Логотип Казан Утлары
Мәсәл

ТӨРЕКЧӘДӘН ИКЕ МӘСӘЛ

Терек фольклорының исламга чаклы иң борынгы әсәрләренде үк инде одебиат- ның бик күп жанрлары үс» башлавы билгеле: мосвлвн. эсатир — героик эпосларга якын мифлар, кыйсса һем меняиыйб — тарихи җирлекле легенда-хикэятләр, Кер-сгпь. турында дастаннар, романтик хикәяләр, мани — күңелле дүртьюллыклар, ташлама — яманлыкны хурлау җырлары һ. б. Язма әдәбият ис» биредә XIII гасыр урталарында башлана. Әйтелген жанрлар арасында, әлбәттә, киң таралган анекдотлар, тәкәр- ■әмо дип аталган каламбурлар (үткен сүз уйнату) һәм мәсәл дә була. Соңгырак елларда дәүләт идарәчеләреннән колеп язган әсәрләре булган әдипләр күренә башлый (Йосыф Нәби, Аләлетдин Сабит, 1635 елда солтан әмере белен буып үтерелгән Омер Нефи һ 6.). Без бу санда терек халык иҗатыннан алынган ике мәсәл тәкъдим итебез. Томау Бер үк тауда яшәгән-көн күргән ди берничә җәнлек-җанвар. Көннәрнең берендә алар үз эшләре турында сөйләшергә-киңәшергә жые- лалар. Әйтеләсе фикерләрнең бөтенесе әйтелеп беткәч, инде саубуллашканда арыслан әйтә нкән: — Нишләп болан бик сирәк җыйналышабыз сон әле без? Бер-беребезне күрүләребез менә ничек күңелле бит. Әйдәгез иртәгә дә очра шыйк. Барыгыз да миңа килегез Бөтенесе турында сөйләшербез. Җәилек-җанварлар, моңа килешеп, икенче көнне күмәкләп арысланга киләләр. Үзенең тәбрик сүзләрен арыслан бик ерактан башлый: — Дусларым минем, ә хәзер әйдәгез эчкә узыйк. Әмма ләкин кичерегез: нн дисәң дә арыслан өе бит — бераз сасырак ис тә бардыр бәлки. Шул чакны арада ишәк күренә. — И аллам, нинди әшәке ис монда. — дип чыраен сыта ул — Ничек бу сасыга чыдыйсыз? Ачудан ярсыган арыслан ишәкне җиргә егып сала һәм әйтә: — Әх, син. әшәке жан, әгәр без биредә ис бар дибез икән, бу бит бары тик тыйнаклыктан гына әйтелә. Карагыз әле бу юньсез затка! Сүзгә маймыл кушыла: — Гафу ит. безнең солтаныбыз, ишәк биредә, әлбәттә, ишәк чумарын иште. Синең өеңдә бит мускус исләре аңкып тора. Биредә без нәкъ гөлләр бакчасында утырабыз кебек. Арысланның җене тагын да чыга төшә һәм ул, бер тәпие белән бәреп, маймылны жиргә аудара һәм куркытып кисәтә: — Әх, син, маймыл, миннән көлеп шаярмакчы иткән булдың, янәсе?! Өендә нинди ис барын хуҗа үзе белми дип уйлыйсыңмы әллә син’ Төлке ягына борылып исә арыслан әмер бирә: — Алла хакына дөреслекне син әйт. Куркудан калтырап, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә әйтә үз фикерен төлке: — Кичер мине, остазым. Мин менә атна буе инде томаудан азапланам. Миңа тагын бер атна-ун көн узгач килергә рөхсәт итсәгез икән. Тугры дуслык Төлке белән елан дүслаша-әшнәләшә. Алар бер зур елга аша икенче ярга йөзеп чыгарга тиешләр икән. Төлке еланнан сорый: — Мин йөзә алам, ә син ничек? — Төлкекәем-апакаем, мин бит бөтенләй йөзә белмим. Әгәр рөхсәт итсәң, мин синең муенга уралыйм да теге ярга шулай бергә чыгыйк, — ди елан. Хәйләкәр төлке еланның бу сүзләрендә бернинди ялган да күрми кебек. «Ярый!» дип килешә ул. Елан төлкенең муенына урала һәм судан башын чыгара. Шаулы елганың нәкъ көчле агымлы уртасына җиткәч исә елан төлкене буа башлый. Иптәшенең мәкере аның башына нинди бәла төшергәнен тиз аңлап ала төлке, әмма чигенер хәл юк инде. — Нишлисең син, дускаем? Кызган мине, мин бит сиңа яхшылык эшләдем! — дип ялвара төлке. Әмма елан һаман кыса да кыса икән төлкенең бугазын. Котылыр чара эзләп, төлке кинәт һушыннан язган булып кылана башлый һәм муенындагы еланы-ние белән берничә мәртәбә салкын суга чумып-чумып ала. Тегесе исә, курка калып, төлке муеныннан ычкына. Ә төлкегә бары шул гына кирәк тә Еланны ул башыннан эләктереп ала һәм аны буа да, тешли башлый. Рольләр алмашына. Төлке еланны рәхимсез кыса да кыса. Инде җаны чыгар хәлгә җиткән еланны ул теге як ярга алып чыккач җиргә сузып сала. Бөтен буена туп-туры булып сузылсын өчен ул аны тарткалап та, типкәләп тә бик озак маташа — әйтерсең такта турайтырга тырышкан столяр... Кәкре-бөкре урыннарын бетергәч, каты кычкырып әйтә икән төлке соңгы сулышта яткан еланның колагына: «Дуслык дигән нәрсә дә нәкъ менә шундый туры булырга тиеш». Шундый була төлкенең еланга иң соңгы һәм бик урынлы киңәше.