ТИБРӘТМӘКТӘ КҮҢЕЛНЕҢ КЫЛЛАРЫН
Габдулла Тукай чоры бездән ераклашкан саен мәшһүр шагыйребез иҗаты һаман яңа.мәгънәви тирәнлекләре белән ачыла бара. Ул иҗат иткән образлар сәнгатьнең яңаданяңа төрләрендә яшәеш ала. Г. Тукай әсәрләренең яшәү куәте, озын гомерлеге аның иҗатының чын мәгънәдәге бай халыкчан чыганакларга тоташкан булуында, заманның төп прогрессив фикерләрен чагылдыра алуында. Без- моны хәзерге татар совет музыкасы мисалында ачык күрәбез. Шагыйребез иҗаты белән илһамланмаган татар композиторы юк дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, музыка сәнгатебезнең иң күркәм җимешләре Тукай исеме белән бәйле. Ф. Яруллинның «Шүрәле», Г. Гобәйдуллин- ның «Кисекбаш», Ә. Бакировның «Су анасы» балетлары. Н. Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы нәкъ менә Тукай шигъриятендә бөреләнде. С. Сэйдәшев, М. Мозаф- фаров, 3. Хәбибуллин, А. Ключарев, Җ. Фәйзи. Р. Яхин, А. Монасыйлов җырлары һәм инструменталь әсәрләре дә Тукай шигърияте нигезеннән мәйданга күтәрелде. Мондый музыкаль әсәрләрнең саны йөздән артык исәпләнә. Шагыйрь бу әсәрләрдә композиторлар,' башкаручылар һәм тамашачылар белән бергә яши, бергә хисләнә, киләчәккә бер сафта атлый. Мәгълүм ки, Г. Тукай шигырьләре әле Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк халык көйләренә салына, халык моңнары эчендә яши башлый. Шагыйрьнең «Милли моңнар», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Өзелгән өмит», «Туган тел» әсәрләре халкыбызның «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәф- тиләү» кебек иске көйләренә тирән хис- фикерләр салып, аларны яңа эчтәлек белән баета, чын халыкчан. юнәлештә ул көймоңнарны уз асылларына кайтара. Халык "'җыры хәзинәсенә кергән ул әсәрләр авылдамы яисә шәһәрдәме булсын — һәр төбәктә сөеп башкарыла, яратып тыңланы- ла. Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин. Алмаз Монасыйпов һәм башка композиторларыбыз тарафыннан хор өчен эшкәртелгән җырлар үзенчәлекле милли хор үрнәкләре булып китте. Алар Татарстан җыр һәм бию ансамбле репертуарының алтын фондын тәшкил итә. Концерт залларында, театр сәхнәләрендә Тукай сюжетларына язылган музыка әсәрләре даими яңгырый, аларны Татарстан дәүләт симфоник оркестры, М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры симфоник оркестры, хор коллективлары, һәвәскәр ансамбльләр. аерым җырчылар башкара. Шулай итеп, «Тукай музыкада» дигән тема махсус тикшеренүне таләп итә торган аерым бер фәнни өлкә икәне үзеннән-үзе аңлашылып тора, һәм бу тема киләчәктә үзенең тикшеренүчеләрен көтә. Г. Тукайның татар халык иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертүе һәркемгә мәгълүм. Аның халык музыкасы һәм җырлары хакында әйткән фикерләре белгечләр игътибарын күптәннән җәлеп итеп килә. Музыка фольклористикасына ул чыннан да беренче нигез ташларын салучылардан булды. Г. Тукай татар көйләрен ике типка — озын һәм кыска көйләргә бүлеп карый, аларның стиль һәм ритмик төзелешләре үзенчәлекләрен ачыклый. кара-кдршы җырлау, җырның нке өлешенә нисбәтле поэтик параллелизм һәм башка хасиятләргә игътибарны юнәлтә, һәм, ниһаять, нәкъ менә Габдулла Тукай аңа хас зирәклек белән озын татар көен башкарудагы нечкә бер үзенчәлекне тотып ала: «Бездә җырланган чакта тавышның йомшак булуы, вә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы, вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы» кулай күрелә,— ди ул. һәм ул моны татар көенең эчке бер хасиятеннән килә торган күренеш дип аңлау ягында тора. Халкыбыз көйләрен башкару үзенчәГ СӘНГАТЬ лейләре бездә әле хәзергә кадәр тиешле дәрәҗәдә ейрәнелмәгәи. Бу өлкәдә кулга алырлык иииди дә булса фәнни хезмәтне атап әйтүе кыен. Казан дәүләт консерваториясе вокал кафедрасы. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият Һәм тарих институты сәнгать секторы галимнәре башкаручылык сәнгате мәсьәләләрен тикшерүдә кыюсызлык күрсәтәләр. Бу исә республикабызда җыр культурасы, җыручылык сәнгате торышында чагылмый калмый. Г. Тукай — татар халык җырлары тарихын җыя башлаучы да. «Халык әдәбияты» исемле лекциясендә ул «Тәфтиләү». «Аш- казар», «Җизнәкәй», «Касимский Ибрай» һәм башка әсәрләр тарихына кагылышлы кызыклы мәгълүматларны терки, җыр һәм кәйләр тарихын җыюның бик кирәкле эш булуын искәртә. Хәлбуки, әле һаман да музыка белгечләребезнең бу өлкәгә кулы тими, җырлар тарихы һәм аларның яшәеш рәвеше даими һәм системалы төстә өйрәнелми диярлек. Хәер, бу юнәлештә бернинди хезмәт тә юк дигән сүз түгел Мәсәлән, композитор Җ. Фәйзинең 1971 елда Татарстан китап нәшрияты дөньяга чыгарган «Халык җәүһәрләре» китабында күп кенә җырларның легендалары китерелә, теге яки бу җырның кайчан, кайсы төбәктә иҗат ителүе, тарала башлавы күрсәтелә. Әмма ул мәгълүматларны әле көйләрнең фәнни тарихы дип атавы кыен. Чөнки көй тарихын музыканың төрле стильләрен, жанрларын, тарихи-типологик катламнарын системалы өйрәнү аша гына нигезле ачыкларга мөмкин. Юкса, ул еш кына очракта көйнең тууы, яшәве хакындагы легенда булудан узмый, һәрхәлдә, теге яки бу җырның күп төрле яшәеш күренешләреНнән берсе булып кына калырга мөмкин. Г. Тукай моны бик яхшы сизеп һәм белеп эш иткән. «Озын вә кыска кейләребеэ тугрысында халык авызында төрле сүзләр сөйләнә, аның барчасын да җыеп язу шактый озак заман эстидер, Шулай да, сүз арасында, халык авызындагы сүзләрнең үземә ишетелгән кадәрссен бераз язып китәргә ярый».—ди ул. Әдипнең фәнни таләпчәнлегенә, җаваплылык хисенең уяулыгына сокланмаслык түгел. Әлеге мәгълүматларны «кой тарихы» диюдән бигрәк, «төрле сүзләр» дип кенә атый. Әмма шул ук вакытта алар бүгенге фольклористикабыз өчен кыйммәтле материал булып хезмәт итә. Халык күңеленең «һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булган халык җырларын җыю-өйрәнү хакында Г. Тукай әйткән фикерләр фольклористика фәне, музыка белеме өчен принципиаль әһәмияткә ия. «Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, болгар авыллары. бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез «халык шигырьләрен» туплар да ватмады, уклар да кадамады»,— ди әдип. Безнеңчә, шагыйрь вакыттан өстен тора торган халык сәнгатендә, җыр- моңнарында борынгы болгар халкы сәнгать традицияләре сакланып килүен искәртә кебек. Шагыйрьнең киң белем даирәсе гаҗәп бай интуициясе тарихи ретроспективаны тирәнтен сиземләргә мөмкинлек бирә. Иң соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре сәнгать һәм культура тарихы белгечләрен шундый фикерләргә этәрә һәм бүген инде аны күп яктан дәлилләп була Г. Тукайның әдәби-публицнетик эшчәнлегеннән музыка тәнкыйте дә читтә калмый. Татар театры аякка баскан, музыкаль тормыш җанлана башлаган чорда ул алдынгы эстетик позицияләрдән торып, яшь сәнгатебезнең халыкчан үсентеләрен кайнар рәвештә яклап чыга. шушы үзәк юлдан читкә тайпылучыларны. түбән зә- выкле әсәрләрне таратып, мещанлык стихиясенә куәт бирүчеләрне зәһәр тәнкыйтькә дучар итә. Әдипнең матбугаттагы чыгышлары арасында без татарлардан Фәттах Латыйпов, Камил Мотыйгын кебек беренче профессиональ җырчылар -Шәрык» клубы каршындагы кыллы музыка кораллары оркестры һәм аерым музыкантларның башкару осталыклары, репертуары, иҗат йөзләре хакында гаҗәеп үткен күзәтүләрне очратабыз. Татар коиләре язылган граммофон пластинкаларын да ул, күбесенчә, коммерция максатларында чыгарылган вульгар язмалар буларак, ачы тәнкыйтьли. «Милләтебез диңгезенең энҗеләре төптә ятып. «ул-бу»лары гына өскә калка шул...» — дип яэа әдип. Г. Тукайның халык җыры, музыка сәнгате хакындагы фикерләре бүген дә актуальлеген югалтмаган. Аның идея-эстетик позициясе, үз халкына киң эстетик тәрбия бирү теләге белән янып яшәве. даими төстә халык мәнфәгатен кайгырта белүе,— барысы да чорыбыз әдипләре. тәнкыйтьчеләре өчен үрнәк булып тора Якыннанрак, җентекләбрәк караганда, шагыйрьнең музыкаль зәвыгы нинди булган, ул нинди көйләрне аеруча яраткан икән? Мондый сорау аерым бер мәгънәгә ия булса кирәк. Мөһим тарихи чорларның идея-эстетик тәҗрибәсен туплаган башка эшлеклеләр кебек үк, Тукай иҗаты гаять күпкырлы һәм гыйбрәтле. Ул бер бөтенне тәшкил итә һәм Г. Тукайның музыка өлкәсендәге «симпатияләре» һәм «антипатияләре» бердәм эстетик системага нигезләнә. Мәгълүм булганча, шагыйрь халыкның түбән катлаулары арасында үсә, хезмәт халкы моңнарын, музыкаль фольклор традицияләрен күңеленә сеңдерә. 1905 ел революциясеннән соң татарларда музыка сәнгате чагыштырмача кызурак темпта үсә. Көнкүрешкә рус, Европа музыкасы, революцион эчтәлекле җырлар үтеп керә, яшьләрнең музыкаль зәвыклары төрлеләнә, музыкаль тормыштагы яңа күренешләргә бәя бирергә, үсү юнәлешләрен билгеләргә кирәк була. Г. Тукай, халык иҗатына таянган хәлдә, хезмәт иясе халыкның, алдынгы интеллигенциянең эстетик позицияләрен формалаштыруда, матбугат битләрендә чагылдыруда турыдан- туры катнаша. Монда аңа, әлбәттә, аның бай табигате, күпкырлы таланты да ярдәмгә килә. Бала чагыннан ук ул җырларны куп белүе, моңлы итеп башкаруы белән аерылып тора. «Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде», — дип яза ул. Шагыйрьнең җитлегү чорында музыкаль тормыш шактый чуар булган. Көнкүрештә бер-бер- сенә төрлечә йогынты ясап, берничә музыкаль катлам янәшә яши: традицион крестьян җырлары; татар, рус һәм башка көйләр элементлары бергә үрелүдән туган шәһәр көйләре; дини йолалар белән бәйле мөнәҗәтләр һ. б. Үзенең демократик те- ләк-омтылышларына нисбәтән, Г. Тукай, бер яктан, халык хиссиятен чагылдыра торган традицион милли көйләргә, икенче яктан, шәһәрнең үсеп килә торган демократик музыка сәнгатенә йөз тота. Әдипнең рус классик музыка хәзинәләре белән кызыксынуы да мәгълүм. Ул, мәсәлән, П.*И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсын югары бәяли, опера сәнгатендә хәбәрдарлыгы аз булуына пошына. Шагыйрь озын көйләрдән «Әллүки», «Зиләйлүк», «Ашказар», «Сакмар су» кебек әсәрләрне аеруча якын кабул итә. башкарак типтагы «Төмән көе», «Тәфтиләү», «Сүнгән дәрт», «Әтнә», «Әй дуслар, мал кайда» һ. б. җырлар да күңеленә хуш килә. Болар барысы да Г. Тукайның музы- кальэстетик зәвыгы киң булуы хакында сөйли, һәм, әйтергә кирәк, аның зәвыгы вакыт сынавын уңышлы үтте: шагыйрь яраткан җырлар бүген милли музыкабызның асыл фондын тәшкил итә һәм Ватаныбыз халыклары хәзинәсенә халкыбыз керткән өлеш булып та тора. Үз заманының җырчылары арасыннан Г. Тукай Фәттах Латыйпов кебек саф халыкчан моң белән җырлаучыларны өстен күрә, аларның репертуарын милли көйләр «диңгезендәге энҗеләр» дип атый. Егерменче йөз башларында модага кереп, пластинкаларга язылып киң тарала башлаган сай эчтәлекле җырларны пропагандалауга ул милли сәнгатьне бозу, халыкның эстетик хисләрен кимсетү дип карый. Традицион музыкаль фольклорны яклавы белән Г. Тукай музыка чаралары, музыка сәнгате теленең чисталыгы өчен көрәшә. Шагыйрьнең бу фикерләре дә бүген актуальлеген югалтмаган. Кайбер яшь композиторлары- бызның халыкчан традицияләрдән бигрәк, шәрык аһәңнәре белән мавыгулары, Еврогандаш халыкларның музыка хәзинәләре хисабына үстерү юлындагы зур мөмкинлекләр хакында сөйли.) Күргәнебезчә, Г. Тукайның халык музыкасына мөнәсәбәте аның идея-эстетик карашларының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Тукай һәм татар музыкасы күпкырлы һәм катлаулы тема ул. Аны без шагыйрьнең халык җырына мөнәсәбәте, Тукай тормышында музыканың нинди урын тотуы, аның шигъриятенең музыкальлеге җәһәтеннән дә өйрәнергә бурычлы '. Без исә биредә атаклы шагыйребезнең музыка өлкәсендәге карашлары, бүгенге музыка сәнгатебез үсеше өчен әһәмияте булган эстетик омтылышлары мәсьәләләренә генә игътибарны юнәлтергә тырыштык. Болар киләчәк тикшеренүләрдә һичшиксез киңрәк яктыртылыр, музыка тормышыбызның хәзерге ихтыяҗлары белән бәйләнештә па ритмнарын талымсыз куллану очракла ры күңелдә ризасызлык хисе кузгата. (Монда сүз милли музыкабызны, С. Сәйдә- шев, 3. Хәбибуллин иҗатындагыча, тирән һәм табигый рәвештә баеткан әсәрләр хакында бармый, әлбәттә. Аларның тәҗрибәсе, киресенчә, музыка сәнгатебезне ту