Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮП КӨЧ КУЕЛГАН

Нинди дә булса милли, телнең аңлатмалы сүзлеген тезү — гаять катлаулы һәм җаваплы эш. Академик А. С. Чикобава сүзләре белән әйткәндә, дәүләт өчен халык санын алу никадәрле кирәк булса, телне өйрәнүдә аның лексик составын һәм эчке мөмкинлекләрен ачыклау шул кадәрле үк мөһим. Әмма телдәге сүзләрне, халык санын алган кебек, кыска вакыт эчендә генә барлап чыгып булмый. Бүгенге көн лексикасы еллар, гасырлар буена җыйналган байлһк ул. Тел — халык тарихының көзгесе. Хәзерге көндә төрки халыклардан төрекмәңлеләр, әзербәйҗанлылар, кыргызлар аңлатмалы сүзлекләрен булдыру бәхетенә - ирештеләр Казакъ теленең ике томлык сүзлеге басылып чыккач, галимнәр унике томлык сүзлек төзүгә керештеләр (аның ике томы басылып чыкты да инде), һәм менә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»- нең беренче томы дөнья күрде *. Татар лексикографиясенең бүгенге торышын, сүзлек хәзинәбезне күзалларга ярдәм иткән бу хезмәт буш җирдә калкып чыкмады. Ул, беренчедән, Каюм Насый- риның «Ләһҗәи татарине белән Җ. Вәлиди сүзлеге (аның әлиф, би. ти хәрефләреннән башланган сүзләре генә басылган) традицияләрен дәвам иттерсә, икенчедән, ике телле, диалектологик, терминологик, алынма һәм фразеологик сүзлекләрне төзегәндә тупланган бай тәҗрибәгә таянып тезелде. Яңа сүзлекне төзегәндә Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият Һәм тарих институты галимнәре татар теленең XIX гасыр ахырыннан алып, хәзерге көнгә кадәр го1 Өт томда 1 том Казан. 1977 ел Рыколлт- ги Л Т Махиутовл. М Г Мохаммзднсв. К С. Сабкров, IU С Хапбнкоаа мумкулланышта булган лексик һәм фразеологик байлыгын Туплап кына калмыйча, сүзләрнең мәгънәләре белән мәгънә төсмерләрен ачуны, эмоциональ-стилистик кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләүне максат итеп куйганнар, һәм безнең фикеребезчә, бу бурычны алар уңышлы гына хәл иткәннәр Сүзлектәге һәр суз үзенең семантик, стилистик һәм грамматик үзенчәлекләре белән күз алдына килеп баса. Тибы буенча ул хәзерге әдәби телнең норматив сүзлеге булса да. мондый хезмәтләр, кагыйдә буларак, күпмедер дәрәҗәдә борынгырак заманнарга хас сүзләрне дә үз эченә апалар. Чөнки хәзерге әдәби тел кинәт кенә тумаган, ул иске татар әдәби теленең дәвамы булып тора. Мәгълүм булганча, соңгысы чын мәгънәсендә халыкның аралашу коралы булып китә алмаган: ул чыгтай, госманлы терекләренең тел элементлары, гарәп һәм фарсы алынмалары белән нык чуарланган. Бары тик XIX йөз урталарында гына татар әдәби теле сөйләм теленә якыная башлый, әдәби тел халыкчан юнәлештә үсүгә юл тота. Шул чорларда һәм XX йөз башларында, бигрәк тә классик әдәбият әсәрләрендә кулланылган сүзләр дә аңлатмалы сүзлектә урын алырга хаклы, чөнки алар эстетик тәрбия, матурлык-гү- эәллекне тоя белү сәләтен һәм сөйләм культурасын тәрбияләүче чаралар булып тора. Фәнни нигездә төзелгән сүзлек бай картотекага таянырга тиеш сүзләрнең мәгънә төсмерләрен ачудан тыш, ул кайвакыт килеп чыга торган субъективлыкка юл куймауга да ярдәм итә. «Татар теле аңлатмалы сүзлеге» нәкъ шулай тезелгән дә Әзерлек чорында классикларыбыз (Г. Тукай, М. Гафури. Ф Әмирхан, Г Ибраһимов. Ш. Камал. Г. Камал һ. б) белән өлкән буын азучыларыбыз (Г Беширов. Н Исәнбәт. Н Ә. Еники, М. Әмир Г. Әпсәләмов һ. б.) әсәрләрендәге һәр суз күчерелеп алынып, барлыгы өч миллионга якын карточка тупланган. Моннан тыш авторлар тормышыбызның төрле өлкәләренә караган сүзлекләр, халык авыз иҗаты әсәрләре, дәреслекләр, газета-журналлар. фәнни-популяр әдәбиятны да киң файдаланганнар. Шуңа күрә дә сүзлектә алу, ачу, аш, бакча, буй, дуга, ипи кебек гади көнкүреш төшенчәләрен белдерүче сүзләр белән бергә вәкарь. вөҗүд, гасаб, игълан, инсан, агрегат, аэропорт, аэрочана, бацилла, велюр, готика Һ. б. шундый алынмаларны күрергә мөмкин. Аларның көндәлек тормышта еш кулланыла торганнары инде алынма дип түгел. ә татар теленең үз сүзләре сыман кабул ителәләр. Шундыйлардан багаж, битараф, блок, вариант, ватман, арматура, астронавт, вәгъдә, вәкил, девиз, инкяр, итагать, ихзыяр. иҗтимагый, демократ Һәм башка сүзләрне китерергә мөмкин. Сүзлекне төзүчеләр пуристик агым нәтиҗәсендә дөнья күргән яки кайбер авторларда гына кулланылган, яисә чит телдән тәрҗемә ителеп, халыклашып китә алмаган сүзләрне хаклы рәвештә игътибардан читтә калдырганнар. Әмма телнең пассив лексикасы итеп саналган сүзләрне сүзлеккә кертү-кертмәү мәсьәләсендә тагын да таләпчәнрәк булырга да мөмкиндер әле. Күп төрле һәм зур күләмле махсус терминологияне сүзлек өчен сайлау проблемасы лексикографиядә әлегә хәл ителеп җиткәне юк. «Татар теленең аңлатмалы сүэлеге»нең керешендә киң кулланылышта йөри торган терминнарның гына китапка алынганлыгы турында ачык әйтелә. Шулай да кабул иткән принциптан читкә тайпылулар да юк түгел. Мәсәлән: архипастырь, багбан. геликон, глетчер, диванханә, инкунабула кебек сүзләрне сүзлеккә кертмәгәндә дә зыян килмәс иде. Ни сәбәптәндер, сузлектә аксеркә, актүш. алгыч, атлас (географик), ашыт, бал- бал, биртек, бортпроводница (чөнки бортмеханигы кергән бит), борын (мыс, коса) сүзләре китерелмәгән. Авторлар, аларны искә алып, сүзлекнең кушымтасында бирерләр дип ышанасы килә. Сүзлеккә аерым диалекталь сүзләрнең кертелүен дә уңай күренеш дип санарга кирәк, чөнки сөйләшләрдән кергән кайбер сүзләр әдәби телне тулыландырып, аны төрле стилистик бизәкләр белән баеталар. Беренче томга кертелгән аҗаган, буйдак, болдыр, игәч сүзләренең әдәби телебездә функциональ максат белән генә кулланыла башлап, тора бара төп сүзлек фонды берәмлегенә әверелүен искә төшерик. Асыл мәгънәсе «киртә» булган иннек сүзе дә матур әдәбият битләрендә күбрәк урын ала башлады. Сүзлектә китерелгән мисалларга караганда, аның «киртә» һәм шуңа тыгыз бәйле мәгънәләрдә . К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, М. Гали, Ш. Маннур. Н. Фәттах әсәрләрендә кулланылганын күрергә мөмкин. Димәк, ул да аерым диалект чикләрен үтеп чыккан. Хезмәт ияләренең гомуми культурасы үсүе лексикографларның тел культурасы мәсьәләсенә җитди игътибар бирүләрен таләп итә. Тел культурасы өчен көрәш әдәби тел сүзлекләрендә стилистик характеристиканы да үз эченә ала. Төзүчеләр һәр сүзнең кулланылыш өлкәсен билгеләргә омтылганнар. Сүзлектә китерелгән һәр сүз янындагы махсус билге ул сүзнең нинди очракта кулланылырга тиешлегенә ишарә итә. Мәсәлән, гайрәт сүзе төп мәгънәсе ягыннан көч-хуәтне белдерсә, сөйләм телендә «хәл, егәрне, үз вазифасын үтәү сәләтен» («Картайдым, гайрәтем юк эш эшләргә») һ. б. өстәмә мәгънәләрне бирә dlna. Моңарчы чыккан сүзлекләрдән аермалы буларак, яңа хезмәттә сүзләргә грамматик характеристика бирелгән. Махсус билгеләр сүзнең кайсы сүз төркемнәренә караганлыгын, аның аерым грамматик формаларын, синтаксик функцияләрен күрсәтәләр. Мисал өчен аркылы сүзен генә алып карыйк. Ул, рәвеш булып килеп, «нәрсәнең бул«а да иңе, киңлеге буенча; буйны иңгә кисеп үтә торган юнәлештә», сыйфат буларак «буйны иңгә кисеп үтә торган юнәлештә беркетелгән, куелган, эшләнгән» һәм җөмләдә сыйфатның исем функциясендә килгән «иң, киңлек» («Аркылысы буена тиң булсын») мәгънәләренә ия. Ә инде җөмләдә бәйлек булып килә икән, ул вакытта «бер яктан икенче якка кисеп үтү белән бәйләнешле эш-хәрәкәтнең урынын белдерү» (күпер аркылы чыгу), «эшхәрәкәт булып үтә торган ике нокта арасындагы урынны белдерү» (Казанга Арча аркылы кайту) һәм башка шундый мәгънәләргә ия була. Мәгънә һәм аның төсмерләренең бөтен тулылыгы белән төгәл китерелүе, грамматик характеристиканың конкретлыгы, стилистик анализның нечкәлеге, фразеологик материалның күплеге ягыннан күпчелек аңлатмаларны сүзнең яшәеше белән кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләүче лексик этюдлар дип санарга мөмкин. Мәсәлән тугыз мәгънә һәм дурт мәгънә төсмере булган авыз сузенә тагын шул суз кулланылган 79 фразеологик берәмлек теркәлгән, бу исәпкә аларның фразеологик вариантлары керми Мәсәлән, бик күп һәм оста сөйләүчегә карата «Авызына җен төкергән», «Авызына иблис төкергән», ЪАвызы- на саескан төкергән» дип тә әйтәләр. Урынны экономияләу өчен алар хачлы рәвештә җәя эчендә генә күрсәтелә Шулай ук ике сүзенә төп-төгәл 120 (I) фразеологик әйтелмә тупланган, аңлатылган һәм татар әдәбиятыннан, халык авыз иҗатыннан китерелгән мисаллар белән расланган. Кызганычка каршы, сүзләрнең мәгънәләрен ачыклауда кимчелекләр дә юк түгел. Алкышны, мәсәлән, «хуплау яки котлау билгесе ител кул чабу» дип кенә аңлату аның эмоциональлеген йомып кала Тәрҗемә сүзлекләрендә ул «овация» дип бирелә бит. Шулай ук аерылгысыз, аерылмас, аерылмаслык сүзләренең аңлатмалары да ахыргача уйланып җиткерелмәгән кебек. Аларның берсен икенчесенә кайтарып калдырганчы. берләштереп, бер мәкаләдә бирү дөресрәк булган булыр иде. Моннан тыш, аерылмаслык сүзенең «аерылмаслык рәвештә» дигән мәгънә төсмерен аерып чыгару төп сүзне кабатлауга кайтып кала. Кайбер сүзләр, ни өчендер тәрҗемә генә ителеп, аңлатмалары китерелмәгән. Мәсәлән: абрикос «өрек агачы» дип һәм икенче мәгънәсе «шул агачның эре төшле, >«Ыз- гылт-сары төстәге җимеше» дип бирелә, ә шул ук вакытта бананга «Җылы якларда сүсе һәм җимеше өчен үстерелә торган эре яфраклы күпьеллык үләнчел үсемлек» дигән аңлатма бирелеп, аның җимеше икенче мәгънә итеп каралмый; госбанк «дәүләт банкысы». горком «шәһәр комитеты» дип кенә күрсәтелә. Ләкин мондый сирәк кенә күренгәләп киткән җитешсеэлекләр хезмәтнең әһәмиятен Һәм югары фәнни дәрәҗәсен әллә ни киметә алмый. Сүзлекне төзүчеләр кыенлыгы ягыннан инә белән кое казуга тиң, әмма шул ук вакытта гаять кирәкле һәм мактаулы эшкә тотынып, күп көч куйганнар һәм максатка ирешкәннәр дә. Хәзер инде дүзлекнең башка томнары чыгуын зур түземсезлек белән көтәргә кала