Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨНИР МАЗУНОВ

Шагыйрь Мөнир Мазуновка 60 яшь тулды. М. Мазунов 1918 елның 3 апрелендә Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туа. 1935 елны үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әстерхан шәһәрендәге педагогия техникумында укый, соңыннан Ижевск шәһәренә укытучы булып килә. 1939—1946 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша, «Тревога» исемле фронт газетасының хәбәрчесе була. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә М. Мазунов партия сафларына керә. Сугыштан соңгы елларда М. Мазунов Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли, шул ук вакытта Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укый. 1953 ел. дан алып Татарстан Культура министрлыгының радиоинформация бүлегендә, 1960—1964 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли. Ш Мөнир Мазуновның беренче шигыре 1937 елда Әстерханда басыла. Аннары Ижевскида «Ленин юлы» газетасында яшь шагыйрьнең берничә шигыре дөнья курә. Бөек Ватан сугышы елларында ул актив языша башлый. Аның сугыш чорында туган күпчелек шигырьләре һәм очерклары үзе эшләгән «Тревога» газетасында басылып тора. 1944—1945 елларда берничә әсәре Татарстанда чыга торган яшьләр альманахында, «Совет әдәбияты» журналында, төрле җыентыкларда басыла Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре совет солдатларының хезмәтен, авыл яшьләренең кызыклы тормышын чагылдыруга багышланган. Бу шигырьләрдә яшьлекнең кайнар һәм саф хисләре сизелә М. Мазунов үзенең җыр һәм кантаталары бе лән дә укучыларга билгеле Аның сүзләренә комаеруча яратып җырлана. М. Мазуновның җырлары «Безнең тавыш», «Яшьлек җыры», «Әйдәгез, җырлыйбыз», «Гөлкәй», «Туган як» дигән җыентыкларга тупланган. Шагыйрь балалар өчен дә актив яза. Аның «Елда унике ай», «Син дә белергә тиеш», «Нәни төзүчеләр», «Ак күгәрченнәр» кебек китапларын балалар яратып укыйлар. Кпозиторлар Ә. Бакиров, М. Мозаффаров, 3. Хәбибуллин, С. Садыйкоәа, И. Шәмсетдинов, Р. Яхин тарафыннан дистәләрчә җыр язылган. Шагыйрьнең «Гасырлар кешесе Ленинга», «Туган як», «Әниемнең җылы кочагы» исемле җырлары халык арасында