Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шәүкәт Галиев

БЕЗНЕ ЛЕНИН ҮСТЕРДЕ Ленин бабай икмәк бүлә Ленин бабай әкмәк бүлә Күкрәккә куеп кына. Икмәк аның йөрәгенең Җылысын тоеп тора. Илнең ишле табынына Тигез итеп бүләсе, Өлешсез кала күрмәсен Читтә-чатта берәрсе... Элек гел бакырдан булса Өлешкә тигән көмеш. Бусы булыр иң гаделе — Эшеңә тигән өлеш. Ленин бабай икмәк бүлә Кадерен белеп кенә — Валчыгын да исраф итми, Бик тәмләп телеп кенә. Ул якка да, бу якка да Калынрак каермас ул, Үзе дә аерым капмас, Тамак та аермас ул. Ленин бабай икмәк бүлә... Белеп бүлер иде ул — Җир шарын да гадел итеп Бүлеп бирер иде ул. Хәер, уйлап карар иде Бүлү-бүлмәү хакында — Бөтен көе бирер иде Җирне хезмәт халкына! вв ... Ленин бабай икмәк бүлә Күкрәккә куеп кына. Җир шары юмарт йөрәкнең Җылысын тоеп тора. «Бик мөһим дәүләт эше» — Автомобиль! — Автомобиль! Онытыла кузналар — Гүя машина җиленнән Бөтен урам кузгала: Тәпиләрен ялтыратып, Тыннары каба-,каба, Машина белән ярышып Бер көтү малай чаба. — Абый, утырт әле! — диләр, Җавап көтмичә генә, Туктатыр диеп әллә ни Өмет итмичә генә... Шофер бик җитди, белсәләр Барганны нинди кеше — Вакыты да бик тар аның, Эше дә дәүләт эше! Ленин елмая: кара син, Ничек шәп элдерәләр, Машинаны якыннанрак Күрик дип йөгерәләр... Нәүмиз калдырып боларны Ничек узасың җилеп — Кагылды шофер иңенә, Утыртыйк, әйдә, диеп. Ачык машинага менеп Малайлар кунаклады. Каш җыерып кына шофер Каршылый «кунакларны»: — Эшем кешеләре, имеш, Болар кая ашыга? Ә малайлар, алга карап, Сүзсез калган барсы да... Ишеттеләр, шоферына Әйтте мөлаем кеше: — Киләчәккә ашыгалар — Бик мөһим дәүләт эше! Безне Ленин үстерде Биек-биек күтәрде, Үчти-үчти иттерде, Революция бишегендә Безне Ленин үстерде. Чөйде-чөйде югары, Үсте-үсте иттерде, Канат куйды күңелгә — Безне Ленин үстерде. Курыкмаска өйрәтте, Очты-очты иттерде, Галәмгәчә җиткерде — Безне Ленин үстерде! VV'AAAZVVVW'J Мәҗит Рафиков КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР Җидеболак буе мәтрүшкәсен Алып килдем җыеп Казанга. Туган җирнең хуш исләрен иснәп Рәхәтләнәм — чәйгә салам да. Җәлил Һәйкәле янында Чылбырларны өзеп, Үлемнәрне җиңеп, Дөнья яулаган хаклык — Илем йөзенә аклык! КамАЗда Гөрли төзелеш, яңара тормыш, Хезмәте — ләззәт, яллары — рәхәт! Тимер-бетоннар — каркас кына ул, Эчтәлеге бит — дуслык, мәхәббәт. Үземә Яшь талантлар ат уйната, Аксакаллар алкышлый... Яшь шагыйрь булып китсәңче Алтмышларга барышлый! Читтә йөреп тансыклаган кебек Туган җирнең җимеш-җиләген, Тансыкладым күзең карашларын, Җылы кулларыңны, чибәрем. Нахак бәла ягу бар икән, Йорты ләхетләрдән тар икән... Әҗәлдән яман нахакның газабы. Туган чишмәләргә түшем куеп Сулар эчәр көнем бар икән... Татлыдан-татлы тугрылык савабы! Суша суына карап Урман ярып аккан су, Ярга тулып яткан су, Таллар шаулап торган су, Кошлар сайрап торган су, Камышлары үскән су, Аккошлары йөзгән су, Ак балык айкалган су, Ак болыт чайкалган су, — Шәрәләнеп ярлары, Болганчыкка калган су!.. Кәләш Бабаң тапкан кәләшен Печән җыюын күреп, Атаң тапкан кәләшен Чигү чигүен күреп... Ник син дәштең бу чибәргә, Урам гизүен күреп?.. Кайсын ага Кулиевка Җаны бар кешегә Ташның да җаны бар, Ташның да ярасын Бәйләргә җае бар. Иртән эшли белмәгәннең Күңел ачар киче юк. Кешедән олы кеше бар, Эштән олы кеше юк. Анаң яккан мич җылысы... Анаң яккан мич җылысы, Анаң җыйган табын яме, Җыештырган өй эчләре, Мендәрдәге йокы тәме — Кайда алар?.. Барсы күчкән Күңелеңә, кулларыңа. Шул өйдән бит кеше булып Чыктың тормыш юлларына. Комбайннар гөрли, машиналар... Игеннәр шәп! Нә|рсә әйтергә? ... Көлтә ташыр атлар ут эчендә Туп сөйрәгән юллар хәтердә... И бу бакчада бишмәтләр ташлап, Әкиятләр сөйләп, йолдызлар санап яткан малайлар!.. Менә шул ук йорт, шул ук яшь чирәм, Шул ук тулы ай, йолдызлар күрәм... Сез соң кайларда?.. И куандың, и шатландың Күреп тышкы чибәрлеген!.. И җәфалан, и хафалан Татып эче зәһәрлеген!.. Бер эгоистка Бу дөньяда бер син генә түгел, Күпләр сала тормыш ниргәсен. Алар синнән башка яши бирер, Син алардан башка нишләрсең? Ник шулай бу?.. Ник шулай бу? Бер мәхәббәт Бар гомереңә нур ата... Ник шулай бу? Бер хыянәт Бар дөньяңны кыйрата... Илем диеп, Илгә яла яккан яман. Пакьлек диеп, Пычраклыкка баткан яман. Бер шагыйрьгә Син очраган бер чибәргә Җыр багышлыйсың гелән... Ә Петрарка мәңге яши Бер Лаурасы белән! Кем ул, кайда? Ник табалмыйм һаман? Гел буталып, ахры, йөримдер. Кемнеңдер мин җанын җылытмаган, Сөртмәгәнмен яшен кемнеңдер... Анам кабере ташына Ни өметләр безгә баглагансың исән чагыңда, Ни теләкләр безгә теләгәнсең үләр хәлеңдә... Гүзәл ана! Эш башлаган саен шуны уйлыйм: Мин рухыңа синең һәм Илемә лаек булыйм. Бу каенны хет кис, хет ват, хет утка як — карышалмас, куркып синнән кача алмас... Тик соңыннан ни үзеңә, ни балаңа гүзәл сафлык ләззәтләрен ача алмас. Без, кешеләр, шул кадәр көч-куәт җыйган — «һә!» дигәнче бар Җир шарын көл итәрлек. Шул көчтән дә бөек гакыл, ирек кирәк Җир йөзенең һәр почмагын гөл итәрлек. 1955—1977. Әхмәт Гадел Италмас Зәңгәр Төньякта гаҗәеп бер ил бар, Ул илдә шаулыйлар чыршы һәм наратлар. Ул илнең җилләре бураннар кайната һәм бүре туннарда ак бәсләр уйната, Ул илнең язлары чәчәккә күмелгән. Яңгырлар ул илдә — карлыган, бөрлегән... Ул илдә кешеләр шатлыктан һич талмас... Исемә төшердең барысын да, Италмас! Киң анда болыннар, гаҗәеп аланнар, Нәфис ак каеннар һәм татлы баланнар! Бу илне сагынып күп уйлар уйладым һәм ерак сәфәрдә күп юллар буйладым, һай, тагы шул якны эзләргә китимме?! Синең ак чәчләрең — кар иле җитене!. Сагынам, сагынам чәчәкле кырларны, Шуларга багышлыйм иң матур җырларны. Ул илнең язлары чәчәккә күмелгән. Яңгырлар ул илдә — карлыган, бөрлегән... Ул илдә кешеләр шатлыктан һич талмас... Исемә төшердең барысын да, Италмас! Мәкләр Сабын-тауда әтием авыр яраланган. Фашист тубы сулышыннан тәне янган... Таң алдыннан иптәшләре көчкә табып, Медсанбатка киткән аны алып. Сызланган, тик ыңрашмаган, тешен кыскан. Шунда аңар тоелгандыр җир упкан күк. Ул күзләрен төбәгән дә зәңгәр күккә. Тулсын, дигән, күзләремә зәп-зәңгәр күк. Иптәшләре бик сак, бик сак атлаганнар. Ташлы юлның күренмәгән ахыры-соңы да. Ә әткәмнең күкрәгендә кызыл мәкләр Искән җилдә җилфердәгән ялкын сыман... 1 Италмас —сары тюльпан, кыз исеме (удмуртча). Айсылу-Кәрәм Сөю диеп утка ыргылмыйбыз, Кочып алмый безне киң галәм. Янып сөю өчен, и гүзәлем, Син Айсылу түгел, мин — Кәрәм. Илебез бар, илдә шаулый Идел. Дулкыннарга таңнан иярәм. Идел кебек кинәт кайнау өчен, Син Айсылу түгел, мин — Кәрәм. Бер көн килер. Ул көн безгә кирәк. Шул көн булыр тоташ бер бәйрәм. Син Айсылу булып килерсең дә, Каршылармын сине, мин — Кәрәм. Канатлы арыслан Кечкенә чагымда еш әйтте әнием: «Әй, йоклама кояш батканда, йоклама, йоклама. Канатлы арыслан төшеңә керер, Төшеңә керер дә, йөдәтер төннәрен, Исеңә төшереп канатлы көннәрең. Йоклама офыклар кызарган чагында, Илеңне карап йөр чапаның ябын да, Күрәмсең, ул килә офыктан, алыстан — Канатлы арыслан, канатлы арыслан»... Үткәннәр — ал кояш. Киләчәк — йолдызлар. Без бердәм, без бергә. Кемнәр ул ялгызлар? Башларны имибез Буранда, яңгырда. Йокы юк, имин без — Без юлда, бер юлда!.. Төзибез КамАЗлар, Корабыз БАМнарны. Шәфәкъне озатып — кочабыз таңнарны! Канатлы көннәрдән Юк без дә калышкан. Үзебез без, әни, канатлы арыслан, Канатлы арыслан! Айсылу һәм Кәрәм—теркн-татар халыкларында риваятьтән Бу рнваять буенча ике гашыйк — Айсылу белән ларын белгәннән соң. утка ташланып үләләр киң таралган борынгы Кәрәм — кушылмаячак- Кичер, тәү кат су эчергән Ак чишмәсе әткәмнең! Матурлыгыңны күрмичә Суың эчеп үткәнмен... Чәчәкләрен күрмәгәнмен Киң хәтфә болыннарның... Мин дә бер ерак оныгы Чал сакаллы болгарның. Миңа да көч-кодрәт биргән Бу кырларның икмәге. Бу җиргә гашыйк йөрәгем Түгелдер бит тикмәгә?! Кичер, тәү кат су эчергән Ак чишмәсе әткәмнең! Матурлыгыңны күрмичә Суың эчеп үткәнмен...