ТЫН АЛАН ШАУЛЫЙ
Драматург Слет Калъметовка 60 яшь Әдәбиятың зур булгач, хатта язучыларның исемнәре дә кабатлана башлый. Татар әдипләре арасында ике Туфан, ике Нуруллин, еч Миңяуллин ике Әхмәтҗанов. ике Галиев, ике Гыйззәтуллии (Таҗи Гыйззәт тә бит әле), ике Юзиев. әле бүгенге кендә актив иҗат итеп яшиләр Әле тагын ике Сәет бар ич! Икесе дә драматург: Сәет Шакуров белән Сәет Кальметое Болары яшьтәшләр диярлек. Сәет Шакуровның 60 еллыгын узган ел ахырында шаулатып билгеләп үткән идек. Сәет Кальметоека исә менә шушы апрельдә алтмыш яшь тула. Аның юбилее уңае белән әйтелгән шушы кыска гына сүзнең, шулай бер караганда бик коры, тагын бер караганда шаянрак тестә башлануына да Сәет Кальметоа үзе сәбәпчедер. Драматург буларак, ул — нигездә комедияләр авторы. Аның илле еллыгына багышлап язган мәкаләсен Сәет Кальметов белән байтак еллар янәшә яшәгән бер иҗат коллективында эшләгән Гариф Ахунов «Усал телле драматург» дип атаган. Дуслар сүзе дөрес булса, үзен шулай олылау драматург һәм кеше Сәет Кальметовның күңеленә сары май булып яткан ди. Сәет Кальметов — күрше Башкортстан жиреннән Ул 1918 елның апрелендә Яңаул эшчеләр поселогында туа. Җидееллык белем алгач. Ташкентка барып чыга, биредә икееллык сәнгать студиясендә укый. Сугышка чаклы Ташкент, Чиләбе татар театрларында художник булып эшли. Сугышта ул — танкист. Бүгенге көндә карт солдат Сәет Кальметовның күкрәген сугышчан медальләр бизи. Аның хезмәт юлы табылган була, сугыштан кайту белән Ютазы, Буа театрларында художник, актер, режиссер булып эшли Буада 1947 елны үзенең беренче сәхнә әсә рен — «Безнең кияү» исемле бер пәрдәле пьесасын иҗат итә. Бүген Сәет Кальметовның театрда эшчәнлегенә кырык ел тулса, аның драматург буларак иҗат итеп килүенә утыз ел, димәк. Җимешле хезмәт еллары болар. Театр тормышы белән яшәгән яшь драматург бер пәрдәле беренче пьесасыннан соң рухланып сәхнә әсәрләре иҗат итә башлый: «Нурия һәм аның дуслары». «Йолдызлар балкый». «Ышанычлы юлдаш», «Үкенерсең, кодагый». «Тамгалы йорт» кебек комедияләре Буа, Әлмәт, Республика күчмә театрлары репертуарында бер-бер артлы ныклы урын ала. Сәет Кальметовның әле башлангыч мәлдә язылган пьесаларыннан берсе —«Йолдызлар балкый» комедиясенә бәя бирел, Гариф Ахунов: «Халыкчан үткен тел. сәхнә әсәрләре ечен зарури булган динамика, яшьләрнең самими юмор белән ергелгән кызыклы язмышлары бу әсәрне тормышчан итә», дип язган иде Мондый сыйфатлар Сәет Кальметов драматургиясенә тулаем хас дияргә кирәк. Драматургиясенең нәкъ шундый төпле сыйфатлары аның әсәрләрен Татарстан һәм Баш- кортстанның бик куп театрлары сәхнәләренә күтәрде, авторга тамашачыларның мәхәббәтен яулап алып бирде. Шулай да Сәет Кальметовның художник, артист, режиссер, драматург буларак соңгы егерме еллык эшчәнлеге Әлмәт дәүләт драма театры белән бәйләнгән. Биредә аның таланты үзенең барлык матур сыйфатлары белән ачылды, иҗат шатлыкларын һәм көенечләрен ул күбрәк шул коллективта татыды. Тамашачылар мәхәббәтенә шунда лаек булды. Авторның тормыш биографиясеннән, сугыш биографиясеннән туган «Зәкия» драмасы бу театр сәхнәсендә өч йөз мәртәбә уйналды. Сәет Кальметовның дистәдән артык драма әсәре төрле елларда «Үсү юлы» әдәби альманахында, «Тын алан шаулый», «Соңгы очрашу», «Күңелле сәхнә», «Үкенерсең, кодагый» кебек җыентыкларда басылып чыкты, бик күп профессиональ һәм үзешчән сәхнә репертуарларын бизәде. Сәет Кальметов иҗатының әле башлангыч чорында язылган «Тын алан шаулый» исемле пьеса 1951 елда ук Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында бер сезон буена сәхнәдән төшми уйналган иде. Драматург үзе дә шул тын алан кебек халык белән берләшеп яши, халыкчан рух белән язылган әсәрләрен язып, тын алан сыман әледән-әле тыйнак кына шаулап алгалый тора. «Сәет Кальметов Бөек Ватан сугышын солдат булып узган кебек, әдәбиятта да солдат булып атлый һәм аның дистәдән артык пьесасы сәхнә аша кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләүдә солдат булып катнаша» (Г. Ахунов). Әдәби полк солдатлары әнә шулай олы мәркәзләрдә генә түгел, авыллар уртасында утырган кечерәк башкалаларда да иҗат итеп, халыкка хезмәт күрсәтеп яшәп яталар. Шуларның берсе — Сәет Кальметовка бүген 60 яшь тула. Ул бүген мактаулы юбилее белән котлаган хатлар ала, каләмдәшләренең, тамашачыларының тәбрик сүзләрен кабул итә, иҗади дуслыкның җылысын тоя. Тын аланның тын гына шаулаганы һаман ишетелә.