Поэзия
Сәлимә Шәрипова Игенче Басу өсте дулкын-дулкын, Колач салып йөзәрлек. Нурга чумган башаклары Бар дөньяны бизәрлек. Дулкыннар ярып үтәсең Комбайнда, әй, егет! Таң зәңгәр чаршавын ачып Ал яулык болгый кебек. Йокыдан уянган тургай, Егетне күрү белән, Шатлыгыннан җырлый-җырлый Җиде кат күккә менгән. Тургай җырларын бар галәм Күтәреп ала төсле: «Бодай диңгезе ясаган Игенче егет көчле! Игенче егет көчле!» Йөрәк — серләр тулы сандык, Ачар ачкыч тап кына. Төймә кадәрле шатлыгын Дөя иткән чак була. Йөрәк — серләр тулы сандык, Бикләре мең кат була. Дөньяга сыймас кайгысы Учка сыйган чак була. Фирая Хәлиуллина ZZZZZSZZZZZraZZZZZZZZZZZ^^ Туган җирем Ак каендай үскән җирем Хыялым, төшләремдә. Давылдагы чәчкә сыман Киң дала өсләрендә. Канаты ныгыган коштай Текә яр өсләрендә — Еракта йөргән кыз балаң Төшәме исләреңә? Далалар, җилләр куенында Син, минем туган ягым. Кадерең, назыңнан башка Күпме түзәрмен тагын. Син көттеңме? Ромашкалар юлларыңда дәштеләрме Ярата да, яратмый дип күзләр кысып? Серләштеме ак каеннар җил көенә Сагынудан бер-беренең иңен кочып. Мин җил идем көй көйләүче яр буенда, Чәчләреңне назлый-назлый сыйпап үттем. Еракларга дәшеп барыр юлларыңда . Хыял сыман офыкларга таба киттем. Рәйсә Фахразиева TZZZZZZZZZZZ2'ZZZ72ZZ2^2ZZZZZXZZZZZZZZZZJ Авылымда икмәк исе Урамнарга килеп керсәм, Яңа пешкән икмәк исе: Игенченең куйган көче, Кешеләрнең уртак хисе — Яңа пешкән икмәк исе. Авылыма кайтып керсәм, Яңа пешкән икмәк исе. Туган якның айлы киче, Сабый чакның татлы төше — Бар да сиңа бәйләнгән бит, Яңа пешкән икмәк исе — Авылымның күмәк көче. Җырларым аша беләм Җыр языйм дип эзләмимен, Җыр ул үзе мине эзли. Синең зәңгәр күзең булып, Күңелемнең күлен күзли. Яши алмыйм тыныч кына Качып китеп җырларымнан. Әнкәм булып дәшә ул җыр Сабый чагым елларыннан. Җыр языйм дип илләр гизмим. Ул бит һәрчак минем белән. Икмәк тәмен, дөнья ямен Мин җырларым аша беләм. Кыңгыраулар көен тыңладым... Кыңгыраулар көен тыңладым мин, Сагышлана төшеп чак кына. Кыңгыраулар үскән туран ягым, Күңел һаман сиңа ашкына. Кыңгыраулар көен тыңладым мин, Зәңгәр бер моң күмде тирәмне. Кыңгыраулар үскән, туган ягым, Тугайларың яшел чирәмле. Кыңгыраулар көен тыңладым мин, Көйләрендә нинди тирән моң! Кыңгыраулар әллә сагыну булып Җырларыма күчте микән соң? Кыңгыраулар, зәңгәр кыңгыраулар... Хисләремдә назлыйм үзләрен. Кыңгыраулар — минем туган якта Торып калган күңел күзләрем. Венера Хәбибрахманова Җилләр иссә Сезнең яктан җилләр иссә, Сизә җилкән. Җилсез җилкән — синсез үткән Көннәр, иркәм. Булам җилкән, язгы назлы Җилләр булсаң. Җилдә җилкән — канатлы кош, Оча белсәң. Алга карап омтылуым Бары синнән. Уйга калып онытылуым — Иркәм, синнән. Җилләр иссә, җилкән ярсып, Әй, җилкенә. Йөрәгемне җилкендергән Җил — син генә. Өметләр өзелмәсен Үзәкләр өзелгәндә дә Булган өчен түземле, Өзелмәс өметем итеп Санар идем үзеңне. Зәңгәр күл өстендә йолдыз Шәүләсе уйный чумып. Мин — тирән күл, син янасың Өмет йолдызым булып. Өмет авазы син булсаң, Кайтавазы мин булам. Синең җырыңны кабатлап Җиргә моң булып тулам. Яра салдың йөрәгемә һәм беләм төзәлмәсен. Үзәгем өзелсә түзәм, Өметләр өзелмәсен. Кешеләргә тиз һәм төз йөрергә Тимер юллар җирдә салганнар. Ул чак җиргә сеңгән каннар, җаннар Шпаллар сыман сафта калганнар. Гасырларга юллар салган чакта Сазлык, урман, чүлләр үтелгән. Тау-таш ярып үткән авыр юлдан Тигезлеккә килеп җителгән. Шомлы еллар авырлыгын җиңеп Сынау үткән юллар сынмыйлар. Илләр генә түгел, җирләр тетри, Җил-давыллар һаман тынмыйлар. Әзер юлдан гомер вагонында Җырлар җырлап үтеп барабыз Юл буенда һаман сазлыклар бар. Текә ярлар, таулар — карагыз! Кул сузарга теләк, юл сузарга — Йөрәкләрдә койган корыч нык. Континентлар буйлап юллар уза, Поездлары: «Дуслык!», «Тынычлык!» Тәнзилә Сәгыйтова Осталар өй сала Авылда тагын бер яңалык! Шуңармы, урамда ямь арткан: Осталар яңа йорт күтәрә, Өряңа нигезгә, нараттан. Апрельнең кояшы куанып Уйнаклый балталар йөзендә — Әйтерсең бүгенге өмәгә Дәшкәннәр кояшның үзен дә. «Тук та тук»... Мускуллар биешә, Ялтырый чык кунган яңаклар. Киртәгә утырып, дәртләнеп Өмәне күзәтә чал картлар. — Әй, нигез боткасы китердем! — Ай, энем, үскәнем, мең яшә! Бәләкәй малайлар шау килеп Өй саен тәлинкә өләшә. Йөзендә үзгә гамь — ир гаме. Дөнья бу — яшәргә өйрәтә! Яшь егет ял иткән арада Уйланып тәмәке көйрәтә. Яшь кенә булса да, егетнең Йөреше, сөйләше килешле. Төп йортта энесе җитеште, Ул оя корырга тиешле. Авылда шатлыклы яңарыш! Урамда матурлык, ямь арткан: Осталар яңа йорт күтәрә Өряңа нигезгә, нараттан. Тамчы Кышларның үз матурлыгы — Өянкем гел бәс кенә. Ябалак кар ява җиргә Теләр-теләмәс кенә. Учым суздым — бизәк-бизәк Кар бөртекләре кунды. Сокланырга өлгермәдем — Эреде, тамчы булды. — Исәнме, тамчы бөртегем, Шаяным, яз кисәгем. Апрель диеп белдең бугай, Йөгерергә исәбең. Учымда — яз, язымда — син, Бу мизгелем — сәгадәт. Сизми калдым: шаян тамчым Төште... Китте тәгәрәп... Кыш әле. Бу җир өстенә Иренеп кенә кар ява. . Көтә беләм: һәр фасылда Сагынуыма бар дәва. Учак Юлым җуеп, җаным өшеп, Каңгырып йөргән чакта, Юлыктым ялкын биетеп, Җырлап янган учакка. Кемнәр яккан — кызыксынмыйм, Бар уем — җылынырга, Ышанып бу ят учакка Сабыйдай сыенырга. «Ут ул, урар да көл итәр». Беләм, бу да хакыйкать. Нишлим, күшеккән җаныма Ут сулышы мең сихәт. Булса булыр икән яну Кемдер яккан язларда!.. Инде көз, ә ялкыныннан Көнләшә йолдызлар да. Ә асылда, үзәгендә Дөрли икән мең яра. Ут оныта, кичерә белми — Яралары өр-яңа. Бу төзәлмәс яраларга Ничек соң орынырга? Теләмим учак кырында Бары тик җылынырга.