КҮРЕНЕКЛЕ ТАРИХЧЫ
Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм иҗат иткән еллар (1818—1889) Россиядә феодаль-крепостной строй җимерелә һәм капитализм күтәрелә башлаган чорга туры килә. Бу вакытта төрки телле халыклар арасында да мәгърифәткә омтылыш сизелә башлый. Ш. Мәрҗани бу процесста тарихчы, философ һәм мәгърифәтче буларак билгеле. Бәхәссез. Мәрҗани гаять киң колачлы галим. Шулай да, беренче чиратта, ул — тарихчы. Мәсәлән, тарих фәнен Мәрҗани «бөтен нәрсәне эченә алган фән», «фәннәр анасы», «дөреслекне тануда арадашчы» дип атый»'. Татарларда тарих фәненең Мәрҗанигә кадәрге торышын анализлап, күренекле татар галиме Г. Ибраһимов болай дип язды: «Бездә элгәре әнбия (пәйгамбәрләр — М. Й.) тарихы вә ислам тарихлары бар иде. Бик сирәк кулларда Әбүл-Гази2 да очраш- тыргалый иде. Ниндидер бер уйдырма «Тәварих әл-Болгар» дигән урам әкияте йөри иде»3 . Татар тарихы мәсьәләләрен фәнни нигездә беренче тапкыр яктыртып чыгучы Ш. Мәрҗани булды. Бу турыда язучы һәм галим Р. Фәхретдинов ««Мөстафад әл-әх- бар...»ның басылып чыгуыннан соң Казан тарихы, ягъни милли тарихыбыз, уйдырмалар һәм әкиятләр кысасыннан чыгып фәнни тарихка әйләнде»,— дип бик дөрес язып үтте *. Ш. Мәрҗани иҗаты әле бик аз өйрәнелгән, хезмәтләренең күбесе бүген дә кулъязма хәлендә кала бирәләр. Мәрҗани иҗаты белән кызыксыну XX гасырда гына башлана. Олы галимнең 100 еллыгы уңае белән 1915 елда җыентык чыгарыла. Фактик материалга шактый бай булган ул җыентыкта Ш. Мәрҗани иҗаты дини һәм фәлсәфи күзлектән генә тикшерелә. Шулай да татар прогрессив интеллигенциясенең күренекле вәкилләре Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк Мәрҗанинең фәнни эшчәнлегенә объектив бәя бирә алдылар. Бөек шагыйребез Г. Тукай аны «Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган. Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» 6 дип атады. Г. Ибраһимов Мәрҗанинең тарихи хезмәтләренә фәнни-объектив бәя биреп, галимнең татар иҗтимагый фикер үсешендә тоткан зур ролен күрсәтте. 30 нчы елларда әдәбият һәм тарих белгече, тәнкыйтьче Г. Сәгъди болай дип язды: «Мәрҗанинең тарихлары татарлар өчен чыннан да нык тикшерелгән, тәхкикълә- неп (төпченеп — М Й.) беренче кулдан язылган чын иҗади әсәрләр булып чыктылар. Алар чыганак һәм вакыйгаларга чынлап та көчле, үткен бер тәнкыйть карашы йөртеп язылганнар» °. ' Ш М ә р а; а н и Мокадднмә китаб вәфияг әл-әслаф тәхият әл-әхлаф. Казан, 1883. 263 бит. 5 1824 елда И Хәлфнн һәм X. Френ тарафыннан чыгарылган «Шәҗәрәи төрки» күздә тотыла. 5 Г Ибраһимен. Бөек остазымызның каПбер тәэлнфләре. «Аң». 1915, № 1. 16 бит. (Алга таба: Г Ибраһимов. Биек остазымызның. ) ‘ Р. Фәхретдинов, «Казан тарихы» исемле әсәргә рецензия «Шура». 1910, № 5. 154 бит. ’ Г. Тука П Шиһаб хәзрәт,—Әсәрләр. II т. Казан. 1955. 234 бит • Г. Сәгъди. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926. 60—69 битләр. Ш МӨНИР ПОС Ы П О В ф КҮРЕНЕКЛЕ ТАРИХЧЫ ф өземтәләрне мин яшь чагымда ук Бохара һәм Самаркандта күчереп алдымп — дип яза ул соңрак. Әйтергә кирәк, совет тарихчыларының бәяләве буенча, Ибне Фадлан язмалары Идел буе болгарлары тарихын өйрәнү өчен зур игътибарга лаеклы, бай эчтәлекле әсәр булып тора. Кыскасы, Урта Азиядә унбер ел дәвамында җыйган материаллар Мәрҗанинең шактый гына әсәрләренә нигез булып ята. 1849 елда Ш. Мәрҗани, Урта Азиядән кайтып, Казанда яши башлый. Бу чорда, Г. Ибраһимов дөрес билгеләп үткәнчә, «бөтен татар дөньясында татар феодализмы тарафыннан тудырылган иске идеология хөкем сөрде... Культура һәм идеология тулысы белән руханилар кулында иде» 2 . Димәк, Ш. Мәрҗани язмышын да дин әһелләре, Казан һәм Уфа байлары кубызына биюче гыйльми даирәләр хәл итәргә тиеш иделәр. Алар Мәрҗанигә, Бохарадан кайтып төшү белән үк, имтихан оештыралар, һәм 1850 елның 2 мартында Ш. Мәрҗани 2011 нче указ нигезендә 1 нче Казан мәчетенең баш мулласы һәм аның каршындагы мәдрәсәнең өлкән мөгаллиме итеп билгеләнә. Гасырлар буе яшәп килгән хорафатларга каршы көрәш ачкан Ш. Мәрҗани кебек принципиаль һәм намуслы кешегә революциягә кадәрге Россиядә яшәве һәм эшләве, билгеле, бик авыр була. Шуңа2 да карамастан, Ш. Мәрҗанинең җирле край тарихын тикшерү буенча эшчәнлеге нәкъ менә шушында — туган ягында чәчәк ата. Монда ул зур галим-тарихчы буларак формалаша һәм милли тарих фәнебезнең нигезен тәшкил иткән әсәрләр яза. Мәрҗанигә татар дин әһелләренең күбесе өчен характерлы булган йомыклык хас булмый. Ак чалма һәм яшел чапан кигән галим Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышларында катнашып, рус галимнәренең игътибарын үзенә җәлеп итә. 1877 елда археологларның IV Бетенроссия съездында ул Болгар һәм Казан тарихы турында доклад ясый. Бу Бетенроссия гыйльми форумында татар галимнәренең беренче чыгышы була. Ш. Мәрҗани тарих фәне белән бер аяктан атлау өчен көчен кызганмый. Урта Азиядә җыйган чыганакларның җитәрлек булмавы үзен сиздерә башлый. Шуңа күрә ул Петербург галимнәре белән бәйләнешкә керергә тырыша. Аңа үзенең шәкерте — Петербург университетының татар һәм төрек телләре укытучысы Хөсәен Фәезханов (1828—.1866) нык ярдәм итә. Мәрҗани үзе дә шәкерте X. Фәезханов турында зур рәхмәт хисе белән: «Хөсәен Петербург шәһәренә күчмәк улдыгында бу хәлене инкарь иттем вә мурадыннан җуерыр өчен саи кылдым (тырыштым—М. Й.). Ләкин аллаһе тәгаләнең хөкме имеш тәдбирләрем тәкъдиргә муафыйк чыкмады, касдыннан дүнде- рә алмадым. Ә соңыннан аның Петербургта торганыннан күп файда күрдем», — дип яза ’. Ш. Мәрҗани белән X. Фәезханов арасындагы хат язышулар Фәезханов үлгәнгә кадәр дәвам итә. Ул хатлар бу ике галим арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекнең никадәр тыгыз булуы турында сөйлиләр. Петербургта X. Фәезханов В. В. Вельяминов-Зернов, В. А. Дорн, Н. И. Лерх, Шәех әт-Тантавилар белән яхшы мөнәсәбәттә була. Күптән түгел генә табылган чыганакларга караганда, X. Фәезханов шулай ук В. Д, Стасов, Чокан Вәлиханов һәм Ибраһим Ал- тынсарин кебек алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклеләре һәм күренекле мәгърифәтчеләре белән дә тыгыз элемтәдә булган4 . Петербург галимнәре белән даими аралашкан X. Фәезханов Мәрҗанине һәр вакыт фән дөньясындагы яңалыклар белән таныштырып тора. X. Фәезханов аша Ш. Мәрҗани белән В. В. Вельяминов-Зернов һәм Шәех әт-Тантави арасында хезмәттәшлек урнаша. Ш. Мәрҗани тарихчы буларак 70 нче елларда тәмам формалашып җитә. Элегрәк аны теология мәсьәләләре һәм гомуммөселман культурасы проблемалары кызыксындырган булса, хәзер инде ул башы-аягы белән тарих проблемаларына чума, бөтен көчен тарихи әсәрләр язу һәм аларны бастыруга юнәлтә. Тарих, Ш. Мәрҗани өчен, беренче карашка күренгәнчә, гади мавыгу түгел, ә бәлки Көнчыгышның схоластик идеологиясенә каршы бер корал да булган. Тарих аңа 2 Ш М ә р ж а п н Мостафад әл-әхбар фи әхвалн Казан вэ Болгар (Казан һәм Болгар тарихы өчен китерелгән хәбәрләр). 1 т , Казан. 1885. 59 бнт. (Алга таба: Ш. Мәрҗани. Мостафад әл-әхбар. .) 1 Г Ибраһимов. Татары в революции 1905 года. Казан, 1926. 26 бит 1 Мәрҗани мәҗмугасы. 349 бит * М Госманов Мәрҗани турында берничә сүз. «Казан утлары», 1968. № 1. 118 бнт. практик әһәмияткә ия җитди мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итә, үз позициясен нигезләү һәм яклау ечен җитди аргументлар бирә. Ш. Мәрҗани әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар аның политик карашлары белән тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, Мәрҗанинең үз чорында шау-шу тудырган һәм зур уңыш казанган «Назурәт әлхак...' хезмәте феодаль схоластикага, дини фанатизмга һәм йомыклыкка каршы игълан ителмәгән сугыш иде. ф • Назурәт әл-хак...» аерым бер проблемага багышланган булса да, анда авторның тарихи, философик һәм этик карашлары да киң чагылыш тапкан. Хезмәттә автор үзен g рационалист галим буларак күрсәтте. Ул тәҗрибә һәм сынап карауларның зур әһә- = мияткә иялеген ассызыклап, шул вакытта хөкем сөргән гореф-гадәтләрне кире кага, « элек шөбһәсез авторитетлар булып саналган әт-Тафтазани, әд-Даваниларның чик- щ ләнгәнлеген күрсәтә. «Назурәт әл-хак...»та күтәрелгән «иҗтиһад мөнкарыйз», ягъни 5 актив фикер йөртү дәвере узды, кеше уз акылы, үэ тәҗрибәсенә таянып дин һәм х тормыш турында фикер йөртә алмый, ул үзеннән элек яшәгән фидакарь фикер иялә- о. ре — мөҗтаһидлар гамәлгә керткән кагыйдәләргә таянып яшәргә тиеш дигән карашка ж каршы чыгу үзе генә дә бик зур әһәмияткә ия иде. ф Мәшһүр инглиз галиме X. А. Р. Гибб, мөселман дөньясының үткәнен тасвирлап: а «XVI—XIX гасырлар безнең алдыбызга бигрәк гә караңгылыкка чумган килеш килеп О баса, андагы сүрән бертөрлелекне хәтта дини бәхәсләр дә бозмый» ’.— дип язган иде. Менә шул чак, Г. Тукай әйтмешли, «чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше. » и «Назурәт әл-хак...» хезмәте мөселман җәмәгатьчелегендә зур гауга куптара. Эш О сүз көрәштерү белән генә чикләнми. Мондый фикер мөселман булмаган кешеләр таС рафыниан әйтелгәндә әллә ни әһәмият бирмәскә дә булыр иде, ләкин аны традицион Бохара мәктәбе шәкерте Ш. Мәрҗани күтәрел чыккач, мәсьәлә бөтенләй башка д төс ала. Бер төркем татар муллалары (32 кеше) 1887 елның 17 декабренда шул вакыт- Ф тагы мөфти М. Солтановка рапорт язалар. Мәрҗанине алар «фетнәче еретик» дип * атыйлар, «Назурәт әл-хак...»та күтәрелгән критик тикшерү методы диннең нигезе, аның догматлары булган бөтен нәрсәне җимерү куркынычы астына куя, дип гаепләп чыгалар. Бертавыштан Мәрҗанинең бу хезмәтен тыюны таләп итәләр Рапорт 1887 елның 17 декабренда Оренбург духовное собраниесенә җибәрелә һәм 1054 иче номер белән теркәлә 3 . Ш. Мәрҗанине һәм аның хезмәтләрен күралмау ачыктан-ачык сыйнфый характерда була. «Назурәт әл-хак...»ның авторы экономиканың төшенкелегенә, иҗтимагый тормышның катып калуына, һәрбер иҗтимагый инициативаның деспотларча бастырылуына китергән феодаль строй политикасына каршы була. Тиңсез акыл һәм талант иясе, шәхси яктан тел тидермәслек кеше булу һем хезмәтләрендәге төп идеяләрнең әһәмияте дошманнарына аңлашылып җитмәү генә Мәрҗанине тагын да катырак эзәрлекләүләрдән коткарып кала. Ә дошманнары аңга килгәндә. Г. Тукай әйткәнчә, «Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт этләр буе җитә алмаслык җиргә кичкән» * була инде. Ш. Мәрҗанинең мәгариф һем акыл иреклеге мәсьәләләрен беренче планга куюы, фанатик руханиларга һәм татар халкын артка сөйрәгән феодаль тәртипләргә каршы көрәш идеяләрен күтәреп чыгуы халыкка үз заманында җитәрлек дәрәҗәдә тәэсир итә алмаса да, алдагы буыннарның уянуына, һичшиксез, зур этәргеч була. Мәсәлән, Г. Тукай иҗатында чагылыш тапкан иске мәдрәсә тәртипләрен, надан Һәм бозык ишаннарны сарказмлы тәнкыйтьләү — асылда үткән гасырның 70 нче елларында ук Ш. Мәрҗани күтәреп чыккан идеяләрне сурәтле чагылдыру иде. Шулай итеп, Ш. Мәрҗанинең эшчәнлеге туып килүче татар тарих фәнендә генә түгел, ә әдәбиятында да тәнкыйть агымы барлыкка килүгә этәргеч була. Галимнең басылган тарихи әсәрләреннән иң әһәмиятлесе — ике томлык «Моста- фад әл-өхбар фи әхвали Казан еә Болгар». Бу хезмәт татар телендә язылган. Ш. Мәрҗани аны Идел һәм Урал буеның иң борынгы халыкларын тасвирлаудан 1 Ш М ә р ж а п и. Назурәт әл-хак фи фәрзыят ал гийша> вә ик ләм ягыйб аи> шәфәкъ (Хакыйкать телосаобы) Каааи. 1870 (Алга таба Ш Маржами Назурәт ал хак ) •X А Р Гибб Арабская литература .М . 19й< 110 бит »р Фохретлиноа Асар III кисәк. 173—175 кәгазьләр (Кулъязма СССР Фәикәр академиясенең Уфадагы филиалы архивында саклана I • Г. Тукай Шиһаб хәзрәт «Аңа. 1913. М 2. башлый. Татарларны борынгы болгарлардан килеп чыккан дип исәпләгәнгә күрә, ул борынгы болгар һәм аларның тирә-ягындагы халыклар тарихына да зур әһәмият -бирә. Тарихчылар арасында беренчеләрдән хәзерге Урта Идел һәм Урал буе татарларының килеп чыгышын монголлар белән бәйләп аңлата торган теориягә каршы чыга, этнография, кенкүреш һәм матди культура мәгълүматларына таянып, аларның килеп чыгышын болгар теориясенә бәйләп аңлата. Шул ук вакытта ул, төрле чыганакларга таянып, Урта Идел буе татарларының кипеп чыгышында башка компонентларның да (кыпчак, угор, фин) ролен инкарь итми. Бу хезмәтендә Мәрҗани тарих фәненең төрле теоретик мәсьәләләрен күтәреп чыга, тарихка, фән буларак, үзенең карашын ачыклый, аны өйрәнү буенча үзенең принципларын билгели. Әсәр безне Мәрҗанинең дөньяга карашы белән дә таныштыра. Тарихчы буларак, аның турында шактый тулы мәгълүматлар бирә. «Мостафад әл-әхбар...»ның II томында Казан краеның Россия составына кергәннән соңгы тарихы яктыртыла Монда татарларның мәктәп, мәдрәсә, мәчет кебек мәгариф һәм дин учреждениеләре тарихы, шулай ук мәгариф өлкәсендә зур хезмәт күрсәткән, аерым эз калдырган укытучылар, муллалар һәм башка эшлеклеләрнең тәрҗемәи хәлләре бирелә. Әсәрдә тарихи экскурс, лирик чигенешләр, шәхси истәлекләр дә куп. Автор шулай ук XVII гасыр азагы һәм XX гасыр башларындагы социаль-экономик хәлне сурәтли *. Билгеле, Ш. Мәрҗанинең бу хезмәтенә дә хәзерге көндәге таләпләр белән якын килергә ярамый. Иң элек ул үзенә кадәр язылган җитди хезмәтләргә таянудан мәхрүм ителгән була, чөнки андыйлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Авторның социаль-политик карашлары чикләнгән булу да үзен сиздерә. Ул тарихны сыйнфый аңлаудан ерак торган. Шуңа күрә крайның социаль-экономик торышы тарихчы тарафыннан өстәнрәк, эчке анализсыз бирелгән. «Мостафад әл-әхбар...»да күбесенчә политик тарих яктыртылган. Бу — авторның методологиясе һәм тикшерү методикасы белән дә аңлатыла. Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә без чыганакларны классификацияләү белән дә очрашмыйбыз. Әсәрнең билгеле бер территориаль Һәм хронологик рамкалар белән чикләнмәгәнлеге дә аның композицион төзелешен беркадәр таркаулаткан. Г. Ибра- һимов язып киткәнчә: "Әсәрнең тышкы киеме чибәр түгел, андагы материал дә Европа галимнәренең әсәрләрендәгечә ачык вә табигый тәртип белән тезелеп бармаган. Ләкин ул вакытта без артык бернәрсә көтәргә хакыбыз да юк иде...» 3 4 . Бу җитешсезлекләр исә ул чордагы бөтен татар галимнәре өчен дә хас булган һәм аларга карап әсәрнең әһәмияте кими дип әйтеп булмый. Ш. Мәрҗанинең бу хезмәтен бәяләгәндә татар галимнәре бер фикердә булалар. «Әмма «Мостафад әл-әхбар...«ларга киленсә,— дип яза Г. Ибраһимов,— аларның әһәмияте үткәндәге бер дәвердә булган хезмәтләр өчен генә түгел, болар бүген дә һәм киләчәктә дә үзләренең кыйммәтләрен югалтмаячаклар, чөнки болар безнең милли тарихыбызның бердән аталары, икенчедән нигезләредер» 5 6 7 . Җамалетдин Вәлиди исә болай дип билгеләп уза: «Безнең татарлар өчен иң мөһим, иң билгеле әсәр шөбһәсез ике җәлед (том—М. Й.) «Мостафад әл-әхбар..,»дыр. Бонлар безнең тарихыбызның анасы дип әйтергә ярарлык әсәрдер. Шиһаб хәзрәт үзенең тарихларында гади бер риваятьче, вакыйгачы булып бармый, язган нәрсәләрен бик строгий тәнкыйть вә мәхкәмәдән (хөкемнән — М. Й.) кичереп яза»’. Рус галимнәре дә Мәрҗанинең бу хезмәтенә югары бәя бирәләр. 1895 елның 2 нче январенда Казан университеты профессоры Н. Ф. Катанов шул университет каршындагы археология, тарих һәм этнография җыелышында җирле авторларның тарихи хезмәтләрен анализлап, болай ди: «Казан галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтенә килсәк, ул этнографик һәм тарихи эчтәлегенең байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел. башка Европа телләренә дә тәрҗемә ителергә лаеклы» . Ш. Мәрҗанинең бу тарихи әсәре әле дә әһәмиятен югалтмый. 1948 елда Татарстан тарихының аерым дәверләрен тикшергәндә академик Б. Я. Греков һәм Н. Ф. Ка- 3 Ш М ә р Җ а и и. Мостафад әл-әхбар.. II т. 1900. 7 бит. ; Г И б р а һ и м о п. Бвск остазымызныц . 17 бит ’Шунда ук. 16 бит. * >К Вәлиди Мәрҗани «Вакыт». I9I-I. № 1164. 18 апрель 7 Известия Общества археологии, истории и этнографии. XIV т.. 470 бит (Алга таба ИОЛ11Э.) нче чыг.. Казан. 1893, линии бу мәсьәләдә иң дөрес һәм тулы мәгълүматлар бирүче авторлар дип түбәндәге тәртиптә биш авторны күрсәтәләр: Хисаметдин ибне Шәрәфетдин, Шиһаб Маржами, Каюм Насыйри, Мөхәммәт Зариф Хөсәенов һәм М. М. Рәмзи. Әгәр дә беренчесенең мәгълүматлары ачыктан-ачык ялган, өченчесенең тарих фәненнән аз хәбәрдарлыгын, дүртенчесенең мәгълүматлары фрагменталь булуын, ә соңгысының — берьяклы һәм компилятив характерда булуын исәпкә алсак, бердәнбер ышанычлы чыганак булып ф Ш. Мәржанинең «Мостафад әл-әхбар .. »ы гына кала. Ш Мәржанинең иң зур тарихи хезмәте — «Вәфият әл-әслаф вә тәхият әл-әхлафн. Әсәр гарәп телендә язылган. Ул VI гасырдан алып XIX гасырга кадәр яшәгән Көнчыгыш галимнәренең, әдип, шагыйрь, дәүләт эшлеклеләренең тәрҗемәи хәлләрен, хезмәтләрен кыскача яктырта торган биобиблиографик әсәр. «Вәфият әл-әслаф .» некролог принцибында төзелгән. Шәхесләр турында мәгълүматлар мәрсия рәвешендә бирелә. Бу хезмәттә әл-Фараби', Ибне Рөшд Әбугалисина 8 9, әлМәгари *, Алишер Новой һ. б. лар турында кызыклы мәгълүматлар бар Автор Ибне Хәлликән. Ибне Әсир, Ибне Хәлдун, әш-Шахрастани кебек авторитетларның әсәрләренә таяна. Хезмәттә шулай ук Көнбатышның дәүләт эшлеклеләре — Петр I, Карл XII, Наполеон I турында да кайбер мәгълүматлар бар. Ш. Мәржани чоры өчен мондый типтагы тарихи әсәрләр бик табигый, чөнки татар галимнәренә тирән йогынты ясаган гарәп историографиясенә тәржемәи хәлләргә зур әһәмият бирү, сәяси елъязмалар белән тарихи шәхесләрнең тәржемәи хәлләрен тыгыз бәйләнештә бирү хас иде Авторның стиле 775—868 нче елларда яшәгән бөек гарәп язучысы һәм энциклопедисты әлҖаһизһәм Ибне Хәлликәннәр стилен хәтерләтә. Теге яки бу шәхес турында язганда Мәржани әсәренә төрле мәзәкләр һәм кызыклы вакыйгалар да кертә. Бу исә, мавыктыргыч итү белән бергә, аның бәясендә күтәрә, Урта гасырны өйрәнү чыганагы буларак та әһәмиятен үстерә Әсәр кулъязма хәлендә КДУның Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә, сирәк очрый торган кулъязмалар бүлегендә саклана. Аның 411 биттән торган беренче томы — «Мокатдимә» (Кереш) өлеше генә басылган Монда автор тарих, дин, культура, этнография мәсьәләләрен тикшерә. Кереш үзенең формасы белән Ибне Хәл- дунның «Мокатдимәисен хәтерләтә һәм тарихи шәхесләргә багышланган 6 томдагы материалны аңлау өчен яхшы теоретик кулланма булып тора 1864 елда Казанның «Дәр әл-фәнун» матбугатында Ш. Мәржанинең «Горфәт өл- хәвакыйн ли арфәти-л-хәвәкыйн» әсәре дөнья күрә. Ләкин, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында китап сатуга чыгарылмый. Шуңа күрә ул Урта Азия тарихы белгече Ef. В. Бартольд һәм башкаларның игътибарыннан читтә кала Үз вакытында «Аң» журналы билгеләп үткәнчә, «Мостафад әл әхбариның I томы Идел буе халыклары тарихын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булса. «Горфәт әл-хә- вакыйн...» X—XII гасырлар Урта Азия тарихын өйрәнү өчен шундый ук зур чыганак ул. Чынлап та, Ш. Мәржанинең бу хезмәте моңарчы бөтенләй өйрәнелмәгән проблемага— Урта Азиянең монголларга кадәрге тарихын өйрәнүгә багышланган Тарихчының бу хезмәте ул вакыттагы гажоп катлаулы һәм буталчык мәсьәләне — политик аренага Чыңгыз хан килеп чыкканчы Урта Азиядә 200 елдан артык төрки кабиләләрнең кайсы хакимлек итүен ачыклый. Моңарчы Европа галимнәре Урта Азиянең бу чоры турындагы кайбер мәгълүматларны бары Менәжим-пашаның «Сәхәиф әл-әхбар» (Язма хәбәрләр)еннән генә алганнар. Шулай итеп, Ш Мәржанинең «Горфәт әл хәвакыйн » хезмәте, В В Бартольд хезмәтләре чыкканга кадәр, көнбатыш уйгурлар, яки В В Григорьев һәм В В Бартольд терминологиясе белән әйткәндә Караханидлар ° турында иң дәрес һәм тулы мәгълүматлар бирүче бердәнбер әсәр була Мәржанинең бу хезмәте хәзер дә әле үзенең әһәмиятен югалтмаган. Мәсәлән, әсәрнең Ташкент каллиграфы Морад Хаббвз әш- 1 III Мәржани Вәфият әл әслаф . II т.. 406—407 бяГД->Р 'Шунда у к, 111 т . 222 бит •Шунда у к. 11 т. 626—533 битләр •Шунда у к. II т . 551 бит • Ш у п д в у к. IV т.. 212 бит 9 аКарвхвивдлар» терминын беренче тапкыр В В Григорьев . тольд та кабул иткән Кера В В Бартольд. Очерки ясторим Семиречья - Сочинении. II I кисәк. М . 1963. 41 бит • 1ЮАИЭв "п?V^ieSlT'I^Sl'^HT.iap *'вН,ЫГЫШИЬ1 вЯр ЭНү Ш,СТ,,ТУ ТЫ материаллары Иив №5741. МӨНИР пои ЫНОВ ф КҮРЕНЕКЛЕ ТАРИХЧЫ Шаши тарафыннан 1941 елда Казан нөсхәсеннән күчерелгән булуы да шул хакта сөйли 10. Ш. Мәрҗанинең 1877 елның 13 августында археологларның IV Бөтенроссия •съездында В. В Радлов тарафыннан укылган «Гилаләт әз-заман фи әхвали Болгар вә Казан» (Болгар һәм Казан патшалыкларының тарихы) хезмәте дә зур әһәмияткә лаек. Хезмәтнең төп нөсхәсе һәм тәрҗемәсе шул съезд хезмәтләрендә басылып чыга. Татар тарихчысының бу хезмәтенә алга таба И. Ф. Готвальд, Н. П. Загоскин Һәм Н. И. Ашмариннар дй мөрәҗәгать итә Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте җитәкчесе С. М. Шпилевский да шул җәмгыятьнең гомуми җыелышында сөйләгән речендә (1879 елның марты) Ш. Мәрҗанинең җирле крайны өйрәнүдәге эшчәнлеген югары бәяли 2 . Ш. Мәрҗанинең гарәп телендә язылган «Ихтисар ән-нәҗүм әз-зәхирә фи әхвал Мисыр вә әлКаһирә» (Мисыр һәм Каһирә тормышындагы якты йолдызларның кыскача тарихы) хезмәте дә тарихи әсәр. Г. Гобәйдуллинның күрсәтеп китүенә караганда, ул ике томнан торган. Хәзергә аның бары бер генә томы табылган ’. Бу хезмәтендә Ш. Мәрҗани гарәп һәм алар белән янәшәдәге илләр турында күп кенә мәгълүматлар бирә, ул илләрнең галим һәм хөкемдарлары биографиясе белән таныштыра. Бу әсәр Идел буе халыклары тарихы өчен дә әһәмияткә ия. Инде кыскача йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: XIX гасырның икенче яртысында яшәгән татар тарихчылары арасында Ш. Мәрҗани, һичшиксез, беренче урында тора. Аның феодаль-крепостной строй таркалу һәм буржуаз мөнәсәбәтләрнең көчәя баруы шартларында формалашкан дөньяга карашында XIX гасырның алдынгы демократик идеяләре дә. шул вакыттагы буржуаз историографиянең чикләнгәнлеге дә чагыла. Киң карашлы һәм күп кырлы галим буларак, Ш. Мәрҗани тарих фәненә аеруча зур игътибар биреп, бу өлкәдә күп кенә җитди хезмәтләр дә язып калдыра. Алдынгы карашлы тарихчы буларак. Ш. Мәрҗани бу фәннең предметы һәм методы турында фәнни теорияләр биргән, гаять күп төрле чыганаклардан файдаланган, татар халкының этногенезы мәсьәләләрен күтәргән. XIX гасырның икенче яртысында татар ис- ториографиясенә Ш. Мәрҗани керткән өлеш бүген дә зур фәнни мирас булып кала