УКЫТУЧЫ КӨНДӘЛЕГЕННӘН
Клара Булатова
Яз, газиз углым...Яэ. газиз углым, кара тактаңны сыз акбур белән. Яз, газиз углым, кара Тактаңны сыз акбур белән, Әмма, зинһар, кагыла күрмә Журналларга бу кул белән. Кай арада өлгердең соң Буялырга ал-зәңгәргә? Ник тиясең минем дәфтәр Карый торган каләмнәргә? Китапларга ник тиясең, Дәфтәрләрне ник аласың? Бер апаңның диктантына Әкәм-төкәм ясагансың. Аңа ни дип аңлатыйм мин Бу сурәтнең чыганагын? Дәрестә бит сөйләп булмый Балаңның тик тормаганын... Мә үзеңнең дәфтәреңне, Теге якка, әнә, кер дә Яз, газиз углым, әмма тик Бу өстәлгә тия күрмә! Укучылар дәфтәренә Кагылма син, тыңла әле: Бар, газиз углым, булмаса Бабаң белән уйна әле. ...Яз, газиз углым, тик менә Бу тирәдән кит әле син. Аңламыйсың, и нәнием, Бик бәләкәй бит әле син. Бераз үскәч, аңлый төшкәч, Тыңларсың бит гел сүземне? Кил әле, улым, «үчти-үчти» Итим әле бер үзеңне! Кил әле, улым! «Хәлләрең ничек?» — дидең син. Чын күңелдән сорадың. «Әйбәт!» — дидем, чын дөресен Сөйләмәдем, чыдадым. «Хәлләрең ничек?» — дидең син, Беләсең дә килгәндер. Минем хәлне белим дисәң, Кара чыклы гөлгә бер. Минем хәлне кем дә әйтмәс, Җил дә әйтмәс, гөл әйтер. Гөл дә әйтмәс... тик үзенең Яшьле таҗын күрсәтер. Нәҗип Мадьяров КЫСКА ШИГЫРЬЛӘР Давыл белән ярсып килгән болыт Күгебезгә килеп кунаклады. Яшеннәрнең утлы кылычыннан Төн пәрдәсе меңгә туракланды. Игеннәрем исән калды микән?.. Хәвеф-хәтәр инде еракланды. Таң атканчы дәвам итәр, ахры, Йөрәгемдә яшен уйнаклавы. Тагын йөрим менә кыш илендә, Тагын калды бер көз артымда. Сизә йөрәк, инде ерак түгел — Өр-яңа яз балкый каршымда. Елмая ул чәчәкләре белән Кар-буранлы айлар аркылы. Уйда йөзгән күңелләрне кайчак Җылыта шулай кышның салкыны. Үткәннәргә карыйм, үткәннәргә, Көенеп түгел, сөенә-сөенә. Сикәлтәләр аша үтелгән юл Хәзер тигез булып күренә. Иң хозуры, ахры, шунысыдыр: Уйчанланып, бераз моңаеп, Сугыш елларының азагында Безнең яшьлек тора елмаеп. , Очраттым мин киң тормышны Гел т&р итеп аңлаучыны; Кепкечкенә моң-зарны да Таудай итеп шаулаучыны. һәм юлыктым зары булып Зарланмаучы кешеләргә; Кешелекне күбрәк күрә Алдым аның ишеләрдә. Горизонттан кояш Сүрән генә көлә. Каеннарга январь Ак челтәрләр элә. Күрәсеңме, алар Ничек матурайган! Бар да солдатлардай Киенгәннәр пардан. Карап туйгысыз бит Бу мәңгелек мода! Әйтерсең лә кышның Күргәзмәсе монда. Өр-яңа моңы тургайның Түгелә өстән аска. Тирбәлә алмас кебек кыр Нигәдер шуннан башка. Шушы җир, әйе, шушы җир Хисләрне алды биләп. Йөгерә аяз уйларым Башаклар илен иңләп. Балкый Идел июнь кояшына Якты йөзен куеп. Акчарлаклар оча дулкын җилен Уеп-уеп-уеп. Хисләремне дулкыннарга кушып Мин дә торам ярда. Алда — Идел. Агылып керә аның Сулмас яме җанга. Балкый чәчәк күз яуларың алып, Хуш ис бөркеп бөтен тирәгә. Итәгендә үскән үләннәргә Аннан да бит төшә күләгә. Алмалары коелып бетте көзнең, Ә миләшләр әле шул килеш. Ерагайган кояш нуры белән Янып тора алар туң килеш. Шау алмалы җәйге иртәләрдә Сокланмадык никтер аларга. Ә хәзер күр: ничек матур балкый Ут тәлгәшләр эленеп таңнарга! Тиргә, орыш, кисәт яки Каты шелтә бир аңа, Иммунитеты көчәйде, Берсен дә сукмый санга. Астан өскә генә карый Кеше башта. «Күтәрсәләр» — киресенчә: Өстән аска. Каргаларны әләкләргә баргач, Әйтеп калды тик өч сүз генә: Кереп китте бөркет авызына Әләге дә, чыпчык үзе дә. Явыз уйлар тулган күңелдә шәп Фикер ничек тусын?! Ташлык җирдәй ич ул. Андый төштә Иген ничек уңсын! «Үсәләр бит кояш астында, Ни кызык бар инде аларга!» — Аландагы чәчәкләрне күргәч, Шулай дигән, имеш, абага. Фпера Гыйззәтулпина Болыннарда атлар утлый, Атлылар дөнья гизә. Чытыр арбага төялеп Авылдан киттек без дә. Киттек. Белдек: Күрәчәкләр Киләчәккә юл ача... Җил исте, тегермән тартты, Зыр-зыр килде куласа. — Дөнья ул куласа,— диләр Көчсезләр, юл уңмаса... Без әле: «Тормыш авыр»,— дип, Зарланмадык моңача. Як-якка таралышсак та, Калмадык юлда туктап. Чорларга сыртлап төйисе Шатлыкларыбыз уртак. Ничә җиңсә тузды беләгемдә, Бу кырларны ничә урадым. Әнкәемнән мирас — ай урагым: Бодай чәчтем, бодай урамын. Әткәемнән мирас — таң җилләре Җиңсәләрдән күчә җиңнәргә... Өйрәндек без яшьли саф алтынга Көннең һәр минутын тиңнәргә. Өйрәндек без чәчү орлыкларын Күз нурыдай күреп сакларга. Булды газиз туган туфрагымны Дошман таптап йөргән чаклар да! Булды, бөртекләрне бөртекләдек. Теләп көзен икмәк уңганын... Заман рухы миндә, үз илемдә Эшсезлекне белмәс кулларым. һәм һичкайчан үз кыйммәтен җуймас Кырда үзләштергән һөнәрем. Ризыкларым буйларыма сеңгән, Күкрәгемдә көчем-егәрем. Кырларда ай нуры... Кырларда ай нуры. Сагышын, шатлыгын Ал җаның теләгән кадәрле. Кыш туган җырымны әткәйгә багышлыйм: Кыш килде кайгылы хәбәре... Җәй туган җырымны әнкәйгә багышлыйм: Әнкәем җәй аен яраткан... Җәйләрдә төн кыска: көлтәдән куышта Күземне йомганчы таң аткан. Яз туган җырларым — гөлчәчәк бәйләме — Әткәйгә, әнкәйгә тигездән! Җырларым тынмаса, мин алар исеменә Мәңге дә кара тап тигезмәм. Тегү җыры Энә тотсам, ишетелә шигырь өне... Каләм тотсам, ишетелә тегү өне. Шигыремне күңелемә ятлап алдым, Келтер-келтер көйгә салдым тегүемне. Асыл кием, асыл шигырь кирәк булса, Рәхим итсен кыз-киленчәк, егет-җилән! Ярәшелгән сылу кызга парча-бизәк! — Түшләренә чәчәк чигәм, мәрҗән сибәм. һай, якасы! Әллә күктән ай төшкәнме? Җиңнәр җилдә җилфер-җилфер очар гына. Ак күлмәге керләнгәнче, кияү егет, Фәрештәңне күтәреп ал кочагыңа. Түгел лә мин бөек чор өстеннән Коштай очар егет... Ә шулай да җырлар канатында Чорлар кочам кебек. Түгел лә мин Чукмар йодрыклы, Хөр холыклы ир-ат... Ә шулай да сер сынатканым юк Җиңел хезмәт сорап.