ТУГАН ЯККА КАЙТУ НӘСЕРЛӘР
Тугрылык лыгыз төшеп, безнең авылга килеп чыксагыз, атлы бер кешене очратмый калмассыз. Моңсу күзләре беләнме, саллы-салмак адымымы — кайсы ягы бе- ләндер үзе дә эшчән атны хәтерләткән бу кеше — минем күршем, ат караучы Габделхак абый булыр. Ул ике куллап күрешкәндә дә йөгәнен ычкындырмас. Хәл-әхвәл сорашсаң, үзе турында түгел, атлар хакында болай дияр: — Барысы да яхшы, наныем, тик менә атлар гына ким-и бара, атлар гына... Габделхак абыйның атлар яратуы күптәннән килә. Аның әтисе Габдулла абзый да ат караучы иде. Ул вакытта әле совхозда бер-ике бөртек чылбырсыз тп актор да даңгырдыңгыр килеп чабучы бер ярым тонналы машинадан башка техника юк. Шуңа күрә төп йөкне атлар тарта иде. Әтисен Бөек Ватан сугышына озаткач, Габделхак абый ат караучы булып үзе генә калды. Хәер, үзе генә дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс. Шат күңелле, җор телле кеше ялгыз кала димени?! Без, тирә- күрше малайлары, үзебездән аз гына өлкәнрәк булса да, «Габделхак абый да Габделхак абый!» дип, һәр вакыт ат караучы тирәсендә бөтерелә идек. Төнлә, әниләрдән рөхсәт алып, Габделхак абый белән болынга атлар саклашырга чыгабыз. Малларны утларга җибәргәч, учак ягабыз, «чикмәнле» бәрәңге пешереп ашыйбыз. Аннан китә әкият сөйләш. Габделхак абый әкиятләрне галәмәт тә күп белә. Аның һәр әкиятендә батыр егет белән алтмыш колачлы Акбүз ат булмыйча калмый. Батыр егет әнә шул Акбүз атның ялыннан эләктереп ала да, теге ничек кенә егып төшерергә тырышмасын, кулын ычкындырмый. — Тормыш дигән чаптарның да ялын нык тотарга, какса-сукса да, егылмаска, егылганда да еламаска кирәк, наныйларым,— ди иде Габделхак абый кыйссадан хисса чыгарып. Шулай да аның бер елаганын хәтерлим. Юк, әтисен фронтка озатканда да, көтүгә бүре һөҗүм итеп шуның белән сугышкан төннән соң да түгел. Бервакыт, ир-егетләрне алган шикелле, атларны да фронтка озата башладылар. Шулар арасында Габделхак абый елның-елында сабан туена бәйгегә әзерләп килгән Җирән кашка да бар иде. Шуны колыныннан аерып алу ифрат та кыен эш булып чыкты бит, әй. Борыла да үзәкләрне өзәрлек итеп кешни, борыла да кешни Җирән кашка — аратада калган колынын чакыра, мескенем. Кыр капканы чыгып, үргә генә күтәрелә башлаган идек, карасак, авылдан җан-фәрманга чабып бер тай килә. Җирән кашка тае. Ябып калдырган аратасыннан ничек чыккан диген син аны. Килеп тә җитте, әнисенә барып та сыенды. Габделхак абый башта аны ачуланса да, аннары муеныннан кочаклап әйтте: — Кая бармакчы буласың син, наныкаем? Авылда болан да атлар аз кала лабаса. Габделхак абыйның сагыш тулы тавышы өзелеп, үксеп куюыннан Җирән кашканың да күзенә яшьләр килде шикелле... Авылдан төркем-төркем булып киткән ир-егетләр, сугыш беткәч, берәнсәрән генә кайттылар. Тик фронтка алынган атлар гына кире әйләнеп кайтмады. Алар урынына башкаларны — немец ломовойларын китерделәр. Габделхак абый: — Фронттан кайталмаган атларга да һәйкәл куясы иде,— дип сөйләгән диләр. Дөрестерме бу сүз, юктырмы — гөнаһсына керә алмыйм, тик шунысы хак: корыч аргамаклар тере атларны елдан-ел кысрыклый барса да, күрше абый инде киң профильле механизатор таныклыгы алса да, атларга булган мәхәббәтенә тугрылыклы калды. — Ат ул әкияттәге Сәмруг кош үтә алмас юлларны да кичә, узган сугышлар моның шаһиты булды,— ди ул. Аннары, бераз уйланып торгач, өсти: . — Тик менә хәзер алар кими бара шул, кими бара... Мондый минутларда мин ат караучы абыйның тавышында теге вакыттагы сагыш авазларын ншетәм кебек. Сәгъдия апа икмәге Комбайн ышыгында тамак ялгап утырабыз. Күршем Миннулла үз кисәген зур итеп капты да әйтеп куйды: — Их, тәмле дә соң, нәкъ Сәгъдия апа икмәге! ...Сәгъдия апа гомер-гомергә колхоз механизаторлары өчен икмәк пешерде. Осталыгы билгеле булгангамы, әллә инде гаделлеге-тугры- лыгы өченме, әлеге эшне елның-елында аңа кушалар иле. — Синең кулың алтын, Сәгъдия апа,—диләр иде апа механизаторлар. Ә Сәгъдия апа матур итеп елмая да: — Эшләп ашаганга шулай ул, наныйлар, тир түгеп алганга,—ди. Аның өе яныннан безгә — малайларга тыныч кына узып китүе куен. Тирәюньгә таралган тәмле ипи исе борыннарны ярып керә, авыз суларың -килә, адымнар акрыная. Яна гына мичтән чыккан ипи исеннән дә тәмлерәк ис тагын бармы икән?! Ачык тәрәзәдән Сәгъдия апаның кояш кебек түм-түгәрәк ипиләрне кызыл ашъяулыкка куеп бүлгәләве күренә. Кырга, механизаторларга илтер өчен әзерли инде ул аларны. Аның кояшта янган куллары ипине шундый оста әйләндерә ки, цирктагы жонглер диярсең Бу эш аңа әллә ничек килешеп үк тора. Ипи тагын да тәмлерәк булсын дип шулай тылсымлый сыман тоела безгә. 7 . «Урман җене кагылгандыр сиңа, шуннан кайтып кергәнең юк. Ял- £ гыз башың ничек кенә эчең пошмыйдыр».— дип, әни дә еш кына сук- < рана иде. Әти исә нарат каерысыдай сары мыегы астыннан елмаеп * кына: < _, af — Урманда кеше ялгыз буламыни?! Урман җанлы бит ул Телен * аңлый белсәң...— ди иде. к Чыннан да, әтиурманга җитте исә агачлар белән сөйләшә башлый. = — Иһи-һи, матурым, сугыш зәхмәте сиңа да кагылган икән,— ди «ул, корыган алмагач янына тукталып.— Шыр сөяккә калгансың лаба- * са. Кышлары бик зәһәр килде шул, кышлары Сугыш узган урманнарның хәле сезнекенә караганда да мөшкелрәк булды Агачлар да, * солдат 1кебек, фашистка каршы сугышты. Күпме партизан туган өе □ итте урманны. Е Әти, агач тамырлары кебек нык, каты бармаклары белән әле бер х кәүсәне, әле икенчесен сыйпый-сыйпый, һаман эчкәрәк атлый. Ә ми- х нем тизрәк авылга, дус малайлар белән уйнарга кайтасым килә. Әле- дән-әле: — Әти, әйдә кайтыйк инде,— дим. — Кайтырбыз, улым, сабыр әйлә,— ди әти.— Әниеңнең чәе өлгерә s төшсен. Күрәсең, күпме агач корыган, алар урынына язын-көзен яшь * үсентеләр утыртырга кирәк булыр. Ир-егет үз гомерендә, ким дигәндә, бер өй салырга, бер агач утыртырга тиеш... Ниһаять, без кайтыр юлга борылабыз Урманны чыккач, әти ике көпшәле мылтыктан һавага атып җибәрә. Бу аның: «Кайтып киләбез, чәеңне әзерли тор!» — дигән шартлы сигналы. ...Кайчандыр бөтен мәктәбебез белән утырткан яшь агачлар инде үсеп җитте. Алар да урманга кушылып шаулыйлар. Без дә үсеп егет булдык. Тик әти генә чүгә. Күптән ялга чыкса да, урманын ташламый Урман посадкасындагы корыган үсентеләр урынына яңаларын утыртып, шуларның төпләрен утап-номшартып йөри бирә Тагын шунысы бар: өлкәнәйгән саен агачларны кызгануы, урманга булган игътибары һаман арта бара аның Ул инде утынга да агач кисми, төпсәләр генә кубара. Иртә таңнан балта, ломын алып, урманга китә. Күлмәге лычма тир булып, аркасына ябышканчы төп кубара Яфрак-туфрак белән күмелгән булсалар да, аларны тиз таба ул. Кайчандыр шул урында мәгърур шаулап утырган имән егетләре, каен кызлары, карама малайлары әле дә хәтерендәдер, күрәсең. Үзе төпне кубара, үзе иске танышын очраткандай сөйләнә: — Менәтерә, сиңа да вакыт җитте Картаймыш көнендә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле. Инде мин дә әтине бала вакыттагы кебек ашыктырмыйм Шулай да, төпләрне төяп, олауны әйбәтләп бәйләгәннән сон, әтинең ашыкмавын абайлагач, әйтми булдыра алмыйм — Кайтыйк мәллә, әти? — Кайтырбыз, улым, кайтырбыз,—ди ул.—Бераз сулу алыйм Урманнан да аерыласы килми... — Әйдә инде, әти-и! Улым тавышын ишетеп сискәнеп киттем. Ул минем бала чак авазым булып ишетелде. Мин улымның бабасы мыегына охшаган җирән чәчләреннән сыйпадым. — Кайтырбыз, улым, кайтырбыз, бераз сулу алыйк. Бабаң белән дә сөйләшеп туймадым әле... Улым күтәрелеп миңа карады. Аның гаҗәпләнгән зур күзләрендә агачлар шәүләсе чагыла иде. Ялвару Балалар сабый чакта, җан җылысын тоеп, атага ялваралар: — Әти, китмә, әти, китмә! Әтием сугышка чыгып киткәндә шулай дип үземнең дә әтигә сарылуым хәтеремдә. — Барырга кирәк, улым,— диде әти, никтер тамагын кат-кат кыр- галап.— Китәргә кирәк. Илне таптаучы фашистларны куасы бар. Ил таптаучы булгач, ул фашистлар шул ук бакча таптаучы хайваннар кебек нәрсәләрдер, күрәсең. Терлек-туар кереп, бәрәңге бакчасын таптаса да, әтинең нык ачулануын белгәнгә, аны юлыннан туктату мөмкин эш түгеллеген аңладым. — Алайса, мин дә синең белән барам. Ул хайваннарны бергәләп куарбыз. Әти яшь аралаш елмайды да, мине көчле кулларына алып, түшәмгә кадәр күтәрде. — Әлегә менә шундый булып үсә тор, улым. ...Балалар сабый чакта анага ялваралар: — Әни, китмә, әни, китмә! һәр көн иртән, әнием фермага җыенганда, үземнең дә шулай дип әнигә сарылуым хәтеремдә. — Барырга кирәк, бәбкәм,— ди иде әни, мине сөеп.— Малларны эчереп, асларын җыештырасым, азык саласым бар. Ә син тәрәзәдән минем кайтуымны карап кына тор. ...Үсеп җиткәч, балаларга әти-әниләр ялвара. — Улым, китмә, бәбкәм, китмә! Олы тормыш юлына чыкканда әти-әниемнең шулай дип мөлдерәп күзләремә караулары хәтеремдә. — Китәргә кирәк, әти, укырга кирәк, әни,—дидем мин.—һөнәр алып, сезгә, илгә-көнгә игелек күрсәтәсем бар. ‘ Аңладылар, фатиха бирделәр. — Исән йөреп, сау кайт инде, алайса, улым, безне онытма, бәбкәм,— дип озаттылар. . ’ Киттем. Күкрәгемдә типкән ярсу чишмә мине алга — еракларга ашкындырды. Шифалы болыттай күкрәп кайтып, туган кырларыма яңгырдай яуганчы шактый вакытлар узды. Яңгыр тамчылары булып кайткач та: «Бик сагындым сезне, әти, әни!» дип, башлап аларнын мине сөеп баккан күз керфекләренә тамарга насыйп булмады шул. Әтине дә, әнине дә сонгы юлга озатканда, бала чактан хәтергә сең- гән ике сүзне генә кабатладым. — Әти, китмә! — Әни, китмә! Аерылышулар ачысын гөнаһсыз сабый чактан татырга туры килсә дә, бу ике аерылуга һич күнегеп булмый. Мондый аерылышу белән күңел килешми, зиһен ризалашмый. Әти-әни балага кояш кебек, су кебек, һава кебек һәр вакыт кирәк икән шул. Шуңа күрә тылсымлы теләк теләгәндәй әледән-әле кабатлый торам: — Әти, китмә... — Әни, китмә... Балалар ата-анага мәңге ялваралар... Су тәме Авылдан хат килде. «Абый, кышкы каникулда барып чыгарга уйлыйм. Сезгә берәр әйбер алып киләсе түгелме? Бал, бәрәңге, ит-мазар кирәктер, бәлки...» дип язган энекәш. Мин уйга калдым. Йомышым юк түгел. Авылдан китертергә ниятләп, нык сагынган-тансыклаган әйберем бар минем. Тик ул энекәш язганнарның берсе дә түгел. Бәлки минем энекәшкә сәер булып та тоелыр. Чөнки мин тансыклаганы — шәһәрдә дә дефицит түгел—торбадан фатирыма шаулап килеп тора. Кранны гына борасы. Әйе, әйе, су ул. Идел янында да суга сусыйсың икән шул. Хәлбуки, мин тансыклаган су гади су гына түгел, ә туган авылым суы! Үзебезнең ындыр артында кайчандыр әти белән икәү тапкан чишмә суы... Бүгенгедәй хәтеремдә: әтинең сугыштан, Бөек Ватан сугышыннан кайткан елы иде. СолдаҮ итеге белән нык-нык басып, бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, дымлы туфрак -исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт. Бервакыт әти мине үз янына чакыра. — Күрәмсең, улым? — ди. Карасам, көрәк эзеннән мөлдерәп чыккан су буразна буйлап эз салырга азапланып ята. Мин көрәгем белән туфрак сибеп караган идем, шундук яңадан бәреп чыкты. — Чишмәне томаларга ярамый, улым,—диде дә кулларын төкерекләп, су чыккан урынны казын, тирәнәйтә башлады. Көрәк сабының яртысы күмелерлек булгач, су яхшы ук тибә башлады. Шуннан соң әти аны янәшә генә агып яткан инешкә төшерде. Чишмә суы үзенә бер төрле тавыш белән зур суга кушылды. Гүяки ул үзенә юл тапканга шатланып, безгә рәхмәт әйтә иде. Икенче көнне әти чишмәгә каен бура төшерде. Ян-якларына түгәрәкләп тал утыртты. Ялга тукталган арада сугыш хатирәләрен дә сөйли иде. Әти фронтта артиллерист булган. Дөресрәге, туп тартып йөрүче атларны караган. — Дошман — елан, үзе чигенгәндә еш кына суларны да агулап калдыра иде. Шунлыктан атларыма суны буралы чишмә, коелардан алмыйча, яңа гына төшкән снаряд чокырларыннан эчертә идем Рәсәй җире, улым, безнең халык кебек бит ул: аз гына кагылдыңмы, чишмә булып ургый. Дошман гына аңлап бетермәле түгел аны Әйе!.. Үзебезгә дә шул яңа чишмәләрдән су алып, чәй куя идек... Кичен әти чәйне яңа чишмә суыннан кайнатырга кушты. Самавар- ны әти Берлиннан алып кайткан иде. Дистәләгән медаль төшерелгән Тула самавары. Фашистларның да чәй эчәсе килгән, күрәсең, бездән талап алып киткән булганнар. Әти, чәй яратучы буларак, калдырмаган, үзе белән алган, тик самаварның юлда борыны гына төшеп калган. Әти самаварга яңа борын куйды. Солдат самавары, күпне күрсә дә, эшкә яраклы иде. Әти шушы җиз самавардан беренче чәшкәне агызып, «каплап» куюга, самавар җизе төсендәге мыекларын сыпыргалап: — Булган бу, әкәмәт! — дип куйды. Шул көннән башлап әти самаварны үзебезнең чишмә суыннан гына куйдыра торган булды. Күршедә генә кое да бар, югыйсә. Суы да чип- чиста, алып чыгу да җиңелрәк. Чишмәдән китергәндә ике тапкыр тау менәсе бар.- Ә бу эш минем өстә... Кайвакыт суны күрше коедан алам да, чишмәдән китердем дип хәйләлим. Буламы соң! Әти иренен тидерү белән үк сизеп ала. — Нинди судан куйдыгыз оамаварны?— дип сорый. — Чишмә суы белән,— ди әни, мин әйткәнчә. — Кил әле, эчеп кара әле. Әни татып карый да: — Әллә инде тагын. Сукыр тавыкка бар да ярма. Су су инде,—ди. — Мин үзебезнең чишмә суын дөньядагы бернинди су белән дә алыштырмыйм. Ә сез, әкәмәтләр, тәмен дә аермыйсыз... Аннары чәшкәсен читкә этәреп, ачусыз гына: — Малай, тагын бер тапкыр алдашсаң, матри,— дип куя. «Су булгач, барыбер түгелме икәнни. Әти аның тәмен ничек аера икән?» дип шакката идем. Инде хәзер төшендем. Үзем дә су тәменә сизгерләндем. Туган җир суы башка сулардан аермалы була икән шул. Чит җирләрдә йөреп, туган ягын өзелеп сагынган кеше генә тоядыр аның чын тәмен...