Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ЗАРИФ БӘШИРИ (1888—1962) ариф Шәрәфетдин улы Бәшири 1888 елның 5 маенда Казан губернасы Чүти авылында (хәзер Татарстанның Апае районы) туа. Башлангыч белемне туган якларында ала һәм Беренче рус революциясе елларында үзенең тәүге шигырь һәм мәкаләләрен яза. «Казан мөхбире» газетасының 1906 ел. 20 нче санында аның «Яшә, хөррият!» дип исемләнгән беренче шигыре дөнья күрә. ■Әдәби эшләнеше ягыннан шактый түбән булуына да карамастан, ирекле тормышка һәм революциягә дан җырлаучы әлеге шигырь заман сулышын, шул чор яшьләрнең теләкомтылышларын чагылдыруы белән игътибарга лаек. Ул түбәндәге юллар белән башлана: Яшә, хөррият, яшә. Хисапсыз гасыр аша. Хөррият яшәве белән Милләт һавага аша. 3. Бәширинең тынгьщ:ыз каләме 1907 елның көзендә, Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кергәч, аеруча нык активлаша. Мәдрәсәдә уку һәм аны тәмамлаганнан соңгы елларда ул «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Вакыт» газеталары һәм «Шура» журналы белән актив языша, «Чүкеч» журналының секретаре булып эшли. Шушы еллардан алып аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары чыга башлый. Шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән балалар язучылары арасында ул иң активы була. Әмма Зариф Бәширинең язган әсәрләре сан ягыннан искиткеч күп булсалар да, әле сыйфат ягыннан шактый түбән. Әдип иҗатына замандаш тәнкыйтьчеләре биргән бәя дә моны ачык күрсәтеп тора. Аерым алганда, аны Г. Тукай һәм Җ. Вәлидиләр принципиаль рәвештә тәнкыйть утына алалар. 3. Бәшири поэзиясе тематикасы белән шактый киң. Аның күп кенә әсәрләрендә революциягә кадәрге хезмәт ияләренең авыр тормыш шартлары сурәтләнә, көнкүрештә киң таралган тискәре яклар тәнкыйть ителә. Шагыйрьнең балалар тормышыннан алып язылган һәм табигать күренешләрен тасвирлаган шигырьләре дә аерым игътибарга лаек. 3. Бәшири яшьли чуваш телен, тормышын һәм культурасын өйрәнеп, вакытлы матбугат битләрендә бу тугандаш халыкның тормыш-көнкүреше, этнографиясе һәм фольклоры турында кызыклы гына очерклар язып чыга. Зариф Бәшири үз чорында халык тарафыннан яратылып укылган «Чуваш кызы Әнисә» повестеның да авторы. Чуваш кызы образында хезмәт сөючән, яхшы күңелле, шаян табигатьле авыл кызы мәхәббәтенең капитализм шартларындагы драмасы сурәтләнә. Бу әсәр күрше халыклар арасындагы дуслыкны күрсәтүе белән дә кыйммәтле. Бөек Октябрь революциясеннән соң, үзенең актив әдәби эшчәнлеген дәвам итү белән бергә, 3. Бәшири халык мәгарифе һәм вакытлы матбугат органнарында зур эш алып бара, бөтен энергиясен яшь Совет республикасына хезмәткә багышлый. Гомеренең соңгы елларында ул Уфада яши. З КАЙНАР ЙӨРӘКЛЕ ГАЛИМ Хатип Госманга 70 яшь әнни конференция бара. Залда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән зур галимнәрПрофессор X. Госман төрки халыкларның шигырь төзелеше турында доклад укый. Куелган проблема җитди. Моңарчы төрки шигырен, шул нисбәттән татар шигырь төзелешен аңлатуда берьяклырак караш яшәп килде. Куп галимнәр төрки шигырь төзелешен гарәп кануннарына нигезләнеп тикшерделәр. Бу исә төрки халыкларда борын-борыннан үз шигъри системасы формалашмаган, ә гарәпләрдән алынган дигән ялгыш фикергә этәрде. Профессор әлеге карашның ялгышлыгын күңеле белән электән үк сизә иде. Әмма ул дәлилләнмәгән... Ә исбат ителмәгән фикернең фәндә әһәмияте юк. Шуның өчен татар шигырен әдәбият фәненең яңа казанышларына таянып тикшерергә кирәк иде. Профессор эшкә кереште. Башта борынгы төрки мәкальләрдә, әйтемнәрдә шигырь күзәнәге ничек яралуын һәм үсә башлавын күзалларга, аннан халык телендә туган шигъри күзәнәкләр ничек язмага күчүен һәм безнең заманга кадәр нинди үсеш, үзгәреш кичерүен тикшерергә кирәк булды. Айлар, еллар узды, тау-тау китаплар, кулъязмалар карап чыгылды Ниһаять, күзәтүләргә, анализларга нигезләнеп, фәнни ачыш ясалды: төрки шигырьнең үз юлы бар, шигъри система башка халыклардан кермәгән, ул үз теЛебезнең чараларына нигезләнеп барлыкка килгән, үскән һәм камилләшкән. Залдагыларның күпчелеге профессорның бу нәтиҗәләрен хуплап каршы алды. Каршы чыгучылар да булды. Әмма галимнең дәлилләре көчле ышанычлы иде. Бәхәсләрдә аны җиңә алучы табылмады. Профессорга төрле яклап сораулар яуды, язма рәвештә дә бирделәр. Ул һәммәсенә җавап бирә барып, бер кәгазьдә тукталып калды. «Әллә күзләрем ялгыш күрәме» дигәндәй язуны әйләндер- гәләп карады. Аннан, бер фикергә килеп, эчтәлеген залга игълан итте ' — Иптәш Усманов, бу тәфсилләп тикшерүнең нигә кирәге бар? Шагыйрьләребез шигырь төзелешен белмәсәләр дә, язалар ич әле Залдагылар аптырашта калды. Аларның күбесе Хатип аганың шәкертләре, теге- ләйме-болаймы профессорның катнашы белән - фәнгә яисә әдәбиятка аяк баскан кешеләр, һич югында, аның лекцияләрен тыңлаган, хезмәтләренең кыйммәтен яхшы белгән һәм аларга нигезләнеп эш итүчеләр иде. Хөрмәтле профессорга бирелгән бу мәгънәсез сорауны ишетеп тору аларга бик кыен тоелды, күрәсең, уңайсызланып башларын иделәр. Профессорның да бу «галимигә ачуы чыкты, йорәген әрнетте бугай, күзләреннән нәфрәт чаткылары сибелеп киткәндәй булды. Ләкин ул үзен тотып калыр өчен көч тапты, тыныч кына тавыш белән: — Минем иң яратмаган нәрсәм — фәндә өстән-өстән йөрү . Фәнгә менә шундый галимнәрнең борын тыгуы бик аянычлы, — дип сүзен тәмамлады. Бу вакыйганың булуына шактый вакыт узды. Әмма шул конференциядә әйткәк «иң яратмаганым — фәндә өстән-өстән йөзү» дигән сүзе Хатип Госманның һәр мәкаләсен, һәр китабын караган саен искә төшә торган булып китте. Чөнки тикшерел* торган объектның төбенә-тамырына төшү, төп хасиятен белергә тырышу аның барлык гыйльми хезмәтләренә дә хас әйбер Бу аның иманы иде. X. Госман фәнгә әдәбият дөньясыннан килде. Ул 30—40 нчы елларда шагыйрь һәм прозаик буларак танылды. «Кырлар лирикасы» (1931), «Кан тавышы» (1934), «Йосыф», «Мин күккә күтәреләм» (1937), «Ялкынлы йөрәк» (1943), «Ут сызыгында» (1945) кебек әсәрләре укучылар тарафыннан җылы каршы алындылар. Аның әдәбияттан килүе фән эшендә дә зур ярдәм итте, шагыйрьләрнең иҗат лабораториясенә үтеп керергә, аларның иҗат үзенчәлекләрен тирәнрәк ачып салырга мөмкинлек бирде Моннан тыш ул яшьтән үк рус һәм Көнбатыш әдәбиятларын җентекләп өйрәнеп, Алабуга укытучылар әзерләү һәм Казан педагогия институтларында Көнбатыш әдәбияты буенча лекцияләр укырга дә өлгергән иде. Ф X. Госман беренче фәнни хезмәтен һ. Такташ поэзиясенә багышлый. Әмма Такташ поэзиясе гаять катлаулы. Беренче чорда ул романтик шагыйрь булып кузалланса, соңга таба социалистик реализмга таба юл тота. Аның эчке иҗади үсеш-үзгәре- ше/н ничек, кай тарафтан ачарга, аның иҗат лабораториясенә ничек ачкыч табарга? Шул вакыт аның Кенбатыш әдәбиятларын яхшы белүе ярдәмгә килә. Көнбатышта исә мондый шагыйрьләр булган. X. Госман Такташ иҗатын Гёте, Шиллер, Байроннар кебек даһилар белән янәшә куеп, чагыштырып карый һәм шунда Такташның бөеклеге һәм аның шигъри эволюциясе ачылып китә. Бу фән дөньясына яңа гына килеп кергән яшь галимнең беренче уңышы була. 1951 елда ул Казан университетында шушы темага кандидатлык диссертациясе яклый. гы «ак таплар»ны бетерү, иҗатлары моңарчы җитәрлек өйрәнелмәгән, исемнәре тарих томаннары артында югалып калган язучы һәм шагыйрьләрне яңадан халык •расына кайтару бурычын куя. Ләкин моның өчен кадрлар тупларга, фән мәктәбе булдырырга, фәнни тикшеренүләрнең юнәлешен билгеләргә кирәк иде. Фидакарь хезмәт белән айлар, еллар үтә торды. Татар әдәбияты кафедрасы акрынлап кирәкле кадрлар белән тулыланды, фәнни хезмәтләр, программалар, методик кулланмалар, дәреслекләр басылды. Кафедра эше җайга салынып китте. Монда, әлбәттә, кафедра җитәкчесенең роле бигрәк тә зур булды. Университетта эшләү чорында X. Госман «Социалистик революция һәм татар поэзиясе» дигән темага күләмле монография яза. (Бу хезмәт аның 1962 елда яклаган докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итте.) Галим әлеге монографиясендә социалистик революция алды елларыннан алып 1930 нчы елларга кадәрге поэзиябезне тикшерә. Әдәби процессны иҗтимагый тормыш белән ныклы бәйләнештә ача, яңа совет поэзиясенең нигезе ничек барлыкка килүен тасвирлый, революция тудырган поэзиядә әдәби осталык үсеше мәсьәләләренә киң туктала. Бу монография 20 нче еллар татар поэзиясен тикшерү буенча хәзер дә бердәнбер күренекле хезмәт булып кала. Гомумән, X. Госман соңгы 20—25 ел эчендә шактый гына зур фәнни кыйммәткә ия хезмәтләр язды һәм китаплар чьгарды. Аның «Такташ поэзиясе» (1953 ел), Шул ук елда аңа Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Татар әдәбиятын чын-чЫннан фәнни нигезгә салып укыту эше яңа гына җайга салынып килгән еллар. Студентлар өчен дәреслекләр юк дәрәҗәсендә, укыту планнары, методик күрсәтмәләр юк. Әдәбиятның борынгыдан алып хәзерге көнгәчә үткән юлында тикшерелмәгән «ак таплар» бихисап. Нидән башларга? Кафедра җитәкчесен шул нәрсә борчый. Ул көн тәртибенә әдәбият тарихында- «Бөек Октябрь революциясе һәм татар поэзиясе» (1960) һәм «Егерменче елларда татар поэзиясе» (1964), «Татар шигыре» (1964), «Шигырь төзелеше» (1975 ел) кебек китаплары поэзиябезне тикшерүдә күренекле урынны алып торалар. Моннан тыш Г. Кандалый, Мөхәммәдьяр кебек шагыйрьләрнең җыентыклары, «Татар поэзиясе антологиясе», һ. Такташ, М. Гафури, Ш. Бабич әсәрләренең укучыларга тәкъдим ителүендә һәм «Татар халык иҗаты» дигән күләмле китап чыгуда да өлкән галимнең өлеше гаять зур. Шуның естенә урта мәктәпләр өчен дәреслекләр төзүгә кертелгән хезмәтне дә искә алыйк. Аның газет һәм журнал сәхифәләрендә дә әледән-әле әдәбиятның төрле проблемаларына бәйләнешле мәкаләләре басыла килде. Хәзер галим «Борынгы татар әдәбияты» дигән ике томлык хезмәт әзерләү белән мәшгуль. Бу ике томлык татар әдәбиятының борынгы чыганакларын өйрәнүдә моңарчы күрелмәгән зур фәнни хезмәт булыр дип көтелә. Күренекле галим фәндә алмаш әзерләүгә дә зур әһәмият бирә. Аның җитәкчелегендә унлап диссертация язылды һәм якланды. Кайчандыр X. Госманның шәкертләре булган М. X. Хәсәнов, М. И. Мәхмүтовлар хәзер югары авторитетка лаек фән докторлары. Ул дистәләгән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклауда оппонент булды. Югары Аттестация комиссиясе әгъзасы буларак, фәнни хезмәтләргә рецензияләр язып, купме яшьләргә фатиха биргән ул, фән юлына чыгарга ярдәм иткән.» Университет галимнәренең фәнни эше педагогик хезмәт белән бергә алып барыла. X. Госман бу өлкәдә дә күп тырышлык куя. Без дә шул университетта укыл Хатип аганың «Әдәбият белеме» буенча лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирешкән кеше. «Бәхетенә ирешкән» дим. Чөнки ул укыган лекцияләрне тыңлау чыннан да бәхет иде. Аның зур илһамланып, оста һәм эчтәлекле итеп укыган лекцияләре әле дә хәтердә... Университетка керү имтиханнары тапшыргандагы бер вакыйга истә калган. Әдәбият буенча сорауларга җавап биреп бетергәч, бер кырыйдарак утырган мәһабәт абый миңа сәер генә сорау бирде: — Энем, тәрәзәгә кара әле, ни күрәсең, шуны сөйлә,— диде Башта аптырап калдым... Коридорга чыккач, бер-беребездән сорашабыз. Теге профессор абый шактый кешегә «Әниең турында сөйлә», «Туган авылың турында.. » кебек сораулар биреп утырган икән. Без ул серле сорауларның ни өчен бирелгәнлеген ул вакытта төшенә алмадык, әлбәттә. Соңыннан гына аңлашылды, ул Хатип аганың укырга дип килгән яшьләрнең фантазиясен, эмоциональлеген, кыскасы, иҗади сәләт дәрәҗәсен чамалап утыруы булган икән. Чыннан да 50 нче еллардан соң әдәбиятка килгән язучы һәм шагыйрьләрне күз алдыннан кичерсәң, аларның күпчелеге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган кешеләр. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки кафедра һәм аның җитәкчесе Хатип ага әдәбиятыбызның киләчәге өчен өзлексез кайгыртучан- лык күрсәтеп килделәр. Бәхәссез, X. Госманның милли кадрлар әзерләүдәге хезмәтләре гаять зур. Ул безнең республикада гына түгел, илебез күләмендә дә билгеле. Галим фидакарь хезмәте белән югары хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ул «Почет билгесе» ордены кавалеры, шулай ук «Фидакарь хезмәте өчен» һәм В И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнде. Хатип ага Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул авыр сугыш елларын башыннан ахырына кадәр кичеп чыкты. Башта Төньяк-Көнбатыш фронтның «Ватан өчен» газетасы сотруднигы, аннан сугышчан офицер булып фашизмның оясына кадәр барып җитте Сугышта күрсәткән батырлыклары билгесе булып аның күкрәген «Кызыл Йолдыз» ордены һәм күп санлы медальләр бизи. Болар бары да күзгә бәрелеп торган хезмәтләр генә. Авылдашлары Хатип абыйны (Пермь өлкәсе Чернушка районының Сулмаш авылы) зур галим булудан тыш, 20—30 нчы елларда авылда пионер, комсомол эшләрен башлап җибәрүчеләрнең берсе, күмәкләшү чорында үзенең ялкынлы сүзе һәм эше белән аларга ярдәм итүче активист буларак та беләләр. Күренекле галим, филология фәннәре докторы, язучы, педагог Хатип ага Госмангә 21 майда 70 яшь тула. Җитмеш ел аз түгел. Гомернең көзе якынлаша дигән сүз. Әмма халкыма хезмәт итим дип җилкенеп торган кеше йөрәге картаямыни? Ул һаман сафта, университетның татар бүлеге студентларына лекцияләр укый, фәнни эш алып бара, тәнкыйть мәкаләләре яза, яңа иҗат планнары белән яши. Кыскасы, Хатип аганың көзләре бик мул килә. Ул көзнең җимешләре эреләр һәм татлылар. Әле аның күңел бакчаларында өлгерәселәре никадәр! Гомер көзләрең озын, җылы һәм кояшлы булсын, Хатип ага! Йөрәк ялкыныгыз сүрелмәсен! Рәшит ЯГЪФӘРОВ.