Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛЬБЕРТ ЯХИН

 

Альберт Яхинның Шамил Усманов иҗатын өйрәнеп фәнни хезмәт язганын белгәч, баштарак мин гаҗәпләнебрәк тә торган идем Ни өчен нәкъ менә Шамил Усмановны сайлады микән? «Чаян» журналында озак еллар буе коммунистик принципиальлек белән башкарган гаять катлаулы һәм үзенчәлекле эшен якыннан күргәч таптым мин бу сорауга җавапны: комиссар Усманов шәхесе, эше һәм көрәше белән яшь галимнең үзендә дә уртак сыйфатлар бер икән... Яңа дөнья өчен көрәшкән Шамил Усманов турында язган кешенең юмористик, сатирик хикәяләр авторы булып китүе мине бер дә гаҗәпләндермәде Тормышка мөнәсәбәтнең комиссар Усмановча дәвам итүе иде бу — яңа дөнья, яңа кеше өчен актив һәм компромиссыз көрәш.

Гражданлык рухын, гражданлык пафосын гадәттә моның ышандыргыч җитди жанрлардан гына көтәләр. Бу очракта, минемчә, юмор-сатира кебек сугышчан жанрга бәя биреп җиткерелми. Язучының гражданлык активлыгы юмор-сатирада аеруча нык күренә. А. Яхинның «Әйттем исә кайттым» дип исемләнгән китабындагы алтмыш алты хикәя дәлиле. А. Яхин — кыска хикәяләр остасы. Көлке ясауның барлык нечкәлекләрен, алымнарын төшенгән, закончалыкларын үзенчә ачкан, бу өлкәдә дөнья әдәбияты үрнәкләреннән яхшы хәбәрдар. Юмор, сатира — безнең әдәбиятта яңа авторлар ифрат сирәк килә торган жанр «Чаян» битләрендә еллар буе мыштым гына каләм чарлаган Гатауллинның Яхин булып- ачылып китүе, күп кенә уңышлы хикәяләрне туглаган китап белән үзен кинәт күрсәтүе тагын да сирәгрәк очрый торган хәл. Сатирикны Язучылао союзына алу бу авыр жанрга игътибар белдерү, җанландырып җибәрү, яшь авторларны кызыктырып куярга әйбәт форсат булыр. Язучы Яхинның юмор-сатирадагы бай тәҗрибәсе галим Яхинга да бик ярап куяр, яңа ачышларга китерер дип ышанам. Прозаик, драматург һәм галим Альберт Яхинны СССР Язучылар союзына член итеп тәкъдим итәм Әдәби иҗатта да, җәмәгатьчелек эшендә дә бик кирәкле шәхес булыр ул.