Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУ ХИКӘЯТЕ

Нәбирә Гыйматдинова һаман эзлим... Тик әдәбиятта барып туктарлык нокта, урталык юк икән. Урталык — һәлакәт. Туган җирем — республикабызның Аксубай районы. Карасу авылы. Мәктәптән соц Иваново шәһәрендә тукучы. аннан соң Казанда торак йортлар тезелешендә буяучы булып эшләдем. Хәзер университетның тарих филология факультетында укыйм.

 

«ЗАМАНДАШ» КОНКУРСЫНА ХИКӘЯ

— Кайчан кавышырбыз соң, Айнан? — Иезүдән кайткач, тагын алты ай, Рәфине. — Безне нәрсә аера, Айнан? — Су, Рәфине. — Су? Сумы?! — Су. у! Су-у-у-у! Мин Идел ярыннан шашып йөгерәм. Күз кабакларым елаудан шешенгән. Карашыма диңгез чалына. Нәкъ пыяла сыман. Тип-тигез. Тып-тын. Каты итеп баса-баса, шул пыяла өстеннән барам. Ул күтәралмый, сына, ватыла ишелә... Мине «ашыгыч ярдәм» машинасы белән шәһәр больницасына алып китәләр. — Су!—дим. Иренемә кайсыдыр су тигезә. Бер хәрәкәт. Сулы стакан чәлперәмә килеп ватыла. — Су бирмәгез, аңа су ярамый, — ди ак халатлы ир. Караватымны иңгә кочаклап үксим. Үксүемә кушылып, миңа табан су ага... — Айнан! Казанкага зур су тулган. Су-у-у! — Әйдә, Кремльдән карыйбыз. Өстән тагын да матур күренә ул. — Әйдә, Айнан. Без ак ныгытмага табан йөгерәбез. Кремль стеналарына басканда мин Айнанга карыйм да: — Тарих истәлеген таптыйбыз, ярамый бит, — дим. — Алайса, яр буена төшик, — ди ул, кулы белән ак ташларны сыпырып. — Күпергә керик! — Мин — баш имәс кыз — Айнанны үз иркемдә тоткандай кыланам. Ярый, ул килешә. Кирелегем аңа тансык бугай. Бер елдан соң күрештек. Безгә очрашу өчен, берберебезне сөю өчен, сөелер өчен нибары өч көн бирелгән. Аның беренче көне — Казанка буе. Әнә. күпер астыннан көймә йөзеп үтә. Кыз белән егет. Кара ничек утыралар. Күз карашлары бер-берсендә. Ә минем Айнаным янәшәмдә. Мин аның җылысын тоям. Ул җилкәмнән коча да, киң су өстенә карый. Су да зәңгәр, Айнанның күзләре дә. — Айнан, су гел шулай зәңгәрме? — Көндезен зәңгәр, кояш баеганда кызгылт. — Син кайсында йөзәсең? — Икесендә дә, Рәфинә. — Синең пароходың да әнә шундый акмы? Мин дулкыннарга сыенып очкан акчарлакларга ымлыйм. — Ак, гел ак. — Диңгез дә Казанка кебек тынычмы? — Диңгез түгел, океан. Җил-давыл вакытында ул убырлы карчыкка охшый. Дулкын өстендә бии теплоход. Хәтта палубага су тула. — Су? — Су, Рәфинә. ... Битләрем, муеннарым манма су. Хәтерем сулымы әллә? Юк, бу күз яшьләрем икән. Кайсыдыр йомшак кулы белән маңгаема кагыла. — Ач күзеңне. — Ачалмыйм бит. Сыек яктылык. Инде кич җиткән. Палатаның зур тәрәзәсеннән уч хәтле зурзур яфраклар карый. Тупыл агачы пыялага сыенган. — Сары яфраклар кертегез әле, апа. — Мин апаң түгел, ә синең яшьтәшең, Рәфинә. — Син кем? — Шәфкать туташы. Яфраклар дисеңме? — Әйе, исемеңне дә белмим. — Асылъяр. Бераздан Асылъяр баш очыма яфраклар кертеп куя. Борынны кытыклап көз исе аңкый. — Көзне яратасың, ахрысы, Рәфинә. Бу йомшак тавышны эзләп башымны күтәрәм. — Торма, ят, — ди кыз, өстемә ярым иелеп. Йөзенә әйтерсең учлап-учлап сипкел сипкән Асылъяр мине елма — Син ач. — Ачам. ерга мәҗбүр итә. Бигрәк сөйкемле икән үзе. Әллә ул тапларны энә белән кадап чыкканнар микән? — Асылъяр, сипкелләрең бик матур, әйеме? • — Әй, Рәфинә, түгел шул. Юсаң да бетми. Кислота белән бер яндырырмын әле. — Бит матурлыгы нәрсә ул, җан матурлыгы кирәк. ф Тәрәзә пыялаларында көз күзе — сары яфраклар. Әллә ничә күз. Залдан тамашачылар карый диярсең. Мине күзлиләр кебек сарыкай н лар, гөнаһсызлар. — Синең балаң булыр, Рәфинә... Ә мәрхәмәтсез җил аларны очыртып җиргә ташламакчы. — Балаң булыр, Рәфинә. — Ә? Нәрсә? Ф — Балаң... Йөзләгән кырмыска тәнем буйлап үтә. Сары яфраклар, сез дәште- * гезме моны? — Рәфинә, шатлык... — Кемгә шатлык, Асылъяр? — Синең балаң булу. *• — Әтисезме? Күз кабакларым авыраеп ябылмакчы. к — Күзеңне йомма, — дип ялвара Асылъяр. — Рәфинә, йомма! — з һәм ул инәлеп елый башлый. — Больницада озак тотарлармы? Кыз халат җиңе белән күзен сөртә. — Нервыларың какшаган бит. берәр ай дәваланырсың әле. Ку- “ рыкма, ялгыз калдырмам. Яныңда мин, гел мин булырмын. 2 — Рәхмәт, Асылъяр. Ә хәзер ярты гына сәгатькә ялгыз калыйм. Миңа үткәнемә кайтырга кирәк. Анда — Айнан. — Ул сиңа зарарлы. — Үтенөм. Асылъяр аяк очларына гына басып палатадан чыгып китә... — Айнан. — Әү, Рәфинәү. — Ашыкмадыкмы? Мин... Бала... — ЫшгАтыйсың. Иртәгә үк язылышабыз, әйдә! — Ышанам, кадерлем. — Алайса? — Я, бу хакта сөйләшмик. Төн караңгылыгы безне үз кочагына ала. Салкын су җиле исә. Шыбыр-шыбыр иткән Идел камышлары йөрәкне шомландыра. — Куркам. Айнан. — Кер куеныма. Күкрәгемә генә сула. — Айнан... шул тиклем... яратам бит үзеңне. Бер карауда ошаткан идем. Хәтерлисеңме? Айнан мине күкрәгенә кысканнан-кыса бара. Тупасланган, яргаланган бармаклары чәчемне аралый. И сихри дә төн инде соң бу, аерылу төне. — Хәтерлисеңме? Безнең бригадага теплоходта йөзү өчен путевкалар бирелгән иде. Казан — Әстерхан маршруты. Кызларга ияреп мин дә сәяхәткә чыккан ием. Кичләрен палубага матрослар чыга, гармун уйныйлар, бииләр. Без дә аларга кушылабыз. Кинәт каршыма берсе килә. — Биикме, сылу? — ди. — Кирәкми, кирәкми, — дим. Егет яндырып иренемнән үбә. — Тиңсезем, — ди ул колагыма пышылдап. — Мәхәббәтем. — Я, үзем дәвам итәм, — дип кушыла Айнан. — Күрәм, кыз оя ла, тартына, күзләрен яшерә. Кайдан сез дигәч, төзелештән, буяучы ди. Ә куллары йоп-йомшак, разве төзүче кулы нәфис була инде, әкәмәт, дип уйлыйм. — Арттырма, лыгырдык. Кит, калганын үзем сөйлим. Тыңла. Егет оста бии икән, аягы-аякка йокмый. Үзе бармакларымны гел учына җыя. — Алардан хуш ис килә иде, шуңа бит ул, тиңсезем. — Лыгырдык. — Мәхәббәтем. — Айнан! — Караңгылык аша егетнең күзләренә текәләм. — Ул чактагы кебек нигә биредә генә, үзебезнең Иделдә генә йөзмисең соң? Аерылмас идек. — Түз, Рәфинә. Тагын алты ай. — Сагынуга түзә алмам шул. Менә хәтернең соңгы кадры. Мине участок начальнигы чакырта. Яныңа капитан килгән, ди. Тугыз катлы подъездны бер итеп аска томырылам. Айнан кайткан, Айнан! Күрешергә нибары ике-өч секунд! — Айнан! Ай... син кем? Чал чәчле капитан иелгән башын күтәрә... Ул миңа карый. — Ни бар? Кайда ул? — дим. Капитанның кырыс йөзендәге җыерчыклар дулкынланып куя. — Син Рәфинә, димәк? — Ә Айнан? — Айнанның синнән бүтән кадерле кешесе юк иде. Ул әти-әнисез тәрбияләнгән, беләсең. — Соң, соң, иптәш капитан, шуннан? — Айнан Галимов көчле штурм вакытында... һәлак булды... — Алдыйсыз! Алдакчы!.. — Океан мәрхәмәтсез кылана. Егетнең гәүдәсен дә таба алмадык... — Айнан... Айнан... Су... Су-у-у-! — Яр буеннан йөгерәм. Идел өсте — тигез пыяла... — Тотмагыз. Җибәрегез! — Рәфинә! — Асылъяр кереп җитә.— Әйттем бит. Сиңа күп уйлау куркыныч. — Куркыныч? Бала чакта миңа әнием, ялгызлык иң куркынычы, дия иде. Аннан адәм баласы тилерә, шаша икән. Чал чәчле капитаннан атна саен хат алам. Шул кадәр ерак аралардан хатлар тиз килә. Ак биткә сырланган тигез хәрефләрдә — җылы сүзләр. Әле җавап язылмаган. Вакыт тарлыгы. Кичә төзелешкә бер ханым елап килгән. Безнең идарә төзүчеләре брак биргәннәр икән. Бүлмә стеналары төрткетөртке булып куба башлаган. Ә тиздән көмеш туй ди. Үтенә, ялвара ханым, зинһар төзәтегез ди. Төзелеш прорабы Кадыйровка хәлне аңлаттым. — Ул подъездга расход тотылган, өстәмә нәрәд бирә алмыйм,— ди. — Стена «ата» икән, лаборатория гаепле. Измәдә известь сүнмәгән. — Измәне кабул иткәндә сиңа кисәткәннәр ич. — Бригадир Галимова! Сиңа мине тәнкыйтьләр өчен тагын егерме ел тир түгәргә кирәк әле. Әнә эштән соң калып үзең эшлә! Кадыйров күпләрнең канына тоз салучы. Ул мине дә мыскыллап ишектән озатты. ГарьләнүемнЬн ярылырга җитешеп тулай торакка кайттым. Иртәгә ял көне. Бәлки бригада кызларын җыя алырмын. Көне буе кайнашсак, эшнең чиреге бетәр иде. Бару-бармау мәсьәләсе бик тиз хәл ителә. Берәүләр каршы, икенчеләр изге теләктә. И дөнья! Кемең генә юк синең. Җан бирәсең, йөрәк бирәсең. Миләренә акыл саласың. Кешеләрне тигез яратмаудан кайчан туктарсың. — Акча түләрме ханым? — ди Рәмзия. Мал корты. Кешене бәхетле итүне дә кәгазь кисәгенә алыштырып буламы икәнни? — Бер машина акча китереп аударсалар, нишләр идең, Рәмзия? — Эчең янганнан сорыйсыңмы? Акчаң җитмәгәнгә бит син тулай н торакта ятасың. Улыңны да туар-тумас балалар йортына илтеп тык- о мае идең. = Үзеңне аклау яки исбатлау кыен. Син арифметик мәсьәлә түгел. Тик Рәмзиядә эшем юк, миңа Рәмзиясез дә дөнья бар. Аның сүзләре генә йөрәккә ук сыман кадала. Әле ярый, йөрәк . дигәне күкрәк эченә яшеренгән. Ачык ятса, һәркем сереңә кереп, ә Рәмзиядәйләр көлеп узар иде. Авыр минутымда сыеныр кешем — әнием кирәк хәзер. Ул да с еракта. Тормыш каршылыкларына очрый-кыйнала килеп, аны оныта f язганмын. Хатларым сирәгәйгәч нәрсә уйлый икән. Бабам ясаган Z кабаны куеп йон эрлидер, бичара. Эш арасында җырлыйдыр да елый- ►дыр. «Ходай ялгызлыкка дучар итмәсен», дигәнен күп мәртәбәләр Z ишеттем. И әни, әни. Кичер кызыңны! Е «Кайт, кызым. Улың авылда иркендә үсәр. Болын күк өй, ашар- з га-эчәргә иркен, нигә таш калада каңгырып ятасың. Әллә шул гына ~ мы бәхетең? Мин-анаң авыл башыннан чит туфракка бер адым атла •? маган, ә барыбер бәхетле. Монда эшләр дә байтак. Мәктәп төзергә s таш кайтартканнар. Төзү кайда да бер бит. кызым». а Калалар төзим дип хыялланганымны беләсең, әни. Килсәң, мин _ сине Горки ягына алып барыр идем дә, кул көчем кергән өйләрне санап күрсәтер идем. Анда, әрекмәнле далада биек-биек яңа өйләр калыкты. Аларга соклану, төзүче икәнеңне тою — бәхетем бит. әни. «... Кала өйләре биек буладыр. Егылып төшеп имгәнерсең. Чыпта кызы җиткергән хәбәрдән дә инәлеп калган идем». Әни, Чыпта кызы күпертеп сөйләгән ләбаса. Лифтта менгәндә, ток бетеп, без чүт әйләнеп төшмәдек. Прораблар, электриклар йөгереп килде. Акт төзеп маташтылар да, эзне җуйдылар. Барсын да хатка язарга мөмкинме соң? Бүгенге аяныч хәлне дә сиңа җиткерә алмам. Кичер. Кызларым ишек шакыйлар. Җыенырга вакыт. Беренче кар аклыгын җир танымый. Аклыкны күз карашы һавадан ук тотып ала. Калкып чыккан йортлар да үсүе белән түгел, сыйфаты белән таныла. Түшәмнәр, стеналар төсен күңел якын итсә, ул йөрәк өшеткәч ямьсез буяулы булмаса, төзүче тыныч яши. Алда гы төзелешләрне хыялында яңарта, салават күперендәге яшел, сары төсләрне шыксыз, шәрә стеналарга күчереп карый. Ә мин... Битарафмы? Кадыйров ишегеннән төрткәләп диярлек озатканга, «аткан» стеналарга тап чыкканга, эшемнән нәфрәтләнәм, көям. Алдагы көннәрем, нәкъ шушы стена кебек бозылып, миңа нибары уңышсызлык, кара төсләр алып килер сыман. «Төзелештән кач», ди эчтәге шайтан. Качмыйм, дим аңа. Бу хакта уйламыйм да. Мин әле хыялланырга тиеш! Кадыйровлар. төрле браклар юлымда киртә түгел. Гомер кулыма тотмаган, хат язганда да төртелгән каләм алып гаэитка бу турыда мәкалә язып җибәрөм. Үзебезнең объектка килеп тикшерүләрен үтенүдән кала мохтаҗ нәрсәм юк. Тик хәбәрчеләр бераз соңгарак калып киләләр. Без тишекләрне ямап, бүлмәләрне буяп бетерәбез. Сыек зәңгәр төс аяз күк йөзен. әле һаман да хәтеремнән китми азаплаткан Айнан күзләрен хәтерләтә. Тик кара болытлар агылганда күктәге зәңгәрлек төссезләнә, бутала башлый. Ә минем Айнаным үлемгә чын, үзгәрмәс күзләре белән карагандыр. Аларда үкенеч тә, шомлану да булмагандыр. Бәлки ул... соңгы сулышында минем исемемне кабатлагандыр. Я, Рәфинә... Уйлама бу хакта, уйлама! Квартира хуҗасы ашыга-ашыга табын әзерли. Бу минутларда аңардан да бәхетлерәк кеше юктыр, мөгаен. Берсекөнгә көмеш туй бәйрәме. Ире кибетләргә йөгерә. Безне кыстап диярлек кичке ашка калдыралар. Түгәрәк өстәлне китек итәсебез килми, кызлар белән ризалашабыз. Киткәндә алар безне ирле-хатынлы озата чыгалар. Ханым подъезд төбендә кыенсынып кына мине чакырып ала, күзләрендә мөлдерәмә яшь. Рәхмәтен ничек тә аңлата алмаганын тоеп, аның җилкәсеннән кочам. — Бигрәк булган бит үзең, балам. Тиңең бармы соң? — Тиңсез, парсыз кыз буламыни соң, бар, бар, — дим. Чырык- чырык көлгән улым тавышы, йөрәк тибеше мине өч итә. Өчәүләп яшибез икән, өчәүләп! Үзем, мәхәббәтем, балам! Нигә кичегеп аңлыйм моны. Уйлардан арынырга теләп, кызлар арасына керәм. Без җәяү генә кайтырга сүз куешабыз. Киче җылы, тыныч. Җан рәхәте. Аяк астында кояш кыздыруыннан кипшенгән яфраклар кыштырдый. Нәкъ баш өстебездә ай тәгәри. — Ә бит көзләр җитте, көзләр, — ди Фәния. Ул үзе дә көзгә охшаган. Чәчләре, керфек-кашлары сары төстә. — Моңсуланмасана, — дип эләктереп ала Нурфия. — Әйдәгез, кызлар, айны Кремль түбәсенә эләбез! Чал Кремль башындагы сәгать, безне кисәткәндәй, тугыз мәртәбә суга. Диң-диң, дың-дың... Патша заманыннан калган чаң кагалармыни. Әйтерсең мин Сөембикә заманында басып торам. Чү, кызларым да зур капка алдында тавыш-тынсыз гына басып калалар. Ул да булмый, гүзәл сыныннан нур чәчеп Сөембикә каршыбызга килә... Мин аны ачык күрәм! — И Сөембикә, моңыңнан гаскәриләр елаганы дөресме? — Тарих алдамас, и кыз күрке! — Кызлар, кыз-з-ла-ар! — Уйларымны чәлпәрәмә китереп Нурфия кычкыра. — Җе-ен! Төркем чыр-чу килеп ныгытма буенча йөгерә. Көчкә сулу алып Казанка ярына төшәбез. — Кызлар! Җилкәнле көймә! — Кызлар, пар акчарлак! — Су өстендә Ханбикә шәүләсе! Иртәгә безнең эшкә барасы бар. Кызлар аны оныталар, гамьсез кыланалар. Яшьлек! Миндә дә узып та узйлмаган яшьлек, кайнарлык, шаяру — боларга нәрсә тиң? — ... Айнан, су гел зәңгәрме? — Көндезен зәңгәр, кояш баеганда кызгылт. — Син кайсында йөзәсең? — Икесендә дә. Уй пәрдәсен ертып шалтыр-шылтыр трамвайлар уза, машина тавышыннан колак тона. Ә Казанка тыныч. Төнен йоклый микән? Әллә давыл көтеп сагайганмы? Их, су, телсез су. Син тыныч. Минем күңелем генә давыллы чагыңа охшаган. Иртәгә Кадыйров чакыртып алыр, исемен газиттә күрмәгәндер дисеңме? Кыяфәтен алдан ук беләм. Маңгае җыерылган, төпсез күзләре акайган. — Во-о-о-н кабинеттан! В-о-он! Бөке кебек атылганыңны көт тә тор. Чыкмыйм, диярмен, сүнмәгән известь кабул итмә, диярмен. — Кайтыйк, кызлар! — Төн озын әле, өлгерербез, Рәфинә, — диешәләр кызлар. Ләкин калмыйча артымнан иярәләр. Казанка, чал Кремль безне озатып кала. Ә алда озын-озын тукта- ♦ лышлар. ы - о Буяучы — чегән кебек ул, ай саен урын алыштыра. Йөк машина- х сына чиләген, кисмәген, эскәмияләрен, пумалаларын төягән кызлар * өс-башлары белән дә чегәннән ким түгел. Кат-кат яулык бәйләп, сыр- - ма киеп салкынны каршылыйсы да, озатасы да бар бит. ♦ Бүген безнең бригаданы яңа йортка күчерделәр. Башлыклар тыз- < быз йөренә, телефоннар шалтырый, димәк, эшне кыска срокта башка- ® рырга. Тәҗрибәм шулай, ди. 2 — Котыпка җыендыгызмы әллә? = Борылып карасам, алдымда күзләрен чекерәйтеп бер егет басып 2 тора. Җавап кайтарырга өлгермим, прораб будкасының тәрәзәсеннән < башын тыгып Кадыйров кычкырып ала. — Кер, бирегә Галимова, син дә, энем. Вәт, Галимова.— хәзер ул 3 миңа тигәнәк кебек ябышачак, —' икенче этаж сиңа бирелә. Катлам Фәүзиябезгә шуннан бүлмә дә бирделәр. Шатлыгыбәхете белән бул- - сын, рәхәтен күрсен. ♦ Яңа нигезгә изге теләкләр белән кайтырга чыктым. Юлы таныш, < соңгы айларда бирегә безнең бригада буяу эшләренә күчте. Хәзер мин “ үзебезнең тапшырыласы йорт яныннан узып барам. Кинәт сыңар тә- - рәзәдәге тонык ут мине өркетеп җибәрә. Кичә сүндермичә калдырдым = микәнни? Югыйсә, яктылыгы җитми дигәч, иң зур лампочканы элгән идек. Әллә... Андый хәлләр булга лады. Ишеккә ачкыч яратып- < мы, ватыпмы керәләр дә, булган әйберләрне алып чыгып китәләр. ' Тузанлы киемнәр күп очракта читкә ташлана. Ә буяулар... Мин сы- 3 ек яктылык сирпелгән тәрәзәгә табан йөгерәм. Тик подъезд ишеге - тышкы яктан бикле, аркылы кадаклаган такталар да үз урынында. Каравылчы Шәех абзый аны эш сәгате башланыр алдыннан гына - каерып ата. Нишлим? Шомлы караңгылыктан йөрәгем дөп-дөп тибә, уйда: £ буяулар, буяулар! Складтан ташып куйган бер мичкә лак җанымны “ ашый. Нәрсә дип бүлмәгә күчерәсе иттей икән? Иртән килербез дә эшкә тотынырбыз, склад арасында йөреп вакыт узмас дигән идем. Аякларыма үрмәләгән салкыннан арынырга теләп, сикерә башлыйм. Тонык ут та, үртәгән сыман, минем белән сикерә... Юкка шомланам төсле. Сүндерергә онытып киткәнмендер. Тик зәгыйфь янмаска тиеш бит! Әллә ток көче кимеде микән? Тынычланып кайту ягына борылам. Көчле буран артымнан озата баргандай жуылдап ала, пальто чабуларымны алга каера. Буранга ачу итеп каршы басам. Һәм... атлавымнан шып туктыйм. Сыңар тәрәзәдәге ут сүнгән! Ут! Ут! Такталар, йозак... Бикле шнек алдады. Әнә шыгырдап ачыла... ачыла... Аһ, бу кем? — Карак, тукта! — дим мин аны танып, йөгерүдән тыным кысыла. Төнге кунакның юлына аркылы төшәм. Ул кулын күтәрә. Башымда нидер чыңлап үтүен ачык тоям. Буран тына... Сихри тынлык арасыннан су ага. Су түгел бу, кан. Җирдән күтә- релмәкче булам. Көч җитми... —Айнан... — Түз, Рәфинә, түз! Мәхәббәтең сиңа көч бирсен. — Син бүгенгем дә, киләсе көнем дә түгел, Айнан. Димәк, көч бирерлек сөю дә юк. ... Керфекләрем карга кадала. Хәтеремне чуалтмаска, адымны җуймаска тырыштым. Ачык изүемнән кереп, гәүдәмә су сарыла. — Сезне әле озак илтергә туры килер, — ди ниндидер ят тавыш һәм кемдер мине җирдән алып биек-биеккә күтәрә. Гүя бишеккә салалар... Әкрен генә тирбәлә башлыйм. Бала чакка кайту шушы микән әллә... — Тукталышка кадәр шактый әле, бирешмәгез. Хәтер бер томалана да, яңадан ачыла. Үземне кемдер күтәреп баруын инде ачык аңлыйм. Тик башымның үтереп авыртуы һәрнәрсәне тоюдан туктата. Күз алдымда теге ут бии... Әле сүрән, әле якты. Ул да булмый, миңа табан кул күтәрелә... Йодрыгымны җыеп кысам. Учымда әллә нәрсә... Тимер кисәге күк. Кыскан саен елыйсы килү басыла... — Айна-а-а-н! Сагынуга ничек түзәләр? — Дөнья кысса. — Ничек? — Кайгы-хәсрәт, тормыш мәшәкате сагынуларны оныттыра. — Алайса, син дә мине онытырсың. Океан давылы, уку, практика... Юк, минем сагыш алардан мең өстен. Сагынуны тик авырту җиңә. Яралансаң, төзәлү хакында гына уйлыйсың... Бүген минем тән яралы, алай да сине сагынам, Айнан. Сине сагынам... сине... сине... Мин озак яшәрмен. Ике үлеп, ике терелгәнне үлем ала алмый диләр. Өченчесе — картаю көненә. Ашын ашап, суын эчкәч, дөньядан китүнең куркынычы юк. Сиңа алмашка яңалар килер, син эшли алмас эшләрне алар эшләр. Төзелешкә кайтуыма атнадан артык. Көн саен диярлек участок милициясенә чакырталар. Имеш, мин кул күтәрүче хулиганны танырга тиеш идем. Әйе, мин аны таныдым. Ул Илдус иде. Тик бу адәм буяуны алмыйча ташлап качкан. Әгәр лак урланган булса, белмим, түзмәс идем, ул дияр идем. Билгесез сугышта күсәкнең башы миңа төште. Ә аңа? Аңа — аннан да зуррагы. Намус! Вөҗдан! Ул бит күзләремә туры карый алмыйча интекте дә, төзелештән китеп барды. Үтерсә бәлки алай җәфаланмаган булыр иде. Тик үлем мине җиңмәде. Мин яшим. Элеккечә стеналарны «дәвалыйм», матурлык эзлим. Билгеле, Илдус ул төнне мине танымадылар дип уйлагандыр. Әйдә, шатлансын. Адәм өчен бу да шатлык икән, шатлансын. Кара төннең яман хатирәсе арасында төш сыман бер изге урын бар. Мине коткаручы кешене эзлим. Теге чакта, авыртудан, коткаручының гимнастерка төймәсен өзгәнмен. Төймә учымда калган. Ан- дыйны Айнан формасында күрә идем. Кем син, әй, билгесез егет? Хәрбиме? Казанда яшәүчеме? Кем син? Хәтта исемеңне дә калдырмыйча киткәнсең. «Сер» дәфтәремдә сиңа багышланган әллә ничә шигырь дә бар. Син минем алдыма Айнан образы булып, кыю лачын булып киләсең... Кем син? Дин сөременә күмелгән кыз булсам, алла тарафыннан җибәрелгән изге дияр идем. Кем син? Тере кеше ләбаса! Очратмам микән? Очратмамдыр. Казан зур. Җир тулы мәрхәмәтле кешеләр. Эзләсәм дә, синдәйләр күптер. Ләкин мин синең белән бүген башлап исәнләшергә уйлыйм. Исәнме, кеше! Чибәрме оин, әллә түгелме? Барыбер күңелең матур, исәнме! Исәнме, кеше! Таң белән уянып мин эшкә ашыгам. Кар ява. Аклык ява... Исәнме кеше! Бәлки син дә томан ерып, кар хакында уйлана-уйлана каядыр ашыгасыңдыр. Исәнме, кеше! Их, адәм баласының үткәне булмаса, хәсрәте кимер, шатлыгы артыр иде. Айнан! Юк, юк... Айнан, син үткәнем... Ә син бүгенгем, иртәгәсем. Исәнме, кеше! Киләчәк нинди гүзәл! Татлы хыяллар белән шуны бизисең дә, көтеп яшисең. Көтүнең аерым сәгате дә, ае да, елы да билгеле түгел. Шуңа да бит ул хыял! Киләчәк! Хыялымда мин Кеше белән очрашырга телим. — Исәнме, Рәфинә, — дияр ул. Үзе гел Айнанга охшаган булыр. Җитен чәчләр, зәңгәр күзләр... — Сәлам, Кеше, — дияр йөрәк. — Килдеңме? — Килдем. — Уз! Күңелем түренә. — Узам. Керфекләремә очып-очып кар куна. Шәлем дә акланган. Карга күмелеп автобус тукталышына җитәм. Кызлар шаулашып өс-башымны ♦ кагалар. Тик Рәмзия генә бер читтә басып кала. Аның боек күз ка- и рашы, керфек очларына эленеп калган яшь бөртекләре сагаерга мәҗ- = бүр итә. Өч ай элек ул Казан егетенә кияүгә чыккан иде. Ир дигәне ± беренче атналарда ук эчә, тавыш чыгара башлаган. Балага узганын х белгәч, бөтенләй куна йөри, кайтмый икән. > — Рәмзия, карашың сүрән, нәрсә булды? — дим. Яшь хатын ба- ' шын читкә борып ахылдап ала. Ул арада автобус та килеп туктый. ♦ Рәмзиянең җиңеннән эләктереп ишеккә ташланам. Без арткы утыр- < гычларга барып утырабыз. Кызлар, гадәт буенча, бер тыннан җыр башлыйлар. Кыр казлары, кыр казлары Ч Кайтыр микән язларга? Бер сөюдән күпме газап. Күпме сагыш кызларга. — Сөйләрлек сүз дә юк инде. — Рәмзия иренен тешли. — Ялгыш- з тым, Рәфинә, ялгыштым. Гомергә көтәргә иде миңа. — Нәрсәне? — Мин аңламыйм. Яшь хатын иелеп миңа карый. — Мәхәббәтне, — ди ул газапланып. Автобус тәрәзәсенә кар сылана. Сикәлтәле урыннарда кызларның = җыры киселеп-киселеп китә. Бер сөюдән күпме га-а-а... К ү-ү-ү... а-а-а... кызларга. Никадәр үзгәргән Рәмзия. Усал телле кыз. Тормыш шулай баса микәнни? — Нәсел төбебез белән ике өйләнгән, ике кияүгә чыкканбыз. Язмыш мине генә читләтер дисеңме? — Алай бозма җаныңны. — Әй, Рәфинә, Рәфинә, нишлим соң? Кыз баланы ир-ат кына бәхетле итә бит. — Ялгыш фикер. — Сер бирмисең син. Карның тизлеге кими төшә. Ачыла башлаган тәрәзә пыяласы аша тугыз катлы йортларны күрәм. Кызларның да тавышлары салмаграк яңгырый. Кинәт автобус эчендә ыңгырашуга охшашлы әрнүле аваз ишетелә. — Көтәсе калга-а-ан! — Рәмзия сулыгып-сулыгып елый... Сөйгәнеңне еллар буе көтүе дә авыр, сөеп яр югалту да авыр, аннан да битәр мәхәббәтең булмау авыр икән. Рәмзияне юатмыйм. Биредә сүзләр көчсез. Хәзер күңелне нечкәлеккә дә бирәсе килми. Нечкәрү — артка чигенү ул. Ә безне алда эш көтә. Моны барыбыз да бер төрле аңлый. Автобус туктауга кызлар җиргә сибеләләр. Әллә ничә пар аяк, кар өстенә эз сала-сала, яңа йортка якынлаша. Баһадир краннар, элмәкләрен җилдә чайкый чайкый, сәламләп каршылыйлар. Тәрәзә пыялалары бәсләнеп туңганнар да чекерәеп карыйлар. Үзем барам, үзем керәсе «кладовка» дигән шул нәрсәне каһәрлим. Батареяләргә җылылык бирмәделәр, өе киемен алыштырырга чирка нып, һәр көнне зарлана кызларым. Кадыйровка очраган саен тукый торам. Складка мичләр кайтаргач, берне бирәбез дигән иде. Мичнең 123 башы-ахыры күренми. Кадыйров трестка шалтыратса, мөгаен, җылылык бирүдән баш тартмаслар иде. Мин, будка ачкычын кызларга сузып, Кадыйров «оясына» керәм. «Оя» дигән кушаматны буяучыларның үткен теллеләре таккан. Аю сыман көне буе шунда утырып чыга Кадыйров. Халык белми әйтмәс шул. Ишекне ачуга, битемә пар бәрелә. Будка эче җылы, өс киемеңне дә салып ташларга мөмкин. Гаҗәпләнүемә каршы, Кадыйров ялгыз түгел, качкан Илдус та аның каршында утыра. Керүемнән тартынып, егет кызарып китә. Ь.әм тиз генә урындыгын миңа табан этә. Кайчан әле шундый әдәпкә өйрәнгән ул? Теге вакыйгадан соң мәллә? — Узмыйм әле, йомыш белән идем,— дим баш тартып. — Ни бар, Галимова? — Җылылык хакында. Кадыйров тыңламас борын сүземне бүлдерә: — Ун градус салкынга да бирешәсез, сеңелкәем, ай-һай. — Стеналарга буяу ябышмый — бу бер, икенчесе — кеше сәламәтлеге. Сез ике нәрсә белән шаярасыз. — «Чаян» ярдәм итмәс, сеңелем. Выше кит. — Югары? Юк, юк, без түбәннән менәргә күнеккән. Сез, иптәш Кадыйров, кичкә кадәр җылылык мәсьәләсен хәл итәсез. Ә аңа чаклы бригада эшләмәячәк. — Күрсәтермен, вон ясармын төзелештән! — Кадыйров, урыныннан ярым кубып, бүртенә-бүртенә кычкыра. Ул да түгел, «Рәфинә»! дип, Илдус артымнан ишеккә ташлана. Урамга чыккач, мин егетнең елаудан шешенгән күз кабакларына игътибар итәм. Ләкин сорамыйм. Ниндидер көч тыеп кала. — Рәфинә... Син кичер мине. — Бригаданы ташлавың өченме? Буяу эшен яратмыйсың икән, китеп ялгышмагансың. Димәк, һөнәрең ул түгел. — Кичер... — Ул иелеп бер уч кар ала да маңгаена каплый. — Кара төн бөтен тәнемне үләксә күсесе сыман кимерә. Ул чакта... мин... мин... суктым. — Беләм, — дип кычкырганымны сизми дә калдым. — Беләсең?! — Илдус шытырдатып беләгемнән эләктерә. — Беләсең?.. Алайса, нигә милициягә хәбәр итмәдең? — Дөньядан кер эзлисем килми иде. Илдус тагын маңгаен кар белән ышкый. Эрегән су битенә агып төшә бара. — Әниемне җирләдем,— ди ул, теш арасыннан сүзләр кысып чыгаргандай. — Кинәт җир читен табасым да аска — упкынга атыласым килде, һәм шунда син барын искә төшердем. Бары син генә аңлый алыр идең. Буяу урлавым өчен тик үзем генә гаепле. Коткыга бирелмәскә иде... — Житәр,— тамагыма таш тыгыла.— Сөйләмә. Узган эшкә салават. Үткәннәргә кайтырга яратмыйм. Инде тынычлап китә аласың. — Тыңла! Тыңла! — Илдус карлыгып бер-ике мәртәбә кычкырып куя. — Син бит бу кабахәтлекнең акча өчен эшләнгәнен белмисең. Миңа акча вәгъдә итәләр! — Җитте, Илдус. Бар, кит. — Китмим. Мин яңадан төзелешкә, бригадама кайтам. Күзем ачылды, Рәфинә. Намусым ачылды... Китмим, бел. Радио мәктәбенә кичке сменага йөрим. Кайткан саен көндәлек дәфтәремә нәни генә яңалык теркәлә. 17 февраль. Танышу көне. Өйрәтүчебез Григорий Алексеевич Навалов дигән егет. Татарча да шәп кенә сукалый. Үзе усал, җаны тоташ боз диярсең. Бер дә елмаймый. 18 февраль. Эштән шул кадәр арып кайткан идем, тиз генә капкалап радио мәктәбенә йөгердем. Соңга калганмын. Дәрес башланган иде инде. Григорий Алексеевич ымлап утырырга кушты. Морзе әлифбасын өйрәнә башладык. Кызык: «м» хәрефен нибары ике буй сызык аңлата. Әле катлаулысы алда, ди өйрәтүчебез. 19 февраль. Улым авырган. Эштә дә, мәктәптә дә була алмадым, ф Беренче мәртәбә Айрат миңа апа дип дәште. Җаным әрни. 20 февраль. Көне буе Айрат янында утырдым. Баламның хәле - яхшыра. Нарасый тамчы гына авырса да, ана йөрәге телгәләнә шул. § Йончыган хәлдә мәктәпкә килдем. Әзерләнергә йөрүчеләр юк, Гри- = горий Алексеевич ялгызы приборлар арасында йөренә иде. — Килдеңме? — диде ул дустанә елмаеп. — Ә кичә нишләдең? 3 — Онытканмын, — дип алдашам. ф —« Икенчеләй калдырма. Я, алдагы дәресләрне кабатлыйк. < Теләп башкарган өш яхшы эшләнә бит ул. Радио мәктәбенә мине я берәү дә өстерәп китермәде, ялынмады. Минем хыялымда ерак оке- ° аинар киңлеге, ак пароход иде. Шуңа күрә хыялымдагы көннәрне s якынлаш-Гыру өчен, тырыша-тырыша морзе хәрефләрен ятладым. ч — Рәфинә. Синең йөз чалымың миңа таныш. < Елмаеп куям. Бер-берсен хәтерләткән кешеләр азмыни. s — Кызык, дөньяда охшаш өч кеше була диләр бит, Григорий = Алексеевич. — Бәлки шулайдыр. о 10 март. Әллә атып бәрим микән? Тапшыруга әллә кайдан дул- а. кын-көй агылып керә. Янам, пешәм. Төгәл тапшыруны тотарга = тырышам. — Үзеңне кулга ал, Рәфинә, — диде Григорий Алексеевич. — = Дулкыннарны рәтлә. Радист чыдамлы булырга тиеш. Я әле. һәм ул үзе минем урынга утырды. Әллә нәрсә, бу егеткә ихтирамым көннәнкөн үсә бара. Ул радио мәктәбенә йөри, җәйгә ерак йөзүгә китәчәк икән. Киткәнче безне тәмам радистлык серләренә төшендереп калдырмакчы ди. Үз авызыннан ишеттермәсә дә, кайберәүләр шулай диләр. Хактыр, күрәсең. Шул тиклем кыска срокка алынуына кара инде аның. 11 март. Минем тормышымны сихри көй тулыландыра. Ул көйне ишетом. Яратам. Бераз моңсу, билгеле. Күңелне әрнү айкый. Бер ми нутка гомернең кыл урталай өзелүен тоясың. Кулымда буяу пумаласы. Стеналарга бизәк төшерә барган саен, ул көй дә чәчәк булып таш ка төшә бара кебек. Кичә озак итеп бер пластинка әйләндергән идем. ьВәлки шуның зәхмәтедер, белмим. Гомер болай да көй агылышына буталып узадыр төсле. Кайчагында мин ваемсызлардан көнләшәм. Миндәй нечкә билле дә. сагыш өртелгән күзле дә түгел бит алар. Би тараф җаннар, көнләшәм сездән! Көнләшәм, тик озакка түгел. Мәңге көй агылышлы тормыш кирәк миңа. Шунсыз яши белмәс, яшәүнең тәмен татымас идем. — Рәфинә. Соң инде... Кайтырга кирәк. — Әйе, әйе. — Мин трубканы куям. Уйларыма чумып, тапшыруны бөтенләй кабул итмәвемнән бит очларыма кадәр кызара, оялам. Әллә боларны Григорий Алексеев1Р< күрми дисеңме? Бөтенесе дә таралышып беткәннәр икән инде. Вакыт та соң. Кремль башындагы сәгать теле унберне күрсәтә. Тәрәзәгә сыланып кар ява. Быел кыш бигрәк явымлы булды. Иртәгә урамда учак ягып келәй әзерлисе бар. Мондый явым комачауламас микән? — Синең һөнәрең төзүче бит әле. — ди Григорий Алексеевич. Әйтерсең карның яуганын ул да килештерми, эшкә тоткарлык киләчә генә борчыла. — Төзүче-буяучы мин. — Дөресме, буяучылар зәңгәр төсне артык яратып буйыйлар ди. — Кайдан ишеттегез? — Зәңгәр төс — гашыйклар төсе, имеш. Җавап табалмадым. Бу әйтү бер миңа гына кагылган төсле иде. Сүзсез генә киенеп урамга чыктык. — Кайтырга еракмы сиңа, Рәфинә? — Гагарин тукталышына кадәр. — Минем син яшәгән якларны күрәсем килә. — Ә сез үзегез кайсы районда торасыз? — Яңа Горки ягында. — Чынмы? — Чынмы дигән төсле куанышып кар бөртекләре битемә куна. — Без төзегән микрорайон лабаса. — Чын. Григорий Алексеевич кар йомарлап миңа ыргыта. Бүген әллә ничек кырыс укытучыга бөтенләй охшамаган ул. Нинди ягымлы итеп елмая, көлә. Шатлыгы арткан диярсең. — Мөмкинме, иртәгә син эшләгән участокка киләм, Рәфинә. — Рөхсәтем юк, юк! — Мин куркып кычкырам. Буяулы, зур размерлы комбинезоннан аңа күренәсем килми. — Рөхсәт ит инде, иптәш Галимова, — дип, укытучым беләгемнән эләктерә. — Ерактан гына эшегезне карармын. — Анда бик пычрак, — дип котылмакчы булам. — Тузан оча. Аннан төзүчеләрнең теле сезгә ошамаска мөмкин. Ә үзем эчтән генә сөенеп куям. Әле берәүнең дә эшем белән болай якыннан танышасы килмәгән иде. Григорий Алексеевич — беренчесе. Йөрәкне икенче нәрсә чеметтерепме, авырттырыпмы үтә. Айнан нигә һөнәрем хакында бер мәртәбә дә кызыксынмады икән? Аңа барыбер идеме? Әллә бөтенесен дә сөю күмеп, айнык сорауларга урын калдырмадымы? — Килерсез, Григорий Алексеевич. — Менә рәхмәт, дустым. Вагоннарын шалтыратып трамвай туктый. Мин күперне күрмим дә. Казанка өстеннән очабыз төсле. — Синең йөзең таныш миңа, Рәфинә,— ди Григорий Алексеевич, үзе текәлеп-текәлеп күзләремә карый. — Тик ул кызның бите кар катыш кан белән укмашкан иде. Дерелдәп куйдым. — Кыз туктаусыз кемнедер чакыра, ниндидер аңлаешсыз сүзләр әйтә иде. — Григорий Алексеевич! Төймә иясе! Трамвайда булган бар халык безнең якка борылды. Мин аның киң күкрәгенә капландым да такмаклап елый башладым. — Нигә ул чакта исемеңне дә әйтеп калдырмадың. — Миңа «сез»- дән сингә күчү иң гади нәрсә кебек иде. — Кулымда өзелеп калган төймәң генә... — Ул чакта мин синең өчен борчылсам да, артык кайгырмадым. Исән каласыңа иманым камил иде. — Григорий Алексеевич шуып төшкән шәлемне рәтли, ә куллары җиңелчә генә калтырый. — Менә табыштык та инде. Син миңа иң якын кешеңә дәшкәндәй Гриша диң! 12 март. Кеше яңадан кайчан туа? Кеше, кеше, кеше... Mini сиңа мәдхия укыйм. Кеше миңа икенче тормыш бүләк итте. Рәхмәт, Кеше! — Үзгәрдең, Рәфинә, — диләр кызлар. — Улым әни дип әйтте, шуңадыр, кызлар. — Айрат күптән әни ди инде, Рәфинә. Синең икенче шатлыгың бар. — Мин Кеше очраттым, белегез, алайса. — Кеше?! — Кызлар төрле яктан гаҗәпләнеп сорыйлар. Аһ, ти- лекәйләр, алар мине гашыйк булган дип уйлыйлар бит. Әнә, грунт та салмаган шәрә стенага «Рәфинә плюс» дип язарга да өлгергәннәр. Шаян Фәүзия янымда бөтерелә. — Әйт инде, кем ул? — Гриша. ф Плюс янәшәсендә Гриша исеме куелып, ике исем тигезләнә дә мәхәббәткә әверелә. Кичкә табан көтелгән кунак килеп җитә. — Хәерле көн, Рәфинә. — Хәерле көн, Кеше. — Нигә Кеше дисең? — Белмим. - Бернәрсәне дә бу кадәр тиз хәл иткәнем юк иде әле. Без Гриша бе- ° лән йөзүгә бергә китәргә сүз куешабыз. Яшерәсе калмый, мәхәббәт - икебезне дә якынайта. Тик арада әйтелмәс сүзләр кала. Мин Гриша =t га Айнан хакында да, балам турында да әйтмим. Ишетүгә кинәт таш- £ лап китәр төсле тоела. 9. Соңгы көннәрдә башым түнә. Бөтенесе дә чишелгән кебек, югыйсә. с Айрат балалар бакчасында кала, трест начальнигы гаризамны кире ~ какмый, эштән азат ителә дип кул куя. Әмма кыен. Ташлавымны _ кызлар ничек авыр кичерәләр. Берәү дә шаяртмый, җырламый, а. Әллә нигә эштә Илдус та күренми. Рәмзия аңардан хат кисәге тап = шырган иде. Ул да кесәмдә укылмаган килеш ята. Әбәткә утырышабыз. Исе аңкып торган буяулы кладовка, чиләк- х ләр, пумалалар, хушыгыз, хушыгыз. Хушыгыз, кызлар! Мин эчемнән генә хушлаша башлыйм. Кызларым алып килгән ризыкларын алларына җәerf теләр-теләмәс кенә ашыйлар. Авырлыкларны бергәләп җиңгән кызларым, сабыр холыклы дусларым, нәрсә дияргә сезгә? «Китмә...» Сезнең бердәнбер ялваруыгыз шул. Ләкин мин ерак йөзүдән калмаска тиеш. Кулымда — радист таныклыгы, йөрәгемдә — Гриша. Аптыраудан гаҗиз калгандай Илдус язуын укыйм. Укыйм, кычкырып укыйм. Кызлар иелгән башларын күтәреп тыңлыйлар. «Син киткәч, бригадада ни кала, Рәфинә? Минем тормышым кителә. Ләкин мин сиңа бәхет телим. Соңгы тапкыр күрә алмам һәм төзелешкә дә кайтмам, ахры. Бу записканы укыганда мин милициядә булырмын. Ә син хаклыкны ахыргача белеп кит. Теге кара төнгә кай гыйк. Беркөнне иптәш Кадыйров мине аулакка чакырды. «Синең Рә- финәгә карашың ничек?» ди. Дөресен әйткәндә, сине әллә ни өнәп бетерми идем. Кырыс идең, таләпчән идең, серле идең. «Начар», дип әй теп ташламыйммы. Кадыйров шуны гына көткәндәй балкып китте. «Кара әле, — ди бу. — Сүз беркетеп шушы кызны төпкә утыртыйк әле». «Ничек?» дим. Башлыкларның кул астындагыларны ничек төп башына утыртуларын күргәнем юк иде әле. Кызыксынуымнан «Әй дәгез!» дип тагын шапырынып алдым. «Синең ышанычлы малай икәнеңне сразы сизгән идем, маладис, энем, — ди Кадыйров. — Тың ла, — ди. — Рәфинә бүген складтан ике мичкә лак алып будкасына ташыта. Син төнлә килеп шуны юк итәсең. Я, ераккарак илтеп түгәсең дә, мичкәсен елгага ташлыйсың. Я, машина яллап, төяп кит. Тик кеше-мазарга юлыкма. Ачкыч бирермен. Шуны төшен: мондый ачкыч Рәфинәдә дә, миндә генә. Так что, лакны шул кыз гына урла ган дияргә сәбәп бар. Хезмәтең өчен — акча!» Акчага күзем кызды. Акча туза, ә вөҗдан... Вөҗдан мине мили циягә илтәчәк. Хуш. Илдус.» Ак кәгазьгә тигез итеп язылган хәрефләр күз алдымда биешә. Нишләдең син, Илдус? Нишләдең? Төрмәгә башыңны тыктыңмы? Юк, монда син түгел, Кадыйров гаепле. — Кызлар! — урынымнан сикереп торам. — Кадыйров гаепле! — Дөрес! — Якасыннан тотып милициягә.илтик? — Әйдәгез! — Кызлар төрле яктан шаулашырга керешәләр. — Әйдәгез аның «оясына». — Ашыкмагыз, үзем, үзем... — Китәсең бит, — Рәмзия сызланып әйтеп куйды. — Китмим... Калам... Кеше язмышы хәл ителгәндә китә алмыйм. ... Йөрәгемне канатып елга портына төшәм. Күпме газап, күпме әйтелмәгән сүз... Барысы да үземдә калыр микәнни? — Рәфинә! Халык төркеме арасыннан берәү исемемне атый. Бу — Гриша. Аңа табан йөгерергә дә, эндәшергә көчем җитми. Җанымны чамасыз авырлык биләгән. Нишлим мин? Яратам лабаса! Гриша — минем кабат яңарган мәхәббәтем. Ул Айнан дәвамы, Айнан дәвамы! — Рәфинә, ике буш кулыңны селтәп киләсең. Кайда әйберләрең? Их, тилекәй. Син аерылуны белмисең, кисәтеп кычкырасың. Ичмасам, соңгы минутларда күземә кара да мине аңла. Аерылабыз бит.„ Моны телдән җиткерә алмам, ахрысы. Гриша кулымнан тотып читкә алып китә. _ — Кайда әйберләрең? — ди ул кабат. Тавышында куркыну,~ хәвеф, — Юк алар, мин... — Тыңла: хәзер үк әйберләреңне җыйнап килеп җитәсең! Гриша белән озак итеп бер-беребезгә карашып торабыз. — Китәргә мөмкин түгел,— дим пышылдап.— Анда, еракта шәүләм генә йөриячәк бит. Егет авырттырып кулымны кыса. Язмыш никадәр рәхимсез, Гриша, никадәр рәхимсез! Өзеп-өзеп теплоход кычкырта. Бер гудок, ике гудок, өч... — Калдырмыйм үземнән! — Ай, Гриша, Гриша. Артык яратышып бер-беребезне аңламаганбыз бит... — Мин барыбер сине аңлармын. Аңлармын, аңлармын! ... Офык читендә нәни генә бер нокта — теплоход. Йөгерек дулкыннар аны һаман саен еракка-еракка куа төсле. Улым Айратны үз яныма алдырырга кирәк, бүлмә бирәбез дип ышандырганнар иде. j Илдус язмышы да минем кулда. Аны коткарырга кирәк. *• Мин шуларны уйлап тынычлангандай булам. Тик күңелем юатуларга буйсынмыйча әкрен генә елый... Ә күңел елаклыгын күпләр вакытлыча диләр. Дөрес микән?