КАМИЛ ГҮЗӘЛЛЕКНЕ ЯКЛАП
Гадәти булмаган сәяхәткә чыктык Юлыбыз озын., Без Ык елгасы буйлап, бөтен Азнакай районын иңләп, түбән таба төшәргә тиешбез. Без дигәнебез — дүрт кеше: Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең алтынчы съезды делегаты, табигатьне саклау җәмгыятенең район советы председателе Әхәт Гарифуллин, район газетасының фотохәбәрчесе Рәфкать Садриев, мин һәм «вездеход» шоферы. 1977 елның августында район советы башкарма комитеты Ык елгасының су ресурсларыннан, башка төрле табигый байлыкларыннан хуҗаларча файдалану, бигрәк тә елганың тирә-юнь төбәген саклау турында карар кабул иткән иде. Анда «Алга», «Авангард», Мичурин исемендәге һәм Тельман исемендәге хуҗалыкларның терлекләреннән яр буйларын таптату, фермаларыннан пычрак агызу кебек ямьсез фактлар күрсәтелде Әлеге карарның үтәлешен тикшерү максаты белән килдек без һәрберебез өчен аеруча газиз, ифрат та кадерле булган Ык буена. Минем үземнең исә чын мәгънәсендә илһам чыганагым ул. һәр елның берничә аен Ыкның матурлыгы белән күз яуларын алырлык, җаннарны нләсләндерерлек яр буйларында үткәрү хәзер инде гадәткә кергән. Елның теләсә кайсы фасылында булырга тырышам мин бу тирәдә. Бигрәк тә яз гүзәлкәйнең тантана иткән, кинәнгән чагы —елга йөзе ачылган көннәр шигъриятле була. Офыкларны иңләп кайткан кошлар чыр-бырларын күзәтәсең, аларның канат каккан, зәңгәр күк йөзеннән ишетелгән аһәңле тавышларын тыңлыйсың. Шунда йөрәгеннән, нәкъ язгы ташкындай, хисләр ургый, шунда күңел түрендә җанга рәхәт өстәрдәй тылсымлы җыр тугандай була. Менә аның тугандаш Башкортстанның Шаран районыннан Азнакай районы җирләренә килеп кергән урыны. Биредә татар халкының ялкынлы революционеры легендар Мулланур Вахитов исемендәге совхозның Үәкән авылы урнашкан. Бу тирәләр минем өчен таныш. Совхозның әлеге Үәкән поселогында гадәти булмаган күргәзмә-аукционнарда катнашканым бар Вахитов совхозы сарык асраучылык белән дан казанган хуҗалык. Элита класслы тәкәләр белән сату да итә ул. Аларны алырга дип республикабыз колхоз-совхозл арын нан гына түгел, күрше өлкәләрдән дә киләләр ОЧЕРКЛАР Безнең юлыбыз Ык елгасының сул як сөзәклеге буйлап бара. Карашыңны кай тарафларга гына төбәме — уйсу тугайлар, зәңгәрсу үзәннәр. Күп тә үтмәдек, сарык көтүләре дә күренә башлады. Беренче булып очраган көтүче янына сугылабыз. Совхозның алдынгы терлекчесе Павел Герасимович Коробков ул. Жил кискән какча йөз. Кояш ашаган кашкерфекләр. Өстендә кожан, аякларында төсен югалткан кирза итекләр. Иярле аты да, йонлач эте дә шунда, янында гына. Утарында 880 баш сарык. Эшләре уңышлы бара. Узган елда, мәсәлән, һәр сарыгыннан йонны уртача 170 әр граммга артыграк кырыккан. Хезмәт хакы да зур — аена 250 сумнан кимеми икән. Әмма табигать, аны саклау турында сүз чыккач, Павел Герасимо- вичның йөзенә күләгә сарылган сыман булды. Мул балыгы һәм тирәнлеге белән дан тоткан Садок күлен быел җәен тәмам эштән чыгарганнар. Янына, борчак басуларына гербицид сиптерү өчен, аэродром ясаган булганнар. Нәтиҗәдә балык беткән, күл суы сарыкларга эчертү өчен яраксыз дип табылган. Хәзер дә әле самолетка заправка ясаган урыннар, янгыннан калганга охшап, каралып яталар. Өстендә көзге ачы җилләр хакимлек иткән, бәлки шунлыктандыр, тагын да боегыбрак калган әлеге кул без юлга кузгалып киткәч тә шактый вакыт күз алдында торып газаплады... Машина алга ыргыла. Каршыда үр һәм калкулыклар тезмәсе. Матур да соң бу тирәләр. Тагын кайда бар соң бездәгедәй куе урманнар, дәрьядай киң басу-болынлыклар. Ык, Стәрле, Мәллә елгалары үзләре генә дә ни тора! Алар 1921 елда шушы төбәктәге халыкны ач үлемнән коткарып калганнар. Ямьле җәйләр җиттеме, янәшә-тирәләрдән Азнакай ягына ял итәргә киләләр. Көз көннәрендә Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм башка районнардан, автобусларга төялеп, гөмбәчеләр җыела. Сүз дә юк, табигать бай һәм юмарт. Акыл белән эш иткәндә аның байлыгын тагын да күбәйтергә, юмартлыгын тагын да арттырырга мөмкин. Әмма, кызганычка каршы... Миңа район аучылар җәмгыятенең җыелышларында катнашырга туры килгәли. Жан әрнеткеч сүзләр, исне-акылны җибәрерлек саннар ишетергә туры килә ул җыелышларда. Браконьерлык, һичкайчан да булмаганча, чәчәк ата икән. Моның өчен фән-техника казанышлары да арсеналга алынган. Менә дигән кораллар, җайланмалардан тыш, акустика җиһазларына кадәр файдаланыла башлаган. Көртлекләрне, мәсәлән, алдалап китерү өчен махсус магнитофон язмалары кулланылуын белдем. Көз көннәрендә басу киңлекләрендә көчле прожекторлар кабына, автомашиналар чаба. Шулай итеп куян аулыйлар. Балыкчылар иң нечкә капроннардан үрелгән аулар, җәтмәләр сала. 1975 елда браконьерлар тарафыннан атылган 9 поши гәүдәсе табылган булган. 1976 елда яраланган килеш читкә китеп газапланып үлгән пошилар саны инде унбишкә җиткән иде... Тагын бер мисал. Чатыр тавы итәгенә урнашкан Мачаклы поселогы янына 14 баш кыргый кәҗә ияләнә. Көннәрнең берендә кемнәрдер ике-өч машина белән киләләр дә, кәҗәләрнең берьюлы тугызын атып алып китәләр. Бар, номерлары томаланган машиналарны эзләп табып кара! Моннан өч-дүрт кенә ел элек районыбызда бурсык күп үрчегән иде. Быел исә аучылар җәмгыяте бер генә яңа өнне дә исәпкә кертә алмаган: бурсыклар мәрхәмәтсез рәвештә кырып бетерелгән. Алда тарихның үзе кебек серле, төрле риваятьләргә керүе белән атаклы Чатыр тавы күренде. Аның куенында «Жәмәй Пугач» чатырлар корып, гаскәр җыеп, көч туплап яткан, дип сөйлиләр картлар. Аның яңгыр сулары тирән уемнар белән сырлаган һәм яшел куаклыклар каплаган итәкләрендә чиксез-хисапсыз санда суер колонияләре яши. Шулай да сонгы елларда бик нык кимеделәр алар. Чөнки суерларны аулау өчен нефть скважиналарының парафинын эретә торган күчмә нар агрегаты куллану «ысулын» тапканнар. Киләләр икән дә, шлангны өн авызына тыгып пар җибәрәләр ди. * Юлыбыз Мичурин исемендәге колхоз җирләре аша узганда күзебез- ♦ гә мондый күренеш чагылды. Яр өстенә үк, тагын бер тау кадәрле с итеп, минераль ашлама өеп куелган. Әлеге ашлама, янгыр сулары £ белән юылып, туп-туры елгага агып төшә. Бу исә барлык тереклек өчен S иң зәһәр агу. Шунда ук культуралы көтүлекләрне сугару өчен төше- ы релгән насос агрегаты тора. Тирәюнендә мазут таплары. Алардан * бер генә метр арадагы Ыкка таба, еланнарга охшап, кара тасмалар ч сузылган... о Әлеге агрегат Мичурин исемендәге колхозныкы икән. Ә ашламаны, t колхозның баш бухгалтеры Хәбибуллин әйткәнчә, мелиорацияләнгән ч җирләрдән файдалану буенча хуҗалыкара берләшмә председателе За- Э киров китереп өйдергән. 2 Актлар төзеп, эшебезне төгәлләгәч, бу авылдагы күптәнге танышы- ф быз Кәлимулла ага Хәбибуллинның хәлен белеп чыгарга булдык. Ул а шунда туган, гүзәл Ык буенда уйнап үскән. Җиде классны тәмамлау о белән колхоз эшенә керешкән Унҗиде яше тулар-тулмас борын ферма = мөдире иткәннәр. Шуннан 1939 елда армия сафларына чакырылган. о Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җиткән батыр таңкист Кәлимулла £ Хәбибуллин — фашистлар өне рейхстаг ташына үткен хәнҗәренең очы белән үзенең исем-фамнлиясен язган кешеләрнең берсе ул. 1943 елгы «Огонек» журналының бер куш бите Кәлимулланың ба- * тирлыгын чагылдыруга багышланган. Төсле фотоларның берсендә як- п ташыбыз үзенең атаклы «Т-34» танкы өстендә басып тора. Икенче бер s рәсемдә Хәбибуллин үзләре азат иткән авылларның берсендә кешеләр белән әңгәмә алып бара. Өченче рәсем — Кәлимулла сугышчан дуслары арасында. Шунда ук бу рәсемнәргә аңлатмалар бирелгән. Аннан мондыйрак юлларны укыйбыз: «Безнең зур гына хәрби көчләребез дошман боҗрасында калган иде. Чолганыштагы частьларга ярдәмгә безнең 3 танк җибәрелде. Өч совет танкысы дошман оборонасына бәреп керде. Бу тигезсез көрәштә алар дошманның 30 танкысы белән күзгә-күз очраштылар...» Каты бәрелештә өч танкының икесе җимерелә. Бары тик Кәлимулланың танкысы гына исән. Иптәшләрен югалту ачысыннан тәмам ярсыган танкист өермә булып дошман өстенә ыргыла. «Кәлимулла Хәбибуллин каушап калмады,—дип языла журналда,— ул үзенең баһадир көчен күрсәтте, берничә дошман танкысын ялкын ялмады, өч мәртәбә таранга барды, үз машинасының гусеницасы белән дошманның ике үзйөрешле тубын изеп ташлады, зур тизлек белән килеп бәрдереп, дошман солдатлары төялгән 10 автомашинаны юк 1ггте. Дошман боҗрасы өзелде». Сугыштан соң Кәлимулла ага унике ел авыл советы председателе булып эшли. Инде ул алтынчы дистәне түгәрәкләп килә. Шулай булуга да карамастан, һаман сафта, һаман хезмәттә Юлыбыз дәвам итә. Ык буена утырган авылларның төзеклеге, матурлыгы сокланып туймаслык. Менә Сөендек авылы Чонда авылларны яшелләндерүгә, тирә-юнь төбәкне саклауга зур игътибар бирелә. Председателе булып Социалистик Хезмәт Герое Вәгыйз ага Хаҗиәхмәтов эшләгән авыл советы бу мәсьәләне әледән-әле үз секцияләрендә тикшереп тора. Без янә юлда Игътибарыбыз — Ык елгасына якынрак утырган фермаларда, көтүлекләрдә. Алдыбызда районның иң зур хуҗалыгы — «Авангард» колхозы Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Кургашын сыман авыр болытлар, бар нәрсәне дә җиргә иңдерергә теләгәндәй, җиргә елышып ук йөзәләр дә йөзәләр. Ык өстендә чал башлы дулкыннар шаулаша. Күңелне нәрсә-, дер бимазалый кебек. Башта — уйлар, уйлар... Табигать. Бу төшенчәгә без туган туфракны да, иксез-чиксез зәңгәр күкне дә, урман-суларны да, кыскасы, тирә-юнебездәге барлык нәрсәне кертәбез. Табигатьне без өзелеп яратабыз, чөнки ул—кешенең яшел бишеге. Бала ана карынына кендеге белән береккән кебек, кеше күп төрле физик, психологик җепләр белән табигатькә бәйләнгән. Аларны өзү — үз-үзеңне талау гына түгел, һәлакәткә дучар итү дигән сүз. Атаклы язучы Леонид Леонов: табигатьне танып белгән, аның белән якыннан аралашкан кеше күңеле белән баерак, кешелеклерәк һәм намуслырак була, чөнки ул табигать куенында «күңел университеты» узган, дигән фикер әйтә. Лев Толстой да, көннәрнең берендә иң яраткан урыннарында йөреп кайтканнан сон, көндәлек дәфтәренә: шушы кадәр гүзәл табигать куенында булганнан соң кеше күңелендә ачу тоту, үч алу яки үзе кебек үк кешене юк итү кебек хис уяна алырмы икән! Табигать белән, шундый илаһи гүзәллек белән якынайганнан соң кеше күңелендә булган барлык әшәкелек, яман уйлар юк булырга тиеш бит, дигән фикерне язып куя. Туган якның пейзаж-манзараларына кадәр, үзәкләрне өзәрдәй моңкөйләрдән сугылган тукыманы хәтерләтеп, чыңлап тора сыман. Моның шулай икәнлегенә төшенү өчен Ык буе күренешләренә бер күз сал син. Таң алды эңгерендә тал яфракларының шыбырдап серләшүен тынлап утырганда, сызылып кына алсуланып таңнар атуын каршылаганда дөньяң түгәрәкләнеп, тормышың тулыланып киткән сыман була. Бәлки бәхет дигән нәрсә дә нәкъ шул үзедер. Туган якларда ел фасылларының алышынып торуы да үзенчәлекле. Аларның һәркайсы үзенчә матур, үзенчә тәэсирәтле. Менә хисләрне нечкәртеп, кайнар тойгылар уятып, илһам биреп, көч өстәп килгән алтын көзне генә алЫйк. Салават күперенең барлык төсләре чагылган диярлек аңарда! Бер үк вакытта фирәзә, җете кызыл, бурлат кызыл, зәгъфран төсләрен күрергә мөмкин. Кая карама — куе томан пәрдәләре эленгән. Ләкин бу хәл озакка бармый, җил чыга. Томан пәрдәсе өзгәләнеп юк була. Бары тик агачлар гына, каядыр җыенгандай, шаулашып хәрәкәтләнәләр... Көзге ачы җилләр шулай аларның башларын тарый, яфракларын җир буйлап очырта... Табигатьне күз карасы кебек саклау, аны яңадан тергезү мисалларын без Азнакай районы мисалыннан да күпләп китерә алабыз. Менә Чалпы авылы. Ул тоташтан яшеллеккә күмелеп утыра. Бөтен нәрсә уйланылган монда Әле яңарак кына төзелеп беткән культура йорты хәзердән үк инде шаулап торган парк эчендә. Колхозның йөз гектар мәйданны биләгән җиләк-җимеш бакчасы берничә ел рәттән инде мул уңыш бирә. Иң хикмәтлесе — колхозның ясалма күлләре. Алар, күз тиюдән курыккандай, куе әрәмәлекләргә, җикәнкамышлыкларга төренеп яталар. Аларга хәзер киек казлар, көтү-көтү кыр үрдәкләре, тәл- тәвечләр ял итәргә төшәләр. Монда мылтыктан ату, җәтмәләр белән балык тоту махсус карар белән катгый тыела. Авылда агач һәм декоратив куаклар утыртуга аеруча зур әһәмият бирелә. Авылның кайсы гына ягыннан барып кермә, берничәшәр километрга сузылган урман тасмаларына сокланып узасын Хәзер инде тигез рәтләргә тезелеп үскән яшь топольләрнең күләгәсенә кереп ял итәргә, хәл җыярга мөмкин. Әлкәй авылының иске зиратындагы яшь наратларны күреп тә күңел сөенә. Алар шундый матур булып үсеп киткәннәр, кышын да, җәен дә. бөтен авылга ямь биреп торалар... Бераздан «Авангард» колхозы басулары башланды. Бай хуҗалык. Башка колхозларга күп яктан үрнәк итеп куела ул. Әмма Тымытыкка житәрәк бик аянычлы күренешкә тарыдык. Мал-туар инде утарларына кайтарып ябылган. Пычрак-сазлык яшь таналарның корсак асларына житкән. Ашарларына салынмаган, кыяфэтл'эре кызганыч Калынлыгы метр ярымга житкән тиреслекне ярып сыеклык агып ята. Бернинди ♦ тоткарланусыз ул Ык елгасына таба юл алган. Безгә очраган терлек- с челәр исем-фамилияләрен әйтергә тартыналар. Без, тирес суы җыелып « сазлык-баткаклык хасил булган урыннарны фотога төшереп, колхоз * идарәсенә юнәлдек. Шунда колхоз председателе иптәш Харрасовка, ы әлеге тәртипсезлекләргә юл куйганы өчен, шактый зур суммага штрафка тартылуы турында катгый кисәтү ясалды. Ык елгасы буйлап түбәнгәрәк төшәбез. Көтүләр кертелүдән тәмам £ эштән чыгарылган әрәмәлекләр башланды. Яман күренеш бу. Бер көн- > чыгыш халкында: бер кеше үтсә — эз калыр, йөз кеше үтсә — сукмак ч калыр, мең кеше үтсә —такыр җир калыр, дигән мәкаль бар. Ә бу = тирәләрдән көтү үткән... Елганың аръягында Башкортстан җирләре. Анда алтын-сары йөгер- телгән әрәмәлекләр, урманлыклар белән капланган таулар тезмәсе. Искитмәле -матур күренешләр! Азнакай районында да табигатьне саклау, әйләнә-тирә мохитны ях- = шырту, табигый ресурслардан хуҗаларча файдалану мәсьәләләренә ® торган саен күбрәк әһәмият бирелә. Хәзер районда табигатьне саклау җәмгыятенең 24 меңнән күбрәк ' әгъзасы бар, урыннарда табигатьне саклау буенча 135 җәмәгать > инспекторы эшли. Азнакай һәм Актүбә эшчеләр поселокларында, авыл- * ларда ике йөз меңләп төн агач һәм куак, 410 гектар -мәйданда урман £ утыртылды, колхоз урманнары яңартыллы, өч гектар мәйданда кыр s ышыклау урман тасмалары булдырылды, су эрозиясенә каршы көрәш максаты белән яр-чокыр кырыйларына 31 гектар мәйданда агачлар утыртылды. Авыл хуҗалыгында файдалану өчен җирләрне колхоз-совхозларга кире кайтарып бирү эше дә эшләнә. 1976 елда колхоз-совхозларга нефтьчеләрдән 826 гектар җир кире кайтарылды. «Актүбәнефть» идарәсендәге файдаланылучы скважинаның 94 процент өлеше герметиклаштырылган җыйдыру һәм транспортлау системасына тоташтырылды. Нефтьчеләр башка <>ик күп чараларны да тормышка ашыралар. Мәктәп балалары кошларны, җәнлекләрне саклау теләге белән рейдлар уздыралар. Өч мәктәп урманчылыгы эшли, аның әгъзалары район территориясендә шактый күп үрчегән суерларны сакларга булышалар. Табигать сөюче укучылар эшенә 3 иче урта Мәктәпнең биология укытучысы М. В. Чернова җитәкчелек итә Татарстан күләмендә уздырылган конкурста бу коллектив былтыр икенче урынны алды. «Табигатькә ленинчыл караш өчен» девизы белән барган социалистик ярышта районнан өч коллектив Бөтенросспя табигатьне саклау җәмгыятенең Үзәк советы тарафыннан зур истәлек медале, тагын өч коллектив кече медаль белән бүләкләнде, җәмгыятьнең 25 башлангыч оешмасына һәм 18 активистка Үзәк һәм республика советларының Почет грамоталары бирелде Ә районыбыз республика күләмендә ярышта җиңеп, Күчмә Кызыл байрак, 1 Дәрәжә диплом һәм Бөтен- россня табигатьне саклау җәмгыятенең зур медален алды. Район газетасы үзенең укучыларын • «Табигать — халык байлыгы» дигән темага фикер алышырга чакырган иде. Пөзләрчә кеше катнашты бу фикерләшүдә Гаҗәп тә түгел, чөнки М Пришвин әйткәнчә: «Табигатьне саклау — Ватанымны саклау» бит ул. Туйкә авылында яшәүче пенсионер агроном Гарәф ага Фәсхиевузв' нен «Кеше тормышы табигатьтән аерылгысыз» дигән мәкаләсендә: «Шомырт, миләш җыю өчен агачларны аударалар, каеннарны себерке өчен ботап бетерәләр, яшь имәннәрне-яфрагы өчен кисәләр»,— дип ачынып язды. Мөдәррис Усманов үз мәкаләсен: «Берне киссәң — икене утырт»,, дип атаган иде. Укытучы Ә. Абдуллинаның «Балаларыбызга һәм оныкларыбызга нәрсә калдырабыз?» дигән мәкаләсендә Карл Марксның: киләчәк буынга табигатьне без тагын да баерак итеп калдырырга тиешбез, дигән фикере кызыл җеп булып сузылган иде. Икмәк комбинаты хезмәткәре Мәгъсүмә Гәрәева — Тымытык кызы. Аның: «Ык буйларын сагынып кайтам...» дигән күләмле мәкаләсендә мондый юллар бар: «Мин үзем гүзәл Ык буенда туып үстем, шуңа күрә сүземне дә бу төбәкнең күрке булып саналган шул елгадан башларга уйлыйм. Бернинди Кара диңгез курортларына да алыштыргысыз тынлыгы, камышлы тугайлары, төбенә кадәр күренмәле чиста сулары белән минем күңел түремдә мәңге сакланыр ул. Ык елгасы буендагы болыннарның ак ромашкаларына яшеренеп бала чагым елмаеп тора сыман, анда тәүге мәхәббәтемнең беренче бөреләре шыткан, куе әрәмәлекләр арасында әниемнең эзләре, өзелеп калган моннары бар кебек. Су өсләрен бизәгән ак һәм сары төнбоеклары мәңге күз алдымнан китмәс». Бераздан авторның хикәяләү тоны үзгәрә: «Әмма Ык буйларындагы мең төрле кошлар сайравыннан гөрләп торган куе әрәмәлекләр сирәгәйгәннәнсирәгәя. Су буйлары сыерлар туплавына әйләнә бара. Элекке мең төрле чәчәкләр исе аңкып торган һава да юк...» Елга буйлап тагын түбәнрәк төшәбез... Урсай авылының Карповка ягына чыгып китә торган башына җиттек. Бераздан Ык яры буена ук урнашкан дуңгыз фермалары күренде. Шунда юнәләбез. Янә күңелне рәнҗетерлек күренешләр. Көзге янгыр« лар, шулай ук краннары ябылмаган торбалардан агып чыккан су тирес өемнәрен тәмам мәлҗерәткән. Шакшы тирес суы Ык елгасына ага... Бу ферма һәм аның уңганнары турында район газетасы битләрендә күп язылды. Нәкъ шул вакытта безнең янга ирле-хатынлы Шәһадәт белән Мөнирә Гатауллиналар килеп чыкты. Алдынгы терлекчеләр әлеге күренештән чынлап торып уңайсызландылар... Ничә генә, ел элек әлеге ферма тирәләре берьюлы берничә көт\не кеше күзеннән- яшерерлек әрәмәлекләрдән торган. Хәзер ул тирәләрдә бер генә куак әсәре дә күренми, дуңгызлар сөреп ташлаган чокырчакырлар гына каралып ята. Шул вакыт ферма мөдире Фәрәгать Җамалиев та килеп җитте. Сөйләшү ямьсез төс алды. Башкача мөмкин түгел. Чөнки ферма мөдире нәкъ менә әлеге тәртипсезлекләр, тирә-юньне пычратканы өчен күптән түгел генә бер мәртәбә штрафка тартылган булган. Урсай авылының икенче башында исә сыерлар фермасы Мал-туар ишле, 650 баш савым сыер, 400 баш яшь мал Тирес күп чыга. Әмма монда аңардан «котылуның» җиңел юлын тапканнар — аны Ык елгасы буена гына бушаталар. Шакшы сыекча җыю базларының да рәтләре юк, тулганнар һәм Ык елгасына таба юл ярганнар. Баш зоотехник Р. Гыймаев, колхозның партоешма секретаре С. Кашапов иптәшләр белән дә очраштык. Мондый хәлдән алар да уңайсызланалар, бу кимчелекләргә тиз арада чик куярга вәгъдәләр итәләр. Әлеге Урсай авылында яшәүче укытучы Тәкыя Шәрипова «Табигать— халык байлыгы» дигән фикер алышуда катнашып: «Туган ягым — бәхет чыганагым» дигән күләмле мәкалә белән чыгыш ясаган. Анда мондыйрак сүзләр дә бар: «Мөгаен, кеше тормышының иң гүзәл сәхифәләре, күңеленә җуелмас тирән эз калдырган истәлекле вакый-- галары табигать белән бәйледер. Бу фани дөньяда тәүге адымыңны атлау белән үк, кояшлы саф һавага, хәтфәдәй яшел чирәмгә омтыласың. Күп тә үтми, җитез тәпиләрең сине аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән яшел болынлыкка, каз-үрдәкләр йөзеп йөргән агымсу буйларына алып төшә. Әмма бала күңеле моның белән генә канәгатьләнми. Аның күпне белергә омтылучан тынгысыз табигате тагын да арырак, ераккарак карарга сәләтле. Әнә, тагы да арырак карасаң, биеклеккә алып менүче мәһабәт таулар тезмәсе, иге-чиге күренмәгән кара урманнар. Табигать үз баласына торган саен күбрәк серләрен ача, гүзәллеге белән сихерли, әсир итә.— Автор үзенең туган яклары белән мактанырга теләгәндәй, болай дип дәвам итә.—Явымтөшем мул булган быелгы елда Ык буйларының матурлыгына, байлыгына, хозурлыгына кем кенә сокланмады икән! Иртәнге саф җилләр китергән шомырт чәчәкләренең хуш исе сине фирүзә күлләр үзәнлегендә үскән витаминлы үләннәрдән — юасы, кузгалагы, ачы какысы, балтырганыннан авыз итәргә чакыра. Ул арада булмый, тәгәрәп-тәгәрәп җир җиләге пешә, куакларны сыгып, кара карлыганы өлгерә. Июль азакларында ук тамып төшәргә житеп, тәлгәш-тәлгәш кара бөрлегәне үз янына әйди. Аларына шифалы баланы, дәвалы шомырты, витаминга бай карлыганы, гөлҗимеше ялгана. Кайчак шулай була: кансын җыярга белмичә бермәл аптырап каласың: уңда да, сулда да, артта да, алда да берсен- берсе бизәп, бер-берсен тулыландырып, бер-берсенен дәвамы булып, төрледән-төрле җимеш күз явыңны ала. Мондый чакларда бу камил гүзәллекне, илаһи матурлыкны бозарга базмыйча, җиләк-җимешкә үрелергә кыймыйча туктап каласың. Берике адым артка чигенәсең дә, хәйран булып сокланып карап торасың Бу мизгелдә күңелең чиксез канәгатьләнү тойгысыннан тантана итә, әйтеп бетергесез куанычын, бөтен җаныңны, рухыңны биләп ала». Сизенәсезме икән, Ык буенда туып-үскән кешеләр нечкә күңелле- ләр, чак кына шагыйрьләр дә. һичшиксез, гүзәл елга тәэсиредер бу. Без дә укытучы Тәкыя Шәрипова яшәгән Урсай авылы чигендә, текә яр өстендә торабыз Монда Азнакай районының чиге. Ык елгасы монда, текә борылыш ясап, Башкортстан җиренә кереп «исәнләшеп» кенә чыга да, яңадан Татарстан җиренә борыла һәм Мөслим районы буйлап үз юлын дәвам иттерә. Безнең сәяхәтебез шушы урында тәмамлана. Гүзәл Ык белән саубуллашабыз Хуш! Хәерле юл сиңа, хозур елга. Кабат очрашканга кадәр!..
1977.