Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘНИЕМ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН

 

Әниемнең вафатына инде егерме ел тулып узды. Әдәби һәм гыйльми эшкә муеннан чумып, мин аның язмаларын моңарчы тәртипкә китерә дз. матбугатка тәкъдим итә дә алмадым. Хәлбуки, бу эш бик кирәк иде. Мәгълүм булганча, минем әнием — боек шагыйребез Габдулла Тукайның яратып, аның хакында: •Тугры килсәм, сүз свйлим салкын гына, булса да күкрәк тулы ялкын гына*, дип язган кешесе. Г. Тукайның тормыш юлы. аның иҗат кредолары турында соңгы елларда галимнәребез шактый җитди хезмәтләр чыгардылар. Ләкин Тукай темасы ахырынача яктыртылсын өчен алда күп тикшеренүләр үткәрелергә тиеш әле. Чонки Тукай безнең әдәбиятыбызда шундый гаҗәеп бер шәхес ки. аны өйрәнү туктаусыз дәвам итәчәк. Менә шул караштан чыгып һәм Г. Тукайны ейрэнүгэ бер өлеш булыр дигән ышаныч белән, мин укучыга әнием истәлекләрен тәкъдим итәм. Мәрхүмәнең бик әйбәт бер гадәте бар иде. Ул да булса, буш вакытларында көндәлек язып кую һәм исендә калганнарны кәгазьгә теркәү. Әлбәттә, ул болар- ны бары үзе һәм якыннары өчен генә эшли иде. Зур матбугатка чыгу күздә тотылмаганга, язмаларның җөмлә шомалыклары, имла дөреслеге турында ул артык баш ватмаган. Миңа бу хакта да уйланырга туры килде. Ахырда мин язма ларның мәгънәсенә, стиленә һәм фактик деталенә һич кул тидермәгән хәлдә, аларны җиңелчә редакцияләргә батырчылык иттем. Әле тәкъдим ителә торган истәлекләр икесе ике дәфтәрдә, гарәп шрифты белән, берсе шәмәхә кара, икенчесе карандаш белән язылганнар Алар минем архивымда саклана. Әйтергә кирәк, элегэ язмаларның кечкенә бер өлеше генә бирелә. Аларны эшкәртүне мин дәвам иттерә.м. Әгәр укучы кирәк тапса, уз вакыты белән матбугатта бастырып чыгарылыр дип уйлыйм.

 

ЯШЬЛЕК ХАТИРӘЛӘРЕМНӘН ИСТӘ КАЛГАННАРЫ (42 иче ел I IV языла башланган иде бу.) <Үтте инде ул вакытлар, мәңгегә югалдылар. Акрын типкән карт йярәккә тирән эз калдырдылар» < Тормышымның агымында инде ул киткән агып. Кайгыртуда файда юктыр, булмый инде кайтарып» (Болар минем юаткычларым} Минем башымнан бик күп тврле вакыйгалар үтте, мнн бик кадерле затлар белән таныш һәм утырдаш булганга, тарих сәхифәләремне актарып, истә калганнарын язарга уйладым Очлап чыга алсам бәлки берәр файдасы тияр һич булмаса. Атиллам анасынын тулы биографиясе белән танышыр Зәйтүнә Хәйдәр кызы Мәүлудова Чнстапүлия. Әтинең ә\вәлге хатыны Мәфтүхә әни бала тапканда вафат, үзе дә, балалары да үлеп беткән. Безнең әнине (Шәмсеҗиһан Камалетдин кызы) 1880 елны 20. I дә никахлап алган. 1881 ел 9. Ill та беренче Шакир абый туган, 9. VIII та вафат булган, 1882 елны Рабига апа туган. Бик күп авырлыклар күреп, алты бала калдырып, 1921 нче ачлык елны холерадан Урсайда вафат булды. 1884 15.Х да мөхәррәм 6 сында икенче Шакир абый туган. 1886 да Хәдичә апа тугай. 1888 дә Габдрахман абый туган, 1944 12.XI да вафат. Яшь чакта байда малай, приказчик, революциядән соң инспектор. Наркомпроста финансист-плановик булып эшли. 1889 29 IX дә Бәдриҗиһан апа туган. 1921 елда Чистайдан приют балалары белән Себергә күчеп барганда поездда алты баласын, авыру ирен калдырып, тифтан вафат булган. Томскида җирләп калдырганнар. 1891 — Хәдичә апа туган һәм үлгән дә. «1893 ел 18 август чә- һаршәмбе көн төнлә сәгать 3 тә кызым Биби-Зәйтүнә дөньяга килде. Ходаем бәхетен, тәүфигын, озын гомерен бирсен, амин» дип яза әти. 1895 тә Габдулла туган, 1897 дә үлгән. 1897 дә Мәрьям туган, 1898 дә вафат булган. (Болар һәммәсе әтинең китап тышына язган язуыннан күчерелде.) Безгә исеме мәгълүм беренче бабабыз Мәүлүд булган. Шуңа күрә дә безнең фамилия Мәүлүдовлар дип йөртелә. Мәүлүднең улы Миәс- сәр булган. Миәссәр бабай бик бай булган, шәһәр саен йорт һәм хатын алган. Казан, Мәскәү, Нижний (Мәкәрҗә), Чистай шәһәрләрендә зур-зур йортлары, кибетләре булган, имеш. Миәссәрнең улы — Садыйк бабай. Ул әтисе белән килешә алмаган, ди. Аннан аерылып чыгып, урта тормыш белән генә көн иткән. Хатыны Гайшә әби кечерәк кенә, таза гына, бик уңган хатын булган. Бабай озак тормаган, Гайшә әби ике бала (Хәйдәр, Фатыйма) белән тол калган. Ул Чистай- да ир һәм кыз балаларны укыткан. Аны бөтен Чистай халкы «Сабак абыстай» дип атый иде Безне дә «Сабак абыстай Хәйдәренең кызлары» дип йөртәләр иде. Заманында зур дәрәҗәле укытучы булган. Чистай шәһәре Кама елгасы буендагы саф һавалы, бик чиста өяз шәһәре иде. Кара туфраклы җир булганга, элек тирә-якта иң күп иген озатучы бер пристань иде. Шәһәрнең төн ягында — Кама елгасы, көньягында һәм көнчыгышта — урман. Көньяктагысы җиде чакрым, көнчыгыштагысы бер ярым чакрым гына Шуңа күрә берсен якын, каршы урман, икенчесен ерак урман дип йөртә идек. Көнбатышта болынлык китә. Шуңа күрә шәһәрнең һавасы бик яхшы. Шәһәрдә ике мәчет, дүрт чиркәү булса кирәк. Урысларның духовный училищесы бар иде, гимназия соңрак салынды бугай. Менә мин шул саф һавалы, агар сулы, мул игенле Чистай шәһәренең таш мәчет мәхәлләсендә, мәчеткә каршырак Зариф абзыйлар йортында 1893 ел 18 августта дөньяга килгәнмен. Мин үземнең әтием белән торган вакытымны бик аз хәтерлим. Мин туган йорт Зариф абзыйлар каралтысы эчендә капкага карап тора торган өч тәрәзәле, тәбәнәгрәк кенә, иске булса да бик эре бүрәнәләрдән салынган бер өй иде. Өйнең эче өчкә бүленгән. Кергәч тә ишек каты, ике тәрәзә — түр як, бер тәрәзә — бүлмә як. Ишек катында сул якта тәрәзә, тәрәзә янында бик биек сәке. Без аны «әти сәкесе» дип йөртә идек. Әти шунда замаска баса торган булган (үзенең тегермән ташы кебек зур түгәрәк ташын куеп). Икенче башында тәбәнәк кенә тагы бер сәке. Анда әни камыр баса иде. Шуның янын- да биек кенә җирдә кечкенә тәрәзә бар. Зур икмәк миче, кечкенә сәке ягында казан. Ишектән кергәч, туры түр якта ишек бар. Түрдә буй- дан-буйга зур сәке, сәке өстендә бер иске сандык, сандык өстендә түшәк-ястык; юрган киртәгә эленгән. Идәндә сары зур иске самавар. Шулай ук ул бүлмәдә дә тәрәзә янында буйдан-буйга сәке бар. Монда без. балалар, йоклыйбыз. Сәләмә мендәрләр мич башында, ♦ тышы яхшырагы киртәгә кыстырылган. Өскә, аска сала торган сәләмә = бишмәтләр киртәгә эленгән. Бүлмәгә керә торган мич арасында ка- х шыклык. Шунда тәлинкә-кашык. Әни сәкесендә аш бушата торган бер F агач табак, кашыклыкта аш бүлә торган зур татар кашыгы. Башка | җиһазны хәтерләмим. 3 Мин белгәндә без биш кенә бала идек. Юкса, әни ун бала тапкан. = Әти белән бары егерме ел торган. Мин сигезенче бала Кичләрен әти безнен һәммәбезне җыеп сәкегә утырта да үзе төр- * ле хикәя китаплары («Сал-сал нбн Дал», «Сәет Баттал газый», «Ка- у һарман катил») укый. Әтинең яэ;ган язулары да бик матур, чиста. Ул 5 үзе бик күп укыган, галим кеше булган диләр иде, тик мулла гына ° булырга теләмәгән, маляр булып эшли, кайвакыт, китерүче булса, * көзгеләр коя, мин карап торам. Ул эшләр дә булмаса, тәрәзә пыяла- * сы куеп йөри. Шуңа күрә аны пыялачы Хәйдәр дип йөртәләр. Безне, яратыбрак әйтергә теләсәләр, «Сабак абыстай Хәйдәренең < кызлары» диләр, инде баераклар исә «Пыялачы Хәйдәр кызлары» гына дип җибәрәләр иде. Әз генә хәтердә: Шакир һәм Габдрахман абыйлар мәдрәсәгә йөриләр. Аннан кайткач, я кузна уйнарга чыгалар, ч я зур-зур капчыклар алып Кама буена пычкы чүбе, йомычка җыярга “ китәләр. Әни пычкы чүбен ягып, мич кызгач, кисәү белән болгап без- < гә күрсәтә. Мич ут валчыклары белән тула. Безгә шул бик кызык тоела иде. Рабига апа белән Бәдриҗиһан апа Гайшә остазбнкәгә кадим сабагына йөриләр иде. Әмма мин Рабига апаның өйдә торганын бер дә белмим. Бары кадер кичләрен мәктәптә хатыннар җыелгач. Рабига апаның матур тавышлы бер кыз белән «Мөхәммәдия» укыганын гына бераз хәтерлим. Әни: «Безнең Рабиганың тавышы бигрәк матур, бигрәк моңлы», — дия иде Апалар-абыйлар укырга киткәч, мине мич башына мендереп куялар. «Өй җылынгач төшәрсең». Мин бик ябык, бик кечкенә идем. Беләкләрем тазарак кешенең баш бармагы кебек нечкә, тотып селкесәң өзелергә торгандай. Мин мич башында чыралар (анда әнинең ярып куйган чыралары күп була иде), әтинең ислемайдан бушаган кечкенә шешәләре. Камәр җиңгинең җептән бушаган кәтүк я шпулькалары белән уйный идем. Чыралардан балалар ясыйм, шешәләрне укытучы итәм (апалар сөйләве буенчадыр), шулар белән сабак-сабак уйныйм Элек эшсез кешеләр, «биржа» дигән бер җирдә җыелып, эш булмасмы дип көтәләр иде. Пичектер бер кич әтине эзләп «бнржа»га бардык. Әти мескен замаскага буялган киндер алъяпкычтан, таякка таянып тора. Аның аяклары авырта. «Әйдә, балам, барыбер эш булмас инде»,— дип. мине кулымнан тотты да кайтып киттек Бер яз көне мин Бәдриҗиһан апам һәм нптәш кызларым белән коры җирдә кырмыскалар карап, аннан тәти чичкалар (фарфор ватыкларына шулай ди идек) белән уйнап тора идек, ишегалдында нке марҗа кызы күренде. Белмим, бәрәңге, белмим, суган сатарга кергәннәр. Кызларның берсе таеп егылды Үзе кыска күлмәктән, ыштан балагы күренми (татарларда ул күлмәктән күренеп йөри, юкса. Бер вакыт ситсы аз булганга, әни мина ыштанны кыскарак итеп теккән дә, Газизә абыстай: «Икенче төрлене булса да ялгап куй», диде) Теге кызларның яулыгын өчпочмаклап алга китереп бәйләгәне егылгач, «батюшки» дип кычкырды да сикереп торды. Без аның ни әйткәнен белмәсәк тә, сүз безгә бик кызык тоелды. Әти, әни өйдә юк иде, тиз генә өйгә кереп балакларны сызганып, күлмәкне ыштан бөрмәсенә кыстырып, яулыкны өч почмаклап бәйләп чыктык та үзебезне нәкъ шул кыз кебек булдык дип, таеп егылабыз да, «батюшки» дип дүртәү бердән кычкырабыз. Бусы безнең, театр, кино... Без ул көнне бик кызып китеп, шул килеш уйный-уйный, урамга ук чыгып киттек. Суда егылып уйнаганда күрше Вәли бабай килеп чыкты. Мин тиз генә качып өлгерә алмадым. Вәли бабай мине һәр вакыт, Шәмси бутыл- касы чыккан, кая, алып кесәмә салыйм әле дип, минем котымны ала, чынлап кесәсенә бөтәрләп салыр да алып китәр дип курка идем. Кайвакыт апам, мине яклап, ул кесәгә сыймый, дисә дә, Вәли бабай бишмәтенең кесәсен күрсәтеп, кая, салып күрсәтим, әле монда син дә сыярсың, чирек хәтле булсаң да, ди иде. Мин урамда уйнаганда, апам, «Вәли бабай кайта» дип әйтүгә йортка капка артына кача идем. Шулай да Вәли бабай — кечерәк кенә, түгәрәк ап-ак сакаллы юан кеше — капка янына җитүгә: «Бутылка кая китте, аны кайда качырдыгыз?» — дип», апалардан сораган булып, мине куркытып үтеп китә иде. Бу юлы да Вәли бабай үтеп китүгә мин урамга чыктым. Юл уртасында бик кызу гына уйный башлаган идек, чаттан әти килеп чыкты. Апа уенын ташлап: «Әти кайта!» — дип кычкырды да өйгә таба чаба башлады. Мин дә аның артыннан йөгердем. Мин өйгә кергәндә апа түр сәкесе астына артка ук кереп поскан иде. Мин дә сәке астына мыштым гына кереп яттым. Ул арада әти кайтып керде. «Кая болар, кая качканнар?»— дип, ишектән керүгә туп-туры сәке астын карый башлады. . Апаны табып, аны аягыннан тартып чыгарды. Миңа да чыгарга кушты. Мин бик куркып кына чыктым, тик әти безне кыйнамады (әти дә, әни дә балаларын кыйнап үстермәгәннәр. Әни, кая гөмбә, кая чыра, дип кенә куркыта иде. Без чыра белән кыйный, гөмбә белән «төсли» дип бик курка идек. Шулай да әни бер мәртәбә мине «төсләде». Ачуланып түгел. Төнлә мин куркып, җылап уяна башлаган идем. Әтинең мине күтәреп, «кызым Зәйтүнә, кызым Зәйтүнә, жылама, без бит бу», дип юатканын ачык хәтерлим. Шуннан соң мине «төсләргә» куштылар. Бер шаярганда әни миңа, «бик шаяра башладың, күптән сине «төсләргә» кирәк иде, төнлә дә куркынасың», дип, иске бишмәткә томалап яткырды. Гөмбәне яндырып бишмәт җиңе аша шуның төтенен җибәрде. Шул «төсләү» дип атала иде). Сәке астыннан чыккач, әти, икенче алай ямьсезләнеп, урамда пычракта уйнап йөрмәгез, дип орышты. Без шунда ук уйнарга чыгып чаптык. Шулай да без урамда күп уйнамый идек. Белмим, әниләр тыйдымы, белмим, анда җитәрлек кызык түгел идеме. Бер вакыт күрше Камиләабыстайларның өйләре янында җәелгән ташларны кубарып, комнарны алып уйнаган идем. Алар берсе дә өйдә юк — Садыйк абзый да, Камилә абыстай да. Шуннан өйгә кердем. Пәнҗешәмбе көн булган, күрәсең, әни идәннәр юып чыккан, самаварны бик матур итеп агартып куйган, зур эскәтер җәеп, өйалдында идәнгә, сәрин җиргә, чәй әзерләгән. Кеше саен берәр телем сап-сары яңа гына пешкән икмәк кисеп куйган (апага баш, миңа баш арты), берәр шакмак шикәр куелган, табак белән әрчеп пешерелгән бәрәңге китерде. Шулай урамнан уйнап арып кергән килеш бик тәмләп ашап-эчеп утыра идек, Камилә абыстай килеп керде дә минем бөтен кәефемне җибәрде. «Безнең өй алдындагы ташларны кубарганнар, кем эше дисәк, Зәйтүнә эше, имеш, кешеләр күргәннәр. Садыйк абзыең полицейский китертәм дип әйтә», диде. Тамагыма нидер тыгылды, күземә яшь килде, әни белән апага карарга куркам, үзем әнине дә- бик кызганам. Шулай мине орышты да Камилә апа чыгып китте. Әни дә, алай ярамый, кызым, менә ни хәл итәрбез менеп әйтсә, дип куркыта. Шуннан соң чит кеше коймасы янына артык бармас 'булдым. 1907 ел жәй квне без Чистайдан күчеп Казанга, абыйлар янына торырга килдек. Абыйлар Казанда Әбрар Бәхтиев кибетендә приказчик булып эшлиләр иде. ♦ Билгеле, ул елларда татар матбугаты нисбәтән бик алга бара торган = чак. Төрле газета-журналлар һәм китаплар чыга. Абыйлар исә барлык = яна китапгазеталарны алып кайталар. Без һәр яна нәрсәне йотлыгып S укыйбыз, тагын киләселәрен сабырсызлык белән көтәбез. Жәй үтеп, сентябрь ае керү белән, без апам белән русско-татарская g школага укырга кердек. Ул вакытларда апа унжиде-унсигездә. мина = ундүрт яшь тулган. Без һәр көн уникегә кадәр укыйбыз да кайтып ^шкә * утырабыз. Әни икенде, ахшам арасында эшләгәнне бер дә яратмый, җ күзгә зарары бар, бәхет ким була. дни. безне ул вакыт эшләтми иде. = Без дә кич белән, абыйлар эштән кайтканчы, урамга йөрергә чыгадыр -j идек. Габдулла Тукайның Казандагы татар матбугатында шигырьләре басыла башлагач та. мин аның шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт * белән укыйм һәм якаларын түземсезлек белән көтә идем Шул хәтле « матур, туры, рухка азык бирә, үзен телең белән әйтеп бирә алмый тор- * ган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене күрәсем, < шигырьләрен укыганын үз авызыннан ишетәсем килә башлады Без Бәдрижиһан апам белән һәр вакыт бергә йөри, бер-беребезне ях- 5 шы анлаша идек. Апам белән сөйләшеп. Тукай белән танышу юлларын Z эзли башладык. Без кичләрен йөрергә чыккан саен хәзерге Г. Тукай ура- * мындагы «Чаткы» кинотеатры каршысында торучы Шәкүр Аппаковлар- «ың Фатыйма. Гөлсем исемле кызларын алып чыга, бергә йөри идек (алар гимназиядә укыйлар иде). Мин. гадәтемчә, бер көнне Аппаковлар өенә керсәм, анда Фатыйх абыйны (Фатих Әмирханны — А.Р.) очраттым Билгеле, мин аның белән күрешмәдем. Ул вакыт без ирләрдән кача идек. Мин ишектән күренү белән ул минем кем икәнлегемне сораган. Сеңелесе Фатыйма: «Чнстай- дан килгән Зәйтүнә исемле кыз Тукай белән ку решу өчен үлә язып йөри ин^е»,— дигәч. Фатыйх абый «Элек үзем белән күрешсен, мин Тукай белән күрештерермен». дигән. Мин моңа бик шатланып, апам белән бергәләп килергә вәгъдә бирдем, тугрысы. Фатыйма аша әйттердем Шатлыкны апам белән уртаклашырга чаптым Билгеле, ул вакытта, бигрәк тә безнең кебек түбән катлаудан чыккан кызлар арасында, егетләр белән күрешү бик зур гаеп санала иде Шуңа күрә без әнидән бик курка идек — белсә, безне үтерер кебек тоела иде Юкса, безнең әни бик йомшак табигатьле, абыйлар исә аңлы приказчиклардан санала. Ләкин гайбәт сөйләрләр дә, аларга авыр тоелыр дип. без аларнын хәтерен калдырмаска тырыша идек. Моның кызлары азгын, егетләр белән чуала, диярдәй яман телләрдән бик сакланабыз, үзебезнең намус-гыйффәтебезгә нихәтле ышансак та. халыктан бик курка, пычрак исем аласыбыз килми иде Шуның белән беррәттән үк Тукай белән күрешәсебез килү дә фәүкылгадә иде. Аның һәр шигырен укыган саен «Аһ. кайчан гына күрербез. Шул шигырьләрен укыганын үзеннән ишетсәң иде бер», - - дня идек. Фатыйх абый күрештерергә вәгъдә биргәч тә, без аның белән ничек күрешербез дә. пиләр генә сөйләшербез икән, дип апа белән хафага төшә идек. Аның шигырьләрен бик яратып укуыбызны, безгә ал арның ошаганын, безне уятканын әйтсәк, ул көләр генә кебек тоела иде Егетләр белән гомеребездә күрешкән булмагач. Фатыйх абын белән курс шүдән дә шүрлибез, уңайсыз кебек тоела. Бик мәгънәсез булса да. үзе белән күрешмичә генә безне Тукай белән таныштырсын иде. дибез Ни һаять, вәгъдәләшкән вакыт җитеп, апа белән мәктәптән чыгуга Аппа- ковларга кердек. Ялгышмасам, Фатыйх абыйлар «Әльислах» редакциясе өенә торырга күчкәннәр иде. Алар югары катта торалар, Фатыйх абый белән туганы Ибраһим абый Әмирханов та бар иде. Күрештек, байтак кына сөйләшеп утырдык. Безнең калтырый-калтырый күрешкәнне күреп, ни дәрәҗәдә каушаган булуыбызны Фатыйх абый тиз аңлап алды. Күңелле, җайлы, туган агалар кебек тәмле, йомшак сөйләшүе белән безне тиз тынычландырды. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп өч-дүрт сәгать үткәнен сизми дә калдык. Фатыйх абыйның үзенә бик охшаган рәсемнәре булганга күрә, сурәтен тасвир итеп тормыйм. Беренче күрешүдә ул кайчан Казанга килүебез турында сорашты. Ияләшәсезме, Казан ошыймы, Чистайны сагынасызмы, диде. Аның үзенең дә Чистайда булганы бар. Минем туганнан туган Камилә апам Фатыйх абыйның әтисе Зариф хәзрәтнең энесе Нәҗип муллада кияүдә... Без Нәҗип хәзрәтне дамелла җизни дип йөртә идек. Фатыйх Әмирхан үзенең Чистай хатирәләрен сөйләп, безнең укуларның ничек баруы белән дә кызыксынды. Аның яныннан чыккач, өйалдыңда гына апа белән сүз алышып, мин яңадан Фатыйх абый янына кердем дә: «Мишәр кызлары» исемле мәкаләне алмадыгызмы?» — дип сорадым. «Алдым», — дигәч, имзаны Бәд- релҗиһан Чистапүлия дип куегыз, дидем. Бу сүзләрне ишеткәч, Фатыйх абый, сезнекемени ул, бик яхшы мәкалә, мин аны, әлбәттә, бастырачакмын, дип калды. Мәкаләне без мәктәптә дәрес арасында гына язып, кайтышлый почтага ташлап киткән идек. Шуннан соң байтак вакытлар үтте. Фатыйх абый авырып, аягына баса алмас булды. Ул бөтенләй редакциягә күчеп килде. Без еш кына анда кергәли башладык. Тагын Фатыйх абыйны йөдәтергә тотындык. Аңар тәмам ияләндек, риясыз, туганнарча ачыктан-ачык сөйләшә башладык. Ул апаны димләмәк булып күрештерергә булгач, безгә ничегрәк үз-үзебезне тотарга, ничек сөйләшергә кирәк икәнен әйтеп, яхшы киңәшләр бирә иде. Без аны бик бимазалый башласак, «дүртегезне (үзенең ике туганнан туган сеңелесе, апа белән мин) берьюлы Тукайга тотып бирермен инде»,— дия иде. «Зәйтүнә, сине дүртенче хатын итеп бирермен, яме»,— ди. «Теләсәңундүртенче итеп, әмма Тукайга гына бир»,— дим мин. «Аһ, Тукай шагыйрь бит ул, аның шигырь укыганын бер генә ишетсәм дә разый булыр идем әле, кая ул безне алу»,— дия идем. «Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам. Барма, барма, син әрәм, аңгар әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең. Җыр исә тыңларга күңелле дисең...» Шулай итеп, яз да якынлашты, 1908 елның яз ае. Белмим, март башымы, уртасымы, бер якшәмбе көнне апам белән хәзерге Г. Тукай һәм Татарстан урамнары почмагындагы Таһнров йортында торучы бер Танышларыбызга эш белән утырырга бара идек, редакция яныннан узарга туры килде. Редакция тәрәзәсе ачык, Фатыйх абый исә тәрәзә янында утыра булып чыкты. Без шул якка чыгып, күрешеп узганда, ул: «Кая барасыз, озак тормагыз. Озакламый миңа Тукай киләчәк», — диде. Без аңа бара торган урыныбызны күрсәттек. Без мәктәптән кайтуга гадәттә эшкә утыра идек. Абыйлар эшли торган кибет өчен күлмәк, мендәр тышлары чигә идек. Шуңа күрә бер минут эшсез тормый, кая гына барсак та, эшебезне алып бара идек. Ул көнне Танышларыбызда чәй эчүгә апа эшкә утырды. Мин Тукай килмәдеме икән дип белер өчен, әни бер йомыш кушкан иде, шунда гына кереп чыгам дип, чыгып киттем. Капкадан чыгуыма Фатыйх абыйның сеңелесе Гөлсем безнең арттан килеп җитте. «Фатыйх абый тиз килсеннәр, Тукай килде дип әйтергә кушты»,—диде ул. Мин тиз генә апам янына кереп: «Апа, тиз бул, әни бик ачуланып килде, бик тиз кайтып житәргә кушты»,— дип алдадым. Юкса, Фатыйма апа безгә әллә нәрсә пешерә башлаган иде. Ә ашап утырсак, Тукайнын китеп бару куркынычы бар. Фатыйма апанын үпкәләвенә карамастан, без чыгып киттек. Аппаковларга барып кергәндә залдан Ибраһим абый килеп чыкты. — Әйдәгез, кызлар, үзегез күптән «таныштыр, таныштыр!» дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм. Тизрәк булыгыз, Тукай китеп тә барыр ♦ ул,— дип, безне зал якка чакырды. Ул үзенен култыгын сузды: мин = барып Ибраһим абыйга тотындым. Гөлсем миңа, апа Гөлсемгә, апага = Фатыйма. Мин Ибраһим абыйдан, анда кемнәр бар, дип сорадым Ул 5 «Фатыйх, Тукай, «Әльислах» редакторы Вафа Бәхтияров», — диюгә. Фа- | тыйма: «И, кеше бик күп икән, кермибез», — диде. Апа да: «Олы кеше £ Вафа да булгач, кыенрак шул. Оят та», — дип өстәде. Гөлсем дә минем = кулдан ычкынды, мин дә ирексездән Ибраһим абыйнын кулыннан ку J лымны алдым. Барыбыз да аптырашта калдык. Мин иптәшләрне дим- ? лим, керәсем килә. Берәр эш белән Вафа абый китмәс микән, димен. Иб- = раһим абый бездән көлә. Вафа нишләп олы кеше булсын, аның мыегы g минекеннән дә кечкенә. Булмаса, үлчәп карыйбыз, ди, тик гадәттә MI ф неке зуррак булса, ул сугыша башлый, дип безне көлдерә. Без, әйдә х керик, дип Ибраһим абый артына баштагы тәртип белән тезеләбез дә. - Фатыйма тагы киреләнә башлый. Мин тагы аны орышырга керешәм Шулай сатулаша торгач, Ибраһим абый, мина керергә вакыт, кермисез- £ ме, алайса, хушыгыз, дип кузгала башлады. Мин «керәбез» дип куйдым, < «мин керәм, кызлар, калсагыз, соңыннан үкенмәгез», дигәч, минем артка ч Гөлсем, аның артына апа, соңра Фатыйма тезелеп кереп киттек. Мин туп-тур ы Фатыйх абый янына барам. Минем артта Гөлсем бе- н лән апа, ә Фатыйма ишеккә хәтле килә дә керми кала. Аның шундый *• гадәтләре бар инде. Кешене котырта, ә үзе читтә кала, соңыннан көлә Зур залда «Әльислах» редакциясе. Урам як тәрәзә каршында бер карават тора. Фатыйх абын шул караватка утырып тора, аның алдына кечкенә өстәлме дим, табуреткамы куелган Башкалар Фатыйх абый тирәсенә урнашканнар.. дурактан карта уйныйлар. Керүгә мин барып Фатыйх абый белән күрештем. Ул безне: «Туташлар, шагыйрь Габдулла Тукаев белән таныш булыгыз», дип, безнең исемнәребезне атап. Тукайга тәкъдим итте. Туканның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе ялан баш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да, күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга карап кына күреште «Исән-сау йөрисезме» кебек сүзләрдән соң яңадан карталарга тотынып, шуларга текәлде. Мин исә һич күзләремне ала алмый аны күзәтәм. Әмма Тукайга бер дә рәтле карта керми. Фатыйх абын аңа каршы бик рәхимсез каты йөри. Ә минем алар арасына кереп. Тукайны рәнҗетмичә йомшак кына йөрисем килә, мәгәр жәсаратым житми. Тукай карта алган саен, «шул инде, бәхетсез кешегә һәр вакыт кире килеп тора, бер бәхетсез булган кеше гел бәхетсез», ди. Ул буш кулы белән чәчен сыпырып зарланган саен минем йөрәгем әрни, аны бәхетле итәсем килә Мин, ниһаять, катгый карарга киләм. Уенга катнашырга кирәк. Тик шул вакытта гына алгы якта әнием тавышы ишетелде. Мин коелып төштем Без апа белән бер-беребелә карашып алдык та ашыгыч кына саубуллашып чыгып киттек. Бу минем Габдулла Тукай белән беренче очрашуым булды. Ул көнне әни анда үз эше белән генә кергән икән. Әни бер бүлмәгә кереп китүгә, без апам белән тиз генә өнгә йөгердек. Әни сизмәсә дип, шул арада апам нәзер дә әйтергә өлгерде. Ул һәр вакыт шулай, зур куркыныч читләп узса, безнең капка төбендә хәер эстәп торучы карчыкка биш тиен, куркыныч азрак булганда ике я өч тиен бирә иде Габдулла Тукайны без икенче тапкыр Рабига һәм Бәдрнжиһан апаларым белән Екатерининский (хәзерге Г Тукай) урамыннан барганда очраттык. Безнең яннан герләп трамвай узды. Олы апам Рабига: «Трамвай тәрәзәсеннән бер рус башын селкеп узды,— диде.— Сезгә түгелме?» Бәдрижиһан апамның күзләре үткен. Ул карау белән: «Тукай», диде. Мин анык күрмәсәм дә, сәламләп башым идем. Трамвай ул арада дугасыннан чатыр-чотыр утлар чәчрәтеп борылды да күздән югалды. Бу вакыйганы искә алуым шуннан, озак та үтми, шагыйрьнең «...гә» исемле шигыре басылып чыкты. Очраган юлда, сине курган, иелгән ул бүген; Ул шуңар да шатлана бит: чын жүләр түгел диген! Күргәнең бармы әле коргандагы мәдхияни? Ул синең васфында: «ля шәркыйя, ля гарбия».— ди! Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып. Ул хәзер алган «Саба.х»тан бер Кәләмулла сатып. Шул ук Екатерининский урамында Тукайны мин тагын бер тапкыр очраттым. Без Бәдрижиһан апам белән «Әльислах» редакциясе яныннан узып бара идек. Тәрәзәдән генә Фатыйх абыйны һәм идарәдә утырган кешеләрне күреп уздык. Кеше күп булганга күрә керергә кыймадык. Лә' кин күп тә китмәдек, апам: «Әнә, Тукаев килә», диде. Ул арада Г. Тукай үзе дә килеп җитте. Безнең белән гадәтенчә кыяр-кыймас кына исәнләште Мин аның янына барып кул биреп күрештем. Апам да килеп күреште. Шагыйрь ашыккан сыман күренә. Ләкин мин. аның юлын кисеп, «Кая барасыз?» — дип сүз башладым. — Редакциягә. Фатыйх анда микән, сез булмадыгызмы? — Тәрәзәдән күрдек. Кеше күп булганга күрә кермәдек. һәм мин аның ни эшләп йөрүен төпченә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен кирәкле материаллар әзерләвең әйтте. «Сез килерсезме?» — диде. Барырга киңәш итте. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый. Мөмкин кадәр карашларның очрашмавын тели, күрәсең, һәм дә тизрәк китәргә ашкына. Минаның кулыннан тоткан килеш байтак вакыт сөйләшеп тордым. Яз көне булганга, аяк асты пычрак иде. Мин сөйләгәндә, ул аягы белән сулы балчыкны изгәләп тора Бу лыбырдыкның сүзе озынга китте дигәндәй, миннән тизрәк ычкынырга тели кебек үзе. Мин бәлки аның безнең белән сөйләшәсе килмидер дип, бәлки кеше-кара күрүеннән хурланадыр дип уйладым. Җитмәсә, аннан аерылгач, апам мине орышырга тотынды. «Кешене шул кадәр аптыратмасаң. Беләсең бит, ул эш кешесе. Эше ашыгычтыр, синең белән сөйләшәсе генә килеп тормас. Ә син бер алдына, биш артына төшәсең. Шул хәтле чекрәя-чекрәя күзләренә карамасаң, күреп туймыйсыңмы әллә? Котым калмады. Бу инде: «Габдулла әфәнде, мин сезне сөям» дип әйтәме дип торам». Апамның мондый сүзләренә минем ачуым чыкты. «Нишләп мин алай әйтим? Ул бит минем абыем кебек кеше. Аның мина карау ихтималы да юк. Олы кеше, караса сиңа карар. Мин аны бары тик хөрмәт итеп кенә сөйләшәсем килә, якыннан таныш буласым килә», — дидем. Кайчак минем ачуымны китерү өчен апам болай җырлый иде: Күк күгәрчен күктә уйный, башлары әйләнмәсә; Бик сөйсәң дә баралмассың. чәчләрең бәйләимәсә. Яки: Карар инде, карар инде, карап туялмас инде. Ни кадәрле карасаң да. ул сиңа булмас инде Бик дустанә генә сөйләшкәндә, үзенең Фатыйх абый белән, минем Тукай белән булуны да хыялланып куя иде. Андый чакларда үзебезнең хыялдан үзебез оялып, кеше сизмәсен тагы дигәндәй, як-ягыбызга карана идек. Аннары тагы: Бүген күргән өч егетнен жем-жем итә кигәне. Фатыйх алма, Ибрай хөрмә. Тукай кура жиләге.— ясалды. Фатыйх абый безгә контрамарка бирергә һәм үзе янына беренче рәткә утыртырга вәгъдә итте. Кичәгә барганда ак күлмәк, ак калфаклардан барырга кушты. Апам, Фатыйма белән бергә, бик матур «тегермән» эчендә чәчәк, конфетти сатачак иде. Кичә бик күңелле барды. Бигрәк тә минем кебек андынны гомерендә беренче мәртәбә күргән кешегә һич онытылмаслык булды. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Кулында бөтәрләп тоткан бер кәгазь бар иде. Тавышы бик каты да. бик йомшак та түгел — уртача, яхшы итеп, интонация белән укыды. Бик озак кул чапканнан соң гына чыгып, тагып бер шигырен укыды. Сәгыйть Рәмиевнен нәрсә укыганын хәтерләмим. Шәкертләр хор белән «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни ди- ләр»не җырладылар. Антракт булды. Мин тиз генә биш тиенлек конфетти барып алдым да сәхнәдән чыгуларын көтеп тордым Тукай костюмнан, галстуктан иде. башында кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсенә калфактан, ирләргә кәләпүштән бару шарт итеп куелган иде Минем күлмәгем ак бул са да, калфагым кызыл хәтфәдән иде, ак төслесен таба алмадым. Алдан Тукай килеп чыкты Кулымдагы конфеттидан күп кенә алып ана сиптем. Бөтен чәче, кәләпүш өсте матур кәгазьләр белән бизәлде Соңра Сәгыйть Рәмневкә бераз сиптем дә. калганын тагы Тукайга сибеп, анын кулын кысып, мүәффәкыйяте белән тәбрик итә башладым Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте Аннан бер кырыйгарак китеп сөйләшә башладык. Залда музыка танцы көйләрен уйный, кызлар-егетләр бии Кызларның күкрәкләрендә чәчәк, егетләр әллә нинди күк тасмалар, бантлар таккан. Югарыдан кәгазь тасмалар төшерәләр дә бөтен биючеләр бергә шул серпантинга бәйләнеп бииләр Без шул кьиыкны карап торабыз — Ничек, кичә сезгә ошыймы? — ди Тукай. — Бик ошый. Монда килгәч, мәктәбебез белән бер мәртәбә Большой театрда гына булдым. Мондый әдәбият кичәләрен күргәнем булмаганга, моннан артыгын күз аллыма да китерә алмыйм, —дим. — Сез танцевать итмисезме, теләмисезме? — дип сорый. — Әле яна гына танцыга өйрәнә башладым, белмим. Мин өйрәнгәч, сезнең белән генә танцевать итәргә телим. Бергә танцевать итәрбез, яме? — дим мин — Мин дә яңа өйрәнә башладым. Мин дә сезнең белән генә танце — дип тә җибәрә идек Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Ялгышмасам, ул кичә мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләр файдасына вать итәрмен. — ди ул. көлә Ул, кем белән килдегез, дип сорады Апам белән килдем, кайтканда бергә кайтырбыз, халык киткәндә сез дә кайтасыздыр бит? дидем Тукай ризалык белдерде. Шуннан соң ул тәмәке тарту бүлмәсенә кереп китте. Мин. кәгазьләр алып. Фатыйх абый янына килеп утырдым да хатлар язарга тотындым Бер ягымда Фатыйх абый, икенче ягымда Ганибайның энесе диделәр. Мәхмүт бай утыра Бик күп энҗе белән чиккән кәләпүш кигән, күзенә бик калын итеп сөрмә тарткан, калын, озын, таза гәүдәле. Шул кеше күзләрен бик чекрәйтеп карый башлагач, тнз генә урынымнан торып, икенче креслога күчтем Фатыйх абый көлә. ШУНДЫЙ матур итеп үзегезне яратып карап торган кеше яныннан ник шудыгыз, ди Ул да дикъкать иткән икән Ярлы гына киемдә булсам да. мина күп кешенең күзе төшә, җазнбәле күзләрем кешене бик тиз тарта иде Уйнаклап тора торган шаян бер кыз идем Кичә тәмам булды. Мин, ни хәтле эзләсәм дә, Туканны таба алмадым. Апа, әйдә инде, кешедән калабыз, дигәч, безне көтеп торган Ибраһим абын, Солтан Рахманкулый, Фатыйма, Гөлсемнәр белән кайтып киттек. Кичәдән Аппаковларга кайттык. Кичә ничек үтте, нәрсәләр ошады, ошамады — үзара анализларга тотындык. Мин кичәнең яхшы үтүен әйтеп, Тукай «Утырыш»ны укыганда бер дә күзен миннән алмады, «һәрбер тешен карыйм, т\шен карыйм» дигән җирен укыганда шул хәтле оялдым, дип әйтә салдым. Фатыймага шул җитә калды. Тукайның сиңа бик исе киткәндер инде, дип көләргә тотынды. Мин дә апам алдында мыскыл итүләренә бик-бик хурландым. Мин, тиле, үземне кешегә исәпләп, Тукан миңа карый дип сөйләп утырам. Тукай минем кебек ярлы мишәр кызына карамаса, монда гимназистка һәм курсисткалар беткәнмени! Укыганда күзе төшсә төшкән, әмма күңеле һич булмагандыр. Г. Тукай хакында шундый уйда булуым, ул үзен шулай олы тотканда, кыз башым белән аның янында шул хәтле кыю йөрүем оят бит. Ул һәр вакыт миннән көләдер, иптәшләренә дә әйтеп бергә көләләрдер кебек . тоелды. Чынлап шулайдыр. Мин «бергә кайтырбыз» дигәч тә күренмәде бит. Безнең Болгар номеры яныннан узачакны белә бит. Ул я безне көтми китте, я без китсен дип чыкмый торды, дип тә уйладым. Белмим, басылып чыкмаган идеме, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигыре безгә бик ошады. Шуны кемнән генә булса да сорап аласыбыз килә иде. Тукайны күреп тә булмый, уңайсыз да. Бу кызлар сагыз кебек ябышты дияр төсле. Шулай да кичәгә катнашып йөргән Фәхрелислам Агиевтән (балалар журналы «Ак юл»ның редакторы) сорадым. Белмим, Агиев үзе әйткәнме, Тукай аны ничек ишеткәндер, бер көнне редакциядә эшләүче Таһиров әфәнде безгә шул шигырьне китереп бирде. «.Менә сез сораган икәнсез, сезгә Тукай бирде», диде. Без күп рәхмәт әйтеп алдык һәм бик уңайсызландык. Миндә, Тукай безнең белән күрешкәндә шулай салкын торса да, безгә хәерхаһ, кемнәндер сораганыбызны белеп, шигырен җибйргән, дигән фикер туды. Без Чистайдан Казанга, абыйлар янына торырга дип килсәк тә, Казанда тормыш бик авыр булганга, әни яңадан үз йортыбызга кайтып китәргә уйлады. Абыйлар приказчик, без көн-төн канва чигәбез. Алай да тормыш алып баруы авыр. 1908 елның җәй башында Казаннан китәргә әзерләндек. Абыйлар багажларны төшерә китте, әни аш хәзерли, без, форсаттан файдаланып, тиз генә редакциягә киттек. Тукай очрамасмы, Фатыйх абый белән саубуллашып китәрбез дип барсак, бәхеткә каршы, Тукай шунда булып чыкты. Фатыйх абый янында кеше күп, ул бик мәшгуль иде, без ишектән генә Таһировны дәшеп, Тукайны чакыруын үтендек. Тукай килеп чыкты да, без бергәләп урам ягына таба киттек. Ул редакциядән чыкканда ике кесәсенә кулларын тыккан килеш иде. Күрештек. Үзебезнең бүген Чистай га бөтенләй кптәчәгебезне әйтеп, «монда бары сезне күрергә килдек» дигәч, «бик жәл» дип куйды. Байтак сөйләшеп тордык. Хәл-әхвәл сора- шылды. Ул: «Казан ошамадымыни?» ди. Мин: «Безгә бик ошый да, әниебез китәргә тели», дим. Ул: «Укуыгыз әрәм була», ди. Мин: «Ни эшлисең, моннан соң да дәвам иттерергә тырышырбыз», дим. Ул күңелсезрәк булгач, мин кат-кат аның исәнлеген сораштым. Аның бер күзендә аз гын ак бар иде, шуның нидән булганын сорадым. Ул- «чәчәктән» диде. Хат язарга адрес сорадым, хат язышырга булдык. Кайсы пароход белән китәсез, кайчан? Мин сезне озата төшәрмен, ди. Без сәгать уникедәме, икедәме (ачык хәтерләмим) «Савин» пароходы белән дидек. Саубуллашып киттек. Без бик күпкә хәтле борылып карап кул изәдек. Ул фуражкасын селкеп калды да, без чатны борылганда кереп китте. Ул кергәч, без дә борылып киттек. Шуннан соң мин Тукайны бер дә күрмәдем. Бары кеше аркылы гына хәбәрләр алдым. Без, Тукай белән күрешеп кайтуга, тнз генә аш ашадык та пристаньга киттек. Безне озатырга ике абый, бер туганнан туганыбыз Ибраһим, монда абыйлар белән бергә эшли торган Чистай егете Кирам төшкәннәр иде. Абыйлар әни белән өченче класста утыра калдылар, без дүртәү югары палубага мендек. Апам егетләр белән Идел ягына китте, мин, Тукай ф килмәсме дип, пристань якта калдым. Ни хәтле карасам да, кызганычка каршы, Тукай күренмәде. Белмим, килә алмадымы, әллә безнең янда егетләр барын күреп, монда мин артык, дигән фикер белән «күренмәдеме». Без Чистайга кайткач та, матбугатта «Кызык гыйшык» дигән шигырь басылып чыкты. Аны безгә жизни «укыгыз» дип китереп биргән иде. Апам белән икәү тиз генә тау астына төшеп укый башладык. Безнең өй тау башында. Тау астында чирәмлек, елга ага. Шигырьне укыйбыз: Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай. Шәһренә күптән барып житкән бугай... Язуы Тукай стиле, әмма имза «Ялкын»XI да, «Шүрәле» дә түгел. Апа, моны Агие» язгандыр, диде. Мин дә шуңа күндем. Алар Агие» белән дус иде. Апа аңа карточкасын да биргән иде. Хәер, ул шагыйрь түгел бит, югыйсә. Без «... шигырь язсам да, ялган кул куям» дигән сүзләрне искә алмаганбыз. Шигырьне укыгач, бер-беребезгә бик озак карашып тордык. Кем язганлыгын төшенә алмадык Мин үзем турында язган дип уйлауны зур хата дип исәпләдем. Элекке фикерләремнең барысы да кирегә чишелә килгәнгә күрә, тагы бер тапкыр ялгышудан курыктым Үземә: ул миңа бары укуга дәртле, шат күңелле, ягымлы бер милләттәшем, татар кызы дип, агаларча, дусларча гына карый, дигән фикерне утыртырга теләдем. Мин бик яшь идем әле. 1909 елның язында безнең апаны кияүгә бирделәр. Мине дә сораганнар иде. Әнигә, ике кызыңа берьюлы туй ясыйк, диделәр Тик әни, Зәйтүнәм бик яшь әле, ул китсә, бөтенләй ялгыз калам, дип бирмәде. Ялгышмасам, август айларында Казаннан «Сәйяр» труппасы театр куярга килде. Шунда Тукай Габдулла Кариевка «Чистайга барсагыз, анда минем таныш ике кызым бар, шуларга контрамарка җибәр», дигән. Театр булачагын ишеткәч, минем бик барасым килде. Тик әни анда бармый, иптәш кызларым да шулай ук андый җирләргә йөрми. Театрга йөрүне ата-аналары бик начар эш дип хисаплаганга күрә, сорарга да куркалар. Рәтле иптәш булса, әнине күндереп була, тик бергә барырга кеше генә юк. Шулай да Ибраһим абыйларга киттем, аның анасы «бармагыз» дигәндә дә Ибраһим, шиксез, барачак. Ибраһимның әнисе — жингнне «барыйк» дип йөдәтеп тора идем, Ибраһим үзе кайтып керде. Ул энесе Исмәгыйльгә: «Зәйтүнәләргә бар. Казаннан артистлар килгән, аларга ике контрамарка җибәрделәр, Тукай бирергә кушкан», диюгә, мин килеп чыктым да, контрамаркаларны алып, без җиңги белән бергә театрга барырга булдык Ул ел Шулай узды. Мин кышын балалар укытырга Курсага киттем Үзем дә укыдым, яңа ачылган жәдид мәктәбендә балалар да укыта башладым. Җәен өйгә кайтып тагы канва чиктем Мине тагы кияүгә чыгарга димли башладылар. Мин елап абыйларга хатлар язам, абыйлар әнигә «Зәйтүнәне көчләү булмасын» дип язгач кына бу эш туктала. XI Бу шигырь беренче тапкыр «Әлыгслах» газетасының 1908 елгы 17 июнь санында «Мажнүн» имзасы белән басылган Шигырь астында 12 июль, 1908 датасы бара. Кара Г Тукай Әсәрләр I том. Татарстан китап нәшрияты, 1975 ел. 387 бит — Ред. Искәрмәсе АТИЛЛА РАСИХ ф ӘНИЕМ ХАТИРӘЛӘРЕННӘН 1910 елның җәй айлары иде. Тәрәзә янында канва чигеп утырам. Капка төбендә сагыз чәйнәп, суга баручы һәр хатынга берәр сүз кычкырмый калмый торган тау асты Мәрьям апа: «Зәйтүнә, сезгә әллә нинди урыслар килә», дип кычкырды. Үрелеп карасам, чыннан да Ибраһим белән бер кеше килә. Рөхсәт сорап өйгә керделәр. Ибраһим мине шунда Габдулла Кариев белән таныштырды. Бу ел да артистлар килгән дә спектакль кую өчен бер хатынкызлары җитми икән, шуңа күрә минем катнашуымны үтенеп килгәннәр. Самавар куеп чәй эчтек. Мин уйнарга каршы түгел, әнине Ибраһим күндерсә, мин риза, дидем. «Яшь хатын» драмасында миңа карт хатын ролен ятларга кушып, кунаклар китеп бардылар. Икенче көнне Ибраһим килгәч, әни яраткан энесенә каршы килә алмады. Бары: «Зәйтүнәне егетләр янында калдыра күрмә, зинһар», дип кенә Ибраһимнан үтенеп калды. Театрда мине Габдулла Кариев каршы алды. Ул Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, В Мортазин һәм башкалар белән таныштырды. Рольне яхшы ятлаган идем. Суфлер Касыйм Шамильский иде. Минем уйнавымны яраттылар. Беренче катнашуда үк булдыра алуыма канәгатьләнүләрен белдерделәр. Кариев мине озата барды. Әни өйдә юк иде. Чәй эчтек, иркенләп сөйләшеп утырдык. Кариев: «Тукайдан сезгә сәлам, — диде. — Тукай да монда килергә булып калды, иртәгә телефон белән сөйләшәм». Мин Тукайны бик ныклап чакыруын үтендем, үземнең бик күрәсем килгәнне әйттем. Номерга төшәргә кыен булса, зинһар, үзебезгә килсен, безнең өй кунакны бик ярата, дидем. Ул, Тукайның сезнең хакта язган шигырьләрен күргәнегез бармы, диде. «Юк, кайсы шигыре минем хакта?» дигәч, ул Г. Тукайның өченчеме, дүртенчеме шигырьләр җыентыгын алып, шундагы «...гә» дигән шигырьне күрсәтте. «Шигырьне язгач та миңа укыды, бу кем турында дип, миннән сорады. Мин бит коръән хафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр туташ хакындадыр дигәч, бик шатланды», диде. Кариев миннән: шуны әйткәнгә ачуланмыйсызмы? дип сорады. Мин бик шатмын, бәл- гакес, сезгә рәхмәт кенә әйтәм дип, Тукайны тагы бер тапкыр чакыруын үтендем. Икенче, өченче көннәрне мин Кариевны күргән саен: «Тукай кайчан килә?», дип сораштырсам да, ул «сөйләшә, очрата алмадым» дип җавап бирде. Кариев миңа Тукайның фоторәсемен (хәзер Казанда Горький музеенда саклана — А. Р.) «Һәдияне Һәдия» дип язып бирде, үзенекен дә калдырды. Ялгышмасам, үзем дә бер рәсемемне бирдем бугай. Көзен мин тагы Курсага укытырга киттем. Берникадәр вакыттан соң миңа Чистайдан бер якыным хат яза. «Фатыйх абый сине язучы Тука- евка димләп хат язган. Без «Үзенә яз» дип синең адресны җибәрдек», ди. Шуннан соң мин Казаннан Фатыйх абыйдан хат алдым. Тәассыфка каршы, анда мине башка кеше соратуы хакында әйтелгән иде. Элек бик сагынып сәлам язылган, аннары — без Казанда чакны Фатыйх абыйлар белән кулларга сугып «песием-песнем» уйный идек, — шуны искә алган Кулларыңның сугылудан кызаруы беттеме әле. дигән. Үземнең хәлем, кәефем, ничек вакыт үткәрүләрем вә нинди хисләр белән яшәвемне белешкәч, мине Вафа Бәхтияровның үзенә соратуын әйтә. Шуннан соң гына хатның бер почмагын бөкләгән дә шунда: «Тукай да сине онытмый», дип язып куйган Үзенең дә бер дә онытмавын әйткән. Фатыйх абыйдан мондый хат килгәннән соң, минем кәефем бик кырылды. Әллә хатны ялгыш укыдыммы дип тә уйладым, бер җавап та бирмәдем, хатны кешегә күрсәтмәдем. Бары үзем белән бергә укыткан Сафия дустыма, бер кешегә дә әйтмәячәгенә ант иттереп (Сафия Галиева — мәрхүм язучы ДА. Галиның тормыш иптәше — А. Р ), Вафага сораткан җи рен генә укыттым. Юкса, егетләрдән әллә нинди хатлар ала, дип уйлауларыннан курыктым Ул җәйне мин Казанга бара алмадым. Өйгә кайтып хәзерләндем дә, әллә кемнәргә кияүгә бик сорый башлагач, тиз генә Бубига укырга киттем. Үзем ике ел балалар укыткач, мина б\ белем генә җитмәгәнлегенә төшенгән идем. Уникенче елны җәен Бубидан кайткач, Казанга бару белән Фатыйх абыйны күрдем, һәр вакыттагыча Габдулла Тукайның хәлен сораштым «Әле син анда бармадыңмыни’ Ул бик авырый Син хәзер үк шунда бар!» — диде Фатыйх абый. Мин, шул минутта ук Тукайның кайда торганын сорап, чыгып та киттем Фатыйх абый үзе Арча кырында тора иде. «Болгар» номерлары янында трамвайдан төшеп, Тукай янына барганда Фәхрелислам Агиев очрады. «Туташ, кая барасыз’» — ди. Мин: «Тукаев янына, аның хәлен белергә барам», — диюгә: «Хәзер минем шуннан чыгышым, сез анда кермәгез», — диде. Мин, ничек, нигә, минем аны күрәсем килә, хәлен беләсем килә дигәч, Агиев: «Туташ, зинһар кермәгез, Тукаевны харап итәсез, Тукайны сөйсәгез, ана аз гына хөрмәтегез булса, кермәгез, һәлак итәсез аны», — диде. Мин, ни эшләргә дә белмичә, бу нн хәл, ничек мин Тукайны харап итим, дип аптырап калдым. Башым әйләнеп китте. Мин шулай ла, башымдагы калфагымны салып,. «Болгар» кунакханәсенең ишек төбенә килдем. Тәрәзә янында күз яшьләремне сөрткәләдем. Фатыйх абый, «хәзер үк бар», диде, монысы кермә ди, дип бераз уйланып торганнан соң, ишектән бер аягымны атлаган: идем, «Тукаевны сөйсәгез, аңар хөрмәтегез булса, зинһар кермәгез, харап итәсез», дигән сүзләр колагымда чыңлады. Мин ни хәтле күрәсем, керәсем килсә дә, Тукайга булган мөкатдәс хөрмәт хисем хакына үз теләгемне корбан итеп булса да, кермәскә тиеш дип, җылый-жылый кайтып киттем. Икенче көнне иртүк Чистайга китеп бардым Шулай итеп, Тукайны күрү насыйп булмады. Мин, ул терелер дә, икенче елларны күрешербез дигән өмет белән үземне юатып торганда, икенче елны аның вафат хәбәрен генә ишеттем Бу хәбәр миңа бик каты тәэсир итте, әнинең күрше бүлмәдә генә- утыруына да игътибар итмичә, үксеп жылый башладым. Әни минем янга чыкты. «Ник елыйсың?» — ди. Мин: «Тукаев үлгән » дигәч, мине орышырга тотынды. Үзең дә үләрсең әле син, ди. «Мин үлсәм дә ярый, ә- Тукайга үләргә ярамый», дим. Мин Казанга барсам. Тукай бардыр, исәндер кебек тоелды Пароходны сабырсызлык белән көтеп алдым Казанга килеп төшүгә ип элек каберлеккә киттем Ул вакыт Тукай кабере капка янында ук, бер калайга «Шагыйрь Габдулла Тукае»» дип язылган иде. Фатыйх абый янына бардым Ул да, барып керүгә, йөрәгемне әрнетеп: «Туташ, Тукай үлде бит», диде. Мин: «Шулай икән шул, нигә үтердегез?» — дидем Ул: «Мин синнән сорыйм, нигә үтердегез’» .Мин. «Аны алып калырга аның янында түгел идем бит. Сөйләп-сөйләп тә димли белмәдегез бит», дидем. Ул: «Сезне Тхкайга соратып Чистайга хат яздым Аннан отказ хәбәре килде» дигәч, күзләрем атылып чыгардай булып. Фатыйх абыйга каралым Ул Тукайга соратудан соң нинди җавап булуы турында минем хәбәрем бар дип булса кирәк, Вафа өчен тәкъдим ясаган икән.