сборник. 1972 г | 1РБ^куМ,|974еаЛИП ' а “ лнтера туР ах народов Советского Востока. (Материалы совешани» " Р ээни™е социалистического реализма в литературах Советского Востока (Материалы конференции 1974 г) Ташкент. 1976. ачыла, фәнни тарихилык принцибы турында сүз бара. М. Б. Храпченко китапларында да1 хәзерге әдәбият фәненең җитди һәм актуаль методологик мәсьәләләре яктыртыла (әдәбиятта һәм сәнгатьтә прогресс, язучының иҗади индивидуальлеге, стиль мәсьәләләре, әдәбиятны типологик өйрәнү, семиотика һәм модельләштерү һ. б.) И. Г. Неупокоева, Г. И. Ломидзе2 монографияләрендә әдәбиятларның үзара элемтәләре, бәйләнешләренең методологик аспектлары ачылса. Н. И. Конрад1 , И. С. Брагинский4 төп игътибарларын көнчыгыш әдәбиятының методология мәсьәләләренә юнәлтәләр. А. Н. Иезуитов систем методны социалистик реализмны өйрәнүдә файдаландык Биредә методология өлкәсенә караган тик берничә хезмәтнең генә исеме аталды. Шушы өлкәдә эшләүче авторларның исемлеген исә бик куп фамилияләр белән тулыландырырга мөмкин: В. Жирмунский, Л. Тимофеев, Г. Поспелов, Д. Лихачев, Н. Бельчиков, Г. Фридлендер, Д. Марков, Ю. Суровцев, У. Фохт һ. б. Бөтен ил күләмендә әдәбият методологиясе өлкәсендә барган әлеге җанлы хәрәкәттән безнең әдәбиятчылар да бөтенләй үк читтә тормыйлар. 70 нче еллар татар әдәбият белемендә методология мәсьәләләренә игътибарның арта төшүен, әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть методологиясенең авторитеты күтәрелә баруын методологик характердагы чыгышлар байтак урын алды. Г, Ломидзе, 3. Кедрина, Л. Якименко. М. Пархоменко, А Гаджиев, М. Дадашзаде кебек галимнәрнең чыгы- • шыида күп милләтле совет әдәбияты яки совет Канчыгышы халыкларының әдәбиятларына хас уртак методологик-теоретик мәсьәләләр күтәрелсә. X. Госман, Й Нигъмә- туллина, И. Нуруллин, Р. Ганиева докладларында татар әдәбиятының конкрет аспектлары яктылыгында гомум төрки әдәбиятларының аерым методологик мәсьәләләре кузгатылды. Күп томлы «Татар әдәбияты тарихыоның планпроспектын1 язганда да авторлар коллективына татар әдәбияты тарихының аерым методологик мәсьәләләренә кагылырга һәм хәл итәргә туры килде. Г. Таһирҗановның борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты тарихына кагылышлы язган мәкаләләрендә2 урта гасыр татар әдәбиятының үзенчәлекләрен билгеләүгә бәйле әһәмиятле методологик күзәтүләр бар. Бездә әдәбият белеме һәм .тәнкыйтьнең үсү юлын гомумиләштерүгә омтылыш та үскәннән-үсә бара. Мәсәлән, Г. Халит, X. Хәйри, Ф. Әгъзәмов җыентыкларында3 татар әдәбият фәненең гомуми үсү юлын характерлаган яки аерым чорлардагы үсешен тикшергән мәкаләләр дә урын алган. 1976 елны Алма-Атада үткәрелгән бөтенсоюз тюркология конференциясендә А. Әхмәдуллин татар әдәбият белеменең совет чорында үткән юлы һәм перспективасы турында махсус доклад белән чыгыш ясады1 . М. Хәсәнов. М. Мәһдиев6 . Р. Мөхәммәдиевнең7 хезмәтләрендә әдәбият белеменең аерым чорлардагы үсеш тенденцияләре, аерым әдәбиятчыларның иҗатлары бай фактик чыганаклар җирлегендә тәфсилле итеп тикшерелә Соңгы елларда, аеруча КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» карары игълан ителгәннән соң, хәзерге әдәби тәнкыйтьнең үсеш тенденцияләрен, тикшерү алымнарын, принципларын анализлауга игътибар бермә-бер көчәйде, хәзерге тәнкыйть торышына караган күп кенә мәкаләләр дөнья күрде. Аларда әдәби әсәрне тикшерү методикасына кагылышлы әһәмиятле генә күзәтүләр очрый, әдәбият фәне методологиясе игътибар юнәлтергә тиешле бәхәсле мәсьәләләр кузгатыла (әдәби тәнкыйтьнең кемгә адресланган булуы, тәнкыйтьнең төрләре һәм жанрлары, фәнни фикерләү культурасы һ. б.). Хәзер инде әдәбият белеменең төрле тармакларындагы ° конкрет хезмәтләрне бәяләүдән, алардагы үзенчәлекләрне ачыклаудан фәнни фи- — керләү ысулларындагы гомуми үсеш тенденцияләрен ачыклауга һәм гомумиләштерү- g га, методика һәм методологиягә караган специфик мәсьәләләрне кыюрак кузгатырга кирәклеге сизелә. Методология өлкәсендәге шундый тикшеренүләрнең заруриятен 2 аеруча Казан дәүләт университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина нык тоеп Z иҗат итә. Ул бу өлкәдә даими шөгыльләнеп килә, нәтиҗәле теоретик һәм практик эш алып бара. Й. Нигъмәтуллинаның «Әдәби иҗатны комплекслы тикшерү» дигән методик кулланмасы" шушы эшнең нәтиҗәсе булды. Бу хезмәттә әдәби әсәрне тикшерүнең торле дәрәҗәләре һәм аерым модельләре конкрет мисалларда күрсәтелә. Язучының сәнгатьчә фантазия тибын, иҗат индивидуальлеге структурасын билгеләү методикасы да гаять үзенчәлекле һәм оригиналь. Иҗат индивидуальлеген галим катлаулы, күп дәрәҗәле структура итеп карый, һәр катламның элементларын билгели, язучының активлыгы иҗат процессында төрле катламда (дөньяны тою һәм дөньяга караш дәрәҗәләрендә) төрлечә чагылуын ачыклый. Соңгы елларда фәннең төрле тармакларында күренеш, предметларны комплекслы өйрәнүгә, анализда системалылыкка игътибар көчәйде. Матур әдәбиятны өйрәнүдә дә комплекслылык идеясе хәзерге әдәбият белемендә әһәмиятле методологик принциплардан санала, перспективалы юнәлешләрнең берсе буларак карала. СССР Фәннәр академиясенең бөтен дөнья культура тарихын ойрәнү фәнни советы, әдәби иҗатны комплекслы өйрәнүнең әһәмиятен искә алып һәм шушы өлкәдәге тикшеренүләрне координацияләү максатыннан чыгып, комплекс • История татарской литературы в 5 томах (План проспект Казань, I973) ' Г Таһиржанов Әдәбият тарихында нжтнмагый-мәдәии мвнәсәбәтләрнек роле «Казаи утлары», I976, М 7. 8-9 ' Г Халит. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән К. 1975; X Хәйри Иҗат чишмәләре К . 1975. Ф Әгъзәмов Яшәү коче К. 1977 • Тюркошычные литературы — история и довременный литературный процесс Алма-Ата 1976 ‘ Мансур Хасанов Галнмджаи Ибрагимов Казань. 1977 •М С Магдеев Татарская советская литературная критика (1917—1932). Автореферат канди Датской диссертации Казань. 1964 ' Р Махәммодиев. Югалмас мирас взениэи «Казан утлары». 1977. № 9 • Ю Г Нигматуллина. Комплексный анализ художественного творчества Учебно методическое руководство Казань. 1976. ӘДӘБИЯТ ФӘНЕ МЕТОДОЛОГИЯСЕНӘ - КАМИЛЛЕК! лы өйрәнү комиссиясе оештырды. Мәскәү, Ленинград. Киевта шушы мәсьәләгә кагылышлы конференцияләр, симпозиумнар булып узды. «Содружество наук и тайны творчества» (1968), «Творчество и современный научный прогресс» (1966), «Проблемы ритма, художественного времени и пространства в литературе и искусстве» (1970), «Поэзия и музыка» (1973) кебек җыентыклар дөнья күрде. Бу өлкәдә аеруча Б. С. Мейлахның зур оештыру эше алып баруын, иҗатны комплекслы өйрәнүнең методологиясенә караган байтак хезмәтләр иҗат итүен әйтәсе килә. Аның эзләнүләре “На рубеже науки и искусства» (Л., 1971) исемендә аерым китап булып та басылып чыкты. Әдәбиятчыларның әдәби иҗатны тикшергәнДә төрле фәннәр белән союзга керүләре игътибарны аеруча җәлеп итә. Әдәби иҗатны тикшерүдә тарих, философия, социология, психология, кибернетика, математика, семиотика кебек төрле фәннәр катнаша, әмма аларның мөмкинлекләре һәм рольләре дә төрлечә. Әдәби иҗатны комплекслы өйрәнүнең аерым мәсьәләләре методологик яктан әле яңа ачыкланып килә, ә байтак аспектлары тикшеренүне көтеп ята. Й. Нигъмәтуллинаның әдәби иҗатны комплекслы өйрәнүгә багышланган теоретик хезмәтләре һәм яңа китабы1 бөтен союз күләмендә барган шушы өлкәдәге эзләнүләр белән органик кушылып Китапның беренче бүлегендә әдәби әсәрне комплекслы тикшерүнең аерым мәсьәләләре, конкрет алганда, әдәби анализда комплекслылык һәм системалылыкның үзара мөнәсәбәтләре яктыртыла. II—III бүлекләрдә әдәби әсәрне анализлауда филология һәм психология фәннәреннән файдалану юллары күрсәтелә. Комплекслылык һәм системалылык тәгъбирләре еш кына бергә очрашсалар да, алар аңлаткан мәгънәнең эчтәлеге тәңгәл килми. Системалы-структур анализ фәнни тикшеренү ысулына карый. Комплекслылык исә системалы-анализ белән эш иткәндә башка фәннәрнең методларын, алымнарын, категорияләрен файдалануны күздә тота. Яшерен түгел, аерым хезмәтләрдә комплекслылык идеясен гадиләштереп аңлап, кибернетика, семиотика терминнары кирәксә дәкирәкмәсә дә мул итеп файдалану белән мавыгулар күренгәләде. Автор күп аспектлы мондый тикшеренүләрдә очрарга мөмкин булган һәр төрле эклектизмнан, башка фәннәрнең казанышларын механик кулланудан саклану кирәклеген искәртә, комплекслылыкны үз зарурияте булганда гына файдалануны яклый. Й. Нигъмәтуллина системалар һәм структуралар турындагы гомуми тәгълиматны материалистик диалектика закончалыклары яктылыгында аңлатып үтә, аның категорияләрен (система, структура, элемент, функция, процесс, дәрәҗә һ. б.), терминнарының конкрет эчтәлеген ачыклый. Авторның системалы анализның әдәбият фәнендә куллану сферасын һәм механизмын ачыклавына кагылышлы фикерләре, күзәтүләре дә әһәмиятле. Галим системалы-структур анализның эстетикадагы структурализмнан аерымлыгын да дөрес билгели, структурализмны фәнни тикшерүдәге формалистик ысул дип саный. Й. Нигъмәтуллина әдәби әсәрне структур өлешләргә таркатуның үзенчә иерархик моделен дә тәкъдим итә. Беренче дәрәҗә — ул поэтика. Аңа галим поэтик ассоциацияләрне, троплар системасын һәм әдәби телне кертә Икенче дәрәҗә — әдәби образ. Ул үз эченә конфликтны, образлар системасын, сюжет-композиция һәм жанр үзенчәлекләрен, әдәби образлылык типларын һәм әдәби әсәрдәге детерминант системасын сыйдыра. Тагы да югарырак булган өченче дәрәҗәгә — әдәби әсәрнең типологиясенә автор әдәби юнәлешләрне, алымнарны, иҗат методларын, әдәби иҗат типларын кертә. Хезмәттә философия һәм психология фәннәренең әдәби әсәрне анализлауда нинди күләмдә һәм ни рәвешле файдаланылу мөмкинлекләрен ачыклауга да җитди әһәмият бирелгән, бу өлкәләрдә күп яңа фикерләр әйтелгән һ. б. Татар әдәбият белеменең һәм тәнкыйтенең яңа биеклекләр яулавы, һичшиксез, әдәбият белемендәге фәнни фикерләү теориясен тагы да камилләштерү, бу өлкәдәге эзләнүләрне активлаштыру, үткәндәге һәм хәзерге тәҗрибәләрне гомумиләштерү, әдәбият белеме методологиясенең үз йөзен тагы да ныграк ачыклау белән аерылгысыз бәйләнгән. II КГу" |д |^ |гиа тЭ'ллина Методология комплексного изучения художественного произведения.