ЕГЕТ БУЛСАҢ— ДАНЫҢ КИТСЕН
Кичке концерт тапшыралар иде. Радиодан бик ягымлы көй агыла. Нәгыйм Харисламович, келәм ябылган кәнәфине урыныннан күчереп, бу минутларда үзен бөтенләе белән әсир иткән бәләкәй генә тартма-радиоалгычның каршысына ук килеп утырды. Гөлсем Сөләйманова җырлый иде: Иртә дә томан, кич тә томан, Томан кырауларны эретә. Әй, югалттым сәгать лә чылбырым, Күрмәдеңме, сары ла былбылым? Күпме генә ишетсә дә, бу көйне һич тыңлап туймый Нәгыйм. Кайгы килгәндә, гүя ул шуны уртаклаша, шатлыгы булса — аны бүлешә сыман бу җыр. Иң тирән кичерешләрен әйтеп бирә шикелле. Шакирҗан бабай да күңеле нечкәргән минутларда шушы җырны көйли торган булган, диләр. Тик ул аның сүзләрен үзгәртеп, үз калыбына салып җырлаган, имеш. Һәм моңа нәкъ менә Нәгыйм Харис- ламович сәбәпче булуын тәгаенлыйлар. Төзүче исә үзе бу хакта еллар узгач кына белде. Озын-озак юллар үтеп, ниһаять, үз иясенә килеп ирешкән кадерле бүләк кебек булды ул. ..1 Мәскәүдән бөтен участок белән Зәй ГРЭСы төзелешенә китәргә дигән хәбәр алынды. Павловск ГЭСын төзү кешеләрне тәмам йончыткан, яраткан җирең белән аерылганда була торган нечкә хисләргә урын калдырмаган кебек иде. Алай ук түгел икән әле. «Башкортста- ныңнан, ГЭСыңнан китәбез» дигәч, Вазилның борыны салынды: — Үзең диңгез яса да, рәхәтен күрмичә кинәт китеп бар, имеш. Егетләргә шул гына кирәк — Агыйдел буйларында ишетелерлек итеп көләләр алар: — Калдырыйк без аны, җәмәгать, туйганчы су коенсын, балык тотсын. Балык шулпасы әзер дип телеграмма суккач та кайтырбыз. — Диңгез дип инәләсең син, Вазил,— диде бригадир мөмкин кадәр сабырлык белән, — ГРЭС дигәч тә, ул да бит сусыз ком чүлендә утырмаячак. Анда да, мондый ук булмаса да, диңгез ясалачак. Ә менә бу ГЭСның су саклагычы биләгән мәйданны, суының тирәнлеген беләсеңме? ОЧЕРКЛАР — Белмәскә... — Я, әйтеп кара әле. — Әби ысулы белән—аршынлапмы, әллә бабай хисаплаганчамы? — Бусы ни дигән сүз тагын? — Ну, әби — искечә, бабай яңача исәпли иде безнең — икесенеке дә дөпдөрес була иде. ф. — Килештек, яңача әйт, алайса. — Бу су саклагычның мәйданы — 120 квадрат километр, озын- “ лыгы — 150, иң киң җире — 2 километр. Суның уртача тирәнлеге — ± 11,8 метр, — дип сөйләп китте Вазил, класс тактасы янына чыгарыл- * ган укучы кебек ашыгаашыга. — Ва-зи-иил! — дип шау-гөр килделәр егетләр, — кара, ничек = шартлата — чикләвек ватамыни?!. ч — Шулай кирәк, Вазил, — диде бригадир, бу күңелле әңгәмәгә Д йомгак ясагандай, — синдәй егетләр белән без әле бик күп ГЭСлар тө- < зербез. Зәй ГРЭСы да иң зур җылылык электр станциясе була. Ул =» елына 2,4 миллион киловатт электр энергиясе эшләп чыгарачак, * ГРЭС янында яңа поселок салыначак. — Су, су, мине шунысы кызыксындыра, бусын оныттыгыз бугай, ы бригадир,— диде Вазил, күзләрен челт-челт йомгалап. ф. — Әйе, су бит әле. Онытылган икән шул, Вазил, ГРЭСның үз кү- _ ле була. Аның өслеге 16,7 квадрат километр мәйданны биләргә тиеш. = Салкын душ яратучылар булса — Зәй елгасы агып ята, ул гына җит- ч мәсә, Кама бар... х Күрше республикадагы башка төзелештә эшләргә җыенып чыгып « китәр алдыннан булган бу әңгәмәдә Нәгыйм үзе ни дә булса әйтеп * катнашмады. Мәгәр күңеле беләи шушы гәпне тирән кичереп, төзү- £ челәр әйткәнне үзенә сеңдерә барды. Әмма Вазилның сүзләре беркат- t- лы, төче булып тоелды аңа. «Шулай да аны да аңларга кирәк», дип * уйлады ул... Вазил Башкортстандагы Павловск ГЭСы төзелешендә беренче казык кагылган көннән бирле эшләгән. Ә Нәгыймнең биредәге хезмәт стажы бер ел да түгел иде әле. Шулай булса да, күңеле төзелештәге иптәшләренә олы рәхмәт хисләре белән тулы икән. Ул да, Вазил шикелле үк, шушы хакта ихлас йөрәктән сөйли алган булыр иде. Тик әлеге минутларда ул бөтенләе белән алда торачак зур бурыч — Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле вакыйгалар әсирлегендә калган иде. Аның да үзе башлаган яңа төзелештә беренче казыкны кагасы килә. Әмма тагын соңгарган булып чыкты ул... Зәй ГРЭСында эшнең нуль циклы төгәлләнеп килә иде инде. Алай да, өлешенә тигән көмешкә ул вакытында өлгерде. Монтаж циклы башланган гына иде. Бөтенсоюз комсомол удар төзелеше яшьләрне илебезнең иң ерак почмакларыннан үзенә магнит кебек тартты. Комсомолец Нәгыйм Әгъләмов эшләгән бригадада күп иде андый энтузиастлар. Шулай тырышып эшләп йөргәндә, бер көнне төшке аштан соң бригадир Галимулла абыйсы Нәгыймне читкәрөк чакырып алды да: — Без саубуллашыр көннәр җитте бугай, Нәгыйм, син үзең берәр нәрсә сизмисеңме? — диде. — Уң күз кабагымның тартканы юк әле, Галимулла абый, шәт андыймондый каза булмастыр, әбиләр әйтмешли, диде Нәгыйм елмаеп. — Инде участогыбызны башка җиргә күчерәләр дисәгез генә... — Күчермиләр, — диде бригадир, чигәсендә бармакларын йөрт- көләп, — күрәсең бит: мондагы эшнең дә очы-кырые күренми әле, & «к. у.» м з. ләкин сине минем бригададан алачаклар, туган. Бик карышып караган идем дә — барып чыкмады. «Нинди объектта эшләгәнегезне кабат исегезгә төшерәбез: бу — Бөтенсоюз комсомол удар төзелеше. Димәк, аның җисеме дә исеменә туры килергә тиеш. Без производство командирлары постына яшьләрне кыюрак тәкъдим итәргә тиешбез», диделәр анда, ике уйларга урын калдырмадылар. — Моның миңа ни кагылышы бар икән соң, Галимулла абый? — Бик бар, Нәгыйм, участокта яңа бригада оешачак — комсо- моляшьләр бригадасы. Бригадиры син булачаксың. Әллә риза түгелме? — Түгел шул. Миңа бу коллективта эшләү дә бик ошый! Тагын ни... нинди бригадир чыксын ди миннән. Барыгыз, Галимулла абый, әйтегез — аңлатыгыз җитәкчеләргә. — Син мине аңламадың, — диде бригадир кеткелдәп, — бик барыр идем дә, көлкегә каласым килми: «Сез, Галимулла Сәмигулович, төшкә кадәр «барам» дип, төштән соң «калам» диебрәк фикер йөртәсез», дисәләр, нишләрмен? — Болай булгач, сез «саткан» булып чыгасыз инде мине, Галимулла абый. Үзегездән җибәрәсегез килеп тора икән... — Сөенергә генә кирәк, Нәгыйм, миңа да бик күңелле. Минем бригадада шундый кешеләр тәрбияләнгән икән — ник горурланмаска! Әйдә, карышма, белгән кадәр мин дә ярдәм итәрмен, оядан очарга күптән вакыт сиңа... Галимулла абыйсының соңгы сүзләре аның оядан беренче мәртәбә очкан чакларын хәтерләтте... Авылдашы Исхар белән бергә кузгалганнар иде алар юлга... — Я, Исхар, авылыбыз белән саубуллашыйк инде, үпкәләп калмасын. — Калса, әллә бик сагынырлыгы бармы Олы Шадының. Салам башлы йортлары белән төшкә кереп йөдәтсә генә инде, Нәгыйм. — Минем бабай «туган туфрак суытмый» дип әйтергә яраткан. Шәт кире әйләнеп кайтырга туры килер. — Кайтмаска булсын иде монда. — Син инде бигрәк тә... Авылны чыгуга зур урман башлана. Нәгыйм белән Исхар шул урман авызына җиткәч туктап калдылар. Ниндидер серле көч туктатты диярсең. Элек алай булганы юк иде. Өйдән чыгуга ук чалбар балакларын сызганып куялар да, рлдертәләр иде шушы якка. Бер кызган мәлгә аның аргы башына хәтле үк йөгерәләр иде. Урманда рәхәт: кошлар сайрый, җиләк исе сулыш юлын кытыклый, тар юлдан узганда биткә, шап-шоп итеп, чикләвек агачы яфраклары сугылып кала. Ләкин бүген Нәгыйм белән Исхар кулында каен тузыннан ясалган тырыс та, юкә суя торган пәке дә юк. Алар урынына аркада юл капчыклары. Капчыклар дигәнебез хуҗалары җилкәсен байтак кисәрләр әле — барасы җир карап күренерлек кенә түгел. — Сау бул, Олы Шады, ачуланып калма безгә... Юк, болай ярамый. Шулай чыгып китәләрмени туган җирдән, авыл гыйбады булмыйк инде. — Чит илгә китмибез ләбаса — ул тикле кәнфитләнергә... — Нишлик соң, алайса? Мин андый нәрсәне белмим. — Беләсе дә түгел. Шушы юан имән янына басыйк та, күзләребез талганчы авылга карап торыйк, аннан кулларыбыз белән имәнне сыйпарбыз. Авылыбыз да, урманыбыз да безгә рәнҗеп калмаслар... Бу Башкортстан АССР, Мишке районы, Олы Шады авылыннан ике гражданның Уфага — фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә китеп баруы иде диясе килә дә, аз гына хата булачак икән. Исхарга ул чакта уналты яшь тулган булса да, Нәгыйм унбиштә генә иде. Әлегә ул балигъ булмаган кеше хөкемендә генә йөри ала иде. Сугыштан соңгы еллар, ФЗӨ сүзе кайберәүләр күңеленә хәтта • шом сала торган чак иде... * Нәгыйм белән Исхарның үз туган авылларыннан, шулай шартын- йоласын китереп, күтәренке күңел белән ФЗӨ мәктәбенә китеп баруларына килгәндә, эшләр болайрак тора. Нәгыймнәр гаиләсендә дә, Исхарларда да сигезәр бала үсә иде. Нәгыймнең өйрәнчек булып китүе, крестьянча исәпләсәң, бер кашыкка «ял» бирү дигән сүз ул. Шулай да Нәгыймнәр юлга чыгасы көнне Харислам абыйның күңеле сүрән иде. Кайгыра идеме әтисе, икеләнәме — Нәгыйм белә алмады. Әтисенең өйдән чыгып киткәндә әйткән сүзләре исә бүген дә күңел түрендә: «Сагынам-нитәм дип кире кайтырлык булсаң — китеп тә йөрмә, улым!» Күршеләрдән берәү: «Харислам, син алай бик каты бәрелмә, бала гына бит әле, юксынган чаклары булыр»,— димә- сә, аргы очта берәү гармун сузып җибәреп, кемдер аңа кушылмаса, Нәгыймгә бөтенләй күңелсез булган булыр иде ул чакта: Агыйделкәйләргә аулар салдым. Табаннарга түгел лә. сазанга; Егет тә генә булсаң, даның китсен, Уфаларга түгел лә. Казанга... — Солдатлар, йоклап калмагыз, Чиләбегә җитәбез! — Сырган чалбар кигән проводник апа ирләрдәй калын тавыш белән вагонга хәбәр салды. — Күрегез, минем җанкай күксел алкалар җибәреп утыра, төтенли чибәркәем!.. Чынна'н да, Чиләбе бу, егетләр,— диде, гимнастерка төймәләрен ычкындырып, бил каешын кулына тоткан солдат. Аннан соң сикереп урыныннан торды, проводник апасын этеп ега язды. — Син, нәрсә, минем белән сугышмакчы буласыңмы әллә, өскә очып киләсең,— диде проводник. — Кая инде ул сезнең белән сугышу, я, бер үбеп алыйм әле үзегезне. Җанкайны сагынып кайтып киләбез әле без. Сезне дә менә бик яраттык. «Бер үбеп алыйм әле үзегезне» дигәч, проводник апаның карашында елмаю балкып киткән иде китүен дә, «җанкай» турында ишеткәч, күзләре усал карый башлады. — Җанкайларыгыз янына ашыгыгыз,— диде ул, куллары белән вагон ишегенә таба ишарәләп. — Тизрәк төшегез, бушатыгыз вагонны! Солдатлар төшеп калдылар. Нәгыйм дә. Поезд китеп барды. — Сынландырып сөйләү харап итә инде мине,— диде теге солдат, изүен каптыра-каптыра.— Армиядә дә эләккәли иде шуның арка сында. Соң, мин бит элек үзем эшләп киткән металлургия заводын «җанкай» дип искә алган идем. Чиләбе металлургия заводына эшкә кайтам, диюем иде, югыйсә. — Кеше төсле сөйләшүгә ни җитә? — Синең белән оятка калып бетәрсең,— дип шаулаштылар егетләр. Чита якларында Совет Армиясендә хезмот итквндо Негыймга до төшено Уфа шеһөре. аның үз куллары белок калкыткан матур йорт лары еш кере иде. Тагын шул шоһардо эшлорго җыена нде до, армняҖӘҮДӘТ КЭЛ И МУЛЛИН ф ЕГЕТ БУЛСАҢ-ДАНЫҢ КИТСЕН дән кайтасы елында апасы белән җизнәсеннән хатлар бик ешаеп киттеләр шул. «Бик сагындым, Нәгыйм, туп-туры безгә кайт», «Мин дә сине көтәм, кайниш... Апаң, җизнәң», дип язалар иде алар Чилә- бедән. Һәм ул шунда кайтты да. Урамнарда чат саен игълан эленгән иде. Кайсын гына диярлек карасаң да, бер үк сүздән башланалар: «Коксохиммонтаж» оешма- I сына... Теге солдат «җанкай» дип атаган металлургия^ заводын да шушы төзелеш оешмасы киңәйтә икән. Ә бу эш Нәгыймгә ят иде. — Зарар юк, Миша дәдәй тиз өйрәтер,— диделәр аңа кадрлар бүлегендә.— Аюны да биергә өйрәтә белә ул. Аннары күтәрелеп бер көлделәр. «Китереп тыктылар мине кара урманга,— дип гасабиланды Нәгыйм. Эченнән генә апасы белән җизнәсен әрләде.— Ни дип шулар сүзен тыңладым соң әле. Уфада да ташчылар бер дә урамда аунап ятмыйлар ич. Ә монда аларның поты бер тиен икән...» — Син курыкма,— дип каршылады аны Миша дәдәй.— Тәртип булыр, барысы да рәтләнер. Бу сүзләр дә йөрәккә барып кадалдылар. «Әләкләргә дә өлгергәннәр икән инде,— дип уйлады Нәгыйм кадрлар бүлеген тагын бер кат искә алып.— Беренче көннән үк «куркак» мөһере сугылгач...» Армия сафларыннан кайткан егетләр Миша дәдәй карамагында барысы егерме кеше булып чыкты. Остаз аларны ай буена монтаж эшләренә өйрәтте, кирәк дип тапкан күләмдә үзенең тормыш юлы белән таныштырды. Сокланып тыңлады аны Нәгыйм. Миша дәдәй бик яшьли үк заводта эшли башлаган, дистәдән артык һөнәр үзләштергән, сугыш вакытында илебезнең Көнчыгышына эвакуацияләнгән заводларны сафка кертүдә аның өлеше зур булган, бик күп кешеләрне үз һөнәренә өйрәткән. ...Бер ай дигәндә егерме егетнең унбише мөстәкыйль рәвештә эшли ала иде инде. Ә бишесенә төенчекләрен җыйнарга туры килде. — Кибәк оча, көшел кала,— дия иде Миша дәдәй андыйларны озатканда. Озак эшләргә туры килмәде Нәгыймгә Чиләбедә: әнисе авылдан хат артыннан хат яудырды: «Әтиең дөнья куйганын беләсең, инде үземнең дә сәламәтлегем начар, энеләреңә дә күз-колак булучы юк. Уфа якларына кайта алмассыңмы, улым?» дип яза иде ул. Киңәшкә дип Нәгыйм башта Миша дәдәсе янына барды. Карт эшче уйлап- уйлап торды да: — Ана гозере — ил гозере ул, туган, — диде. Аннары өстәде: — Бик кызганыч, син монда да бик кирәк идең бит. ...Атна-ун көн үткәнче үк Миша дәдәй Нәгыймнән телеграмма алды. Егет үзенең остазына Новоуфимскида слесарь булып урнашуы турында хәбәр иткән иде. Тора-бара Нәгыймгә бригадир вазифасын да йөкләделәр. Аннан соң Павловск ГЭСы төзелеше, инде менә ул Зәйдә... Бригадир постына Нәгыйм Әгъләмовны тәкъдим итүләре белән остазлар ялгышмадылар. Иң читен хәлләрдән дә бик оста чыга белгән салкын канлы, җиде кат үлчәп, бер кисә торган, түгәрәк йөзендә зәңгәр күзләре ялтырап торган уртача буйлы бу егет җитәкчелегендәге 12 кешелек комсомол-яшьләр бригадасына төзелештә танылып өлгерү өчен атна-ун көн генә кирәк булды. Кай арада алар шулай оешып киттеләр дә, борчаны да дагалый ала торган Тула сулагае дәрәҗәсенә җиттеләр диярсең! Шушы кечкенә генә коллектив вәкилләре ГРЭС плотинасын монтажладылар, станциянең стеналарын күтәрделәр, ма шина-мазар керә алмаган урында кул белән җир казыдылар, бетон салдылар... Алар кулыннан килмәгән эш юк кебек иде биредә. ... Смена тәмамланырга биш минутлап вакыт калган иде- Прораб, авыр резин итекләре белән төзелеш мәйданындагы канаулар аша си- керә-сикерә, Нәгыйм каршысына килеп басты. Башта, сәхнәдәге тыл- ф сымчы артист кебек, бригадирның күзенә озак кына карап торды. Аннан, гадәттәгечә, тирә-юньне шаулатып көлеп җибәрде дә: — Гали үз эшендә, Вәли үз эшендәме, егетләр? — дип сорады. — Галигә дә, Вәлигә дә әлеге бер шөгыль — кулда көрәк уйнату, — диде Нәгыйм кырыс кына. — Эшләр көрәккә калса, сезнең белән безнең борчак пешмәячәк, иптәш прораб. Егетләр монтаж эшенә атлыгып торалар. Европаны таң калдырырга тиешле төзелеш мәйданында көрәкне ялга чыгарырга кирәк дип исәплиләр. — Аңлыйм. — Прораб рәсмирәк булырга тырышты. Чөнки дарының коры икәнен чамалый иде ул. Төзелештә дан алган бригаданы көрәккә таяндыру өчен мактамыйлар. Ләкин ул көннәрдә бүтәнчә чара юк иде. ГРЭСта монтажланырга тиешле блоклар, Вавилон хәрабәләре төсле, төзелеш мәйданына чәчелгәннәр. Кырыгар тонна блокларны күтә- ф рергө тиешле кранның хәле дә шул блоклар язмышыннан артык*тү- гел: саны-санга аерылган килеш җирдә ята. Анысын дөрес җыю 5 юлын күрсәтергә тиешле завод вәкилен дүрт күз белән көтәләр — әле- ч гә күренми. ч — Сезнең янга килүемнең сәбәбе дә шул иде, — прораб аклана f иде бугай. — Кранны җыю эшенә үзебезгә тотынырга кирәк. Җитәк- = челәр белән уйлаштык-киңәштек тә, бу эшне сезнең бригадага йөк- * ләргә булдык... х Нәгыйм, бер кочак кәгазь күтәреп, өенә кайтып китте. Бу — 40 н тонна йөк күтәрә торган кранның техник документациясе иде. Төне » буе укып чыкты бригадир. Аңлашылмаган, моңарчы колагы ишетмә- > гән әйберләр күп иде анда. Ләкин чигенергә дә урын юк иде. ... Бу көнне Нәгыйм яхшы хәтерли. Кран авыр блокны, бала уенчыгыдай, һавага күтәрде. Төзелеш мәйданчыгына бихисап кеше җыелган иде. Җәяүләп тә, ат җигеп тә килгәннәр: картлар-карчыклар, бала-чагалар... — Я хода, кырык тонна әйбер күтәрә диген шушыны... — Бу безнең кырык йортлы Таш Чишмә авылын эһ тә итми күтәрә ала инде, алайса.... — Эх, шушы кран белән мунчаны бакча башына күчертеп куясы иде, әттәгенәсе... Халык гаҗәпләнә, шаулаша, куана. Мәзәк хәлләр дә булмый калмаган икән... Кырык тонналы йөкне күккә күтәрә ала торган кранның дөньяда булуын, аның инде Зәй ГРЭСы төзелешенә кайтарылганын ишеткән Шакирҗан атлы карт белән Заман исемле абзый үз авылларында бәхәсләшеп киткәннәр ди. Карт бу хәлнең булуына ышанйагая, тегесе исә киресен раслаган. — Отсаң — чылбырлы кесә сәгатем синеке булыр, — дигән үз сүзендә нык торучы карт. — Ярар, — дигән Заман абзый, — оттырсам, бер бакча бәрәңгең не берүзем казып алып бирермен. Килгәннәр ди болар җитәкләшеп ГРЭС төзелешенә, торалар ди карап Кран ифрат авыр блокны җирдән бер сантиметрга аерырга өлгергәнче үк Шакирҗан бабай чылбырлы сәгатеннән колак каккан ди. Бабай егет икән — оттыру ачысыннан җебеп төшмәгән: ЕГЕТ БУЛСАҢ - ДАНЫҢ КИТСЕН Әй, югалттым ла сәгать чылбырын. Тик күрмимдер бу эшнең һич хурын... — дип, горурланып урам буйлап җырлап кайткан диләр. Менә ни өчен «Сәгать чылбыры» җырын Нәгыйм Харисламович аеруча үз итә. ... Зәй ГРЭСы төзелешендә Нәгыйм Әгъләмов мәхәббәтен тапты: ул биредә кранчы чибәр кыз Хафизә белән гаилә корып җибәрде. Инде ике уллары үсә. Тагын бер хатирә — Зәйдә ул Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителде. Ул төзегән Павловск һәм Зәй электр станцияләре күптән коммунизмга эшли. Ә Нәгыйм Харисламович аннан соң Түбән Кама, Чаллы төзелешләрен күтәреште. Төзелешләр аның үзен дә күтәрделәр. Ул — Социалистик Хезмәт Герое булды. ...Еллар су кебек агып торганнар икән. 45 яшьлек кешегә, чигә чәчләренә кырау төшерү бик үк килешеп бетмәсә дә, узган гомер эзен яшерергә мөмкин түгел инде. Зәйдә дөньяга аваз салган улы Рим да унынчы класска күчте. Егет булып җитте — ата-ана канаты астыннан чыгып бара. ... Ял көне иде. Нәгыйм Харисламович кече улы Риф белән урамда йөреп керергә чыкты. Риф та инде алтынчы классны тәмамлады, абыйсы кебек буйга тартып, егет булып килә. Шулай да балалыгы бө. тен әле аның. Сабый чагындагыча, әтисе кулыннан бер дә ычкынмый. Кама елгасы ягына борылдылар. Биткә яз һавасы килеп бәрелде, баш очыннан кыр казлары очып узды. — Тиздән боз да кузгалыр инде, әти. — Озакламас шул, улым. — Бу казлар кая очалар икән? — Туган якларына. — Кайда соң ул як?.. — Аналары, оя корып, балаларын кайда чыгарган булсалар, алар өчен туган як шул була инде, улым. — Ә-ә-ә-ә, — ди Риф, сернең шулай бик тиз чишелүенә сөенеп, — мин тагын... Ә үзе һаман да әтисенә табарак елыша. Уң якта иске Чаллының әле сүтелергә өлгермәгән агач йортлары күзгә чалынды, ишегалдында казлар каңгылдавы, әтәч кычкыруы ишетелде. Яз гүзәллеге, табигать хозурлыгы. Йөрәкне юксыну хисе чәнчеп узды. «Язларын безнең Олы Шады авылы да шундый була иде, мин дә шулай әтигә ияреп кыр казларын күзәтергә дип болынлыкка чыга идем бит...» Әти кеше туктап калды, улы аны алга әйдәде, ләкин олы кешене кузгатырга аның көче җитми иде... Хыял канатлары КамАЗ батырын Башкортстан якларына алып китте... ... Харислам абзыйның дөнья куйганына өченче дистә китте инде. Әгәр исән булса, шушы кояшлы яз көнендә күкрәгендә Герой алтын медале балкытып кайтып кергән Нәгыйм улын күргәч, нишләр иде икән ул? Башта, мөгаен: «Рәхмәт, улым, рәхмәт! Әгъләмовлар нәселенә тап төшермәдең, сиңа миннән гомерлек хәер-фатиха», — дип әйтер иде. Шуннан, чал сакалын сыпыргалап, түр башындагы урындыкка килеп утырыр да, туган авылында укытучы булып эшләүче Фәргать улын үз янына чакырып, болай дияр иде: — Герой абыең кайтты, улым. Бирскидан укытучы апаң Фәүзия- не, Түбән Камадан электросварщик Данир баламны, монтажчы Фә- * рит улымны, Уфадан монтажчылар бригадиры Нәсих акыллымны те- 5 леграмма сугып авылга кайтар. Начальниклары җибәрми калмас, *• үтенеп сорасалар, карышмаслар... Семья түгәрәкләнгәч, Харислам карт Алтын медальнең тарихын - сөйләтер иде, әлбәттә. Нәгыймгә үзенең хезмәт юлына кабат әйләнеп * кайтырга туры килер иде. — Шулайрак булды инде хәлләр, — дип дәвам итәр иде ул, сүз ~ очын Зәй ГРЭСында эшләү чорыннан соңгы көннәргә ялгап китеп, — - Түбән Кама шәһәренә күчкәч тә эшне су корылмасы булдырудан башладык. Красный Ключта бик зур водозабор төзеде!;, тагын җы ♦ лылык электр станциясе, искиткеч зур химкомбинат (беләсез, аңа = дөньяда тиңнәр юк), аннан килеп шин заводы... — Аларда минем дә өлеш бар. Оныта күрмәгез. — Бу Данир. Ул - мыек астыннан гына елмая. —Мине кая куясыз? Пропискам минем дә Түбән Камада бит. — Бусы — Фәрит тавышы. — Билгеле инде, сезсез ул дөнья — сансыз. Мин дә бит «төзедек» о дип сөйлим—игътибар белән тыңлагыз, энекәшләр. — И-и-и, улымны ашатмыйлар да инде ашым кайнар чагында, „ тәлинкәңә сузыл, улым, сүз бетми ул. — Карчык, дәшмә, бүлдермә сөйләгәндә, болар сиңа мунча әмәл- £ ләү генә түгел — заман корылмасы диләр аны. — Хәзер, әни, мин тәмамлыйм. Ну, 1969 елда инде без КамАЗ җирендә идек. Монда торак йортлар комбинаты, зур бетон заводы, зур эстакада төзедек. Тиз кирәк дигәч, бик кызу тотылды. Шуннан пресс рам заводына күчеп килдек, арматуралар куйдык, автозавод корпу сын монтажладык, шәһәр өчен базар да төзеп бирдек. Без, солдатлар шикелле, кая кушсалар — шунда барабыз. ... Әти, аягым туңа, кайтыйк инде, тиздән телевизордан хоккей күрсәтә башлаячаклар, — диде Риф көпшәк карда уйнап туйгач. — Әни дә безне югалткандыр... Улының бу сүзләре аны татлы уйларыннан айнытып җибәрде. Алар ашыга-ашыга кайтып киттеләр. Безнең хоккейчылар дөнья чемпионатында чираттагы уенны ул көнне оттырдылар. Риф, ашарга да онытып, телевизордан аерыла ал мады. Әтисе дә аратирә уенга күз салгалады. Безнең капкага шайба кергән саен Риф куырылып килә, иреннәрен тешли: тагын керттер- деләр, пас бирә белмиләр безнекеләр, дошман капкасы алдында кур кып калалар, ә тренерлар нәрсә карый, йөзләрендә борчылуның әсә ре дә юк, ичмасам, алыштырырга кирәк аларны, дип уен кырындагы хәлгә үзәнчә бәя бирә барды. Бәясе болай бөтенләй үк буш булмаска тиеш. Риф үзе дә балаларның «Факел» командасында капка саклый. Ә «Факел»ның Татарстан чемпионы дигән исеме бар. «Тренерны алыштырырга кирәк». Кара нинди кызу канлы малай дип уйлап куйды Нәгыйм Харисламович, һәм күңелендә аның әле күптән түгел генә булган бер вакыйга яңарды... Соңгы айларда аларның гидромонтаж участогы бөтенләе белән Түбән Кама ГЭСы төзелешенә күчте. Ветеран эшче аңлый иде: ГЭС никадәр тизрәк сафка басса — КамАЗ куәте дә шул чаклы тизрәк артачак. Ләкин..« Ләкин соңгы вакытларда ГЭС плотинасы өчен блоклар көннән көн азрак китерелә башлады. Кайбер блокларда арматура шәрәләнеп кү ренеп тора, икекчеләренең исә бетоны чәрдәкләнгән була. Бригадир ның шуңа җаны әрни иде. Ә арматура участогында кайберәүләр: каккалап суккалап булса да утыртырлар әле, диләр икән. Соңыннан мондый башбаштаклыкның нигезе дә ачыкланды. Участокта тәртип какшаган, прогул ясау, станнан төшкән блокларны «юу» кебек алама гадәтләр тамырлана башлаган булган. Җитәкчеләр Нәгыйм Харисламовичка арматура участогына бригадир булып күчәргә тәкъдим иттеләр, бу фикернең һәрьяклап уйла- нылган булуын әйттеләр. Яңа эшкә ул тиз генә ризалашмады. Юк, эштән курыкмый ул, шулай да күчүнең бер читенлеге бар кебек иде: сине яңа коллективта дөрес аңларлармы, Герой булуына ишарәләп: «Әйдә, кылансын егет, җете кызыл тиз уңа ул», дип уйламаслармы? Тик буласы эш барыбер булмый калмады. Ул арматурачыларга бригадир булып килде. — Узган айда сез безгә 43 блок бирергә тиеш идегез, инде чираттагы ай уртасы җиткән, әзер блоклар һаман нибары 38 генә әле. Нишлибез, графикны тиешле эш сәгатьләрендә үтибезме, әллә төнгә калабызмы? — диде Нәгыйм Харисламович, бригаданы кабул итеп алгач та. — Төнлә эшләтергә закон юк, куркытмагыз безне, бригадир иптәш. — Сезгә генә ярамады инде, Герой булдым дигәч тә, ник ул чаклы һәрнәрсәдән гаеп табасыз, сыйфат та сыйфат дисез, рабочий классны премиядән калдырырга чамалыйсыз. — Син менә сыйфат турында сүз каттың, — диде яңа бригадир,— менә бусы ошый, бу — егетләрчә сөйләшү. Инде фикеремне аңлагансыз икән — тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтим: ГЭС ул, егетләр, завод бинасы түгел. Ул тулысынча су астында кала. Без төзи торган плотинада энә очы чаклы гына шәрә металл кала икән, еллар узу белән суда күгәрә-күгәрә ул зураерга, ГЭСның бер участогында зур авария китереп чыгарырга мөмкин... Аннан соң бригадир бүгеннән башлап бригаданың дүртәр кешелек .звеноларга бүленүе турында әйтте, ял көннәрендә буш вакытны үткәрү буенча да кызыклы гына фикерләре булуын искәртте. «Матур итеп яшәргә дә, эшләргә дә мөмкин, егетләр, — диде ул сүзен тәмамлап. — Моның өчен һәркемнең үз вөҗданы алдында хисап бирүе генә кирәк». Бер ай да узмады, бригада узган айдан калган бурычны «кайтарды» гына түгел — өстәмә бер блок та җыйды... Ул «Гидромонтаж» трестының Зәй участогы партия комитетына килгәндә, төшке аш вакыты булып, партком секретаре урынында юк иде. Ләкин секретарь тиз килде. — Гафу, Нәгыйм Харисламович, гафу... — Зарар юк, мин бит юри төш вакытына килдем. Парткомда кешеләр азрак булыр дип уйлап. Аннан сезнең дә вакытны аласы килмәде. — Яхшы кешеләр өчен вакыт кызганыч түгел ул, Харисламович... Икесе дә көлеп куйды. — Менә монда бераз тырнаштыргалагал идем мин, карап чыксагыз икән. — Рәхим итегез. Партком секретаре тышына известь оны ягылган яшел папканы кулына алды һәм аны алдына ачып салды. Укый барган саен аның йөзендә канәгать елмаюдан туган сызыкчалар арта иде... Бу — РСФСРның атказанган төзүчесе, Социалистик Хезмәт Герое Нәгыйм Харисламович Әгъләмовның үзе эшләгән арматура участогында хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдим итәсе план-фи- керләр сөземтәсе иде.