ТАТАР ПРОЗАСЫНДА ЭШЧЕ ОБРАЗЫ
Хәзерге татар әдәбиятындагы эшче образы турында фикер йөртү, гомумән, әдәбиятыбызның төп үзенчәлекләрен, үсеш перспектмәаларын ачыклау белән бәйләнгән. Татар язучыларының чорыбыз ечен аеруча эур әһәмияткә ия булган, эшчеләр темасы һәм бүгенге производство казанышлары белән даими кызыксынулары бик табигый. Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов, Ә. Баянов, Ш. Бикчурмн, А. Расих, Ә. Еники кебек әдипләрнең роман һәм повестьлары эшчеләр турындагы совет прозасы китапханәсен шактый нык тулыландыралар. Э. Касыймое, М. Хәсәнов, М. Хәбибуллин, М. Зарипов. Д. Вөлиев әсәрләре дә хаклы кызыксыну тудыра. Эшче проблематикасына шундый эур игътибар иң беренче нәүбәттә хәзерге татар әдәбиятының үзенчәлегенә, аның үзенә бер терле идея-әхлакый җирлегенә, социал ь-анал итик эзләнүләренә бәйле. Эшчеләр темасын яктырткан татар прозасының үсеш юлы, аның казанышлары һәм кимчелекләре, гомумән, әдәбиятыбыз эволюциясе белән дә тыгыз бәйләнештә Бу темага багышланган прозабызга бәя биргәндә аның күп милләтле совет әдәбиятында үзенчәлекле бөр урын алып торуын да истән чыгарырга ярамас. Партиянең XXV съездында иптәш Л. И. Брежнев производство темасы турымда болай диде: «Хәзер бу тема чын художество формасы алды». Чынлап та, куп милләтле совет әдәбиятында җитлеккән социалистик җәмгыять тезүче хезмәт кешесе образларыннан тулы бер галерея тудырылды. Моңа татар язучылары да мул елеш кертәләр. Шофер һәм предприятие җитәкчесе, слесарь һем лаборатория башлыгы, скважиналар бораулаучы һәм завод директоры, бөек тезелештә эшләүче баш инженер, балта остасы һәм мехчы, бетон коючы һәм фән-техника революциясенең яңа офыкларын ачучы галим хезмәте укучы эчен бөр үк дәрәҗәдә якын һем кызыклы. Кара алтыны һәм беек төзелешләре белән данлы Татарстан эшчеләре турында язылган әсәрләр күп милләтле совет әдәбиятында ныклы урын алдылар. Г. Әпселе- моаның «Сүнмәс утлар» романындагы Уразмәтоелар династиясе, Журбиннар (В. Ко- четоәның «Журбиннар» әсәре) яки Рудаевлар династиясе (8. Поповның «Бу да га- дети эш көне» әсәре) белен янәшә тора. Г. Ахуноеның «Хәэинә»сеннәи Лотфулла Дияроа, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романыннан Фәез Насыйбуллин, Г. Әпсәләмоеның «Сүнмәс утларвыннан Ишморза Ураэмәтоа, Ш. Бикчуринның «Каты токым» китабыннан Фазыл Зәбәероа образлары туган илебезнең эшчеләр сыйныфы турындагы карашларыбызны бермә-бер киңәйтә һәм тулыландыра тешеләр. Татар прозаиклары иҗат иткән бу геройлар В. Кожевников, В. Липатов, Г. Пенджикидзе, М. Колесников, Ә. Мохтар, М. Траат, П. Загребельный. В. Бубнис тарафыннан тудырылган образларга аһәңдәш. Әлеге проза китапларында, шулай ук А. Гельман, И. Дворецкий һем татар драматургы Д. Вөлиев пьесаларында без чорыбызның теп геройларын очратабыз. Партиянең XXV съездында иптәш Л. И. Брежнев едебият һәм сәнгатьнең бурычлары турында сейлегендә, иҗат интеллигенциясе «коммунистик җәмгыять тезеяешеХ нең гомумпартия, гомумхалык эшенә һаман күбрәк өлеш кертә» дип күрсәтеп узды. Бу сүзләр совет әдәбиятының шактый зур иҗади көчләреннән саналган Татарстан язучылар оешмасына да тулысынча кагыла. Җитлеккән социализм әдәбияты хәзерге иҗтимагый үсеш характеры, фән-тех- ника революциясенең масштаблары киңәю, социалистик демократиянең тирәнәюе, замандашыбызның рухи потенциалы үсү белән билгеләнә. Җәмгыятебезнең бу әһәмиятле үзенчәлекләре яңа Конституциядә закон тәртибендә беркетелде. Бу зур документта бүгенге көн казанышлары гына теркәлеп калмады, ө шулай ук безне киләчәккә илтү юллары да билгеләнгән. Гомумән, Конституциядәге байтак статьялар әлеге сөйләшүгә турыдан-туры мөнәсәбәттә тора. Профсоюзларның XVI съездында, партия Үзәк Комитетының 1977 елгы май Пленумында иптәш Л. И. Брежнев ясаган чыгышларда илебезнең тарихи эволюциясе тәҗрибәсен гомумиләштерүче мөһим положениеләр бар. КПСС Үзәк Комитетының Бөек Октябрьның 60 еллыгы турындагы карарында илебездә булып узган зур тарихи үзгәрешләргә тирән анализ ясалды. Ул бөек үзгәрешләр совет чынбарлыгыннан илһам алып үсә барган татар әдәбиятында да киң чагылыш тапты. Хәзерге татар әдәбияты, шул җөмләдән прозасы да. үзенең рухи-әхлакый эзләнүләрендә югары гражданлылыгы белән аерылып тора. Аңа олы җаваплылык һәм партиялелек хас. Әдәбиятыбызның халык тормышының киң панорамасын тудыруга омтылышы шуның белән аңлатыла. Хәзерге заманда халыкчанлык төшенчәсе яңача яңгыраш тапты. Әдипнең социаль-фәлсәфи фикере аерата зур әһәмият алды. Хезмәт кешесе образын һәм аның рухи-әхлакый сыйфатларын киң планда күрсәтү әдәбиятның үзәк проблемасына әверелде. Тормышны алга әйдәп баручы замандашыбызның, җәмгыять белән тыгыз мөнәсәбәттә торучы шәхеснең эчке дөньясы һаман да тирәнрәк һәм масштаблырак итеп үзләштерелә. 60—70 нче еллар татар прозасы тематик яктан киңәйде һәм төрлеләнде. Бу исә чынбарлык полифониясе, халык туплаган зур тәҗрибә белән аңлатыла. Реаль тормышны үзенең барлык күренешләре һәм төп сыйфатлары белән колачлап алырга, хәзерге чынбарлыкны калку һәм тирән итеп күрсәтергә, заман рухына аһәңдәш образлар тудырырга омтылулар да тематиканы бермә-бер баета төшә. Әдәбият бердәм, тыгыз организм ул. Анда тема һәм стиль агымнары бер-берләрен баета. Әйтик, Г. Ахунов һәм Г. Әпсәләмовның иҗтимагый яктан ярсу темпераменты А. Гыйләҗевһәм Ә. Баяновның фәлсәфи-художество эзләнүләре белән кушыла. Иҗат юнәлешләренең күп тармаклы булуы — әдәбиятыбызның мөһим казанышы. Иҗтимагый үсеш закончалыкларын, замандашыбызның интернациональ характерын өйрәнү әүвәлгечә төп юнәлеш булып кала. Иң беренче нәүбәттә кешелеклелек мөнәсәбәтләре күздә тотыла. Язучы совет кешесенең социаль һәм әхлакый, рухи һәм иҗтимагый сыйфатларын ачып бирүне төп максат итеп куя. Соңгы егерме еллар татар прозасына эшче образын Ә Еники белән Г. Әпсәлә- мов алып керде («Вөҗдан», «Сүнмәс утлар» әсәрләре). Иҗтимагый-политик тормыш, әдәбият һәм сәнгатьнең яңа югарылыкка күтәрелеш елларында язылган бу китаплар яңа дәверне башлап җибәрделәр. Шул ук вакытта аларда иҗади традиция һәм әдәби үсеш дәвамчанлыгы да бик ачык чагылды. Җитлеккән социализм әдәбияты үзеннән әүвәлге әдәбияттан шактый аермалы. Ул проблематикасы, поэтикасы белән дә, художество процессының характеры белән дә бөтенләй яңа һәм үзгә. Әмма әдәбият, шул җөмләдән проза, үткәннең иң матур традицияләрен үзенә мирас итеп ала. Татар әдәбияты да үз традицияләренә, рус һәм күп милләтле бөтен илебез әдәбиятлары традицияләренә таянып эш итә, революциягә кадәрге классика тәҗрибәсен иҗади үзләштерә. «Вөҗдан» һәм «Сүнмәс утлар»—шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә туган әсәрләр, Аларда художникның индивидуальлеге киң планда күренә. Мәгълүм ки, зур талантка һәм кабатланмас үзенчәлеккә ия булган язучы гына бөтен совет әдәбиятында лаеклы урын алырлык, әдәби процесста тирән эз калдырырлык әсәрләр иҗат итә ала. Г. Ахуновның «Хәзинә». Ә. Баяновның «Ут һәм Су», Ш. Бикчуринның «Каты токым» романнары шундыйлар рәтенә керә. А. Расихның «Дустым Мансур», Э. Касыймовның «Томан аша», М. Хәсәновның «Кама таңнары», Р. Төхфәтуллинның «Агымсу». М. Хәбибуллинның «Тау белән тау очрашмаса да...», М. Зариповның «Квартирага ордер» исемле китаплары да талант һәм индивидуальлекнең органик бердәмлегендә язылган әсәрләр Заман герое характерының теп сыйфатларын ачып бирүдә татар прозаикларының актив эшләве ил күләмендә билгеле. Бу җәһәттән әдәбиятыбызның башка жанрларында ирешелгән уңышларны да •билгеләп үтү кирәктер. Аерым алганда, Д, Вәлиев- иың киң танылган драма әсәре һәм С. Хәкимнең «Дәверлер капкасы» поэмасы шулай £ ук илкүләм әһәмияткә ия. Күл милләтле совет әдәбияты тарихыннан күренгәнчә, барлык милли әдәбиятлар ш да тигез адымнар белән генә үсмиләр. Бу уңай белән Е. Книпович фикере игътибарга 3 лаек. Ул болай ди: милли культуралар үсешендә «кайсыдыр бер мизгелдә сикереш п ясала, теге яки бу төркем алга атылып чыга — республикалардан берсенең «чәчәк =Х ату чоры» башлана»1 . Әдәби үсеш процессында я бер әдәбиятның, я икенчесенең ? билгеле бер дәрәҗәдә алга чыгуы мәсьәләсендә ул хаклы, әлбәттә. Е. Книпович < монда литва прозасының чәчәк атуы һәм башка әдәбиятларга йогынтысы турында 3 яза (И. Авижюсның «Югалган йорт-җир», Ю. Марцинкявичусның «Көлүче нарат» с исемле әсәрләре). о. Илебез әдәбиятлары үсешенең гомуми законы — уэара якынаю һәм чәчәк ату, »- үзара якынаю аркылы чәчәк ату, чәчәк ату аркылы үзара якынаю законы татар әдән би яты мисалында да киң чагыла. Милли үзенчәлеккә ия сыйфатларны гәүдәләндерү. ♦ эшче темасын үзләштерүдәге уңышлар тагы бер кат бөтен совет әдәбиятының гомуми а нигезләре ныгый баруын раслый. Гомумән, барлык әһәмиятле юнәлешләрдә — заман ® тарих темасын ачып бирүдә, милли характерлар тудыруда яңа уңышларга ирешә го барып, татар әдәбияты үзенчәлекле һәм бай әдәбиятка әверелде Бер үк вакытта бу * процесс социалистик реализм методы мөмкинлекләреннән һаман да тулырак файдалануга, партиялелек һәм коммунистик идеялелек принциплары ныгуга, татар әдә- * биятының рус һәм башка халыклар әдәбияты белән үзара якынаюына алып килә. ® Татар әдәбияты үсешендә бөтен совет әдәбиятына хас гомуми сыйфатлар һаман да ачыграк гәүдәләнә. Аның нигезе шунда; илебездә яңа тарихи гомумилек — совет S халкы барлыкка килде. Шуңа да эшчеләр сыйныфы темасына язылган татар прозасы һәм гомумән әдәбияты интернационализм пафосы белән сугарылган. Сүз татар язучыларының хәзерге заман эшчеләр тормышы белән җитди кызык- “ сынуы турында барганда бер факт игътибарны җәлеп итә. Татар әдәбиятында саф о «авыл» яки «производство» язучылары юк. Татар совет әдәбиятына нигез салган °- Ш. Камал, Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханнар кебек, бүгенге татар прозаиклары да күп төрле тема һәм проблемалар өстендә уйланалар; аларның уйфикерләре халык, ил язмышына юнәлгән. Мисалга эшче темасына аеруча актив эшләгән авторларны алыйк. Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында төп игътибар производство темасына бирелсә, шул ук авторның «Газинур» һәм «Ак чәчәкләриендә инде сүз сугыштагы батырлык һәм врачлар хезмәте турында бара. Г Ахунов нефтьчеләр тормышыннан язылган «Хәзинә» романыннан соң, совет властен урнаштыру өчен барган көрәшне яктырткан «Идел кызы» романын язарга кереште. Ә. Баянов «Яшьлегемне эзлим» исемле лирик повестьтан соң «Ут һәм Су» романын иҗат итте. Әсәр ГЭС төзелешендә эшләүче ике инженер арасындагы конфликтка корылган. Күл тә үтмәде, автор «Төлке тоту кыен түгел» дигән яңа әсәре белән чыкты. Бу әсәрендә инде язучы шагыйрәне йөрәкле авыл картының характерын, авылда социализм төзелешендә бу герой үткән катлаулы юлның тирән мәгънәсен бөтен нечкәлеге белән ачып бирә А. Расих. Э Касыймоә, М. Хәбибуллин кебек эшче темасына язучыларның да проблемалар диапазоны шактый ук киң Үз чиратында «авыл темасы» осталары — әйтик, Р. Төхфәтуллин, А. Гыйләҗее—ГЭС тезелеше турында, инженер хезмәте турында язалар (Р. Техфәтуллинның «Агымсу» А. Гыйләҗеемең «Зәй энҗеләре» китаплары). Шунысы кызыклы, нефтьчеләр турындагы беренче очеркларны, моннан егерме еллар элек, шагыйрь Ш. Маннур ә КамАЗ турындагы беренче лиро-эпик әсәрне—«Дәверләр капкасы» поэмасын шагыйрь С. Хәким языл чыкты. Бүгенге көн үзәгендә торган проблемаларга кискен йәэ тоту иң әүвел Г Баширов, И. Гази, Ф. Хәсни. М. Әмир, А. Расих кебек елкән буын едмллер прозасында сиземләнде. ' Б. Книпович Художник һәм тарих Мәкаләләр М. «Советски» писатель», 196». 193 бит Шушы кыскача күзәтеп чыгу үзе генә дә татар прозасында заман проблемаларының киң планлы һәм масштаблы үзләштерелүен раслый. Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, А. Расих, М. Хәбибуллин, Ә. Баянов эшче темасын совет халкының социаль-сыйнфый үзгәрешләре белән тыгыз бәйләнештә хәл итәләр. Бу исә эшче кешенең бүгенге чынбарльжта тоткан урыны белән билгеләнә. Табигый ки, социаль яктан киң нигезләнгән бу позиция зур культуралылыкны, масштаблы фикер йертү һәм совет әдәбиятының бөтен художество тәҗрибәсенә нигезләнүне таләп итә. Эшче темасы — халык, ил һәм кешелек дөньясы язмышын аңлатып бирү ачкычларыннан берсе ул. Хәзерге этапта — совет җәмгыятенең социаль бертөрлелеге үскән, го- мумхалык дәүләте чәчәк аткан, социалистик демократия киңәйгән чорда — барлык тема һәм проблемаларның үзара бәйләнеше тагын да ачыграк чагыла. Татар прозасы җәмгыять һәм халыкның күтәрелү юлын, татар милләтенең социалистик үзаңы үсешен тирәнтен анализлый. Социаль масштаблылык фәлсәфи фикерләр тирәнлеген, сәнгатьчә камиллекне таләп итә. Татар прозасы беркайчан да фәкать техник прогрессны күрсәтү белән генә мавыкмады. Аның социаль-аналитик яктан җитлеккәнлеге дә әнә шунда. Ә инде Чешков тибындагы геройлар һәр вакьгт ачыктан-ачык каршы тәэсир, ризасызлык тудыралар. Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романында участок начальнигы Борис Филинов кебек шундый типларга каршы көрәш яктыртыла. Хәер, бер карашка алар үзләрен хаклы дип саныйлар, эшне җайга салу өчен тырьйиып йөриләр. Шул ук вакытта алар кешеләргә, табигатькә карата салкын канлы, битараф. Әсәр Филинов кебекләр белән ышандырырлык бәхәскә корылган. Андыйларга каршы һәм аларны дөрес юлга бастыру өчен көрәшергә кирәк. Автор социалистик гуманизм идеалларын югары күтәрә, табигатьне яклап чыга, кеше күңеленең сафлыгы өчен көрәшә. Шулай ук Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, Э. Касыймов, М. Хәбибуллин, Д. Вәлиевларны да техника мәсьәләләре генә кызыксындырмый, алар мөһим сорауларга җавап бирергә омтылалар. Әйтик, совет кешесенең тарихи новаторлыгы нидән гыйбарәт; киләчәктә ул нинди булачак; Татарстанда фән-техника революциясе процессы ничек бара; татар эшчеләр сыйныфы нинди үзгәрешләргә дучар булды? Бу сорауларга беренчеләрдән булып Ә. Еники белән Г. Әпсәләмов җавап бирергә омтылыш ясадылар. Алар үз алларына куйган проблеманы төрле индивидуаль яссылыкта, классик үрнәкләргә таянып хәл иттеләр. Ә. Еникинең «Вөҗдан» повестенда һәм бигрәк тә Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» романында производство үз традициясе, үз атмосферасы, үз тормыш рәвеше булган үзенә бер төрле дөнья итеп тасвирланды. Бу әсәрләрнең һәр икесендә технологияне камилләштерү өчен көрәш беренче планга куелды һәм ул көрәш гаилә-көнкүреш линияләре белән бергә үрелгән иде. Туган илебез күләмендә киң яңгыраш алган 6. Кочетовның «Журбиннар», Г. Ни- колаеваның «Юлда көрәш» тибындагы романнарга алмашка соңгы егерме еллар эчендә яңа типтагы әсәрләр килде. Аларда производство, технологик планда алганда да, сюжет-композиция үстерелеше белән дә, илебез һәм халкыбыз тормышының, иҗтимагый-экономик үсешебезнең органик өлеше итеп карала. Мондый типтагы роман һәм повестьларда бик әһәмиятле иҗтимагый-политик, социаль һәм рухи-әхлакый проблемалар алга куела, бу әсәрләр совет эшчеләр сыйныфының үзаңы формалашу процессын күрсәтү өлкәсендә яңа иҗтимагый-идеологик баскычка күтәрелделәр. Шул җәһәттән Г. Ахуновның «Хәзинә» романына тукталып узыйк. Әсәрдә Татарстанда соңгы унъеллыклар эчендә барлыкка килгән социаль, әхлакый үзгәрешләр күрсәтелә. Автор нефть һәм газ, бөек төзелешләр республикасы турында традицион крестьян темасы белән тыгыз бәйләнештә язарга мөмкин булуын исбат итте. «Хәзинә» авыл, гомумән республика тормышын тамырдан үзгәрткән куәтле нефть индустрия- сен әдәбиятта чагылдыруның яңа эпохасын башлап җибәрде. Әсәрнең төп темасы _________________________________________________________________________________________ ата-бабалар васыятенә тугры булып калган һәм үзе үзгәргән, бер үк вакытта тормышны да үзгәрткән халык. Нефтьчеләр темасы халыкның үткән тормышын бүгенге көн белән бәйләүнең яңа мөмкинлекләрен ачты. Әсәр традицион художество алымнары белән язылса да, күтәргән тормыш проблематикасы белән яңа. Бу исә чынбарлыктан килә. рухы» дигән мәкаләсендә Ф. Хатипов 1 М. Хәсөновның «Кама таңнары» һәм М. Хә- бибуллинның «Тау белая тау очрашмаса да...» китапларындагы кимчелекле якларны авторларның тормыш һәм производствоны, хәзерге техника һәм технологияне начар белүләренә бәйләп аңлатырга тырыша. Әлбәттә, тормышны төпле белергә, производствоны җентекләп үзләштерергә һәм аны матур әдәбиятта дөрес сурәтләргә кирәк. Ләкин М. Хәсәнов һәм М. Хә- бибуллин әсәрләренең художество дәрәҗәсе тормышны һәм производствоны белмәүгә бәйләнмәгән. Шулай ук Г. Ахунов белән Ә. Баяновны, Ш. Бикчурин белән М. Зариповны, Г. Әпсәләмов белән Э. Касыймовны да тормышны һәм производствоны төшенеп җитмәүдә гаепләп булмый. Ә инде язучы хезмәтенә бәя биргәндә моны бердәнбер яки төп критерий дип санау игътибарны бөтенләй читкә алып китә, әсәрнең художество ягын онытуга китерә. Әдипнең уңышы, әлбәттә, беренче чиратта, тормышны белү белән билгеләнә, ләкин әсәр гражданлык рухы, югары идеялелек белән сугарылырга, художникның таләпчәнлегенә нигезләнергә һәм иң мөһиме — аның эзләнүчән, социаль-актив фикер йөртүенә таянырга ти^ш. Чынбарлыкны үзләштерү сәнгатьчә камиллеккә омтылганда гына уңай нәтиҗә бирә. Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаигы карарында, съезд материалларында урта кул әсәрләргә каршы, художество камиллегенә ирешү өчен көрәш төп бурыч итеп билгеләнде, халык казанышы булган талантның әһәмиятенә югары бәя бирелде. Тәнкыйть теге яисә бу әсәргә һәм әдәби процесска сәнгатьчә камиллек мәсьәләләренә җитди игътибар иткәндә генә дөрес бәя бирә ала. Соңгы елларда Э. Касыймовның «Томан аша» һәм «һаваларда тургай» дилогиясе турында күп язылды, аның очланып бетмәве, таркау һәм сүлпәнлеге, төп конфликтның ачылып җитмәве турында әйтелде. Әмма әсәрдәге бу кимчелекле якларны язучының химия заводлары эшен йомшак өйрәнүе белән аңлатырга тырышу нигезсез. Әсәр белән ныклап танышу моның киресен раслый: автор нефтьчеләр турында язу өчен дә бик җентекләп һәм төпле әзерләнгән. Вакыйгалар агышындагы сүлпәнлекне производство конфликтының (җир астындагы тозлы сулардан бик файдалы һәм арзан эремәләр аерып алу процессының) бик озынга сузылуы белән аңлату да бәхәсле. Производство технологиясен тасвирлау геройларны киң планда күрсәтергә мөмкинлек бирә икән, әсәрнең озынга сузылуыннан һич куркырга ярамый! Кыскасы, автор үзенә тиешлене яхшы белә, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Димәк, әсәрнең кимчелеге монда түгел. «Производство-технология» пәрдәсен ачып, әсәрнең бөтен тукымасына күз салганда, мәсьәлә ачыклана кебек. Асылда, Э. Касыймов романы, Ф. Хатипов уйлаганча, гипосульфит, йод һәм бром проблемасын сурәтләүгә корылмаган. Г. Ахунов романы да скважинадагы авария, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» китабы да шлюз һәм кешеләр имгәнүе турында түгел. Ш, Бикчурин романында да сүз скважиналарны авыш бораулау турында бармый. Бу әсәрләрнең бөтенесе, шул җөмләдән «Томан аша» китабы да, эшчеләр сыйныфы турында, аларда хезмәт халкы тормышы гәүдәләнеш тапкан. Талантлы язучы Э. Касыймов тормышны кирәгеннән артык киңрәк, панорамалырак күрсәтергә омтылуы белән шактый оттырган. Ул тормышның табигый агышын тудыруны төп максат итеп куйган. Беренче карашка хикәяләүдәге сүлпәнлек геройларның, вакыйгаларның үзара тыгыз бәйләнештә, эзлекле тәртиптә сурәтлөнелмә- веннән килә. Төп мәсьәлә—производство конфликты игътибар үзәгеннән читтә кала. Әлбәттә, әсәрне тәнкыйтьләргә кирәк. Тик язучының уй-фикерләрен. үзалдына куйган бурычмаксатын да аңларга тырышырга иде бит. Хикмәт шунда, кызыклы һәм актуаль уй-фикерләрен язучы ахыргача ерып чыга алмаган. Авторның максаты әсәрне оештыруда геройларны сурәтләүдә яңа формалар таләп итә. Э. Касыймов исә берничә сюжет линиясен бер үк төрле талгын, сүлпән хикәяләүгә кору белән чикләнеп калган. Куелган максатка тәңгәл килерлек яңа форма уйлап табарга аның көченнән килмәгән. Үзгәреп торучы чынбарлыкны сурәтләүдә авторның төп позициясе әдәбиятның художество мөмкинлекләреннән тулыоак файдалану жанр һәм аны үзләштерү, эчтәлекнең эстетик новаторлыгы мәсьәләләре — эшчеләр сыйныфы турындагы татар прозасы һәм гомумән татар әдәбияты ечен үзәк проблема булып кала бирә Бәла • «Казаи утлары», № 8, 1976. шунда: язучылар аны һаман аңлап җиткермиләр. Безнең әле хәтта иң яхшы дигән әсәрләр дә югарыда әйтелгән кимчелекләрдән азат түгелләр. Мәсәлән, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романында олы проблема күтәрелә. Ләкин ♦ авторга кайбер шелтә белдерәсе килә. Әсәрдә элик һәм лирик линияләр бер-бере з белән тыгыз үрелмәгән, күл урында очеркка тартымлылык сизелә, еш кына бер үк < терле сюжет алымнары кабатлана. Ирексездән Ә. Баянов үз иҗатына нилектән та- л ләпчәнлек белән якын килми икән дигән сорау туа. Тел сәбәпләрдән берсе, минемчә, жанр проблемасы. Тегәлрәк әйткәндә, татар т язучылары роман, повесть, хикәя жанрын тагын да камилләштерү һәм җентекләп үзләштерү зарурлыгын аңлап җиткермиләр булса кирәк. Ә бит жанр язучының төп < идеясен сизгер тоеп алырга, сыгылмалы һәм үзгәрүчән булырга тиеш. Үзендә жанр 5 яңача хәл ителгән әсәр генә камиллек баскычына күтәрелә ала. 3 Күп милләтле совет әдәбиятында проза жанры үрнәкләре гаять күп. Шулерның < кайберләрен күрсәтеп үтик. И. Авижюсның «Югалган йорт-җир», С. Залыгинның g «Тозлы тарлавык» романнары классик проза үрнәгендә иҗат ителгән, С. Крутилин- = ның «Липяги», 8. Астафьеәның «Балык-падишаһ», Ә Мохтарның «Чинар» исемле романнары новеллаларга корылган. Г. Марковның «Себер» романы эпик жанрда £ язылган. В. Распутин, А. Адамович, Ч. Айтматов, Ф. Мехәммәдиев һәм В. Быковлар *“ да повесть жанрының бик күп төрле үрнәкләрен бирделәр. Ә бу исә алар иҗатының ♦ новаторлык йөзен билгели. Идея никадәр тирән һәм оригинальрәк, тормышчанрак ® булса, аның жанр формасы да шул кадәр үк камил һәм үзенчәлеклерәк булып чыга. ° Татар әдәбиятында жанр камиллегенә ирешкән «производство» әсәрләре дип Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар». Г. Ахуновның «Хәзинә» романнарын искә алырга * мөмкин. Башка әсәрләр хакында болай дип әйтеп булмый әле. Ә менә «авыл» про- г» засында (А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар» әсәрләре) хәл күпкә х әйбәт. Г. Бәшировның «Намусяы классик роман жанры үрнәге булып кала. Эшчеләр сыйныфы турында язылган әсәрләрнең кимчелеге, минемчә, татар әдәбиятында роман жанрының әлеге җитәрлек үзләштерелмәгән булуыннан килә л Проза турында соңгы ун еллар эчендә булып узган бәхәсләр жанрларның үзара бәйләнештә булуын һәм бер-берләрен тулыландырып килүләрен тагын бер тапкыр исбат о. итте. Алар өчен катгый, каноник кагыйдәләр юк. Жанр бәр законга — язучының төп “ идеясенә генә буйсына. Ә бу исә тормышны һәм әдәби-эстетик закончалыкларны о белүгә бәйләнгән. & «Сугыш» яки «авыл» прозасының чәчәк атуы турында уйлаганда, анда жанрларның үзара бәйләнеше нык үскәнлеген күрәсең. Авыл темасына юлиыиңәүвәл очер- кистлар ачты. С. Залыгин, Ф. Абрамов. В. Распутиннарның фәлсәфи-этик прозасы Овечкин, Иванов. Троепольский очерклары җирлегендә барлыкка килде «Сугыш» прозасында бу тенденция тагын да көчлерәк үсеш алган Татар прозасы очеркка, документаль прозага мохтаҗ. Минемчә, Г. Ахунов Ар- дуан турында әдәби әсәр түгел, ә документаль повесть язса, отар гына иде Шулай ук Э. Касыймовка башта химиклар турында, Ә. Баяновка ГЭС тезүчеләр турында очерклар китабы язып, аннары романга тотынырга кирәк булгандыр Бу очракта коры информация мәгълүматлары, технологик проблематика документаль җирлектә яктыртылыр, ө әдәби әсәр үзенә чын роман эчтәлеге алыр иде. Мәсәлән, рус әдәбиятында очеркист һәм публицистларның зур отряды эшли. Бай фактик материал нәкъ менә шулар тарафыннан оператив эшкәртелә. Татар әдәбиятында исә язучы үэенө-үзе юя салырга мәҗбүр була. , Тәнкыйтькә килгәндә, ул жанрны ачыклау белән, проза әсәрләренең жанр үзенчәлекләрен билгеләү белән махсус шөгыльләнергә тиеш. Татар әдәбияты новаторлыкка йөз тота. Аеруча әһәмиятле проблематика (барыннан да элек, эшче образы проблемасы) өлкәсендә бик нәтиҗәле бәхәсләр туа. перспективалы художество юнәлешләре барлыкка киле. Эшчеләр сыйныфы темасына язылган проза әсәрләре әдәбиятыбызны тормыш үз» күрсәтеп биргән проблемалар. жанр өлкәсендәге табышлар белән баетты Шуңа да карамастан, эшче темасы әле үзенә новаторларның күбрәк килүен кәтә. һәм, гомумән, әдәби үсеш юлы да новаторлык хәрәкәте итеп каралырга тиеш. Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, Ә Баянов. Э. Касыймов бу авыр һәм катлаулы юлның алгы сызыгында баралар. Аларның уңышы зур һәм саллы. Шулай да бу әдипләр новаторлык эзләнүләрен көчәйтергә, бу өлкәдә тагын да җигелебрәк эшләргә бу- рычлылар. Җитлеккән социализм дәверендә күп милләтле совет әдәбияты зур үзгәрешләр кичерде. Хәзерге социалистик реализм сәнгатенең элекке этаплардан аермасы турында уйланып, Г. Ломидзе болай дип яза: «Милли культурйлар өчен барлык мөмкинлекләр ачыла, һәр милләтнең тарихи һәм культура тәҗрибәсендә күп еллар дәвамында тупланган һәм ныгып урнашкан барлык кыйммәтле, тотрыклы, яшәүгә сәләтле нәрсәләр бер үзәккә укмаша... Социализм милли культураларга югары биеклекләргә ирешү, беркем тарафыннан әйтелмәгән сүзләрне әйтү мөмкинлеге бире»1 . Совет тәнкыйтендә әйтелгәнчә, яңа поэтика туа. Анда милли әдәбият совет классикасы һәм дөнья әдәбияты тәҗрибәсе белән байый. Совет чынбарлыгы үзе язучыны тиз үзгәреп торучы бүгенге көнгә марксйстик-ленинчыл позициядән карарга, совет әдәбиятының тарихи үсеш традицияләрен үзләштерергә мәҗбүр итә. Безнең совет әдәбияты, аның сугышчан отряды булган татар әдәбияты да, дөнья әдәбияты белен иңгә-иң торып заман юлыннан атлый. Аның үсеш закончалыклары дөнья әдәбияты белән бәйләнештә билгеләнә. , Революция белән бергә туган совет әдәбияты дөнья күләмендә яңа офык ачты. Ул үз үсешен новаторлык белән башлап җибәрде, һәм проблемалы асылы белән дә, художество формасы белән дә новатор булып кала, һәр вакыт халыкка хезмәт иткән һәм камиллеккә омтылган татар классикасы традицияләре дә новаторлыкка өйрәтәләр. Татар прозасы үзенчәлекле һәм шул ук вакытта күп кенә әдәбиятларга хас үсеш юлы узды. Ул, XIX йөз ахырында туып, 1905 елгы революция чорында чәчәк ату чоры кичерде. Бу чорда Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Ф. Әмирхан кебек мәшһүр талант ияләре әдәбият мәйданына чыктылар. Алар иҗатында критик реализм методы җитлекте; шушы ук әдипләр соңыннан татар әдәбиятында социалистик реализм методын нигезләүдә җиң сызганып эшләделәр. Татар совет прозасы бүген сыйфат ягыннан яңа күтәрелеш чоры кичерә. Татар әдәбияты формалашуда аңа һәр вакыт рус әдәбияты уңай йогынты ясады. Татар прозасы үсешенә рус әдәбияты йогынтысын ачыклау милли-специфик традицияләрне төгәл аныкларга, халыкчанлык җирлеген үстерергә, искергән идея һәм формаларга каршы көрәш алып барырга ярдәм итте. Татар әдәбиятының үсешендә совет әдәбиятларының үзара бәйләнеше чиксез зур роль уйный. Шундый багланыш формаларыннан берсе — тәрҗемә. Ә тәрҗемә исә — язучының шәхси эше генә түгел. Гомумсоюз күләмендә танылу, рус телендә чыгу һич кенә дә художникның шәхси эше дип каралмаска тиеш. Рус теленә тәрҗемә ителү, әдәби әсәрнең күп милләтле аудиторияне яулап алуы милли әдәбиятның эчке процессларына көчле йогынты ясый, аны идея һәм иҗади яктан туплый. Бездә бу эш сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да өлегә нык аксый. Соңгы елларга күз салганда, зур куаныч белән Ш. Бикчуринның В. Чивилихин тәрҗемәсендә дөнья күргән «Каты токым» романын күрсәтергә кирәк. Әмма мондый уңышлы тәрҗемәләр бик аз1 Татарстан язучылар оешмасына тәрҗемә һәм тәнкыйть өлкәсендә, гомумән художество-эстетик багланышларның барлык өлкәләрендә элемтәләрне ныгыту турында бик ныклап уйларга кирәк. Бөтенсоюз масштабында татар әдәбияты мәнфәгатьләрен күрергә һәм яклап чыгарга, татар әдәбиятын күп милләтле совет әдәбияты белән бәйли торган багланыш җепләрен киң сузарга кирәк. Иң мөһиме — әдәбият фронтында иҗади дуслык. Татар әдәбиятында, шул җөмләдән прозасында, нык үскән социализм җәмгыяте чиксез зур динамизм, бөек әхлакый идеаллар җәмгыяте булып күз алдына килеп баса. Халыкның барлык катлаулары зур үзгәрешләр процессына тартылган. Бу процесста совет халыкларының бердәм гаиләсендә чәчәк атучы, бөек совет халкы дигән киң төшенчәгә органик һәм табигый рәвештә керүче татар халкының да иң гүзәл сыйфатлары тагы да байый һәм үсә бара. Язучының югары нәтиҗәгә ирешү җирлеге — идеялелектә, партиялелек белән халыкчанлыкта, чынбарлыкны һәм совет кешесен ачык, дөрес чагылдыруда.