ДӘРҖИЯ АППАКОВА
(1898—1947) еренче тапкыр мин аны Матбугат йортында күрдем. Баскычтан төшеп килә. Сугыш елларының студент паегына яшәп, чүрәкәй үрдәк хәтле ге- нә калган кызга ул олы, олпат күренде. Өстендә нинди мехтандыр, ул чагында «манто» дип йөртелгән тун, башында каракүл бүрек, бүрек өстеннән кызыл йон шарф салган. Үзем шикелле үк әдәбият җене кагылган, буш вакыты булдымы, Матбугат йортының бишенче катындагы консультация бюросына шигырь тотып йөгергән дус кызым ул үтеп киткәч: — Дәрҗия Аппакова, — дип пышылдады. Кылт итеп «Кечкенә Бануның тарихы» дигән китап исемә төште, һәрнәрсәне белергә. серенә төшенергә тырышкан кечкенә Бану, сабак укытудан бигрәк сәдака җыярга яраткан явыз, комсыз абыстай... Дәрҗия Аппакованы мин еш очрата торган булдым. Ул үзе дә диндәй яшьләрнең бу йорт тирәсендә нинди эш, ни өметләр белән йөрүләрен төшенә иде булса кирәк, коңгырт күзләрен тутырып карап үтә иде. Аның яше дә, талчыккан түгәрәк битенә нур бөркеп караган күзләре дә еракта калган әнине хәтерләтеп, сугыш һәм уку авырлыгыннан шиңә төшкән күңелне һәрчак тергезеп җибәрә иде. Ул вакытта әле мин аның тормышын — яшь чагында Казанда балалар укытуын, комсомол өлкә комитетында эшләвен, театр мәктәбендә укып актер булырга әзерләнүен һәм, ниһаять, Урта Азиягә китеп, озак еллар шунда эшләвен, шунда китаплар язуын — берсен дә белми идем. Минем өчен Дәрҗия Аппакова дигән язучы бар иде дә, аның «Кечкенә Бануның тарихы» дигән китабы бар иде. Кызганычка каршы, Казанга кайткач, ул озак яшәмәде. Бирегә зур өметләр, матур хыяллар белән килгәндер, югыйсә. Әле аның Гариф Гобәй, Әминә Бикчәнтәева, Кадрия Ишукова, Җәвад Тәрҗеманов кебек танылган балалар язучылары белән яңа гына аралашып киткән, безнең кебек каләм сынап маташкан яшьләр белән таныша гына башлаган вакыты иде. Сугыштан соңгы беренче китабын «Шыгырдавык баш- маклармны чыгарып кына өлгергән иде әле. Илле яше дә тулмыйча, арабыздан Әсәрләре калды. «Сәнәкчеләр» калды, «Мәмәт һәм Аман карт» калды. «Лүли» калды, «Михнәт» романы калды. Әле һаман уйналып килә торган «Тапкыр егет», «Илдус» пьесалары, әкиятләре калды. Аның бу китаплары рус, казакъ, үзбәк, инглиз һәм еврей телләренә тәрҗемә ителде. Дәрҗия Аппакова талантлы балалар язучысы иде. Ул аларга халкыбызның михнәт белән үткән көннәрен, матур киләчәк өчен барган көрәш турында сөйләде. Балаларны әдәпле, гадел, ярдәмчел, батыр булырга өйрәтте, Фикерләрен укучыларына җиткерү өчен ул әдәбиятның төрле алымнарыннан, төрле жанрларыннан файдаланды: повестьлар, кыска хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язды. Күп әсәрләрендә балаларның сөйкемле образларын иҗат итте. Аның гадәттә «кире тип» дип йөртелә торган типлары да гел кире генә түгел иде. Алар үзләре кылган яман эшләрдән ояла, үкенә беләләр, ничек тә бер яхшылык эшләп, үзләрен акларга тырышалар. Тәҗрибәле педагог буларак. Дәрҗия Аппакова бер вакытта да балаларга турыдан-туры акыл өйрәтмәде. Аның геройлары үзләре нәтиҗә ясый торган булдылар, һәр вакыт киреләнеп, әйткәнне эшләмичә, үзенчә торырга яраткан Сара, мәсәлән, җир астына барып эләгә. «Сараның башыннан үткәннәре» дигән әкиятендә автор җир астында барган табигый процессларны оста күрсәтә: җир асты куышлыкларында елгалар ярала, төрле катламнар арасында алтын-көмешләр утыра, башка төр минераллар барлыкка килә. Бу эшләрнең берсенә дә катнашырга, кагылырга хакы юк Сараның. Чөнки ул Б ф БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ ф . ҺАМАН ДА ләнергә мәҗбүр булганнар. (Авыл зиратында Шәмсетдин Сәйфелмөлек улы Сәми- товның кабер ташы әле дә саклана.) Шәмсетдиннең Фәхретдин. Таҗетдин, Баһаветдин. Фазлетдин, Гомәр исемле уллары була. Баһаветдиннең өченче улы Камалетдин — Закир Сәмитовның әтисе. Баһаветдиннең балалары үзлекләреннән укый-язарга өйрәнәләр, рус телендә китаплар укыйлар, аз-маз булса да русча сөйләшә беләләр. Шулар арасында татар хатын-кызларыннан беренче язучы Газизә Сәмитова да үсә. Закирның әтисе Камалетдин заманында алдынгы фикерле кеше була, ул армиядә писарь булып хезмәт итә. Соңыннан туган авылына кайтып яши башлый, халык арасында могтәбәрле кешеләрнең берсе була. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән Камалетдин Сәмитовны фронтка җибәрәләр. Унөч яшьлек Закир исә солдаткаларга фронттан килгән хатларны укый, ун- биш-егермеләп баланы җыеп сугышлы уйный. Үз кулы белән агач мылтыклар ясый, аларга тимер чыбыктан штыклар куя... Февраль революциясе була. «Патшаны бәреп төшергәннәр!» дигән хәбәр Идел буена утырган Ташлы Ярга да килеп җитә. Аннары давыллы Октябрь көннәре... За- булып комсомол сафына керә һәм Идел аръягындагы Маляевка авылында укытучылар хәзерли торган курста укый. Шушы чорда Ма- ляевкага аклар һөҗүм итә. 3. Сәмитов Кызыл Армия сугышчылары сафына басып, акларга каршы көрәшә. Ләкин көчләр тигез булмый, сугыша-сугыша чигенергә туры килә. Бер бәрелештә аларның күбесе һәлак була. Яралы Закир көч-хәл белән авылга кайтып җитә. Бу турыда аның энесе Шамил Сәмитов болай дип яза: «Мин бүгенгедәй хәтерлим, биек яр астында — Идел буенда комда кызынып ята идек. Безнең янга наган таккан яралы якынлашып килә. Бу Закир абый иде. Аның кар- шысына йөгердем. Ул карлыккан тавыш белән: — Авылда кемнәр?—дип сорады. — Кызыллар!—дидем. Ә әтисенең күптән түгел вафат булуын әйткәч исә, ул башын түбән иде. Аннары тиз-тиз атлап ярдан менеп китте. Без малайлар да аннан калышмадык, керә... Кемдер яралы Закир абыйның комсоаны печәнлектән өстерәп төшерә һәм атып үтерергә әмер бирә. Бу хәлне авыл кызы Зәйнәп (соңыннан ул Закир Сәмитовның тормыш иптәше була) күреп ала һәм тиз генә Закирның туганы Сираҗетдин агайга йөгерә. Олы яшьтәге Сираҗетдин акларның штаб начальнигыннан үзенең туган тиешле кешесен атмауларын ялварып сорый. Штаб начальнигы аңарга: «Комсомолны коткарып булмый!» — дип кенә җавап бирә. Озак ялвара торгач, начальник мәрхәмәтле булырга теләп: — Ул сәүдәгәр малае моннан соң кызылларга ияреп йөрмәсен! Кара аны! — дип бармак яный. — Хәзер үк комсомол билетын утка яксын! Аклар киткәч, Закир абый авылда Совет власте төзү, ятим балаларны укыту, мәктәпләр ачу кебек эшләрдә актив катнашты». Илдә гражданнар сугышы дәвам итә. Закир Сәмитов үзе теләп фронтка китә, дошманнарга каршы батырларча сугыша, кызыл командир булып җитешә, 1919 елда Коммунистлар партиясе сафына керә. Закир Сәмитов гражданнар сугышында күрсәткән батырлыклары өчен исеме язылган сәгать һәм браунинг белән бүләкләнә. Соңгы елларда ул инде майор була. Сугыш кырларында туп, пулемет һәм мылтык тавышлары тынгач, ул яшь сугышчылар әзерләүгә күп көч куя, татар-башкорт полкларында политрук була. 1927 елдан кирга инде 16 яшь. Ул беренчеләрдән Таң алдыннан авылга аклар бәреп мол булуын акларга әйтә. Ак 1933 елга кадәр Казанда чыга торган «Кызылармеец» дигән хәрби газетада эшли. 1937 елның декабрь аеча хәтле Татарстан Язучылар союзының әдәбият фонды вәкиле булып хезмәт итә. 3. Сәмитовиың китаплары куп түгел. Ул яшьләрне туган илгә бирелгәнлек ру хында тәрбияләү максатыннан чыгып пьесалар, очерклар, мәкаләләр яза, русчадан тәрҗемә итә. Ул язган яки төзегән китаплар арасыниая «Кызыл Армия ударниклары», ф «Яшь кызылармеец нәрсә белергә тиеш», «Отряд Һәм звенолар», «Колхоз-совхоэлар- да осоааиахим эшләре», «Авыл клубы» һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. 3. Сәмитов басмачыларга каршы сугышларда һәм походларда катнаша, Бу турыда да аның очерклары бар. Шагыйрь Һади Такташ белән маневрларда йөргән көннәре турында ул «Такташ маневр кырларында» дип исемләнгән кызыклы гына язма белән дә чыгыш ясый. Бу истәлек 1936 елда Фатих Кәрим төзегән «Һади Такташ турында» дип исемләнгән китапта басылып чыккан. Әсәрнең документаль булуы белән бергә бу әсәрендә 3. Сәмитов Такташның без белеп бетермәгән якларын ачыл бирә маневр күренешләрен, кызылармеецларның уй-кичерешләрен, батырлык сыйфатларын калку ител күрсәтә. Менә бер өзек: «1927 елның көзе Такташ «Нептун» пароходының түбәсендә шинелен җилкәсенә салып, соңгы шигырьләрен укып барганда, күктә яңгыр болытлары «маневр» ясап йөриләр иде Ә Такташ, шигырен бүлеп: — Туктагыз, ашыкмагыз, без дә манеарга барабыз. Әнә шунда юлны бозып безнең кечебезне сынарсыз. Ә хәзергә безне җебетергә җыенмагыз, — дип болытларны шелтәләп, пассажирларны колдереп куйды. «Нептун» Зоя елгасына борылу белен, яр кырыеннан бер көтү ак казлар күренүгә, Такташ көлеп җибәрде. Бәлки аның: Кыр казлары, зинһар, мактанмагыз. Ерак түгел безнең арабыз. Сез очсагыз, без дә калышмабыз. Әле Сезне узып оча апабыз. Еллар үтәр, менә күрерсез — Фәнне эшкә җигә белербез. Күктә гуләйт итеп йөрербез. — диген юллары исенә тешкәйдер. Ул үзенең бунтарьлыгын сөйләп китте. Болай да озын булмаган юл сөйләшәсөиләшә тагын да кыскарды» Әсәр Һади Такташның мансарда күргәннәре турында язылган Шагыйрь монда батыр кызылармеец буларак күз алдына килеп баса. Ул авыр сынаулар уза. походларда сапер булып катнаша, шигырьләр яза. күчме редакциядә дә эшли 3 Сәмитовиың хәрби темага караган зур әсәрләреннән берсе «Комдив Чанышев» дип атала Революцион эшчәнлеген Казанда башлаган, гражданнар сугышы вакытында Беренче татар укчы бригадасының артдивизион командиры һәм комиссары булган. басмачыларга каршы батырларча сугышкан, гражданнар сугышыннан соң дивизия командиры итеп күтәрелгән Якуп Чанышев турында язылган беренче есәр бу. «Комдив Чанышев» утызынчы елларда ук язылуына карамастан, еле дә үзенең кыйммәтен югалтмаган очерк Анда без патша Россиясенең караңгы почмагында үскән егетнең Октябрь көннәрендә халык бәхете ечен керешеп йөрүен, яшь Совет республикасын сәклауга үзеннән зур елеш кертүен ачык күрәбез. Әсәр сәнгатьле ител, оста художник кулы белен язылган Мегьлүм булганча. Боек Ватан сугышында Якуп ага Чанышев тагы да зуррак батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтте, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, генерал лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде Утызынчы еллар башында 3 Сәмитов Мирсәй Әмир белән Урта Азиягә иҗади командировкага бара Төрле шәһәрләрдә булып, алар анда кызылармеецлар һем ко- мандирп.ц белен очрашалар Урта Азиядәге татарбашкорт укчы полкларында басма БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ чыларга һәм чик бозучыларга каршы баһадирларча көрәшкән сугышчыларны куреп сөйләшәләр, алар турында мәкаләләр һәм очерклар язалар. Закир Сәмитовның шундый очеркларыннан «Орденлы Салихов» дип исемләнгәне 1931 елның апрель аенда «Атака» журналында басылган. Түбәләре мәңгелек кар белән капланган таулар арасындагы яшерен юллардан кинәт һөҗүм итүче басмачылар өеренә каршы батырларча көрәшкән чик сакчылары турында сөйләнелә ул очеркта. Алар арасында Галимҗан Салихов дигән татар егете аерата зур каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. Ул басмачылар башлыгын тере килеш кулга ала. Батырлыклары өчен аңарга Сугышчан Кызыл Байрак ордены бирелә. Урта Азиягә барулары турында язучы Мирсәй Әмир исә түбәндәгеләрне сөйләде: «Без Закир Сәмитов белән бергә Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасында эшләдек Газетаның редакторы язучы Кави Нәҗми иде. Шунда эшләгән елларда Урта Азиядәге татар-башкорт полкларында хезмәт итүче якташларыбызның сугышчан тормышларын яктырту максаты белән ерак сәфәргә — ком сахраларына, кар сулары шарлап аккан биек таулар итәгенә юл тоттык. Монда без хәбәрчеләребез, укучыларыбыз белән очраштык, әдәби түгәрәкләр төзедек, ул вакытта Фәрганәдә хезмәт итүче командир-шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй белән дә очраштык. Закир Сәмитов белән без икәүләп күп нәрсәләр күрдек, язу өчен бик күп материаллар җыйдык, басмачыларга каршы сугыш булган урыннарны карадык. Батырлык һәм кыюлык күрсәткән кызылармеецлар турында очерклар яздык. Бу сәяхәттә күргәннәребез турында без Закир Сәмитов белән икәүләп бер китап та әзерләгән идек, ләкин дөньяга чыгартырга өлгермәдек». Коммунист, кызыл командир, язучы-журналист Закир Сәмитов, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Г. Толымбай. М. Әмир, А. Шамов. X. Ярми, И. Туктар һәм башка язучыларның якын дусты була, алар белән аралашып эшли, әдәбият фонды вәкиле буларак, язучыларның матди тормыш-көнкүрешен яхшыртуга күп көч куя. Ул бигрәк тә Г. Ибраһимов белән якыннан аралашып яши. Ул өлкән әдипнең соңгы көннәрендә аның янында була. 3. Сәмитов аңарга зур хөрмәт һәм ярдәм күрсәтә. 3. Сәмитов 1938 елда үлә. Кабере Казанның Архангельский зиратында Татар әдәбияты үткәндәге традицияләре һәм бүгенге казанышлары белән кыю рәвештә алга атлый. Аның үткән юлында 3. Сәмитов та үзенчәлекле урын алып тора. Халык мондый кешеләрне онытмый, хөрмәтләп искә ала, исемнәрен мәрмәргә алтын хәрефләр белән яза.