СҮЗЛЕКТӘ ФӘННИ ТЕРМИНОЛОГИЯ
Хәзерге татар әдәби теленең аңлатмалы сүзлеген төзү инст- рукциясеин СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Казан тел, әдәбият һәм тарих институты 1964 елны бастырып чыгарган иде Менә хәзер без сүзлекнең беренче томын кулыбызга алдык. Дөрес, исеме чак кына үзгәргән — ул «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дип атала. Ләкин исемдәге шушы чак кына үзгәреш тә аның лөгатьлеген киңәйтергә, сүзлекне колачлырак итәргә мөмкинлек биргән, әлбәттә. Галимнәрнең зур коллективы тарафыннан озак еллар дәвамында төзелгән «Аңлатмалы сүзлек» олы хезмәт булганга, аңа һәрьяклы, тулы бәя бирү — гомумән киләчәк эше, чөнки сүзлекнең икенче һәм өченче томнары чыгасы бар Бу мәкаләдә бары тик аерым бер моментка — сүзлектә фәнни терминология мәсьәләләренә генә тукт алыначак. Мәгълүм булганча, фәнни терминология телнең җитлегү һәм үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. аның актив кулланылу даирәсен билгели һәм, ахыр чиктә — курыкмыйча әйтик — аның киләчәген хәл итә. Без. Мольер комедиясендәге гомере буе проза телендә сөйләшеп тә шуны белми йөргән беркатлы агай шикелле көндәлек тормышыбызда ике сүзнең берендә терминнарга мөрәҗәгать итәбез. Ике сүзнең берендә, чөнки, әйтик, «атом теше» генә түгел, «чикләвек төше» дә — термин. Мәгънәви чикләре төгәл билгеләнмәгән терминнарсыз без томанлы төшенчәләр диңгезендә адашып, бер-беребезне аңлаудан гаҗиз булыр идек Шокер һәр күренешне, һәр объектны, һәр яңалыкны колачларга тырышкан фәнни терминология бар (һәм аның янында сүзнең мәгънә чикләрен киңәйтә дә, тарайта да ала торган томанлы һәм серле шигърияткә дә урын җитәрлек.) Х Узган гасыр азакларында, татар теленең беренче фәнни атамаларын иҗат иткәндә, Каюм Насыйри ана телебезнең фән теле була алуына, моның өчен аның чара-мөм- кинлекләре җитәрлек булуына ышанып эшләгән. Революциядән соң, бөтен илдә халык мәгарифе җәелдерелү уңае белән, күп кенә милли телләрдә, шул җөмләдән татар телендә дә, фәнни терминологияне эшләү бурычы бөтен кискенлеге белән килеп баса һәм ул моңарчы беркайда да күрелмәгәнчә кыска вакыт эчендә хәл ителә. Утызынчы еллар башына инде безнең тотрыклы фәнни терминологиябез барлыкка килә. Татарча фәнни терминологияне эшләү тәҗрибәсенең башка төрки халыклар телендәге терминология үсешенә сизелерлек йогынты ясавы мәгълүм. Төрле елларда төрле тармаклар буенча чыгарылган терминологик сузлекләребез- нең саны өч дистәдән артып китә. Соңгы ун-унбиш ел эчендә генә дә биология, физика, математика, астрономия, техника, авыл хуҗалыгы, география буенча русча- татарча терминологик сүзлекләр нәшер ителде, химия буенча сүзлек әзерләнеп Табигый, фән-техника революциясе чорында бик күп яңа төшенчәләр барлыкка килде. Фән белән бергә, безнең терминология дә үсте, катлауланды. Иске терминнарны яңабаштан карарга туры килгән очраклар да бар. Татарча газета-журналлар, мәктәп дәреслекләре, төрле ярдәмлекләр, популяр әдәбият яңа туган атама һәм терминнарның татарча тәңгәлен табуда, яңа терминологияне гамәлгә кертүдә зур эш башкардылар. Менә шушы терминология .«Аңлатмалы сүзлеквтә ничек чагыла соң? һәм ул анда ни дәрәҗәдә чагылырга тиеш? Сүзлекне төзүчеләр күп санлы чыганакларга таянып эш иткәннәр. Картотека төзү өчен файдаланылган әдәбият исемлегендә, сүзлек һәм белешмәләрдән тыш, революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы вакытлы матбугат, революцион прокламацияләр, уку ярдәмлекләре, авыл хуҗалыгы, техника һ. б. тармаклар буенча татарча чыккан китаплар күрсәтелә. һәм, чыннан да, сүзлеккә теркәлгән яңа атамалар һәм фәнни төшенчәләр аз түгел. Менә кечкенә генә исемлек: автотөягеч, азимутчы, атом-төш, бактериаль ашлама, виражлау. газүлчәгеч, гранулалаштыру, диктат политикасы, дренажлау, интенсивлаштыру, ясалма иярчен, йолдызлап тоташтыру, йөртүче ракета... Бу исемлекне тагь» да киңәйтергә мөмкин булыр иде. Безнең карашка, төзүчеләр аерым очракларда уңышсыз терминологияне дә теркәп, талымсызлык күрсәткәннәр. Берәр мәкаләдә, әсәрдә, я булмаса китап-брошюра- да теге яки бу сүзнең «ялтырап китүе» у» сүзнең телебездә тамыр җәйгәнлеген күрсәтми әле. Китапның авторы яки тәрҗемәче, үз «манарасыннан» карап, үз зәвыгына һәм белем даирәсенә таянып «тәкъдим иткән» һәм озакламый кире кагылган атамалар да байтак (безнең терминология тарихында андый сүзләргә мисал итеп, гадәттә, буйөрткеч — пароход, алгарыш— прогресс, развитие, әчелек — кислота, чапкыч — рубильник электрический, сакланма — запас кебек тәкъдимнәрне китерәләр). Мондый абынусөртенүләр терминология үсешендә гадәти бер хәл, әлбәттә. Беренче томда күбәләктәй кыска гомерле терминнар күп түгел, ләкин бар: гра- дуирлау (бүлемләү — 276 бит), галәмче (космонавт — 258 бит), буш атом (ирекле яки бәйсез атом —197 бит) шундыйлардан. Димәк, каталогка таян, әмма җанлы телне дә онытма. Артык-портыкларны таный бел. Сүзлекчеләр игътибарыннан читтә калган берничә сүзгә карата да сүз әйтик. Беренче томга «давыл кошы» кергән, ләкин ни өчендер икенче варианты, бик мөһим күчерелмә мәгънәгә дә ия булган «давыл хәбәрчесе» юк. М. Горькийның •■Давыл хәбәрчесе турында җырвын яшь Фатих Хөсни тәрҗемә иткәнгә дә шактый гомер узган бит. «Давыл хәбәрчесе» вариантын 1972 елда нәшер ителгән «Русчататарча биология терминнары сузлеге»ндә дә табарга мөмкин. Аңлатмалы сүзлектә альбатросның давыл хәбәрчеләре отрядына кергәнлеге әйтелгән булса, аңлатма откан гына булыр иде (чөнки тәрҗемәләрдә бу ике сүзне чиратлаштырырга мөмкин булуы аңлашылачак). Сәрвәр Әдһәмова «Робинзон Крузо» әсәрен тәрҗемә иткәндә дирбия сүзен «корабль такелажы», «снасти» мәгънәләрендә уңышлы куллана. Кызганыч, тәрҗемәченең бу табышы сүзлектә чагылмый. Татарча чыккан кодексларда (1974) зат сүзе юридик «лицо» мәгънәсендә кулланыла -(монда шәхес һәм кеше сүзләре бармый, чөнки берәр оешма яки, әйтик, колхоз да юридик «лицо» булырга мөмкин). Аңлатмалы сүзлеккә «затпның бу рәсми мәгънәсе кереп өлгермәгән. Казан дәүләт университетының фәнни ки- ' тапханәсендә саклана торган күптәнге кулъязма сүзлекләр дә, үткән чор терминологиясенең көзгесе буларак, игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Аларда без, мәсәлән, стена мәгънәсендәге ниргә сүзен (кала ниргәсе), буралгы (бродяга — сукбай; бурлак?), ботарлау (җәза: четвертование), тизгер (скорый) кебек бүген дә эшкә яраклы сүзләрне очратабыз. Мин сүзлектә баз әй (подвальное помещение, землянка), бизән(д|ек (украшение), имтияз (отличие) кебек, тәрҗемә практикасында бик кирәге чыга торган сүзләрне дә тапмадым. Хәзинәдә бар сүзләр бит. Аңлатмалы сүзлектә билгеләмәләрнең кыска һәм төгәл булуы зарур. Ташка уеп язылгандай җыйнак стильгә ия булмаса, аңлатма яки ярым- йортылы булып кала, яисә, озынга китеп, дәреслек текстына охшый башлый, ә аны, әлбәттә, сүзлекнең күләме сыйдырмый. Беренче том бу юнәлештә мәгълүм уңышларга ирешкән. Тел-әдәбият белемнәренә, сәнгать төрләренә караган күпчелек аңлатмалар җыйнак һәм төгәл. Ләкин фәнни терминнарга бирелгән байтак кына аңлатмаларда мәгънәви төгәлсезлекләр калган, кайбер билгеләмәләр көпшәк һәм якынча, Аңлатмаларга стиль бердәмлеге җитми. Әйтик, автотөягеч — «йөкне автомат рәвештә төйи торган машина* дип аңлатыла (7 бит). Хәлбуки, хәзерге «роботех- ника» мондый камил автоматлар ясау дәрәҗәсенә ирешмәгән әле. Автотөягеч — фәкать үзйөрешле төягеч кенә һәм аны кеше идарә итә. Сүзлек гроссмейстер сүзенә «шахмат яки спорт буенча иң югары дәрәҗә» дип аңлатма бирә (278 бит). Хуш, ә шахмат үзе спортның бер төре түгелмени? Шахмат белән шашкадан кала, тагы кайсы спорт төрендә гроссмейстерлар бар? 392 биттә инглиз тозы «магний оксиды* дип күрсәтелә. Бу, әлбәттә, ялгыш. Тоз булгач, ул инде оксид түгел. Инглиз тозы— магний сульфаты һәм ул чыннан да «эч йомшарткыч дару» исәпләнә. Математик термин бупган авышма сүзеңең аңлатмасы мәгънәсез чыккан. Альфа нурларга бирелгән аңлатманың да асыл мәгънәсенә төшенүе кыен: ул русча чыганактан ялгыш тәрҗемә ителгән. Дөресләп әйтсәк, «Альфа нурлар — кайбер матдәләр радиоактив таркалган вакытта бик зур тизлек белән ыргытылган уңай корылмалы кисәкчекләр ташкыны» булыр. Сүзлектә азот кислотасына, биш бармакка, византиялегә галактикага, гомумнлеккә. гудронга, гюрзага һәм кайбер башка сүзләргә бирелгән аңлатма һәм билгеләмәләр дә теге яки бу яктан аксыйлар. Аерым очракларда аңлатма белән шул сүзгә мисал-иллюстрация арасында яраш- маучанлык күзгә ташлана. Әйтик, гипноз сүзе (270 бит) «йокы яки ярым йокы халәте» дип аңлатылса да, иллюстрациясе түбәндәгечә: «Ә бераздан [аудитория] Заһидның лекциясе белән, гипнозга эләккән кешедәй, бөтенләй мавыгып китә». Бу очракта мисалның авторы Атилла Расих гипнозны йоклату мәгънәсендә түгел, бәлки залдагы кешеләрне әсәрләндерү, җәлеп итү, таң калдыру мәгънәсендә куллана бит. Бетерешү сүзенең өченче мәгънәсенә мисал итеп «Алтыбиш Сапый» хебегрәк гайре табигый тигезлек китерелә: 5 ав = 3 ав •Аелларны «бетерештергәч» (дөресе: кыскарткач), бишнең өчкә тигез булуын күреп аптырабрак каласың. Бүгенге терминологиядә бәхәсле һәм әлегә «утырып җитмәгән» лексик берәмлекләр дә бар. Шулерның берсе — спорттагы алка мәсьәләсе Аңлатмалы сүзлектә аның ике төрле мәгънәсе теркәлгән: атына торган боҗра һәм хоккей уенында кулланыла торган түгәрәк, яссы резина. Беренчесендә матур әдәбияттан мисал китерелүенә дә карамастан, ул гамәлдәге терминологияне дөрес чагылдырмый: төп термин— боҗра. Ә боҗраның бу мәгънәсе нишләптер игътибардан читтә калган. Вакытлы матбугатта спорт комментаторлары хоккей шайбасын гадәттә алка дип йөртәләр. Сөйләм телендә исә без шайба сүзенә күнеккәнбез. Перспективада шайба вариантының өстен чыгачагы шиксез (өстәвенә, «алка» — ялгыш калька үрнәге генә). Шуңа күрә сүзлектә, алканың бу мәгънәсен биргән очракта да. аңлатма өлешенә «шайба» дип өстисе каяган. Игез, игезәк, икеләч, игәч сүзләренә карата түбәндәгеләрне әйтәсе килә. Игез балаларның төрле күзәнәктән яралганнары һәм бер күзәнәктән яралганнары була. Моның әһәмияте теория белән генә чикләнми, ул, мәсәлән, селекция эшендә бик мөһим. Хәзерге вакытта шушы ике төр генотиплы бала организмнар өчен рус телендә ике сүз: «близнецы* һәм «двойни, двойняшки» терминнары кереп бара Татарча терминологиядә дә аларны аерыл йөртү өчен ике сүз кирәк, әлбәттә «Русча-татар- ча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлөгөан- дә «близнецы»—«игезәкләр» дип. ә «двойняшки»— «икеләч бала» дип тәкъдим ител гән (1971 ел). Дөрес, халык телендә тагын «игәч» («игәч бәрәннәр») сүзе дә бар, бәлки анысы отышлырактыр. һәрхәлдә, махсус әдәбиятта аларны аерып йөртү зарурлыгы булганга, лексикографлар биологларга ярдәм кулы сузарга тиешләр. «Аңлатмалы сүзлею.нең беренче томы әлегә бу мәсьәләгә битараф караган. Сүзлектәге аңлатмалар күп очракларда рус сүзлекләреннән тәрҗемә итеп алынганлыктан һәм сүзлекләр дөнья күргәнгә байтак сулар акканлыктан, аңлатмалар арасында искергәннәре дә күренә. Аерым очракларда лексикографик сүзлекләргә генә түгел, теге яки бу фән тармагы буенча яңа чыккан белешмәләргә дә мөрәҗәгать итү файда китергән булыр иде Тугандаш рес- публикларда чыгып килә торган энциклопедияләрне мин шундый чыганаклар исәбенә кертем. Аңлатмалы сүзлекләрдән һәр сүзнең тарихын яктыртуны таләп итеп булмый. Монысы — этимологик сүзлекләр бурычы, киләчәк эше. Ләкин, бүгенге ихтыяҗны да исәпкә алып, аерым очракларда этимологик моментларны да искәреп китәргә мөмкин (мәгънәдәге тарихи төсмерләрне ачу өчен генә булса да). Мисалга дәрман һәм дәрт сүзләрен алыйк, чөнки бу яктан алар чыннан да бик гыйбрәтле. Беренче том «дәр- маниның ике мәгънәсен ача. Берсе — «рухи һәм физик мөмкинлекләр; көч, хәл». Икенчесе — «күңелсезлекләрне һ. б. ш. борчуны җиңел кичерергә, аннан арынырга ярдәм итә торган яки рухи канәгатьләнү китерә торган нәрсә...» Соңгысы күчмә мәгънә дип искәртелә. Күчмә мәгънәме? Дәрман сүзенең төп мәгънәсе шул түгелме икән? «Борынгы төрки сузлекитә (Мәскәү, 1969 ел) дәрман —дару, дәва дип аңлатыла (XV йөзнең ахыры, XVI йөз башлары кулъязмасы буенча). Ягъни бу сүз фарсы теленнән төрки телләргә асыл мәгънәсендә килеп кергән. «Дару», дәва» мәгънәсе «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә теркәлгән. Дәрт сүзенең дә, исем-термин буларак, ике мәгънәсе ачып бирелә: 1) «ашкыну һәм рухи күтәренкелек, омтылыш; рухи көч»; 2) «ярату, мәхәббәт хисе». Хәлбуки, дәрт (дәрд) сүзенең төп мәгънәсе — авыру, газаплану. Ул да «тузга язылган» сүз, төркигә фарсыдан XVI йөзгә кадәр үк кергән. Димәк, аның беренче томда бирелгән мәгънәләре — икенчел мәгънәләр. Дәрдмәнд — кайгысы булган кеше; бичара, гаҗиз; авыру кеше, хаста. Хәтерлисезме, Закир Рәмиев «чиш- мәи әбелхәят» эзләве турында яза. Ләкин: Тез йөгендем, яшь тамыздым. Дәрткә дәрман алмадым. — дип, кайгысына һәм гаҗизлегенә дәва таба алмавыннан зарлана (1908 ел). Әлбәттә, «Дәрт бар, дәрман юк» дигән әйтемнең бүгенге мәгънәсе — «теләк бар. көч кенә юк». Ләкин, күрәсең, аның борынгы мәгънәсе башка: «чире бар, даруы юк». Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык мә- кальләренндә без моны кире яктан раслый торган мәкальне очратабыз: Дарусыз дәрт булмас» (2 том, 936 бит). Бу мәкальне бабаларыбыз «Дәрмансыз дәрт булмас» рәвешендә әйткәннәрдер кебек. Үзбәктә: «Дардига дармон булмок» тәгъбире яши. Аның беренче мәгънәсе: кемне дә булса авырудан терелтү. Шул рәвешле, дәрд сүзе дә, безнең телебездә эчке үзгәрешләр кичереп, тора-бара «ашкыну», «ярату» мәгънәләренә ия булып киткән икән. Аңлатмалы сүзлек бу ике сүзнең асыл мәгънәләрен абруйлы мисаллар белән дәлилләп, киләчәк өчен беркетеп куя алган булыр иде. Без аларны онытып барабыз икән ләбаса! Шулай ук «индеец», «индус», «гыйнвар» сүзләренә этимологик искәртүләр ясалган булса, сүзлектәге аңлатмалар откан гына булыр иде. Теләк -һәм киңәш тәртибендә тагы бер сүз. Сүзлек төзүнең һәм аның өстендә эшләүнең үз алымнары, спецификасы бар. Бер җиреннән тартсаң, ул икенче урыннан сүтелеп китә. Күләмле сүзлекнең тел үсешеннән беркадәр артта калуы да аңлашыла. Әмма бу «артталык» мөмкин кадәр азрак булырга тиеш һәм моңа ирешүнең юлы бер генә: җанлы тел белән элемтә корректуралар вакытында да өзелмәскә, яңалыклар кертелә барырга тиеш. Сүзлекне кат-кат рецензияләтү Һәм махсус редакцияләү зарур. «Аңлатмалы сүзлекинең культурабыз, телебез үсешендә тоткан урыны шуны таләп итә.