ТӘНӘФЕС
Камил Кәримов Мин Шәле дигән зур авылның кечкенә бер улы. Гасырыбызның кыл уртасында минем вчен да бишек эленгән. Туган елым әтиемне җирләгән ер... Әниемнең мичтән ипи алганын өч бала көтеп тора идек. Табигатькә кечкенәдән гашыйк, шуңа, ахры, безнең авылга язлар бик иртә килеп, көзләр соң гына китә торган иде. Мәктәпне тәмамлагач, су скважиналары бораулаучысы булып эшләдем. Хәзер Казан дәүләт культура институтында укыйм. Беренче әсәрләрем •Яшь ленинчылда басылды.
Колхоз рәисе халыкның кичке ашка утырганын көтеп кенә торган диярсең: «Тыңлагыз! Колхоз радиочелтәре сөйли. Хәерле кич, хөрмәтле колхозчылар Ашыгыз тәмле булсын! Белдерүләр тапшырабыз. Иптәшләр, механизаторлар җитешмәү теңкәгә тия, шуны исәпкә алып, авылда техник мәктәп ачарга булдык. Уналтыдан утыз биш яшькә кадәр булган егетләркызлар, ирләр һәм хатыннар бер ел эчендә киң профильле механизатор таныклыгы алачаклар. Стипендия ел дәвамында алтмыш сум, махсус киемсалым биреләчәк Укулар ноябрьның 15 еннән башлана. Кабатлыйм > Сатирә, Гомәрнең ачык авызы янында туктап калган кашыкны күргәч, җәһәт кенә урыныннан торып, радионы сүндереп килде. — Аша, эч! Әнә, чәеңә бәке уярлык булган, шул хәтле суытмасаң сон? Гомәр боткалы кашыгын кире тәлинкәгә куйды һәм тиз генә бер йоту белән чынаякны бушатты да торып китте. — Кая барасың?! — Тартып керәм. — Өйдә генә тарт, чыгып йөрмә! Мич алдына утыр да.’.. — Хәйдәрләргә кереп чыгасым бар, тәмәкем беткән. Әгәр бу минутта өй эчендә берәр чит кеше булса, бәлки гаҗәпләнерлек берни дә күрмәс иде. Гомәргә шаккатырлык хәл иде бу. Төтен исе сизсә, тәрәзәләрне ачып, башындагы яулыгы белән өй эчендә давыл чыгаручы Сатирә хәзер үзе үк мич алдында тартырга рөхсәт итә! Алай гына да түгел, кунаклар алдында тартыр дип, яшереп куйган «Бело- мор»ны да кызганмады. Ә Гомәр кулындагы тәмәкедән тизрәк котылу ниятендә. Мич авызына сыймаган төтен Сатирәнең сулышына иярде. Сатирә — сыер савучы. Ул ат җигүче Гомәргә караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Шуңа күрә үзен гаиләнең иң баш хужасы дип исәпли. — Шул гына җитмәгәнне. Ике балаңа ияреп укырга йөрисең киләме? Булмас!!! Хуҗа кешенең сүзе закон. Гомәр каршы эндәшеп торуны кирәк дип тапмады. Закон чыгаручы кичке савымга, фермага киткәч кенә күршесе Хәйдәрләргә кереп чыгарга булды. Хәйдәрнең, күтәрә алмаслык бүкәнгә балтасын чабып, уйга калган чагына туры килде. — Балтаң кысылдымы? — Кысылды... Ишеттеңме? — Ишеттем. Алтмыш сум түлибез, ди. Ул акчага бер ай буе дилбегә тартырга бит... Ә монда парта арасына утырып кайткан өчен. Гомер буе ат җигәргә димәгән. Безнең ишеләр техниканы җигә. — Сатирәңә шулай дип аңлаттыңмы соң? — Әйтергә ирек бирмәде. — Минеке дә. — Нишлик икән, Хәйдәр, ә?.. Хәйдәрнең беләгенә тагын бер ир-егет көче кушылган кебек булды. Ул көчәнеп тә тормыйча, балта чабылган бүкәнне җилкәсенә салды һәм баш аркылы әйләндереп төпкә бәрде. Ничәмә еллар бирешмәгән бүкән урталай ярылды. — Гомәр, иртәгә үк язылабыз! Хәйдәрнең иртәгесе бик тиз килеп җитте. Авыл советы нәкъ үзәктә, бара башласаң ярты авылның күзенә чалынасың. Кешегә хәзер ыржаерга гына булсын, сакаллы сабый дип көлмәгәйләре... Секретарьның төшке ашка кайткан чагын тыкрыкларның берсендә сагалап торып, исемлеккә телдән генә язылдылар. Октябрь аеның беренче таңын Гомәр тезмәдәге печән эчендә каршы алды. Рәхәт. Урын да җыеп торасы юк. Баскычтан төшешли, юл уңае, абзардагы терлекләргә печән култыклап аласың. Чәч арасындагы печән вакларын гына тарап төшерәсең дә ишегалдындагы баганага кадакланган юынгычка үреләсең. Суы бозланып каткан икән, аптырамыйсың, биткулыңны кыйбла яктан искән җилдә җилләтеп алырга була. Өйгә су эзләп кермәссең ләбаса. Сатирә ястыгын бусага төбенә салып ятты бугай. Бар, кереп кара!.. (Сер итеп кенә әйтик, Гомәр белән Сатирәне «Юмор белән Сатира» дип үртиләр бездә.) Төрле урамнардан ике дистәгә якын кеше җыелды. Дүрт бүлмәгә бүленгән иске өйне мәктәп дип, егерме биш ел тракторчы булып эшләгән Каюм абыйны класс жнтәкчесе дип атап, беренче дәресне башлап жибәрделәр. Укытучыга тиз генә күнегә алмадылар. Гел мазутлы комбинезоннан күреп ияләнгәнгәме, Каюм Әхәтович кара костюм-чалбар, ак күлмәк һәм бизәкле галстуктан булгач, күбәләкне хәтерләтә иде. ♦ — Бүгеннән башлап сез курсантлар. Сезне фамилиягез белән генә о атап йөртермен. Танышуга вакыт әрәм итеп тормабыз, сразы трактор- ө лар китабының беренче битен ачабыз. Кәгазь алып килгәннәр язып = барыгыз... һәрбер үзйөрешле нәрсәнең иң кирәкле өлеше ул — кәкре- к шиплы шатунлы механизмнар. Алар түбәндәгеләр ♦ Гомәрнең күңеле тынычсыз. Иртәнге савымнан кайткач, Сатирәсе = эзләп килмәгәе. Оятка калдыруы бар. Күренә калса, тиз генә янына ° йөгереп чыгу һәм чнткәрәк алып китеп тагын бер кат аңлатып карау * уе белән ул гел тәрәзәнең урам ягына каранды, Сатирә күренмәде. Z Аның каравы, мәктәп ишеге төбенә курсант Әюповныц олы кызы Сә- £ лимә килеп басты. ч — Фатих, кызың ашарга алып килгән! - Чираттан тыш тәнәфес ясап Сәлимәне алып керделәр. Күкрәк тирә- х сеиең әллә кайсы төшеннән генә дәфтәр тартып чыгарды, укырга килүе * икән... Фатихмы көч-хәл белән тынычландырдылар. Тәжрибәле укытучы Мәгъсүм Хәбирович дәресендә генә мәктәпчә тәртип урнашты. Ул арифметика белән геометрия дигән жисемнәрдән торган математика фәненә өйрәтергә тиеш иде. Курсантларны парталарга икешәрләп таратып чыкты. Алгы рәткә утырырга теләмәүчеләр дә табылды Хөснулла Сәлимәгә ошардай егет булганга, Фатихның үтенүе буенча, аларны аерым утырттылар Го.мәр Сәлимә белән, Бәдретдин Хәйдәр белән бер партада. Сер түгел, Хөснулла берничә тапкыр Сәлимәне таң атканчы урамда тоткан иде. Кызның укырга килүе дә икесе тарафыннан гына унла- нылган эш түгел микән әле. Урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп бармаулары да сәер. Мәктәп ишеге янына көпчәкле трактор килеп туктады. Рульдә Каюм Әхәтович. Урамнан көнгә әллә ничаклы трактор үтеп китә. Сынын карагач, монысы никтер бик сәер төсле. Хөснулла Фатихның иңсәсенә төртеп алды: — Белом мин моны, Вахитныкы бу. Шәп трактор!.. Әз генә этеп жибәрсең дә кабына. Вахит аны гел тау башына менгереп сүндерә нде. — Өр-яңаны бирмәсләр инде, йөри бит... , — Таудан төртеп төшерсәң, син дә. Хөснулла жәйге айларда прицепщик булып эшләп алды. Шуңа күрә тракторларны тануы бер дә гаҗәп түгел. Аның инде руль тотып утырганы бар. Руль дип, чылбырлы тракторның руле юк, рычаглары гына, кайсысын тартсаң, шул якка борыла. Прицепщикның жнр сөреп карыйсы килми димени?!. Каюм абый иде аның тракторчысы (Әйе, Әхәтович). Бик сорагач, бар соң, бер-ике буразна гына сызып кара, диде. Ә үзе чөйне тартып алып, сабанны ычкындырып куйган Әй. китте Хөснулла алдырып, әй, бара, күрсәң, тузан да чыкмый. Бер әйләнеш ясап туктаса, ни күрсен — буразнада дүрт канатлы сабан. Арткы тәрәзәнең нәрсәгә кирәклеген шунда аңлады инде ул. — Егетләр,—дип, Каюм Әхәтович якындагыларны күздән кичереп чыкты — Тракторны класска алып керергә кирәк. Бу безгә күрсәтмә әсбап — тимер китап. 129 — Булдырса Хөснул гына булдырыр. Трактор белән өйгә керергә ул оста... Андый хәл булды. Тик Хәйдәр нык арттыра инде, өйгә түгел лә... Хөснулла бер мәл трактор кабызып карамакчы иде, ә тегесе беренче тизлектә калган икән. Кабынды да каршыдагы бура эченә кереп тә китте. Болай җимермәде үзе, чәчте генә. Күрүчеләр бар иде шул... — Сүтел алып керәбез дә, класста яңабаштан җыябыз,— диде Каюм Әхәтович. — Җыйгач кына чыгып китсә? — Курыкма, Хөснул, көпчәкләрен алып бүкәнгә бастырырбыз. Ник дәресләрне көне-төне тоташтан алып бармыйлар икән? Гомәр укыр да укыр иде, өйгә генә кайтасы булмасын. Ә кайтырга кирәк... Кайтып килә Гомәр... Сатирә, бар ачуын чыбыкка өстәп, ишегалдында келәм кага. Чыбыктан артып калган ачуы көйгән бәрәңге исе булып урамга таралган. Капка кул тидергәнне дә көтмичә ачылып китте. Кояш та гүя шаһит булырга теләмәде, болыт артына кереп посты. — Укып кайттыңмы, атасы?.. (Мыскыллавы, билгеле.) — Башлап җибәрдек... — Нәрсәләр өйрәндегез соң? — Бүгенгә күп түгел әле, Сатирә. Пешкәк, шатун, терсәкле вал. — Мин сиңа хәзер күрсәтәм терсәкле-йодрыклы валларыңны. һәм Сатирәнең әчтерхан чикләвеге кадәр йодрыклары Гомәрнең җилкәсендә биеп алды. Гомәр кузгалмады да. Җилкәсенең кычытып йөдәткәли торган урынын йодрык астына туры китереп тик басып торды... Әйдә, ачуы басылсын. Кеше ләбаса, җаны булырга тиештер. — Эшең менә дигәнне. Әнә, атыңны Гаптелвәлигә биргәннәр. — Ну, җиксен инде. Аты да, Гаптелвәли дә бер чама. — Әз булса да арба төбендә печәне, утыны кайтты. — Быелгы кышка җитәрлек әзерләдек. — Киләсе елга нәрсә? — Трактор арбасына җәеп алып кайтырмын. — И-и! Җүнләп дилбегә тота белмисең, трактор тагын... — Атның үз уе, минем үз уем. Ә трактор ул башка, Гомәрнең уе — аның уе. — Бер көн мәдрәсәдә укыды — инде мулла булган. — Мәдрәсәдә түгел, мәктәптә, карчык... — Гомәр дим (бусы инде һичбер мыскыллаусыз), соң, егет чагында укып калырга идең. — Хәзер нәрсә җитми? Хезмәт хакым килеп торыр, үзем өйдә, йорт эшләреңә булышам... — Ә балалар?! — Әй, ат хәтле ике кызың өчен ничу... — Әкрен, өйдә бит, дәрес хәзерләп утыралар. Класста гына түгел, авылда да бер генә ул Бәдретдин. Аның вак- вак кына атлап йөрүе, атлаганда бөтен буыннарының да хәрәкәтләнүе беркемнекенә охшамаган... Эче тулы җыен юк-бар мәзәк булыр — авызын ачса, сулышына ияреп мәзәк чыгара, ә үзе бер дә көлмәс. Җәй айларында физкультура укытучысы булып эшләде, ә курс ачылу турында хәбәр таралгач, иң беренче булып исемлеккә язылды. Авызына капкан тәмәкесен гармун күреге кебек сырлар. Суырганда чырае әллә ничә төрле кыяфәткә керер. Әгәр шулчак салпы ягына берәр уч салам да кыстырып куйсаң, тәмәкесен ирененең бер ■читеннән икенче читенә әүмәләргә керешә, җилкәсендәге бөкресе турая, буе тагын да озынаеп китә Ул Хәйдәр белән бер партада. Мәктәпкә иң беренче булып килә. Килә дә, ишектән кергән берсенә Бәдретдингә генә хас сәламен бирә: — Хәйдәр «телевизор» дигән клубта озаграк утырган, ахры, .мәктәпкә килеп җиткән, ә үзе һаман йоклый. ♦ — Гомәр, чалбарыннан очып чыгасың ич. каешыңны тарттыр... о — Фатих, газиз башыңны ник түбән идең, тапкырла) таблицасын ө тагын өйрәнә алмадың мәллә? — Җәмәгать, сүгенәселәрегез сүгенеп бетерегез, Сәлимә килә!.. ь Дәрестә дә Бәдретдин үз «манерын» саклый белә: сөйләвен тынлап * торсаң — тракторга караган саен көләсең генә килер Җитмәсә, һәр я җөмләнең бер-ике сүзен төшереп калдырган була — кыскалык янәсе, о Каюм Әхәтозич бүгенге көнне Бәдретднннән башлап җибәрде * — Өйгә нинди эш бирелде әле. Бәдретдин? ь — Дизельнең дүрт такты! — Нинди тактлар инде ул? — Кертү, кысу, эш эшләү һәм чыгарып җибәрү — Тактсызрак сөйлисең. ' — Кертү такты, кысу такты, эш такты һәм чыгар) такты.. Бары- * бер түгелмени... — Барыбер түгел шул,—диде Каюм Әхәтович тыныч кына.— барыбер булса, тракторны циркта күрсәтерләрие... Ярый Хәйдәр, шул тактларның тәртип номерын санап чык әле. Хәйдәр ‘Бәдретдингә, партадан төшеп тор. дип баш кагып кына ымлап алды. — Партаны күтәрмә, Хәйдәр, янга чыгып бассаң җайлырактыр,— дигән иде дә, тик соңыннан кире уйлады Каюм Әхәтович.— Тукта, Фатихтан гына сорап карыйк әле Фатих хәзер көннәрне тәнәфесләр саны белән генә саный Бүгенгенең тагын ике тәнәфесе бар. Вакыт дигәнең акрын үтә, сәгатьләр никтер авыр кыймылдый, әйтерсең тел итеп гер асып куйганнар Булырмы икән ул соңгы тәнәфес дияр көн?!. Өйдән дә рөхсәт юк, тракторлар да катлаулы нәрсә, геометрия дигәне дә бик шома—тотыныр җире юк Әллә казылган кадәренчә коесы белән энәсен дә калдырып китеп барасы микән?!. Китүен китәрсең, иптәшләр кала. Трай тибеп бер елын үтәр дә китәр, ә дуслар һөнәрле булырлар Шәт арабызда Ислам абыйдан остарак җир сөрүчеләр дә бардыр әле. Телевизор, мотоцикл, радиола кебек күчтәнәчләр гел аңа гына димәгән. Ашка сала торган яфрактан үрелгән такыяны Фатихның да киеп карыйсы килә. — Бадри, нәрсә булса да ялганла хет, син кызык итеп ялганлыйсын.— дип ялварды Фатих. Бәдретдин сөйлә дип әйткәнне дә көтми сөйли башлый — Түлке бүлдермәгез.. Кырык алтынчы елларда колхоз амбарыннан кемдер ике капчык бодай урлаган. Авылга следователь килә. Рус була, кәнишне, шунсыз какой мәзәк! Урамда иң беренче очраган кешене туктата да сорый бу: «Дедушка, как думаешь, кто у вас большой вор»,—ди. Бабай әйтә: «Иди прэме, большой вор через двор, малннь- кий вор (каждый двор», ди. — Ул хәтле карак хәзер дә юк бит ул бездә,—дип бүлдерде Гомәр. Бәдретдин апа шундук җавап кайтарды: — Ат җигүченең бүреге яна!!! ...Дәрескә чакырып кыңгырауны ике кат шалтыраттылар. Бәдретдиннең керпе тиреле телен йомшарту нияте белән өч кеше бергә берләште Югыйсә, ул гына фәлән, ул гына төгән, ул гына күп 9» 13 1 белә—күпне күргән, аның Мәрзиясе генә иренең укып йөрүенә шат, алар гына чүкердәшеп яшиләр, имеш. Иң яхшы тәкъдиме өчен Гомәр «бригадир» итеп билгеләнде. Хәйдәр аның ярдәмчесе, Фатих — ярдәмченең булышчысы. Математика дәресләре урта мәктәп күләменнән артмаганга күрә, Хөснулла белән Сәлимәгә күңелсезрәк иде. Мәгъсүм Хәбирович класс журналын актарганда, Хөснулла Сәлимәгә хат яза торган дәфтәрнең унөченче битен ертып алды, һәм нидер язып, кызның кабыргасына төртте. Сәлимә дә кәгазьне алып нидер язды һәм киредән Хөснуллага бирде. Бу — дәрес вакытында тавышсыз-тынсыз гына сөйләшү ысулы. Укытучы Хөснулланы такта янына чакырып чыгарды: — Пифагор теоремасын исбат ит. — Теорема: туры почмаклы өчпочмакта ике катетның квадратлары суммасы... » Фатих Хөснулланың дәфтәре арасыннан хатны алып Хәйдәргә тапшырды. Ә Хәйдәр сиздермичә генә Бәдретдиннең кесәсенә салып куйды. Бүген стипендия алдылар, акча белән янәшә яткач, хатның Мәрзия кулына керүе көн кебек ачык иде. Хөснулла «5»ле билгесенә хозурланып, башкалардан ныграк белүенә тагын бер кат ышанып һәм хат турында бөтенләй онытып, башын беләгенә куйган хәлдә, «черем итеп» алырга булды. ...Вакыйга дәрес вакытында барганга, пышылдап сөйләшәләр. Сәлимә: Хөснулла. Хөонул дим... Хөснул. Бәдретдин: Хөснул уснул. Гомәр: Сәлимә, ике бөртек кенә чәчеңне өзеп бир әле. Сәлимә: Нәрсәгә ул сиңа?! Гомәр: Юрап карыйм, бабайдан калган осталыгым бар. Сәлимә: Мә... Әйтеп кара, быел кияүгә чыгам микән? Гомәр: Бер уч бирмәсәң дә әйтә ала идем. Чыгасын, быел ук. Чәчәк аткансың инде, орлык бирмичә калмассың, Хөснул җиңел кулдан өзәр әле, боерган булса. Менә дигән егет. Сәлимә: Хөснулны һаман белеп бетерә алмыйм әле, әллә нинди, катлаулы ул... Гомәр: Өйләнешкәч өч көн ял бирелә, яхшылап танышырсыз. Сәлимә: Син бигрәк инде, Гомәр абый... Мәрзия керләр үтүкли. Бәдретдин аның каршысына килеп басты. — Җимеш, бүген стипендия алдык. — Чынлапмы?! Бәдретдин күбрәк булып күренсен өчен тәртипсез бөгәрләгән акчаларны ак дәфтәр бите кебек үтүкләнгән сатин яулык өстенә куйды. Учына ияреп чыккан кәгазь кисәген аралап алмакчы иде, өлгермәде... Кәгазьгә менә нәрсәләр язылган иде: «Сәлимәкәй! Ник кичә миннән качтың? Төне буе күзгә йокы кермәде. — Көн саен күрешкәч кызык түгел, сагынылмый. — Бүген килимме? — Үбәм дип җаныма тимәссеңме? — Юк! — Алайса, өй түренә килмә, кешедән яхшы түгел. Өч аерлы тал янына... — Вакыты? — Гайбәтчеләр йоклагач инде. — Унгамы? — Унбергә хәтле генә, әти әрли...» Көнчелек врачлар тарафыннан чир итеп билгеләнә алса, Мәрзиянец диагнозына «тумышыннан килә» дип тә өстәлер иде. Дөньяда Адәм абый белән һава апабыз гына көнләшмәгән, диләр, чөнки алар Җир шары хәтле фатирда бары тик нкәүдән-икәү генә яшәгәннәр. Ул вакытларда Сәлимәләр дә, башкалар да булмаган Тыеп кара инде хәзер Мәрзияне. — Фатихның иранай Сәлимәсеме?! — Каян белим, һич катнашым юк. — Икейөзлеләнмә, кем икәне кара пәлтәнә сары чәч белән язылган. Анда гына сары чәч, чәкән мунчаласы төсле... — Кызма әле, язу рәвеше дә минеке түгел ич! — Язуны аны кирәксә кырыкка авыштырасың... Китәм, суга төшкәндәй юк булам, чумып-чумып эзләрсең, ну, соң булыр! Мәрзия теле арганчы әрләде, йолкынышып та алдылар. Бергә утырып чәй эчтеләр. Тагын дулаштылар... Бәдретдин йокыга киткәч, ул әкрен генә торып, өч аерлы өянке янына юл тотты. Салкын дип тормады, сәгать ун тулганны көтте. Күрде ул Сәлимәне, Хөснулла белән икесе иде... Әй, йөгерә-йөгерә кайтты Мәрзия Кайтты да кар салкыны сеңгән тәне белән, йокыга талган Бәдретдиннең кайнар куенына чумды. Язның чын-чынлап килүе иде. Ишегалдында кош-корт, мал-туар кояшта йокымсырый. Түбәдән тамчы тама. Менә капкадан Хәйдәр күренде. Өч елдан бирле ватылып, инде эчке әгъзаларын бала-чага сүткәли башлаган матайны карап азапланган Гомәр Хәйдәрне күтәренке күңел белән каршы алды. — Тәки таптым бит фәлшесен, пешкәге ярылган икән. — Укыган кеше укыган кеше ииде ул. — Үртәмәсәнә. . — Әйдә киттек, ташла эшеңне. — Кая киттек? — Кара, оныткан да тагын. Бүген диплом алабыз бит Гомәр сыртына тавык кунган ат шикелле сискәнеп куйды һәм тиз- тиз ачкычларын җыя башлады.