Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ленин Язы

Мин үземне бүген Ленин туган Язда итеп тойдым мизгелгә. Бик биектән — Ленин туган җирдән Карап торам язгы Иделгә: Идел тыныч әле. Ләкин ул да Язны тоеп, сизеп агадыр. Талпынуы, ашкынуы аның Киләчәккә, язга табадыр... Идел тыныч әле. Әмма бер көн Ургылачак Идел, ташачак — Гасырларның, илнең, бабайларның Өметләре чынга ашачак. Революция ташкыны.да Язгы Идел кебек кузгалыр. Кимсетелгән халык исеменнән РЕВОЛЮЦИЯ сүз алыр! Ташудан соң гөлбакчалар калыр, Кояш балкыр Идел күгендә... Шул бакчалар Шул кояшка карап Чәчәк ата әнә бүген дә. Бөек Ленин Язы! Җырлар гына, Мәдхияләр генә сиңа аз — Җаныгыз бер, хасиятегез бер. Ленин өчен рәхмәт сиңа, Яз! ...Ватанымда — тоташ язлар гына. Бөек тарих бездә языла... Иделемдә тагын язгы ташу, Рәхмәт укыйм Ленин Язына