Поэзия
Мөдәррис Әгъләмов Тагын бер Көн... Виктор Хара истзлеген з ... Ул җәйне дә нәкъ шундый кич иде, Шундый алсу иде бу шәфәкъ. Ә Көн баскан иде бөтен буйга, Канлы шәфәкъ — гүя эшафот. Мәңгелеккә китеп бара ул Көн, Җәлилчеләр сыман ул горур. Көннәр шулай янып беткәндә дә Тыштан салмак, тыштан тын булыр. ... Башың имә, кеше, хәсрәт килсә, Үлем килсә әгәр йортыңа. Дөнья ул киң... Бер ягында үлсә, Бер ягында аның көн туа. Мәңгелеккә китеп бара ул Көн, Хәтереңә аны салып кал! Су өстендә каннар алсулыгы, Элмәкләнеп сикерә балыклар. Муенында көннең ап-ак болыт, Хәтерләтә ап-ак яканы... Ак якага җәелә акрын гына Ал шәфәкънең алсу ахагы. Мәңгелеккә китеп бара ул Көн, Горур карап таулар өстеннән. Күпме кеше соңгы минутында Кодрәт алды икән шул Көннән. Тираннарның холкын Көннәр белә. Тираннарның холкы бер генә: Баш игәнгә мунчак кидерә ул, Имәгәнгә — элмәк кидерә Мәңгелеккә китеп бара Хара, Әманәтен илгә тапшырып. Эшең генә кала бу дөньяда, Башкасына булмый баш булып. Тыныч түгел заман, Җырдагыча Ниләр килмәс ир-ат башына. һәр көн саен офыктагы Көннәр Кеше булып баса каршыма. Мәңгелеккә китеп бара ул Көн, Яна-яна фани утларда... Кеше шулай эшафотка менә һәр көн төрле континентларда. Ә бит кеше ялгыш явызлыкның Тезгеннәрен генә җибәрә, — Китә мәхшәр... газетларда илнең Исемнәре генә үзгәрә. ...Шәфәкъ алсу. Су өсләре алсу, Элмәкләнеп сикерә балыклар. Тагын бер Көн мәңгелеккә китте, Хәтереңә, кешем, салып кал! Төшке ялдан соң Кузгалырга вакыт! Хыял башка, тормыш башка, Ашка Ашаган күк ачы катык катып. «Кара кара, ә ак ак инде» дип, Чиге күренмәгән гәпләр сатып, Күп пыскыттык затлы тәмәкене Бу илаһи җиргә кырын ятып... Кузгалырга вакыт! Саздан чыгарылган сыер сыман, Буразналар сулый, ирек татып. Сөрәсе җир кара зур авызын Ачып карап тора тыкырдатып — Кузгалырга вакыт! Максатлар нык иде, адымнар нык, Шуңа микән уздык, һәйләп көлеп... Баш күтәрсәк — гаҗәп: ыргытканбыз Дөнья кадәр җирне әйләндереп. Яңа заман, тизлек заманы бу, Белмидер ул, димә, әйе, беләм! Җир белән җыр — нечкә күңеллеләр, Анда булмый космик тизлек белән. Ә дальтоник затлар шыбырдаша: — Яшьләр әле, сары томшыклары... Салмак кына эри чигәләрдә Гомер дигән кышның җепшек кары. ... Җир читендә аяк салындырып Утырган чак булды, күзне йомып. Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь Тудырабыз»,— дигән сүзне егып,— Яңгырадык Тукай чорларының Безнең чорга кайтавазы булып. ... Тудырырга һәм төзергә килгән Кеше ничек килә алсын ватып? ... Казлар судан чыккач кагынгандай, Шикләреңне кой син, шыбырдатып, Вакыт! Хәзрәти кем? Табынсаң табыла, Табынмый калырга Мөмкин дә булмаган шәхесләр булыр. Хәзрәти Пушкин! Хәзрәти Тукай! Хәзрәти Лермонтов! Хәзрәти Шигырь! Табынсаң табыла, Туктаусыз калыга Аеклар, саеклар... юаннар төптән. Зәвыгым, нишлисең? Ал берсен, пот яса! Нигә син китәсең мәҗүсилектән? Табынсаң табыла, Йолдызлар ягына Кабынып китәләр тәркем дә төркем... ... Ә күңел һаман да кемнедер эзли, Хәзрәти кем соң ул? Хәзрәти кем? Китә алмыйм... Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. . Без йөзәбез менә шашкан кебек. Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт Бергә килеп баштан ашкан кебек. Мин китәргә тиеш таңга чаклы, Ә бу кичә кабатланачакмы? Кабатланачакмы бу кичә? — Китә алмыйм — шуны белмичә. Тирбәләбез — бу җир безгә бишек, Юк, ул көймә... — Без барабыз ишеп. Кеше кулы койган матурлыклар Безнең белән бара тирбәлешеп. Бездән соң да шулай барачакмы? Бу диварлар мәңге калачакмы? — Меңләп сорау, меңләп уй кичә... Китә алмыйм — шуны белмичә. Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? Яңгырармы анда безнең көйләр? Кабатланачакмы шушы кичтә Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр? Безнең дәвам шулай яначакмы? Арып-талып уйга калачакмы? — Китә алмыйм — дөнья «юк» дисә, Китә алмыйм — шуны белмичә. Илләр бәхетенә җиткән хәтле, Саклармы җир затлы хакыйкатьне Ялган матурлыкка төрмичә? — Китә алмыйм — шуны белмичә. Яшәрме җир, эшләр эше барны, Чәчкә тасма тагып үргән сыман, Рухи богауларга үрмичә? Яшәрме җир, күкрәр көче барны, Көйрәтергә махра төргән сыман, Гәзит кисәгенә төрмичә?.. Меңләп сорау, меңләп уй кичә. ... Киләчәккә бара алмый шагыйрь, Бара алмый — шуны белмичә. Мин табышмак чишәм Яралганмын кара туфрагымнан, Идел-судан, халык җырларыннан, Ак яулыклы татар карчыгының Яргаланып беткән кулларыннан. Яралганмын әнкәм көлтә итеп Бәйләр өчен җыйган учмалардан, Көлтәләрдән учма булып кына Безгә килеп җиткән кыйссалардан. Яралганмын җил-давыллар узып Исән калган агач башларыннан, Диварларга нигез булып яткан Бабамнарның кабер ташларыннан. Яралганмын халык иҗат иткән Табышмактан, әйе, табышмактан... Әткәм хыялланып эзләп йөргән, Җавап итеп әнкәм мине тапкан. Тапкан, табышмакка җавап итеп, — Шулай тапкан әткәм эзләгәнен, Тик барыбер бер табышмак булып Калган минем һәрбер күзәнәгем. «Үзе сайлап йөрсен, дөнья күрсен» — Еллар минем аяккулны чишкән. «Тапкырлыкның татлы тәмен белсен» — Туган халкым сөйләр телне чишкән. ... Яралганмын кара туфрагымнан, Идел-судан, халык җырларыннан. Хәзер инде дөнья, чишәр өчен, Үз алдыма табышмаклар куйган. Мин дә җавап эзлим әткәм кебек, Мин табышмак чишәм нәселемә. Аяк-кулын вакыт чишәр аның, Сөйләр телен кемнәр чишәр менә? ... Мин табышмак чишәм нәселемә Җилле көндәй җиллеләр Озаккарак китте бугай, озаккарак, Күзен текәп көткән иде һәммә тараф... ... Чыкты буран, ком бураны, Өермәсен тыялмады, Чыкты болыт актарылып, Офыкларга сыялмады. Килгән иде кояр булып, Бар дөньяны юар булып, Ул яумады... Җан биргәндәй талпынды да Ауды басу уртасына Теткәләнгән ялгыз нарат. ... Озаккарак китте шул, әй, озаккарак.. Алып китте басудагы Өеп куйган күбәләрне, Салам эшләпә чөйгәндәй, Алып чөйде түбәләрне. Керде әллә ничә төргә, Ә игелек күрсәтергә Теләмәде. Тик сөенде давыл белән Суга төшкән мамык канат. Еракларга китеп барды Башын чөеп, горур карап. ...Озаккарак китте шул, әй, озаккарак. Тәрәзәне ябып куйды Өйдә булып өлгергәне, Ишетелде нәрсәләрдер Чәлпәрәмә бәрелгәне — Түкте, түкте көчен менә, Шәхси ләззәт өчен генә Бар белгәне... Китеп бара, бар терекнең Кирәкләрен бирде санап, Тыныч гомер иткәннәргә, Имеш, иген иккәннәргә Бирде сабак. ...Озаккарак китте шул, әй, озаккарак. Кәпәчләрен тезгә салып, Картлар тора көлемсерәп: «Файдасызга очынуны Яшьләргә бер күрү кирәк, Яшьләргә бер күрү кирәк». ...Иген шаулый, тургай сайрый, Ир-егетләр чалгы кайрый. Хатын-кызлар, тәрәзәдән Кыр юлына бага-бага, Камыр изә, токмач сала, Күгәрченнәр «бүләк» сала Авыз ачып торучыга, Морҗаларның төтеннәре Элеккечә туры чыга... Халык әнә керфекләрен Офыкларга теки кабат: — Озаккарак китте шул, әй, озаккарак. Авылда шигырь кичәсе Егерменче еллар тәрәзәсен Каплап куйганмыни мендәр белән, Иске мәчет авыл авызында, Салкын бәрә эчкә — мөнбәренә. Бер гасырлык гомерендә аны Җил-давыллар азмы калтыратты... Ачылырга тора яңа клуб Янәшәдә генә — ике катлы. Элек мәктәп иде... Авыл һәрчак Заман белән бергә күрде аны, Аның аша алып килде еллар Авылына яңа әлифбаны. Аның аша алып килде еллар Кара гидайларга Ленин сүзен, Син яңаны кабул итеп кара, Шул стенаң калсын, шул нигезең. Ышандымы икән чыра аша Ракеталы чорны кичәсенә. Бүген менә яңа заман халкын Кабул итә шигырь кичәсенә. Мәчет салкын, халык шагыйрьләрен Җылытырга әзер тыны белән, Бу туңуны булмый чагыштырып Эчке туңу белән... Сөзеп карый авыл агайлары Бүрекләрен куеп тезләренә, Шатлыгың да синең, хәсрәтең дә Чыга йөзләренә. Мамык шәлен чөеп иң өстенә, Күрмәсеннәр дигән кебек кенә, Шигыремә сабыр, салмак кына Әнкәм яшьтәшләре килеп керә. Килеп керә кинәт шигыремә Яшь егетләр ишекне киң ачып. Тышта буран, калтыранып куя Иске мәчет. Ялга каршы... Әлмәт, Чаллысыннан Эшче халык кайтып, кереп тулган. Бертуктаусыз җиңел машиналар Узып тора авыл урамыннан. Соңгы елын яши иске мәчет, Җыелабыз, тагын таралабыз.. Авылкүләм түгел, дөньякүләм Биегәйде хәзер манарабыз. Исемебез олы, җисемебез, Без бар хәзер — түгел югалырлык... Бернинди көч тә юк җир йөзендә Безнең манараны кисә алырлык. ... Ялга каршы. Күпме халык кайткан — Төсләр чуар шундый, хисләр чуар... Халык урын бирә, төркем булып Кереп килә арган савымчылар. Берәм-берәм түргә уза алар, Халык урын бирә, ала дәшеп... Шигырьләрем җитдиләнеп кала, Җитдиләнеп кала иске мәчет. Көймә ю-ю-кЬ Экспедиция. Археолог Егет ята минем янымда, Аргы ярга чыгар көймә кирәк, Тукталганбыз елга ярында. Экспедиция чордан-чорга Чыгар өчен юлга чыкса да, Бу вакытта әле елга аша Чыгу шуның белән бер чама. Үртәләбез, гасабиланабыз, Бәлки бу хәл китәр озакка. Ә көймәләр ярда. Ә көймәләр Тимер чылбыр белән йозакта. Аргы якта эшләпәләр болгап, Кычкыралар безгә инәлеп. Ә без менә көймәләргә басып Җавап кайтарабыз: «Көймә ю-юк!» Ә көймәләр ярда. Әйтерсең лә Тәгәрәшеп бездән көләләр... ... Кайчак чордан-чорга чыгар өчен Йозакланган була көймәләр. Син көймәгә басып кычкырасың Ерак бабаңнарга: «Көймә юю-к!» Экспедиция. Йозакларга Күзне текәп ятам уйланып. Әдхәт Синугыл Тауларга карал Таулар юкта, Җирдә мин гүя җирсез! Таулар барда, Үзем Таудай тоямын. Таулар күрсәм, Беркет сыман йөрәгем Канат кагып, Мин яңадан туамын. Ут-ялкынсыз Калса әгәр йөрәгем, Янартаудан Илһам алып янамын. Таулар белән Тауда туып үстем мин, Мәңгелеккә Таулар белән каламын! Кычкырмагыз куркытырдай булып, Оран салып таулар янында. Кирәк түгел, зинһар, уятырсыз Бөркет балаларын тавында. Кычкырмагыз таулар каршысында, Күкрәк кагып, таулар барында... Кеше көлмәсә дә, таулар көләр, Таулар көлеп карар барына. Кычкырмагыз таулар каршысында, Танырдайны таулар таныйлар. Көчлеләр бит алар кычкырмыйлар, Көчсезләр тик, куркып, яныйлар... Кычкырмагыз таулар каршысында, Куркытулар тауны кирәкме? Таулар, таулар — куркак җаннар түгел, Таулар алар — бөркет йөрәкле. Тауларда кара күбәләк — Кемнең кара күзедер? Әллә мәрхүм әткәмнең ул Әйтер кайгы сүзедер? Тауларда кара күбәләк — Нәрсә ашап яшидер? Бәлки ул газиз әнкәмнең Төн-кара күз яшедер? Тауларда кара күбәләк — Кемнең хәләл каныдыр... Бәлки тавын бирми үлгән Каһарманның җаныдыр? Тауларда кара күбәләк — Шундый нечкә билледер! Нинди генә булса да, ул — Табигатьнең яме бер. Өздереп лә уйный бүз курайлар, Җилләр генә иссен илереп... Урал дәрьялары акмый тыңлый, Курай моңнарына бирелеп. Җилкендереп уйный, әй, курайлар, Үзәкләрне генә өздереп. Туып-үскән илләр сагындыра, Йөрәккәйләр генә өзелеп. Җиз курайлар уйный таулар җырын, Моңлы итеп уйный сыздырып. Курайларга кушылып җырла, күңел — Былбыл тавышларын уздырып! Якташларга сәлам. Якташларым, хатлар язсам сёзгә, Казан белән башлыйм сүземне... Шушы бер сүз әйтеп бирер төсле Еллар буе сагынып түзүне. Казан бүген яңа туган айдай, Иделдә ул гүя гөлчәчәк. «Моңлы Казан, нурлы Казан»нардан Безнең җырлар дөнья гизәчәк. Шигъри күкрәү булып аның Тукай, Җәлилләре анда яшәгән... Казан учагыннан күтәрелгән Бер чаткыга мин дә охшаган. Горурланам мин дә менә шуңа, Чал Казан ул безнең уртак дан. Учагына сүнмәс ут кабызган Халкы белән горур ул Казан. ...Хатлар язсам, якташларым, сезгә Казан белән башлыйм сүземне. Мин — тауларда туган татар улы — Монда килеп таптым үземне. Илсөяр Ганиева Җиргә кушылып Тамырланып үсәм мин — зур җиргә — Җан янардай эссе челләдә. Чиксез далаларда, кыяларда, Кан коярлык кайнар чүлләрдә. Үсәм болыт сарыган чал тауларда, Туңганда да җаным — түзәмен, Көлгә кала-кала ут эчендә, Ялкын көлтәседәй үсәмен... Җырым шулай көрәш мәйданында Сарылып үсә сыман, түшәлеп, Җанымның да бөтен авырлыгы Туган туфрагыма түшәлер,— Чөнки җиргә кушылып үсәмен! Бабамнар турында уйланам. Артты микән бабам куанычы Азат булгач бер зур кайгыдан: Йортларының ике почмагына Терәү салгач кәкре каеннан?.. Тынгы бирми менә шул үткәннәр, Төшләремне бүлеп уята, Арык еллар белән күмелеп калган Заманалар кат-кат уйлата. Әйтерсең лә әле дә шом салалар... Йортлар шәүләсе шул яланда, Салам түбәләрен тузгытып, җил Скрипка уйный һаман да... Шомнары да җуелыр, бабамнарны Куенына алган еллар күк, ...Агыйделкәй ярсый сулыгып-сулыгып, Шул елларга колак салган күк. в. «к. У > м I 119 Еллар аша Дөнья мине каккан, суккан чакта, Яки үксез иткән чагында, Сөялергә хәтта урын калмый Адашырмын дигән таңымда. Кыл өстендә торган җирем буйлап Хак юл ярдым яшьлек язымда, Еллар чыңлап калды җырлар сыман ■ Җырлар батмый мещан сазында... Үтте шулай күпне күргән гомер, Күз яшем дә кипте давылда, Араларда калган еллар аша Кайтып киләм туган авылга. ...Минем җилкән-аккош ярдан-ярга Кагыла-сугыла диңгез эзләде. Язмыш адаштырганда да, әй, туган як Синдә калыр салган эзләрем.