РЕВОЛЮЦИЯ СОЛДАТЫ
Табигый хәлдер: кайбер вакыйгалар еллар үтә торган саен кешеләр хәтерендә тоныклана бара. Хәлбуки, бу кешелек тарихында Бөек Октябрь социалистик революциясе буларак урын алган бөек вакыйгаларга кагылмый. Киресенчә, еракта кала барган ул заманнарга, ул вакыйгаларны хәрәкәткә китергән шәхесләр тормышына кешеләрнең ихтирамы һәм игътибары арта. Бөек Октябрьның 60 еллыгы тантанасы көннәрендә тагын бер кат без моның шаһитлары булдык. Сафлары сирәгәя барса да, безнең арада әле Октябрьда булган бөек вакыйгаларның каһарманнары яши. Шул каһарманнар рәтендә партия ветераны, Совет Армиясе эшлеклесе генерал Якуб Җиһангир улы Чанышев та бар. Быел Совет Армиясенең 60 еллыгы язында генерал-лейтенант Я. Чанышевка 85 яшь тулды. Партия, революция, Совет Армиясе солдаты Я. Чанышев бүген дә ил эшенә, халык эшенә бөтен барлыгы белән бирелеп хезмәт күрсәтеп яши. ... Якуб агадан үзе турында сөйләтү шактый зур түземлелек сорый торган эш ул. Совет власте өчен көрәшнең бөтен авырлыгын күтәргән, социализм төзешкән һәм шул казанышларны Бөек Ватан сугышы елларында саклап кала алган өлкән буын язмышы — аның язмышы... Ярлылыкта узган бала чак, ятимнәр йорты, Казанда татар укытучылар мәктәбендә уку, аннан, 1913 елның сентябрендә патша армиясенә алынганчы, мөгаллимлек итү... Өч ел фронтта була Якуб. Окопларда артиллерия батареясына хезмәткә килгән Путилов заводы эшчеләреннән ул илдә революцион вакыйгалар куеруын белә. 1917 елның январенда прапорщиклыкка укырга Казанга курсларга җибәрелгәч, ул турыдан-туры революцион эшкә бирелә. Казанда, 1917 елның 15 мартында Я. Җ. Чанышев большевиклар партиясенә кабул ителә. Аның партиядәш остазлары В. А. Тихомирнов, Г. Ш. Олькеницкий, К. Я. Якубов кебек күренекле ленинчы революционерлар була. Әмма аңа иң көчле тәэсир ясаган кеше — Мулланур Вахитов. «Безнең арада, татар большевиклары арасында, — дип искә ала Я. Җ. Чанышев, — Мулланур Вахитов иң укымышлы кеше, марксизмны һәм дөнья әдәбиятын белгән эшлекле, политик мәсьәләләрдә иң зирәк һәм тәҗрибәле җитәкче, өстәвенә, ышандырырлык һәм рәхимсез логик фикерләү сәнгате белән дошманнарының өнен ала торган оста оратор һәм курку белмәс трибун иде». Якуб Җиһангирович бу вакытта вакыйгаларның эчендә кайнап яши: РСДРП(б)ның Казан комитеты каршындагы хәрби оешма әгъ Т засы буларак, гарнизон солдатларын революция ягына тарту буенча актив эш алып бара. Аны эшчеләр җыелышларында еш күрергә мөмкин була. Мулланур Вахитов һәм башка татар большевиклары белән берлектә, ул милләтчеләрнең халыкка каршы эшләрен фаш итүдә, илебездә милли мәсьәләне большевиклар программасы нигезендә хәл , итүне яклап агитация алып баруда катнаша. 240 нчы полк комитеты әгъзасы большевик-прапорщик Я. Җ. Ча- нышев 1917 елның сентябрендә Мөселман хәрби комитеты составына кертелә. Ул, Казан советы карарын үтәп, Казанда патша монархиясе символы — ике башлы бөркетне Сөембикә манарасыннан төшерүдә катнаша. Шул чакта ук, сентябрь аенда, Я. Чанышев тулысынча революция ягына күчкән 240 нчы полкның батальон командиры итеп билгеләнә. 1917 елның октябрь көннәрендә Якуб Җиһангир улы, Казан урамнарында юнкерларга каршы сугышучылар сафында торып, татар роталарын һөҗүмгә алып керә, шәһәрдә кораллы восстание күтәрү буенча прапорщикбольшевик Н. Е. Ершов җитәкчелегендәге революцион штаб члены була. Ул чактагы баш күтәргән халык белән тулы шәһәр урамнары, 25—26 нчы октябрьдә шәһәр биналарында кызыл әләмнәр җилфердәгәне, Н. Ершов, К. Грасис, Г. Олькеницкий иптәшләрнең элекке губернатор сарае трибунасыннан халыкны тарихи җиңү белән котлаганнары, Г. Олькеницкий Петроградта Совет власте җиңүе турындагы телеграмманы укыгач, халыкның бу хәбәрне «ура!» тавышлары белән алкышлавы революция ветераны Якуб Чанышевның хәтереннән һич җуелмас. Казанда Совет власте җиңгәч, Я. Җ. Чанышев Революцион штаб әгъзасы була. Штаб шәһәр һәм губерна хезмәт ияләренә: «Авыр көрәш көннәре артта калды. Революцион гаскәрләр җиңде. Шушы җиңү белән власть тулы вәкаләтле органнар — Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары йөзендә халыкның үз кулына тапшырылды... Бүгеннән башлап халык үз тормышын үзе иҗат итәчәк, үз язмышын үзе хәл кылачак»,— дип мөрәҗәгать итә. Аннары Я. Җ. Чанышев Казан хәрби округы комиссарларының берсе итеп сайлана. Ул Кызыл Армиянең беренче отрядларын төзүдә, юнкер училищеларын таратып, кызыл командирлар курсларын ачуда, милләтче буржуаз оешмалар белән көрәштә катнаша. Комиссарлар Советының башка әгъзалары белән берлектә, ул да 1917 елның 2 декабренда солдатларны контрреволюция белән хәлиткеч көрәшкә чакырган 109 нчы номерлы боерыкка кул куя. Шушы елның ахырында Я. Чанышев Казан отрядлары белән Оренбург ягына барып чыга, анда Дутовның ак казаклары белән сугышларда катнаша. 1918 елның 8 январенда Казанда мөселман сугышчыларның 2 нче съезды ачыла. Ул ике айга якын дәвам итә. Губерна советы председателе Я. Шейнкман, С. Сәедгалиев, К. Якубов, Г. Касыймов кебек большевиклар белән берлектә, Чанышев «Идел-Урал штаты» петиты - рырга, Советларга каршы көрәшер өчен милли армия төзергә, Казан советы һәм шул совет каршындагы Мөселман комиссариаты депутатларын кулга алырга өметләнгән шурачыларга каршы көрәшә. Казан большевиклары тәкъдиме буенча ул съездда беренче булып чыгыш ясый, Совет власте белән бергәләп эшләргә, контрреволюциягә каршы рәхимсез сугыш алып барырга өнди. Аның чыгышы шурачыларның ачуын кабарта, ә татар солдатларының исә көчле алкышларына күмелә. 1918 елның февраль-март айларында Казанда татар буржуазиясенең «Болак арты республикасы» төзергә маташуы бетерелә, хәрби һәм милли шура кебек контрреволюцион оешмаларның эше туктатыла. 1918 елның язында гражданнар сугышы башланып, Урта Иделдә дә сугыш давылы куба: ак чехлар корпусы баш күтәрә, кулаклар активлаша, Самарада властьны уң эсерлар үз кулларына ала. Казанга һәм Сембергә һөҗүмнәр башлана. Бу чорда Комиссарлар советы йо- ф мышы белән Я. Чанышев фронтта еш була. Шулай бер чыгуында ул _ аклар кулына эләгә, аны Уфа төрмәсенә ябалар. 1918 елның 31 де- 5 кабренда Кызыл гаскәрләр тарафыннан азат ителгәч, Я. Чанышев Уфа шәһәре коменданты булып тора. 1919 елның январенда яңа оештырылган гаскәри частьлар өчен корал табыштырырга Мәскәүгә кил- “ гәч, ул беренче тапкыр Владимир Ильич Ленинны күрү һәм тыңлау = бәхетенә ирешә. 5 1919 елның мартында илнең көнчыгышында тагын зур куркыныч § туа: адмирал Колчак гаскәрләре Идел ярларына якынлаша, Мәскәү- | гә ыргыла. Көнчыгыш фронт яңадан революция, республика язмышы “ хәл ителәчәк фронтка әйләнә. Шул чакта Казанда һәм башка шәһәр- ♦ ләрдә Кызыл Армиянең эре милли часте — 1 нче Идел буе укчы та- = тар бригадасы оеша башлый. Бригада командиры итеп Ю. Ибраһимов, “ комиссары итеп Ш. Усманов билгеләнә. Я. Чанышев башта батарея, ь аннары артиллерия дивизионы белән командалык итә, соңрак шушы = данлы частьның хәрби комиссары була. 1919 елның маенда бригада 4 Көнчыгыш фронтның Көньяк группасы составында Колчакның ак- < гвардияче армияләрен тар-мар иткән хәлиткеч сугышларда катнаша. Шул көннәрдә 1 нче татар полкы сугышчыларының партиянең Казан губерна комитетына җибәргән телеграммасы архивта саклана. «Хәлиткеч сугышка чыгар алдыннан 1 нче татар укчы полкы хезмәт ияләренең азатлыгы өчен барлык көрәшчеләргә сәлам юллый һәм Кызыл байрак астында акгвардияче шайкаларга каршы үзенең соңгы сыйнфый сугышчысына кадәр көрәшәчәгенә һәм яу кырыннан җиңелеп кайтмаячагына ышандыра...» —дип язалар татар сугышчылары. Бу телеграмма — аларның югары революцион аңы һәм сугышчан ныклыгының дәлиле. Бригада составында Я. Җ. Чанышевның артиллерия батареясе Урал елгасын кичкәндәге каты сугышларда катнаша, аның тупчылары Колчак атлыларының байтак атакаларын кире кага. 1919 елның августында М. В. Фрунзе командалыгында Төркестан фронты төзелгәч, татар бригадасы шул фронт гаскәрләре белән берлектә кан койгыч сугышларда катнаша, Орск, Актүбә, Тимер шәһәрләрен, бик күп авылларны Колчак бандаларыннан азат итә. Якуб Җиһангир улы Чанышев ул елларда партия һәм Совет дәүләтенең М. В. Фрунзе, В. В. Куйбышев. Ш. 3. Элиава кебек күренекле эшлеклеләре кул астында хезмәт итәргә туры килүе белән горурлана. Ю. Ибраһимов, Ш. Усманов, Б. Белоусов, X. Мәүлетов. Г. Касыймов кебек сугышчан иптәшләрен зур ихтирам белән искә ала. Сугышчан юл аннары Төркестаннан Фирганәгә сузыла. Бу вакытта Я. Җ. Чанышев бригадаиың хәрби комиссары була. Җирле партия-совет оешмалары белән киңәшеп, ул берьюлы күп төрле мәсьәләләрне хәл итүгә көч куя: ленинчыл милли политиканы тормышка ашыруда катнаша, басмачыларга каршы көрәшне оештыра, көнкүрешне җайлау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1920 елның 1 апрелендә татар бригадасы үзенең оешуына бер ел тулуны билгеләп үтә. Төркестан фронты Реввоенсоветы әгъзасы В. В. Куйбышев, бригаданың сугышчан эшчәнлеген югары бәяләп, аңа менә нинди котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә: «Кызылармия- че иптәшләр, бригаданың командирлар составы һәм политработник лары Оренбург далаларында Колчак авантюрасын юкка чыгару өчен барган байтак рәхимсез сугышларда үзләренең фидакарьлеген һәм дисциплиналы булуын раслый алдылар һәм Фирганәнең ярлы халкы на чын кызылармиячелөргә хас мөнәсәбәт күрсәтеп, Фирганә фронтын ябарга мөмкинлек тудырдылар». Бригада белән бергә шушы данлы сугышчан юлны командир һәм хәрби комиссар Якуб Чанышев та үтте, В. Куйбышевның тәбрик сүзләре аңа да багышланган иде. Сентябрь башында Бохара фронты ачыла. Бригаданың шунда җибәрелгән ике полк сугышчылары борынгы шәһәр стеналары янында үзләрен сүнмәссулмас данга күмделәр. Я. Чанышевка әлеге сугышларда катнашырга туры килми — бу вакытта ул Бакуда Көнчыгыш халыклары съездында булып кала. Бүгенге карт генерал үзенең истәлекләрендә бригада сугышчыларының Бохара өчен бәрелешләрдә каһарманлыкларына сокланып яза, шул сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен икенче тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән полк командиры X. Мәүлетов белән горурлануын белдерә. Бохарадан соң Җидесуда бригада сугышчылары ак казаклар белән көрәшә һәм халык арасында агарту эшләре алып бара. 1921 елның мартында партиянең 10 нчы съезды делегаты Я. Җ. Чанышев В. И. Ленинны тыңлый. Бригадага кайткач, хәрби комиссар сугышчан көрәштәшләренә революция юлбашчысының сүзләрен җиткерә, яңа экономик политикага күчүнең мөһим эш булуын аңлата, милли мәсьәлә буенча һәм партиянең бердәмлеге турында съезд карарларын төшендерә. Татар бригадасының бик күп сугышчылары һәм командирлары гражданнар сугышында күрсәткән каһарманлыклары өчен РСФСР һәм Урта Азия республикалары орденнары белән бүләкләнә. Я. Җ. Чанышев Сугышчан Кызыл Байрак орденына һәм Үзбәкстан- ның Кызыл Байрак орденына лаек була. Ул — Әндиҗан шәһәренең почетлы гражданины. Гражданнар сугышы җиңүле тәмамлангач, Я. Чанышев өчен уку һәм хәрби хезмәт еллары башлана. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе академиясен тәмамлап, 1925 елда ул 1 нче Казан укчы дивизиясе командиры итеп билгеләнә һәм 1932 елга хәтле шул эшен башкара. Казанда чагында ул республиканың җәмәгать тормышында актив катнаша: партия өлкә комитеты бюросы члены, Татарстан Үзәк Башкарма Комитетының Президиумы члены итеп, партиянең 14 нче һәм 16 нчы съездларына хәлиткеч тавыш белән делегат булып сайлана. 1932—34 нче елларда яңадан уку, аннары—Төркестан хәрби округында хезмәт итү, илебезнең көньяк чикләрен саклау. Аннары — Кызыл Армиянең М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиясендә курслар начальнигы эшен башкару. Якуб Чанышев Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү өчен сугышларда катнаша, Сталинград янында каты яралана. 1943 елның сентябреннән ул — Кызыл Байраклы Брест укчы корпусы командиры. Аның җитәкчелегендәге гаскәрләр Белоруссиядә, Польшада, Одерны кичкәндә һәм Берлин өчен сугышларда катнашалар. Сугыш алып бару осталыгы һәм шәхси батырлыгы өчен Я. Җ. Чанышев хөкүмәтебезнең бик күп бүләкләренә лаек була. Якуб Җиһангир улы Чанышев кырык биш ел гомерен хәрби сафларда уздыра. Революция солдаты данлыклы совет генералы булып җитлегә. Революция казанышларының иминлеге хакына хәрби хезмәтләре һәм шәхси каһарманлыгы өчен илебезнең һәм тугандаш социалистик илләрнең егерме биш ордены һәм медале белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан соң Я. Җ. Чанышев Генеральный штабның Хәрби академиясендә укыта. Отставкага чыккач та генерал-лейтенант Я. Җ. Чанышев күп кырлы җәмәгать эше алып бара: ул гражданнар һәм Бөек Ватан сугы- цгы ветераннары комитетында, совет-поляк дуслыгы җәмгыятендә актив эшли. Якуб Җиһангирович Казанда бик еш була, биредә ул ветераннар белән очраша, яшьләргә В. И. Ленин турында, Совет власте өчен сугышлар хакында сөйли, яңа тормыш төзүче гүзәл кешеләрне яшь буынга үрнәк итеп күтәрә. Бөек Октябрьның 60 еллыгы тантанасы көннәрендә, партия һәм революция ветераннары белән берлектә, Якуб Җиһангирович Чаны- шев КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л. И. Брежневка мөрәҗәгать итеп, үзләренең, өлкән буын коммунистларының, киләчәктә дә бөтен көчләрен, белем һәм тәҗрибәләрен Ватаныбыз файдасына, коммунизм тантанасы хакына бирәчәкләрен белдерде. КПСС һәм социалистик революция ветераннарының мөрәҗәгатенә җавап хатында Леонид Ильич Брежнев: «Сез, өлкән буын коммунистлары, Октябрь революциясендә актив катнашкан кешеләр, аның җиңүе. Совет властен урнаштыру хакына мөмкин булганның барысын да эшләдегез, социализм һәм коммунизм төзүчеләрнең алгы сафларында бардыгыз, революция казанышларын дошманнардан нык сакладыгыз. Шушы данлы юлның барлык этапларында Сез Ленинның бөек эшенә чиксез бирелгәнлек үрнәге күрсәттегез», —дип язды («Правда», 1 ноябрь, 1977 ел). Якуб Җиһангир улы Чанышевның революция. Совет власте, Ватаныбыз хакына хезмәтләре шундый югары бәягә лаеклы.