ТУГАН ҖИРЕМ, СӨЙГӘН ЯРЫМ
Мостай Кәрим поэзиясе дөньяны һәм кешене үзенчә аңлый һәм сурәтли белүе, рухи доньяга игътибарлы булуы, фәлсәфи тирәнлеге, сәнгатьлелек чараларының байлыгы, терпелеге бе лән укучының мәхәббәтен казанды Аның дәртле һәм уйчан, ашкынулы һәм салмак, тирән идеяле һәм кичерешкә бай шигърия те иҗтимагый прогресс, халык иитересла ры һәм көн романтикасы белән яши, үзенә көч һәм илһам биргән туган иленә, халкы на хезмәт итә, киләчәкнең физик һәм ру хи камил кешесен тәрбияләү рухы белән М. Кәрим поэзиясе шәхси аша гомуми- не, аерым кеше язмышы аша ип. халык биографиясен чагылдыруның югары үрнәк ләрен бирүе, тыйгысызлыгы белән көчле Шагыйрь үз рухына азыкны шигъри дәрт не, куәтне чынбарлыктан, туфрактан, яңгыр тамчысыннан, җилдән, ай нурыннан, кешеләр күзендәге моңнан ала, шул байлыкны талант кече, хыялы белән баетып тулыландырып кешеләргә кайтара. «Барлык белгән һөнәремне мин кешеләр белән бү лешәм», — ди шагыйрь Ә кешеләр аңа борчуларын, әрнүләрен, яраларын калдырып китәләр: «Шуңа аның карашында моңсулык арта бара». Лирик геройга хас моң ны кешеләр язмышы, дөнья ниләчәге, бе ренче мәхәббәт, гарәп кызы. Вьетнам, Салават фаҗигасе өчен борчылу, уйланулар тудыра. М. Кәрим замандашы белән соклана, сок лану хисен шигырь юлларына алып керә Аның кешесе масштаблы олы дөнья тарих белән аңлаша, табигый гүзәллекне сиземли торган шәхес: Кеше көчле. Кулда тота кәүсәсен ул Бу җиһанның. Кеше кичле Бер селкетсә, тупылдашып Йолды» коелыр. Ленчтагы алма тесле 1 МостаП Кәрим Шигырьләр һәм поэмалар Казах. Татарстан китап нәшрияты. 1»П Аннары: «Кендегемне кистеләр дә Җир шарына ялгадылар», — дип яза шагыйрь. М. Кәрим иҗатына багышланган мәкаләләрнең. чыгышларның күбесендә «ул туган ил. туган туфрак җырчысы» дигән фикер кабатлана. Халыкчан шигъриятне туган ил матурлыгы белән сокланудан, илһамланудан башка күз алдына китерүе кыен Пушкин, Лермонтов, Шевченко, Блок, Маяковский, Тукай, Такташ кебек олы талантлар туган илне, туган җирне үзләренчә күреп һәм җырлап шөһрәт казандылар, реализм юлына чыктылар. Россияне кура җиләге үскән кырга тиңләгән Есенин: «Минем бетен иҗатым бер олы мәхәббәткә, Ватаныма мәхәббәткә багышланган», — дип яза. М. Көрим исә шул ук теманы үзенчә калкытып куя, туып үскен төбәгенең яменә яңа буяулар бизәкләр өсти. Тамырга — дим. яфрак** — кур. г'яв ял һа мим сая «»ч аэрем. Снннэн башка мнп бичара. Тугай жирем. сөйгән нрым Поэзиягә сугыш алды елларында киләп кергән М. Кәрим үзенең тәүге шигырьләрендә үк табигать хозурлыгында кеше рухының күркәмлегенә бәрабәр буяулар таба, рухи һәм матди дөньялар арасында эчке якынлык эзли. «Сентябрьнең талгыи җилле күгелҗем киче иде». «Ай йөзтүбән ятып җирне күзли», «Таныш моңның бәлки меңенче кат яңгыравы булыр шушы җыр» кебек самими гыйбарәләрдә яшь шагыйрьнең милли поэзия казанышларын үстерүгә омтылышы сизелә, ул шигырьләрдә табигатьне нечке сиземләү бар. М. Кәрим поэзиясенә ирлек, фәлсәфи тирәнлек, тормыш драматизмын сурәтләү осталыгы сугыш елларында килгәнен бөләбез Тормыш һәм үлем бергә атлаган, кеше яшәешенең, рухының югары үрләре сыналган ул елларда поэзия халыкның героик тавышы буларак яңгырый Гомумән, М олы тарихи тетрәүләр, фаҗигале хәлләр чорында бик күп художникларның таланты яңача ачыла. М. Кәрим дә, фикерле һәм хисле шагыйрь буларак. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле дулкынында үсеп чыкканнарның берсе. Аның тыныч, салмак тавышы ныгый, чынбарлыкны тасвирлау алымнары байый бара. Давыл давыл’ — Ул бит минем Тере хәбәрем, Якын яшен, якты яшен — Минем Сәламем. Мин сулармын, җирдә давыл Тынмаса әгәр. Мин янармын, соңгы яшен Сүнгәнгә кадәр М. Кәрим поэзиясе турында уйлаганда Белинскийның «иҗатка сәләтле булу талант, ә иҗатта халыкчан була алу икенче талант» дигән сүзләре искә тешә. Шагыйрь кеше кичерешләренең тирәнлеген, киңлеген, илаһилыгын ачу. шәхси-интим башлангычны. лиризмны, эчке аһәңне көчәйтү юлында, ул өзлексез кыю эзләнүләр алып бара. ■Ярлар кала», «Таулар», «Туган җирем», «Чакырмагыз, таулар» кебек шигырьләр тормыш фәлсәфәсен, шәхеснең эчке кичерешләрен тулырак сурәтләү юлында эзләнүләр җимеше буларак туган камил композицияләре, пөхтәлекләре, эчкерсез интонацияләре белән хәтергә сеңәләр. Ул дөньяны үзенчә күрә белә. Күктәге айны «алтын умартага», йолдызларны «корт иленә» тиңли. Каеннар аның юлына «сары йолдызлар» сибә. Социалистик реализм методының киң иҗат мөмкинлекләренә таянып, XX гасыр кешесенең фикерләү рәвешен, рухи-әхла- кый омтылышларын, «җан диалектикасын», зиһен җегәрен тулырак ачуга омтылып, шагыйрь бер үк вакытта оригиналь һәм халыкчан булган поэзиянең югары үрнәкләрен бирде. Аның Европа-Азия циклы, Вьетнам турындагы шигырьләре, Болгар дәфтәреннән, Кабарды-Балкар дәфтәреннән кебек лириканың гадәти чикләрен киңәйтеп җибәргән, уртак кичереш, уртак иҗтимагый фикер белән бер-берсенә тартылып торган шигъри бәйләмнәре башкорт поэзиясе өчен җитди ачыш булды, Икенче бер шигырьләрендә ул совет иленең гражданины, тынычлык сакчысы, дәүләт кешесе буларак ачыла. «Ханойда кул буенда уйланулар» шигыре шуның ачык'урнэге: И кешелек" Нигә юл куясың ЯУыз -кулларга. АДма -кебек плапствиы Шулай турарга? Бүлгәләргә җирне как дошманга Без рвхсәт итсәк. Бүлалмабыз балаларга Алма һәм икмәк М. Кәримнең лирик герое тыныч, ваемсыз, талгын тормышны кабул итми. «Тыныч, имин» тирәлектән ул давыллы, мәшәкатьле якларга, кукрәүле, хәтәр тауларга, дөнья язмышы кыл өстендә торган төбәкләргә юл тота: Монда рәхәт Шул рәхәттә Чак-чак кына түзәм . Мин тауларга китәм бүген Хуш бул, тыныч үзән. Чынбарлыкны шигъри күзаллау алымнары, фикерләү тибы буенча реализмга тартылып торса да, «акыл күзенә» өстенлек бирсә дә. шагыйрь романтик, ассоциатив, символик алымнарны, эпик поэзия, драма сәнгате ачышларын эшкә җигүдә дә «көферлек» күрми. Шәхес һәм халык, шәхес һәм сәнгать, тарих һәм заман кебек проблемаларның яңача куелышы, яңа җәмгыять төзү юлындагы уңышлар шагыйрьне поэма катына, трагедия жанрына алып килде. Халык тарихы кырыс һәм изге. Ул суз һәм форма монументальлеген таләп итә Халык шагыйре Салават һәм көрәштәшләре булган татар, чуваш, башкорт батырлары турында М. Кәрим фәлсәфи тирәнлек, публицистик гомумиләштерү белән үзенең шул батырлык варисы булуына шатлана- шатлана яза. Шагыйрь тарихи хакыйкатьне үз хыялы, хәзерге әхлакый тәҗрибә белән баета, халык җырларының камиллеген, халык мәкальләренең хикмәтле көчен XX гасыр кешесенең фикерләү үзенчәлекләре белән тулыландыра. Поэзия кеше һәм аның бүгенге бәхете, матур киләчәге өчен көрәшнең алгы сызыгында тора, кеше рухының бөеклеген, олылыгын, илаһилыгын раслау өчен көрәшә. М. Кәримнең киң кырлы, тирән эчтәлекле интернациональ поэзиясе шуңа дәлил «Ай тотылган төндә». «Ташлама утны, Прометеи», «Салават» кебек фәлсәфи-этик драмаларында да ул кеше рухының камиллеген, кешелекнең, гуманизмның мәңгелеген җырлый Шартлы-романтик алымнарга, ассоциатив фикерләү мөмкинлекләренә, Шекспир. Пушкин, Такташ традицияләренә таянып, М. Кәрим олы дөньяның олы проблемаларын калкытып куя, дәверне кеше язмышы, аның уйкичерешләре аша сурәтли. Хаяык йөрәгендә эз калдырган масштаблы вакыйгаларны тасвирлаганда да, чорның әхлакый проблемаларын калкытып куйганда да М Керим шагыйрь булып, хис кешесе булып кала. Иҗатының буеннан-буена сузылган лиризм, шигъри рух трагедияләрдә дә кеше характерын ачу юлларын бермә-бер киңәйтә. Аларга эстетик киңлек хас. Ул башкорт поэзиясе казанышлары һәм Такташ, Исәнбәт, Бурнаш трагедияләре рухын үзенчә дәвам иттерә, яшьрәк буын татар- башкорт шагыйрьләрен яңа иҗади эзләнүләргә илһамландыра. СССР Дәүләт премиясе лауреаты Мостай Кәримнең кешелекле моңлы, әхлакый эчтәлекле. тирән хисле поэзиясе республика, дәүләт чикләрен үтеп, матурлыкны һәм гуманизмны раслау әчем керәшә. Ул дала киңлеге белән әрәмә ямен, Урал биеклеге белән урман моңын куша алды Татар поэзиясенә Башкортстан табигатенең күркен. Дим, Агыйделләрнең моңын кайчандыр Ярлы Кәрим, Фатих Кәримнәр алып керде Мостай ага да Башкортстан Кәримнәренең варисы, дәвамы булып, элгәрләре башлаган изге эшне яңа югарылыкта үстерә һәм дәвам иттерә.