Поэзия
Алтын балык ялвара Хыялый әкият Шундый сәер була бу очрак: Яр буенда — чүп-чар. Су — пычрак. Үлән шиңгән, кипкән таллыгы... Ә Пушкинның алтын балыгы Нәкъ шушында — урын тапкан бит?! — Бер кармакка килеп капкан бит. Белә балык сынау үтәсен, — Бабай нәрсә таләп итәсен: Я ун келәм, я бер «Жигули» Китерүне сорар дип уйлый. Карый балык Идел-диңгезгә: «Ник куркыныч хәзер син безгә?» Дигән төсле... Картны көлдереп, Үз теләген алдан белдереп, Үтенә ул: «Башны ашама! — Зинһар, мине суга ташлама! Әкият малын заман киметте, «Бар» дигәнне «юк»ка тиң итте. Мин тончыгам — мазут күп анда. Суның төбеч басты чүп анда... Калыйм, бабам, коры җирдә мин, Синең белән булыйм бергә мин. Бу ярда бит зирәк, тапкыр син! Ни теләсәң, шуны таптыр син! Эзләт! Таптыр! Дөнья гизәрмен, Тормышыңны синең бизәрмен. Саф су куйсаң тулы тагарак, Йөзәрмен мин шунда тәгәрәп.. Тырыш мине эшкә җигәргә. Бик үтенәм: суга җибәрмә!» Менә сиңа дуслар Ауда булган хал Ике дуска очрый бер кабан. Тидерәлмәгәч атып берсе дә, Өсләренә килә теге һаман, Ачуыннан ярсый-бүртенә. Бер дус шулчак агач башына үрли — Ярый әле, куе, карт урман! — Икенчесе борылып тиз-тиз йөгерә... Кабан чаба аның артыннан. Авыз ера агач башындагы — һәр күңелдә була ич шайтан! — «Нәби шулай йөгерә алырдыр дип Уйламаган идем һич кайчан...» ...Очрый әле дусның шундые да: Саклар өчен бары үз җанын, Тик ялгызы качар урын таба Көтәргә дип бәла узганын. Төлкеләр һәм керпеләр турында — Бер йоның юк, өстең тулы чәнечке. Сыйпыйм дисәм — тәпиемне чәнечте. Бу тирене кем соң яратсын ди? Күңел күзен кемнең каратсын ди?.. Ник булмаска сиңа куян йонлы, Минем кебек, әйтик, төлке тунлы? Сүз әйтергә һичкем кыймас иде... Күзем сине күреп туймас иде! Сал чәнечкеңне! Әйдә, килешик без, Шул бәхеткә, әйдә, ирешик без! Йөртер идем сине гел күтәреп, Яшәр идек рәхәт көн үткәреп! — Шулай диеп күп сайрады төлке, Тел талдырып ул мактаган көрле Кирәк булгач, тотып буар өчен, — Үз дөньясын җиңел куар өчен... Арабызда төлке ишеләр дә Бар бит әле... Андый кешеләргә Безнең тәнкыйть чәнечке булып күренә — Үтә ала хәтта йөрәк түренә. Үч итеп без төрле төлкеләргә, Яшел урам ачыйк керпеләргә! Тыйнак була белу Бер помидор, никтер исе китеп, Бакчадашы, дусты, ише итеп, Бер кыярга әйтте — оялмады, Озын телен чөнки тыялмады: — Үзең шома, буең-сының ыспай! Ник кызара белмисең син, дускай? Менә дигән шәп бит озынлыгың? Шунысы гаҗәп: ник юк кызыллыгың? Җавап өчен кыяр сүз алмады, Чөнки аның йөзе кызармады һәм әйтмәде: «Ә син яшел бул!» дип. Тыйнакларның төп сыйфаты шул бит!