Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Cep алдым Икенче кат килдем бу дөньяга... Көн утырды. Буран басылды. Дусның кадере артты. Дошманның да асыл йөзе, шөкер, ачылды. Ачыкланды төсләр! Хисләр кискен. Әмма акыл инде өстенрәк. Җиргә мәңгелеккә килгән кебек яшәп калсын көнчел мескеннәр. Якты көннән алар бер китсәләр, белеп торам, кире кайталмас. Очрашасы килә йөзләр-йөзгә сезнең белән, «яшь һәм ят алмаш!» һәм әйтәсе: яшәү — иң чын бәхет. Үтә кырыс, үтә нәзберек. Күз дә тия бик тиз, сүз дә тия — бәхет күпне сорый, аз биреп. Нәфес сузсаң, бөтенләйгә кача — эзлә! Эзәрлекләү — әсирлек. Безнең яшәү — илгә бәхет кошын очырып җибәрүгә әзерлек. Очышларның ул иң хәвефлесе,— төпкә тартса заман чоңгылы, гәүдәң белән бергә хатирәң дә илдән китә түгелме соң ул? Канатсызны күккә чөймик-әле, егылалар, үрчи сукбайлык... Борылдым да кинәт йөзләр-йөзгә, өзеләсен сизеп сукмакның — очканында күрдем бәхет кошын, канатларның көчен сынадым; кемнәр эзләр, кемнәр эзәрлекләр — киләчәктән шулай сер алдым. Җиргә күчә ...Җилдә шаулый урман: — Җир мәңгелек! Күзгә карый күлләр: — Күр безне!.. Ярдан чыга дәрья: — Җир гөнаһлы... Таштан чыга чишмә: — Җир изге! Изгеләре, гөнаһлысы белән фани дөнья җирдә гаугалы. Изге булып кала соңгы теләк, гөнаһларны җуеп, дауларны. Ак өметләр бодай булып шыта... Әрнүләрне тирән күмгәннәр, буразнада, ындыр табагында, эш өстендә егылып үлгәннәр. — Бай булыгыз! — диеп киткән алар, бушка әйтелмәгән васыять,— таш астында, тирән сандыкларда ата-баба җыйган бай зиннәт. Гасыр төпләрендә әллә шулай саклаганнар янгын, яңгырдан? Туган илнең иминлеген яклап яу кырында алар җан биргән. — Дус булыгыз! — диеп киткән алар, әманәтләр түгел коры сүз. Дуслык юлы сузыла илдән-илгә — киләчәккә тоткан юлыбыз. Уттан алып, суга салсак та бит, җиргә күчә күңел җылыбыз. Изге теләк илгә без юллыйбыз — Сау булыгыз, тату булыгыз! Кабатлыйлар таулар: — Бай булыгыз! Күзгә карый күлләр: — Күр безне! Ярга кага дәрья: — Җир гөнаһлы... Җырлап ага чишмә: — Җир изге! Боз акканда, атлар чапканда Идел ярларында гөрләвекләр, Идел талларында ал бөре. Боз кузгатып, җил тузгытып җилә табигатьнең акбүз апреле. Акбүз ат өстендә чая чапкын — төшләремдә күргән хыялым, җилфердәтеп чаба җитен ялын, боз җиленнән кинәт уянып. Ага бозлар, гөрли яз туйлары. Җан эшеме, әллә дан эше — актарылган хисләр ярышуы — яшәешнең тиңсез табышы. Бозлар аккан, атлар чапкан чакта читтәрәк тор, акыл, үр саклап. Ат чабышы, җыр тавышы тынгач, соңгы хөкем синдә, аксакал. Синең хөкем кырыс, дәвамлырак. Бу бүген дә шулай, элек тә — кайчак гаскәрләрнең һәм илләрнең язмышларын мизгел хәл итә. Фидакарьләр, фанатиклар җиңә, таң калдырып дөнья хачларын — амбразура каплый йөрәкләре, дарга менә фидаи башлары. Тантаналар һәм хаталар белән йөрәкләрнең уртак язмышы. Җырга салган Чулман-Идел ягым, синең даның — минем җан эше. Актарылган хисләр язмышына син ваемсыз икән, и акыл, боз акканда, атлар чапкан чакта мин йөрәгем белән мөстәкыйль. Бүлдералмаса юл басып, үтералмаса дар асып, гайбәт — дошманның иң соңгы чарасы. Ул сазлыкта да батмасаң, горур җаныңны сакласаң, мактау — дошманның иң соңгы җәтмәсе. Башың һаман әйләнмәсә, телең һаман бәйләнмәсә, дуслык — дошманның иң соңгы хәйләсе. Айлыбикә... Тукталам да төнге күккә карыйм: Хәйран сызылып төшкән Ай кашы. Читтән генә безне күзәтәмсең, мәшәкатьле Җирнең юлдашы? Мәңге шулай нурлы, мәңге серле, үз сагышың белән ялгызсың. Әйләнәсең һаман Җир тирәли, үкендерә мәллә ялгышың? Утларында янып киткәнсең дә, сайлап Җирнең биек сәхнәсен, салкын булса да бит ташламыйсың мәңгелекнең зәңгәр сәхрәсен. Җирең сине сагынып сәлам юллый, тугрылык ул ике яктан да. Чиләкләрең тулы, Айлыбикә, Син карама инде ятларга. Сагышланган, сагынган чакларда, и бердәнбер ялгыз сердәшем!.. Утларыннан китеп, мин дә гизәм зәңгәр төннең салкын сәхрәсен. Бөреләнә, караладыр җир шомырт сөрмәсендә. Алланадыр, балланадыр алмасы, хөрмәсендә. Тамганмы кояш тамчысы — җиләкле аланнары. Баллыдан туйсаң, ачысы — миләше, баланнары. Дөньяның түгәрәклеге — бөрлегән мөлдерәве. Түм-түгәрәк җир өстендә кеше ник сөрлегәдер? ... Көтмиләр айлар, тәүлекләр, көн туа да эш куа. Бер очын тапсаң тормышның, тәгәрәп бара дөнья,— кемне кагып, кемне танып... Җир — күзләр сөрмәсендә. Җиркәем, җирсүләр серен җанымнан сөрмәсеннәр. Фәния Чанышева Әңкәй килә минем каршыма Ак яулыклы, an-ак күлмәк кигән... Яшел ялан буйлап, каршыма Әңкәй килә... Сабый чактагыдай, Кочагына аның ашыгам. Мин йөгерәм! Әңкәй нигә өнсез? Танымыймы әллә баласын? Күкрәгемне өткән уйларымны Килә тизрәк әйтеп каласым: — Кайтып ничек әйбәт эшләгәнсең, Син бит берәү генә — әңкәбез! Бу гомерне инде белеп кенә. Үкенмәслек итеп яшәрбез. Учакларда утны сүндермәбез, Кабатланыр бишек җырыбыз, Күңел бушаганчы сөйләшербез, Эш бетмәс ул — куеп торырбыз. Бала өчен җаның фида булып, Тынгы белмәгәнен кулларның Сөйләшербез оныкларның ничек Балаңнан да газиз булганын. Син дә шулай безне югалттыңмы? Сагындыңмы? Ничек хәлкәең?.. Күңелем төеннәрен чишеп җибәр — Бер генә сүз әйтче, әңкәем! Яшел ялан буйлап китеп барды... Эндәшмәде, хәтта күрмәде — Кабер каеннары арасында Бер җилфердәп калды күлмәге. Таудан карап Читтән караганда: тау башына Канат җәйгәнмени чал болыт! Ата-бабалардан калган сүз бар: «Тауга карап булмый тау булып». Шушы сүзләр төште хәтеремә Тау үренә менеп барганда. Әзер сукмаклардан үрләсәм дә, Буыннарым шактый талганнар. Өстәл өсте кебек тирә-ягым: Чиксез кырлар яшьлек төсендә, Борма юллар, көзге күлләр — бар да Зәңгәр томан пәрдә эчендә. Кояш чагу монда, җилләр үткер, һавалары татлы, ширбәтле. ...Тауга карап тау булмавың мәгълүм, Түбәләрне күрү гыйбрәтле. Калкан булыр идем Янып көлгә калган хисләр Кабынмыйдыр кабат. Алда — һаман алданулар, Үткәннәрдә — сабак. Яхшы, яман, ак, карадан Күптән араланган. Сиңа төбәлгән уклардан Җаным яраланган. Хаталардан, хафалардан Саклап калыр өчен, Калкан булыр идем сиңа, Әгәр җитсә көчем. Дөрес икән Көзгә каршы ерак юлга чыктым. Мул һәм тулы калды табыннар. Үпкәләгән кебек, каеннарым Саргаешып озатып калдылар. Әйтте гүя алар: «Бездән башка Чит якларга күңелең ятмас ул. Гүзәллекләр бәлки күрерсең дә, Безнең тугрылыкны тапмассың. Көзен саргайсак та, язлар җитсә, Исертәбез бөре исеннән. Без түгелме җаныбыздан бүлеп Суыбызны сиңа эчергән? Югалтулары да читләп үтми... Табигать ул — ничек итәсең. Ә син безне иң кайгылы чакта, Авыр чакта ташлап китәсең.» ...Күрдем җете төсләр, сихри кичләр Чагыштырыйм дисәм, җаем бар. Кайтып киләм сезне өзелеп сагынып. Дөрес уйлагансыз, каеннар!