Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕ ЧӘЧТЕМ, ЭНҖЕ ҖЫЙДЫМ

 ФОЛЬКЛОРЧЫ ЯЗМАЛАРЫ

Татар халык әкиятләре җыентыкларының иң тулысы һем абруйльгсы булып саналган ике томлык фәнни басмага (I том — 1946 ел, II том — 1956 ел) куз салсак, екият яздыручылар арасында бер генә хатын-кыз фамилиясен дә очратмабыз. Ләкин бу әле бездә хатын-кыз әкиятчеләр юк дигән суз түгел. Соңгы еллардагы фольклор экспедицияләреннән күренгәнчә, хәзерге әкиятчеләрнең ечтән берен хатынчкызлар тәшкил итә. Биредә мин әнә туларның берсе — оста әкиятче Миңҗамал әби Гулоеа турында сейләргә телим. Ике һәм аннан арлык әкият белгән кешеләрне без, фольклорчылар, әкиятче дибез. Хәзерге вакытта әкият сөйләү гадәте бетеп барганлыктан, әкиятчеләр дә сирәк очрый. Алар әкият сакланган төбәкләрдә дә, гадәттә, авылга уртача бер кеше генә туры килә. Хәлбуки, шундыйлар арасында кайвакыт зур осталар очрый Оста әкиятче — ул матур һәм җиңел тел белән кимендә унлап әкият сөйләгән кеше Кама Тамагы районында унҗиде әкият сөйләгән Хәбибулла Хәйруллин белән очрашкач, мин, бу яңалыкны халыкка да мәгълүм итү теләге белән, аның турында «Социалистик Татарстан» газетасында кыска гына бер мәкалә бастырган идем Шуннан соң озак та үтми, редакция аша Лениногорский районының МоэминКарвтай авылыннан бер хат килеп төште. «Мин, Миңҗамал Гулоеа. — диелгән хатта. — күп әкиятләр беләм, Хәбибулла ага белән ярышырга телим». Әбинең хаты шактый кыю язылган. Танылган әкиятчене ярышка чакыра икән — димәк, аңарда әкиятләр унҗиде генә түгелдер. Шулай да ачыкларга кирәк Сорашып, әбигә хат яэдь{м. Җавап озак көттермәде Бу юлы ул, эчтәлекләреннән чыгып, әкиятләрнең исемнәрен язып җибәргән. Чыннан да әби «буш булмаска» тиеш. Шуннан соң СССР Фәннәр академиясе Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының 1976 елгы экспедиция планына «Леииногорский районы» дигән сүзләр язылды, сәфәрнең «май аэагы-июнь башы» дип, вакыты да күрсәтелде Беркадәр вакыттан соң Миңҗамал обиден тагын бар хат килде. «Улым. — дигән әби, — син берүк чебиләр чыккан вакытта кило күрмә, андый чакта керестияниең екият сөйләшергә вакыты булмый». Т Хат уйга калдырды Фәннәр академиясе планы һәм... чебиләр! Нишләмәк кирәк, сәфәр уңышлы булсын, әкиятләр күп язылсын дисәң, алар белән дә исәпләшергә туры килә. Юлга июньнең 20 сеннән соң чыктым. Лениногорский район советы башкарма комитетындагы иптәшләр (Рөстәм Вильданов. Гакил Вәлетдинов) әкияткә әкият итеп кенә караучылар түгел икән. Фольклорыбызның үзенчәлекле культура байлыгы икәнен, аның гаять үтемле тәрбия чарасы булуын тирән аңлаулары сизелеп тора. Алар, изге ният белән йөрүемә канәгатьләнү белдереп, эштә уңышлар теләделәр. Гакил иптәш хәтта Мөэмин-Каратайга машина белән илтеп үк куйды. Авыл калкулыклар арасындагы бер үзәнлектә утыра. Тирә-ягы урман. Тау өстеннән караганда йортлар уч төбендәге кебек күренә. Шул йортларда күпне күргән, җитмешәр, сискәншәр язны каршылаган кешеләр яши. Бәлки әле өлкәнрәкләре дә бардыр. Ә аларның хәтерләрендә син эзли торган хәзинә яшеренгән. Нәкъ әкияттәгечә! Бу хәзинә матди нәрсә түгел, аны күреп тә, тотып карап та булмый. Киләсе буыннарга калдыру өчен, аны, һичшиксез, матди хәлгә әверелдерергә — ягъни магнитофон тасмасына һәм кәгазьгә язарга кирәк. Халык та бит амбарга кергән ашлыкны гына ризык дип саный. Фольклор һәр кешедә дә булмый Әкиятчеләр, әйткәнебезчә, аеруча аз. Аларны да, халык әкиятче икәнен белмәгәнлектән, эзләп табуы җиңел түгел. Моның өчен авылдагы барлык карт һәм карчыклар белән очрашып чыгарга туры килә- Табылгач, аның телен ачу бәхетенә ирешергә һәм, ниһаять, аңардагы материалларны түкми- чәчми язып алырга кирәк. Мөэмин-Каратайда 170 хуҗалык булуын белгән идем. Әнә ул 170 йорт минем күз алдымда. Шуларның кайсындадыр 74 яшьлек Миңҗамал әби яши. Менә без аның белән ничәнче көн инде бергә утырабыз. Әби үзенең сихри әкиятләрен сөйли, мин тыңлыйм, ара-тирә кайбер кирәкле нәрсәләрне язып куям, магнитофон тасмасы берөзлексез ага да ага. Очрашасы кешеңне әлегә кадәр беркайчан да күрмәгән булсаң, иң элек күңелдә аның хыялый портреты ләйда була. .Дөрес, күзаллау һәр вакытта да чынбарлыкка туры килми. Ләкин Миңҗамал әби, ни өчендер, минем күз алдыма тормыштагыча, нәкъ менә шушы кыяфәттә килгән иде: какча гәүдә, еллар төрле-төрле юнәлештә ерганаклар сызып калдырган озынчарак мөлаем йөз, җылылык сирпелеп торган сөйкемле күзләр... Табигате — тыныч, хәрәкәте — җыйнак, сүзе — ягымлы. Әллә барлык әкиятчеләр дә шундый буламы икән? Чөнки күпме сәфәр йөреп, алар арасында бер генә дорфа кешене дә очратканым булмады. Әби, җитен чәчләрен яшергәндәй итеп, ара-тирә яулыгын төзәткәләп ала да, гәмам онытылып, сөйли дә сөйли. Мин аны көнгә дүрт сәгатьтән дә артык эшләтмәскә тырышам, талчыкмасын, кәефе гел әйбәт булсын иде, дим. Бу очракта «аз булсын, яхшы булсын» дигән принцип белән эшләү хәерле. Инде чын остага юлыккансың икән, ашыкма, вакытыңны кызганма. Гаҗәп хәл: сигезенче дистәне ваклаучы әби ару-талуны белми икән. Әкиятләр берсе артыннан икенчесе агылып кына тора. Аларның да ниндиләре генә әле!ш«Мөл- тәки» дигән беренче әкияте үк игътибарны җәлеп итә. Бу әсәрнең «Җилбикә», «Хөр- хөр», «Мөлтәл» дигән вариантлары безгә билгеле иде инде Димәк, болардан тыш «Мөлтәки» дигәне дә бар икән әле. Янә халык арасында киң таралган һәм дистәләп язмасы булган «Үги кыз» әкиятенең дә яңа варианты барлыкка килде Әкиятләрнең иң күренеклеләрен әби сөйләвендә колхоз радиосы аша да тапшырдык. Сихри әкиятләр биредәге сихри табигатькә ярашып, аның белән бергә кушылып, бер бөтен булып киткәндәй тоела. Әйе, монда барысы да әкияттәге кебек шул. Бигрәк тә таулары. Аларның һәркайсының исеме бар: Миңҗамал әби тәрәзәсеннән күренеп горганы «Каршы тау» дип атала, аннан соң «Кәҗә тавы», «Түгәрәк тау». «Әсән тавы», «Бәшир тавы», «Юачалы тау»... Аларның һәркайсының легендасы яки риваяте бар. Таулардагы урманнар да төрлечә исемләнгән: «Бөркет кулы урманы». «Юачалы урманы». «Имәнлек борыны», «Чаукалык»... Урман эчендәге матур аланнар (биредә Миңҗамал эби оныгы Флера беләк. «акланп диләр), тау итәкләрендәге болыннар күңелгә аерым рәхәтлек бирәләр Кыргый җәнлек җанварлар да шактый монда: пошилар (биредә — «моши»), тау кәҗәләре < сыркалар, бүреләр... Инде таулардан агып чыга торган чишмәләрне бу төбәкнең — бизәге дияргә мөмкин. Аларның кайберләрен елга дип тә йөртәләр. Исемнәре генә tr дә ни тора: «Күлле чишмә». «Ямщиклар елгасы». «Аугалак». «Кара бия» «Шобагалы». «Рәхмәнкол бабай чишмәсе»... «Зирекле» һәм «Кирәмәт» сулары торбалар буйлап авылга килгән. Бу якларда минераль сулы чишмәләр дә бар Мөэмин Каратайдан өч километр ераклыкта шундый шифалы чишмәсе, сихәтле ләме булган урында атаклы Бәкер курорты урнашкан. Меэмин-Каратайда гомер иткән бер бабай: «Без җәннәттә яшибез икән».—диде. Бу сүзләр белән килешергә туры килә Ул күптән түгел Төркмәнстанга кунакка барыл кайткан һәм үзенең гомер буе яшәгән җирен яңадан «ачкан». Шулай шул үзеңне, үз туган җиреңне ныграк аңлау өчен, кайчак читкә чыгып кайтырга да кирәктер. Әнә шундый тышкы гүзәллекнең, матди байлыкның эчке гүзәллек, рухи байлык белән бәйләнеше тыгыз булса кирәк Ләкин рухи хәзинәгә игелекле мөнәсәбәт, аны ярату, хөрмәт итү булмаганда, кеше барыбер буш булып кала. Кайвакыт шул бушлык- иь! аклау өчен сәбәп эзләп, тормышның авыр булганлыгын искә төшерергә яратучылар да очрый. «Нужаны күп күрдек шул, әкият сөйләшү кайгысы булмады». — диләр андыйлар. Ә ул нужаны кем генә күрмәгән соң? Аларча фикер йөртсәң, әкиятне бүгенгә кадәр яшәтүчеләр кайгы-хәсрәтсез кешеләр булып чыга Бу алай түгел, әлбәттә. Безнең оста әкиятчеләребез тормышның ачысын-тәчесен җитәрлек татыган кешеләр Шул исәптән Миңҗамал әби дә Аның авыр тормышта, күп нужа чигеп үскәнлегенә бөтен авыл халкы шаһит Миңҗамал әби 1902 елда дөньяга килгән. Туган ае да. көне дә мәгълүм түгел. «Син, кызым, шомырт пешкәндә тудың». — дия торган булган аның әнисе Литафәт Әтисе Вәлиулла авылның иң ярлы кешеләреннән була Кечкенә генә өч тәрәзәле иске йорт, ике кәҗә — бетен дәүләт әнә шуннан гыйбарәт Җитмәсә, берничә елдан соң Вәлиулла абзый, авырып, гүр иясе дә булып куя Кечкенә Миңҗамал әнисе белен ге не кала. Кечкенә димәктән, кыз чыинан да бик кечкенә һәм зәгыйфь була «Юклык галәмәтеннәндер инде, мин итсез нисеэ туганмын.— дип иске ала Миңҗамал әби үзе турында.— Әни мине кеше булыр димәгән» Ләкин шушы чандыр кыз укуга бик һәвәс булып чыга. Абыстайга сабакка йөрүче кызлардан өйрәнеп, биш яшендә инде ул яхшы гына укый башлый һәм беркөнне, тугыз яшьлек күрше кызына ияреп, үзе дә абыстайга бара. Бу көнне аңарда үз-үзенә ышаныч тагын да ныгый: баксаң, зур ук кызлар «кәлимәтенине иҗекләп кенә укыйлар икән ләбаса, ә кайберәүләре бөтенләй дә укый алмый. Миңҗамалның әнисе тукмак хәтле генә кызының сабакка йөрү теләгенә каршы ( килми — аны үз ирегенә куя. «Үзем «бу кәгазьгә нәрсә язылган икән?», «бу китап нәрсә турында икән?» дип, әрнеп гомер иттем, инде, кызым, син дә минем кебек надан булма», — ди ул. Кызчык, башкалар кебек үк, көнгә ике мәртәбә абыстайга йөри. Иртәнге сабак таң беленгәч ук башлана. Төшке сабак дигәненең вакытын билгеләү өчен, абыстай песи күзенә карарга кушып җибәрә. Песинең күз карасы нечкә генә сызык булып калгач, кызлар абыстай өенә янә җыелалар. Бу юлы инде дәрес кичкә кадәр дәвам Абыстайга ике ел йөргәннән соң, Миңҗамал дүрт ел дәвамында мулладан сабак ала. һәм шуның белән аның «мәктәп» еллары тәмамлана да. Йортта ир кеше булмаганга, бөтен авырлык әнисе белән аның җилкәсенә төшә. Яшь кыз тормышны җигелеп тарта башлый. Ләкин белемгә сусау кимеми кызда. Үзе киндер эрли, ә каба төбендә — китабы. Эрли дә, бер үк вакытта укый да. Кичләрен әнисе кызына әкиятләр сөйли. Миңҗамалның күңелендә бөтенләй яңа, сихерле бер дөнья ачыла. Әкиятләрне ул йотылып тыңлый. Матур да алар, шул ук вакытта куркыныч та. Менә, әти-әниләре кунакка киткәч, өйдә үзләре генә калган җиде кыз янына кеше ашаучы убырлы карчык юнәлә. Җитмәсә, юлда мөнәҗәт әйтә-әйтә атлый: Каптыр-коптыр итәрем. Кабык күпер кичәрем. Бер өйдәге җиде кызның Җидесен дә йотарым. Миңҗамалның тәненә салкын йөгерә, эче чымырдап китә. Аның күз алдында куркыныч, шыксыз йөзле карчык пәйда була. Әнә карчык, юл тузанын туздырып, эре-эре атлап бара, мөнәҗәтен әйтә-әйтә. туп-туры Миңҗамалга таба килә. Кызчык, куырылып, аякларын итәге астына яшерә, күзләрен чытырдатып йома, ләкин барыбер тыңлый. Әнисе ягыннан туган тиешле Зөфәр һәм Сабит абзыйларын да аптыратып бетерә кыз: «Әкият сөйлә дә әкият сөйлә!» Нишләсеннәр, сөйлиләр абзыйлары. Бигрәк тә Сабит абзыйсы әкияткә маһир кеше була. Миңҗамал әби үзе сөйләгән әкиятләрнең кайсыларын кемнән ишеткән булуын бүген дә бик яхшы хәтерли. Төлке белән сандугач, бүре балаларын укыткан төлке, кәҗә тәкәсенә атланып сугышка барган таз малай, төрле сурәткә керүче әби турындагы әкиятләрне әнә шул Сабит абзыйсы сөйләгән булган. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Миңҗамал. авыл буенча хат язып йөрел, өенә дә кайтып керми. Яраталар аның язуын. Чөнки кыз «тагын нәрсә языйм» дип, яздыручының әйткәнен генә көтеп тормый, үзе белеп яза, хәтта аны янында да тотмый, «бар, эшеңне эшлә» дип җибәрә торган була. Хәрефләрне көчкәкөчкә генә куя алган кайбер ярым надан солдатларның фронттан килгән хатларын уку аеруча кыенга туры килә. Ләкин Миңҗамал барыбер укый. Хәрефләрне ничек дөрес язарга һәм ике сүз арасында буш урын калдырырга кирәклеген аңлатып, сугышчыларга үзе дә хатлар яза. Янә дә күп сулар ага, яңадан-яңа вакыйгалар чыга. Октябрь революциясе, гражданнар сугышы... Инде Миңҗамал да буй җиткергән кызлардан санала, аңа төрле яктан яучылар килә башлый. Ләкин ничек килсәләр, шулай борылып та китәләр. «Инәйне ташламыйм дигән шәфкатем бар күңелемдә, беркемгә дә кияүгә чыкмыйм», — ди кыз, катгый итеп. Менә Мөэмин-Каратайга укытучы булып Гыйльметдин исемле яшь кенә егет килә. Авылның хәлле кешеләре аңа үзләренең кызларын димлиләр. Ләкин Гыйльметдин: «Миңа бай кызы түгеп, ә укымышлы кыз кирәк»,— ди һәм Миңҗамалга әйләнергә теләге булуын белдерә. Сабит абзыйсы да: «Гыйльметдингә бар син, сеңелем,— ди,— менә тиздән өйләнермен дә әниеңне үзем тәрбияләрмен». Әмма бәхет насыйп булмаган икән: күрше авылдан сәнәкчеләр килеп, Гыйльметдинне чанага салып алып китәләр дә чәнчеп үтерәләр. Ул гына түгел, Сабит абзыйсы да шулар кулыннан ук һәлак була, бары тик истәлеге булып аның җырлары гына ф кала. «Сабит абзыемның ике җырын гомерем буе күңелемдә сакладым». — ди Миң- җамал әби һәм аларны көйләп тә күрсәтте. Бу борынгы җырларның берсендә түбән- g дөге юллар бар: £ 2 Сәхра капкасының телләрендә Әлванский җимешләр ашадым: Зифа буйларымны бер күрсәтеп. Гомерлеккә хәсрәтләр ясадым. Миңҗамал үзенең киләчәк язмышын Харис исемле егет белән бәйли. Гаилә корганнан соң, тормыш мәшәкатьләре тагын да арта. Бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Ә еллар һаман да авыр булып кала. Колхоз төзелгәндә Миңҗамал гаризаны беренче булып бирә һәм кая кушсалар шунда эшли: яшелчә үстерә, кирпеч суга, урман кисә, дуңгыз карый, сабан сөрә, колхозның беренче савымчысы була. Кайда эшләсә дә сынатмый, гел ударница исемен йөртө. — Бүләккә бер елны бозау, икенче елны сарык бирделәр. — ди әби. — Шулай итеп, сыерлы да булдык, сарыклар да үрчеде, эшләп кеше үлми икән. Ни булса, барысын да колхоз бирде миңа. Саулыгы какшаса да, Ватан сугышы елларында ясле балаларын тәрбияләгән ул. Шуның өстенә өйдә кул хезмәте белән шөгыльләнгән — бик матур паласлар суккан. Авылда аның паласы булмаган йортлар сирәктер. Күрше авылларда күпме тагын! Авыр елларда чабатаны да үзе үргән Миңҗамал әби. Хәзер дә әле ул кул кушырып утырырга теләми: өй җыештыра, гөлләр үстерә, аш-су әзерли, кош-корт тәрбияли — хуҗалыкта эш бетәмени! Әби әкиятләрне дә. тормыш хәлләрен дә матур ител, образлы итеп сөйли. Аны тыңлау—җан рәхәте. Әкияттәге диалогларны биргәндә, ул тәмам «рольгә керә» һәм персонажларның һәркайсы «үз тавышы» белән сөйли башлый. Миңҗамал әби әкиятләрендәге бетемнәр дә без күнеккән традицион бетемнәрдән аерылып тора. Мәсәлән, кайбер әкиятләр болай тәмамлана: «Болар матур гына гомер Итеп, максуды морадларына ирешеп, дөньядан үтеп киткәннәр ди- Кичә барыл, бүген кайттым, дуга белән печән чаптым». Мин сорый куйдым: — Нишләп болар дөньядан китәләр соң? Әкиятләр, гадәттә, «болар әле дә булса рәхәтләнеп яшиләр» дип бетә ич! Бу турыда әбинең үз фикере бар икән: — Кешеләр борын-борын заманнан бирле яши алмыйлар, — диде ул. — Ә мин сөйләгән әкиятЛөр барысы да борын заманда булган хәлләр турында. Чираттагы әкиятне сөйләп бетергәч, әби җитез генә урамга чыгып китте дә оэак ламый сөйләнә-сөйпәнө килеп тә керде: Быел казлар белән бик җәфаландым, улым. Ике ала бәбкә чыккан иде Шу- ларны ата каз минеке түгел дип талый гына бит. Атасы талагач, анасы да талый. Каз җәмәгате бик кызык ул: төсне аера, калганына башы җитми. Бер көнне шулай бала- чагага ышанып калдырган идем, шул арада берсен тәки талал үтергеи бит. Шуннан соң ата казның аягына озын бау тагып җибәрдем. Аза башласа, коймага бәңлим дә куям. Әле дә менә шуны бәйләп кердем. Әби үзенең урынына җайлап кына килеп утырды да яңа әкиятен башлады Шул арада оныгы — унбер яшьлек Флера — кайтып керде. Артыннан эреле-еаклы бер ЛЕНАР КАМАЛЕТДИНОВ геркем бала-чага ияргән. Авыл балаларына хас тыйнаклык йөзеннән бусага янында туктап калган шаян тиктормасларга якты чырай күрсәтеп түргә ымлау җитә калды — тиз генә шыбырдашып уздылар да, ничек сыйганнардыр, бер диванга урнашып та беттеләр. Кичә алар Миңҗамал әбиләренең әкиятен урамда багана башындагы репродуктордан тыңлаганнар иде. Хәзер инде менә әбинең. үзеннән ишетергә кергәннәр. Җитмәсә, әкияте дә башка. Мин утыз минут саен магнитофон тасмасын алыштырып торам. Әби шул арада, «Зирекле» чишмәсенең суына катык болгатып, салкын әйрән ясап бирә, сүз җаенда бер тамчы да аракы капмый торган кияве Сабирҗанны горурланып телгә ала, я бул- маса, егерме өч ел бергә яшәп тә, бер генә авыр сүз дә әйтмәгән килене Әнвәрияне мактап куя. Шунда ук, киленнең тиздән төшке ашка кайтачагы исенә төшеп, җәһәт кенә самавар куеп җибәрә. Өйдә үзе генә чакта Миңҗамал әби берничә мәртәбә борынгы җырларны җырлады. Биек тә генә тауның башларында Яфрак өчен үскән яшь каен, Җаныем, агымсу — Үргә йөзалмыйм, Күрми түзалмыйм. — Без яшь чакта «Сәгыйдә» көе бар иде. — диде ул. — Ничә ел көтәм инде, радиодан шул көйне һаман җырламыйлар. Алмалыктин алма алырга, Сәгыйдә дускаем, Камышлыктан юл салдым шул, гөлкәем. Сез дусларны уйлый-уйлый, Сәгыйдә дускаем, Камыштин сары калдым шул. гөлкәем. Әнә шулай юл уңаенда Миңҗамал әби башкарган көйләр белән җиде җыр язып алынды. Кайбер тәнәфесләрдә әби үзенең гөлләренә су сибә. Ә гөлләре бик күп аның, барысы да шау чәчәктә утыра. — Ике шатлыгым бар минем, — ди әби, — берсе — чебиләр, икенчесе — гөлләр. Гомер буена кына гөлен яраттым. Әби гөлләр турында тәфсилләп, онытылып сөйли. Бу вакытта аның шагыйрь йөрәкле булуы аеруча сизелә. Табигате белән шагыйрь кешеләр бик күп бу дөньяда. Шуларның бик азы гына шигырь яза. Калганнары язмыйлар, ләкин алар барыбер шагыйрь җанлы булудан туктамый. Миңҗамал әби дә әнә шундый язмый торган шагыйрьләрнең берсе Хәер, язмый торган дию бик үк төгәл дә булмастыр. Ара-тирә үзе өчен генә шигырьләр дә, җырлар да чыгаргалый ул. Мәсәлән, аның Ташкентта олы кызында кунакта вакытта чыгарган алты куплетлы «Ташкент калалары» дигән җыры бар. Үзбәк кияве Ильяс әллә нигә бер килгән әбисен озаграк тотарга тели, әби исә берничә көннән үк кайту ягын каера. Шул чакта туган авылын сагыну хисе аның күңеленнән җыр булып ташып чыга: Ташкент калалары бигрәк матур. Шундый микән башка калалар! Кошлар очып җитмәс җирләргә дә Китерә икән газиз балалар. Ташкент калалары гел таш кына — Йортка чыксам, ташка абынам, Ташкент калалары бик матур да. Туган авылымны сагынам. ЛЕНАР ҖАМАЛЕТАИ НОВ ф ЭНҖЕ ЧӘЧТЕМ ф тиң калалары бик матур да Туган авылыма Кайбер урамнары киң түгел, Ташкент Ташкент калалары зур булса да. түгел. Әбине, бизәкле яулыгын бәйләтеп, берничә мәртәбә фотога төшердем. — Үзеңә бик зур рәхмәт инде, улым, — диде әби. — Югыйсә, үлеп-нитеп китәрмен дә әкиятләрем эзсез югалыр дип борчылып тора идем. Әйе, болай дип теләсә кем әйтә алмый. Үзе турында түгел, киләчәк турында кайгырта әби. Моны хәтта дәүләт биеклегеннән торып фикерләү дип бәяләргә мЛлкин. Казанга кайткач, озак та үтми, Миңҗамал әбидән хат килде. Гарәп хәрефләре белән тигез итеп язылган бу хатта илле өч табышмак теркәлгән һәм янә дә җиде әкиятнең искә төшүе турында хәбәр ителгән иде. Әйе, мондый бай репертуарлы информаторга соңгы унбиш елда бер генә экспедициябезнең дә юлыкканы- юк иде әле. Гомумән, институт оештырган экспедицияләр тарихында да бу икенче очрак кына. ... Колхоз радиосыннан чыгышта мин Миңҗамал әби турында хөрмәткә лаек кол хоз ветераны буларак түгел, бәлки оста әкиятче буларак кына сөйләдем һәм аны «авылыгызның горурлыгы» дип атадым. Соңыннан уйлап куйдым: арттырыбрак җибәрмәдемме икән? Шул вакыт атаклы рус әкиятчеләре исемә килеп төште. Иван Федорович Ковалев (1885—1966), Анна Куприяновна БарышниковаКуприяниха (1868— 1954), Анна Николаевна Королькова (1893 елда туган) һ. б. әкиятчеләр белән илебезнең төрле шәһәрләрендә махсус очрашулар оештырылган, аларны атаклы кешеләр тыңлаган, алар Язучылар союзына член итеп алынганнар һәм, ниһаять, хөкүмәт орденнары белән бүләкләнгәннәр, ә әкиятләре аерым китаплар булып басылып чыккан. Шуларны уйладым да тынычландым: юк, арттырмаганмын икән, хәтта әле барысын да әйтеп тә бетермәгәнмен, чөнки халкыбызның рухи җәүһәрләрен күңелендә кадерләп саклаган Миңҗамал әби — ул үз авылының гына түгел, хәтта районның һәм бу төбәкнең генә дә түгел, бәлки гомумән татар фольклорының, милли культурабызның да горурлыгы ич.