Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЕЛЪЯЗМАСЫ

Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы «Социалистик Татарстан» газетасының элгәре, башлангычы булган «Эш» газетасының беренче саны Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче язында —1918 елның 12 мартында басыла. Башта ук исеменә игътибар итегез әле. Аның туганы — «Советская Татария» газетасының элгәре Казан большевикларының «Рабочий» газетасы 1917 елның язында ук чыга башлый. «Рабочий» һәм «Эш» — исемнәрендә һәм эчтәлекләрендә нинди тирән бердәмлек! Беренче санында «Эш» газетасы революцион эшчеләр, хезмәтчел крестьяннар һәм солдат массаларын революциянең эчке һәм тышкы дошманнарына каршы, царизм һәм империалистик сугыш калдырган артталыкка, ачлыкка җимереклеккә каршы көрәшкә берләштерү өчен дөньяга килгәнлеген игълан итте. Совет дәүләтенең иҗади характеры турында Ленин фикерен чагылдырып, газета беренче санында ук: безнең максат — эшчеләрнең һәм иң ярлы крестьяннарның яшь дәүләтен, халык өчен яулап алынган тынычлыкны саклау, нормаль тормыш урнаштыру һәм яңа тормыш өчен кирәк булганнарның бөтенесен тудыру, дип язды. «Эш» газетасы укучыларны хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы Б И. Ленинның докладлары һәм чыгышлары белән таныштырып баруны беренче чираттагы бурычы итеп саный. Беренче саннарында ук ул В. И. Ленинның Советларның IV чираттан тыш съездында Брест договорын ратификацияләү турындагы докладын һәм 1918 елның 12 мартында эшчё, крестьян һәм кызылармеецларның Мәскәү советында ясаган чыгышын урнаштыра. Мәгълүм булганча. 1918 елның 17 январь декреты нигезендә шул ук елның февралендә эшче, солдат һәм крестьян депутатларының Казан советы янында Мөселман эшләре комиссариаты төзелде. Комиссариатка Казан большевиклары оешмасының күренекле эшлеклеләре — Сәхипгәрәй Сәидгалиев, Камил Якубов, Хәсән Урманов һәм башкалар җитәкчелек иттеләр. «Эш» газетасы, шушы комиссариат органы буларак, Казан партия оешмасы җитәкчелегендә эшләде. Газетаның редколлегиясенә күренекле революционер һәм журналист Хәсән Урманов җитәкчелек итте. Редколлегия составына шулай ук Вәли Шәфигуллин, Камал Каспронскийлар да кертелгән иде. Колчак оккупациясе көннәрендә, 1919 елның 1 маенда, «Эш» редакциясе хезмәткәрләре, Көнчыгыш фронтның Икенче армиясе Реввоенсоветы политбүлеге органы булган «Кызыл көрәшче» газетасын чыгару максаты белән, фронтовиклар белән берләшәләр. Х Большевиклар партиясенең Казан комитеты карары нигезендә «Эш. газетасы 1919 елның 18 маеннан 1920 елның июленә кадәр яңадан үз исеме белән басыла. 1918 1920 нче елларда чыккан беренче большевистик татарча газета эчтәлеге ягыннан терле һәм бик бай була. Бу газетаның барлыгы 418 саны чыга. ф Әйе. хәзерге «Социалистик Татарстан» газетасының данлы тарихы әнә шулай баш- _ ланып китә. — 1918—1978 нче еллар. 60 еллык газета тегелмәсе. Шушы еллар эчендә газетаның ? 17 400 дан артык саны чыгарылды. Ул — Татарстан хезмәт ияләренең алтмыш еллык к тормышын, аларның тырыш хезмәтен, данлы керәшен, уй һәм өметләрен колачлаган ельязма, данлы чорыбыз елъязмасы. Ул —Идел буе һәм Уралда гына түгел, бәлки “ бөтен илебездәге иң өлкән һәм күп тарала торган миЯли газеталарның берсе. Аның -в тиражы хәзер 178 мең данә. Бүген без 60 еллыгын билгеләп үтә торган «Эш» — «Социалистик Татарстан» газе- = тасы һәм әдәбият мәсьәләләре темасы: газетаның әдәби тарихы, әдәбиятның пар- - тиялелеге өчен көрәш юлы — галимнәрнең, әдәбият белгечләренең, тарихчыларның, у журналистларның җитди игътибарын җәлеп итәрдәй зур тема ул. Бу мәкаләдә газетаның егерменче-илленче елларда әдәбият вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торып ничек эшләвенә махсус рәвештә тукталынмый, бәлки ул аның к шуннан соңгы еллардагы әдәби тарихына бер караш буларак тәкъдим ителә 3 Ф Газета үзенең беренче саннарыннан ук әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен киң яктыр- ♦ та. үз тирәсенә әдәби көчләрне туплый, әдәби процесска партия политикасыннан чы- » гып принципиаль юнәлеш һәм бәя бирә кебек. Егерменче елларда ук газета, пар- ® тиянең Татарстан өлкә комитеты җитәкчелегендә әдәбият-сәнгать проблемаларын < яктыртуда зур тәҗрибә туплады. Шул елларда туып, инде газета эшчәнлегендә сынау * узган формалар һәм алымнар хәзер дә «Социалистик Татарстан» газетасы редакция- < се коллективы тарафыннан партиябез әдәбият-сәнгать алдына куйган бурычларны * үтәүдә тагын да үстерелеп һәм баетылып файдаланыла. «Социалистик Татарстан» редакциясе, Татарстан Язучылар союзы идарәсе белән 3 берлектә, әдәбиятсәнгать проблемаларын газета битләрендә бергәләп күтәрү, бу эшкә танылган язучылар һәм публицистларны тарту, иҗади командировкалар бирү чараларын күрде. Газета битләрендә әдипләрнең очерклары, юлъязмалары, публицистик мәкаләләре, повесть-романнардан өзекләр euipag күренә башлады. Милли газеталар арасында беренчеләрдән булып атнага бер тапкыр әдәбият-сәнгать сәхифәсен биреп бару гамәлгә кертелде. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу, Совет властеның һәм Татарстан АССРның 50 еллыклары уңае белән әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең иҗат активлыгы тагын да артты. Газетада иҗади союзларның җитәкчеләре, күренекле язучылар юбилейларга хәзерлек чорындагы эшчәнлекләре турында мәкаләләр белән чыктылар. Боек Октябрьның 50 еллыгына хәзерлек чорында «Илһамыбыз сиңа. Октябрь» дигән рубрика алып барылды. Ленин юбилеена хәзерләнгән вакытта «Аның образы — мәңгелек илһам чыганагы» дигән махсус рубрика ачылды. Анда республика иҗат оешмалары җитәкчеләре, язучылар мәкаләләр, публицистик язмалар, Ленин турындагы яңа әсәрләре белән әлөдән-әле чыгышлар ясадылар. «Ленин һәм китап». «Ленин образы — халык иҗатында», «Тугандаш республикалар шагыйрьләре Ленин турында» дигән тематик сәхифәләр чыгарылды. «Ленин укулары» дигән махсус рубрика астында В. И. Ленинның идея-эстетик карашлары, балалар әдәбиятында, драматургиядә. М. Горький, В. Маяковский иҗатында юлбашчы образының чагылышы турында мәкаләләр бирелде. Газета редакциясе һәм Язучылар союзының поэзия секциясе белән берлектә, Ленин һәм Татарстан юбилейларына багышлап газета битендә ике елдан артык алып барылган «Шигъри сабан туйлда республикабызның һәм тугандаш халыклар шагыйрьләренең иң яхшы әсәрләре басылды. Сүз уңаенда шушыны ассызымлап айтик, башка милләт шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итүдә безнең каләм осталарыбыз бик актив эшлиләр. 3 Мәкалә кыскартып урнаштырыла Халык хуҗалыгының, милли культураның төрле тармакларында ирешелгөн казанышларны күрсәткән махсус саннар чыгарылды. Аларда шулай ук язучылар публицистик мәкаләләре, очеркязмалары, шигырьләре белән актив катнаштылар. «Социалистик Татарстан» редакциясе тугандаш культураларның чәчәк атуын, интернациональ элемтәләрнең ныгуын күрсәтү максаты белән өлкә яки республика газеталарының берләштерелгән саннарын чыгаруны башлап оештыручы булды. Идел буе һәм Урал автономияле республикалары газеталарының үз республикаларында культура революциясе темасына багышлап «Октябрьда туган культура» дигән баш астында 1967 елның 26 октябренда чыгарылган берләштерелгән санын «Правда» газетасы уңай билгеләп үтте *. Бу санда күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең Ленинга, партиягә, туган илгә, элек артта калган халыкларның культурасын үстерүдә бөек рус культурасының ярдәмен күрсәтүгә багышланган публицистик мәкаләләре, әдәби әсәрләре басылды. Башкортстанның халык шагыйре С. Кудаш ул санда халыкларның уртак уе турында болай әйтте: «... Үзен тудырып үстергән һәм кешеләргә тиңдәш иткән ата- анасына бөтен гомере буена бурычлы икәнлеген тирән аңлаган тотнаклы балалар сымак,— дип язды шагыйрь, — безнең татар һәм башкорт, чуваш һәм мари, удмурт һәм мордва халыклары да үзләренең бүгенге бәхетле язмышлары өчен Бөек Октябрь революциясенә һәм шул тарихи үзгәрешне барлыкка китерү белән җитәкчелек иткән Ленин партиясенә мәңге бурычлы икәнлекләрен бөтен йөрәкләре белән аңлыйлар». Газета төрле милләтләр арасында культура байлыклары алмашуда, тәҗрибә уртаклашуда, аерым халыкларның рухи җимешләрен гомуми байлык итүдә арадашчы хезмәтен үти. Анда А. Пушкин, Л. Толстой, Т. Шевченко, М. Горький, Д. Фурманов, М. Шолохов, Н. Тихонов, М. Кәрим, С. Кудаш, Ч. Айтматов, Э. Межелайтис һәм башкаларның иҗатлары турында мәкаләләр, тугандаш язучыларның әсәрләрен күрергә мөмкин. Соңгы елларда Ш. Руставели, А. Нәвои, Т. Шевченко, А. Герцен, А. Чехов, И. Тургенев, К. Федин, А. Корнейчук, С. Вургун һәм башка бик күп әдипләрнең еллыкларына махсус саннар, сәхифәләр, подборкалар һәм мәкаләләр багышланды, аларның әсәрләре киң пропәгандаланды. Кагыйдә буларак, ул материалларны оештыруга редакция язучыларны актив туплый. 1966 һәм 1967 нче елларда татар әдәбияты корифейлары Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Ибраһимовлар, 1970 һәм 1971 нче елларда һ. Такташ һәм композитор С. Сәйдәшев юбилейлары киң билгеләп узылды. ... Бу урында газетаның тарихына мөрәҗәгать итеп, шунысын әйтеп китәргә кирәк. «Эш» газетасының актив авторлары арасында Камил Якуб, Хәсән Урманов. Вәли Шәфигуллин, Садыйк Әхмәтов, Шәһит Әхмәдиев. Каюм Саттаров, Исмәгыйль Губанов, Ибраһим Кули, Нурмөхәммәт Галиев, Габдрахман Кәрам, Мостафа Сөбхи, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, С. Сөнчәләй, Фатих Сәйфи, М. Дулат-Али, Фәтхи Бурнаш, Сәгыйть Фәйзуллин һ. б. бик күп татар большевиклары, совет работниклары, язучылар һәм журналистлар була. Ул Мәхмүд Максуд, Афзал Шамов, Бари Рәхмәт, Мансур Крымовларның әдип булып үсеп китүләренә юл ачты. Атаклы әдибебез Галиәсгар Камал «Эш» газетасының тернәкләнеп үсеп китүенә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе була. Ул - резолюциягә кадәр үк демократик журналистика эшчәнлегеидә актив катнашкан, халыкара мәйданга чыккан, чит илдә хәбәрче булып йөргән журналист. Балкан сугышы вакытында аны татар матбугатының махсус хәбәрчесе сыйфатында Төркиягә җибәрәләр. Совет газетасында аның бай тәҗрибәсе бик тә ярап куя. «Эш» газетасының дәвамы булган «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан» газеталарында төрле елларда татар совет культурасы һәм әдәбиятының күренекле эшлеклеләре Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы. Галимҗан Нигъмәти редактор булып эшлиләр. Ул еллар матбугатын Галимҗан Ибраһимовтан башка күз алдына китереп булмый. Октябрьдан соң чыга башлаган барлык газеталарга да әдип якыннан булышлык «Правда» газетасы. 30 октябрь. 1967 ел. күрсәтә. 1922 елның маенда партия өлкә комитеты аңа «Татарстан» газетасына шефлык итү эшен тапшыра. Галимҗан Ибраһимов Октябрьга кадәрге милли матбугат һәм журналистиканың алдынгы традицияләрен иҗади рәвештә файдаланырга омтыла, дәүләт эшлеклесе һәм язучы буларак, ул демократик интеллигенция вәкилләрен кыю рәвештә үзенә ияртә, елкән буын татар язучыларын һәм журналистларын газета тирәсенә туплый. Г. Ибра- — һимов эшче һәм крестьяннар арасыннан чыккан яшь каләм ияләренең иҗат үсешен < аталарча күзәтеп тора, аларга шифалы йогынты ясый, яшьләрдән журналист кадрлар £ әзерләүгә зур игътибар бирә. Матбугатта эшче һәм авыл хәбәрчеләре хәрәкәтен f җәелдерүдә дә Г. Ибраһимов якыннан катнаша, моны редакция эшенең иң мөһим - юнәлеше дип саный. л Тынгысыз каләм иясе Г. Ибраһимов республика газетасы битләрендә татар куль- < турасы, әдәбияты һәм сәнгате мәсьәләләренә багышлап күп мәкаләләр белән чыгыш х ясый. Газета социалистик реализм принципларын урнаштыру өчен җәелдерелгән әдә- 2 би-эстетик көрәшнең алгы сызыгында була. Г. Ибраһимовның публицист буларак активлыгын күрсәткән бер сан китерик: о 1922—1925 нче елларда гына аның имзасы белән 50 гә якын әсәр басылып чыга. Г. Ибраһимовның матбугат органнарында оештыру һәм аерым алганда республика £ газетасына шефлык итү эшчәнлеге әдипнең үзенең идея-рухи үсешендә дә уңай х чагылыш таба. Г. Ибраһимов үз эшчәнлегенең һәр өлкәсендә марксизм-ленинизм идеяләрен ар- ° мый-талмый пропагандалый, интернационализм байрагын югары тота. 1928 елның ♦ мартында әдипнең әдәби иҗат һәм иҗтимагый политик эшчәнлегенә егерме ел тулу я уңае белән алган котлауларга җавап рәвешендә «Кызыл Татарстан» газетасы редак- О циясенә җибәргән телеграммасында бу хакта аеруча ачык әйтелгән «Мин, — ди < Г. Ибраһимов. — пролетариат революциясенең солдатымын. Бөтен үткән тормышым S мине моңа хәзерләде. Үземне үстергән, тарихы, теле туган булган татар халкымның гына түгел, дөньядагы барлык изелгән милләтләрнең, сыйныфларның иҗтимагый х Азатлыклары. пролетариат байрагы астында, ленинизм нигезләрендә көрәшкәндә генә мөмкин дип эшләүчеләрдәнмен. Мин эшче-крестьян халкына кирәкле әйберләр бир- — гән булсам, аның сәбәпләре минем шәхси талантымнан гына түгел, бәлки революцияче массага багланган булуымда, бигрәк тә тарихның бердәнбер иҗади юлбашчысы принципларыннан булган марксизм методларының биргән куәтләрендә күрсәткән юлларында». «Социалистик Татарстан» газетасының 60 еллыгын билгеләп үткәй бу көннәрдә без әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсен тагын да ачыграк тоябыз. 1928—1930 нчы елларда «Кызыл Татарстан»да культура бүлеге мөдире булып Гадел Кутуй эшли. Аның материаллары номер саен диярлек күренә. Ул репортажлар, очерклар, зарисовкалар яза, театр тәнкыйтьчесе, фельетончы буларак таныла. Матбугат аны кыска, төгәл язарга, вакыйгаларга кон кадагында торган бурычлар күзлегеннән карап бәя бирергә өйрәтә. Г. Кутуйның вакытлы матбугатта 500 ләп материалы басыла Ул иҗат юлының беренче көненнән соңгы сулышына чаклы халыкка журналист буларак та хезмәт итә— «Кызыл Татарстан» газетасының утызынчы елларда, аннан алдагы чорда да үз битләрендә актив катнашкан шагыйрь-публицистлар һ. Такташ һәм М. Җәлил белән элемтәсенә аеруча тукталасы килә. Бу елларда чыккан журналлар, бигрәк тә «Кызыл Татарстан» газетасы эшченле- гендә актив катнашуы, редакция белән еш аралашуы, анда күренекле әдипләр Г Камал, Г Ибраһимов, Ф Бурнаш. Г. Нигъмети кебек публицистлар шагыйрьләр иҗатын •күрүе, белүе, иҗади атмосферада кайнавы һ. Такташның дөньяга карашын киңәйтә. Матбугат аны Коммунистлар партиясе, Ленин идеяләре рухында тәрбияли. һ. Такташның политик характердагы шигырьләре, поэмалары, иҗади командировкада булып кайткач язган публицистик мәкаләләре беренче чиратта «Кызыл Татарстан» газетасында басыла Аның «Гасырлар һәм минутлар» исемле поэмасының кичәдә җәмәгатьчелек алдында укылуы турында газетада хәбәр бирелә «Һади Такташ иптәшнең «Гасырлар һәм минутлар»ыннан Ленин үлгән атнасындагы картиналарны ачып күрсәткән шигырьләре белән чыгуы кичәге аерым рух тәэсир бирде» диелә анда. ■К У • № 3 Шагыйрьнең «Никахсызлар», «Син дә үл инде», «Бүгенге матурлык», «Москва — Лондон сөйләшә». «Җырым сиңа булсын», «Лорд Чемберленга...», «Үтеп барышлый» кебек бик күп шигырьләре беренче башлап «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә басылды. Ул үз шигырьләрендә көрәшчеләрне, яңа тормыш төзүчеләрне данлый, иҗади хезмәт батырларына мәдхия җырлый, империалистларның мәкерле уйларын фаш итә. һ. Такташ газета аша укучыларына үзенең иҗат планнарын сөйли, «Киләчәккә хатлариының төп идеясен аңлата. «Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим. Аларда мин киләчәк буыннарга безнең яңа тормыш-көнкүреш, яңа кеше өчен алып барган көрәшебезне тасвирларга тырышам»,—дип яза шагыйрь. 1930 нчы ел. Газета ул елларда әдәби битләрне «Матур әдәбият фронты» дигән рубрика астында биргән, һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасыннан өзек шушы рубрика белән иң элек «Кызыл Татарстан»да басыла. Ул әдәби тормышта зур вакыйга була, социализм төзүчеләргә шигъри гимн булып яңгырый. һ. Такташның матбугатка, аеруча «Кызыл Татарстан»га олы ихтирамы газетаның 2000 нче саны (1927 ел) чыгу уңае белән язылган «Онытылган тәбрик» шигырендә сурәтләнә. Ике меңне тутыргансың, «Кызыл Татарстан». Ә мин Бүген генә аны ишеттем. Дөнья куып, бәгърем, йөри-йөри, Тәбрикләргә сине кичектем! Сәлам булсын сиңа! Ак битләрең Тыгыз юллар белән каралсын, һәрбер битең тарих булып калсын! Исемең эшче илдә дан алсын. Айга күптән инде миллион тулган, Ә ул үзе аны оныткан, Бүген саташкан ай, кыш дип белеп. Төн уздырган күктә толыптан. Ай кебек син ялгыз читтә калма. Битләреңә Миллионнарның бәйлә йөрәген. Миллион күзләр синең биттә йөрсен, Шушы минем сиңа теләгем! «һәрбер битең тарих булып калсын!», «Миллион күзләр синең биттә йөрсен», һ. Такташның бу сүзләре безне, журналистларны, халыктан, эшче-авыл хәбәрчеләрен- нән, әдипләрдән аерылмагыз, хәзерге заман кешеләре турында күбрәк языгыз, дип вәгазьли-нәсыйхәтли кебек. Үзен шагыйрь генә түгел, ә тулы хокуклы журналист та дип санаган Муса Җәлилнең вакытлы матбугат белән бәйләнеше, газета-журналлар редакцияләрендәге эш- чәнлеге һ. Такташныкына бик охшаш. Шагыйрь 1922 елның көзендә әдәби Казанга килә. «Үземнең шигырь көчемә нык ышану мине Казанга канатландырды... ________________________________________________________________________________ ди ул.— Анда язучылар белән күрештем. Укырга инде вакыт соң иде. Мин «Татарстан» газетасы редакциясенә күчереп язучы булып кердем». Муса Җәлил имзасы «Татарстан» газетасында 1923 елда күренә башлый һәм бу иҗади дуслык шагыйрь Бөек Ватан сугышы фронтына киткәнче дәвам итә. «Кызыл Татарстан» газетасына үзенең олы ихтирамын М. Җәлил 1940 елда газетаның юбилее уңае белән шаяру төсендә язылган шигырендә әйтеп биргән: Каләм батырлары, алдынгылар Утыралар табын түрендә, Стаканда ташкан сыра тесле. Куанычлар ташый күңелдә... Чәчәк итеп сибәм табыныгызга Котлау сүзләремнең бәйләмен. Котлы булсын. «Кызыл Татарстан». ф Данлыклы һәм матур бәйрәмең. ... Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты М. Җәлилнең тууына 60 ел - якынлашкан кеннәрдә «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе шагыйрьнең 5 шәхесе һәм иҗаты турында фикерләрен язып җибәруне үтенеп, илебезнең куренек- g ле культура эшлеклеләренә мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә газетада рус әдибе Н Тихонов, әзербәйҗан язучысы М. Ибраһимов. украин әдибе О Гончар, калмык шагыйре Д. Кугультинов, кыргыз язучысы Ч. Айтматов, үзбәк шагыйре Г. Голәм. белорус әди- Z бе П. Бровка, литвалы шагыйрь Э. Межелайтис, башкорт әдибе М Кәрим һ 6. үз u фикерләре белән уртаклаштылар. Язучыларны матбугатка җәлеп итүдә әдәбият-сәнгать сәхифәләре зур роль уй- ' ный. Кайбер әдипләр андый сәхифәләргә атап әсәрләр язалар, иң яхшы иҗат җи- ' мешләрен шушы махсус битләрдә урнаштыруны үтенәләр. Соңгы вакытта бу сәхифә- — ләр тематик итеп чыгарыла башлады. Мәсәлән, эшчеләр, нефтьчеләр, химиклар, авыл и зшчәннәренә багышлап махсус сәхифәләр чыгарылды Балалар әдәбиятына, юмор- 2 сатирага аталган сәхифәләр дә дөнья күрде. Сәхифәләрне шулай максатчан оештыру « иҗат интеллигенциясенең игътибарын мөһим мәсьәләләргә юнәлдерә, социаль заказлар үтәргә күнектерә. Язучыларны матбугатка тартуда соңгы вакытта туган тагын бер яңалыкка— «Түгәрәк өстәл янында сөйләшү» оештыруга тукталыйк. Әдәбиятның теге яки бу ак- ® туаль мәсьәләсе, күләмле әсәрләр турында матбугатта сүз әйткәнче башта ре дак- t- циянең «Түгәрәк өстәле» янында әдәбият белгечләрен, язучыларны, тәнкыйтьчеләрне s җыеп фикер алышу уздырыла. «Түгәрәк өстәл» янында эстрада һәм җыр жанрлары- j ның бүгенге хәле, Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» дигән әсәре буенча шундый < сөйләшүләр булды. Алдан шулай сөйләшү теге яки бу мәсьәләне тирәнрәк яктыртыр- ' га мөмкинлек бирә, субъективлыкка юл калдырмый «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе «летучкалар»га язучыларны тәнкыйтьчеләрне чакыруны гадәткә кертте Шундый ■■летучкаларвда И Гази, Г Бәширое галимнәр Н. Гыйззәтуллин, X. Курбатов Б. Мифтахов, Г. Ахунҗанов. В Хаков К Сабиров һәм башкалар газетада әдәбият мәсьәләләренең яктыртылышы, теле турында төпле фикерләр белән чыктылар. Әдәбиятның өлгергән мәсьәләләрен хәл итүдә иҗат союзларының съездлары, конференцияләре һәм пленумнары, әдәби ел йомгагына багышланган җыелышлар сизелерлек роль уйный. Шул вакыйгаларга хәзерлеккә һәм аларның барышын яктыртуга газета зур игътибар бирә Андый чакта күренекле язучылар, әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр чыгышлар ясыйлар. Шул рәвешле, җәмәгатьчелекнең игътибары актуаль проблемаларга туплана, аларны хәл итү юллары билгеләнә Татарстан яэучыларының 1968 елда уздырылган VII съезды алдыннан, мәсәлән гаэета-журналларда әдәбиятыбызның бүгенге хәле аның бурычлары турында зур сөйләшү булды. Шул уңай белән «Социалистик Татарстан» газетасында Г Әпсәләмов Ф. Хөсни, X. Хәйри, С Рафиков. Г. Ахунов, А Әхмәдуллин Р Фәйэуллин һәм башкаларның чыгышлары дөнья күрде. Әдәбиятыбызның үсүе, әдипнең халык, партия чор алдындагы җаваплылыгы. яшь көчләр тәрбияләү, әдәби осталык турындагы бу чыгышлар язучыларның үзләренә дә. әдәбиятның үсешенә дә нәтиҗәле йогынты ясады. Татарстанда әдәби ел йомгакларына багышлап фиүер алышу уздыру кебек матур традиция күптән яши. Вакытлы матбугат әлеге җыелышларда әйтелгән фикерләрне киң катлау укучыларга җиткерә язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең ф-керлерс белен киң җәмәгатьчелекне таныштыра. Язучылар союзының басма органы — «Казан утлары» журналы эшчәнлеге дә системалы төстә тикшерелә «Социалистик Татарстан» мондый мөмкинлекләрне дә игътибардан читтә калдырмый Әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең иҗат активлыгын күтәрүдә Г Тукан исемендәге республика һем М. Җәлил исемендәге комсомол премияләре булдыру зур әһәмиятме ия. Газета бу премияләргә тәкъдим ителгән әсәрләрне пропагандалау, алар хакында- җәмәгатьчелек фикере туплау буенча шактый эш башкара. Әдәбиятның актуаль мәсьәләләре тирәсенә җәмәгатьчелек фикерен туплау, шул проблемаларны чишү юлларын билгеләү максаты белән «Социалистик Татарстан» үз битләрендә иҗади дискуссияләр оештыра. 1961 елда газета хәзерге заман татар драматургиясе һәм театр сәнгатенең торышы турында дискуссия үткәрде. Бу сөйләшүне «Драматург һәм режиссер» исемле мәкаләсе белән Г. Кашшаф башлап җибәрде. Аннары И. Нуруллин, X. Кумысников, М. Әмир, X. Вахит, Н. Дәүли, М. Гзйнуллин, X. Уразиков, Г. Ильясов һәм башка язучылар, драматурглар, театр тәнкыйтьчеләре, әдәбият белгечләре чыгыш ясадылар. Шул ук елның азагында хәзерге проза турында дискуссия башланды. Аны Ибраһим Гази «Чикләвекләребез төшле булсын» дигән мәкаләсе белән ачып җибәрде. Дискуссиядә Ә Еники, И. Нуруллин, Р. Мостафин һ. б. әдипләр катнашты. Бу чыгышларда бүгенге прозабызның торышы, үсеш перспективалары, яңа кеше тәрбияләүдәге уңыш һәм кимчелекләр яктыртылды Татар поэзиясендә Г. Тукай һәм М. Җәлил традицияләренә багышланган сөйләшүне башлар алдыннан редакция, Язучылар союзы идарәсе белән берлектә, бер төркем әдәбият эшлеклеләрен җыеп киңәшмә уздырды. Анда танылган шагыйрьләр, прозаиклар, тәнкыйтьчеләр иҗади сөйләшүнең максатын, юнәлешен, тематикасын, авторлар даирәсен билгеләделәр. Шуннан соң дискуссиянең махсус планы төзелде, авторларга заказлар бирелде. 1965 елның 26 сентябрь санында газета «Тукай, Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе» дигән темага сөйләшү башлап җибәрде. Ул тәнкыйтьче Флүн Мусинның «Аларга турылыклымы без?» дигән мәкаләсе белән ачылды. «Тукай иҗаты йөзендә поэзиядә критик реализм иң югары үсешкә ирешсә, Җәлил иҗаты социалистик реализм методының җиңүле адымын чагылдырды», дип язды автор һәм бүгенге шагыйрьләрнең бу традицияне ничек дәвам иттерүләре турында сөйләде. Мәкалә азагында редакциядән: «Әдәбият корифейларыбызның традицияләре шагыйрьләребез тарафыннан ничек үстерелә һәм баетыла, бу юлда нинди уңышларыбыз һәм кимчелекләребез бар? Хәзерге поэзиябездә сезне нинди мәсьәләләр борчый һәм дулкынландыра? Тәнкыйтьчеләрдән, шагыйрьләрдән, язучылардан һәм әдәбият сөючеләрдән әнә шул хакта проблемалар куелган мәкаләләр көтәбез...» дип мөрәҗәгать ителгән иде. Елдан артык дәвам иткән бу сөйләшүдә күп кенә тәнкыйтьчеләр һәм шагыйрьләр катнашты. I Фикер уртаклашуларның барышы редакция «летучкаларыянда, редакцион коллегия, Язучылар союзының тәнкыйтьчеләр секциясе утырышларында тикшерелеп торды. Ахырдан редакция һәм Язучылар союзы идарәсе әдәби җәмәгатьчелекнең зур җыелышын уздырдылар. Газета, иҗади дискуссиягә йомгак рәвешендә, филология фәннәре кандидаты Н. Юзеевның «Традицияләр дәвам итә, байый һәм яңара» исемле зур мәкаләсен урнаштырды. Шулай фикерләшүләр әдәби хәрәкәтне җанландыруда, әдәби фикерне үстерүдә, аеруча матбугатка язучыларны, әдәбият белгечләрен тартуда мөһим роль уйнады. Газетада урын алган рецензияләр, китап күзәтүләр, әдәбият мәсьәләләренә караган мәкаләләр, дискуссия материаллары һәр язучының эшчәнлегенә дә, тулаем алганда әдәби хәрәкәтнең бөтен үсешенә дә йогынты ясый. «Безнең махсус әдәбият һәм сәнгать газетабыз юк,— дип яза күренекле язучыбыз Г. Әпсәләмоа. ________________________________________________________________________ Әдә биятыбыз һәм сәнгатебез исә, мәгълүм булганча, зур, бай, тарихы ераклардан килә. Менә шул әдәбиятны, шул сәнгатьне «Социалистик Татарстан» илле ел буена һаман игътибар үзәгендә тотып килде... Иң авыр чакларда да аңа үзенең битләрендә урын бирде, язучылар анда кадерле кунак булдылар. Хәер, кунак дип дөрес әйтми торганмындыр. язучылар газетаның аерылмас эшчеләре, материал кирәк булса, алар төн йокламый язалар». «Социалистик Татарстан»да бик күп язучылар катнаша. Шулар арасыннан күптәнге әдәби хезмәткәребез Фатих Хөсни аерылып тора. Аңа газетада эшләү тормыш белән бергә атларга, совет кешеләренең уй-хисләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итте. Аның публицистик чыгышлары, хикәяләре, рецензияләре репликалары укучыларда һәр вакыт олы кызыксыну уята, борчылырга яки шатланырга мәҗбүр итә. ф. Хәсни газетада озак еллар эшләү үзенең әдип булып үсүенә ярдәм иткәнен рухланып искә ала. Газетаның 60 еллыгы алдыннан «Истә калган кайбер сәхифәләр» дигән мәкаләсендә ул болай дип яза: «Җыел алганда, мин вакытлы матбугатта — ф журнал һәм газета редакцияләрендә барлыгы егерме биш ел эшләдем. Шуның егерме елы «Кызыл Татарстан», хәзерге «Социалистик Татарстан» редакциясендә Ba- V зифам ягыннан гел бер дәрәҗәдә — үсмәдем дә. кечерәймәдем дә. гел әдәби сот- < рудник. Бу хезмәт миңа бик күп нәрсә бирде. Әгәр мин, язучы буларак. игътибарга к лаеклы кайбер әсәрләр тудырган икәнмен һәм яшем 70 кә җиткәнче чишмәнең әлегә корыганы юк икән, моның нигезендә, башлыча, ике чыганак ята: беренчедән яшем уналтыга җиткәнче гел авылда, халык арасында, табигать кочагында эш белән £ кайнап үсүем Икенчедән, озак еллар буена газетада эшләвем. Әйтәсе дә юк газета- 2 да, бигрәк тә әдәби сотрудник булып эшләү уен түгел ул. Аида син гел тормыш 5 материалы, фактлар дөньясында гизәсең. Редакция бүлмәләрендә утырып эшләгәндә дә, кулыңа блокнот тотып авылдан-аеылга, районнан-районга чапканда да. » < Газета Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм штыгы белән дә, каләме белән дә х фашизмга каршы кыю көрәшкән әдипләрнең иҗатына, алар турындагы яңа материал- w ларга һаман саен зур урын бирә. Язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның «Моа- 5 бит дәфтәренең сере» дигән мәкаләсе газета укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Автор бу мәкаләсендә М. Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» туган илгә ничек, нинди jjj юллар белән кайтканын күрсәтә. М. Җәлилнең «Бәрәңге турында» дигән поэма-кулъязмасы архивта табылып, беренче тапкыр шулай ук «Социалистик Татарстан»да басылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь һәм журналист Рәхим Саттарга ба- к гышлап газета махсус сәхифә бирде. Сәхифә Рәхим Саттарның: S һәр сулышым, барлык кечем. Синең ечен, Туган илем, синең өчен! 3 дигән шигъри юллары белән ачыла Биредә Барлас Камаловның «Җәлилче батыр», Рафаэль Мостафинның «Президент» доносы» дигән мәкаләләре, шагыйрьнең яшьләр газетасында эшләгән елларда тешкәй фоторәсеме басылды. «Тоткынлыкта» дип исемләнгән кулъязма җыентыгының бер бите бирелде. ГТатриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 70 еллык юбилее алдыннан махсус рубрика ба лән газетада бик күп материаллар басылды. 1976 елның 12 февралендә махсус сәхифә бирелде. Ул Р. Мостафинның «Утта чыныккан яшьлек» мәкаләсе белән ачыла «Халык иҗатына тугрылык». «Фикер чишмәсе» исемле мәкаләләре белән Илбарис Надиров. Нәгыйм Ибраһимов, филология фәннәре докторы Вахит Хаков чыгыш ясый Нәби Дәүли «Берлинда окоп» дигән шигырен бастыра. Ә М. Җәлилгә 70 ел тулган көнне, 1976 елның 13 февралендә. «Социалистик Татарстан»ның махсус саны чыкты. Ул КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретрае Ф Ә Табеевмың «Батырлыкка әверелгән гомер» исемле мәкаләсе белән ачылды. «Моннан 70 ел элек. дип язды Ф Ә. Табеее, — атаклы совет шагыйре. Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормыш юлы башланды. «Моабит дәфтәрләре» авторының каһарман язмышы хәзер бөтен дөньяга билгеле Аның исеме ныклык кыюлык символына, батырлыгы халыкка, партиягә, социалистик Ватаныбызга фидакарь хезмәт итүнең якты үрнәгенә әверелде. КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев совет кешесенең сынмас ихтыяры һәм ныклыгы символы булган Боек Ватан сугышы геройлары арасында шагыйрь Муса Җәлил исемен дә атады» Махсус санда шулай ук Михаил Луконин, башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов. Сибгат Хәким. Роберт Бикмөхәмметов. музыка белгече Клара Таҗиееа һ б- чыгыш ясады. 14 март. 1976 ел. Мескәүдә Союзлар йортының Колонналы залында Муса Җәлилнең тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш булу уңае белен әдәби сәхифә дөнья күрде Газета әдәби мирасны пропагандалауга зур әһәмият бирә 1976 елның 2 май санында Г. Тукайның 90 еллык юбилее уңае белән чыккан «Мәңгелек мирас» дигән мәкалә— шуның бер дәлиле. Мәкалә авторы — Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре Ш. Абилов халык шагыйре Г. Тукай иҗатын башк^ халыклар әдәбиятына нисбәтән анализлый, аның интернациональ рухлы шагыйрь булуын дәлилли. КПСС Үзәк Комитетының 1972 ел башындагы «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турын- да»гы мәгълүм карарыннан соң редакция шулай ук шактый эш башкарды һәм башкара. Күренекле әдипләрне «Түгәрәк өстәл» янына җыеп, әдәби тәнкыйтьнең актуаль проблемалары турында махсус сөйләшү уздырылды. Анда катнашучылар республикабыз әдәби хәрәкәтендә тәнкыйтьнең торышына анализ ясадылар, аның методологиясен һәм теориясен үстерү, теоретик һәм идея-эстетик тирәнлегенә ирешү юллары турында фикер алыштылар. Соңыннан бу сөйләшү газета сәхифәсендә урын алды һәм күтәрелгән проблемалар хакында «Әдәбият-сәнгать хәрәкәтенең алгы сызыгына» дигән рубрика белән фикер алышу үткәрелде. Ике елдан соң газета, бу мәсьәләләргә яңадан кайтып, аларның ничек хәл ителүен күрсәтте. Аерым әдипләр иҗатына анализ ясалган мәкаләләр, яңа чыккан китапларга рецензияләр бирү газетада системалы рәвештә алып барыла. Мәсәлән, М. Горький исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе һәм Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Сиб- гат Хәким иҗатын анализлаган «Шагыйрь дөньясы» исемле мәкаләне күрсәтергә мөмкин. Мәкаләнең авторы Әхсән Баянов өлкән каләмдәшенең Татарстан китап нәшриятында басылган бер томлыгына анализ ясый, бу китапның «татар совет культурасы хәтерендә аның үсеш дәрәҗәсен күрсәтә торган вакыйга булып калачагы» турында яза. Әдәбият-сәнгатебез үзе туктаусыз үсештә булган кебек, бу үсешне яктырту формалары да хәрәкәттә. Культураның совет кешеләрен коммунистик тәрбияләүдәге роле үсә һәм аның совет кешеләре тормышына, аларның иҗади хезмәтенә тәэсире көчәя бара. Әдәбият-сәнгать белән производство арасындагы багланыш ныгый. Шуның ачык мисалы буларак, газетада әдәбият-сәнгать әһелләренең үзара һәм производство алдынгылары белән «Түгәрәк өстәл» янында әңгәмә, бәхәс, диспут рәвешендәге очрашуларын күрсәтеп үтәсе килә. Биредә җитди проблемалар хакында эшлекле, иҗади сөйләшүләр була һәм алар газета битләрендә урын ала. Чаллы һәм автозавод комплексы төзелә башлауга ук газета «Илһамыбыз — КамАЗ төзелешенә» дигән рубрика ачып җибәрде. Бу рубрика астында язучылар, художниклар, композиторлар иң яхшы әсәрләре белән катнаштылар. КамАЗ төзүче батырларга йөрәктән чыккан кайнар сүзләрен әйттеләр. Г. Бәширов. Н. Җиһанов, Г. Әпсәләмов Г Минский, А. Шамов, X. Туфан һәм башка бик күпләр газета битләрендә чыгыш ясады. Матбугат органнары, «Социалистик Татарстан», идеология учреждениеләре һәм оешмалары КамАЗ төзелешенә шефлык эшен җәелдерделәр, ул газета битләрендә киң яктыртылды. Редакция заказы буенча Чаллыда урта һәм яшь буын язучылар иҗади командировкада булдылар. Нәтиҗәдә, газета битләре кызыклы очерклар, шигъри репортажлар белән баеды. «Иҗат оешмалары — автозавод төзелешенә» дигән махсус сәхифә игътибарга лаеклы. Анда иҗат союзлары җитәкчеләре 3. Нури, X. Якупов белән әңгәмәләрдә язучылар. рәссамнар алдында торган бурычлар турында сөйләнә. Газета мондый сәхифә һәм подборкаларны ай, квартал саен биреп бара. Республика язучылары, композиторлары, художниклары КамАЗ төзүчеләрнең образларын роман, очеркларда, повестьларда, полотноларда иҗат иттеләр Укучылар М. Хәсәнов, Г. Минский, мәрхүм С. Рафиков, Ә Баян. Э. Касыймов. Б Камалов. М. Хәбибуллин әсәрләреннән өзекләр белән таныштылар, рәссамнарның иҗатын карап бара алдылар. 1971 һәм 1974 нче елларда КПСС өлкә комитетының культура бүлеге җитәкчелегендә республиканың әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре ХамАЗда булдылар Эшчеләр, төзүчеләр белән мондый очрашулар турында махсус сәхифәләр чыкты. Шулай итеп, Татарстан җирендә. Яр Чаллы шәһәрендә илебезнең иң бөек гигантларыннан берсе — автомобиль заводы төзелә башлау, аңа шефлык итү газетабыз битләрендә Камада хезмәт батырлыгын мактаган, данлаган публицистиканы, вакытлы матбугат жанрларын активлаштырды, әдипләрне тормышка, производствога, әдәби әсәрләр геройларына бик нык якынлаштырды. Партиянең XXV съезды трибунасыннан КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә Табеев Совет иленен Ф барлык коллективларына, безнең сугышчан партия матбугатына, радио һәм телевидениегә бу куәтле индустриаль комплексны тезүдә зур ярдәм күрсәткәннәре ечен их- - лас күңелдән рәхмәт әйтте. («Правда» газетасы, 29 февраль. 1976 ел.) Әдәбиятның һәм сәнгатьнең яңа алмашы мәсьәләсе — яшьләр иҗаты соңгы ел- ~ ларда газетада киң чагылыш тапты. 1973 елның Октябренда КПСС өлкә комитеты “ республикабыз яшь иҗат көчләренә багышлап берләштерелгән пленум үткәрде. Пленумга әзерлек барганда газетабызда әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең проблема- £ лы мәкаләләре биреп барылды. Пленум ачылган көндә махсус номер чыкты. - 1976 елның 21 Октябренда газетабызда КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре 5 белән эшләү турындапгы карары басылды. Шул нигездә КПСС өлкә комитеты да 1976 “ елның ноябренда махсус карар кабул итте Анда республикабыз яшь иҗат көчләре- < нең сан һәм сыйфат ягыннан үсә баруы әйтелә. Яшьләр Татарстанда хәзер художе- — ство интеллигенциясенең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аларның шактые рухи бай- н лыклар тудыруда инде актив катнашалар. Яшьләр — «Социалистик Татарстан»ның да хөрмәтле авторлары Атна саен чыгыл килә торган әдәбиятсәнгать сәхифәләрендә яшьләр иҗатына, аларның иҗатын тикшерүгә багышланган мәкаләләргә зур урын бирелә. И. Ни замов 3. Насыйбуллии. М Газизов, Р Вәлиев, С. Шәрипова. К. Сибгатуллин. Ә. Гаффаров Л Хәйретдинова кебек яшь авторларның беренче әсәрләре безнең газетада басылды Болар — соңгы ® берничә елдагы кайбер исемнәр генә. *- Соңгы вакытларда гына И. Юзеевның яшь талантлар турында кайгыртып язылган _ «Әдәбиятның киләчәге» дигән мәкаләсе һәм Чаллы, һәм Өлмәт яшь иҗат көчләре 7 әсәрләреннән торган сәхифә укучыларда кызыксыну уятты. Зур төзелеш барган урыннарда әдәби берләшмәләр, түгәрәкләр эшли Язучыларның Әлмәт бүлеге. Чаллы. Түбән Кама. Лениногорск әдәби берләшмәләрендәге g яшь талантларның әсәрләре даими күренгәләп тора. Алар газетага шул яклардагы хезмәт сулышын алып киләләр. «Яшьләр иҗаты» дигән рубрика берничә еллар газетабыз сәхифәләрен бизәп килә. «Аның беренче китабы» дигән рубрика кызыклы алып барылган иде. Аны киләчәктә тагын да җанландырасы бар. Соңгы вакытларда «Яшь талантларга — кайгыртучанлык. таләпчәнлек». «Иҗат җимешләре» кебек рубрикалар активлашты. Беренче рубрика белән проблемалы материаллар бирелсә, икенчесендә яшь артистлар, художниклар, композиторлар турында, аларның иҗаты хакында сөйләнә. Яшь иҗат көчләренең яңа китапларын, әсәрләрен аксакаллардан, өлкәнрәк язучылардан рецензияләтеп газета дөрес эшли дип уйлыйбыз Соңгы елларда унлап шундый кызыклы мәкалә дөнья күрде. Г Әпсәләмоеның «Мин уйланам». М. Әмирнең «Карал-карап торам да» кебек мәкаләләре әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Бөек Октябрьның 60 еллыгы, һәр өлкәдәге кебек, газета эшчәнлегендә аерым алганда әдәбият-сәнгать тормышын яктыртуда үз төсмерен тапты, моңа үзенең ачык буяуларын салды. 1977 елның башыннан бирле әдәбият-сәнгать сәхифәләрендәге материаллар юбилейга багышланды. «Октябрь тудырган культура» дигән махсус сан чыгарылды. Газета редакциясе коммунизм идеалларына бирелгән, бай рухлы замандашыбыз турындагы очеркларга, публицистик мәкаләләргә ачык конкурс игълан итте «Безнең заман кешесе» рубрикасы белән барган бу конкурста йөздән артык язучы, журналист. хәбәрче катнашты. Очерк геройлары — төрле һөнәр ияләре төрле характердагы кешеләр әмма барысын да революцион рух. коммунизм идеалларына, героик традицияләргә тугрылылык берләштерә. Газетада Октябрь темасын яктыртуның тагын бер кызыклы формасы файдаланылды. «Иҗатымда — Октябрь» рубрикасында күренекле әдипләребез артистларыбыэ һем башка сәнгать кешеләре чыгыш ясады СССРның халык артисты Шәүкәт Биктнме- ров. язучы һәм драматург Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри. Госман Бакир. Гомер Баширов, Мирсәй Әмир чыгышларын газета укучыларыбыз яратып кабул итте Утызынчы еллар дәвамында «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә эшләгән Әхмәт Исхак, шагыйрь һәм журналист буларак, беренче чыныгуны шушында алды. Редакциядә эшләү аңа бик әйбәт тормыш мәктәбе, политик чыныгу мәктәбе булды. «Социалистик Татарстаняның 1977 ел, 30 октябрь санында «Давыллы чор буйлап» исемле мәкаләсендә Әхмәт Исхак горурланып болай ди: «Күбрәк мин Ленин, Октябрь, гражданнар сугышы, комсомол-яшьләрнең фидакарь эшләре темаларын эченә' алган публицистик шигырьләр яздым». Әхмәт Исхак, Бөек Ватан сугышыннан соң «Кызыл Татарстанода эшләгән шагыйрь Нури Арсланов белән бергә. Совет Социалистик Республикалар Союзы Дәүләт Гимнын татар теленә тәрҗемә иттеләр. «Социалистик Татарстан» редакциясе коллективы алар белән хаклы рәвештә горурлана, «һәм, ниһаять, миңа гомерлек җан азыгы биргән һәм иҗатымда чикләнмәгән юллар ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллык тарихи юбилеена якынлашкан һәм дөньяда иң демократик яңа Конституция проектын бөтен халык дәртләнеп өйрәнгән һәм тикшергән соңгы көннәрдә якын дустым шагыйрь Нури Арсланов белән бергәләп, Совет Социалистик Республикалар Союзының Дәүләт Гимнын ана телебезгә тәрҗемә итү бәхетенә ирештем»,— дип язды Ә. Исхак. Шунысы куанычлы, әдәбият эшлеклеләре газетаның әдәбият-сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәтен таныйлар, аңа рәхмәт әйтәләр. Филология фәннәре докторы, элек редакциядә эшләгән тәнкыйтьче Хәмит Ярми газетаны «күптәнге тәрбиячем» дип бәяли. «Кызыл Татарстаняда эшләгән Гомәр Бәширов: «Миңа күп вакытны авылда уздырырга, очерк һәм мәкаләләр язу өчен үз вакытьГның алдынгы кешеләре белән эш итәргә, аларның хезмәтендәге һәм тормышларындагы яңа сыйфатларны күрә һәм яза белергә, авыл хуҗалыгы күмәкләшү уңае белән килеп туган зур тарихи үзгәрешләрнең уртасында кайнарга туры килде, соңыннан, язучы булып киткәч, әдәби әсәрләр язганда болар миңа бик кирәк булып чыктылар. Газетада эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте, гомергә онытылмастай кадерле истәлек булып калды», — ди. ‘ Социалистик Татарстан» битләрендә әдәбият һәм сәнгать проблемаларына игътибарның шактый зур булуын тугандаш республикаларның язучылары да билгеләп үтәләр. Казакъ язучысы, академик, 1920 елдан КПСС члены Сабит Мукановның газетабыз исеменә язган бер хатында менә шундый юллар бар: «Мин үземне татар вакытлы матбугатының, шул исәптән «Социалистик Татарстан» газетасының тарихы белән таныш кешеләрнең берсе дип саныйм. Мин аларны даими диярлек укып бардым һәм алардан үземә куп кенә файдалы нәрсәләр алдым... «Социалистик Татарстан» татар культурасы, бигрәк тә матур әдәбият тарихын өйрәнү белән яхшы шөгыльләнә. Моны — Габдулла Тукайның һәм Галимҗан Ибраһимовның 80 еллык юбилейларына багышланган саннары ачык күрсәтә. Алар икесе дә минем онытылмас остазларым. Аларның тормышын һәм эшчәнлеген дөрес яктырткан өчен «Социалистик Татарстан» газетасына чиксез рәхмәт» *. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте әдәбият-сәнгать, культура казаныш- ларыннан һәр совет кешесенең файдалануы турында өзлексез кайгырталар. Бу хокук СССР Конституциясендә беркетелгән, аның 46 һәм 47 статьяларында: «Ватан һәм дөнья культурасы хәзинәләреннән һәркемнең файдалана алуы белән, культура-агар- ту учреждениеләрен үстерү һәм ил территориясендә тигез урнаштыру белән, телевидение һәм радионы, китап чыгару эшен һәм вакытлы матбугатны, түләүсез китапханәләр челтәрен үстерү, чит ил дәүләтләре белән культура алмашуын киңәйтү...», «әдәбият һәм сәнгатьне үстерү белән тәэмин ителә». — диелгән. Партиябезнең, дәүләтебезнең культура мәсьәләләренә мондый олы игътибары һҗат интеллигенциясен яңа уңышларга рухландыра. 1977 елның 19 октябренда Мәскәүдә Зур Кремль сараенда иҗат союзлары идарәләренең берләштерелгән пленумы булды. Ул Бөек Октябрь социалистик револю1 «Социалистик Татарстан». 4 апрель. 1968 ел, циясенең 60 еллыгына багышланган иде. Анда танылган язучылар, кинематографистлар, художниклар, театр эшлеклеләре. композиторлар, архитекторлар, журналистлар, партия работниклары катнашты. Татарстаннан да иҗат союзлары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, журналистика эшлеклеләре Г. Ахунов, Н. Җиһанов. Р Җиһаншина, X. Якупов, Ш. Хамматов, М. Яруллин, А. Монасыйпоа, Е. Лисин һәм башкалар булды. Без, ул тантаналы җыелышта катнашучылар. Ватаныбызга, Коммунистлар партиясенә йөрәкләребез партия, халык белән бергә тибә дип белдердек Берләштерелгән пленум исеменнән КПСС Үзәк Комитетына хат кабул ителде. Анда Коммунистлар партиясенә мәхәббәт бөркеп торган шундый юллар бар: «Партия иҗат интеллигенциясенә күрсәтә торган зур ышаныч безне — язучылар һәм композиторларны, журналистлар һәм архитекторларны, художниклар, кинематографистлар, театр эшлеклеләрен— бөек коммунизм эшенә тагын да максатчанрак, фидакарьрәк хезмәт итәргә рухландыра. Безнең берләшкән пленумыбыз юбилейга хәзерлек һәм яңа Конституцияне кабул итү нәтиҗәсендә туган илһам һәм күтәренкелек шартларында үтте. Совет иҗат интеллигенциясе, халыктан аерылгысыз буларак, һәр вакыт Бөек Октябрь байрагына турылыклы булды, һәрвакыт Ленин партиясе белән бергә барды Кул милләтле әдәбият һәм сәнгатьнең 60 ел эчендә төрле буын осталары тудырган иң яхшы әсәрләре халкыбызның рухи тормышына аерылмас өлеш булып керде» 1 Бөек Октябрь кояшы астында үзенең 60 ел дәверендә «Социалистик Татарстан», илебезнең барлык матбугаты кебек, олы, данлы юл үтте Аның партиябез җитәкчелегендә әдәбиятыбыз, сәнгатебез, культурабыз үсешенә керткән өлеше чорыбызның онытылмас елъязмасы булып калыр. Үз гомерендә алты төрле исем белән чыккан бу газета һәр вакыт тормыш, халык белән бергә атлады һәм атлый, партиябез, Ленин, Октябрь идеяләренә тугрылыклы булып кала, хезмәт ияләрен яңа җиңүләргә әйдәп яши.