Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ХӘЗИНӘЛӘР ИЛЕНДӘ Шушы елның 25—27 январе көннәрендә Төмәндә язучылар һәм тәнкыйтьчеләрнең «Бөек тезелеш батырлары һәм совет әдәбияты» дигән темага багышланган Бөтенсоюз ижади конференциясе булып узды. Анда союздаш һәм автономияле республикалардан килгән 100 дан артык язучы, шагыйрь. тәнкыйтьче, шул исәптән. Татарстан Язучылар союзыннан шагыйрь Зәки Нури һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафиннар катнашты. Төмән якларын илебездә генә түгел, бөтен дөньяда иксез-чиксез хәзинәләр иле буларак беләләр. Әйтик, монда һәр тәүлек саен жир асты катламнарыннан 620 мең тонна нефть һәм 240 миллион кубометр газ чыгарыла Якындагы елларда исә бу саннар тагы да үсә барачак Димәк, әлеге җитди конференциянең ни өчен нәкъ менә Төмәндә уздырылуы яхшы анлашыла булса кирәк. Конференцияне КПСС Үзәк комитеты члены. СССР Язучылар союзы идарәсенең беренче секретаре Г М. Марков ачты Аннары кунакларны КПСС Үзәк Комитеты члены, партиянең Төмән өлкә комитеты беренче секретаре Г. П. Богомяков Көнбатыш Себер экономикасы үсешенең гаять зур перспективалары белән бик дәлилле таныштырды «Знамя» журналы баш редакторы В М Кожевников. «Октябрь» журналы баш редакторы А А. Ананьев. «Юность» журналы баш редакторы Б. Н. Полевойларның докладлары әдипләрдә зур кызыксыну уятты. Конференциядә, күп кенә башка иптәшләр белән беррәттәи. КамАЗда хезмәт героикасы дигән темага Р. Мостафин да информация ясады. Бу көннәрдә Төмән шәһәренең күп кенә культура сарайлары, клублары һәм вузларында язучылар белән хезмәт алдынгылары. «жат интеллигенциясе һәм студентлар арасында истәлекле очрашулар булып узды. Шундый очрашулардан нефтьчеләр культу- Ап сараенда, эшче яшьләр клубында Зәки ури чыгышлар ясады. Чыгышларда Төмәндә яшәүче яшь татар шагыйре Булат Сөләйманов та хатнашты ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА 23 «че декабрьда Тукай клубында Татарстан Язучылар союзы партия оешмасы ның ачык жыслышы булып узды КПСС Үзәк Комитетының декабрь Пленумы (1977 ел) карарлары һәм алар якты лыгында Татарстан язучылары алдында торган бурычлар дигән темага доклад белән язучы М. Е Скороходов чыгыш ясады. Эшлекле һәм зур жанлылык белән үткән фикер алышуларда Г Ахунов. Ф. Хөсни. тәнкыйтьче Р. Мостафин һәм башкалар катнашты. Соңыннан Язучылар союзы председателе урынбасары Фәрваз Мнңнуллин февраль аеңда узачак 1977 ел йомгакларына әзерлек чаралары һәм аның программасы белән таныштырды. Язучылар союзы секретаре М. Хәбибуллин СССР Язучылар союзы членлыгы билетларын алыштырырга әзерлек һәм бу эшне оешкан төстә, зур жан- лылых белән үткәрү кирәклеге хакында белдерү ясады. 2 нче февральдә Союз каршындагы яшьләр белән эшләү комиссиясе һәм яшьләр нең «Идел» әдәби альманахы редколлегия сенең берләштерелгән утырышы булды. Анда «Идел»нең чираттагы 10 нчы санынз керергә тиешле әсәрләрнең кулъязмалары турында фикер алышу булды. Чыгыш ясаучылар авторлар арасында яшь. әсәрләрен әле беренче тапкыр гына укучылар игътибарына тәкъдим итүче язучы һәм шагыйрь ләр булуын, тематик географиянең шактый киңлеген уңай яктан билгеләп уздылар. Шуның белән бергә аерым авторларның әсәрләрендәге кимчелекләргә дә игътибар ителде Фикер алышуда яшьләр белән эш ләү комиссиясе председателе 111 Галиев, Ш. Маннур. Ш Рәкыйпов. И Юзеез Т. Мнңнуллин, Г. Рәхим, И Иляловалар катнашты. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Бүлек утырышында драматург Сәет Кальметовиың ижат отчеты тыңланды Чы гып сөйләүчеләрдән Ю Әминев. Г. Афзал. Ә. Маликов һәм башкалар драматургның соңгы елларда язган кече формадагы әсәр ләренә (юмореска, скетч, көлке хикәя) ана лиз ясадылар, алэрдагы уңай һәм кнмче лекле яклар күрсәтелде. Декабрь аеяда Мәскәүдә хәзерге армия һәм флот темасын яктыртучы язучыларның Бөтен россия киңәшмәсе булган иде. Шунда катнашучы Владимир Мальцев киңәшм, эше турында бүлек язучылары алдына» чыгыш ясады, кызыксындырган күл кен. сорауларга жавап бирде Язучы Ш. Бикчурин һәм Лениногорск әдәбият берләшмәсе члемнары Шөгердә. С. Кальметов Әлмәт бораулау идарәсе коллективында. К Булатова Мәмәтавылында (Әлмәт районы) әдәби очрашуларда булдылар. Алар үзләренең әсәрләрен укыдылар. әдәбияттагы яңалыклар турында сөйләделәр. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ КПСС Үзәк Комитетының ижат яшьләре белән эшләү турындагы карары Татарстан язучыларының игътибар үзәгендә. Шагыйрьләр секциясе шул уңай белән М. Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь С. Хәким белән очрашу үт- 1 кәрде. Ул яшь шагыйрьләргә үзенең кызыклы һәм бай ижат тәжрибәсен сөйләде. Шулай ук бүгенге татар совет шагыйрьләре ижаты. илебез һәм дөнья поэзиясенең төп тенденцияләре хакында жанлы әңгәмә алып барылды. Поэзия секциясенең чираттагы утырышында яшь шагыйрьләр Рашат Низамиев һәм Харрас Әюповның кулъязма жыентык лары тикшерелде. Аларның нжатлары турында махсус сүз белән шагыйрьләр Г. Рә хим һәм Зөлфәт чыгыш ясадылар. Фикер алышуда шагыйрьләр Ә. Баянов. Р Фәй зуллин. И. Юзеез. М Әгъләмов һәм Р Га- тауллиннар катнашты һәр ике авторның шигырьләре, нигездә, уңай бәяләнде Тән кыйть -һәм киңәшләрне искә алып төзәткәч һәм тулыландыргач, аларның иң яхшы шигырьләрен Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итәргә дигән карар кабул ителде редакторы язучы Вакыйф Нуруллин. Азнакайдан язучы Мәхмүт Хәсәноз. нефтьчеләр оешмалары вәкилләре, мәктәп балалары котлады. Ш Бикчуринга «Татнефть» берләшмәсе һәм нефть-1 аз промышленносте профсоюзлары өлкә комитетының, шулай ук КПСС- ның Лениногорск шәһәр комитеты, шәһәр һәм район советларының мактау грамоталары. төрле оешмалардан күп санлы адреслар тапшырылды. Кичә ахырында шәһәрнең үзешчән сәнгать коллективлары көче белән әдәбимузыкаль концерт куелды. Азнакай эшчеләр поселогының Техника йортында язучы Мәхмүт Хәсәновның 50 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәне кереш сүз белән КПСС- ның Азнакай райкомы секретаре Әсгать Фа- зылович Хәмидуллнн ачты Юбилярның ижаты турында язучы Рафаил Төхфәтул- лин сөйләде Шашнн исемендәге Ленин орденлы «Татнефть» берләшмәсе генеральный директоры урынбасары Үзбәк Саттаров Мәхмүт Хәсә- новка берләшмәнең һәм нефть-газ промышленносте профсоюзлары өлкә комитетының Мактау грамотасын тапшырды Юбилярны нефть төбәгендә яшәүче каләмдәш дуслары исеменнән Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены. Язучылар союзының Әлмәт бүлеге житәкчесе Әдип Маликов, язучы Хәсән Сарьян, шагыйрь Разил Вәлиев. каләмдәшләре Шамил Бик чурин. Хәниф Хәйруллин, Азнакай нефтьчеләре һәм район хезмәт ияләре вәкилләре котлады Соңыннан язучының ижатына багышланган концерт булды. Балалар әдәбияты секциясенең чиратта- ты утырышында яшь язучы Камил Кәрн- мовның хикәяләре һәм повесте тикшерелде. Аның ижаты турында язучы Ф Шәфи- гуллин сөйләде. Язучылардан Л. Ихсанова. А. Тимергалин. X. Халиков. М Мазунов. Р. Вәлиев. Р Миңнуллнн һәм Зөлфәт авторга кыйммәтле фикерләр һәм киңәшләр әйттеләр. Кулъязма Татарстан китап нәшриятына тәкъдим нтелдё. ИҖАТ КИЧӘЛӘРЕ Январь аенда Лениногорск шәһәренең культура сараенда танылган язучы Шамил Бикч.рннның ижат кичәсе булды Кичәне кереш сүз белән Лениногорск район башкарма комитеты председателе иптәш Гый- лажев ачты. Ул 111 Бикчуринның «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнүе турында СССР Верховный Советы Президиумы Указын укыды. Юбилярның ижат эшчәнлеге турында Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге жаваплы секретаре Әдип Маликов чыгыш ясады. Татарстан Язучылар союзы идарәсе исеменнән Ш. Бикчуринны шагыйрь Гәрәй Рәхим, Татарстан китап нәшриятының баш Январь аенда .Актерлар йортында язучы Аяз Гыйләжевнең 50 еллыгына багышланган әдәби кичә булып узды Язучының күп кырлы һәм бай ижаты турында докладны аның каләмдәше X. Сарьян ясады. Кичәдә язучының прозасыннан өзекләр укылды, сәхнә өч£н язылган әсәрләреннән аерым эпизодлар күрсәтелде. Ижат интеллигенциясе, хезмәт ияләре һәм яшьләр күп жыелганбу бәйрәм зур күтәренкелек белән узды. Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында үткәрелгән бер әдәбият кичәсе шагыйрә Г. Зәйнәшева ижатына багышланды. Артистлар Ә Афзалова. 3. Басыйрова. Ә. Яһүдин. Г. Ильясов, Ф Сөләйманова һ б авторның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган жырларны башкардылар. ИЛЕБЕЗ НӘШРИЯТЛАРЫНДА «Прогресс» нәшриятында «Поэзия Европы» дигән китапның 3 нче томының 1 нче китабы чыкты. Бу китап Советлар Союзы халыкларының классик һәм хәзерге шагыйрьләре ижатына багышланган. Шигывь- лар рус. инглиз, немец, француз телләрендә бирелгән. Беек шагыйрьләр арасында Г Тукайның ла бу жыентыкка еч шигыре кертелгән. Шигырьләрне отс теленә В Звягинцева. Р Моран. С. Липхии тәрҗемә иткән «Алтынга каршы» дигән шигыре оригиналда—татар телендә дә бирелгән. Мәскәүдә «Молодая гвардия» нәшриятында «Литература и ты» дигән җыентыкның 6 нчы чыгарылышы дөнья күрде. Анда әдәбият белгече М Гайнуллиинын «Каюм Насыйри» дигән мәкаләсе басылган. Ул күренекле галим, язучы, мәгърифәтченең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра Ленинградның «Аврора» китап нәшриятында «Искусство народов СССР. Живо пись Скульптура Графика» дигән китап чыкты Ул 191/—1970 еллармы эченә ала. Анда совет художникларының әсәрләре, аларның кыскачы биографиясе һәм китапка кергән рәсемнәргә характеристика бирелгән. Китапта Татарстаннан РСФСРның халык художнигы. СССР Художество академиясенең член корреспонденты, И Е. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты. СССРныц Дәүләт һәм Г Тукай исемендәге республика премияләре лауреаты Харис Якупов әсәре дә урнаштырылган. Татарстан китап нәшриятында А Г. Әмц- нев һәм Г М Әлһәмоааларнын «Урта мәк тәптә әдәбият укыту методикасы» дигән китабы басылып чыкты Урта мәктәптә укыту методикасы мондый тулы күләмдә беренче тапкыр басыла Анда күпьеллык тарихы булган татар әдәбиятына бәйле рәвештә, методиканың тарихы, мирасы һәм бүгенге көндәге торышы күрсәтелә Укучы ларга коммунистик тәрбия бирүдә әдәбият ның мөмкинлекләре, төрле әдәби жанрларны укыту-өйрәнү алымнары, техник җайланмалар белән эш итү, дәресләрне планлаштыру. хәзерләү, үткәрү үрнәкләре һ б турында сөйләнелә. Филология фәннәре докторы, профессор М. X Хәсәнов редакциясендә чыккан бу китап әдәбият укытучыларына, студентларга ярдәмгә тәкъдим ителә ТЫНЫЧЛЫК ФОНДЫНА Казанның Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинаты клубында тынычлык ■фондына концершар һәм кичәләр уздыру соңгы елларда мату|Т бер традициягә әйләнеп китте Шундый бер концертта Татарстанның халык артисткасы композитор Сара Садый- кова, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова, күренекле баянчы Рокыя Мбраһнмова һәм башкалар катнашты Татар халак көйләре һәм композиторларыбыз әсәрләре башкарылды. КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР Үэбәкстанның Касан районы «Шәрык йолдызы» колхозы һәм «Кара-Ком» совхозында Совет Кораллы Көчләренең еллыгына багышланган кичәләр булып узды. Аларда шагыйрь һәм гражданин буларак Муса Жәлнл батырлыгы дигән темага филология фәннәре кандидаты, Үзбәкстаа Журналистлары союзы премиясе лауреаты Исхак Зәбиров чыгыш ясады Бу очрашуларда шулай ук үзбәк язучысы Самат Кадыйров. хезмәт һәм сугыш ветераннары, яшьләр һәм мәктәп балалары катнашты КУЛЬТУРА ЯҢАЛЫКЛАРЫ КПСС өлкә комитетында «Зур Идел» дигән бишенче зона сәнгать күргәзмәсе» оештыру комитетының утырышы булды. Анда күргәзмә залын булдыру, Татарстан рәссамнарының иҗатын тагын да активлаштыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Республика сәнгать мәктәпләре директорларының һәм аларның урынбасарларының ун көнлек кышкы укулары тәмамланды КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының авыл халкына культура хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту чаралары хакындагы карары яктылыгында сәнгать мәктәпләре алдындагы бурычларны чагылдырган доклад белән ТАССР культура министры урынбасары М Т Низамиев чыкты Семинарда катнашучылар Казан галимнәре, культура эш- лсклеләренең эчтәлекле лекцияләрен тыңладылар, тәҗрибә алмаштылар. Күренекле язучы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Николай Бирюковның Ялтадагы музей йортында анын гжатыи багышланган III фәнни конференция булды. Бу музей йортка илебезнең < ле якларыннан киләләр, биредә әдәби кичәләр үткәрелә Чыгышларда шагыйрь Зәки Нури да катнашты .Аның Татарстан турындагы шигырьләре зур кызыксыну белән тыңланды Г Кәмал исемеңдәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Тартюф» яки «Алдакчы» (татарча «Суган суфие») әсәре куелды. Француз сәхнәсе реформаторы Мольерның акыллы юморы Нәкый Пс-нбвт тәрҗемәсендә татар тамашачысы өчен аңлаешлы һәм якын Спектакльнең режиссеры — ТАССРиыи атказанган сәнгать зшлсклесе Прлза» Исәнбәт Сәхнәне Г Тукай премиясе яау- реаты Әнәс Тумашен бизәгән. Музыка җитәкчесе— Фуат Әбүбакиров. Спектакльдә театр коллективының төп көчләремнән РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты. Г. Тукан премиясе лауреаты Ринат Тажетдинов һәм башкалар катнаша. М. Гафури исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы башкорт академия театры татар совет язучысы А. Гыйләжев- нең «Югалган көн» дигән әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәтте. Аның режиссеры БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. С. Юлаев премиясе ^лауреаты Р. Исрафилов. Бу әсәр моннан элек Казанның В. Качалов исемендәге зур драма театрында. Барнаул һәм Иваново шәһәрләре театрларында рус тамашачыларына да күрсәтелгән иде. Әсәр бәхетле язмышка юлыкты. Ул авторлар хокукын саклау буенча Бөтенсоюз агентлыгы (ВААП) ел саен ике тапкыр рус, инглиз, немец телләрендә чыгара торган «Вестникжта соңгы еллардагы унбер пьеса арасында чит ил театрларына тәкъдим ителде. Татарстан композиторларының чираттагы музыкаль пәнҗешәмбесе аеруча жанлы узды Ф Әхмәтовның «Җитен чәчәге». «Тәрәзә юа кызлар». «Җиребезнең шәфкать туташы». «Ут салма йөрәгемә» дигән җырлары композиторларда һәм музыка белгечләрендә зур кызыксыну тудырды. И. Якуповның яна «Рапсодия»се турында кызу бәхәс барды Капма-каршы фикерләр әйтелде. Кыскасы, бүгенге татар совет музыкасы турында житди сөйләшүгә әйләнгән бу пәнжешәмбе авторлар һәм анда катнашучылар өчен дә файдалы булды. Татарстан китап нәшрияты «Яшь скрипкачы» жыентыгының беренче кисәген бастырып чыгарды Аның төзүчесе һәм редакторы — Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Ш. Монасыйпов. Хрестоматия рәвешендә төзелгән бу җыентыкта күренекле татар композиторларының скрипка өчен язылган әсәрләре һәм халык көйләре тупланган. Әсәрләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып урнаштырылган. «Яшь скрипкачы» җыентыгы шулай ук һәвәскәр музыкантларга да кызыклы һәм кирәкле кулланма булыр Мондый җыентык. музыкаль ихтыяҗны искә алып, республикабызда беренче мәртәбә чыгарыла. Ул Татарстан Композиторлар союзы һәм Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыка- педагогия институтының кыллы уен кораллары кафедрасы тәкъдиме белән чыгарылды. Киностудияләрдә ижат ителгән иң яхшы фильмнар ел саен илебез халыклары телләренә тәрҗемә ителеп тора. Аларнын сыйфат дәрәҗәсе ничек? СССР Кинематографистлар союзы правлениесеиең фильмнарны таржемә итү Бөтенсоюз комиссиясенең Ьакуда булган VI пленумы әнә шул мәсьәләне тикшерде. Пленумда Казан киностудиясе режиссеры. ТАССРның халык артисты Ф Шәрәфиев катнашты һәм соңгы еллардагы тәржемә фильмнар турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм җитмеш яше тулу уңае белән язучы Фатих Хөсни Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнде. , Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм илле яшь тулу уңае белән язучы Шамил Бнкчурин «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының балет солисты Камил Гайнуллмнга Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Совет әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗевкә Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучы Мәхмүт Хәсәновка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. «На боевом посту» дигән журнал редакциясе узган ел Октябрьның 60 еллыгына багышланган әдәби конкурс игълан иткән иде. Шушы конкурс уңае белән журналның быелгы 1 нче санында басылган ике хикәясе өчен татар язучысы Фәнне Яруллин редакциянең Почет грамотасы белән бүләкләнде.