Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Әдәбият сөючеләр Робертны *Идел» альманахының алтынчы санында чыккан •Диңгезче хикәяте» дигән повесте буенча беләләр. Автор — үзе элекке су асты диңгезчесе, запастагы өлкән лейтенант — совет диңгезчеләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы хакында яза. Шул тема яшь автор иҗатында төп урын алып тора. Ә үзе ул хәзер Әлмәт шәһәре интер- нат-мэктәбендә математика укыта. Роберт Рәкыйпов — Әлмәт яшь язучылар берләшмәсенең актив члены. Укучылар карамагына аның шунда укып тикшерелгән шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Диңгездә

Диңгез өстен күксел томан баса, Җиз иләктән койса яңгырлар. Күз алдымда Җирем чәчәкләре Хуш ис бөркеп һаман аңкырлар. Күмеп китәр төсле тау-дулкыннар Ыргылганда шашып корабка... Нигә эзлим икән җир кисәген Карашымны төбәп еракка?) Җил-давыллы һава диңгез белән Ишелеп аккан тоташ болытта. Диңгезченең күңелен ерактагы Бозлы яр да икән җылыта. Туган илдән искән көзге җил дә Җырлап туймас моңлы җыр миңа. Ватанымның корыч кораблары Океаннарда — туган җир миңа. Аяз күктә очса акчарлаклар, Баш өстендә янса кояшың, Кочаклардай булып чал диңгезне, Талпынулы хисләр тоясың. Диңгез өсте кабат ал чәчәктә, Кыйгачлана акчарлакларым. Минем дә шул җитез акчарлактай Диңгезләрне гизәр чакларым... Мин КӨТӘМ Походларда океан өстендә Җил-давыллар үкереп искәндә, Мин һаман шул сүзең ишетәм: — Мин көтәм! Корыч көймә диңгез төбендә Йөзгән чакта поляр төнендә, Мин һаман шул сүзең ишетәм: — Мин көтәм! Шомлы җилле төнге сакта да, Ялгыз һәм йокысыз вахтада Мин һаман шул сүзең ишетәм: — Мин көтәм! Күз алдымда кыя атау — Курил яры. Диңгезләрнең тирәннәре, ярсулары... Тулпар аттай дулкыннарның чупылдавы... Колагымнан һич тә китмәс диңгез шавы Туган илнең яңа көне туган ягы Сахалины, Камчаткасы, океаннары... Яшьлегемнең хәрби кием кигән чагы... Колагымда һаман да шул диңгез шавы. Җилбер-җилбер җил уйнаткан кораблары, Яшьлегемә эзләр уйган вахталары. КүзеМ йомсам — күз алдымда давыллары... Колагымда — һаман да шул диңгез шавы. БАМ чаңы Өем болытларның читләренә Язгы кояш алтын йөгерткән. Кар сулары ага челтер-челтер, Умырзая җирдән баш төрткән. Киек казлар кайта, Яшь калалар калка — Золотинка, Тында, Ургулар. Амур-егет әнә гайрәт чәчә: Дулкыннары ярга ургыйлар. Ишелеп-ишелеп үсә мул чәчәкләр, Баш әйләнә сихри хуш искә. Җир шарының иң бай читедер бу Мәхәббәткә, туйга, дус-ишкә. Яшь көчләрен дәшеп ил күтәргән Миллионлаган яшьләр БАМы бу. Яктылыгын планетага сипкән Бүгенгенең яшьлек даны бу. Бу хезмәткә, бу яшьләргә карап Дөнья хәйран, дөнья таң кала. Тын океанга кулын суза Байкал, БАМ өлгерәм диеп чаң кага. Безнең яшьлек Котыптагы зәһәр салкын бураннарга, Күкрәп аккан Енисейга бирешмәслек. Бар дөньясын таң калдырып БАМнар кора Безнең яшьлек. Ай елмая, Зөһрә йолдыз күзен кыса, Нинди күркәм, нинди хозур теләктәшлек. Бу галәмнең тиңсез лачынпионеры — Безнең яшьлек. Болытларга аша безнең ак калалар, Булса булсын килер буын сүз әйтмәслек! Туган илгә КамАЗларны бүләк итте Безнең яшьлек. Ленин биргән кызыл байрак нур балкыта — Киләчәккә дәртләндереп, алга дәшеп. Ил эндәшсә, баһадирдай әзер тора Безнең яшьлек.