Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН

Лирон Хөмидуллин татар әдәбиятына зур тормыш тәҗрибәсе белән килгән язучыларның берсе. Ул, кулына каләм алып хикәяләр язу эшенә керешкәнче, күп еллар тимер юлда һәм башка урыннарда хезмәт итә. Башта Уралда берникадәр вакыт кара эшче булып эшли, аннары, техникумны тәмамлагач, махсус белем алгач, берничә ел тимер юлда мастерлык вазифасын үти, бригадир була, ахырда Казан шәһәр тимер «олымда участок начальнигы дәрәҗәсенә чаклы күтәрелә. Уи-унбиш елга сузылган бу вакыт эчендә ул гади эшчеләр, мастерлар, бригадирлар, урта һәм югары белемле белгечләр белән якыннан аралаша, аларның йәреш-торышларын, гадәтләрен, психологияләрен, үэ-үэләреи тотышларын өйрәнә, тормышлары көнкүрешләре белән таныша,— кыскасы, алар арасында яши, алар белән бергә эшли. Соңыннан, язучы булу нияте белән кулына каләм алгач, ул иҗади көчен, беренче нәүбәттә, үзе яхшы белгән тимер юл эшчеләре тормышына багышлый, аларның авыр хезмәтләрен, көрәшләрен, бер-берләренә булган мөнәсәбәтләрен, укучылар күңеленә сеңеп калырлык итеп, әдәби чаралар белән тасвирлый Л. Хемидуллин ике китап авторы. Берсе — «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы, ә икенчесе повесть — ■Дала иртәсе». Җыентыгына алты хикәя тупланган. Билгеле, хикәя ләренең барысы да бер үк дәрәҗәдәге әдәби осталык белән иҗат ителмәгән Яхшылары, укучыларның күңелләрен чын-чынлап җәлеп игәрлекләре булган кебек, беркадәр кимчелекләре дә юк түгеп. Болары — үсү кимчелекләре, яшь авторның әдәби тәҗрибәсе камилләшә бару белән бергә бетәргә тиешле кимчелекләр. Әмма алты викәянең өчесен — «Буранда». «Юл караучылар» һәм «Кыш үткән юл буйлап» исемле хикәяләрне мин авторның әдәби уңышы итеп саныйм. Бу хикәяләрдә укучыларны таңга калдырырлык гадәттән тыш вакыйгалар юк, әлбәттә Гади вакыйгалар, тимер 

 

«Дала иртәсе» — яшь әдипнең иҗади кечен зуррак, киңрәк полотноларда сынап каравы Моны да улюлчылар тормышында әледән-әле очрап тора торган эшләр, эпизодлар тасвирлана аларда Ләкин менә шул гади вакыйгаларны да Л. Хемидуллин укучыларның күңелләрен биләрлек, дулкынландырырлык, уйландырырлык итеп иҗат итә белгән Автор, сюжет җепләрен сузганда, җәелдергәндә булсын, геройларның характерларым ачканда булсын, һәр җирдә җыйнак, матур буяулар, детальләр сүзләр тапкан, алармы оста файдаланган. Моны мин едилнең осталыгы, әдәби сизгерлегенең үткенлеге, талантлылыгы итеп атыйм.уңышлы башкарыл чыккай дип иселлим Повестьның эчтәлеге, берничә сүз белән генә әйткәндә түбәндәгедән гыйбарәт найдадыр еракта, бер республика чигендә, зур күләмдә никель рудасы табылган Социалистик илебез промышленностен тагым да кызурак темп белән үстерү эчен никель кирәк, һәм бик кирәк! Хөкүмәтебез аны тизрәк казыл алуны һәм тиешле урыннарга җиткерүне планлаштыра. Руданы инде чыгаралар- Ләкин аны өзлексез ташып тору, зур магистральгә чыгару өчен тимер юл тармагы юк Л. Хемидуллин геройлары язгы пычракта менә шул тармакны салалар һавалар начар, юллар бозык, тракторлар. машиналар бата, зур механизмнарны тиешенчә кулланып булмый Өстән карлы яңгыр явып тора, салкын җил исә. Торак урыннар җитешми, хәтта кейбер урыннарда бөтенләй юк. Иң гади бытоөиклар да аз... Шуңа карамастан тимер юлны салырга кирәк. Салмыйча, планны арттырып үтәмичә ярамый Салалар, никель шахталарына барып җитәләр. Менә шушы фидакарь хезмәттә авторның геройлары төрле яклап ачылалар, үзләренең кем икәнлекләрен, нинди эшче. нинди җитәкче икәнлекләрен күрсәтәләр. Бер якта эшчеләрнең тормышларына көнкүреш хәлләренә кул селтәп, бары километрлар артыннан куучы, үзен Һәм коллективны уңай яктан гына күрсәтергә тырышучы тезелеш начальнигы Михаил Горлов, икенче якта планны арттырып үтәүне дә. эшчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны да бурдан кайгыртучы баш инженер яшь белгеч Баһрам Бимташев Болар теп образлар. Кереш ни|ездо шулар арасында бара Алардан тыш. әсәрдә дистәләрчә башка образлар да бар «коммунизм юлын» төзү өчен ерак өлкәләрдән килгән дәртле егетләр кызлар, комсомолецлар, партиясез яшьләр. Алар чын күңелдән рухланып эшлиләр барлык авырлыкларга, мохтаҗлыкларга түзәләр, хезмәт батырлыклары күрсәтәләр Кызганычка каршы, арада күз буяучылар да. дәүләт акчасын каерырга гына карау чылар да юк тугел. Намуслы һам тырыш коллектив аларны читкә кага, мәрхәмәтсез фаш итә... Л. Хәмидуллин оста тәрҗемәче дә. Аның дистәгә якын тәрҗемә әсәрләре бар. Шуларның иң зурлары, аны Язучылар союзы члены игәрлекләре: Әсгать Мохтарның «Чинар» романы. Ә. Әлимҗановның «Отрар хатирәсе» исеме белән бергә кушылып басылган ике повесте. Л. Хәмидуллин бу тәрҗемәләрдә оригиналның әдәби-художе- ство сыйфатын, милли үзенчәлекләрен тулысынча саклаган. Тәрҗемәләре әдәби тәңгәл, адекват. Җиңел укылалар