Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘЛЛҮКИ» НИЧЕК ТУГАН?

«Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә. җырлау тавышын салкын кан белән тынлый алмый идем». Г. Т у к а й өек Ватан сугышына чаклы ук Татарстан Язучылар союзы клубында әдәби җомгалар бик күңелле үтә иде. Ул үзенә яшьләрне генә түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә тарта, әдәби җомгаларга барлык язучылар да килә. Кичә бәйрәм төсен ала, зал шыгрым тулы була иде. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай һә.м күренекле әдип Фатих Әмирханның якын дусты, хезмәттәшләреннән берсе Вафа Бәхтияров та әдәби җомгага даими йөрүчеләрнең берсе булды. Ул Г. Тукай урамында трра, ә мин аның күршесендә. Ул үзе өлкән яшьтә иде инде. Без Г. Тукай урамыннан язучылар клубына җәяү бергә барабыз, җәяү кайтабыз. Ул миңа «Мөхәммәдия»дә Ф. Әмирханнар белән театр куюлары, «Әльнслах» газетасы редакциясендә эшләүләре, «Шәрык» клубындагы кичәләр турында тәфсилләп сөйли. Шу.пай итеп, ике ара юлны сизми дә кала идек. Мин биредә укучыларга шул истәлекләрнең берсен — бөек шагыйребез Г. Тукай белән турыдан-туры бәйле булганын— тәкъдим итмәкче булам. «Менә бу — «Шәрык» клубы йорты,—дип башлап китте Вафа абый үзенең сүзең. Бервакыт шуның югары катында кечкенә генә өй мәҗлесе ясадык. Мәҗлестә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Сәгыйт Рәмиев һәм мин булдым. Әле дә күз алдымда: Г. Тукай, башын бер яккарак салып, акрын тавыш белән бик моңлы итеп, бер-ике җыр башкарды. Без Тукайның болан матур һәм моңлы җырлавына рәхмәт әйтеп кул чаптык. Бераз вакыт үткәч, Сәгыйт Рәмиев, артистларча баскан килеш, көчле тавыш белән бер озын көйгә, аннары кыска көйгә җырлады. Аңа да барыбыз кул чаптык. Шуннан соң Тукай сүзгә кереште: — һай, Сәгыйт дус, тавышың көчле, көе матур, тик... Сәгыйт Тукайга: — Я, нәрсә «тик»? Әйтеп бетер, «тик» дип эчеңдә калдырма, — дип үпкәле тавыш белән сүз ташлады. Тукай: — Алай булса, «тик>не дә әйтәм, син, Сәгыйт дус, кызма да, ачуланма да. Матур җырладың, барыбызның да күңел булды. Тик (ул тагын пауза ясый)... «Тик» сүзе яңадан кабатлангач, үзсүзле Сәгыйтебез тәмам кызып китте. — Тагын «тик?» Нәрсә әйтергә телисең соң син? Я, әйтеп бетер! Мәҗлестәгеләр Сәгыйтне тынычландырырга тотындылар. Шуннан соң Габдулла Тукай сүзен дәвам итте: Б — Сәгыйт дус, җырлавың барыбызга да ошады; көе дә, җырлавың да матур. «Тик» дигәнем шул инде: җырларыңның сүзләрен яратмадым. Син — хөрмәтле мөхәррир, милләтебезнең бай иҗатын беләсең, тик җырлаганда иске мәдрәсә шәкертләренә иярәсең. Милләтебезнең матур җыру көенә: Каләш-шәйхе фишшифа, дип Укыганың мантыйкмы5 Ма вежәтде. валлаи. жаии. Синнән гайре артыкны, — дип җырлавыңны «тик» дип әйтәм. Матур җырны бу сүзләр белән пычратма, сүзләрең ямьсез дип әйтүем генә,— дип, Тукай сүзен бетерде. Сәгыйт Рәмиев: — Их, Тукай, Тукай! Матур сүз белән җырла дип мине өйрәтәсең. Алай бик күп белсәң, я, миңа матур җырны табып бир әле. Бәлки матур сүзләрне үзең генә сочинять итеп бирерсең, аның исе дә килмәс,— дип мыскыллы көлеп куйды. Сәгыйт сүзләренә каршы Тукан: — Я, Сәгыйт дус, шул сүз өчен үпкәләмә инде. Милләтебезнең теле бай, кирәк булса, җырын да, сүзен дә табарбыз,—дпп җавап бирде Шуннан соң Тукай башка темага сүз башлагандай: — Сәгыйт дус, син иртәгә сәгать уннар тирәсендә «Әльнслахжа минем янга кереп чык әле,— диде. — Нигә? — Җыр, сүз табарга кушасың бит. Бәлки мин сиңа җырларга җыр табармын. Икенче көнне Сәгыйт нәкъ унда минем янга килеп җитте. — Әйдә, Вафа, теге дәрвиш янына кереп чыгыйк әле. Җырлар табам, диде бит. Әгәр тапмаса, өйрәтермен мин аны,— дип, Тукай эшли торган бүлмәгә чакырды. Без кергәндә, Тукай өстәл артында нәрсәдер укып утыра иде. Тукай, безне күргәч, кинәт урыныннан сикереп торды. Көләч, шатлыклы тавыш белән: — Ә, Сәгыйт дус, исәнмесез! Әйдә, ф<регә уз! Әле генә сине, бүген килерме икән, дип уйлап алган идем. Бик яхшы, бик яхшы килдең әле. Менә, Сәгыйт дус, шушы кәгазьне кара әле,— дип, бер бит кәгазь сузды. Сәгыйт кәгазьне алып эченнән укый башлагач: — Юк, Сәгыйт дус, син аны шыңшып, җырлап укы!—диде. Кәгазьдә хәзер инде һәркемгә таныш булган түбәндәге җыр теркәлгән иде: Ишеттем мин кичә берәү җырлый Чын безнеңчә матур, мнллн квй. Башка килә уйлар' төрле-тврле. Әллә нинди зарлы, моңлы квй Сәгыйт, кәгазьне укып чыккач, авыз эченнән шыңшып карады һәм, кинәт борылып, Тукайны кочаклап алды. — Габдулла әфәнде, син мине гафу ит, кичә сине рәнҗеттем бугай Хәзер бу сүзләр белән рәхәтләнеп җырлап булса кирәк,— дип, яна сүзләр белән кычкырып җырлап җибәрде Бу — Тукан сүзләренә «Әл- лүки»не беренче тапкыр җырлау иде. Шулай итеп, «Әллүки» җыры «Шәрык» клубында бөреләнде. «Әльнслах» редакциясендә аны беренче тапкыр җырлап репетиция ясалды,—дип, Вафа абый сүзен бетерде.